Перевод смыслов Корана (тат.). Калям Шариф

Формат документа: pdf
Размер документа: 5.87 Мб




Прямая ссылка будет доступна
примерно через: 45 сек.



  • Сообщить о нарушении / Abuse
    Все документы на сайте взяты из открытых источников, которые размещаются пользователями. Приносим свои глубочайшие извинения, если Ваш документ был опубликован без Вашего на то согласия.

Казан, 2020

УДК 28
ББК 86.38
Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә – Казан: «Хозур» – «Тынычлык»
нәшрият йорты, 2020 – 808 б.
12+ Знак информационной продукции согласно ФЗ от 29.12.2010 г. № 436-ФЗ.
Коръәни Кәримнең татар телендәге әлеге тәфсире Татарстан Республикасы
мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнде. Башка тәфсирләрдән
аермалы буларак, әлеге хезмәт – тел белгечләре, имамнар һәм мәдрәсә
укытучыларының берләшеп башкарган җиде еллык хезмәт нәтиҗәсе. Бу
хезмәт имам Әл-Мәхәлли һәм Әс-Суютыйның «Тәфсир Әл-Җәләләйн», шәех
Мәхмүд Әл-Уфиның «Коръән Мәҗид», Ногмани, Мөхәммәт Садыйк бине
Шаһ Әхмәт Иманколый Казаниның «Тәсһилүл-бәйән» һәм башка күренекле
хезмәтләренә таянып язылды. Тәфсир киң катлау укучылар өчен файдалы
булыр, дип өметләнәбез.
ISBN 978-5-6042272-9-3
© «Хозур» – «Тынычлык» нәшрият йорты, 2020

3
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.
Мөхтәрәм дин кардәшләрем!
«...Мин кулыма Китап алам...» Шушы юлларны язганда татар халкы-
ның бөек шагыйре Габдулла Тукай Коръәнне күздә тоткан һәм Изге Китап-
ка карата үзенең иксез-чиксез мәхәббәтен тасвирлаган. Сез кулыгызда то-
тып торган әлеге китапны без дә ихластан яратып, Раббыбызга тәвәккәл
кылып, Аның алдында булган бөтен җаваплылыкны тоеп төзедек. Аллаһы
Тәгалә ярдәме белән, Ул биргән тел һәм зиһен ачкычлары белән дөньяга
шушы саллы хезмәт – «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы чыкты.
Коръән мәгънәләренең татар теленә тулы тәрҗемәсен үзенә туплаган
әлеге фундаменталь хезмәт Татарстан Республикасы мөселманнары Ди-
ния нәзарәте тарафыннан әзерләнсә дә, аны безнең казаныш кына түгел,
бөтен татар мөселманнарының казанышы һәм татар дөньясы өчен тарихи
вакыйга дип атап була. Ул татар һәм гарәп телләре белгечләре, Шәригать
белеме галимнәре, Коръән-хәфизләр, фикъһе, гакыйдә, кыйраәтләр буенча
белгечләр белән бергә язылган. Нәтиҗәдә, бу басма Аллаһ Сүзен милләт -
тәшләребезгә хәзерге татар әдәби телендә аңлаешлы итеп һәм мәгънәви
хаталарсыз җиткерә. Әнә шул рәвешле «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә»
хезмәте татар өммәтен бер баскычка югары күтәрә.
Татар милләте, гомумән, гомер-гомергә китаплы һәм иң алдынгы
мөселман өммәтләренең берсе булган. Ислам дөньясында хәтта шундый
гыйбарә бар: «Коръән Мәккәдә һәм Мәдинәдә иңгән, Каһирәдә укылган,
Истанбулда язылган, ә Казанда басылган». Мәгълүм булганча, татарлар
мөселманнар арасында иң беренче булып 1803 елда Коръән бастырган һәм
ул «Казан басмасы» дип аталып бөтен дөнья буйлап киң таралган. Бүген,
ниһаять, Диния Нәзарәте тырышлыгы белән Коръәнне бастыруның татар
традицияләре торгызылды: Казанда 2016 елда әзерләп бастырылган Кәлам
Шәриф халыкара стандартларга туры килә дип танылды һәм мөселман ил-
ләрендә зур кызыксыну уятты. Заманында мәшһүр «Казан Басмасы» ши-
келле үк! Шуңа өстәп хәзер яңа гасыр татарларының Коръәнне дөрес аңлау
өчен үз мәгънәви тәрҗемәсе дә бар. Хактыр ки, татарлар - чын мәгънәсендә
китаплы халык!
Кадерле милләттәшләр! Аллаһ ризалыгы һәм милләтебез үсеше өчен
әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы һәр татар йортын-
да һәм гаиләсендә кадерле урынны биләп торыр, татар телен саклап калуга
үз өлешен кертер, дип өметләнәбез. Чөнки Раббыбыз Коръәндә болай ди:

4
َ
ك ِ
ل َ
ذ
ِ
ف َّ
ن ِ
إ
ْ
م
ُ
ك ِ
نا
َ
و
ْل
َ
أ
َ
و
ْ
م
ُ
ك ِ
ت َن ِ
س ْل
َ
أ
ُ
ف
َ
ل ِ
ت ْ
خا
َ
و
ِ
ض
ْ
ر
َ
ْ
لا
َ
و
ِ
تا
َ
وا
َ
م
َّ
سلا
ُ
ق
ْ
ل
َ
خ
ِ
ه ِ
ت
َ
يآ
ْ
ن
ِ
م
َ
و
َ
ين
ِ
م ِ
لا
َ
ع
ْ
ل ِ
ّ ل ٍ
ت
َ
ي
َ
ل
Мәгънәсе: «Күкләрне һәм җирне яралтуы да, телләрегезнең һәм
төсләрегезнең төрлелеге дә – Аның билгеләреннән. Һичшиксез, монда [Ал-
лаһы Тәгаләнең бөек сыйфатларын яхшы] белгәннәр өчен билгеләр бар»
[Әр-Рум [Румлылар] сүрәсе, 22 аять]. Ягъни Аллаһы Тәгалә күк һәм җирне
барлыкка китерү белән бергә кешелекнең телләр һәм милләтләр төрлелеген
яралткан һәм монда без белмәгән, әмма аңларга һәм моны кабул итәргә
тиешле Аның хикмәте, илаһи нияте барлыгы турында кисәтеп куя. Шушы
гүзәл төрлелекне Яралтучы – Кодрәтле, Бүләкләүче, Барын Белүче һәм
Күрүче, Рәхимле... Әллә без, Раббыбызның мескен коллары, Ул барлыкка
китергән һәм безгә әманәт итеп биргән туган тел кебек бәһасез бүләкне җу -
ярга һәм киләчәк буыннарга тапшырмыйча калырга хаклымы?! Чынлыкта,
Яралтучыбызның хакыйкатен аңлау өчен адәм балаларына бары тәкәббер-
лек, икейөзлелек һәм наданлык кебек сыйфатлар гына комачаулый.
Кәлам Шәрифтә кешеләр Раббыбыз тарафыннан дини һәм милли төр-
лелеге белән бергә яратылганнарын алдагы аять тә дәлилли:
َ
ين ِ
ف ِ
ل َت
ُْ
م
َ
نو
ُلا
َ
ز
َـي
َ
ل
َ
و
ً
ة
َ
د ِ
حا
َ
و
ًة
َّ
م
ُ
أ
َ
سا
َّ
نلا
َ
ل
َ
ع
ََ
ل
َ
ك
ُّب
َ
ر
َءا
َ
ش
ْ
و
َل
َ
و
Uقl﴿vقzn mlقy Yiلل {nنقzق مmn لن{nv snnنقyvn mق لny lnvق نu
uق{ م{sقv ل|نy مmn uui iنiy >sirلnyn ~isv {iلx مmi{sق مyn
sقv sirلnyنقyn مzق نlivmi رق{نقvnx }مsny siyنlvi {نsقv@ قy
miمu م~{منi} م{رnنقy ل|نiis} >|m zرyقzn  i{@ hyiن{|لpv
Yق~uق{n لnنقv {i{iy uمننق{n ~is mمvmق ل|ن| نnv نsnyiviنiy sنx
~iنsلpli رpnvn y|~م uمyizv قu {|liv {nنnv zisنix siنyli Yiلل
لpmiv ymقu zwyix mwlimi ل|نrs uن~{قyقu siymقنقy ين|liv {nنnلnpmق
~مzixzp mمvم }قvvم قmقلم ~npuق{نقy pنliv لن{nv mنvli uقرy
uمننق{{قنقynلnp zنrنقsقv uقliyم} رz{nynنlقv mمvnلnp Qzنiu {ivx
نryقvnنlقv ^قny Iننi vizrل لnنقv لرlnv mق {i{iy نuuق{n مzنiu mن
vzvmi رpnvn نinsن |yvv |نim
Iنmlpmi {wyliv mSقنiu aقyم} Uقl﴿vقلم {قynuق} sم{iل mنv
zvi yق~مu م{nlnp uمننق{{قنقy
Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин

5
Кереш
هتاكرب و لله ةحمر و مكيلع ملاسلا
Барлык галәмнәрне юктан бар кылган, Үзенең колы һәм пәйгамбәре
Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә барлык кимчелекләрдән пакь
булган Коръәни Кәримне ачык гарәп телендә иңдергән Аллаһы Сөбеханәһу
вә Тәгаләгә хәмед-сәналәребез булса иде! Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә:
﴾٩ ﴿ َ
نو
ُظ ِ
فا
ََ
ل
ُه
َل
َّ
ن ِ
إ
َ
و
َ
ر
ْ
ك
ّ
ِ
ذلا ا َن
ْل
َّ
ز
َـن
ُ
ن
َْ
ن
َّ
ن ِ
إ
«Һичшиксез, [алар инкяр иткән] Коръәнне Без иңдердек һәм Без
[бүтән китапларыбыз арасыннан] аны [гына үзгәртелү, югалудан]
саклыйбыз». «Хиҗер», 15:9
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм:
ُه
َ
م
َّ
ل
َ
عو
َ
نآ
ْ
ر
ُ
ق
ْلا
َ
م
َّ
ل
َ
عـ
َت
ْ
ن
َ
م
ْ
م
ُ
ك
ُ
رـ
ْـي
َ
خ
«Сезнең иң хәерлегез – Коръәнне өйрәнеп, аны башкаларга да өйрәт
-
кәне», – дип әйткән .
Кадерле укучы! Сезгә Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы
мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге
тәфсирен тәкъдим итәбез. Бүгенге көндә Коръәннең татар талендә 6 тәф-
сире бар. Әмма алар бераз авыррак кабул ителәләр. Башка тәфсирләрдән
аермалы буларак әлеге хезмәт – тел белгечләре, имамнар һәм мәдрәсә укы-
тучыларының берләшеп башкарган җиде еллык хезмәт нәтиҗәсе. Изге
Китапка тәфсир әзерләгәндә имам Әл-Мәхәлли һәм Әс-Суютыйның «Тәф-
сир Әл-Җәләләйн» һәм шәех Мәхмүд Әл-Уфи «Коръән Мәҗид» хезмәтләренә
таяндык. Шулай ук эш барышында Ногмани, Мөхәммәт Садыйк бине Шаһ Әхмәт
Иманколый Казаниның «Тәсһилүл-бәйән», Шәйхелислам бине Әсәдулла
Хәмидинең «Әл-Иткан» тәфсирләренә, шулай ук төрле гасырларда яшәгән
Әт-Табәри, Әл-Матуриди, Ибне Кәсир, Әл-Куртуби, Ән-Нәсәфи, Алуси кебек
авторларның дан казанган тәфсирләренә дә мөрәҗәгать иттек.

6
***
Тәфсиргә бәя бирүчеләр арасында Бөтендөнья Татар конгрессы әгъ-
залары, Казан Федераль университеты профессорлары, имам-хатыйблар,
күренекле татар язучылары да бар иде. Татар әдәбияты галиме Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов әлеге хезмәт
турында болай дип яза: «Минем аңлавымча, бу тәфсирдә, бер яктан, мөмкин кадәр оригиналга
тугрылык сакланган. Бу бик тә мөһим. Икенче яктан, Изге китапны татар-
чага тәрҗемә итү, шәрех-аңлату өлкәсендәге бай тәҗрибә, казанышлар да
исәпкә алынган, шактый мул файдаланылган. Шунысы әһәмиятле: тәфсир
авторлары «Коръән»нең эчтәлек-мәгънәсен генә түгел, ә андагы стиль үзен -
чәлекләрен, поэтик образлылыкны да үзебезнең телдә торгызырга, татарча
яңгыратырга омтылганнар... Изге китапның моңа кадәрге тәрҗемә-шәрехләрендә бик үк татарча
булып җитмәгән, мәгънәви-стилистик яктан авыр сүзләр, җөмләләр еш
очрый иде. Әлеге тәфсир исә бу яктан шактый отышлы. Ул татар сөйләм һәм
язма теле кысаларында төзелгән. Сүз-гыйбарәләр, җөмләләр чагыштырмача
аңлаешлы, үтемле. Тәфсир жанры таләп иткәнчә китапта күп кенә исем-а-
тамаларга, сюжет-вакыйгаларга, нигездә, астөшермәдә шактый аңлатмалар
да бирелеп бара. Төрле чыганаклардан һәм авторлардан [болар арасында
үзебезнең Шиһабеддин хәзрәт Мәрҗани дә бар] алынган бу төр мәгълүмат -
лар төп текстны тирәнрәк һәм тулырак аңлауга ярдәм итә, Тәфсирнең фән-
ни әһәмиятен дә арттыра».
Мөфти, Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашстан Диния нәзарәтләре рәисе
Әлбир Крганов үзенең бәяләмәсендә: «Әйтергә кирәк, тәфсирнең беренче чиратта нәкъ татар телендә әзер-
ләнүе аеруча мөһим – Инкыйлабтан алып, бүгенге көнгәчә, татар телендә
тулы, сыйфатлы итеп башкарылган тәфсирләр юк иде әле. Бу хезмәт әлеге
җитешсезлекне төзәтер, дигән өметтә калабыз... Тәфсирне әзерләүчеләр Коръән аятьләренең мәгънәләрен татар телен-
дә мөмкин кадәр төгәлрәк аңлатырга тырышканнар. Тәфсирнең теле киң
катлам татар мөселманнарына аңлаешлы. Хезмәттә Ислам кыйммәтләренә
традицион караш, аларны дөрес аңлату чагыла... Ассызыклап үтик, Коръән тәфсирен әзерли башлаганчы, Изге Китап
турында, гарәп теле һәм тәфсир өлкәсендә тирән гыйлемле булу кирәк.
Коръәннең бер үзенчәлеге – бер аять бер-берсенә каршы килми торган ике,
Кәлам шәриф

7
өч, хәтта биш мәгънәгә ия була ала. Шулай ук Коръәндә күпмәгънәле сүзләр
дә кулланыла. Шулай ук аятьләр арасында Пәйгамбәребез хәдисләре белән
генә аңлашыла торганнары да бар... Әлеге тәфсирне татар телендә нәшер итүне аеруча әһәмиятле саный-
быз, чөнки бу татар рухи мирасын торгызуда, татар телен саклау һәм
үстерүдә зур адым булып торачак», – дип яза.
Коми Республикасы, Мөселманнар дини идарәсе рәисе, мөфти Вәлиәх -
мәт хәзрәт Гаязов бәяләмәсеннән: «Дини хезмәттә әһәмиятсез тармак юк. Бигрәк тә дини укыту, дини
китаплар, Коръән китабы, тәфсире-аңлатмасы. Беренче басма Коръ-
әни Кәрим бездә – татарларда басыла, аңа кадәр кулдан язылганы гына
була. Шушы эшне дәвам итеп бүген Коръәннең тәфсирен – кыскача аңлат -
масын бастыру бик зур эш! Гади халыкка аңлаешлы, күңеленә ятышлы
тәрҗимә-тәфсир бик матур килеп чыккан. Бу һәркемгә дә дини ихтияҗын,
кызыксынуын канәгатьләндерә торган тәфсир-тәрҗемә. Бу тәфсир дин исеменнән ялган таратучыларга, динне бозып күрсәтү -
челәргә, шулай ук аны ялгыш аңлаучыларга, төрле фиркаларга ияреп китү -
челәргә, яман-бозык агымнарга бер киртә булып тора. Галимнәрне тыңла-
мыйча: «Үзебез дә аңлыйбыз», – дип әйтүчеләргә белер өчен, уйланырга
һәм тәүбә итеп үзгәрергә, ин шәә Аллаһ, бик зур этәргеч булып тора! Әдәби татар телендә, гади, аңлаешлы, үтемле ана телебездә булган тәф-
сир-тәрҗемәгә күңелләребезгә хәерле юл! Без – Коми республикасындагы
татарлар моны бик көтәбез».
Үзәкләшкән дини оешма – Кырым һәм Севастополь мөселманнары
Диния нәзарәте бәяләмәсеннән: «Сезнең Коръәннең татар телендәге тәфсире өстендә эшләвегез – юга-
ры бәя бирерлек хезмәт. Кырым татарларының теле әдәби телдән аерылып
торганга, без бу хезмәтнең нечкәлекләренә тулысынча төшенә, теленең
нәфислегенә һәм гүзәллегенә тиешенчә бәя бирә алмыйбыз. Шулай да бу
хезмәтне анализлаганда җитди караш, нәзакәтлелек, текстның һәм мәгъ-
нәләрнең хакыйкыйлыгы күренә».
***
Коръән – ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан пәйгамбәребез Мөхәммәд сал-
ләллаһу галәйһи вә сәлләмгә гарәп телендә иңдерелгән Китап. Ул гаҗәеп,
Кереш

8
кабатланмас формага һәм тирән, бай мәгънәгә ия. Гарәп телендә бастырыл-
ган Коръән китабы «мөсхәф» дип атала. Коръәни Кәрим тапшыру чылбы-
рының һәрбер буынында бик күп кеше булуга карамастан, бернинди хата-
сы булмаган, мәгънәләренә зыян килмәгән рәвештә өзлексез тапшырыла. Намазда Коръән уку – фарыз. Коръәнне гарәп телендә уку гыйбадәт
булып санала, шуңа күрә укучы кеше укыган һәр хәрефе өчен әҗер-сава-
плар ала. Шунысын да искәртик: мөселманнар һәрвакытта да диннәренең
беренчел чыганагына тагын да якынаер һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалы-
гына ирешер өчен Коръәни Кәримнең дөрес уку кагыйдәләрен өйрәнергә
тырышканнар. Ислам дине Гарәбстан ярымутравында гына таралган вакытта Коръ-
әнне башка телләргә тәрҗемә кылу ихтыяҗы булмаган. Тугры хәлифәләр
чорында Ислам дине башка җирлекләргә дә тарала башлаган һәм Аллаһы
Тәгаләнең бу күркәм динен гарәп телен аңламаган халыклар да кабул
иткәннәр. Менә шул вакытта Коръәнне башка телләргә тәрҗемә кылу ихты-
яҗы туган.
Коръәни Кәримне тәрҗемә итү төрләре:
Гарәп галимнәре өч төрле тәрҗемә бар дип әйтәләр:
1. Туры тәрҗемә – бу, күп очракта, җөмләләрнең гомуми мәгънәсенә
игътибар итмичә, аятьләрне сүзен сүзгә тәрҗемә кылу. 2. Мәгънәви тәрҗемә – аерым сүзләр түгел, ә җөмләнең гомуми мәгъ-
нәсен тәрҗемә кылу. 3. Шәрехле тәрҗемә – туры тәрҗемәгә өстәмә рәвештә Коръән тәфси-
реннән аңлатмалар бирү.
Коръәнне башка телләргә тәрҗемә кылу турында шәригать хөкеме
Коръәнне башка телләргә тәрҗемә кылу – галимнәр арасында зур
ихтилаф [фикер каршылыклары] тудырган мәсьәлә. Кайберләре Коръәнне
тәрҗемә кылуны тыйдылар, икенчеләре исә рөхсәт иттеләр. Араларында
тәрҗемә кылуны кирәк һәм мәҗбүри дигән карашта торучылар да булды. Әмма алар барысы да Коръәнне гарәп телендә укырга кирәк дигән
фикердә берләшәләр. Коръәннең каноник яктан хаталары булмаган
тәрҗемәсе булса да, шуны аңларга кирәк: мөселманнарның изге Китабы
булган Коръәни Кәримне бары тик гарәп телендә генә һәм дини гыйлемнәр-
гә таянып кына өйрәнеп була.
Кәлам шәриф

9
Мәккә һәм Мәдинә аятьләре
Һәр сүрәнең исеменнән соң «Мәккә чоры» яки «Мәдинә чоры» дигән
язу бар. Бу нәрсәне аңлата? Тәфсир кылучыларның күбесе Пәйгамбәре -
без салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һиҗрәткә кадәр иңгән аятьләрне Мәк -
кә чорына кертеп карыйлар. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә
һиҗрәткә кадәр кайда гына булмасын – Мина, Гарәфәт, Мигъраҗ һәм хәтта
ки һиҗрәт вакытында да берәр аять иңсә – алар барысы да Мәккә чоры аяте
дип йөртелә. Мәдинә чоры дип һиҗрәттән соң иңгән аятьләргә әйтәләр.
Хәрәкәләр барлыкка килү
Госман радыяллаһу ганһ вакытында Коръәни Кәримдә хәрәкәләр кул-
ланылмый. Бу сүзләрнең төрле укылышы аркасында шулай була. Әмма
соңрак, гарәп булмаган халыкларга да Коръәни Кәримне укырга уңайлы
булсын өчен, хәрәкәләр һәм нокталар куела башлый. Беренчеләрдән булып
хәрәкәләрне йә Габделәсвәд Әд-Дәүли, йә Хәҗҗәҗ бине Йосыф кулланган
дигән фикер бар.
***
Коръәни Кәрим әдәби һәйкәл түгел, ул – мөселманнар өчен яшәү
кануны. Безнең иң төп бурычыбыз Коръән аятьләрендәге сүзләрнең
тәрҗемәләрен мөмкин булган кадәрле саклап, катлаулырак аятьләргә
аңлатмалар биреп, татар телле мөселманнар өчен аңлаешлы, гади телдә
тәфсир төзү иде. Коръән – Аллаһның кәламе, ул камил, әмма Аның коллары
камиллеккә омтылып яшәүчеләр генә. Безнең төбәккә ислам дине VII гасырда ук үтеп керә башлый һәм ул
барлык өлкәләргә дә үз өлешен алып килә. Коръән тәгълиматларының
чагылышын әдәбиятыбызда да, гореф-гадәтләребездә дә, үзаңыбызда да
күрә алабыз. Безнең тарихыбыз, фикерләү рәвешебез нәрсәгә корылган соң?
Әлеге тәфсир шушы сорауларга да җавап бирер дип өметләнәбез. Аллаһы Тәгалә ошбу хезмәтебезне бездән кабул итеп, укучыларга фай-
далы кылса иде. Раббыбыздан хаталарыбызны кичерүен һәм барчалары-
бызны да динне, Аның Китабын аңлаган мөселманнардан кылуын сорый-
быз. Әәмин.
Кереш

10
1. Фатиха (Ачучы) сүрәсе
Мәккә чоры, 7 аять
Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһ исеме белән
(1)!
1. Барча мактаулар – галәмнәрнең Раббысы [тәрбиячесе] булган
Аллаһка.
2. [Дөньяда һәрбер колына мәрхәмәтле булган] Рахманга, [иман китерү-
челәргә генә Ахирәттә мәрхәмәтле булган] Рахимгә.
3. Хисап [Кыямәт] Көненең Хуҗасына!
4. [Аллаһы Тәгаләгә итагать иткән коллар:] «[И, Раббыбыз!] Сиңа гына гый-
бадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз!
5. Безне туры юлга күндер.
6. [Синең тарафтан] Нигъмәтләндерелгәннәрнең юлына.
7. Ачуың төшкән һәм [туры юлдан] адашканнарның [юлына] түгел!» [дип
әйтәләр].
1 Хәнәфи галимнәре фикеренчә, сүрәләр башындагы «бисмиллә»ләр сүрәләрнең
бер өлеше түгел, ә мөстәкыйль бер аять булып, сүрәләрнең араларын аерып тору һәм
бәрәкәт бирү өчен кабатлана торган итеп иңгәннәр.
Әбү Һүрәйрәдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер кодси хәдистә Ал-
лаһы Тәгалә болай ди: «Намазны (Фатиханы) Үзем белән колым арасында ике
өлешкә бүлдем. Колым ни сораса, шуны алыр. Кол: «Мактау-хәмед – галәмнәр-
нең Раббысы Аллаһка!» – дип әйткәч, Аллаһы Тәгалә: «Колым мине мактады!»
– дип [шатлыгын] белдерә. Кол: «Рәхимлегә, шәфкатьлегә!» – дип әйткәч, Ал-
лаһы Тәгалә: «Колым мине зурлады!» – дип әйтә. Кол: «Җәза көненең хуҗасы-
на!» – дип әйткәч, Аллаһы Тәгалә: «Колым мине олылады!» – дип әйтә. Кол:
«Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз!» – дип әй-
ткәч, Аллаһы Тәгалә: «Менә бу Минем белән колым арасында бүленер. Колым
сораганын алыр», – дип әйтә. Кол: «Безне ачуың төшкәннәр һәм адашканнар
юлына түгел, Үзең нигъмәтләндергән туры юлыңа күндер!» – дип әйткәч, Ал-
лаһы Тәгалә: «Менә бу – колым сораган нәрсә. Колым ни сораган булса, шуны
алыр», – дип әйтә» (Мөслим, Саләт: 11, № 395, 1/296).
Кәлам шәриф

11
2. Әл-Бәкара (Сыер) сүрәсе
Мәдинә чоры, 286 аять
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Әлиф ләәәәм миииим.
2. t – [пәйгамбәрләр (галәй-
һимүссәлам) хәбәр иткән] үзен-
дә бер шик тә булмаган, мөт-
тәкыйләр [Аллаһы рәхмәтен
югалтудан куркучы тәкъва-
лар] өчен юл күрсәтә торган
(2)
Китап.
3. Алар [бары пәйгамбәрләрнең
генә хәбәр итүе аркылы беленә
һәм тойгылар аркылы хис ителә
алмый торган] гаибкә иман
китерәләр, [фарыз] намаз-
ларны [вакытында] укыйлар
һәм Без ризык итеп биргән
2 Ул һәркемгә туры юлны күрсәтсә дә, тәкъвалык ияләрен генә шул юлга чынлап
ирештерә.
[акча һәм азык-төлектәй] нәр-
сәләрдән [зәкят, фитр кебек
малда булган хакларны үтәр
өчен] сарыф итәләр, [Аллаһ
юлында өлеш чыгаралар].
4. Алар сиңа иңдерелгәнгә, син-
нән алда [килгән пәйгамбәр-
ләргә] иңдерелгәнгә дә иман
китерәләр. Ахирәткә дә [как-
шамас бер иман белән] алар
шиксез инаналар.
5. Алар Раббыларыннан [бул-
ган] туры юлда, һәм алар –
[дөньяда – иман белән, Ахирәт-
тә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте
белән] уңышка ирешүчеләр.
Кайбер сүрәләр башында булган мондый хәрефләрне, бер-берләренә тоташты-
рып укылмаганнары өчен, «хуруфу мукаттага», ягъни «өзек-өзек хәрефләр»
дип атыйлар. Бу хәрефләр – чын мәгънәләрен Аллаһы Тәгалә генә белә торган
[мүтәшабиһ] аятьләрдән. Алар – Коръәни Кәримнең сөземтәсен һәм кыскача
йомгакларыннан торган билгеле серләр һәм шифрлар. Алар турында Аллаһы
Тәгаләнең исемнәре, Коръәни Кәримнең исемнәре, башларында торган сүрәләр-
нең исемнәре, Аллаһы Тәгаләнең антлары дигән төрле риваятьләр бар.
Боларга карата безнең мөнәсәбәтебез түбәндәгечә булырга тиеш:
а) укылган формалары белән аларга шиксез инану;
ә) Аллаһы Тәгаләнең аларга салган мәгънәсен Аллаһы Тәгаләнең Үзенә
тапшыру;
б) «Әлү Гыймран» сүрәсенең 7  нче һәм 8  нче аяти-кәримәләрендә әйтелгәнчә,
күңелләрендә хактан ялганга тайпылу булган кешеләр кебек кискен-конкрет
мәгънә бирүдән баш тарту;
в) күңелләребезне ялгышлардан сакласын дип, Аллаһы Тәгаләгә догада булу.
2. Әл-Бәкара сүрәсе

12
6. Һичшиксез, көфер иткән-
нәрне [башларына киләчәк
дәһшәтне аңлатып] кисәтсәң
дә, кисәтмәсәң дә, [берни дә
үзгәрмәс, чөнки һәр ике очрак-
та да] аларга барыбер; [нәрсә
генә эшләсәң дә] иман китер-
мәсләр.
7. [Чөнки] Аллаһ аларның
йөрәкләренә һәм колакла-
рына мөһер сукты, күзләрен-
дә исә – пәрдә. [Моның өчен]
Аларга [ике җиһанда да нинди-
леген Аллаһы Тәгаләдән баш -
ка беркем дә белә алмаган] бик
зур газап булачак.
8. Кешеләр арасында: «Аллаһка
һәм Ахирәт Көненә иман
китердек», – дип әйтүчеләр
бар, әмма алар иман китерү-
челәрдән түгел.
9. Алар [иман китерүләрен
әйтеп, кяфер булуларын яше-
реп] Аллаһны һәм иман
китерүчеләрне алдамакчы-
лар, ләкин алар үз-үзләрен-
нән башка беркемне алдый
алмаслар, шуны сизмиләр.
10. Аларның күңелләрендә
[шикләнүгә һәм монафикъ-
лыкка бәйле бер] чир бар.
Аллаһ [бер-бер артлы аятьләр
иңдереп] аларның чирләрен
көчәйтте. [Ышанмаган хәлдә
иман китердек дип] Ялган сөй-
ләүләре сәбәпле, алар өчен
тилмерткеч бер газап.
11. Аларга: «[Үзегез кяфер булып,
кешеләрне иманнан кайтарыр-
га тырышуыгыз белән] Җирдә [дошманлыкка һәм кан коюга
илтәчк] бозыклык чыгарма-
гыз!» – дип әйткәч, алар: «Без
бит игелек кенә кылабыз», –
диләр.
12. Белегез ки, нәкъ менә алар –
бозыклык кылучылар, ләкин
[шул фетнә чыгаруларын]
үзләре [дә] сизмиләр.
13. Аларга: «Сез дә шул [ихласлы
мөэмин] кешеләр кебек [мона-
фикълыктан арынып] иман
китерегез», – дип әйтелгәч,
алар: «Без [ул] ахмаклар кебек
иман китерикме әллә?» –
диләр. Белегез ки, чын ахма-
клар – [Расүлуллаһ (салләл -
лаһу галәйһи вә сәлләм) белән
яшәп, аның сәхабәләре булмый-
ча калган] алар үзләре, әмма
алар [үзләренең мондый икән-
лекләрен] белмиләр.
14. Иман китерүчеләрне
очраткан вакытта: «Без [дә
сезнең кебек] иман китердек»,
– диләр. [Көферлекләрен ачы-
ктан-ачык әйтеп торган дусла-
ры] Шайтаннар белән аулакта
калганда исә: «[Борчылмагыз]
Һичшиксез, без сезнең белән
[сезнең яклы]. Без фәкать
аларны мыскыл итәбез», –
дип әйтәләр.
15. [Чынлыкта] Аллаһ аларны көл-
кегә калдырыр [шулай итеп,
мөэминнәр белән уен уйна-
ганнары өчен, җәзасын бирер]
һәм адашып йөргән азгын-
лыкларында [калдырып] алар-
га вакыт бирер. [Озын гомер
Кәлам шәриф

13
һәрвакытта да Аллаһның колы-
на карата яхшы мөнәсәбәттә
булу күрсәткече түгел].
16. Алар – [туры юлны ташлап,
ялгыш юлны сайлаган мона -
фикълар] һидаять урынына
адашу юлын сатып алучылар,
ләкин аларның бу сәүдәләре
файда китермәде, һәм алар
[үзләре дә] туры юлда булма-
дылар
(3).
17. Аларның [ул монафикъларның]
хәле – [караңгы төндә куркуны
басар өчен] ут кабызган, [ул ут]
тирә-ягын яктырткач, Аллаһ
шунда ук аларның яктылы-
гын алган һәм алар [берни
дә] күрә алмаган дөм караң-
гылыкта калган кешеләрнең
хәле кебек
(4).
18. [t монафикълар хакыйкать-
кә карата] Саңгырау, телсез,
сукырлар. [Моннан соң үзләре
тайпылган туры юлга кире]
3 Чөнки сәүдәнең максаты сәрмаяне саклап калып, аның өстенә файда, табыш каза-
ну. Болар исә ялгыш ышануларга тайпылып, омтылышларын бозганнары өчен ия бул-
ган камил акыл һәм саф фитрәт сәрмаяләрен әрәм иткәннәре өчен, иман кебек бер
табышны казанудан тәмам өметсез калганнар (Бәйдави).
4 Менә монафикълар да кабызган учактан кыска гына вакыт файдаланып алган ке-
шенең мисалы кебек. Телләре белән иман кәлимәсен әйтеп, алар кыска гына вакыт -
лы дөнья тормышында үзләренең җаннарын һәм малларын саклап калу, мөселманнар
белән өйләнешү һәм ганимәтләрдән өлеш алу кебек берникадәр файдалар алганнар.
Ләкин Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларның чын йөзен үзе фаш иткән,
мөселманнар да ниндидер башка юл белән аларның иманнары бозык икәнен аңла-
ганнар. Шул сәбәпле, алар элек башларыннан кичкән курку караңгылыкларына чи-
генәчәкләр яки көтмәгәндә килгән үлем нәтиҗәсендә, Аллаһы Тәгаләнең ачуы һәм га-
забыннан гыйбарәт караңгылыкларга кабат кайтачаклар (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин).
5 Менә бу монафикълар да, туфракка тормыш биргән яңгыр кебек, күктән иңеп
күңелләрне терелтә торган Коръәни Кәримдәге мөхкәм (ап-ачык) аятьләр каршында
каушап-аптырап калалар, чөнки ул аятьләр көфер, ширек һәм нифактан гыйбарәт ка-
раңгылыкларны тараталар, аларда күк күкрәве кебек куркыныч янаулар бар, алар яшен
кебек яшьнәп җәннәткә илтә торган юлны яктырталар. Ислам динен кабул итүдән,
Кайта алмаячаклар.
19. Яки [аларның хәле] караңгы-
лык, күк күкрәү һәм яшен
китереп [күктәге болыттан]
яуган көчле яңгыр [астында
калучыларның хәле] кебек. t
[монафикълар күк күкрәү гөрел -
тесеннән] яшен сугып үлүдән
куркып, колакларына барма-
кларын тыгалар. Аллаһ исә –
ул кяферләрне [Гыйлеме һәм
Кодрәте белән] Чолгап алучы.
20. [Бу вакытта] Яшен [яктысы],
әйтерсең, аларның күзләре-
нең менә-менә нурларын
ала, [яшен] яшьнәп якты-
рткан арада алар йөриләр,
[яшен яктысы югалып] караңгы
төшкәч, [бернәрсә күренмәгән-
лектән] туктап калалар. Әгәр
Аллаһ теләсә, аларның ишетү
һәм күрү куәтләрен [бөтенләй]
алыр иде. Һичшиксез, Аллаһ
һәрнәрсәгә Кодрәтле
(5).
2. Әл-Бәкара сүрәсе

14
21. И, кешеләр! Сезне дә, сездән
әүвәлгеләрне дә Яралтучы
Раббыгызга гыйбадәт кылы-
гыз, бәлки, [Аллаһның газа-
быннан үзегезне коткарып]
саклана алырсыз.
22. t [Раббыгыз] җирне – сез-
нең [җайлап урнаша алуыгыз]
өчен түшәк, күкне [биек түбә
һәм гөмбәз кебек] бина итте,
күктән су иңдерде һәм, аның
белән сезгә ризык булсын
өчен, [туфрактан] төрле җиме-
шләр чыгарды. Сез, белгән
хәлдә, Аллаһка һичнәрсәне
тиң итеп куймагыз.
23. Әгәр дә колыбызга иңдергән
нәрсәдән [Бездән җибәрелүен-
нән] шикләнсәгез, сез дә аңа
охшаш берәр сүрә [уйлап
табып] китерегез һәм [үзегез-
гә бу эштә булышсыннар өчен]
Аллаһтан башка шаһитла-
рыгызны, [ярдәмчеләрегез-
үлемнән битәр курыкканнары сәбәпле, Коръәни Кәрим укыла башласа, яшен кебек
көчле аятьләрне ишетеп, иманга күңелләре төшмәсен өчен, бармакларын колаклары-
на тыгып бетерергә әзер булалар. Әмма Аллаһы Тәгалә мәңгелек гыйлеме һәм ахы-
ры-соңы булмаган Кодрәте белән ул кяферләрне һәрьяктан уратып алганлыктан, ка-
чулары аларга файда бирмәячәк. Нәтиҗәдә, Аллаһы Тәгалә аларны үтереп терелтәчәк
һәм аятьләрендәге янауларына дучар итәчәк. Ялгыш юл сайлаулары аркасында алар
хакында мәңгелек бәдбәхетлек карары бирелмәгән булса, Ислам диненең яшендәй
якты дәлилләре аларны уйлап-төшенеп иман китерергә мәҗбүр итәр иде. Бу мона-
фикълар бәла һәм сынаусыз калдырылса, ганимәт бүлгәндә аларга да өлеш бирелсә,
алар, мөселман булуларын белдереп, тынычлык юлын тоткан булалар. Ләкин куркы-
ныч һәм бәлаләргә тарысалар һәм дә Исламның җиһадка чыгу кебек авыр тәкъдим-
нәре белән болытлар куера башласа, нишләргә дә белмичә каушап калалар һәм качып
киткән булалар. Һидаять юлын тапсыннар өчен, Аллаһы Тәгалә аларга колак һәм күз
кебек нигъмәтне бүләк иткән булса да, алар бу нигъмәтләрне мәңгелек файда өчен тү -
гел, уен-көлке, кәеф-сафа корып сарыф итәләр. Аллаһы Тәгалә теләсә, рухи дөньяларын
сукыр иткән кебек, аларның (күрү, ишетү кебек) тышкы тойгыларын да тулысынча юк
итә алыр иде, чөнки Ул һәр теләгәнен тормышка ашырырлык кодрәткә ия. Ләкин сынау
хикмәтенә нигезләнеп, Ул моны башкармаган (Хазин, Бәйдави).
не] чакырыгыз, әгәр [Расүлем-
нең Коръәни Кәримне үзе уйлап
чыгарган дигән фикерегезгә]
тугры кешеләр булсагыз!
24. Әгәр инде [тырышлыкларыгыз-
га карамастан, бу эшне] башка-
ра алмасагыз – ә сез [моны]
беркайчан да башкара алма-
ячаксыз, – кяферләргә әзер-
ләнгән, ягулыгы кешеләр һәм
ташлар булган {{iv куркы-
гыз.
25. Иман китерүчеләрне һәм
[намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек
Китап белән сөннәткә муафыйк]
изге гамәлләр кылучыларны,
аларга [сарайлары һәм агачла-
ры] асларыннан елгалар аккан
җәннәтләр белән сөендер.
[Җәннәт бакчаларыннан] Нин-
ди дә булса җимешләр бирел-
гән саен, алар: «Бу нәрсә без-
гә элек тә [дөньяда] бирелгән
иде бит инде!» – диярләр. t
Кәлам шәриф

15
[ризыклар] аларга [төсе һәм
шәкеле белән генә] бер-берсенә
охшаган [ләкин тәме, ләззәте
белән бик нык аерыла торган]
итеп бирелгән иде. Аларга
анда – [хәез һәм нифас кебек
матди нәҗесләрдән, бигрәк тә
көнләшү, бозыклык кебек рухи
кимчелекләрдән] пакь хатын-
нар [алар дөнья хатыннарын -
нан һәм хуриләрдән булыр] .
Һәм алар анда мәңге калачак.
26. Һичшиксез, Аллаһ бер черки-
не дә, [кечелек һәм зурлыкта]
аннан өстенрәк булган [баш-
ка] нәрсәне дә мисал итеп
китерүдән [һәм, хакыйкать-
не ачып күрсәтер өчен, үрнәк
бирүдән] тартынмый. Иман
китерүчеләр аның, чыннан
да, Раббыларыннан [кил-
гән, инкяр ителә алмаслык]
хаклык икәнен беләләр. Әмма
кяферләр: «[Черкине үрнәк
итеп китерүдә нинди мәгънә
була алсын] Бу мисал белән
Аллаһ нәрсә димәкче була?»
– диярләр. [Аллаһы Тәгалә]
Моның [кебек үрнәкләрне
китерү] белән [инкяр итүче]
бик күпләрне юлдан яздыра,
[Аның сүзләрен кабул иткән]
бик күпләрне һидаять юлы-
на күндерә. Әмма моның
белән t фасикъларны гына
юлдан яздыра [алар болай да
инде моңа кадәр үк үз теләкләре
белән аңлы рәвештә Аллаһы
Тәгаләнең итагатеннән чыккан-
нар иде].
27. Мондыйлар Аллаһка [иманга
килү белән бәйле] биргән вәгъ-
дәләрен үз өсләренә алган-
нан соң бозалар. [Пәйгамбәр-
ләргә иман китерү, Аллаһның
Үзе белән мөнәсәбәтләрне җай-
лау, мөэминнәр белән дуслык
һәм туганлык мөнәсәбәтендә
булу кебек] Аллаһ берләште-
рергә әмер иткән нәрсәләрне
өзәләр һәм [гөнаһлар кылып,
кешеләрнең иманнарын как-
шатып] җирдә [бозыклык һәм]
фетнә чыгаралар. Болар –
зарар күрүчеләр.
28. Ничек сез Аллаһны инкяр
итә аласыз? Сез [аталары-
гызның орлыкларында мәни
хәлендә] үле идегез, [ана-
ларыгызның аналыкларын-
да] t сезне терелтте, шун-
нан [әҗәлләрегез җиткәч] Ул
сезнең гомерегезне алачак,
шуннан [үлемнән] соң t сез-
не кабат терелтәчәк, шуннан
сез [Ахирәттә] Аңа кайтарыла-
чаксыз.
29. t [Аллаһ] Җирдә булганнар-
ның бөтенесен сезнең [мәнфә-
гатегез] өчен яралтты, шуннан
[Үзенең Кодрәте белән] күкне
[яралтуга күчте]. Һәм аны [бер-
нинди кимчелексез] җиде [кат]
күк рәвешенә китерде. Ул –
[һәрнәрсәне] Белүче.
30. Менә Раббың фәрештәләр-
гә: «Һичшиксез, Мин җирдә
хәлифә [итеп Адәмне [галәй-
һиссәлам] яралтачакмын!» –
дип әйткәч, алар [каршы төшү
2. Әл-Бәкара сүрәсе

16
максаты белән түгел, ә хикмә-
тен белер өчен]: «Әллә җирдә
бозыклык кылучыны һәм
кан коючыны яралтачаксың-
мы? Без бит һәрвакыт Сиңа
мактау белән тәсбих әйтә-
без, [Затыңның бөтен кимче-
лекләрдән пакь булуын танып]
олылыйбыз», – диделәр. t
«Һичшиксез, Мин сез белмә-
гәннәрне беләм!» – диде.
31. t [фәрештәләргә Адәмнең
[галәйһиссәлам] өстенлеген
күрсәтер өчен, мәхлукатлар
ия] исемнәрнең [һәм ни сәбә-
пле яралтылганнарын] барча-
сын аңа [атабыз Адәмгә [галәй-
һиссәлам] өйрәтте, шуннан
аларны фәрештәләргә күр-
сәтеп: «Әгәр сез хаклы бул-
сагыз, менә бу нәрсәләрнең
исемнәрен Миңа әйтегез!» –
диде.
32. [Фәрештәләр:] «Син [һәр кимче-
лектән] пакь! Бездә һич белем
юк, мәгәр Син безгә өйрәт-
кәнне генә беләбез. Һичшик-
сез, Син – [һәрнәрсәне] Белү-
че, Хикмәт иясе», – диделәр.
33. Ул: «И, Адәм, аларга [күрсәтел-
гән нәрсәләрнең] исемнәрен
әйтеп бир! – диде. t алар-
га исемнәрен әйтеп биргәч,
[Аллаһы Тәгалә] әйтте: «Мин
сезгә: «Күкләрдәге вә җирдә-
ге гаиб нәрсәләрне беләмен
һәм сезнең ачык эшләгән вә
яшерен эшләгән эшләрегезне
дә беләмен», – дип әйтмәдем-
мени?»
34. Без фәрештәләргә [һәм җен-
нәргә]: « [Шәрәфен икърар итүе-
гезне күрсәтү һәм аны сәламләү
өчен] Адәмгә [кыйбла була-
рак юнәлеп] сәҗдә кылыгыз!»
– дип әйткәч, алар [һәммәсе]
сәҗдә кылдылар, бары Иблис
[киреләнде, сәҗдәдән] баш
тартты, тәкәбберләнде һәм
кяферләрдән булды.
35. [Шулай итеп] Без: «И, Адәм,
син һәм хатының җәннәттә
урнашыгыз, икегез дә анда
[булган җимешләрдән] телә-
гән кадәр һәм теләгән урын-
да [бернидән тартынмыйча]
ашагыз, тик шушы агачка
гына якын килмәгез [аның
җимешләрен авыз итмәгез],
юкса икегез дә [үз-үзләрегезгә
зарар китергән] залимнәрдән
булырсыз», – дидек.
36. Шайтан исә икесен дә [агач-
ның җимешен ашарга коты-
ртып, юлдан] тайпылдырды
һәм аларны булган урын-
нарыннан [җәннәт бакчала-
рыннан] чыгарды. [Шулвакыт]
Без: «[И, Адәм белән Хава һәм
Иблис, нәселләрегез җирдә
бер-берләренә дошман булып
яшәячәк, шуңа күрә] Берләре-
гез икенчеләрегезгә дошман
буларак [җәннәттән] төшегез.
[Әҗәлләрегез җиткәнче] Билге-
ле вакытка кадәр җир – сезгә
яшәү һәм файдалану урыны»,
– дидек.
37. Адәм Раббысыннан [берни-
кадәр] сүз өйрәнеп, кабул итеп
Кәлам шәриф

17
алды [һәм шул сүзләр белән
Раббысына ялвара башлады],
tiv{jznvsij|tq{{n
Һичшиксез, Ул – Тәүбәләрне
кабул итүче, Рәхимле.
38. Без әйттек: «Барыгыз бер-
гә моннан төшегез! Әгәр
Миннән сезгә һидаять кил-
сә, кемнәр Минем һидаятемә
иярә, шуларга бернинди кур-
ку да булмас, алар хәсрәт тә
чикмәс.
39. Инкяр итеп, аятьләребез-
не ялганга санаучылар исә
[җәһәннәмдә] ут әһелләре
булырлар. Алар анда мәңге
калырлар».
40. И, Исраил [исемле Ягъкуб пәй-
гамбәрнең] уллары! Минем
сезгә биргән нигъмәтләрем-
не исегезгә төшерегез [һәм
шул нигъмәтләрне иман вә
шөкер белән кабул итегез]!
Мин сездән алган [һәрбер әме -
ремне үтәү турындагы] антны
үтәгез, Мин дә сезнең белән
антымны үтәрмен. Һәм [ант-
ны бозуыгыз сәбәпле, киләчәк
газап мәсьәләсендә] Миннән
генә куркыгыз.
41. Үзегездә булганны [Тәүрат-
ны] раслаган хәлдә, Мин сез-
гә иңдергәнгә [Коръәнгә]
иман китерегез. Аны берен-
че инкяр итүчеләр булмагыз.
[Дөнья малына өстенлек биреп]
Аятьләремне [күчергәләп яки
бөтенләй үзгәртеп] юк бәягә
сатмагыз һәм Миннән генә
куркыгыз.
42. Үзегез белгән хәлдә хакый-
катьне яшереп, хакны [үзе-
гез уйлап тапкан] ялган белән
бутамагыз.
43. [И, яһүдиләр! Ислам динен
кабул итегез һәм фарыз булган
биш вакыт] Намазны [бөтен
рөкеннәре белән җиренә җитке-
реп] башкарыгыз, [малларыгы-
здан] зәкят бирегез һәм рөкү-
гъ кылучылар [мөселманнар]
белән рөкүгъ кылыгыз.
44. [И, яһүди галимнәре!] Әллә сез
кешеләргә игелек әмер ителә
торып та, үз-үзләрегезне оны-
тасызмы? Сез бит [Мөхәммәд-
нең (салләллаһу галәйһи вә сәл-
ләм) сыйфатларын белдергән
Тәүрат исемле] китап укый-
сыз! Һаман акылга утырмый-
сызмы?
45. Сабырлык һәм намаз белән
ярдәм сорагыз [t теләкләре-
гезне үтәр]. Һичшиксез, ул
[сабырлык һәм намаз белән
ярдәм сорау] – бик олуг
эш, [Аллаһы Тәгаләгә кара-
та] түбәнчелекле булмаган
кешеләрдән кала.
46. t [түбәнчелек иясе булган]
кешеләр [Ахирәттә] Раббыла-
рын очратуга һәм Аңа кайта-
чакларына шиксез ышаналар.
47. И, Исраил [исемле Ягъкуб пәй-
гамбәрнең] уллары! Мин сез-
гә биргән [шулхәтле] нигъ-
мәтләрне һәм сезне бөтен
галәмнәрдән [бөтен дөнья
кешеләреннән] өстен кыл-
ганымны хәтерләгез [һәм
2. Әл-Бәкара сүрәсе

18
Ислам динен кабул итегез дә бу
шәрәфне югалтмагыз].
48. Беркем беркемгә [газап-
тан котылу өчен, Аллаһ рөхсә-
теннән башка] берни дә түли
алмаган, беркемнең бер-
кемгә шәфәгате [Аллаһ рөхсә-
теннән башка] кабул булмаган,
һичкемнән бернинди фидия
алынмаган һәм [газапка хөкем
ителгән] кешеләргә [бернинди]
ярдәм дә булмаган көннән
куркыгыз!
49. [Исегезгә төшерегез!] Без
сезне, ир балаларыгызны
чалып, хатыннарыгызны
гына [хезмәтче итәр өчен] исән
калдырып, иң каты газапка
дучар иткән фиргавен токы -
мыннан коткарган идек.
Монда [Аллаһның, Мусаны
[галәйһиссәлам] җибәреп, сезне
коткаруында] сезнең өчен Раб-
быгыздан бик бөек бер сынау
бар иде.
50. tkis{{i [үтеп китә алуыгыз
өчен], диңгезне [икегә] аерып,
сезне коткардык, сез карап
торганда, фиргавен токымын
суга батырдык.
51. Менә Без Мусага [галәйһис-
сәлам] кырык төн [гыйбадәт -
6 Тәфсирләрдә бәян ителгәнчә, «нәфесләрен үтерүләре» әмерен я бер-берләрен үте-
реп, я гөнаһсызлар мөртәтләрне үтереп, я үз-үзләрен үтереп үтәгәннәр. Риваятьләргә
караганда, аларга: «Үтерүчесенә караган яки кулы белән сакланырга тырышкан кеше
мәлгунь булыр!» – дип әйтелгән. Шуннан улының, атасының яки кардәшенең бу гөнаһ-
ны кылганын күргән кеше мәрхәмәткә килеп, әмерне үти алмас хәлгә килгәч, Аллаһы
Тәгалә аларга кап-кара бер болыт җибәргән. Караңгылыкта беркем беркемне таный ал-
мас булган. Үтерелгәннәрнең саны җитмеш меңгә җиткәч, Муса һәм Һарунның (галәй-
һимәссәлам) догалары белән Аллаһы Тәгалә ул болытны таратып, үлгәннәрнең дә, исән
калганнарның да тәүбәсен кабул иткән (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин).
тә үткәргәннән соң, Тәүратны
вәхи кылачагыбызны] вәгъ-
дә иттек; шуннан аның [Тур
тавына китүе] артыннан ук сез,
[үз-үзләрегезгә карата] залим-
нәр булган хәлдә, [Сами-
ри алтыннарын эретеп ясаган]
бозауны [илаһ итеп] алдыгыз.
52. Шуннан соң, бәлки, [игелеге-
безгә] шөкер итәрсез дип, Без
сезне гафу иттек.
53. [Янә исегезгә төшерегез!] Бәл-
ки, сез [яхшылап уйлаганнан
соң] һидаятьне табарсыз дип,
Без Мусага [галәйһиссәлам]
Тәүрат дигән] Китап һәм Фур-
канны бирдек.
54. t вакытта Муса [галәйһис-
сәлам] кавеменә: «И, кавемем!
Һичшиксез, сез, ул бозауны
[илаһ итеп] алып, үз-үзләре-
гезгә золым иттегез. Ярал -
тучыгызга тәүбә итегез дә
[диннән кайтуның җәзасы итеп]
үз-үзләрегезне үтерегез
(6). Бу
– Яралтучыгыз хозурында
[үҗәтләнеп, ширектә калуыгыз-
га караганда] сезнең өчен иң
хәерлесе», – дигән иде, һәм
[бу әмерне үтәгәнегез өчен]
t сезнең тәүбәгезне кабул
иткән иде, чөнки, хактыр ки:
Кәлам шәриф

19
t – тәүбәләрне Кабул итүче,
Рәхимле.
55. Сез [бозауга табыну гөнаһын-
нан тәүбә итәр өчен, Муса белән
[галәйһиссәлам] Тур тавына
менгәч]: «И, Муса, Аллаһны
ачыктан-ачык күрмичә, без
сиңа ышанмабыз», – дигән
идегез. Сезне шунда ук, үзе-
гез карап торган хәлдә, [күк-
тән иңгән] яшен [уты] тоткан
иде.
56. Шуннан соң [калган ризыгы-
гызны тәмамлавыгыз өчен]
үлемегез артыннан сезне
терелттек, бәлки, сез [бер үлем
җәзасын кичектереп, кабат
терелү нигъмәтенә] шөкер
итәрсез?!
57. [Кырык ел буена әйләнеп йөр-
гән Тәйһ чүлендә] Өстегез-
не [һәрвакыт күләгәсе төшеп
торган] болыт белән капла-
дык һәм [ачлыктан зарла-
нуыгыз нәтиҗәсендә] сез-
гә күк хәлвәсе һәм [итләрен
ашар өчен] бүдәнәләр иңдер-
дек. «Без биргән тәмле ризы-
клардан ашагыз, [ләкин арты-
гын җыймагыз]!» [дигән идек].
Әмма алар [бу тыюны сан-
га сукмыйча, нигъмәттән йөз
чөерүләре белән] Безгә золым
итмәделәр, үзләренә золым
иттеләр.
58. Без [сез Тәйһ чүленнән чык-
кач, сезгә]: «Бу [Әрихә яки
Кодс исемле мөкатдәс] шәһәр-
гә керегез һәм андагы [ризы-
клардан] җаныгыз теләгән җирдә мул итеп ашагыз. Кап-
кадан [сезне Тәйһтән коткарган
Аллаһка шөкер итү өчен түбән-
челек белән җиргә капланып]
сәҗдә кылып керегез һәм:
«[Я, Рабби] Тәүбә!» – дип әйте-
гез. [Шулай эшләсәгез] Хатала-
рыгызны кичерербез һәм иге-
лек кылучыларга [савапларын]
арттырырбыз», – дигән идек.
59. Ләкин [әмеребезне үтәмичә,
үз-үзләренә] золым итү-
челәр [«тәүбә» мәгънәсендә
килгән «хытта» сүзен мәсхәрә
итеп, аның урынына «бодай»
мәгънәсендәге «хынта» сүзен
әйтеп] үзләренә әйтелгән-
не башка сүз белән алышты-
рдылар; Без, [итагатебездән
чыгып] бозыклыкта булган-
нары өчен, [буйсынмаган һәм]
золым кылганнарга күктән
[явып төшкән] җәфалы газап
[булган ваба чирен] иңдердек.
60. Бервакыт [сахрада сусыз кал-
гач] Муса [галәйһиссәлам] үзе-
нең кавеме өчен су сораган
иде, һәм Без аңа: «Таягың
белән ташка ор!» – дидек. [t
бу әмерне үтәүгә] Аннан [Исра-
ил улларының кабиләләре саны
кадәр] унике чишмә бәреп
чыкты. Һәр кеше үзенә кай-
дан эчәргә кирәклеген белә
иде. [Шулвакыт Без аларга]:
«Аллаһның ризыгыннан аша-
гыз, [могҗиза буларак чык-
кан суны] эчегез, әмма җирдә
бозыклык кылып йөрмәгез!»
[дигән идек].
2. Әл-Бәкара сүрәсе

20
61. Бервакыт сез: «И, Муса! [Без
күк хәлвәсе һәм бүдәнә кебек]
Бер үк төрле азыкка чыдый
алмыйбыз. Безнең өчен Раб-
быңа дога кыл да, t без-
гә җир үстерә торган нәр-
сәләрдән: яшелчәсеннән:
кыярыннан, бодаеннан,
сарымсагыннан, ясмыгын-
нан һәм суганыннан [өлеш]
чыгарсын», – дигән идегез.
[Муса [галәйһиссәлам] аркылы]
t [сезгә]: «Әллә сез яхшырак
нәрсәне түбәнрәк булган нәр-
сәгә алмаштырырга телисез-
ме? [Алай булгач] Бер шәһәргә
керегез, һичшиксез, сез сора-
ган нәрсәләр [анда] булыр»,
– дигән иде. Шулай итеп,
аларга түбәнлек, юксыллык
[тамгасы] сугылды [һәм бу яман
хәлләр гөмбәз кебек өсләренә
капланды], алар [бу теләкләре-
нең берсенә дә ирешә алмый-
ча] үзләрен Аллаһның ачуы-
на дучар иттеләр. Бу [ачуга
юлыгулары] аларга Аллаһның
7 Бу һәм «Маидә» сүрәсенең 69 нчы аяте кәримәсенә кагылышлы буларак, бозык
фикерле ялган теологлар, ахырзаман пәйгамбәренә ышану һәм үз диннәрендә калып
Исламга керү шартларын җиренә җиткермичә генә, бу аятьләрдә телгә алынган «Ал-
лаһка һәм Ахирәткә иман», «изге гамәл» шартларын үтәгән яһүдиләр белән насаралар-
ның да оҗмахка керә алуларын әйтеп, үзләрен диннән чыгарганнар; һәм «Җәннәткә
керүнең котылгысыз шарты булган Ислам динен кабул итү мәҗбүрилеге»н җәмәгатьне
зәгыйфьләндерүгә юнәлдерелгән бер хыянәт юлына басканнар. Чөнки Коръән аятьләре
арасында бернинди капма-каршылык юк, алар һәммәсе дә бер-берсен раслый һәм тәф-
сир итә ала. Мәсәлән, «Бәкара» сүрәсенең 285 нче һәм «Ниса» сүрәсенең 136 нчы һәм
башка кайбер аяте кәримәләрендә әйтелгәнчә, котылуга ирешер өчен, «фәрештәләр-
гә, китапларга һәм пәйгамбәрләргә иман»нан гыйбарәт тагы өч шарт өстәлә. «Бәйй-
инә» сүрәсенең 6 нчы аяте кәримәсе исә, әһле китап булсалар да, Ислам диненә кер-
мәгән кешеләрнең китапсыз мөшрикләр кебек мәңге җәһәннәмдә калачакларын бәян
итә.«Мөхәммәднең җаны кулында булган Зат белән ант итәмен ки, теләсә нинди яһү -
ди яки насара, минем турыда ишетеп, минем аша җибәрелгән дингә иман китермичә
[үзләренә күрсәткән могҗизала-
рын һәм иңдергән] аятьләрен
инкяр итүләре һәм нахак-
ка пәйгамбәрләрне үтергән-
нәре өчен [килде]. Бу [инкяр
һәм үтерүләр] исә карышу-
лары һәм [харам гамәлләр
кылып] чиктән чыкканнары
өчен иде.
62. Һичшиксез, [үткәндәге пәйгам-
бәрләргә] иман китерүчеләр,
[яңа шәригать килгәнче, Муса-
ның [галәйһиссәлам] үзгәртел-
мәгән һәм бозылмаган шәри-
гатенә буйсынган] яһүдиләр,
[Коръән иңгәнче, Гайсәнең
[галәйһиссәлам] үзгәрүләргә
дучар ителмәгән динен тоткан]
насаралар, [Нух белән Ибраһим
[галәйһимәссәлам] чорын-
да аларның диннәрендә бул-
ган] сабииләр [шәригать әмер-
ләренә буйсынып] Аллаһка
һәм Соңгы көнгә иман китер-
гән, изге гамәлләр кылган
булсалар
(7), алар өчен Раб-
былары хозурында әҗер-са -
Кәлам шәриф

21
ваплар бар. [Кыямәт көнен-
дә] Аларга бернинди курку да
булмас, алар хәсрәт чикмәс.
63. Без Турны сезнең өстегезгә
күтәрдек һәм көчле вәгъдә-
гезне алдык. «Без сезгә бир -
гәнне [Тәүратны] нык тоты-
гыз һәм анда булганны истә
тотыгыз, бәлки, тәкъвалык
ияләре булырсыз» [дип әйткән
идек].
64. Шуннан соң сез [биргән сүзе-
гезне үтәүдән] йөз чөергән
идегез. Әгәр сезгә Аллаһның
Фазылы һәм Рәхмәте булма-
са, әлбәттә, [сезгә тәүбә кылыр -
га мөмкинлек бирмәс һәм газа-
быгызны кичектермәс иде, ул
чакта] сез [дөньяда һәм Ахирәт-
тә] зарар күрүчеләрдән булыр
идегез.
65. Һичшиксез, арагыздагы шим-
бәдә [харам кылынуына кара-
мастан, балык тотып, Без куй-
ган] чикләрдән чыкканнарны
сез яхшы белә идегез. Без
аларга: «Җирәнгеч маймыл-
лар [сурәтендәге кешеләр]
булыгыз!» – дип әйткән идек.
66. Шул рәвешчә [маймылга
әйләндерелгән ул җәмәгатьнең
үлсә, һичшиксез, җәһәннәм әһеленнән булачак!» (Мөслим, Иман, 70, № 153, 1/134) ди-
гән хәдис-шәриф тә бу кяферлектән бары тик «Аллаһны һәм Ахирәтне инкяр итү» генә
күз уңында тотылмыйча, моның белән бергә «Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә
сәлләм) диненә иярмәү»нең дә имансызлык саналганын ачыклый. Шул сәбәпле, бу аяте
кәримәдә җәннәткә керәчәкләре белдерелгән яһүди, насара һәм сабии кавемнәре –
Муса, Гайсә, Нух һәм Ибраһимның (галәйһимүссәлам) бозылмаган, үзгәртелмәгән чор-
дагы шәригатенә иярүче кавемнәр ул. Югыйсә, Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә
сәлләм) һәм Коръәни Кәримне инкяр итүчеләр яки Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи
вә сәлләм) һәм Исламны мактап, үз диннәреннән ераклашкан, ләкин Исламга да кермә-
гән безгә чордаш кяферләрнең монда бернинди катнашы юк.
кыйссасын әүвәлге китапларда
да язганыбыз өчен] Без моны
алардан алда булган [элекке
өммәтләр] буынына да, алар-
дан соң [киләчәк] булганнар-
га да гыйбрәт, тәкъвалык
ияләренә нәсыйхәт иттек.
67. Янә бервакыт Муса [галәйһис-
сәлам] кавеменә: «Һичшиксез,
Аллаһ сезгә бер сыер чалыр-
га боера», – диде дә, алар:
«Син безне мыскыл итәсеңме
әллә?» – дигәннәр иде. [Муса
[галәйһиссәлам] исә:] «Мин
[сезнең кебек гамьсез-ваем-
сыз] җаһилләрдән булудан
Аллаһка сыенам», – диде.
68. Алар: «Безнең өчен Раббыңа
дога кыл. t безгә аның [яше
һәм сыйфатлары] нинди бул-
ганын аңлатсын», – дигәннәр
иде. t «Һичшиксез, t [Раб-
бым]: «t сыер бик карт та,
бик яшь тә булмасын, болар
арасындагы [урта] яшьләрдә
[булсын]», – диде. Сез [күп
сорашып тормыйча] әмер ител-
гәнне үтәгез!» – дип әйтте.
69. Алар: «Безнең өчен Раббыңа
дога кыл. t безгә аның төсе
нинди булганын ачыкласын»,
2. Әл-Бәкара сүрәсе

22
– дигәннәр иде. Ул: «Һичшик-
сез, t [Раббым]: «Караучы-
ларны шатландыра торган
сап-сары төсле сыер», – дип
әйтте», – диде.
70. Алар: «Безнең өчен Раббыңа
дога кыл. tjnplivvqv-
ди [тазамы, арыкмы] икәнле-
ген аңлатсын, чөнки [сары
һәм урта яшьтәге] сыерлар
бер-берсенә охшаш. Һич-
шиксез, без, әгәр Аллаһ
теләсә, [эзләгән сыерны очра-
ту мәсьәләсендә] туры юлны
табарбыз», – дип әйттеләр.
71. Ул: «Һичшиксез, t [Раббым]:
«Шиксез, ул – [авыр эшләрдә
кулланылмаган һәм] җир сука-
лап, иген сугарып эшләгән
түгел, [кимчелекләрдән пакь]
сау-сәламәт һәм бернин -
ди [башка] төс катнашмаган
сыер», – дип әйтте», – диде.
Алар: «Менә хәзер син [без-
гә ул сыер турында] хак [мәгъ-
лүмат] китердең инде», –
диделәр һәм аны чалдылар.
Әмма алар үтәмәүгә бик якын
иделәр.
72. [И, Исраил уллары!] Зама-
нында сез бер кешене үтер -
гән идегез һәм аның [үтерү-
ченең кем икәнлеге] хакында
сүз көрәштерә идегез. Аллаһ
сез яшермәкче булган нәрсә-
8 Биредә сүз кардәшенең ике улы тарафыннан үтерелгән кеше мәете турында бара.
«Кардәшенең уллары аны, малыннан мирас алу өчен, үтергән икән. Муса (галәйһис -
сәләм) аларны мирастан мәхрүм итеп, сахрага алып барып, башларын кисәргә хөкем
кылды. Бу – искә алынган үлек терелгән урында булучыларга мөрәҗәгать» (Тәсһилүл
Бәйән, 35) .
не [үтерүченең кемлеген урта-
га] чыгаручы булды.
73. Без [үтерүчене фаш итәр өчен]:
«Аның берәр әгъзасы белән
аңа [мәеткә] сугыгыз
(8)», –
дигән идек. [И, терелүне инкяр
иткән кеше!] Аллаһ әнә шулай
[тиңсез бер кодрәт белән]
үлеләрне терелтә һәм могҗи-
заларын сезгә күрсәтә, бәлки,
сез аңларсыз.
74. Шуннан бу [үлекнең терелеп
сөйләшүе кебек ап-ачык бер
могҗиза вакыйгасы] булганнан
соң, күңелләрегез таш кебек
катты яки тагы да катырак
булды. Һичшиксез, ташлар
арасында да чишмәләр бәреп
чыкканы бар; һичшиксез,
алар [ташлар] арасында да
ярылып, эченнән су чык-
каннары бар һәм, һичшик-
сез, Аллаһтан курыкканнары
сәбәпле, [югарыдан түбәнгә]
төшкәннәре бар. Аллаһ исә
сезнең кылганнарыгыздан
гафил түгел.
75. [И, Мөхәммәд һәм мөэминнәр!]
Сез һаман аларның [яһүдиләр-
нең] сезгә ышаначакларын
өмет итәсезме? Алар арасын-
да [Муса [галәйһиссәлам] белән
бергә] Аллаһның сүзен ишет-
кән, соңыннан, аны аңлагач,
белә торып, аны үзгәртүчеләр
Кәлам шәриф

23
дә бар иде.
76. [Яһүдиләрнең монафикъла-
ры] Иман китергән кешеләр-
не очраткан чакта: «[Мөхәм-
мәднең Тәүратта хәбәр ителгән
зат булганына] Без [дә] иман
китердек», – дип әйтәләр иде.
Аулакта бер-берсен очрат-
салар исә: «Аллаһның сез-
гә [Мөхәммәднең сыйфатла-
ры хакында] ачкан нәрсәсен
[бүгенгәчә сер итеп саклап кил-
гәндә, мөэминнәр] аны Раббы-
гыз хозурында сезгә [каршы]
дәлил итеп китерсеннәр дип
аларга сөйлисезме? Әллә бер
дә аңламыйсызмы?» – дип
әйтәләр иде.
77. Әллә алар Аллаһ [аларның]
нәрсәне яшергәннәрен дә,
күрсәткәннәрен дә белеп тор-
ганын белмиләрме?
78. Араларында [укый-яза белмә-
гән] өммиләр бар. Алар буш
хыялдан тыш, [Тәүрат дигән]
китапны белмиләр. Һәм алар
[бернәрсәгә ныклап ышанмый-
ча] коры фаразлау белән генә
эш итәләр.
79. Үз куллары белән [үзгәртеп]
китап язган, шуннан соң аны
юк бәягә сатып алыр өчен,
9 Могътәзилә һәм хариҗиләр кебек адашкан фиркаларның бу аятькә ябышып, «зур
гөнаһ кылган кешенең кяфер булачагы һәм җәһәннәмдә мәңге калачагы» хакында хө-
кем чыгарулары бер дә урынлы түгел, чөнки әһле Сөннәт фикеренчә, биредәге «сәййиә»
сүзеннән максат – теләсә нинди гөнаһ түгел, ә кешене диннән чыгара торган бозыклык.
«Гөнаһның аны чолгап алуы» исә кяфер буларак үлүне генә аңлата ала. Кеше иманлы
булып үлсә, нинди генә гөнаһлар кылмасын, иманга ия булганы өчен, яман-начар нәр-
сәләр белән чолгану аңа карата берничек тә туры килми. Әйе, гөнаһлы мөселманнар
да җәһәннәмгә керә ала, әмма анда кяферләр генә мәңге калачак (Нәсәфи, Бәйдави,
Алуси).
«Бу – Аллаһтан» дип әйтү-
челәргә ни үкенеч! Куллары
белән язган нәрсәләре өчен
аларга ни үкенеч һәм кәсеп
иткән нәрсәләре өчен аларга
ни үкенеч!
80. Алар [яһүдиләр] : «[Бозау-
га табынган көннәребез кадәр]
Санаулы берничә көннән
тыш, ут безгә кагылмая-
чак», – диделәр. [Расүлем!]
Әйт: «Әллә [газап ителмәячә-
гегез хакында] Аллаһтан вәгъ-
дә алдыгызмы? [Шулай булса]
Аллаһ бит беркайчан вәгъ-
дәсен бозмас. Әллә инде сез
Аллаһ турында үзегез дә бел-
мәгәнне сөйлисезме?»
81. Юк! Кем [ширек кебек] явыз-
лыкны кәсеп итсә һәм аны
гөнаһлары чолгап алса
(9), алар
{ әһелләре булырлар. Алар
анда мәңге калачак.
82. Иман китерүчеләр һәм
[намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек]
изге гамәл кылучылар – менә
шулар җәннәт әһелләре булы-
рлар. Һәм алар анда мәңге
калачак.
83. Исраил улларыннан Аллаһтан
башка беркемгә дә гый -
бадәт кылмаска, ата-аналар-
2. Әл-Бәкара сүрәсе

24
га, туган-тумачага, ятимнәр-
гә һәм мескеннәргә изгелек
кылырга, кешеләргә хуш [сүз]
сөйләргә, [өсләрендә фарыз
булган] намаз укырга, зәкят
бирергә вәгъдә алган идек.
[И, яһүдиләр! Сез бу әмерләрне
үтибез, дип сүз биргән идегез]
Шуннан соң, арагыздагы бик
азлардан [Ислам динен бел-
гәч тә мөселман булганнардан]
тыш, [хактан] йөз чөергән хәл-
дә, [һәммәгез дә вәгъдәгездән]
ваз кичтегез.
84. Без сездән [бер-берегезне үте-
реп, хаксызга] кан коешмаска
һәм җаннарыгыз [кебек булган
туган тиешлеләрегезне] йорт-
ларыгыздан куып чыгарма-
ска вәгъдә алган идек. Шун-
нан соң сез, шаһитлык иткән
хәлдә, [бу вәгъдәне тотачагы-
гызны] раслаган идегез.
85. Соңрак [бу вәгъдә биргән
бабайларның оныклары бул-
ган] сез [бәнү курайза һәм
бәнү Надыйр кабиләләренең
кешеләре] бер-берегезне үтерә
башладыгыз һәм, бер-берегез
10 Яһүдиләрдән Курайза кабиләсе гарәпләрдән әүс белән, Надыйр кабиләсе исә
хәзрәҗ белән килешү төзегән булалар. Әүс һәм хәзрәҗ арасында еллар буе дәвам итеп
килгән сугышларда әлеге килешү нигезендә курайзалы һәм Надыйрлы яһүдиләр дә
мәҗбүри каршы якта булган кардәшләре белән сугышка керә, кирәк булса, үтерә яки
сөреп җибәрә торган була. Әгәр яһүдиләрнең берәрсе гарәпләр кулына әсир төшсә,
үзара акча җыеп, аны фидия-йолым бәрабәренә коткаралар. Бу капма-каршылыкны
күргән гарәпләр аларны гаепләп: «Барыбер үз кешеләрегезне коткаргач, нишләп соң
бер-берегез белән сугышасыз?» – дип сорагач, алар: «Безнең белән килешү төзегән ке-
шеләрнең җиңелүләреннән оялабыз», – дип әйтәләр. «Соң, алай булгач, нигә коткарыр
өчен, акча әрәм итәсез?» – соравына исә: «Нишлик соң, Аллаһның әмере шундый бит»,
– дип җавап бирә торган булалар. Шулай итеп, алар үзләреннән алынган дүрт сүзнең
өчесен кире кагып, берсе белән генә гамәл кылган булалар. Менә бу аяте кәримәләрдә
Аллаһы Тәгалә аларның шушы хурлыклы гамәлләрен телгә алып үзләрен гаеп итә.
белән гөнаһ һәм дошманлы-
кта ярдәмләшеп, арагыздан
кайберәүләрне йортларын-
нан куып чыгардыгыз. Алар
сезгә әсир хәлендә килгән
вакытта [Тәүратта әмер ител-
гәнчә], фидия биреп, аларны
коткара идегез. [Элек] Сезгә
бит аларны [ватаннарыннан]
куып чыгару харам кылын-
ган иде
(10) . Әллә сез Китап-
ның бер өлешенә ышанып,
бер өлешен инкяр итәсезме?
Арагыздан моны эшләүченең
җәзасы бу дөньяда [җиңелү,
әсирлек, сөрелү һәм җизья
түләү кебек оятлы иткән] хур-
лык булыр. [Болай итүчеләр]
Кыямәт көнендә исә газап -
ның иң ачысына [җәһәннәм
утына] кайтарылачак. Аллаһ
исә сезнең ни кылганнары-
гыздан гафил түгел.
86. Алар Ахирәт хисабына дөнья
тормышын сатып алучы-
лардан булдылар. [Шул сәбә-
пле] Аларга [Кыямәт көнендә]
газап җиңеләйтелмәячәк һәм
ярдәм ителмәячәк.
Кәлам шәриф

25
87. Шиксез, Без Мусага [галәйһис-
сәлам] [Тәүрат дигән] Китап
бирдек. Аннан соң да [Гайсә-
гә [галәйһиссәлам] кадәр бер-
бер артлы] расүлләр җибәрдек.
Мәрьям улы Гайсәгә [галәй-
һиссәлам] Без [үлеләрне терел-
тү, дөм сукыр һәм махау авы-
рулы кешеләрне дәвалау кебек]
ап-ачык могҗизалар бирдек
һәм Изге рух [Җәбраил [галәй-
һиссәлам] белән куәтләдек
[шуңа күрә, аны үтерергә тыры-
шуларыгыз бушка китте] . Әллә
[ниндидер] бер пәйгамбәр
[сезнең] нәфесләрегез теләмә -
гән нәрсә китергән саен [аңа
һәм ул китергәннәргә иман
китерүдән] тәкәбберләндегез
[араларында Гайсә һәм Мөхәм-
мәд [галәйһимәссәлам] кебек]:
бертөрлеләрен сез ялган-
да гаепләдегез, [Зәкәрия һәм
Яхъя [галәйһимәссәлам] кебек]
бертөрлеләрен үтерә идегез-
ме?
88. [Яһүдиләр пәйгамбәрләр-
не мыскыл итеп] Әйттеләр:
«Күңелләребез бикләнгән!»
Дөреслектә, Аллаһ аларны
[пәрдәле һәм зиһеннәрен ким-
челекле итеп түгел, киресенчә,
Ислам табигате белән яралтты,
ләкин ирекле теләкләре белән]
көферлекләре сәбәпле [рәх-
мәтеннән мәхрүм итеп] ләгъ-
нәтләде. [Шул сәбәптән] Алар
[Китаптан] бик аз нәрсәгә
ышаналар.
89. Аллаһ хозурыннан [яһү- диләрнең]
яннарында бул-
ганны [Тәүратны] дөресләүче
Китап килгәч, аларга үзләре
[ачыктан-ачык һәм үз уллары
кебек] таныган [ахыр заман
Пәйгамбәре] килгәч, [хаким-
лекләре кулларыннан ычкыну-
дан куркып, кирелек һәм көн-
челек йөзеннән] аны инкяр
иттеләр. Үзләре [Расүлуллаһ
(салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
җибәрелүдән] элек кяферләргә
каршы [аның һәм ул китерәчәк
Коръәни Кәрим хөрмәтенә]
җиңү сорыйлар иде бит.
Аллаһның ләгънәте кяферләр
өстенә [булсын]!
90. Аллаһның фазылын [вә рәхмә-
тен] колларыннан теләгәненә
[Расүлем исемле пәйгамбәренә]
иңдергәненнән көнләшкән-
нәре сәбәпле, Аллаһ иңдер-
гәнне [Коръәнне] инкяр итеп,
җаннарын сату хисабына
алган нәрсәләре [никадәр]
яман! Алар [файда көтсәләр
дә, бу теләкләреннән мәхрүм
булып кына калмыйча, Гайсәне
[галәйһиссәлам] инкяр иткән-
нәре өчен, чырайларын сытар -
лык бер] ачу өстенә [Мөхәм-
мәдне дә (салләллаһу галәйһи
вә сәлләм) инкяр итүләре сәбә-
пле, икенче] ачуга дучар бул-
дылар. Кяферләргә мәсхәрәле
газап булачак.
91. Аларга [яһүдиләргә]: «Аллаһ
иңдергән нәрсәләргә [бөтене-
сенә] иман китерегез!» – дип
әйтелгәч, алар: «Без үзебезгә
2. Әл-Бәкара сүрәсе

26
иңдерелгәнгә [Тәүратка] иман
китерәбез», – дип әйтәләр
һәм яннарында булганны
[Тәүратны] дөресләүче хаклык
ул [Коръәни Кәрим] булган
хәлдә, аннан башкасын [бар-
ча Китапларны, бигрәк тә Коръ-
әнне] инкяр итәләр. Әйт
[Расүлем!]: «Әгәр сез [үз кита-
быгыз булган Тәүратка] иман
китерүчеләр икән, нишләп
соң моңа кадәр [Расүлем
җибәрелүдән элек] Аллаһның
пәйгамбәрләрен үтерә иде-
гез?»
92. Муса сезгә ап-ачык аятьләр
[һәм, дәлил итеп, тугыз могҗи-
за] китергән иде. Аның [Тур
тавына китүе] артыннан ук сез
бозауны [илаһ итеп] алдыгыз.
Сез [Аллаһы Тәгаләнең әмер-
ләрен бозып, үз-үзләрегезгә]
золым кылучылар булдыгыз.
93. [Муса [галәйһиссәлам] Тәүрат-
ны алып килгәннән соң] Без
сездән вәгъдәгезне алган-
да һәм Турны сезнең өсте-
гезгә күтәргәндә: «Без сезгә
биргәнне [Тәүратны бар көче-
гез белән] нык тотыгыз һәм
[аятьләребез белән гамәл кылу
нияте белән] тыңлагыз!» [дип
әйткән идек]. Алар исә: «Ишет-
тек, [әмереңә] буйсынмый-
быз!» – дигәннәр иде. Чөн-
ки [алар, Илаһның җисем була
алганына ышанганнары өчен,
элекке] көферлекләре сәбәпле,
күңелләренә ул бозауны яра-
ту [һәм аңа табыну омтылышы] сеңгән. Әйт
[Расүлем!]: «Има -
ныгыз әмер иткән – нинди
начар нәрсә! Әгәр сез мөэ-
миннәр булгансыз икән».
94. [Расүлем! Әйт: «[И, яһүдиләр!]
Әгәр Аллаһ хозурындагы
Ахирәт йорты [җәннәт] башка
кешеләр өчен түгел, фәкать
сезнең өчен генә икән, [бу
сүзегезгә] тугры булсагыз,
үлем теләгез [чөнки җәннәт
әһеленнән булачагын төгәл
белгән кеше тизрәк үлеп, анда
керергә теләмәсмени?]».
95. Ләкин үз куллары кылган
[Тәүратны үзгәртү, Мөхәммәдне
(салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
һәм Коръәнне инкяр итү кебек
җәһәннәмгә кертә торган начар]
нәрсәләр сәбәпле, алар берка-
йчан да аны теләмәячәкләр
[хәтта, үлемне акылларына да
китермәячәкләр]. Аллаһ исә
залимнәрне [бик яхшы] белә.
96. Яшәргә омтылуларында
аларның [яһүдиләрнең] бөтен
кешедән, [хәтта, үлгәннән соң
терелүгә ышанмаган] мөшри-
кләрдән дә хирысрак икән -
нәрен табарсың. Аларның
һәрберсе мең ел гомер итү-
не теләр иде. Хәлбуки, озын
гомер дә аларны Газаптан
ерагайтмас. Аллаһ – аларның
ни кылганнарын күрүче.
97. [Расүлем!] Әйт: «Кем Җәбра-
илгә дошман? Аллаһның рөх-
сәте белән, синең калебеңә
аны [Коръәни Кәримне], элек
иңгәннәрне раслаучы [итеп],
Кәлам шәриф

27
мөэминнәр өчен [юл күрсәтү-
че] һидаять һәм сөенеч итеп,
ул [Җәбраил [галәйһиссәлам]
иңдерде бит».
98. Кем Аллаһка, Аның фәреш-
тәләренә, пәйгамбәрләренә,
[бигрәк тә фәрештәләрнең иң
олуглары булган] Җәбраилгә
һәм Микаилгә дошман? [Шул
яхшы белсен:] Һичшиксез,
Аллаһ та [бит] – кяферләргә
дошман.
99. [И, Расүлем!] Без сиңа [пәйгам-
бәрлегеңнең хаклыгына билге
итеп] ап-ачык аятьләр иңдер-
гән идек. Аларны исә фасикъ-
лар гына инкяр итә.
100. Алар [Аллаһы Тәгалә белән]
берәр килешү төзегән саен
араларыннан бер төркем
аны бозмыймыни? Өстәвенә,
аларның күбесе [Тәүратка да]
инанмый.
101. Аллаһ хозурыннан аларга
яннарында булганны [Тәүрат-
ны] дөресләүче расүл [Расүлем]
килгәч, китап бирелгән-
нәрдән бер төркем, [хакый-
катьне] белмәмешкә салышып
[һәм инкяр итеп], Аллаһның
[ахырзаманда җибәрәчәк пәй-
гамбәренә иман китерүләрен
11 Әһле Сөннәт галимнәре фикеренчә, сихер – асылы булмаган буш хыял түгел, ә
бүтән барлыклар кебек чынлап булган нәрсә. Аллаһы Тәгалә китабында аны телгә алган,
аның өйрәнелә һәм өйрәтелә торган нәрсә икәнен белдергән, аның белән шөгыльләнү
хәләл булганына ышануның диннән чыгарып, кяфер итәчәген һәм ир белән хатынны
бер-берсеннән аера алачагын бәян иткән. Шикле, батыйль булган әйбернең болай итеп
Коръәндә тасвирлануы мөмкин түгел. Моннан тыш, Аллаһы Тәгаләнең теләве белән
сынау хикмәтенә нигезләнгән очракта, сихерченең, ниндидер җисемнәрне бер урын-
га җыеп, яки үзеннән башка беркем белмәгән берникадәр сүзләр әйтеп, яки берни-
кадәр көчләрне берләштереп, гадәттән тыш нәрсәләр булдыруы бер дә акылга ятыш-
әмер иткән Тәүрат] китабын
аркалары артына ташлады -
лар.
102. Алар [Аллаһы Тәгаләнең кита-
бын артларына ташлап] Сөләй-
манның [галәйһиссәлам]
падишаһлыгы [чорында] шай-
таннарның укып йөргән нәр-
сәләренә [сихергә] ияргәннәр.
Тик Сөләйман [галәйһиссәлам]
кяфер түгел иде, кешеләргә
сихерне һәм Бабил илендәге
ике фәрештәгә – Һарут белән
Марутка иңдерелгән нәрсәне
өйрәтеп, шайтаннар кяфер
булдылар. Хәлбуки, ул икәү
[Һарут белән Марут]: «Без сезгә
фетнә [һәм сынау] бит, сез [бу
сихерне өйрәнеп, хәләл булма-
ган нәрсәләргә ышанып] кяфер
булмагыз!» – дип әйтми
торып, беркемне дә өйрәт-
миләр иде. Алар [кешеләр]
ир белән хатын арасын аера
торган [сихер кебек] нәрсәләр-
не шул икәүдән өйрәнгәннәр
иде, тик алар [сихер ясаучы
кешеләр], Аллаһның рөхсәте
булмыйча, аның белән һич-
кемгә дә зарар китерә алма-
ячаклар
(11) . Алар [кисәтүләр-
гә колак салмаган кешеләр]
2. Әл-Бәкара сүрәсе

28
үзләренә зарар китергән, бер
дә файда китермәгән нәрсә-
не өйрәнәләр иде. Шиксез,
алар [моны эшләгән яһүдиләр,
Аллаһның Китабын ташлап]
моны [тыелган сихерне] сатып
алган кешегә Ахирәттә бер-
нинди өлеш юклыгын яхшы
беләләр иде. Җаннары хиса-
бына сатып алган нәрсәләре
[никадәр] яман! Әгәр белсәләр
иде!
103. Әгәр алар [Расүлуллаһка (сал-
ләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм
Коръәни Кәримгә] иман китер-
сәләр һәм [Аллаһның кита-
бын ташлап, сихерчелек кебек
гөнаһларга кермичә] тәкъва-
лык ияләреннән булсалар,
әлбәттә, Аллаһтан [аларга кил-
гән аз гына] савап [та, мәңгелек
булганы өчен, сихер белән тап-
кан файдаларыннан] хәерлерәк
[булыр]! Әгәр белсәләр иде!
сыз күренеш түгел. Сахих хәдисләрдә дә сихернең барлыгы ачыктан-ачык әйтелгән.
Ләкин шуны белергә кирәк: Аллаһы Тәгаләдән башка бернинди яралтучы, бар итүче
дә юк. Тормышта без очраткан сихерләр – Аллаһы Тәгаләнең теләгән коллары аша
башкарган сынавы. Бер әйберне беркайчан да онытмаска кирәк ки: сихер – иң зур
гөнаһларның берсе. Әмма сихер ясау, кылынган эшнең үз-үзенә тәэсир итүенә ышан-
маган яки сихерне хәләл дип санамаган очракта, сихер ясаучыны да ясатучыны да кя-
фер дип санап булмый. Ләкин Коръәни Кәримне кан белән язу һәм чүплек кебек шак -
шы урыннарга ташлап яки башка динне мәсхәрәләү аша ясалган сихерләр, әлбәттә, аны
башкаручыны кяфер итә. Сихер белән эш итүдән Аллаһ сакласын! (Хазин, «Әл-Фәләкъ»
сүрәсе тәфсире).
12 «Рагыйнә!» сүзе гарәп телендә «Безне кайгырт!» мәгънәсенә туры килә иде, ә яһү -
диләрдә «тиргәп куу» дигән начар мәгънәгә ия иде; һәм алар аны мөселманнарны мы-
скыл итү өчен кулланалар иде. Аллаһ ул сүз урынына «Безне күзәтеп тор!» мәгънәсенә
туры килгән «Уңзурнә!» сүзен кулланырга әмер итте.
13 Коръәндә һәм Сөннәттә кулланылган «нәсех» сүзе «Шәргый бер хөкемнең Ал-
лаһы Тәгалә тарафыннан бөтенләй гамәлдән чыгарылуы яки охшашына, яки тагын да
яхшырагына алмаштырылуы» дигән мәгънәгә туры килә. Мәсәлән, «Бәкара» сүрәсенең
180 нче аяте кәримәсендә «мал-мөлкәт калдырган кешегә ул малыннан ата-анасы һәм
104. И, иман китерүчеләр!
«Рагыйна!» [сүзен] әйтмә-
гез, «vp|yvi} [дип] әйтегез
һәм тыңлагыз
(12) ! [Мөмкин-
лек булган саен Расүлуллаһны
(салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
мыскыл иткән] Кяферләр өчен
тилмерткеч бер газап була -
чак.
105. Көферлеккә төшкән китап
әһелләре һәм мөшрикләр
Раббыгыздан сезгә игелек
[һәм вәхи] иңдерелгәнен телә-
ми. Аллаһ исә Үзе теләгән-
нәрне мәрхәмәте белән бил-
гели [шуңа күрә, пәйгамбәрлек
кебек бөек рәхмәткә t сайла-
ган кешеләр генә ирешә]. Аллаһ
– олуг фазыйләт Иясе.
106. Әгәр Без берәр аять [сүзләрен
яки хөкемен, яки икесен дә
көчендә калдырмыйча, аны]
нәсех
(13) итсәк [үзгәртсәк] яки
[хәтерләрдән сөртеп] оныттыр-
Кәлам шәриф

29
сак, аңардан яхшыракны яки
аңа тиң булганны китерәбез.
[Расүлем!] Аллаһның [әмер итү,
тыю, алмаштыру һәм хөкемен
юкка чыгару кебек] һәрнәрсәгә
кодрәтле икәнен белмисеңме
әллә?
107. Күкләрнең һәм җирнең мил-
ке Аллаһныкы гына икән-
не һәм сезнең Аллаһтан баш-
ка дустыгыз да, ярдәмчегез
дә булмаганын белмисеңме
әллә?
108. [И, мөшрикләр!] Әллә элек
Мусадан [галәйһиссәлам]
[Аллаһны ачыктан-ачык күр-
сәтүен] сораган кебек, сез дә
[«Сафа тавын алтынга әйлән-
дер, Мәккә җирләрен киңәйт!»
– дип] пәйгамбәрегездән
сорамакчы буласызмы? Кем
[күрсәтелгән могҗизаларны
ялганга чыгарып, башка нәр-
сәләр сорап] иманны көфер-
леккә алыштыра, ул инде
туры юлдан адашкан булыр.
109. Әһле китаптан бик күбесе,
Хаклык ачыкланганнан соң,
якыннарының никадәр өлеш аласын васыять итүе фарыз булганы» ачыктан-ачык бел-
дерелгән. Ләкин бераздан, «мирас аятьләре» дип танылган «Ниса» сүрәсенең 11 нче һәм
12 нче аять кәримәләре иңдерелү белән, һәркемнең күпме алачагы билгеләнә һәм, шул
рәвешле, үләсе кешенең үз белдеге белән васыять итү фарызлыгы нәсех ителә, ягъни
гамәлдән чыгарыла. Кыйбланың Әкъса мәчетеннән Харам мәчетенә үзгәртелүе дә –
нәсехкә бер мисал. Мондый мисалларны күп итеп китерергә була. Нәсехнең әһәмия-
тенә игътибар җәлеп итеп, галимнәр: «Нәсех һәм мәнсухны белмәгән кешеләргә аяте
кәримәләр һәм хәдис-шәрифләрне генә укып вәгазь сөйләү дөрес түгел», – дигәннәр.
Аллаһы Тәгалә нәрсәне кайчанга кадәр нинди сәбәп белән гамәлдә калдыруын, кайчан
нәрсәне нинди хикмәт белән хөкемсез кылачагын Үзенең гыйлеме белән белгәнгә күрә,
нәсехкә Аллаһы Тәгаләнең гыйлемендә һәм тәкъдирендә барлыкка килгән бер үзгәреш
итеп карарга ярамый. Киресенчә, бу хөкемнәр аерым шәхеснең һәм җәмгыятьнең мән-
фәгатьләре күздә тотылып, вакыт һәм урынга карап үзгәртелә алырлык итеп тәкъдир
ителгәннәр.
[иман китерү урынына] үзләре-
нең көнчелекләре сәбәпле,
иманга килүегездән соң, сез -
не кяферләр хәленә кайта-
рырга теләрләр иде. [Хәзер-
гә кяферләр белән көрәшергә
көчегез юк, шуңа күрә] Аллаһ-
ның [«Аларга каршы көрәше-
гез» дигән] әмере килгәнчегә
кадәр, [аларның наданлык һәм
дошманлыкларын] гафу итеп
торыгыз һәм [аларны котырта
торган нәрсәләрдән] йөз чөере-
гез. Һичшиксез, Аллаһ – һәр-
нәрсәгә Кодрәтле.
110. [И, мөэминнәр! Фарыз] Намаз-
ны укыгыз, зәкят бирегез.
Үзегез өчен хәердән [хәер-
ле булган гыйбадәт һәм игеле -
кле гамәлләрдән] нәрсә әзер-
ләсәгез, шуны [әҗер-савапны]
Аллаһ хозурында [кат-кат арт-
тырылган хәлдә] табарсыз.
Аллаһ – сезнең ни кылганна-
рыгызны күрүче.
111. Алар: «Яһүдиләрдән яки
насаралардан башка җән-
нәткә беркем дә кермәячәк»,
2. Әл-Бәкара сүрәсе

30
– диделәр. Бу [сүзләр] – алар-
ның буш өметләре. [И,
Расүлем!] Әйт: «Әгәр сез [дәгъ-
вагызга] тугры кешеләр булса-
гыз, [моны исбатлый алырлык]
дәлилләрегезне китерегез!»
112. Юк шул! [Сез, мөселман бул-
мыйча, берничек тә җәннәткә
керә алмаячаксыз, чөнки] Кем
[Коръәнне кабул итеп һәм яхшы
гамәлләр кылып] ихласлы хәл-
дә үзен Аллаһка тапшырса,
аның әҗере – Раббысында.
[Һәм ул Раббысының җәннәтенә
керәчәк, Ахирәттә] Аларга бер-
нинди курку да булмас, алар
хәсрәт тә кичермәс.
113. [Үзләренә бирелгән] Китапны
укыганда яһүдиләр: «Наса-
ралар – берни дә түгел [алар
дөрес диндә түгел]!» – диделәр.
Насаралар исә: «Яһүдиләр
– берни дә түгел [алар дөрес
диндә түгел]!» – диделәр.
Шулай ук, белмәүчеләр дә
[надан мөшрикләр – Расүлем
һәм аның сәхабәләре турында]
аларның [яһүдиләр һәм наса-
раларның бер-берләре турында-
гы] сүзенә охшаш нәрсә әйт-
теләр. Аллаһ Кыямәт көнендә
[дин белән бәйле] үзара ихти-
лаф кылган нәрсәләре хакын-
да араларында хөкем итәчәк.
114. Аллаһның мәчетләрен -
дә Аның исемен искә алу-
ны тыючыдан һәм аларны
җимерергә тырышучыдан да
14 Намаз укырга ниятләгән кеше, кыйбланы билгеләр өчен, тырышлык куярга, ягъни
аның кайсы якта булуын ачыкларга тырышырга тиеш.
залимрәк кеше була аламы?!
Андыйларга анда [мәчет-
ләргә] курку белән генә керү
тиеш иде. Аларга дөньяда –
хурлык, Ахирәттә исә бик зур
газап булачак.
115. Көнчыгыш та, көнбатыш та
– Аллаһныкы. [Шулай бул-
гач, намаз укыр өчен] Кая гына
юнәлсәгез дә, Аллаһның кый-
бласы шунда булыр
(14) . Шик-
сез, Аллаһ – Чиксез [Мәрхәмәт
һәм] Белемнәр иясе, [һәрнәр-
сәне] Белүче.
116. [Яһүдиләр – Гозәерне [галәй-
һиссәлам], насаралар – Гайсә-
не [галәйһиссәлам], мөшрикләр
исә фәрештәләрне Аллаһның
балалары санап] «Аллаһның
баласы бар!» – диделәр. t
[исә барлык кимчелекле сый -
фатлардан азат һәм] пакь!
Күкләрдә һәм җирдә булган
һәрбер нәрсә [шул исәптән,
Гозәер дә [галәйһиссәлам], Гай-
сә дә [галәйһиссәлам], фәреш-
тәләр дә] – Аныкы. Һәммәсе
дә Аңа итагать итәләр.
117. t – күкләрнең һәм җирнең
[тиңсез һәм чагыштыргысыз]
Яралтучысы. Бер эшкә карар
кылган чакта, t «Бул!» –
дип әйтүгә, ул шунда ук бар
була.
118. [Китапны] Белмәүчеләр [иман
китермәүчеләр]: «Аллаһ [синең
хак Пәйгамбәр икәнеңне
раслап] безнең белән сөйләш-
Кәлам шәриф

31
сә иде, яки безгә [синең дөре-
слегеңне күрсәткән] бер аять
килсә иде!» – диде. Шулай
ук, алардан әүвәл булганнар
да [Муса [галәйһиссәлам] кебек
пәйгамбәрләргә] шушы сүзләр-
гә охшаш нәрсәләр әйткән
иде. [Сукырлык һәм үҗәтлектә]
Аларның күңелләре бер-бер-
сенекенә [никадәр] охшаган.
Без бит [хакыйкатькә] шиксез
инанучыларга аятьләрне [бик
ачык итеп] бәян иткән идек
инде.
119. Шиксез, Без сине хак [бул-
ган Коръәни Кәрим һәм Ислам
дине] белән сөендерүче һәм
кисәтүче итеп җибәрдек. Син
[хаклыкны ишеткәннән соң,
аны кабул итмәгән] җәһәннәм
әһелләре өчен җавапка тар-
тылмаячаксың.
120. [И, Расүлем!] Син аларның
диннәренә иярми торып, ни
яһүдиләр, ни насаралар бер-
кайчан да синнән разый бул-
маячак. Әйт: «Аллаһның
һидаяте, һичшиксез, [ике
җиһан бәхетенә ирештерә алы-
рлык дөрес юнәлешне күрсәт-
кән] туры юл!» Әгәр [Ислам-
ның дөреслеге турындагы] сиңа
килгән [шулкадәр] гыйлемнән
соң аларның [карашлары-
на һәм] теләкләренә иярсәң,
Аллаһтан [башыңа төшәчәк
бәлаләргә каршы] сиңа бер дус
та, ярдәмче дә булмаячак.
121. Кешеләр Без биргән [Тәүрат
һәм Инҗил дигән] китап-ны
хак уку белән укыйлар
[сүзләрен үзгәртмиләр, мәгъ-
нәсенә төшенәләр]. Алар аңа
ышаналар. Кем дә кем [Китап-
ны үзгәртеп яки хөкемнәрен
кире кагып] аны инкяр итсә,
шулар – [үзләрен матди һәм
рухи зарарга дучар итеп] югал-
тучылар.
122. И, Исраил уллары! [Гафләт-
не ташлагыз да] Сезгә биргән
[шулкадәр] нигъмәтемне, сез-
не бөтен галәмнәрдән өстен
кылганымны хәтерләгез.
123. [Аллаһы Тәгаләнең рөхсәтен-
нән башка] Беркем беркемгә
[газаптан котылу өчен] берни
дә түли алмаган, һичкемнән
бернинди фидия алынмаган
һәм [газапка хөкем ителгән]
кешеләргә [бернинди] ярдәм
дә булмаган, беркемнең бер-
кемгә шәфәгате кабул бул-
маган көннән куркыгыз [һәм
Исламга керегез]!
124. Бервакыт Раббысы Ибраһим-
ны [галәйһиссәлам] әмерен
белдергән] кайбер сүз белән
сынаган һәм ул аларны үтә-
гән иде. «Һичшиксез, Мин
сине кешеләр өчен [дини
мәсьәләләрдә үзенә иярткән]
имам итәмен!» – дигән иде.
t [Ибраһим [галәйһиссәлам]:
«Минем нәселемне дә [имам-
нардан итәрсеңме]?» – дигән
иде. t исә: «Минем [әлеге]
вәгъдәм залимнәргә иреш-
мәячәк», – дигән иде.
125. Менә Без ул Бәйтне кешеләр
2. Әл-Бәкара сүрәсе

32
өчен җыелу урыны һәм [анда
сыенучылар өчен куркынычсыз]
иминлек урыны иткән идек
ки, «Ибраһимның [галәй-
һиссәлам] мәкамыннан бер
намаз уку урыны ясагыз»!
Ибраһимга һәм Исмәгыйль-
гә [галәйһимәссәләм] исә:
«Тәваф кылучылар, игъти-
кафка керүчеләр, рөкүгъ һәм
сәҗдә кылучылар өчен икегез
дә йортымны чип-чиста ите-
гез!» – дип боерган идек.
126. Вакытында Ибраһим [галәй-
һиссәлам]: «И, Раббым! Бу
урынны [Мәккәне] иминлек
шәһәре ит, анда яшәүчеләр -
нең Аллаһка һәм Ахирәт
көненә ышанганнарын [төр-
ле] җимешләрдән ризы-
кландыр!» – дигән иде. [Аңа
җавап итеп] t: «Кем кяфер
булса, аны [гомер озынлыгы
кадәр] бик аз [вакыт] файда-
ландырырмын, шуннан соң
аны {v газабына [керер-
гә] мәҗбүр итәрмен. Бу бара-
сы урын [җәһәннәм] нинди
яман!» – дигән иде.
127. Вакытында Ибраһим белән
Исмәгыйль [галәйһимәссәләм]
Бәйттән [Адәмнән [галәйһис -
сәлам] соң] калган нигезләр-
не [табып, диварларын] күтәр-
деләр [һәм, шул ук вакытта,
15 Бу аятьтә искә алынган дога Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ишарә
итә. Бу догадан соң аңа: «Синең догаң кабул ителде, ләкин бу ахырзаман алдыннан бу -
лачак!» – дип әйтелгәне дә риваять ителә. «Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
дә бер хәдисендә: «Мин – атам Ибраһимның догасымын», – дип әйтү белән дә бу догага
ишарә иткән (Бәйдави, Нәсәфи, Алуси).
болай дияләр иде]: «И, Раббы-
быз! [Бу хезмәтебезне] Бездән
кабул ит, һичшиксез, Син –
[һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәр-
нәрсәне] Белүче!
128. И, Раббыбыз! Безне Сиңа [чын
күңелдән] буйсынучылардан
ит, нәселебездән – Сиңа гына
итагать иткән бер [мөселман]
өммәтне [үстер], безгә гый-
бадәт урыннарыбызны күр-
сәт һәм [вазифаларыбызны
үтәгәндә кылган хата-кимче-
лекләребезне гафу итеп] тәүбә-
безне кабул әйлә! Һичшиксез,
Син – Тәүбәләрне кабул итү-
че, Рәхимле.
129. И, Раббыбыз! Алар арасын-
нан Синең аятьләреңне укы-
ячак, Китапны һәм Хикмәт-
не өйрәтәчәк һәм аларны
[ширек, азгынлык һәм шуның
ише матди-рухи нәҗесләрдән]
сафландырачак бер пәйгам-
бәр җибәр! Һичшиксез, Син
– Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт
иясе
(15) .
130. Үз-үзен [һәм яралтучысы бул-
ган Аллаһка коллык итү кирәк -
леген] белмәгәннәрдән башка,
Ибраһимның [галәйһиссәлам]
диненнән һәм] милләтен-
нән кем йөз чөерсен? Без бит
аны, һичшиксез, дөньяда [ук
Үзебезгә дус итеп] сайладык.
Кәлам шәриф

33
Һичшиксез, Ахирәттә дә ул
[бөек урыннардагы] изгеләрдән
булачак.
131. Раббысы аңа: «[Әүвәл тоткан
Ислам динендә нык бул һәм
бөтен әмерләремә тулысын-
ча] Буйсын!» – дигән иде, ул
исә: «Мин галәмнәрнең Раб-
бысына буйсындым!» – дигән
иде
(16) .
132. Ибраһим да [галәйһис-
сәлам], Ягъкуб та [галәйһис -
сәлам] улларына аны [Ислам
юлын] васыять иткәннәр иде.
[Аларның икесе дә:] «И, улла-
рым! Һичшиксез, Аллаһ сез-
нең өчен бу динне сайлады,
[шулай булгач], мөселманнар
булып кына үлегез!» [дигән-
нәр иде].
133. [И, яһүдиләр!] Әллә сез Ягъ-
кубка [галәйһиссәлам] үлем
килгән чакта, уллары-
на: «Миннән соң нәрсәгә
табыначаксыз?» – дигәндә,
алар исә: «Без Аңа гына буй-
сынучы [мөселманнар] бул-
ган хәлдә, Синең илаһыңа
һәм бабайларың Ибраһим,
Исмәгыйль һәм Исхакның,

(галәйһимүссәлам), илаһы
булган бер Илаһка гыйбадәт
кылачакбыз», – дигәндә,
[аның васыятенә] шаһит бул-
дыгызмы?!
16 Ибраһим (галәйһиссәлам), чыннан да, бу сүзен ахыргача гамәле белән исбатлый.
Аның хәятен Нәмрудның утына ташлавы, улын корбан итеп чалуы, малын мосафир-
ларга таратуы моның кире кагылмас дәлиле булып тора. Сиксән яшьлек чагында сөн-
нәткә утыру әмерен алгач, ике дә уйламыйча, ул үзен-үзе сөннәтли (Бохари, Әнбия, 11,
№ 3178, 3/1224).
134. Бу – инде [килеп киткән] үткән
бер кавем. Аларның кәсеп
иткән нәрсәләре [файдасы да,
зарары да] – аларныкы, сез -
нең кәсеп иткән нәрсәләрегез
– сезнеке. Алар кылган нәр-
сәләр өчен сез җавапка тар-
тылмаячаксыз.
135. Алар [үз диннәрен генә дөрес
санап]: «Яһүдиләр яки наса-
ралар булыгыз – һидаятьне
табарсыз», – дип әйттеләр.
[Расүлем!] Әйт: «Дөреслектә,
хәниф булган Ибраһимның
[галәйһиссәлам] кавемендә! t
[беркайчан да] мөшрикләрдән
булмады!»
136. [И, мөэминнәр! Сезне яһүдилек-
кә яки насаралыкка чакырган
кешеләргә:] «Без Аллаһка, без-
гә иңдерелгәнгә, Ибраһимга,
Исмәгыйльгә, Исхакка, Ягъ-
кубка [галәйһимүссәләм]
һәм [Ибраһим белән Исхак-
ның [галәйһимәссәлләм] оны-
кларына [булган унике ыруг-
ка] иңдерелгәнгә, Мусага һәм
Гайсәгә [галәйһимәссәләм]
бирелгәнгә һәм Раббыла-
рыннан бүтән пәйгамбәрләр-
гә бирелгәннәргә [һәммәсенә]
иман китердек. [Яһүдиләр
һәм насаралар кебек – кайсына
ышанып, кайсын инкяр итеп]
Аларның бер-берсе арасын-
2. Әл-Бәкара сүрәсе

34
да бернинди аерма ясамый-
быз. Без бары Аңа гына [алар-
ны җибәргән Аллаһы Тәгаләгә,
мөселманнар буларак] буй-
сынабыз», – дип әйтегез.
137. [И, Расүлем һәм сәхабәләр!]
Инде әгәр алар [яһүдиләр һәм
насаралар] сез иман китергән
нәрсәләргә сезнең кебек иман
китерсәләр, һичшиксез, алар
туры юлны тапкан булырлар.
Әгәр йөз чөерсәләр, алар –
[дошманлык, сугыш һәм адашу-
лардан ерак китмәгән] зур бер
капма-каршылыкта. Шик юк,
Аллаһ алардан сине саклая-
чак. t – [һәрнәрсәне] Ишетү-
че һәм [һәрнәрсәне] Белүче.
138. «Аллаһ биргән [безне тамгала-
ган һәм безне нурына күмгән]
иман [мөһим] ! Ә кем Аллаһ-
ны иман нуры белән уздыра
ала? Һәм без – Аңа гына гый-
бадәт кылучылар» , – [диеп
әйтегез]»
(17) .
139. [Расүлем! Яһүдиләргә] Әйт:
«Әллә сез Аллаһ хакында без-
нең белән бәхәсләшәсезме?
Хәлбуки, t – безнең дә Раб-
быбыз, сезнең дә Раббыгыз.
Безнең гамәлләр – үзебезне-
ке, сезнең гамәлләр – сезне-
ке. Без – Аңа карата ихласлы
кешеләр».
140. [И, әһле китап!] Әллә сез:
«Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак,
17 «Сыйбга» сүзе «буяу» мәгънәсен биреп, метафора буларак кулланылган: Аллаһы
Тәгалә мөселманнарны үз калебләренә иманны шундый итеп «сеңдерергә» чакыра ки,
тукыма буяуны сеңдергән кебек, бу иман аларның сүзләренә, гамәлләренә сеңеп калы-
рдай итеп.
Ягъкуб [галәйһимүссәләм] һәм
оныклары яһүдиләр иде яки
насаралар иде», – димәкче
буласызмы? [И, Расүлем!] Әйт:
« [Аларның кайсы диндә булган-
нарын] Сез яхшырак беләсез-
ме, Аллаһмы? [Ибраһимның
[галәйһиссәлам] яһүди дә, наса-
ра да түгел, хәниф бер мөселман
булганы турында] Яннарында
Аллаһтан булган шаһитлык-
ны [кешеләрдән] яшерүчедән
дә залимрәк кем бар? Аллаһ
сезнең ни кылганнарыгыздан
гафил түгел.
141. Бу – инде [килеп киткән] үткән
бер кавем. Аларның кәсеп
иткән нәрсәләре – аларны-
кы, сезнең кәсеп иткән нәр-
сәләрегез – сезнеке. Алар
кылган нәрсәләр өчен сез
җавапка тартылмаячаксыз.
142. [Ышанмаган] Кешеләрнең
кайбер акылсызлары [Әкъ-
са мәчетен калдырып, Кәгъбәгә
юнәлүегез хакында]: «[Элекке]
Кыйблаларыннан борылырга
боларны нәрсә мәҗбүр итте?»
– диячәкләр. [Расүлем!] Әйт:
«Көнчыгышы да, көнбатышы
да – Аллаһныкы. [Шуның
өчен, бер генә урын да үзлеген-
нән кыйбла булу өстенлегенә ия
түгел, фәкать Аллаһы Тәгалә-
нең әмере белән генә бу сый-
фатка ия була ала]. t!{ntl-
Кәлам шәриф

35
нен туры юлга алып барыр».
143. [И, Мөхәммәд өммәтенә керү
шәрәфенә ирешкән кеше!] Сез
кешеләргә шаһит булыр-
сыз дип, расүл исә сезләр-
гә шаһит булсын дип, сез-
не урта өммәт итеп кылдык.
[Расүлем, элек] Син тоткан
кыйбланы Без бары тик Пәй-
гамбәргә (салләллаһу галәйһи
вә сәлләм) иярүчеләрне кирегә
таба әйләнүчеләрдән аерыр
өчен булдырдык. Әлбәт-
тә, Аллаһ һидаять иткән
кешеләрдән башкаларга бу
[кыйбланы үзгәртү] бик авыр
булыр. Аллаһ сезнең [үзгәр-
телгән кыйблага таба юнәлеп
укыган намазларыгызны һәм
бу хөкемнәргә] иманыгыз-
ны югалтуны булдырмас.
Дөреслектә, Аллаһ, шиксез,
[кешеләргә карата] Мәрхәмәт-
ле, Рәхимле.
144. [И, Расүлем!] Без [кыйбланың
Кәгъбәгә кайтарылуы хакын-
да вәхи иңгәнен көтеп] синең
йөзеңнең күккә юнәлгәнен
күрәбез. Инде хәзер сине,
һичшиксез, үзең риза бул-
ган кыйблага борабыз. [Мон-
нан соң намаз укыганда] Син
йөзеңне Харам мәчете тара-
фына юнәлт! [И, кешеләр!]
Кайда гына булсагыз да,
йөзләрегезне шул тарафка
юнәлтегез. Һичшиксез, китап
әһелләре [булган яһүдиләр һәм
насаралар] моның Раббыла-
рыннан [килгән] бер хак икә- нен бик яхшы беләләр.
Аллаһ
аларның ни кылганнарын-
нан гафил түгел. [Шул сәбәпле,
t аларны үзләре лаек булган
җәзага тартачак].
145. [Расүлем!] Син китап бирел-
гәннәргә [Кәгъбәнең чын кый-
бла булганына] төрле аять [һәм
могҗиза] белән килсәң дә,
алар синең кыйблаңа ияр-
мәс. Син дә аларның кый-
бласына иярәчәк түгелсең.
[Яһүдиләр белән насаралар да,
бер-берләренә карата бик зур
нәфрәт тойганлыктан] Алар да
бер-берләренең кыйбласы -
на иярмәс. Әгәр сиңа [Аллаһы
Тәгаләдән шундый ачык] гый-
лем килгәннән соң, аларның
[сине хаклыктан тайпылдыры-
рга тырышкан] теләкләренә
иярсәң, син, һичшиксез, ул
вакытта золым итүчеләрдән
булырсың.
146. Без үзләренә китап биргән
кешеләр [Мөхәммәднең (сал-
ләллаһу галәйһи вә сәлләм)
ап-ачык билге-сыйфатларын
Тәүратта тапканга күрә] аны
[шиксез-икеләнүсез] үз улла-
рын белгән кебек беләләр.
Ләкин алардан бер җәмәгать
[көнләшүләре аркасында] хак-
ны яшерә. Алар бит [китапла-
рында әйтелгән затның Расүлем
икәнен] беләләр.
147. [Расүлем! Син буйсынган] Ул
хаклык – Раббыңнан. Шулай
булгач, [үзеңнең дөреслегең
хакында, аларның исә моны
2. Әл-Бәкара сүрәсе

36
белә торып яшергәннәре турын-
да] шикләнүчеләрдән булма!
148. Һәрберсенең [һәр өммәтнең
Яклаучылары гыйбадәт кыл-
ганда кыйбла итеп] юнәлә тор-
ган тарафы бар. Сез [кыйбла-
га юнәлгән кебек, ике җиһан
бәхете казандырырлык] яхшы
гамәлләргә ашыгыгыз. Кай-
да гына [һәм нинди генә хәлдә]
булсагыз да, [Кыямәт көнендә]
Аллаһ сезне җыеп [мәхшәргә]
китерәчәк. Һичшиксез, Аллаһ
һәрнәрсәгә Кодрәтле.
149. [Расүлем!] Кайдан гына [юлга]
чыксаң да, [намаз укыр вакыт-
та] йөзеңне Харам мәчете
тарафына юнәлт! Һишиксез,
бу [тараф] – Раббыңнан [кил-
гән] хаклык. Аллаһ ни кыл-
ганнарыздан гафил [хәбәрсез]
түгел.
150. [И, Расүлем!] Кайдан гына
[юлга] чыксаң да, [намаз укыр
вакытта] йөзеңне Харам
мәчете тарафына юнәлт.
[И, Расүлем өммәте!] Кай-
да гына булсагыз да, [намаз
укыр вакытта] йөзләрегезне
аңа таба юнәлтегез ки, арала-
рындагы золымлык кылган-
нардан тыш [бигрәк тә яһүди
һәм мөшрикләрнең] сезгә кар-
шы дәлиле [«үзе Ибраһимның
[галәйһиссәлам] динендә булга-
нын әйтә, үзе аның кыйбласы-
на юнәлми» кебек сүзләр әйтү
мөмкинлеге] булмасын. Сезгә
нигъмәтемне камил кылуым
өчен алардан курыкмагыз, Миннән куркыгыз. Бәлки сез

[Ибраһимның [галәйһиссәлам]
кыйбласына юнәлү белән]
һидаятьне табарсыз!
151. Арагызга үзегездән бер пәй -
гамбәр җибәрдек [һәм нигъмә-
тебезне камил кылдык], ул сез-
гә аятьләребезне укый, сезне
[ширек кебек гөнаһлардан]
пакьли, сезгә [Коръән кебек
Кыямәткә кадәр сакланачак
бөек] Китапны һәм Хикмәт -
не [сөннәтне һәм хөкемнәр-
не] өйрәтә, сез белмәгән [һәм
вәхидән башка бернинди юл
белән дә беленә алмаган] нәр-
сәләрне белдерә.
152. Мине искә алыгыз, Мин дә
сезне искә алырмын. Миңа
шөкер итегез, [әмеремә буй-
сынмыйча, нигъмәтләрем-
не күрмәгәндәй] Миңа карата
шөкерсез булмагыз.
153. И, иман китерүчеләр! Сабы-
рлык һәм намаз аша [Аллаһы
Тәгаләдән] ярдәм сорагыз.
Һичшиксез, Аллаһ сабыр итү-
челәр белән.
154. Аллаһ юлында үтерелгән
[шәһит] кешеләр турында:
«Үлеләр!» – дип әйтмәгез!
Дөреслектә, [алар] тереләр,
ләкин сез [аларның нинди
мәгънәдә тере булганлыкларын]
аңламыйсыз.
155. Без, һичшиксез, сезне бераз
– курку белән, бераз – ачлык
белән һәм малларыгызга,
җаннарыгызга, [бакча-басу-
ларыгызга афәтләр җибәреп]
Кәлам шәриф

37
уңышларыгызга бераз зыян
китерү белән сыныйбыз.
[Расүлем!] [Сынауларга] Сабыр
итүчеләрне [җәннәт белән]
сөендер!
156. Берәр бәлагә юлыкканнар:
«Һичшиксез, без – Аллаһны-
кылар һәм Аңа гына кайта-
чакбыз!» – дип әйтәләр.
157. Әнә шулар – Раббыларының
мәгъфирәтенә һәм рәхмәтенә
ирешүчеләр, һәм әнә шулар –
[башларына төшкән бәлаләргә
сабыр итеп, туры юлга] һида-
ять табучылар.
158. Һичшиксез, [Мәккәдәге] Сафа
һәм Мәрвә [калкулыкла-
ры] – Аллаһның [Ислам] бил-
геләреннән. Бәйткә хаҗ яки
гомрә кылган кешегә [Сафа
һәм Мәрвә арасында чабып] ул
икәвен тәваф кылудан бер-
нинди гөнаһ юк. Кем [мәҗбүр
ителмичә] үз ихтыяры белән
яхшылык эшләсә, һичшиксез,
Аллаһ – Савап бирүче, [һәр-
нәрсәне] Белүче.
159. Һичшиксез, [Тәүрат дигән]
Китапта кешеләргә бәян
иткәнебездән соң [Мөхәммәд-
нең (салләллаһу галәйһи вә сәл-
ләм) дөреслеге һәм аңа иман
китерү кирәклеге мәсьәләсен-
дә], Без иңдергән ап-ачык
дәлилләрне һәм һидаятьне
18 Бу аяте кәримәдән аңлашылганча, вәгазь һәм фәтвалар белән кешеләрне ялгыш
юлга өндәгән галимнәрнең тәүбәләре кабул булсын өчен, аларның үкенүләре генә җит -
мичә, берничә шарт бар. Табигый, иң тәүге шарт үкенү булса да, аятьтәге «ислах» һәм
«тәбйин», ягъни ясаган ялгышларны төзәтү һәм бу төзәтүне бөтен кешегә ачып, бәян
итү шарты да өстәлгән, чөнки аларның гөнаһы, Аллаһ белән араларында гына калмый-
ча, кешеләрне бозыклык кылуга этәргеч биргән.
яшерүчеләрне Аллаһ ләгънәт
итә, аларны бөтен ләгънәт
итүчеләр дә ләгънәтли.
160. [Хаклыкны яшерү гамәлләрен-
нән һәм бөтен ялгышларын -
нан] Тәүбә итүчеләр, [кылган
бозыклыкларын] төзәтүчеләр
(18)
һәм [хаталарыннан тәүбә
итүләрен кешеләргә] бәян итү-
челәрдән кала. Әнә шуларның
тәүбәләрен кабул итәмен.
Мин бит – Тәүбәләрне кабул
итүче, Рәхимле.
161. Шиксез, [хакыйкатьне яше-
реп, тәүбәгә килмичә] көфер-
леккә төшкән һәм кяферләр
хәлендә үлгәннәр – Аллаһ-
ның, фәрештәләрнең һәм
бөтен кешеләрнең ләгънәте
әнә шулар өстенә [төшә].
162. Анда мәңге калган хәлдә
[һәм җәһәннәмнән чыкмаяча-
клар]. Аларга газап [берничек
тә] җиңеләйтелмәс [киресен-
чә, газап өстенә газап өстәлер],
аларга [тәүбә итүләре өчен]
кичектерү дә бирелмәс.
163. [И, Мөхәммәдкә (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) килеп: «Без-
гә Раббыңны аңлат!» – дигән
кешеләр!] Сезнең илаһыгыз –
бер илаһ, аннан башка һич
илаһ юк, [чөнки Ул бөтен нигъ -
мәтләрнең иясе булган] Рәхим-
ле, Шәфкатьле.
2. Әл-Бәкара сүрәсе

38
164. [Әгәр синнән Аллаһы Тәгалә-
нең берлеге мәсьәләсендәге
бәяннарның дөреслеген раслый
торган бер дәлил сорасалар,
менә аларга күпме дәлил] Һич-
шиксез, күкләрнең һәм җир -
нең яралтылышында, төн
белән көннең бер-бер артлы
килүендә, кешеләргә файда-
лы [азык-төлек, кием-салым
һәм ягулык кебек] нәрсәләр
белән [йөкләнеп] диңгездә
йөргән көймәләрдә, Аллаһ
күктән яудырган суда һәм
[шул сулары белән] үлгәнен-
нән соң җирне терелтүен-
дә, анда хәрәкәт итә алган
төрле хайваннар таратуын-
да, җилләрнең [бер яктан бер
якка] үзгәрүендә һәм җир
белән күк арасында [Аллаһ -
ның яудыру әмеренә] буйсын-
дырылган болытларда, [акыл
күзе белән карап яхшылап
төшенеп, хакыйкатьне] аңлый
алган кешеләр өчен, әлбәттә,
билгеләр бар.
165. [Шулкадәр дәлилләрне күргән-
нән соң да] Кешеләр арасында
Аллаһтан башкаларны [илаһ-
лыкта Аңа] тиң итеп алучы-
лар бар һәм Аллаһны сөйгән
кебек аларны сөяләр. Иман
китерүчеләрнең исә Аллаһ -
ны сөюләре күпкә арты-
грак. [Аллаһка ширек кушкан]
Залимнәр [Ахирәттәге мәң-
гелек] газапны күргән чакта
бөтен куәт Аллаһныкы икә-
нен, Аллаһның газабы бик каты булганын
[потларының
аларны коткара алмаячакларын
хәзердән үк] белсәләр иде!
166. [Кыямәт көнендә] Ияртү-
челәр иярүчеләрдән ваз
кичәчәкләр, һәм алар газап
күрәчәкләр, алар арасында
бәйләнешләр өзеләчәк.
167. t иярүчеләр [Ахирәттә газап-
ны күргәннән соң]: «Безгә
[дөньяга кире кайту кебек] мөм-
кинлек булса, [бүген] алар без-
дән ваз кичкәннәре шикел-
ле, без дә алардан ваз кичәр
идек», – диячәкләр. Аллаһ
аларга [ширек катышкан]
гамәлләрен хәсрәт [һәм үке-
неч] итеп күрсәтәчәк. [Ширек-
тә үлгәннәре өчен] Алар {{iv
[беркайчан да] чыкмаячаклар.
168. И, кешеләр! Җирдә хәләл,
[бөтен шик-шөбһәдән] пакь
булганнардан ашагыз. Шай-
танның эзләреннән барма-
гыз, чөнки ул [шайтан] – сез-
нең ап-ачык дошманыгыз.
169. Чынлыкта, ул сезгә [ялган һәм
отышлы уеннар кебек] начар
нәрсәләрне, [исерткеч, яла
ягу һәм зина кебек] кабахәт
эшләрне [эшләвегезне] һәм
Аллаһка карата [үз башыгы-
здан чыгарып: «Бу хәләл, бу
харам!» – ише кебек сүзләр
белән] сез белмәгән нәрсәләр-
не [Аллаһ исеменнән] әйтүегез-
не әмер итә.
170. Аларга: «Аллаһ иңдер-
гән нәрсәләргә иярегез!» –
дип әйтелсә, алар: «Юк, без
Кәлам шәриф

39
ата-бабайларыбызны нәрсәдә
таптык, без дә шуңа иярә-
без!» – диләр. Ата-бабайлары
[дин юлында] һичберни аңла-
масалар [һичбер хакыйкатькә
ирешмәсәләр] һәм һидаятьне
тапмасалар дамы?
171. Кяферләрнең хәле – кычкы-
ру һәм чакыру тавышыннан
башка берни дә ишетмәгән
[хайваннар сыман] нәрсәләр-
гә акырган [көтүченең] хәле
кебек. [Чөнки алар] Саңгырау,
телсез, сукырлар. [Шунлыктан]
Алар [вәгазь һәм нәсыйхәт-
ләрдән берни дә] аңламаяча-
клар.
172. И, иман китерүчеләр! Без сез-
не ризыкландырган [хәләл
һәм] пакь нәрсәләрне аша-
гыз һәм, әгәр инде [Аллаһ-
ның бөтен нигъмәтләрнең иясе
булганына ышанып] Аңа гына
гыйбадәт кыласыз икән, [сез-
гә шулкадәр хәләл ризык бир-
гәне өчен] Аллаһка шөкер
кылыгыз.
173. Чынлыкта, t сезгә [шәр-
гый юл белән ауда атылмаган
яки суелмаган, үз үлеме белән]
үлгәнне, [суйган вакытта чык-
кан] канны, дуңгыз итен һәм
19 Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, бу аяте кәримә яһү -
диләрнең галимнәре турында иңдерелгән, чөнки алар үзләреннән фәтва сорап кил-
гән халыктан бүләкләр һәм ришвәт алырга күнегеп китәләр. Алар ахырзаманда
җибәреләчәген көткән пәйгамбәрнең үз токымнарыннан булуын өмет иткән булалар.
Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) гарәпләрдән җибәрелгәч, аңа ияргән очрак -
та өстенлекләре, җитәкче урыннары кулларыннан ычкыныр һәм бүләкләр тукталыр
дип куркып, алар Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сыйфатлары турында
белгән хакыйкатьне яшерә башлыйлар. Моның белән генә дә туктап калмыйча, аның
сыйфатларын үзгәртүгә кадәр барып җитәләр (Алуси).
Аллаһтан [тыш] башка исем
әйтелеп чалынганны гына
харам кылды. Кем дә кем
[үзе кебек читен хәлдә калган
бүтән бер кешегә] бозыклык
кылмыйча һәм [гомерен кот-
кару өчен җитәрлек] чиктән
ашмыйча, [югарыда әйтелгән
нәрсәләрнең кайсын да булса
ашарга] мәҗбүр булса, аңар-
да һич гөнаһ юк. Һичшиксез,
Аллаһ – [гөнаһларны күпләп]
Гафу итүче, Рәхимле.
174. Һичшиксез, Аллаһ иңдергән
[Тәүрат] китабын яшергән һәм
аны арзан бәягә алыштыр-
ганнар – әнә алар [Тәүрат-
ны үзгәртү өчен алган ришвәт-
ләрен ашаганда] карыннарына
фәкать ут кына тутыралар.
[Ахирәттә дә аларның ризыгы
канлы эрен һәм зәкъкум кебек
җәһәннәм уты ягулыгы була-
чак]. Кыямәт көнендә Аллаһ
аларга [күңелләренә хуш килә
торган бер] сүз әйтмәячәк
һәм [гөнаһ керләреннән] алар-
ны пакьләмәячәк. Алар өчен
тилмерткеч бер газап [була-
чак]
(19) .
175. Әнә шулар һидаять хисабына
[көферлек һәм] адашкан юлны,
2. Әл-Бәкара сүрәсе

40
мәгъфирәт хисабына газап-
ны сатып алганнар. Алар утка
каршы никадәр чыдамлы -
лар [хәтта җәһәннәмгә керүдән
курыкмаганнар]!
176. Бу [газапка төшүләре] – Аллаһ-
ның, чыннан да, [Тәүрат һәм
Коръән кебек] Китапны хак
белән иңдергәне [аларның
исә шушы вәхиләрне кире кагу-
лары] өчен. Әмма, шиксез,
[«Кайберенә ышанабыз, кай-
берен инкяр итәбез!» – дип]
бу китап турында ихтилаф
кылучы кешеләр – [хакый-
катькә] зур бер капма-каршы-
лыкта.
177. Игелек [тәкъвалык] – йөзләре-
гезне [гыйбадәт вакытында
Кодсның] көнчыгыш яки көн-
батыш тарафына юнәлдерүе-
гез [генә] түгел
(20) . Ләкин чын
игелек – Аллаһка, Ахирәт
көненә, фәрештәләргә,
Китапка һәм пәйгамбәрләр-
гә иман китергән; кадерле
булганыннан [мал-мөлкәтне]
туганнарына, ятимнәргә,
мескеннәргә, юлда калган-
нарга, теләнчеләргә һәм кол-
лар азат итүгә мал сарыф
иткән; [фарыз] намазны укы -
ган, зәкят биргән, вәгъ -
дәләшкән чакта сүзләрен-
дә торган, [фәкыйрьлек кебек]
кыенлыкта, [хасталык кебек]
авырлыкта һәм [сугышның иң
20 Насаралар Кодс шәһәренең көнчыгышына таба йөзләрен юнәлдерүне игелек са-
наганнар, ә яһүдиләр, киресенчә, көнбатышына юнәлдерүне игелек дип санаганнар.
21 Әгәр кыйсас җәзасы булмаган булса, кешеләр бер-берсен үтереп бетерерләр иде,
кызган чагындагы кебек] афәт-
ләр вакытында сабыр иткән-
нәр ул. Әнә шулар – [иманна -
рына] тугрылыклы кешеләр
һәм әнә шулар [яман эшләрдән
һәм көферлектән үзләрен сакла-
ган] тәкъвалык ияләре.
178. И, иман китерүчеләр! [Хак
ияләре таләп иткән очрак-
та] Үтерелгәннәр өчен [җавап
буларак җәза итеп һәм гаделлек
саклап] сезгә кыйсас [кылуыгыз
фарыз буларак] язылды. Азат
[кеше] өчен – азат, кол өчен –
кол, хатын-кыз өчен – хатын-
кыз [кыйсас ителергә тиеш].
Әгәр кемгәдер [зарар күргән
кешенең] кардәше тарафын -
нан бернәрсә [кыйсас] гафу
ителсә, [үтерелгән кешенең
югары бәя сораган Яклаучысына
дият түләү кебек] гадел булып
[үтерүчегә түләргә тиешле
бурычны] аңа яхшылык белән
[кичектермичә] түләү [тиешле].
Бу – Раббыгыздан зур җиңел-
лек һәм рәхмәт. Моннан соң
кем [үтерүчедән башка берәр-
сен үтереп яки дият алганнан
соң кабат кыйсас сорап] чиктән
ашса, аңа [дөньяда да, Ахирәт-
тә дә] тилмерткеч бер газап
булачак.
179. И, [нәфестән арынган] акыл
ияләре! [Үтерүчене үтереп
кылынган] Кыйсаста сезнең
өчен яшәеш
(21) бар. Бәлки, сез
Кәлам шәриф

41
[кыйсастан куркып] тәкъвалык
ияләреннән булырсыз.
180. Сезнең берегезгә үлем
[галәмәтләре] якынайган чак-
та, мал-мөлкәт калдырыл-
са, [аны] ата-анага һәм якын-
нарга гаделлек белән [өчтән
береннән артмаган өлешен
бүлгәләп] васыять итү сезгә
[фарыз буларак] язылды. [Бу]
Тәкъвалык ияләренә бурыч
булып [билгеләнде]
(22) .
181. Кем дә кем аны ишеткәннән
соң үзгәртсә, аның гөнаһы
[васыять итүчегә һәм варислар-
га кагылмыйча] аны үзгәртү-
челәргә генә төшә. Һичшик-
сез, Аллаһ – [һәрнәрсәне]
Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.
182. Ләкин кем дә кем васыять
итүченең [ялгышлык белән]
бер [хатага] тайпылуыннан
яки [максатчан рәвештә гадел-
сезлек белән] бер гөнаһыннан
куркып, [мәсьәләләрне шәри-
гать кушканча хәл итү ния-
те белән варисларның] арала-
рын төзәтсә, аңа һич гөнаһ
юк. Һичшиксез, Аллаһ –
[гөнаһларны күпләп] Гафу итү-
ләкин һәр үтерү кебек яман гамәлләрдән соң, кешегә үзенә дә шундый кыенлык килер
дип уйлап фикерләү нәтиҗәсендә, яшәеш мәгънәсе үз көченә керә.
22 Мирас турындагы Ниса сүрәсенең 11 нче-12 нче аять кәримәләре иңгәнче, мөэ-
миннәргә байлыкларыннан бер өлешен ата-ана һәм якыннарына васыять итеп калды-
ру фарыз кылынган була. Соңыннан килгән аяте кәримәләрдә һәркемнең өлеше катгый
рәвештә билгеләнгәнлектән, бу фарыз хөкем нәсех ителә – гамәлдән чыгарыла. Шуңа
күрә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Һичшиксез, Аллаһ хакы булган һәр-
кемгә аңа тиешле өлешне бирде, моннан соң бернинди вариска да васыять юк!» – дип
әйтә (Әбү Давыд, Вәсая: 6, № 2870, 2/127).
23 Фидия буларак ярлыны көн саен көненә ике мәртәбә ашату урынына, азык-төлек
бәясеннән чыгып, акча бирү дә ярый.
че, Рәхимле.
183. И, иман китерүчеләр! Сездән
алда килеп киткәннәргә
[фарыз булып] язылган кебек,
сезгә дә [Рамазан аендагы] ура-
за [фарыз буларак] язылды.
Бәлки, [ачлык ярдәме белән
гөнаһлардан сакланып] тәкъ-
валык ияләреннән булырсыз!
184. Санаулы көннәрдә [ураза сез-
гә фарыз кылынды]. Ләкин ара-
гыздан кем дә кем [ураза аңа
зарар китерерлек дәрәҗәдә]
авыру яки сәфәрдә булса,
[уразаны калдыра ала, ләкин
тота алмаган көннәре урыны-
на сәламәтләнгәч яки сәфәре
тәмамлангач] башка санау-
лы көннәр [тотарга тиеш]. Аңа
[фидиягә] көчләре җиткәннәр-
гә исә бер фәкыйрьне [көненә
ике мәртәбә ашатып] туенды-
рырлык фидия [йөкләнә]
(23) .
Кем үз иреге белән [фидиягә
күбрәк сарыф итеп] бер игелек
кылса, бу аның үзе өчен хәер-
лерәк. [Фидия түләвегезгә кара-
ганда] yipi тотуыгыз сезнең
өчен хәерлерәк. Әгәр сез [ура-
задагы фазыйләтне] белсәгез
2. Әл-Бәкара сүрәсе

42
иде (24) !
185. Рамазан ае – аңарда кешеләр
өчен һидаять, туры юлны
күрсәткән ачык дәлилләр,
хакны ялганнан аерган Коръ-
ән иңдерелгән [ай]. Сездән
берәү Рамазан аена иреш -
сә, аны ураза тотып үткәр-
сен, ләкин кем [ураза тота
алмаслык дәрәҗәдә] авы-
ру яки сәфәрдә булса, баш -
ка санаулы көннәрне [тотарга
тиеш]. Аллаһ сезгә җиңеллек
тели, сезгә авырлык телә-
ми, [ураза тотарга кирәкле
көннәр] санын тутырырсыз,
һәм, сезгә туры юлны күр-
сәткәне өчен, Аллаһны олы-
ларсыз [дип]. Бәлки, [Аллаһ-
ның хисапсыз нигъмәтләренә,
бигрәк тә шушы рөхсәтләренә]
шөкер итүчеләрдән булыр-
сыз!
186. [Расүлем!] Колларым син-
нән Минем турында сораса-
лар, һичшиксез, Мин [урынга
карата якынлык һәм ераклы -
ктан пакьмен, ләкин аларның
бөтен хәлләрен белү һәм дога-
ларын кабул итү ягыннан алар-
24 Аяте кәримәдә килгән ике мәгънәдән: «Көчләре җиткән кешеләр фидия бирә ала»
гыйбарәсендәге аерым хөкем Исламның башлангыч чорларында гамәлдә булган. Аңар-
дан соң назил булган: «Арагыздан ул айга ирешкән кеше аны ураза тотып үткәрсен»,
мәгънәсендәге гомуми сүз белән хөкемсез калдырылган. Ураза тотарга күнекмәгән бер
җәмгыятькә җиңеллек җәһәтеннән ураза тотарга яки фидия биреп тотмаска ирек би-
релү, исерткеч эчәргә күнеккән әлеге җәмгыятькә хәмерне тыю хөкемен вакытка су -
зып гамәлгә ашыру була. Менә араларында Бохари белән Мөслимдә булган күп кенә
нигез чыганакларга Сәләмә ибне Әквәгътан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән: «Бу
аять иңгәч, безнең арада теләгән кеше тота, теләмәгән кеше фидия биреп, тотмый иде.
Нәтиҗәдә, бераз соңрак аять иңеп, бу хөкемне бетерде», – сүзенең алынуы да әлеге
гамәлнең дәлиле булып тора (Бәйдави, Нәсәфи, Алуси).
га] бик якын. Дога кылучы-
ның догасын Миңа ялварган
чагында ук кабул итәм. Мин-
нән кабул итүне сорасыннар
һәм Миңа иман китерсеннәр.
Бәлки, алар [дини һәм дөньяви
мәнфәгатьләренә ирешеп] туры
юлдан барырлар.
187. yipiv{vvynvm~i{v-
нарыгыз белән якынлык
кылу сезгә хәләл ителде. [Чөн-
ки] Алар – сезгә кием һәм сез
– аларга кием. Аллаһ сезнең
[алардан аерым тора алмаяча-
гыгызны белгәне өчен] үз-ү-
зегезгә хыянәт иткәнегезне
белде һәм [гаебегездән тәүбә
иткәч] тәүбәгезне кабул итте,
сезне гафу итте. Инде хәзер
[сезгә хәләл ителгәнлеге өчен]
алар белән якынлык кылыгыз
һәм [максатыгыз шәһвәтегезне
канәгатьләндерү генә булма-
сын] Аллаһның сезгә тәкъдир
иткәнен эзләгез. Таңның ак
җебе [төннең] кара җебен-
нән аерылганчыга кадәр
ашагыз, эчегез, моннан соң
кичкә кадәр ураза тотыгыз.
[Ләкин] Сез [ураза төннәрен-
Кәлам шәриф

43
дә] мәчетләрдә игътикаф-
та вакытта хатыннарыгызга
якынлашмагыз. Бу [хөкемнәр]
– Аллаһ куйган чикләр. Алар-
га якын килә күрмәгез. Аллаһ
менә шулай итеп аятьләрен
кешеләргә ачыклап бирә.
Бәлки, алар [әмер һәм тыюла-
рына каршы төшүдән куркып]
тәкъвалык ияләреннән булы-
рлар
(25) .
188. Бер-берегезнең малларын
[риба, талау кебек һәм, гомумән,
Аллаһ кушмаган] нахак [юллар]
белән ашамагыз. [Ялгышлы-
гын һәм гөнаһлылыгын] Үзегез
белә торып, кешеләрнең бер
өлеш малларын гөнаһ белән
ашавыгыз өчен хакимнәргә
бирмәгез.
189. Синнән яңа чыккан айлар
турында сорыйлар. [Расүлем!]
Әйт: «Алар – кешеләр [урып-
җыю, бурыч түләү, ураза тоту
кебек эшләрне] һәм [аеруча]
хаҗ [гыйбадәте] өчен вакыт-
ны белдергән нәрсәләр.
[Җаһилият дәверендә булган
кебек] Өйләргә арткы яктан
25 Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, Исламның башлан-
гыч вакытларында мөселманнар ураза тоткан чакта ястү намазын укыганга кадәр яки
йокларга ятканчыга кадәр генә ашап-эчә һәм хатыннары белән якынлык кыла торган
булганнар. Уразасын ачмыйча, ястүне укыган яки йоклап калган кешегә исә икенче
көннең төне җиткәнче ашау-эчү, хатыны белән якынлык кылу харам була. Сәхабәләр-
нең кайберләре ястүне укыганнан соң, хатыннары янына кергәч, аларның хуш исле
майларыннан тәэсирләнеп, түзә алмыйча, якынлык кылалар. Соңыннан бу эшләренә
бик үкенеп, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килгән вакытларында, әлеге
аяте кәримә иңә һәм аларның тәүбәләре кабул булганын, бу көннән соң төне буе хатын-
нары янында җаннары теләгәнчә үткәрә алачакларын бәян итә.
26 Җаһилият чорында, хаҗ гамәлләрен кылу өчен, ихрамга кергән кеше, өенең арт -
кы ягыннан йөргән.
керүегез изгелек түгел, изге-
лек ул – [бөтен харамнардан
һәм кирәкле-кирәксез сора-
улардан] сакланган кеше.
Өйләрнең ишекләреннән
керегез. [Хөкемнәрен үзгәртү
мәсьәләсендә] Аллаһтан кур-
кыгыз, бәлки, уңышка ире-
шерсез»
(26) .
190. Сезгә каршы сугышкан
кешеләр белән Аллаһ юлын-
да сугышыгыз, әмма [сугыш
башлап, зиммине – мөсел-
маннар саклавы астында бул-
ган башка дин Яклаучыларын
– үтереп, хатыннар, бала-
лар һәм картлар кебек корал
тотып сугыша алмаган һәм үте-
релүләре тыелган төркемне үте-
реп, рөхсәт ителгән] чиктән
ашмагыз, чөнки, һичшиксез,
Аллаһ чиктән ашканнарны
сөйми!
191. Аларны һәр очраткан җирдә
үтерегез, аларның сезне
[куып] чыгарган җирдән [Мәк-
кәдән] сез дә аларны [куып]
чыгарыгыз! Фетнә [сезнең
аларны Харам мәчетендә һәм
2. Әл-Бәкара сүрәсе

44
ихрамда чакта] – үтерүдән
начаррак. Алар үзләре сезгә
каршы сугыш ачмый торып,
сез Харам мәчете янында
сугышмагыз. Ләкин әгәр алар
[анда] сугышсалар, сез дә алар
белән сугышыгыз. Кяферләр-
нең җәзасы шундый.
192. Әмма әгәр алар ваз кичсәләр,
шиксез, Аллаһ – [гөнаһларны
күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
193. [Бу] Фетнә тәмам юк ителгән-
че һәм дин Аллаһныкы гына
булганчы, [һәм гыйбадәт Аңа
гына кылынганчы] алар белән
сугышыгыз. Әгәр алар ваз
кичсәләр, [аларга һөҗүм итмә-
гез, чөнки] ул [сезне үтерүдән
туктамаган] залимнәрдән кала
башкаларга дошманлык юк.
194. [Гомрәне каза кылыр өчен,
Хөдәйбия елында сез Мәккәгә
кергән] Харам ай – [аларның
сезне гомрә кылырга ирек бир-
мәгән шул ук] харам ай өчен.
Тыюлар [өчен] исә – җавап
буларак җәза. Әгәр сезгә кем-
дер һөҗүм итсә, сез дә ул
һөҗүм иткән шикелле аңа
һөҗүм итегез. [Үч алган чак-
та чиктән ашу мәсьәләсендә]
Аллаһтан куркыгыз һәм беле-
гез ки: һичшиксез, Аллаһ –
тәкъвалык ияләре белән бер-
гә.
195. Аллаһ юлында [малларыгы-
зны мул итеп] сарыф итегез,
ләкин [чиктән тыш исрафка
27 Бу сүзнең берничә мәгънәсе бар: яхшы уйда булыгыз, фәкыйрьләргә игелек кылы-
гыз, бөтен гамәлләрегезне, шул исәптән, мохтаҗларны каравыгызны да яхшы үтәгез.
керү яки Аллаһ юлында җиһад
һәм сарыф итүдән качуыгыз
аша] үз кулларыгыз белән
[үзегезне] һәлакәткә ташлама-
гыз һәм [бөтен гамәлләрегез-
не, шул исәптән мохтаҗларны
каравыгызны да] ихсан кылы-
гыз
(27) ! Һичшиксез, Аллаһ иге-
лек кылучыларны сөя!
196. Хаҗны һәм гомрәне Аллаһ
өчен [бөтен шартларын җиренә
җиткереп] төгәлләгез. Әгәр
[Бәйтуллаһка барып җитү-
гә] комачаулыкка очрасагыз
[һәм ихрамнан чыгарга теләсә-
гез] – корбанлыктан булдыра
алганы. Корбанлык урынына
барып җиткәнче [ихрамнан
чыгар өчен] башларыгызны
кырмагыз. Сездән кем дә кем
[башын кырдырырлык] авы-
ру булса яки аның башын-
да [хаста яки яра] булса – ура-
за, яки садака, яки [сарык]
корбан белән фидия [кирәк
була] . Имин вакытта исә кем
дә кем хаҗга кадәр гомрә
[савабы] белән файдаланса –
корбанлыктан [үзенә] кулай
булганы [тәмәттуг корбаны
итеп чалынырга тиеш]. Кем
исә [корбанлык] таба алма-
са – хаҗда [ике ихрам арасын-
да] өч көн ураза, кайтканнан
соң – җиде. Һәммәсе – тулы
ун [көн]. Бу – гаиләсе Харам
мәчете даирәсендә яшәмәгән
кешеләр өчен. Аллаһтан кур-
Кәлам шәриф

45
кыгыз һәм белегез ки: һич-
шиксез, Аллаһның газабы
бик каты!
197. Хаҗ – [шәүвәл һәм зөлкагъ -
дә айлары белән зөлхиҗҗәнең
тәүге ун көне буларак] билге-
ле айлар. Кем дә кем [ихрамга
кереп] аларда хаҗны [үзенә]
фарыз итсә, хаҗда [хатыннар
белән җенси] якынлык кылы-
рга, бозыклык эшләргә [тала-
шу һәм сугышу кебек тыюларны
бозып шәригать чикләреннән
чыгарга] һәм [хезмәтчеләр
яки сәфәрдәшләр белән]
бәхәсләшергә тиеш түгел. [Бу
гөнаһлардан ерак булып, алар
урынына] Яхшы нәрсә эшлә-
гәнегезне Аллаһ белеп тора.
[Дөнья вә Ахирәт сәфәрләренә
чыгар өчен] Азык та хәзерлә-
гез! Иң яхшы азык исә – тәкъ-
валык. И, акыл ияләре, Мин-
нән куркыгыз!
198. [Хаҗ вакытында сату-алу итеп
табыш итүегез белән] Раббы-
гыздан фазыл [рәхмәт] эзләве-
гездә сезгә гөнаһ юк. Гарәфәт-
тән кузгалган чагыгызда
[Мөздәлифәдә булган] Мәшгаре
Харамда Аллаһны зикер ите-
гез. Сез Аны үзегезне [зикер
белән бәйле белемнәргә] һида-
ять иткән кебек искә алыгыз.
Элек бит сез [иманның нәрсә,
гыйбадәтнең нәрсә икәнен бел-
мәүче] адашкан бәндәләр иде-
гез.
199. Шуннан соң [җаһилият дәве-
рендәге кебек Мөздәлифәдән түгел]
кешеләр [күпләп] агыл-
ган җирдән [Гарәфәттән] сез дә
төшегез һәм [кылган хата-ким-
челекләрегез өчен] Аллаһтан
мәгъфирәт сорагыз. Һич-
шиксез, Аллаһ – [гөнаһларны
күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
200. Хаҗ гыйбадәтләрегез-
не кылып бетергәннән соң,
[җаһилият дәверендә хаҗ бет-
кәч, Минада туктап] атала-
рыгызны искә алган кебек
яки тагын да ныграк Аллаһ -
ны зикер кылыгыз. Ләкин
кешеләрнең шундыйлары
бар ки: «И, Раббыбыз! Безгә
[байлык, урын һәм дәрәҗәдән
бирәселәреңне] дөньяда бир!»
– диләр. Хәлбуки, аларга
[мондый ният белән кылган
хаҗы һәм догасы өчен] Ахирәт-
тә бернинди насыйп та юк.
201. Аларның кайберләре исә: «И,
Раббыбыз! Безгә дөньяда да
[нигъмәт, җитәрлек һәм хәләл
ризык, изге тормыш иптә-
ше, сәламәтлек, дошманнарны
җиңү, Коръәнне аңлау, игеле-
кле бәндәләр белән бергә булу,
гыйлем һәм гыйбадәт кебек]
яхшы нәрсәләр бир, Ахирәт-
тә дә [кабердән сөенеч белән
калку, начар хисаптан котылу,
мәхшәрнең дәһшәтеннән имин-
лек, җәннәткә газапсыз керү
һәм Аллаһы Тәгаләнең җәма-
лын күрү ләззәте кебек] яхшы
нәрсәләр бир һәм безне [гафу
итеп] {v газабыннан
[һәм ул газапка илтә торган
2. Әл-Бәкара сүрәсе

46
гөнаһлардан] сакла!» – диләр.
202. Әнә шуларга кылганна-
рыннан [һәм догаларыннан]
насыйп бар. Аллаһ исә хисап-
ны бик тиз тота.
203. [«Тәшрик көннәре» дип белен-
гән] Санаулы көннәрдә [намаз-
ларыгыздан соң һәм шайтанга
таш атканда, тавыш белән тәк -
бир әйтеп] Аллаһны зикер ите-
гез! Кем дә кем ике көн эчен-
дә [Минадан китәргә] ашыкса,
[бу ашыгуы өчен] аңа бернин-
ди гөнаһ юк. Кем дә кем кал-
са, аңа да бернинди гөнаһ юк.
Тәкъвалык иясе өчен [чөнки
шундый кеше генә хаҗыннан
файда күрәчәк]. Аллаһтан кур-
кыгыз һәм белегез: һичшик-
сез, сез Аңа җыелачаксыз.
204. [Расүлем!] Кешеләр арасында
шундые бар ки, аның дөнья
тормышы хакындагы сүзе
сине хәйран калдыра һәм ул
[сине ышандырыр өчен, антлар
әйтеп] күңелендә [иман] бул-
ганына Аллаһны шаһит итә.
Хәлбуки, ул – [чынлыкта, сиңа
һәм Исламга каршы] ызгышуда
[дошманнарның] иң көчлесе
(28) .
205. Әйләнеп кайткан чагында
исә җирдә бозыклык тара -
ту, игеннәрне һәм нәселләр-
28 Имам Сүдди (рәхимәһуллаһу) бәян иткәнчә, бу аяте кәримә Әхнәс ибне Шүрайк
хакында иңгән. Ул бик оста, тәмле телле кеше була. Мәдинәдә Расүлуллаһ (салләл-
лаһу галәйһи вә сәлләм) янына килгәч, аның илтифатына ирешү һәм күңелен яулау
өчен: «Мин Исламга керү нияте белән килдем, Аллаһы Тәгалә минем тугры булганым-
ны шиксез белә!» – дигән сүзләр әйтеп, Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
бик ярата торган бер мөселман булганын белдерә. Чынлыкта исә, монафикъ булган бу
кеше Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) яныннан киткәч, мөселманнарның
ишәкләрен суя, игеннәренә ут төртә.
не һәлак итү өчен тырыша.
Аллаһ бозыклыкны сөйми.
206. Аңа: «Аллаһтан курык [һәм
бозык эшләреңне ташла]!» –
дип әйтелсә, аны гөнаһлы
горурлык биләп ала. [Җәза
буларак] Аңа җәһәннәм җитә,
ул – нинди яман түшәк!
207. Кешеләр арасында шундые
бар ки: Аллаһның ризалыгын
алыр өчен ул [җиһад юлын-
да малын һәм] җанын сата.
Аллаһ – колларга карата бик
Мәрхәмәтле.
208. И, иман китерүчеләр! [Әмер-
ләремә итагать итегез һәм]
Тынычлыкка [Исламга] тулы-
сынча керегез, [һәм дини
хөкемнәр арасында аерма ясап]
шайтан юлларына иярмә-
гез, чөнки, шиксез, ул – сезгә
ап-ачык дошман.
209. Әгәр [дәгъват ителгән Ислам
диненең хак булганына] сезгә
ап-ачык дәлилләр килгәннән
соң [Ислам юлыннан] тайпыл-
сагыз, [шуны яхшы] белегез:
һичшиксез, Аллаһ – Бөек
[Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
210. Әллә алар [Кыямәт көнендә]
күләгә ясаган болытлар эчен-
дә Аллаһның әмере фәреш-
тәләр белән аларга килгәнен
Кәлам шәриф

47
һәм [һәлак ителүгә кагылыш-
лы] эшнең башкарылганын
көтәләрме? Бөтен эшләр дә
Аллаһка кайтарылачак.
211. [И, Расүлем!] Исраил улларын-
нан сора: [хакыйкать турын -
да китапларда] Без аларга
никадәр ап-ачык аять бир-
гән идек. Кем дә кем үзенә
Аллаһның нигъмәте [булган
аятьләре] килгәннән соң, аны
[яшерсә һәм белә торып] үзгәр-
тсә, һичшиксез, Аллаһның
газабы бик каты!
212. Кяферләргә дөнья тормышы
[Аллаһы Тәгалә тарафыннан бер
сынау итеп] бизәкле ителде,
[шуңа күрә] алар иман китер-
гән [Билал, Сухәйб һәм Гаммар
[радыйаллаһу ганһүм] кебек
фәкыйрь] кешеләрне мыскыл
итәләр. Хәлбуки, Кыямәт
көнендә [ширек һәм гөнаһлар-
дан] курыкканнар алардан
өстен [булачак]. Аллаһ Үзе
теләгәннәрне [ике җиһанда да]
хисапсыз ризыкландыра.
213. Кешеләр [Адәм белән Идрис
[галәйһимәссәлам] арасындагы
29 Кешеләрнең бер генә өммәт булулары ике төрле аңлатыла: А. Бу чорда хакыйкый
дин булган тәүхид һәм Ислам нигезендә берләшкәнлекләре турында берничә риваять
бар: 1) Аллаһы Тәгалә барлык туачак җаннарны Үзенә җыеп, «Мин сезнең Раббыгыз тү -
гелме?» дип сораганда, бөтен җаннар: «Әйе, әлбәттә!» – дип әйттеләр. Менә бу мизгел-
дә аларның бер өммәт булулары турында сүз бара. 2) Адәм белән Идрис (галәйһимәс -
сәлам) арасындагы чорда, Кабил һәм аңа ияргән бик аз санлы кешеләрдән тыш, һәркем
фәрештәләр белән кул кысышып күрешерлек дәрәҗәдә диннәренә бирелгән булганнар.
3) Адәм белән Нух (галәйһимәссәлам) арасындагы ун гасыр халкы хак шәригатьне то-
тып яшәгән. 4) Нух (галәйһиссәлам) чорындагы су басудан соң яшәгән кешеләр һәммәсе
дә Нухның (галәйһиссәлам) динендә булганнар. Ә. Җәһаләт вә көферлектә берләшүләре
хакында да ике риваять бар: 1) Идриснең (галәйһиссәлам) күккә күтәрелүеннән соң,
Нух (галәйһиссәлам) җибәрелгәнчегә кадәр, 2) Нухның (галәйһиссәлам) вафатыннан
соң Һуд (галәйһиссәлам) җибәрелгәнчегә кадәр.
чорда игелектә берләшкән] бер
өммәт иде
(29) . [Алар бүлгәлән-
гәч] Аллаһ [иман китергәннәр-
не] сөендерүчеләр һәм [кяфер-
ләрне газап белән] кисәтүчеләр
итеп пәйгамбәрләр җибәрде
һәм, кешеләр арасында чык-
кан [дини] каршылыклар-
ны хөкем итәр өчен, алар-
га хак белән Китап иңдерде.
Ләкин ул [Китап] бирелгәннәр,
үзләренә ап-ачык дәлилләр
килгәннән соң, араларын-
да көнләшү аркасында, үза-
ра ихтилаф иттеләр. Аллаһ
Үзенең ирадәсе белән иман
китерүчеләрне алар ихтилаф
кылган хакыйкатькә һидаять
итте. Аллаһ Үзе теләгән кеше-
не туры юлга чыгара.
214. [И, Мөхәммәднең (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) Өхедта һәм
Хәндакта кыенлык чиккән сәха-
бәләр!] Әллә сез үзегездән
алда килеп киткәннәргә
төшкәннәр [авырлыклар] сез-
гә дә килми торып, җәннәткә
керербез дип уйлыйсызмы?
Аларга [фәкыйрьлек, ярлылык
2. Әл-Бәкара сүрәсе

48
кебек] мохтаҗлык һәм [авыру,
курку кебек] кайгы-хәсрәтләр
кагылды, алар [төрле бәлаләр
аркасында] тирән тетрәнүләр
кичерделәр ки, [ахыр чиктә ул
заманның иң сабыр һәм чыдам
кешесе булган] пәйгамбәр һәм
аның белән иман китерү-
челәр дә [Аллаһы Тәгалә-
нең ярдәме соңламасын дип] :
«Аллаһның ярдәме кайчан
[килер соң]?» – дияләр иде.
[Менә шул вакыт, догаларны
кабул итеп, Аллаһы Тәгалә тара -
фыннан аларга:] «Белегез: һич
шик юк, Аллаһның ярдәме
бик якын!» [дип әйтелде].
215. [Расүлем!] [Байлар] Синнән
[малларын] ничек сарыф итәр-
гә кирәклеген сорыйлар. Әйт:
« [Аз яки күп] Мал-мөлкәттән
сарыф иткән нәрсәгез – [иң
элек] ата-анага, иң якыннар-
га, ятимнәргә, мескеннәр-
гә һәм юлда калганнарга. [Бу
саналган кешеләргә яки башка-
ларга] Яхшылыктан [азмы ул,
күпме] нәрсә генә кылсагыз
да, һичшиксез, Аллаһ аны
белүче.
216. [И, мөэминнәр!] Сезгә [кяфер-
ләр белән] сугыш [фарыз була-
рак] язылды. Хәлбуки, ул –
сезгә ошамаган бернәрсә. Сез
нәрсәне дә булса сөймәскә
мөмкин, әмма ул – сезнең
өчен яхшылык. Сез нәрсә-
не дә булса сөяргә мөмкин,
әмма ул – сезнең өчен начар-
лык! [Сезнең өчен нәрсә фай- далы, нәрсә зарарлы булганын]
Аллаһ белә, сез исә белмисез!
217. [Расүлем!] Синнән харам ай –
андагы сугыш [рөхсәт ителү-и-
телмәве] турында сорыйлар.
Әйт: «Анда [ул айда] сугышу –
зур [гөнаһ һәм гаеп эш]. Ләкин
[кешеләрне] Аллаһның юлын-
нан яздыру, Аны һәм Харам
мәчетен инкяр итү [һәм бу
мөкатдәс гыйбадәтханәнең чын
хуҗалары булган мөселман-
нарга керүне тыю], аның әһе-
лен куып чыгару исә – Аллаһ
хозурында тагын да зуррак
[гөнаһ]. [Чөнки кяферләрнең
мөселманнарны җәзалаулары,
өйләреннән куып чыгарулары,
Аллаһка ширек кылулары кебек]
Фетнә [зарары] – үтерүдән дә
зуррак». Әгәр көчләре җит-
сә, алар [кяферләр], сезне
динегездән яздырганчы, сез-
нең белән сугышудан тук-
тамаячаклар. Сездән бере-
гез, диненнән кайтып, кяфер
булып үлсә, аның кылган-
нары дөньяда да, Ахирәттә
дә бушка китәчәк. Алар – {
әһелләре. Алар – анда мәңге
калучылар.
218. Һичшиксез, иман китерү-
челәр, [ватаннарыннан дин
өчен] һиҗрәт итүчеләр һәм
Аллаһ юлында [мөшрикләр
белән] җиһад кылучылар
Аллаһның рәхмәтен өмет
итәрләр. [Чөнки] Аллаһ –
[гөнаһларны күпләп] Гафу итү-
че, Рәхимле.
Кәлам шәриф

49
219. [Расүлем!] Синнән хәмер [һәм
акылны томалый торган башка
нәрсәләр] һәм отышлы уеннар
[кебек малга зарар китерә тор-
ган нәрсәләр] турында [Аллаһы
Тәгаләнең хөкемен] сорый-
лар. Әйт: «Аларның икесен-
дә дә [сүз көрәштерү, бозы-
клык һәм ялган кебек афәтләр,
зиһенне чуалту кебек зарар-
лар булганлыктан, куллануда]
зур гөнаһ, әмма [икесендә дә]
кешеләр өчен [кәеф һәм рәхәт-
лек, кыюландыру һәм җиңел
акча эшләү кебек аз гына] фай-
да да бар
(30) . Әмма һәр ике-
сендә дә гөнаһ, файдала-
рына караганда, [бермә-бер]
күбрәк». Янә [байлар] син-
нән [моңа кадәр малдан кемгә
сарыф итәргә кирәклеген сора-
ганнар иде, бу юлы] нәрсә-
не сарыф итәргә кирәклеген
сорыйлар. Әйт: «[Ихтыяҗдан]
Артыкны [бирегез һәм үзегез -
не мохтаҗ хәлгә төшермәгез]!»
Аллаһ [сорауларыгызга җавап
булган] аятьләрен сезгә шулай
30 Җаһилият дәверендә гарәпләр исерткеч эчемлекләр эчәргә һәм отышлы уеннар
уйнарга яраталар. Мөселманнарга Ислам дине кануннары буенчә яшәргә бер киртә
булганлыктан, боларның кинәт берьюлы харам кылынуы белән, бу начар гадәтләр-
нең акрынлап кына тыелуына өстенлек бирелә. Шулай итеп, иң элек «Нәхел» сүрәсе-
нең 67 нче аяте кәримәсендә «хөрмә һәм йөзем җимешләреннән исертә торган эчем-
лек» гыйбарәсе «яхшы ризык» сүзеннән алда килеп, хәмернең Аллаһ тарафыннан хуп
күрелмәгәненә ишарә ясала. Соңрак, хәзер тәфсир кылына торган аяте кәримә иңдере-
леп, күпмедер әһәмиятсез һәм үтеп китә торган файдаларына караганда, зарарының
күбрәк булганы ачыктан-ачык белдерелә. Тагын бераздан, «Ниса» сүрәсенең 43 нче
аяте кәримәсенең иңүе белән, исерек чакта намазга якын килү тыела, шул рәвешчә,
биш вакыт намаз йөкләнгән мөэминнәр тормышыннан исерткеч шактый ераклашты-
рыла. Соңгы адым булып «Маидә» сүрәсенең 90 нчы һәм 91 нче аяте кәримәләре иңү
белән исерткеч һәм отышлы уеннарның шайтан эшләреннән булганы белдерелеп, бу
мәсьәләгә нокта куела.
бәян итә, бәлки, сез [дәлил-
ләрне һәм хөкемнәрне] фикер-
ләп карарсыз.
220. Дөнья һәм Ахирәт турын-
да! [Расүлем!] Синнән ятим-
нәр турында сорыйлар.
Әйт: «Аларга [ярдәм итү ния-
те белән] игелек кылу яхшы-
рак. Әгәр алар белән уртак
тормыш итсәгез, алар – сез-
нең кардәшләрегез [шунлык-
тан, аларны аеру кирәк түгел].
Аллаһ [ятим белән табыш мак-
сатында мөнәсәбәтләр корып]
бозыклык таратучыны [алар-
га ярдәм итәргә] тырышкан-
нан аерачак. Аллаһ теләсә,
сезне мәшәкатькә төшерер
иде. Һичшиксез, Аллаһ – Бөек
[Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
221. [И, иман китерүчеләр!] Мөшрик
хатыннар иман китерми
торып, алар белән никахла-
нышмагыз: мөшрик хатын
[чибәрлеге белән] сезне хәй-
ран калдырса да, иманлы
җария [сезнең өчен], әлбәт-
тә, хәерлерәк. Мөшрик ирләр
2. Әл-Бәкара сүрәсе

50
иман китерми торып, [мөсел-
ман хатын-кызларны] алар-
га кияүгә бирмәгез: мөшрик
ир [күркәмлеге һәм байлыгы
белән] сезне хәйран калдыр -
са да, иманлы бер кол, әлбәт-
тә, хәерлерәк. Алар [мөшрик
ирләр һәм хатыннар] {si
чакыра. Аллаһ исә [мөэминнәр
белән туганлашкан кешеләр-
не] Үз теләге белән җәннәткә
һәм мәгъфирәткә чакыра һәм
кешеләргә [әмер-тыюларын
белдергән дәлил вә] аятьләрен
бәян итә, бәлки, алар үгетлә-
нерләр.
222. [И, Расүлем!] Синнән күрем
[хәлендәге хатыннар белән
ничек булырга кирәкле-
ге] турында сорыйлар. Әйт:
«t – [хатын-кызга авырлык,
уңайсызлык китерә торган]
кыенлык. Күрем вакытын-
да хатыннардан [җенси мәгъ-
нәдә] ерак торыгыз һәм алар
пакьләнгәнче аларга якын
килмәгез. Пакьләнгәннәрен-
нән соң исә, Аллаһ [хәләл
кылып] боерган яктан алар-
га килегез. Һичшиксез, Аллаһ
тәүбә итүчеләрне һәм тәмам
чистарынучыларны сөя.
223. Хатыннарыгыз сезнең [нәсел-
не үрчетү] өчен – игүлек
[җире] . Игүлеккә [арт яктан
31 Җаһилият дәверендә хатыныннан теләгән берәр нәрсәне ала алмаган ирләр аңа
берничә ел якын килмәячәкләренә ант иткән булалар. Шулай итеп, хатынны ни тол, ни
ирдә булмаган хәлдә калдырып, зарар китергәннәр. Ислам килеп, бу аяте кәримә иңгәч,
бу көтү вакыты иң күбе дүрт ай белән чикләнә, һәм бу вакыт эчендә якынлык кылып,
антларын бозган кешеләр, кәффарәтләрен биргән очракта, аларның гөнаһларының яр-
лыканачагы вәгъдә ителә. Ләкин дүрт ай үткәннән соң, мөмкин булса, якынлык кылу
якын килмичә] теләгән рәвеш-
тә килегез һәм үзегез өчен
[изге гамәлләр] хәзерләгез
[һәм Аллаһтан изге нәсел сора-
гыз]. Аллаһтан куркыгыз
һәм [шуны яхшы] белегез: сез
Аның белән очрашачаксыз.
[И, Расүлем! Ихлас инанган һәм
инанганы кебек яшәгән] Мөэ-
миннәрне [бетмәс-төкәнмәс
нигъмәтләр белән] сөендер!
224. [«Валлаһи, шушы туганыбызга
башка ярдәм итмибез!» дигән]
Антыгыз сәбәпле, яхшылык
эшләвегезгә, тәкъва булуы-
гызга һәм кешеләр арасын
төзәтүегезгә Аллаһны киртә
ясамагыз. [Болай иткән булса-
гыз, ант кәффарәтен биреп, ул
антыгызны бозыгыз]. Аллаһ –
[һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәр-
нәрсәне] Белүче.
225. Антларыгыздагы буш сүз
өчен Аллаһ сезне җәзаланды-
рмый, ләкин күңелләрегез-
гә алган [гөнаһ эшләргә ният
кебек начар] нәрсәләр өчен
[белә торып ант иткән очракта]
сезне [Ахирәттә] җавапка тар-
тачак. Аллаһ – [гөнаһларны
күпләп] Гафу итүче, гөнаһлар-
ны Ярлыкаучы.
226. Хатыннары белән якынлык
кылмаячакларына ант иткән
кешеләр дүрт ай көтә
(31) . Әгәр
Кәлам шәриф

51
алар [бу дүрт ай эчендә антла-
рын бозып, хатыннары белән
якынлык кылуга] кайтсалар,
һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһлар-
ны күпләп] Гафу итүче, Рәхим-
ле.
227. Әгәр алар талак кылу кара-
рына килсәләр [һәм дүрт ай
эчендә якынлык кылмыйча,
көтсәләр], һичшиксез, Аллаһ
– [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәр-
нәрсәне] Белүче.
228. Талак кылынган хатын-
нар өч күрем [вакыты] көтеп
торалар. Әгәр алар Аллаһка
һәм Ахирәт көненә ышан-
салар, карыннарында Аллаһ
яралткан [бала яки хәез
кебек] нәрсәләрне яшерүләре
аларга хәләл түгел. Әгәр
[хатын киреләнсә] аларның
ирләре [араларын] төзәтер-
гә теләсәләр, аларның кай-
тарырга хаклары бар. Кабул
ителгәнчә, аларның өстен-
дә бурычлары булган кебек,
шундый ук хаклары да бар.
Ирләр алардан бер дәрәҗә
өстен. Аллаһ – Бөек [Җиңел-
мәс], Хикмәт иясе.
229. [Шәригатьтә кайта ала торган]
Талак [җаһилият дәверендә-
ге кебек йөз мәртәбә кабатлан -
мыйча, фәкать] ике мәртәбә,
аннан соң [ир кеше] я [хаты-
нын кайтарып, аны никахын-
да] яхшылык белән тоту,
белән, юк икән, сүз биреп, хатыннарына кайткан ирләрнең хатыннары, Хәнәфи мәзһә-
бе буенча, никах укылмыйча, кушылырга ярамый торган бер талак белән аерылган дип
исәпләнә.
я [кайтармыйча яки өченче
талак биреп] яхшылык белән
җибәрү [тиешле]. Икесе дә
Аллаһ чикләүләрен үти алма-
удан курыккан очракта гына,
аларга [мәһәр итеп] биргән-
нәрегездән бернәрсәне [кире]
алуыгыз сезгә хәләл түгел.
[И, хакимнәр!] Әгәр сез ул
икәүнең [гаилә мәсьәләсендә]
Аллаһ чикләүләрен үти алма-
выннан курыксагыз, хатын-
ның [ире аерсын өчен, милкен-
нән мәһәр күләме артмаслык
дәрәҗәдә] фидия итеп биргән
нәрсәсе өчен икесенә дә гөнаһ
юк. Бу – Аллаһның чикләре,
алардан чыкмагыз. Кем дә
кем Аллаһның чикләреннән
чыкса, алар – [үз-үзләренә]
золым кылучылар.
230. [Аерым-аерым яки берьюлы
ике мәртәбә талак кылган кеше]
Әгәр [өченче мәртәбә дә] аны
талак кылса, моннан соң,
[хатын] аннан башка бер иргә
чыкмый торып, аңа [элек-
ке ире] хәләл түгел. Әгәр ул
[икенче ире] аны аерса, һәм ул
[хатын беренче ире белән] ике-
се дә Аллаһның чикләүләрен
үти алачакларын уйлыйлар
икән, [шул вакытта] ул икәү-
нең бер-берләренә кайтуында
гөнаһ юк. Болар – Аллаһның
чикләре, t аларны белгән
[аңлаган] кешеләр өчен бәян
2. Әл-Бәкара сүрәсе

52
итә.
231. Хатыннарыгызны аерган
булсагыз, алар [гыйддәт көтү]
вакытларының ахырына
якынлашкан чакта, [хатын -
нарыгызны кайтарып] кабул
ителгәнчә [матур итеп никахы-
гызда] тотыгыз яки [гыйддәт-
ләре беткәнче, аларга кайтмый-
ча] аларны җибәрегез. Зарар
бирү нияте белән чикләрдән
чыгып, аларны тотмагыз.
Кем дә кем болай итсә, шик
юк, ул [җанын җәһәннәмгә
тапшырып] үз-үзенә золым
иткән булыр. Аллаһның
аятьләрен көлкегә әйләндер-
мәгез. Аллаһның сезгә бир-
гән нигъмәтләрен [бигрәк
тә Ислам диненә һидаять һәм
Мөхәммәдкә (салләллаһу галәй-
һи вә сәлләм) бирелгән пәй-
гамбәрлек нигъмәтләрен] һәм
сезгә вәгазь-нәсыйхәт өчен
иңдергән Китап һәм Хикмәт-
не хәтерләгез [дә шөкер ите-
гез] . Аллаһтан куркыгыз һәм
белегез: һичшиксез, Аллаһ –
[һәрнәрсәне] Белүче.
232. Хатыннарыгызны [бер яки
ике талак белән кайтуы мөмкин
булырлык итеп] аерган булса-
гыз, алар [гыйддәт көтү] чор-
ларының ахырына якынлаш-
кан чакта, [һәм дин ягыннан
яхшы күрелгән, һәм шәригать
кануннары буенча] кабул ител-
гәнчә, үзара килешеп ризалы-
кка килсәләр, аларны [элек-
ке] ирләренә кияүгә чыгудан тыймагыз.
Моның белән, ара-
гыздан Аллаһка һәм Ахирәт
көненә иман китергәннәр
вәгазьләнә. Бу [хөкемнәр белән
гамәл кылуыгыз] сезнең өчен
файдалырак һәм пакьрәк.
[Файда һәм зарарның кайда
булганын] Аллаһ белә, сез исә
белмисез!
233. [Бала] Тудырган хатыннар
балаларын тулы ике ел име-
зергә тиеш, әгәр алар [ата-
лар] имезүне [тулысынча]
тәмамларга теләсәләр. Алар-
ның ашау-эчү һәм кием-са-
лымы [шәригать канунна-
ры буенча] кабул ителгәнчә,
туган [ата] өстенә [йөкләнә].
Беркемгә дә көченнән кил-
мәстәй нәрсә йөкләнми. Ана
– баласы сәбәпле [иренә] , ата
да баласы сәбәпле [хатыны-
на] зарар китермәсен. [Бала-
ның атасы үлеп киткән очрак-
та] Варис булган кешегә [исән
чагында атасы өстендә булган]
шул ук [җаваплылык йөкләнә] .
Әгәр [ата-ана] икесе дә үзара
килешеп һәм [баланың хәле
турында] киңәшеп, [баланы]
имезүдән аерырга теләсәләр,
[монда] аларның икесенә дә
гөнаһ юк. [Ләкин имезүдән
аеру ананың имезүдән туй-
ганлыгы яки атаның вакчыл-
лыгы сәбәпле булырга тиеш
түгел]. Әгәр балаларыгызны
[сөт аналарыннан] имездере-
ргә теләсәгез, кабул ителгән-
чә, аларның хакларын түләсә -
Кәлам шәриф

53
гез, сезгә гөнаһ юк. Аллаһтан
куркыгыз һәм белегез ки:
һичшиксез, Аллаһ – сез нәрсә
кыласыз, шуны күрүче.
234. Арагыздан берегез үлеп,
[үзеннән соң] хатыннар кал-
дырса, ул [хатыннар, кияү-
гә чыкмыйча] дүрт ай да ун
[көн] көтә. [И, вәлиләр һәм
хакимнәр! Әгәр алар гыйддәт]
Вакытларын тутырып, алар,
[никахланырга теләүләрен сиз-
дерү кебек шәригать канунна-
ры буенча] кабул ителгәнчә,
үзләрен үзләре кайгыртса,
сезгә гөнаһ юк. Аллаһ сезнең
ни кылганнарыгыздан хәбәр-
дар.
235. [И, өйләнү ниятендә булган
ирләр! Вафат гыйддәте көтә
торган] Хатыннарны сорарга
теләп сиздерүегездә яки [ачы-
ктан-ачык белдермичә, киная
белән белдереп, теләгегезне]
күңелегездә яшереп торуы-
гызда сезгә гөнаһ юк. Аллаһ
сезнең аларны [онытмыйча,
һәрвакыт] искә алачагыгызны
белә. Ләкин алар белән [якын-
лык кылу турында] яшерен
вәгъдәләшмәгез, мәгәр [шәри-
гать кануннары буенча] кабул
ителгән сүзләр генә сөйләгез.
[Коръәндә] Мәҗбүри кылын-
ган [гыйддәт вакыты] ахырына
җитми торып, никах бәйлә-
нешенә [керергә] карар бирмә-
гез. Аллаһка күңелләрегездә-
генең [тыелган максатларыгыз
һәм ниятләрегезнең] мәгълүм булганын
[яхшы] белегез һәм
Аңардан куркыгыз. Янә беле-
гез ки: һичшиксез, Аллаһ –
[гөнаһларны күпләп] Гафу итү-
че, гөнаһларны Ярлыкаучы.
236. Әгәр сез хатыннарга [якын-
лык кылу белән] кагылган-
чы һәм мәһәр билгеләгәнче,
аларны талак кылсагыз, сез-
гә [мәһәр мәсьәләсендә] гөнаһ
юк. Аларны [мондый хәл-
дә шәригать кануннары буен-
ча аерсагыз] кабул ителгән-
чә тәэмин итегез: байлык
иясе – үз хәленнән килгән-
чә, ярлы исә үз хәленнән кил-
гәнчә. [Мондый хатыннарга
мәһәр бирү кирәкмәгәнлектән,
матди мөмкинлегегезгә карап
өске кием, эчке кием һәм баш
яулыгы кебек әйберләр бүләк
итүегез вәҗиб, бу гамәл, әмер -
гә буйсынып] Игелек кылучы-
лар өстенә бурыч буларак
[йөкләнә].
237. Әгәр инде аларга кагылмый-
ча, ләкин мәһәр билгеләгән-
нән соң, аларны талак кыл-
сагыз, [мондый хәлдә мәһәр
буларак] билгеләнгән нәр-
сәнең яртысы [хатын-кызга
бирелергә тиеш]. Алар [мәһәр
түләнгәнче, аны үзләренә
алмыйча] гафу иткән, яки
никах килешүе кулында
булучы [ир мәһәрне, биргәннән
соң, кире алмыйча] гафу иткән
очрактан тыш. [Мәһәрне
гафу итү – ул аннан баш тарту
дигән сүз]. Сезнең [үз хакыгы-
2. Әл-Бәкара сүрәсе

54
зны үзегезгә тулысынча алмый-
ча] гафу итүегез тәкъвалыкка
якынрак. Үзара [мәрхәмәт-
ле булу һәм] игелекне оныт-
магыз. Һичшиксез, Аллаһ –
сезнең ни кылганнарыгызны
күрүче.
238. [Фарыз] Намазларны һәм [алар
арасындагы] урта намазны
(32)
дәвам итегез. [Намазда] Аллаһ
каршында [түбәнчелек белән]
тыйнак хәлдә басып торыгыз.
239. Әгәр [афәтләрдән] курыкса-
гыз [һәм басып намаз уку мөм-
кинлеге тапмасагыз], җәяү яки
[нәрсәгә дә булса] атланган
хәлдә [кыйблага юнәлү шартын
үтәмичә генә укыгыз, намазны
калдырмагыз]. Имин калгач
исә, белмәгән нәрсәгезне сез-
гә өйрәткән рәвештә, Аллаһ-
ны [намаз укып] зикер итегез.
240. Арагыздан берегез үлеп,
[үзеннән соң] хатыннарын
калдырса, аларны бер елга-
ча [өйләреннән] куып чыга-
рылмауларын, [калдырылган
мал-мөлкәттән] файдаланула-
рын васыять итү тиешле
(33) .
[И, мәрхүмнең вәлиләре һәм
32 «Урта намаз», имам Әгъзам Әбү Хәнифә (радыйаллаһу ганһ) һәм күпчелек галим-
нәрнең фикеренчә, икенде намазы булса да, бу хакта бер-берсенә туры килми торган
җиде караш бар.
33 Исламның башлангыч чорларында бу аятьнең хөкеме йөрсә, соңрак иңгән «Ниса»
сүрәсенең 12 нче аятендә балалы хатыннарга – ирләре малыннан дүрттән бер өлеш, ба-
ласызларга сигездән бер өлеш кебек хокуклар бирелү белән бу васыятьнең фарызлыгы
нәсех ителгән. Моннан тыш, «Бәкара» сүрәсенең 234 нче аятендә ире үлгән хатынның
дүрт ай да ун көн көтүе кирәклеге әйтелеп, бер ел көтү хөкеме гамәлдән чыгарылган.
234 нче аятьнең иңү вакыты бу аятьтән соңрак була. «Бәкара» сүрәсенең 142 нче һәм
144 нче аятьләре дә шуның кебек, соңрак иңгән булсалар да, Коръәндә укылу тәрти-
пләре алданрак булганы ачыклана.
җитәкчеләр!] Әгәр алар [бу
вакыт эчендә ирләренең
өйләреннән үзләре] чыгып
китсәләр, аларның [никахла-
нырга теләүләрен сиздерү
кебек шәригать канунна-
ры буенча] кабул ителгәнчә,
үзләрен үзләре кайгыртуда
сезгә гөнаһ юк. Аллаһ – Бөек
[Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
241. Талак кылынган хатын-
нарның [гыйддәт вакытлары
үткәнче, шәригать кануннары
буенча] кабул ителгәнчә, [яшәү
өчен барлык кирәк-ярак белән]
тәэмин ителү хакы бар. [Бу –
ширек һәм гөнаһлардан саклан-
ган] Тәкъвалык ияләре өстенә
бурыч буларак [йөкләнә].
242. Аллаһ [ике җиһанда да кирәкле
булган] аятьләрен сезгә шулай
бәян итә – бәлки, сез [дин
һәм дөньягызның төзелеше
белән бәйле фарызларны һәм
хөкемнәрне] аңларсыз.
243. Үзләре меңнәрчә [кеше] бул-
салар да, [йогышлы авыру йок-
тырудан куркып] үлемнән
сакланыр өчен, йортларын -
нан чыгып китүчеләрне күр-
Кәлам шәриф

55
мәдеңмени? Аллаһ аларга:
«Үлегез!» – дип әйткән иде
[һәм алар, бер кеше үлгән кебек,
барысы берьюлы үлгәннәр иде].
Шуннан [Аллаһның тәкъди-
реннән качып булмаганлыгын
төшенеп, гыйбрәт алсыннар
өчен] t аларны терелткән
иде. Һичшиксез, Аллаһ – [гый-
брәт алулары өчен, бу кыйсса-
ны ишеткән бөтен] кешеләр-
гә карата фазыл [-рәхмәт]
иясе; [шулай булгач, һәркем
Аңа шөкер итәргә тиеш] әмма
кешеләрнең күпчелеге [тие-
шенчә Аңа] шөкер итми.
244. [Әй, мөселманнар!] Аллаһ
юлында [Аның дошманнарына
каршы] сугышыгыз һәм беле -
гез: һичшиксез, Аллаһ – [һәр-
нәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсә-
не] Белүче.
245. Кем дә кем Аллаһка [чын
күңелдән дини хезмәтләр-
гә сарыф итеп һәм сораучыга
рибасыз акча биреп] бурычка
яхшы нәрсә биреп торса, t
аңа аны [бәрәкәтне һәм әҗер-
не] кат-кат арттыра. Аллаһ
[ризыкны теләгәненә] тарай-
та һәм [теләгәненә] мул итеп
бирә. Сез Аңа кайтарылачак-
сыз.
246. [И, борынгыларның тарихын
белгән кеше!] Мусадан [галәй-
һиссәлам] соң Исраил улла-
рыннан булган дәрәҗәле
кешеләрне күрмәдеңме?
Менә алар үз [Шәмгун исемле]
пәйгамбәрләренә: «Безгә бер хөкемдар билгелә дә
[аның
белән берлектә] Аллаһ юлында
сугышыйк!» – дигәннәр иде.
t «Әгәр сезгә сугыш [фарыз
буларак] язылып, сез сугыш-
ка чыкмый калсагыз [ни
булыр]?» – дигән иде. Алар:
«Йортларыбыздан һәм улла-
рыбыздан [аерылып] куылгач,
нишләп безгә Аллаһ юлын-
да сугышмаска?!» – дигәннәр
иде. Сугыш [фарыз буларак]
язылгач исә, араларыннан
бик азларыннан тыш, алар
[аннан] баш тарткан иде.
Аллаһ – [сүзләрендә тормаган]
залимнәрне [бик яхшы] Белү-
че.
247. Пәйгамбәрләре аларга: «Һич-
шиксез, Аллаһ [бу теләгегез-
гә җавап итеп] сезгә Талут-
ны хөкемдар итеп җибәрде!»
– дигән иде. Алар: «Хаким-
лек итәргә аңардан без лае-
клырак була торып һәм аның
мал-мөлкәте булмаган хәлдә,
ничек инде ул безнең өстән
патша була алсын?» – дигән
иделәр. t [пәйгамбәрләре
аларга]: «Һичшиксез, Аллаһ
аны сезнең өчен [шактый гына
өстенлекләре сәбәпле] сайла-
ды, аңа гыйлемне һәм гәүдә-
не артыграк бирде. [Хаким-
лек һәм җитәкчелек бабадан
атага мирас итеп күчә торган
нәрсә түгел]. Аллаһ хакимле-
ген теләгәненә бирер. [Чөн-
ки] Аллаһ – чиксез Мәрхәмәт
[һәм Белемнәр] иясе, [һәрнәр-
2. Әл-Бәкара сүрәсе

56
сәне] Белүче», – дигән иде.
248. Пәйгамбәрләре аларга:
«Аның хөкемдарлыгының
билгесе шул булыр ки: ул
[Талут] фәрештәләр күтәреп
йөрткән табут алып килер;
анда [сугышларда качып кит-
мәвегез өчен] Раббыгыздан
бер күңел тынычлыгы, һәм
Муса гаиләсе белән Һарун
гаиләсеннән калган нәрсәләр
булыр
(34) . Әгәр сез ышанган
34 Мусаның (галәйһиссәлам) вафатыннан соң, Исраил уллары арасында Муса (галәй-
һиссәлам) урынына Юшәгъ (галәйһиссәлам), аңардан соң Калиб (галәйһиссәлам), аңар-
дан соң Хизкыйль (галәйһиссәлам) пәйгамбәрләр буларак җибәрелә. Алар һәммәсе дә
Исраил улларына Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен җиткереп һәм Тәүратның хөкемнәрен
эшләтеп киләләр. Хизкыйльдән (галәйһиссәлам) соң Исраил улларында бик күп җитди
вакыйгалар килеп чыга һәм алар, Аллаһка биргән вәгъдәләрен онытып, потларга табы-
на башлыйлар. Шуннан Аллаһы Тәгалә аларга Ильясны (галәйһиссәлам), аңардан соң
Әльясәгъны (галәйһиссәлам) җибәрә. Аның вафатыннан соң килгән яшь буын бик зур
гөнаһларга төшә. Бу чорда Мисыр белән Фәләстыйн арасындагы чик буенда яшәүче Га-
малика дип аталган Җалутның кавеме Исраил улларына һөҗүм ясый һәм, аларны тар-
мар итеп, шактый гына туфракларын алалар, бик күп кешене әсир итәләр, хөкемдар
нәселеннән дүрт йөз кырык ир баланы әсир төшереп, яһүдиләргә җизья салалар һәм
Тәүратларын кулларыннан алалар. Кыскасы, Исраил уллары аларның кулыннан күпне
күрә. Бу вакытта аларның эшләрен идарә итәчәк бер пәйгамбәрләре дә булмый. Пәй-
гамбәрләр нәселе тәмам һәлак булган, бер генә йөкле хатын калган була. Шул хатын,
бер ир бала тудырып, аңа Ишмәвил дип исем куша. Бу бала бераз үсә төшкәч, әнисе аны
Бәйте Мәкъдистә, Тәүратны өйрәнсен өчен, голәмәдән берсенең тәрбиясенә тапшыра.
Бала балигълык яшенә җиткәч, Җәбраил (галәйһиссәлам) аңа йокыда чагында килә
дә, шәехенең тавышы белән эндәшә. Ул борчылып уяна да: «Атам, мине чакырдың, ни
боерасың?» – дип янына килгәч, остазы, борчуга салмас өчен, аңа «юк!» дип әйтергә
теләми: «Улым, бар, йокла!» – дип әйтә. Бу вакыйга өч мәртәбә кабатлангач, Җәбраил
(галәйһиссәлам) аңа күренеп: «Туп-туры кавемеңә бар да Раббыңның рисаләтен тәб-
лигъ ит! Һичшиксез, Раббың сине аларга пәйгамбәр итеп җибәрде», – дип әйтә. Ул ка-
веменә барып бу сүзләрне җиткергәч: «Сиңа әле пәйгамбәрлек бирелмәгән, ашыгыч
кыландың!» – дип аны инкяр итәләр һәм: «Әгәр, чыннан да, пәйгамбәр икәнсең, безгә
шуның билгесе итеп бер хөкемдар билгелә дә Аллаһ юлында җиһад кылыйк!» – дип әй-
тәләр. Бу чорда Исраил улларының идарәсе, патшалар тирәсендә тупланулары, патша-
ларының исә пәйгамбәрләренә итагать итү юлына кергән була. Хөкемдар җәмгыятьне
хәрәкәткә күтәрә, пәйгамбәр, Раббысыннан хәбәр китереп, аны дөрес юнәлештә алып
барган була. Менә Ишмәвил (галәйһиссәлам) дә кырык ел буе аларга бик матур итеп
идарә итә. Моннан соң Җалут һәм Гамалика сугышы белән бәйле аяте кәримәләрдә
бәян ителгән вакыйгалар булып уза.
кешеләр булсагыз, һичшик-
сез, анда [табутның кайтуын -
да] сезнең өчен [Талутның
хөкемдарлыгына зур] билге
бар!» – дигән иде.
249. Талут, гаскәрләр белән юлга
чыккач: «Һичшиксез, Аллаһ
сезне елга белән сынаячак.
Кем дә кем аннан [туйган-
чы] эчә, ул – миннән түгел.
Кем дә кем аны [суны] таты-
мый, [бары] кулы белән бер
Кәлам шәриф

57
уч чумырып кына ала, һич-
шиксез, ул – миннән!» – дип
әйткән иде. [tntlivsylv-
че] Аларның күпчелеге, ара-
ларыннан бик азыннан тыш,
аннан [туйганчы] эчкән иде.
Ул [Талут] һәм аның янын -
да булган иман китерүчеләр
[бер уч су белән канәгатьлә-
неп, Аллаһы Тәгалә биргән
көч белән] аны кичеп чыккач
[әмирләренең карарына буй-
сынмыйча, туйганчы эчкән -
нәре өчен, илаһи бер җәза була-
рак сусаулары арта төшкән
һәм шунлыктан дәрьяны
кичә алмый калучылар, иман
китерүчеләрдән гафу үтенгән-
дәй]: «Бүген безнең Җалут
һәм аның гаскәрләренә кар-
шы [торырлык] тәкать [вә көче-
без] юк», – дип әйткәннәр
иде. Үзләренең, чыннан да,
Аллаһ белән күрешәчәкләрен
шиксез белүчеләр исә [күп
итеп эчеп, юлда калганнар-
га]: «Аллаһның насыйп итүе
белән күпме аз санлы төр -
кем бик күп зур төркемнәрне
35 Давыдның (галәйһиссәлам) әтисе Иша Талутның гаскәрендә була. Ул үзенең алты улы
белән елганы кичкән өч йөз унөч кеше арасында урын ала. Давыд (галәйһиссәлам), аның
җиденче һәм иң кече улы булганлыктан, ул сарык көтүе көткән була. Аллаһы Тәгаләдән ул
заманның пәйгамбәренә: «Җалутны менә ул үтерәчәк!» – дигән хәбәр килгәч, Талут аны
әтисеннән сорый, шулай итеп Давыд (галәйһиссәлам) пәйгамбәр янына килә. Ул кил-
гән чакта юлдагы өч таш телгә килеп, һәрберсе: «Җалутны безнең белән үтерәчәксең!»
– дип, үзләрен янында йөртүен үтенәләр. Ул аларны букчасына алып сала. Җалут белән
күрешкәч, шул өч ташны бер таш итеп сапанга урнаштыра. Аллаһы Тәгаләнең җилне дә
аңа ярдәмгә җибәрүе сәбәпле, бер атуда Җалутның башына тидерә. Моннан соң тагын
утыз кешене үтерә һәм Җалутның үле гәүдәсен сөйрәп, Талутның каршына китереп сала.
Исраил уллары моңа бик нык куаналар. Бу вакыйгадан соң Давыдның (галәйһиссәлам)
даны Исраил уллары арасында нык тарала. Талут исә, Җалутны үтерүчегә биргән сүзен
тотып, Давыдка (галәйһиссәлам) үзенең кызын кияүгә бирә.
җиңде. Аллаһ сабыр итүчеләр
белән», – дигән иде.
250. Алар [Талутка иярүчеләр]
Җалут һәм гаскәрләре
белән [сугышыр өчен] очраш-
кач [Аллаһы Тәгаләгә сыенып]:
«И, Раббыбыз! [Җиһадның
авырлыкларына бирешмәве-
без өчен] өстебезгә чыдамлык
яудыр, [дошманнарыбызның
күңелләренә курку салып, без-
нең күңелләребезгә куәт биреп,
сугыш кырында] аяк табанна-
рыбызны ныгыт һәм кяфер-
ләр кавеменә каршы безгә
ярдәм ит!» – дигәннәр иде.
251. [Дошман белән очрашкач] Алар
Аллаһның ихтыяры белән
аларны тар-мар иттеләр.
Давыд исә Җалутны үтерде
(35) .
Аллаһ аңа хакимлекне дә,
хикмәтне [һәм пәйгамбәрлек-
не] дә бирде һәм аңа Үзе телә-
гән нәрсәләрне [шул исәптән
көбә кием үрергә һәм хайван -
нар белән сөйләшеп аңлашырга]
өйрәтте. Әгәр дә кешеләрнең
берәүләрен икенчеләрен-
нән Аллаһның яклавы бул-
2. Әл-Бәкара сүрәсе

58
маса, җир [тәртибе] бозылыр
иде. Әмма Аллаһ – бөтен
галәмнәргә карата фазыйләт
[һәм игелек] иясе.
252. [Расүлем!] Бу – Аллаһның
аятьләре ки, аларны Без сиңа
[ни әһле китап, ни тарихчылар
шикләнә алмаслык бер] хаклык
белән [чынбарлыкка туры кил-
гән итеп, бер-бер артлы] укый-
быз. [И, Расүлем!] Һичшик-
сез, син – [Аллаһ хозурыннан]
җибәрелүчеләрдән [ки, бер-
нинди китап укымыйча һәм
беркемнән дә ишетми торып, бу
кыйссаларны сөйләп бирә ала-
сың].
253. Болар – расүлләр. Без алар-
ның берләрен икенчеләрен-
нән өстен кылдык. Аларның
кайберләре белән Аллаһ [ара-
дашчысыз] сөйләште [мәсәлән,
Муса [галәйһиссәлам], кайбер-
ләрен исә өстен дәрәҗәләр-
гә күтәрде [ул – Расүлем].
Мәрьям улы Гайсәгә [галәй-
һиссәлам] Без [үлеләрне терел-
тү, дөм сукыр һәм махау авы-
рулы кешеләрне дәвалау кебек]
ап-ачык дәлилләр бирдек һәм
Изге рух [Җәбраил [галәйһис-
сәлам] белән куәтләдек. Әгәр
Аллаһ [бөтен кешенең дә һида-
ятьтә берләшүен] теләгән бул-
са, алардан [пәйгамбәрләрдән]
соңгылар [кешеләр] үзләренә
[таркаулык һәм адашудан
саклаучы] ап-ачык дәлил -
36 Шәфәгать бары тик Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән булачак, кешеләрнең үз
теләкләре белән түгел.
ләр килгәннән соң, бер-бер -
ләре белән сугышмаслар
иде. Ләкин [Аллаһның ихты-
яры белән] алар ихтилафка
төштеләр. [Нәтиҗәдә] Алар-
ның кайберләре иман китер-
де, кайберләре исә [иман-
сызлыкны сайлап] кяфер
булдылар. Әгәр Аллаһ теләгән
булса, алар бер-берләре белән
сугышмаслар иде. Ләкин
Аллаһ теләгәнен эшли.
254. И, иман китерүчеләр! Ни
сәүдә, ни шәфәгать
(36) [һәм
арадашчылык мөмкинлеге] бул-
маган Көн килмәс борын, Без
сезне ризыкландырган нәр-
сәләрдән [кайберләрен зәкят
итеп хәерле юлларда] сарыф
итегез. [Зәкяткә ышанмыйча
яки аңа җиңел карап, Аллаһы
Тәгаләнең әмерен инкяр иткән]
Кяферләр исә – [мохтаҗ кала-
чак көннәре өчен, бернәр -
сә эшләмәгәнлекләре сәбә-
пле, үз-үзләренә зыян салган]
залимнәр.
255. Аллаһ, Аннан башка илаһ юк,
[ул башы һәм ахыры булмаган,
затына муафыйк тормыш белән
мәңге] Тере, [барлыкка ките -
релгән һәрнәрсәгә] Тереклек
бирүче. Аны ою халәте дә,
йокы да басмый. Күкләрдә -
ге һәм җирдәге һәммә нәр-
сә – Аныкы гына. Кем Аның
рөхсәтеннән башка Аның
каршында шәфәгать кыла
Кәлам шәриф

59
алсын? t [бар иткән мәхлу-
кларыннан] элек ни булганны
да, соңыннан ни булганын да
[һәрнәрсәләрен] белә. t [өйрә-
тергә] теләгән нәрсәләрдән
тыш, алар Аның гыйлемен-
нән берни дә төшенә алмый.
[Гарешнең каршындагы тәхете
булган] Көрсие [исә] күкләрне
һәм җирне каплаган. Алар-
ның икесен саклау Аңа бер
дә авырлык китерми. t –
Бөеклеккә ирештерүче һәм
Бөекләрнең Бөеге.
256. Диндә көчләү юк (37) ! [Моның
кадәр дәлилләрдән соң] Туры
юл адашудан бик ачык
аерылды. Кем дә кем тагут-
ларны [шайтанны һәм пот-
ларны] инкяр итеп, Аллаһка
инанса, ул кубуы [сыну, ватылу
ихтималы да] булмаган ыша-
нычлы тоткага тотынган
булыр. Аллаһ – [һәрнәрсәне]
Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.
257. Аллаһ – иман китерүчеләр-
нең вәлие [ярдәмчесе]. t [тәү-
фыйк һәм һидаяте белән] алар-
ны [наданлык, нәфескә иярү,
көферлеккә китергән вәсвәсә
һәм шөбһәләргә төшү кебек
бик күп] караңгылыклардан
[коткарып] яктылыкка чыга-
ра. Кяфер булучыларның
[дуслары һәм] вәлиләре исә –
37 Бу аяте кәримәнең мәгънәсеннән аңлашылганча, Ислам диненә кертер өчен бер-
кем дә ирексезләнергә тиеш түгел. Әгәр мондый ирексезләү нәтиҗәсендә кем дә булса:
«Мин мөселман булдым», – дип теле белән әйтсә, ләкин күңеле белән кабул итмәсә,
Аллаһ хозурында ул мөселман булып саналмас. Бу мәгънәдә диндә көчләү юк. Әмма
бер кеше хөр ихтыяры белән Ислам динен кабул иткәннән соң, аның хөкемнәрен үтәргә
мәҗбүр.
аларны [Ислам булган] нур-
дан караңгылыкка чыгаручы
тагутлар. Алар – { әһелләре.
Алар – анда мәңге калучылар.
258. [И, Расүлем!] Аллаһ аңа пади-
шаһлык бирде, дип [узы-
нып] Раббысы [Аның берлеге]
хакында Ибраһим [галәйһис-
сәлам] белән сүз көрәштергән-
не [Нәмрудны] күрмәдеңме?
Менә [Нәмрудка] Ибраһим
[галәйһиссәлам]: «Минем Раб-
бым – [үлеләрне] терелтү-
че дә, җаннарны алучы да!»
– дигән иде. t исә: «Мин дә
[үлем җәзасы бирелгән кеше-
не гафу итеп, җанын саклап]
терелтәм дә [теләгән кешемне
үлем җәзасына тартып] җанна-
рын да алам!» – диде. [Аның
бу сүзеннән никадәр ахмак
булганын аңлаган] Ибраһим
[галәйһиссәлам]: «Һичшиксез,
Аллаһ [һәр иртә саен] кояшны
көнчыгыштан чыгара, син
[бер генә мәртәбә булса да] аны
көнбатыштан чыгар!» – диде.
[Шулвакыт] Кяфер аптырашта
калган иде. Аллаһ [һидаятьне
кабул итүдән качып, үз-үзләрен
зарарга салган] залимнәр каве-
мен һидаять итми.
259. Яки нигезенә кадәр җиме-
релеп беткән авылдан үткән
кеше турында [ишеттеңме?].
2. Әл-Бәкара сүрәсе

60
t «Үлгәненнән соң Аллаһ
моны ничек терелтер икән?»
– дигән иде. Аллаһ [шул урын-
да] йөз елга аның җанын
алды, шуннан [йөз ел үткәч]
терелткән иде. t [Аллаһы
Тәгалә аңардан]: «[Син мон-
да] Күпме [вакыт] тордың?» –
дигәч, ул исә: «Бер көн яки
көннең бер өлеше [кадәр аз
бер вакыт] тордым», – дигән
иде. t [Аллаһы Тәгалә]:
«Түгел, син [биредә] йөз ел
[үле килеш] тордың. Ашам-
лык һәм эчемлекләреңә кара,
[күп вакыт үтүгә карамастан,
алар бозылып] үзгәрмәгәннәр.
Инде [сөякләре череп һәм тара-
лып яткан] ишәгеңә кара. [Без-
38 Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, Аллаһ (җәллә
җәлалүһу) Гозәерне (галәйһиссәләм) һәм аның ишәген йөз ел үле калдырганнан соң
кире терелткәч, ул ишәгенә атланып яшәгән җиренә кайта, ләкин үз өен таба алмый;
ул үзе беркемне танымаган кебек, аны да беркем танымый. Чамалап кына килгән бер
өй эргәсендә элек үзләренең җарияләре булган йөз дә егерме яшьлек сукыр һәм па-
ралич суккан бер карчыкны очрата. Гозәер (галәйһиссәлам) белгән чакта егерме генә
яшьлек булган бу корткадан: «Бу өй Гозәернекеме?» – дип сорагач, теге елый башлый
һәм: «Гозәерне югалтуыбызга йөз ел булды инде. Шул еллар эчендә аның исемен телгә
алучы булганын да ишетмәдек», – дип әйтә. Гозәер (галәйһиссәлам) аңа: «Менә мин
– Гозәермен. Аллаһ мине йөз ел үле килеш саклаганнан соң терелтте», – дигәч, кар-
чык: «Гозәер догасы кабул була торган кеше иде, дөресен сөйләсәң, дога кыл, Аллаһ
күзләремне миңа кире бирсен дә сине күрим! Әгәр Гозәер булсаң, мин сине танырмын»,
– дип әйтә. Гозәер (галәйһиссәлам) Раббысына дога кылып, куллары белән карчыкның
күзләрен сыпыргач, ул шунда ук күрә башлый. Кулларыннан тотып: «Аллаһның рөхсә-
те белән бас!» – дигәч, хатын сау-сәламәт булып торып баса. Гозәергә (галәйһиссәлам)
карагач: «Мин шаһитлык итәмен: син, чыннан да, Гозәерсең!» – дип әйтә. Шуннан алар
икәүләшеп Исраил уллары җыелышып утырган мәҗлескә баралар. Карчык башыннан
кичкәннәрне сөйләп бирсә дә, алар инкяр итәләр. Ул мәҗлестә Гозәернең (галәйһис -
сәлам) оныклары да какшаган карт хәлендә утыра торган булалар. Шул вакытта йөз дә
унсигез яшендә булган улы: «Минем әтинең ике калак сөяге арасында ай урагы ши-
келле кара бер миңе бар иде», – дип атасының аркасын ачкач, миңне күрә һәм атасын
таный. Исраил уллары аңардан үзләре югалткан Тәүратны яздыруын сорыйлар. Гозәер
(галәйһиссәлам) аларга яздыра. Шуннан аның бер хәрефне дә ялгыш язмаганын күр-
гәч: «Гозәер – Аллаһның углы ул!» – дип әйтәләр.
нең өстен көчебезне аңласын-
нар һәм] Сине кешеләр өчен
бер билге [һәм гыйбрәт] итәр-
гә дип [кире терелттек үзең-
не] . [Хәзер] Сөякләрне ничек
җыйганыбызны, шуннан соң
аларга ит кундырганыбызны
кара», – дигән иде. [Ишәге күз
алдында терелгәнне күргәннән
соң, Аллаһның кодрәте] Аңа
күрсәтелгәч, ул: «Һичшиксез,
Аллаһның [җанны алу белән
терелтүне дә исәпкә алып] һәр-
нәрсәгә кодрәтле булганын
[хәзер инде күреп тә] беләм», –
диде
(38) .
260. Заманында Ибраһим [галәй-
һиссәлам]: «И, Раббым! Миңа
үлеләрне ничек терелткәнең-
Кәлам шәриф

61
не күрсәтче», – дигән иде. t
[Аллаһы Тәгалә аңа]: «Әллә син
[Минем яңадан терелтә алыр -
га кодрәтле булганыма] ышан-
мадыңмы?» – диде. t исә:
«Әйе! [Ышандым] Вә ләкин [үз
күзләрем белән күреп] күңе-
лем тынычлансын», – дигән
иде. t [Аллаһы Тәгалә терел -
тү могҗизасын күрсәтер өчен
аңа]: « [Алайса, тавис, әтәч,
карга һәм күгәрчен кавемен-
нән кулыңа] Дүрт кош ал һәм
[кыяфәтләрен яхшы итеп зиһе-
неңдә калдырыр өчен] аларны
үзеңә [таба] әйләндер [терелт-
кәннән соң саташып, күңелеңә
шик керерлек булмасын]. Шун-
нан [аларны кискәләп] һәрбер
тау башына алардан берәр
кисәк куй. Шуннан аларны
үзеңә чакыр, алар сиңа ашы-
гып киләчәкләр. Бел, һич-
шиксез, Аллаһ – Бөек [Җиңел-
мәс], Хикмәт иясе», – диде.
261. Малларын Аллаһ юлында
сарыф итүчеләрнең мисалы
– җиде башак үстергән, җиде
башакта да йөзәр бөртек бул-
ган орлык мисалы. Аллаһ
39 Бу аяте кәримә Госман ибне Гаффан һәм Габдуррахман ибне Гауф (радыйаллаһу
ганһүмә) турында иңгән. Хәзрәте Госман Тәбүк газасында Ислам гаскәренә бөтен йө-
ге-ние белән бергә мең дөя фида кыла, моннан тыш тагын мең динар китереп Расүлул-
лаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) итәгенә бушата. Расүлуллаһ (салләллаһу галәй-
һи вә сәлләм) мөбарәк кулын ул акча эченә тыгып аларны бутый да: «Бу көннән соң
Госман ни генә кылмасын, аңа ул кылганнары зарар бирмәс!» – дип әйтә.
Габ дуррахман ибне Гауф (радыйаллаһу ганһү) исә янында булган сигез мең дирһәмнең
яртысын балаларына дип аера, калган дүрт меңен, Аллаһ ризалыгы өчен, садака итеп
Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) китереп бирә. Расүлуллаһ (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) аңа: «Тотып калганыңда да, биргәнеңдә дә Аллаһ синең өчен
бәрәкәт яратсын!» – дип дога кыла.
[ихласлыгына карап] Үзе телә-
гән кешеләргә [әҗер-саваплар-
ны] арттыра. Аллаһ – чиксез
Мәрхәмәт [һәм гыйлемнәр]
иясе, [һәрнәрсәне] Белүче.
262. Малларын Аллаһ юлын -
да сарыф иткән, биргәннән
соң [мохтаҗны] битәрләү һәм
[залимнәрчә тупас кыланып]
рәнҗетү катыштырмаган
кешеләргә Раббылары хозу-
рында саваплар бар. [Кыямәт
көнендә] Аларга бернинди дә
курку булмас, [дөньяда кал-
дырган нәрсәләре өчен] алар
хәсрәт тә чикмәс
(39) .
263. Күркәм бер сүз һәм [телән-
ченең бертуктаусыз ялваруын]
кичерү [нинди дә булса] ким-
сетү белән бирелгән садака-
дан яхшырак. Аллаһ – [бер-
кемгә дә Мохтаҗ булмаучы]
Бай, Мәрхәмәтле.
264. И, иман китерүчеләр!
Аллаһка һәм Соңгы көнгә
ышанмаган, кешегә күрсә-
тер өчен генә малын сарыф
иткәннәр кебек, битәрләү һәм
кимсетүләрегез белән сада-
каларыгызны юкка чыгар-
2. Әл-Бәкара сүрәсе

62
магыз. [Рия өчен икейөзлелән-
гән кеше] Аның өстендә бераз
туфрак булган, коеп яңгыр
яугач, [аны туфрактан арын-
дырып] ялан хәлдә калдырган
кыя ташы кебек. [Мондый кыя
өстендәге туфрактан беркем дә
файдалана алмаган кебек] Алар
казанган нәрсәләренә ирешә
алмаслар. Аллаһ кяферләр
кавемен [игелеккә һәм дөре-
слеккә] һидаять итми.
265. Аллаһның ризалыгын өмет
итеп һәм [чын күңелләре
белән җиһадка чыгып, рухла-
рын Ислам юлында ныгыткан
кебек] үзләренең күңелләрен
ныгытыр өчен, малларын
сарыф итүчеләрнең миса-
лы – биек [һәм тигез] җирдә-
ге [матур] бер бакча кебек;
аны эре тамчылы [коеп яуган]
яңгыр сугарса, җимешен ике
кат бирер. Ләкин аны эре
тамчылы [коеп яуган] яңгыр
сугармаса да, сибәләп үткән
яңгыр [аңа җитә]! Аллаһ – сез-
нең ни кылганнарыгызны
Күрүче.
266. Арагыздан берәрегез хөрмә
агачлары һәм йөзем куакла-
ры үскән, астыннан елгалар
агып торган һәм аның өчен
анда җимешләрнең төрле-
сеннән [мул уңыш биргән] бак-
часы булып, шулчак ялкын-
лы өермә килүен һәм [шушы
40 Аллаһ ризалыгы өчен түгел, кеше күрсен өчен генә кылынган гамәлләренең
Ахирәттә бернинди дә савабын яки әҗерен күрмәгән кеше шул рәвешле бакчасыз кал-
ган кеше сыйфатында булыр.
бакчаның] янып бетүен теләр
идеме, үзенә картлык ире-
шеп, бәләкәй балалары кал-
ганда?
(40) Аллаһ [садакалар -
ның мисалларын ачыклаган]
билгеләрне сезгә менә шулай
итеп бәян итә. Бәлки, сез
фикерләп карарсыз.
267. И, иман китерүчеләр! [Кәсеп
итеп] Тапканнарыгызның иң
яхшыларын [хәләлләрен] һәм
Безнең сезнең өчен җирдән
чыгарган нәрсәләребездән
[садака итеп] сарыф итегез.
Үзегезгә биргән чакта күзе-
гезне йомып кына алырдай
яраксыз нәрсәне [хәер итеп]
бирергә тырышмагыз. Беле-
гез, һичшиксез, Аллаһ – [бер-
кемгә дә Мохтаҗ булмаучы]
Бай, Мактауга лаеклы.
268. Шайтан [күңелегезгә вәсвәсә
салып] сезгә фәкыйрьлек
вәгъдә итә һәм [котыртып]
яманлыкны [саранлыкны] бое -
ра. Аллаһ исә [иң яраткан нәр-
сәләрегезне Аның юлында бир-
гән очракта] сезгә Үз катыннан
мәгъфирәт һәм фазыл вәгъдә
итә. Аллаһ – чиксез Мәрхәмәт
[һәм Белемнәр иясе], [һәрнәрсә-
не] Белүче.
269. t [Аллаһы Тәгалә] хикмәт-
не теләгәненә бирә. Кемгә-
дер хикмәт бирелгән икән,
[димәк] аңа бик зур игелек
бирелгән. Әмма [гыйлем белән
Кәлам шәриф

63
гамәл кылган һәм шик вә бозык
уйлардан котылган чын] акыл
ияләре генә [Аллаһның бил-
геләре һәм кисәтүләре хакын -
да] фикер йөртә.
270. Хәер-садака итеп нәрсә
сарыф итсәгез яки нәзер итеп
өстегезгә нәрсә йөкләсәгез
дә, һичшиксез, Аллаһ моны
белә [һәм шуңа карата әҗерен
дә бирә]. Залимнәргә [Аллаһы
Тәгаләнең газабыннан коткара
алырлык] ярдәмчеләр юк.
271. Әгәр садакаларыгызны ачы -
ктан-ачык бирәсез икән, бу
бик яхшы. Әмма әгәр моны
яшерсәгез һәм аларны [очра-
ган бер сораучыга түгел, чыннан
да, ихтыяҗы булган] фәкый-
рьләргә [беркемгә дә күрсәт-
мичә һәм ишеттермичә] бир-
сәгез, бу сезнең өчен тагы да
яхшырак. t [Аллаһы Тәгалә
биргән садакаларыгыз сәбәпле,
бөтен гөнаһларыгызны булмаса
да] начар эшләрегездән кай -
берләрен гафу итәр. Аллаһ
сезнең [ачык-яшерен, күрен -
гән-күренмәгән бөтен нәрсә-
гезне Белүче һәм] ни кылган-
нарыгыздан хәбәрдар.
272. [И, Расүлем!] Аларны [туры
юлга күндерү мәгънәсендә]
һидаять итү сиңа йөклән-
мәгән. [Син – кешеләргә туры
юлны күрсәтә алган бер кисәтү-
че һәм сөендерүче генә. Шуңа
күрә, синең вазифаң – аларга
ишеттерү]. Әмма Аллаһ [туры
41 Бу аяте кәримә Әбү Бәкер Сыйддикъ, Гали ибне Әби Талиб һәм Габдуррахман ибне
юлга ирештерәчәк һидаятьне
бар итеп] Үзе теләгәнне һида-
ять итә. Хәердән нәрсә бирсә-
гез, [моның әҗере] үзегез өчен.
Сез Аллаһның ризалыгын
өмет итүдән тыш, башка бер-
нәрсә өчен сарыф итмисез.
Хәердән нәрсә сарыф итсә-
гез, [савабы] сезгә тулысын-
ча кайтарылачак, һәм сезгә
[әҗер-савапларыгыз киметелеп]
золым ителмәячәк.
273. [Хәерләрегез, садакаларыгыз,
зәкятләрегез] Аллаһ юлын-
да [үзләрен җиһадка һәм гый-
лемгә багышлап] тоткарлан-
ган, [шуңа күрә] җирдә [яшәү
чыганагы булган эш белән]
йөри алмаган фәкыйрьләр-
гә [тиешле] . Тыйнаклыкла-
ры аркасында [теләнеп йөр-
мәгәннәре өчен], белмәгән
кеше аларны бай дип санар.
[Расүлем!] Син аларны йөз-кы-
яфәтләреннән танырсың.
Алар [йөзләрен ертып] йөдәтә-
йөдәтә кешеләрдән соран-
мыйлар. Хәердән нәрсә
сарыф итсәгез дә, һичшиксез,
Аллаһ – аны Белүче.
274. Төнлә һәм көндез, яшерен
һәм ачыктан-ачык малла-
рын сарыф иткән кешеләргә
– Раббылары катында әҗер-
ләре [әзерләп куелган]. Алар-
га бернинди дә курку булмас,
[дөньяда калдырган нәрсәләре
өчен] алар хәсрәт тә чикмәс
(41) .
275. Риба ашаучылар [каберләрен-
2. Әл-Бәкара сүрәсе

64
нән] шайтан сугып еккан тиле
кеше газапланган кебек куба-
рылырлар
(42) . Бу [җәза] аларга:
«Сату-алу да риба кебек бит»,
– дигәннәре өчен. Хәлбу-
ки, Аллаһ сату-алуны хәләл
итте, [акчаны акчага алышты-
рганда яки бер үк төрле маллар-
ны алмашканда] рибаны исә
харам кылды. Кем дә кем Раб-
бысыннан аңа [рибаны тый-
ган] үгет-нәсыйхәт килгәннән
соң, [аңа ияреп, ялгышыннан]
ваз кичә, үткән нәрсә – аның
үзе өчен [рибадан алганна-
Гауф (радыйаллаһу ганһүм) кебек затлар хакында иңә. Хәзрәте Сыйддикъ (радыйал-
лаһу ганһу) кәсеп иткән кырык мең динарның уң меңен – төнлә, ун меңен – көндез, ун
меңен – яшерен, ун меңен ачыктан-ачык тараткан. Гали дә (радыйаллаһу ганһу) төн-
нәрен әсхабе суффәгә (торыр урыннары булмыйча, мәчет түбәсе астында яшәгәннәр-
гә) бер үлчәм хөрмә җибәрә, моннан тыш, кулындагы дүрт дирһәмнең берсен – төнлә,
берсен – көндез, берсен – яшерен, берсен ачыктан-ачык садака итеп тараткан. Габдур-
рахман ибне Гауф (радыйаллаһу ганһу) исә аларга көндезге сәгатьләрдә бик күп динар
җибәргән. Аяте кәримәнең Аллаһ юлында җиһад кылу өчен атлар үрчеткән мөһаҗир-
ләр турында иңгәне дә белдерелә, чөнки алар көне-төне, яшерен һәм ачыктан-ачык
– һәрвакыт ул атларны карау белән мәшгуль булалар. Аяте кәримәдә төнлә сүзенең –
көндез, яшерен сүзенең ачыктан-ачык дигәннән алдарак әйтелүе яшерен садаканың
ачыктан-ачык күрсәтеп бирелгәннән өстенрәк булганына ишарәли.
42 Риба-процент белән сату-алу итүченең Кыямәт көнендә кабереннән Мәхшәр
мәйданына кинәт җиргә егылган һәм җыерылып авызыннан күбекләр чыккан өянәкле
кеше кебек чыгачагы хакында күп кенә хәдис-шәриф һәм риваятьләр бар. Мәсәлән, Та-
бәранинең Гауф ибне Маликтан (радыйаллаһу ганһ) риваять иткән бер хәдис-шәрифтә
Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Ярлыканмый торган гөнаһлардан сакла-
ныгыз. (Аларның берсе) ганимәт малын урлау ки, кем дә кем мондый бернәрсә урласа,
Кыямәт көнендә аны алып киләчәк. Тагын риба ашау ки, риба ашаучы кеше Кыямәт кө-
нендә акылдан язып җиргә егылган хәлдә терелтеләчәк», (Табәрани, әл-Мугҗәм әл-кә-
бир, № 110, 18/60; Хәйсәми, Мәҗмәгъ әз-зәваид, № 6588, 4/214) дип әйткәннән соң менә
бу аяте кәримәне укыган. Аллаһы Тәгалә дөньяда тәһарәт алган кешеләрне, аларга бер
мәрхәмәт-рәхмәт йөзеннән, Мәхшәрдә тәһарәт әгъзаларын ялтырату белән танытача-
гы кебек, фаиз ашаучыларны да җәза буларак мондый ямьсез галәмәт белән һәркем ал-
дында кимсетәчәк. Кайбер галимнәрнең: «Мәхшәрдә мондый күренеш булмаячак, бу ул
кешенең дөнья малы артыннан куып хирыслы һәм тынгысыз тотышы белән бәйле бер
чагыштыру гына», шәкелендәге ачыкламалары Ибне Габбас, Ибне Мәсгудь һәм Катадә
кебек сәләф өммәттән җиткерелгән һәм Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
риваять ителгән мәгънәләргә каршы килә, шуңа күрә кабул ителә алмый.
ры соралмый]. Аның эше –
Аллаһка [калдырыла]. Кем дә
кем [рибаны хәләл дип кабул
итү фикеренә] кайта, алар – {
әһелләре. Алар – анда мәңге
калучылар.
276. Аллаһ рибаны юк итә, сада -
каларны исә [бәрәкәтләндереп]
арттыра. Аллаһ [рибаны хәләл
санап инкярга төшкән] кяфер
һәм [өзлексез харам ашап гөнаһ
кылуын туктатмаган] гөнаһлы
беркемне дә сөйми.
277. Иман китергән, [ураза һәм хаҗ
кебек] изге гамәлләр кылган,
Кәлам шәриф

65
[фарыз] намаз укыган, зәкят
биргән кешеләр өчен әҗер-
ләре – Раббылары хозурында
[әзерләнгән]. Аларга [Ахирәт-
тә] бернинди курку да булмас,
[дөньяда калдырган нәрсәләре
өчен] алар хәсрәт тә чикмәс.
278. И, иман китерүчеләр! Әгәр
[чыннан да] мөэминнәр икән-
сез, Аллаһтан куркыгыз һәм
риба өлешен калдырыгыз.
279. Әгәр алай итмәсәгез [риба-
ны тыйган әмерне үтәмәсәгез],
Аллаһ һәм расүленнән була-
чак сугышны белегез. Әгәр
[рибачылыктан] тәүбә итсә-
гез, малларыгызның нигезе
[булган төп өлеше] – сезнеке.
[Бурычлылардан артык сорап]
Золым иткән һәм [төп өлеше-
гез киметелмичә] золым күр-
гән булмассыз.
280. Әгәр [бурычлы] авыр хәлдә
булса, аның хәле җиңеләй-
гәнче көтү [кирәк]. [Тарлыкта
яшәгән кешеләрдән алачагыгы-
зның бөтенен яки бер өлешен]
Гафу итсәгез, сезнең өчен
яхшырак. Әгәр сез [бурыч-
ны кичерүнең сезгә нинди зур
савап китерәчәген] белсәгез
иде!
281. Аллаһка кайтарылачак, шун-
нан һәркемгә ирешкәннәре
тулысынча биреләчәк һәм
беркемгә дә [саваплары киме-
телеп яки гөнаһлары артты-
рылып] золым ителмәячәк
көннән куркыгыз.
43 Бу аяте кәримә кеше хакларыннан берсе булган малның саклануы белән бәй-
282. И, иман китерүчеләр! Бил-
геләнгән бервакытка кадәр
бер-берегезгә бурыч бирсәгез,
[бәхәс-тартышуларга юл ачмас
өчен] аны [теркәп] языгыз.
[Ышанычлы] Язучы арагы-
зда [аерма ясамыйча] гаделлек
белән язсын. Яза белгән бер-
кем дә Аллаһ [язу сәнгатенә]
өйрәткәнчә [дөрес итеп] язу-
дан баш тартмасын, язсын.
Өстендә [үтәләсе] хак булган
[бурычлы] кеше исә [бурычын
дөрес итеп] яздырсын, [кайта-
рырга тиешле хакны яшерүдән]
Раббысы Аллаһтан курыксын
һәм аннан [бурычтан] бер -
нәрсәне дә киметмәсен. Әгәр
өстендә хак булган [бурычлы]
кеше акылсыз яки [балигъ бул-
маган бала һәм балага әйлән-
гән карт кебек] зәгыйфь бул-
са, яисә [телсезлек һәм телне
белмәү сәбәпле] үзе әйтеп
яздыра алмаса, [Яклаучы,
тәрҗемәче кебек аның эшләрен
башкаручы] вәлие гаделлек
белән яздырсын. [Арагыздагы
мөселман, ирекле һәм балигъ
яшькә җиткән] ирләрегездән
ике шаһит итегез. Ике ир
кеше булмаса, үзегез [шаһит-
лыкларына] риза булган бер
ир һәм ике хатын кеше [бул-
сын], әгәр аларның берсе
[онытып яки башка сәбәп белән]
ялгышса, икенчесе аның
исенә төшерер
(43) . Шаһит-
лык кылучылар, чакырылган
2. Әл-Бәкара сүрәсе

66
вакытта, [бу эштән] баш тарт-
масын. Зурмы яки кечкенәме,
аның [бурычның бирелү] вакы-
тына кадәр язарга иренмәгез.
Бу [язышуыгыз] Аллаһ катын-
да гаделрәк, шаһитлык [үтәлү]
өчен ышанычлырак һәм
шикләнмәвегезгә якынрак.
Мәгәр үзара башкарган
сату-алуыгыз кичектерелми
[һәм кулдагы акча белән түлә -
неп исәп-хисапны өзә] торган
булса, аны язмавыгызда сез-
гә бер гөнаһ та юк. Сату-алу
иткән вакытта шаһит тоты-
ле бик әһәмиятле теманың чыганагын тәшкил итә. Бу – сүзләрнең онытылуы һәм мал
кебек үзенчәлекле нәрсәдә кешеләрнең инкярга баруы яки, кинәт үлеп китү нәтиҗәсен-
дә, бурычка биреп торучыларның алдануы кебек зарарларны булдырмас өчен язу, язды-
ру һәм шаһит тоту, хәтта сүзгә ышану бөтенләй булмаганлыктан, бүген әһәмиятлерәк
саналган шактый гына кагыйдәләрне эченә ала. Кайбер новаторлар аяте кәримәдә үт -
кән: «Ике хатынның шаһитлыгы бер ир кешенекенә тиң» булуны хатыннарны бертөрле
кимсетү кебек аңлап: «Ул замандагы хатыннар укый-яза белмәгән, шуңа күрә, хөкем
шундый булган. Бүгенге хатыннарның һәрберсе бер иргә тиң», – кебек сафсата саталар.
Хәлбуки, сахабәи кирам кебек иң өстен катламның да киңәш сорап мөрәҗәгать иткән
Гайшә (радыйаллаһу ганһа) шикелле иҗтиһад дәрәҗәсенә ирешкән хатыннар яшәгән
сәгадәт гасырында гамәлдә йөргән бер хөкемнең бүген килеп үзгәртелгәнен сөйләү ке-
шене диннән чыгарырлык зур һәлакәткә илтә, чөнки бу Аллаһның хөкемен үзгәртергә
маташу була, әмма Коръән хөкемнәре дөньяның ахырына кадәр киләчәк барлык ке-
шеләргә куелган һәм аларны үзгәртергә беркемнең дә хакы юк. Бу аяте кәримәдән ха-
тын-кызлар кимсетелгән дип санарга ярамый, киресенчә, яратылышларында ук аларга
хас оялчанлык, хисчәнлек, тиз тәэсирләнү, онытучанлык, ир-атка караганда аңлау сәлә-
те һәм каршы тору көченең йомшаграк булуы кебек сыйфатлар хикмәт һәм мәрхәмәт
иясе булган Аллаһы Тәгалә тарафыннан күз уңында тотылган. Капланып йөрүләренең
һәм ир затларыннан яшеренүләренең кирәклеге дә исәпкә алынса, шаһитлык кебек
рәсми һәм һәркемгә ачык очракларда аларның бер-берләре белән тулыландырылулары
дөрес дип табылган. Малларының кулдан ычкынуын теләмичә, хаклыкны инкяр итәр-
гә яки яшерергә тырышкан кешеләр, шаһитларга бәрелеп, аларны авыр хәлдә калдыра
алалар. Шундый хәл була калса, хатын кешене ялгыз калдырып, кимсетү бер дә киле-
шле нәрсә түгел. Теләсә кайсы хатынның хәтер һәм каршы тору ягыннан көчле булырга
тиешлеге фарыз кылынса да, бу хөкемнең гомуми рәвештә билгеләнүенә киртә бул-
мый һәм хатын-кыз, бу хөкемнән читтә калып, берүзе дә җитә дигән мәгънәдә килми.
Һәрнәрсәнең чын йөзен белү, мәрхәмәт кылу һәм кызгану кебек темаларда бөтен бар-
лыкларның яралтучысы булган Аллаһы Тәгаләдән узарга маташу – зәррә кадәр иманы
булган кешенең теленә түгел, хәтта акылына да килергә тиеш булмаган бернәрсә.
гыз. Язучыга да, шаһитка да
зарар китерелмәсен. Әгәр
[болай] ителсә, һичшиксез, бу
– сездәге бозыклык. Аллаһтан
куркыгыз. Аллаһ сезгә [дөнья
вә Ахирәт өчен кирәкле һәрнәр-
сәне] өйрәтә. Аллаһ – һәрнәр-
сәне белүче.
283. Әгәр сез сәфәрдә булып,
язучы таба алмасагыз, [мон-
дый хәлдә] рәһен алынсын
[бурычны кайтаруга бер дәлил,
ышаныч булсын]. Әгәр ара -
гыздан берегез икенчегез-
гә ышана [һәм рәһен алуны
Кәлам шәриф

67
кирәксенми] икән, ышаныч
белдерелгән [бурычлы] кеше
Раббысы Аллаһтан курыксын
һәм әманәтен кайтарсын. [И,
бурычлылар һәм шаһитлар!
Үзегезгә кагылсынмы, башка-
ларга кагылсынмы, берничек тә]
Шаһитлыкны яшермәгез. Кем
дә кем аны яшерә, һичшик-
сез, ул – калебе гөнаһлы кеше.
Аллаһ – сезнең [шаһитлыкны
яшерү-яшермәү мәсьәләсендә]
ни кылганнарыгызны белүче.
284. Күкләрдә һәм җирдә булган
һәммә нәрсә – [хакимлек һәм
ия булу җәһәтеннән] Аллаһ-
ныкы гына. Күңелләрегездә
булганны ачык белдерсәгез
дә, аны яшерсәгез дә, Аллаһ
моның өчен сезне хисапка
тартачак. t теләгән кеше-
не ярлыкар, теләгән кешегә
газап бирер. Аллаһ – һәрнәр-
сәгә Кодрәтле.
285. Расүл (салләллаһу галәйһи вә
сәлләм) Раббысыннан үзенә
иңдерелгәнгә иман китер-
де, мөэминнәр дә [иңдерел-
гән бөтен нәрсәгә иман китер-
деләр]. Барысы да Аллаһка,
фәрештәләренә, китаплары-
на, пәйгамбәрләренә иман
китерделәр. «Аның пәйгам-
бәрләреннән берсен дә баш-
каларыннан аермыйбыз»
[диделәр]. Алар: «[Боерыгың-
ны] Ишеттек, [әмереңә] ита-
гать иттек. И, Раббыбыз,
мәгъфирәтеңә сыенабыз!
[Үлгәннән соң] Кайтуыбыз – тик Сиңа!» – диделәр.
286. Аллаһ беркемгә дә көчен-
нән килмәслек нәрсә йөклә-
ми. Һәркемнең [изге гамәлләр
эшләп] казанганы үз файда-
сына, [начарлык] кылганы да
үз зарарына. «И, Раббыбыз,
әгәр без онытсак яки ялгыш-
сак, син безне җавапка тарт -
ма! И, Раббыбыз, бездән алда
килгәннәргә йөкләгән шикел-
ле безгә дә авыр йөк йөкләмә!
И, Раббыбыз, безгә көче-
без җитмәгән нәрсәләрне дә
йөкләмә! Безне гафу ит! Без-
не ярлыка! Безне кызган! Син
– безнең Яклаучыбыз. Кяфер-
ләр кавеменә каршы [да] Син
безгә ярдәм ит!»
3. Әлү Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе
Мәдинә чоры, 200 аять
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Әлиф ләәәм мииим.
2. Аллаһ, Аннан башка илаһ юк,
[затына муафыйк тормыш белән
мәңге] Тере, [барлыкка китерел-
гән һәрнәрсәгә] Тереклек бирү-
че.
3. t алдагыларны [Коръән-
гә кадәр иңгән китапларны]
дөресләүче буларак сиңа хак
белән Китапны иңдерде;
Тәүратны һәм Инҗилне [тула -
ем килеш] иңдерде.
3. Әлү Гыймран сүрәсе

68
4. [Аллаһы Тәгалә] Моннан алда
[Тәүрат белән Инҗилне үз чор-
ларындагы] кешеләр өчен
[юл күрсәтүче] бер һида-
ять буларак [иңдергән иде].
t Фурканны да иңдерде.
Аллаһның [китапларының]
аятьләрен [һәм пәйгамбәр-
ләре аркылы күрсәткән могҗи-
заларны] инкяр итүчеләр –
[көферлекләре сәбәпле] аларга
каты газап бар. Аллаһ – Бөек
[Җиңелмәс], Җавап буларак
җәза бирүче.
5. Һичшиксез, ни җирдәге, ни
күктәге бернәрсә дә Аллаһка
яшерен түгел.
6. Ул – аналарыгызның кары-
нында сезгә теләгәнчә сурәт
бирүче. Ул Бөек [Җиңелмәс],
Хикмәт иясе булган заттан
башка бер илаһ та юк.
7. Ул – сиңа [тиңсез бер] Китап-
ны [Коръәнне] иңдерүче. Аның
бер өлеше [мәгънәләре ачык
һәм төрлечә аңлау ихтималы
булмаган] мөхкәм аятьләр ки,
алар – Китапның нигезе; янә
[төрлечә тәфсир кылыну мөм-
кинлеге булган] башка – мүтә-
шабиһ аятьләр. Күңелләрендә
[хактан ялганга] тайпылу бул-
ганнар фетнә [чыгару] теләге
һәм мәгънә бирергә тырышу -
лары белән аның [Коръәннең]
мүтәшабиһ булган аятьләренә
иярәләр [һәм үзләренчә
бердәнбер чын хаклыкка дәгъ -
ва итәләр]. Хәлбуки, аның
мәгънәсен Аллаһтан баш- ка беркем дә белмәс. Гый-
лемдә югары дәрәҗәгә иреш-
кәннәр исә: «Без аларга иман
китердек, [мөхкәм һәм мүтә-
шабиһ аятьләрнең] бөтенесе
[дә сүзләрендә бернинди кап-
ма-каршылык булмаган] Раб-
быбыздан [иңдерелгән]», – дип
әйтерләр. Акыл ияләреннән
башкалар [Коръәни Кәримдәге
үгетләрне] искә алмас.
8. [Гыйлемдә югары дәрәҗәгә
ирешкән галимнәр, Коръәннең
мәгънәләрен үзгәрткәннәрне
күргәч, әйтерләр:] «И, Раббы-
быз! Безне һидаятькә күндер-
гәнеңнән соң, күңелләребез-
не тайпылдырма һәм безгә Үз
хозурыңнан рәхмәт бир. Һич-
шиксез, Син – [берни дә сора-
мыйча] Бирүче.
9. И, Раббыбыз! Килүенә һич тә
шик булмаган көнне кешеләр-
не туплаячаксың. Һичшик -
сез, Аллаһ [вәгъдә итеп биргән]
сүзен бозмый».
10. Һичшиксез, кяферләрне
ни маллары, ни балалары
Аллаһтан [Аның газабыннан]
берничек коткарып калмая-
чак. Алар – Утның утыннары.
11. [Бу кяферләрнең хакны инкяр
итүләре] Фиргавен токымы
һәм алардан элек килгәннәр-
нең гадәте кебек – алар Без-
нең [пәйгамбәрләр аша җибәр -
гән] аятьләребезне ялганга
санадылар һәм, гөнаһлары
өчен, Аллаһ аларны [хөкемгә]
тотты. [Инкяр итүчеләргә кара-
Кәлам шәриф

69
та] Аллаһның газабы бик
каты!
12. [Расүлем!] Кяфер булганнар-
га әйт: «Тиздән җиңеләчәксез
һәм җәһәннәмгә сөреләчәк -
сез; ул – нинди яман урын!»
13. [И, кеше саны һәм корал күпле-
генә алданган яһүдиләр! Бәдер
көнендә сугыш мәйданын-
да] Бер-берсе белән очраш-
кан [мөэмин һәм мөшрик] ике
җәмәгатьтә сезнең [бик тиздән
җиңелүне аңлавыгыз] өчен бил-
ге бар иде. [Расүлуллаһ (сал-
ләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм
аның сәхабәләреннән торган]
Бер җәмәгать Аллаһ юлында
сугыша, [саннары меңгә якын]
кяфер булган икенче җәмә-
гать исә, күрер күзгә аларны
үзләреннән икеләтә артык
[итеп] күрәләр иде
(44) . Аллаһ
Үзе теләгәненә ярдәм итәр.
Һичшиксез, [Аллаһның] монда
[азны – күп, күпне аз итеп күр -
сәтүендә] күрә белгәннәр өчен
гыйбрәт бар.
14. Күңел тартылган нәрсәләр-
не: хатыннарны, улларны,
кыйнтар-кыйнтар җыел-
ган алтын-көмешне, [яра-
тылышыннан маңгае ак һәм
бәдәне ала булып] тамгалан-
ган [токымлы һәм матур арга-
44 Бәдер сугышында Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның сәха-
бәләре өч йөз унөч кеше – җитмеш җидесе мөһаҗирләрдән, ике йөз уналтысы әнсардан
була. Мөһаҗирләрнең байракчысы – Гали ибне Әбү Талиб (радыйаллаһу ганһ), әнсар-
ның байракчысы исә Сәгъд ибне Губадә була. Мәккә мөшрикләренең саны тугыз йөз
иллегә җитә. Бәдер сугышы Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һиҗрәттән соң
катнашкан беренче зур әһәмияткә ия вакыйга була. Ул бу сугыш вакытында бик күп
могҗиза күрсәтә ки, әлеге аяте кәримәдә дә шуларның берсе телгә алына.
мак] атларны, [дөя, сыер,
сарык һәм кәҗә кебек] терлек-
не һәм игенлекләрне ярал-
ту кешеләр өчен зиннәтлән-
дереп күрсәтелде. Бу – дөнья
тормышының [гади, бәһасез
мәнфәгатьләрен чагылдырган]
нәрсәләре. [Иң] Яхшы кайта-
чак урын [булган җәннәт] исә –
Аллаһ хозурында.
15. [Расүлем!] Әйт: «Сезгә болар-
дан да яхшырак булган нәр-
сәләрне әйтимме? Тәкъвалык
ияләре өчен Раббылары хозу -
рында алар мәңге калачак
[сарайлары һәм агачлары] асла-
рыннан елгалар агып торган
җәннәтләр, [хәез һәм нифас
кебек матди нәҗесләрдән,
хөсетлек кебек рухи кимче-
лекләрдән] пакь хатыннар
һәм Аллаһның ризалыгы [һәм
канәгатьлеге] бар. Аллаһ – кол -
ларын Күреп торучы.
16. [Бу җәннәтләр] «И, Раббыбыз!
Һичшиксез, без [дәгъватың-
ны кабул итеп] иман китердек.
[Биргән сүзеңдә торып] Без-
нең гөнаһларыбызны гафу
ит һәм [шәфкать-мәрхәмәтең
белән] безне Утның газабын-
нан сакла!» – дип әйтүчеләр
[өчен әзерләнгән].
1 7. Алар [иман китерүчеләр] –
3. Әлү Гыймран сүрәсе

70
[әмерләрне үтәүдә, тыйганнар-
дан тыелуда һәм башларына
төшкән бәлаләргә] сабыр итү-
челәр, [ниятләрендә, сүзләрен-
дә һәм бөтен эшләрендә] тугры
булганнар, [дога кылулары
дәвамлы булган] итагатьлеләр,
[малларының бер өлешен Аллаһ
юлында] сарыф итүчеләр һәм
[гөнаһлары гафу ителсен өчен]
сәхәр вакытларында истигъ-
фар кылучылар.
18. Аллаһ, фәрештәләр һәм гый -
лем ияләре Аннан башка
гаделлек урнаштыручы һич-
бер илаһ булмаганына шаһит -
лык итәләр. Ул – [җиңелмәс]
Бөек һәм Хикмәт иясе. Аннан
башка һичбер илаһ юк.
19. Һичшиксез, Аллаһ хозурында
[хакыйкый һәм кабул ителгән]
дин – Ислам [дине генә]. Китап
бирелгәннәр [яһүди һәм наса-
ралар], үзләренә [Исламның
хак булганы турында] гыйлем
килгәннән соң, [хакыйкать-
не аңласалар да] араларында
көнләшү сәбәпле, үзара ихти-
лаф иттеләр
(45) . Кем дә кем
Аллаһның [китапларының]
аятьләрен [һәм хак диннең
бары тик Ислам булганын исбат
иткән дәлилләрне] инкяр итә,
һичшиксез, Аллаһ – хисапны
бик тиз тотучы.
45 Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Исламның дөреслегенә,
Гозәер һәм Гайсәнең (галәйһимәссәлам) Аллаһның колы булганына ышану кебек игъ-
тикади мәсьәләләрдә бер фикергә килә алмаганнар. Кайсы Расүлуллаһны (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) һәм Исламны бөтенләй инкяр иткән, кайсы гарәпләрдән булганы
өчен кабул иткән, кайсы Гайсә һәм Гозәерне (галәйһимәссәлам) Аллаһның колы вә
расүле буларак күргән, кайсы исә улы дип кабул итеп кяфер булган.
20. [Расүлем! Моның кадәр дәлил-
ләр китергәннән соң] Әгәр [яһү-
диләр белән насаралар һаман
да] синең белән [дин хакын-
да] тартышсалар, әйт: «Мин
дә үземне Аллаһка тапшы-
рдым, миңа иярүчеләр дә!»
[Расүлем!] Янә китап бирел-
гәннәргә һәм [гарәп мөшри-
кләре кебек укый-яза белми
торган китапсыз] өммиләргә:
« [Миңа иярүчеләр Исламга кер-
гән кебек] Сез дә Исламга кер-
дегезме? [Әллә һаман кяфер
булып кала бирәсезме?]» –
диген. Әгәр алар Исламны
кабул итсәләр, [адашкан юлла-
рыннан туры юлга чыгып] һида-
ять табарлар. Әмма әгәр [хак
динне кабул итүдән] йөз чөер-
сәләр, [сиңа бернинди зарар
китермәсләр, чөнки] синең
өстә [аларны туры юлга күндерү
түгел, ә хак турындагы мәгъ-
лүматны] ирештерү [вазифа-
сы]. Аллаһ – колларын күреп
торучы.
21. Һичшиксез, Аллаһның
аятьләрен инкяр иткән, [үз
диннәренә күрә дә] хаксыз
рәвештә пәйгамбәрләрне
үтергән, кешеләр арасында
гаделлеккә чакыручыларны
үтергәннәрне [яһүди һәм наса-
раларны] тилмерткеч бер
Кәлам шәриф

71
газап белән «сөендер».
22. Әнә шулар – [кылган] гамәл-
ләре дөньяда да, Ахирәттә
дә бушка китәчәк кешеләр.
[Ахирәттә исә] Аларга ярдәм-
че юк.
23. [Расүлем, Китаптан [Тәүрат-
тан] бер өлеш бирелгәннәрне
күрмәдеңмени? Араларында
[кемнең – дөрес, кемнең ялгыш
булганына] хөкем чыгару өчен
Аллаһның [Тәүрат] китабына
чакыралар, шуннан соң ара-
ларыннан бер төркем [белә
торып, Аллаһның китабына
мөрәҗәгать итүдән] йөз чөер-
гән хәлдә кире кага.
24. Бу [йөз чөерүләре] аларның
[яһүдиләрнең]: « [Бозауга табын-
ган көннәребез кадәр] Санау-
лы берничә көннән тыш, {
безгә кагылмаячак», – дигән-
нәре өчен. Диннәре хакын-
да үзләре [уйлап табып] уйлап
чыгарган нәрсәләр аларны
алдый.
25. Килүенә һич шик булмаган
көнне [хисапка тартыр өчен]
аларны [хозурыбызга] тупла-
гач, беркемгә дә [гөнаһла-
ры арттырылып яки саваплары
киметелеп] золым ителмичә,
һәркемгә кылган нәрсәләре
тулысынча бирелгән чак -
та [аларның хәлләре] ничек
булыр?
26. [Расүлем!] Әйт: «И, пади-
шаһлыкның хуҗасы Аллаһ!
Син хакимлекне теләгә-
неңә бирәсең, теләгәнеңнән тартып аласың; теләгәнең-
не [дөньяда яки Ахирәттә, яки
икесендә дә] олылыйсың,
теләгәнеңне [ике җиһанда
рисвай итеп] хур итәсең [һәм
дәрәҗәсен төшерәсең]. Бөтен
яхшылык [һәм яманлык] –
Синең генә хакимлегеңдә.
Һичшиксез, Син – һәрнәрсәгә
Кодрәтле.
2 7. Син [төннең бер өлешен киме -
теп, көнгә кушып] төнне көнгә
кертәсең, [көннең бер өлешен
киметеп, төнгә өстәп] көнне
төнгә кертәсең; үледән тере -
не чыгарасың, тередән үле-
не чыгарасың. Теләгәнеңне
Син [тарлык һәм фәкыйрьлек -
кә төшермичә] хисапсыз ризы-
кландырасың».
28. Мөэминнәр мөэминнәрне
калдырып, кяферләрне дус
итмәсеннәр. Кем дә кем болай
[аларны дус] итә икән, аның
Аллаһ белән бернинди бәйлә-
неше дә юк. Бары тик алардан
курыксагыз [һәм шул рәвешле
сакланырга мәҗбүр булсагыз]
гына. Аллаһ сезне Үзеннән
[адаштыруыннан, газабыннан]
кисәтә [ки, дошманнары белән
дус булып, Аның газабына дучар
булмагыз]. [Үлгәннән соң] Кай -
туыгыз – тик Аллаһка.
29. [Расүлем!] Әйт: «Күңелләре-
гездә булганны [кяферләр
белән дуслык кебек ниятләр-
не] яшерсәгез дә, аны ачык
белдерсәгез дә, Аллаһ моны
белеп тора. Ул [сезнең яшер-
3. Әлү Гыймран сүрәсе

72
гән һәм ачык белдергәнне генә
түгел] күкләрдә һәм җирдә
булганны да [бик яхшы] белә.
Аллаһ – һәрнәрсәгә Кодрәтле.
30. Һәркем [дөньяда] кылган
яхшылыкларын да, яманлы-
кларын да [каршына] китерел-
гән рәвештә күрәчәк көнне
үзе һәм аның [яманлыклары]
арасында бик зур ара булуын
теләр. Аллаһ сезне Үзеннән
[адаштыруыннан, газабын-
нан] кисәтә. Аллаһ – колларга
карата бик Аяучан.
31. [Расүлем!] Әйт: «Әгәр сез
Аллаһны сөясез икән, миңа
иярегез, шулвакыт Аллаһ та
сезне сөячәк һәм гөнаһлары -
гызны гафу итәчәк. Аллаһ –
[гөнаһларны күпләп] Гафу итү-
че, Рәхимле».
32. [Расүлем!] Әйт: «[Аллаһка бул-
ган сөюегезне исбат итәр өчен]
Аллаһка итагать итегез һәм
Расүлгә дә! Әгәр [итагатьле
булуны кабул итүдән] йөз чөер-
сәгез, [инкярга төшкән булыр-
сыз] һичшиксез, Аллаһ кяфер-
ләрне сөйми.
33. Һичшиксез, Аллаһ [кеше-
лекнең атасын] Адәмне, Нух-
ны, Ибраһимның гаиләсен
һәм Гыймранның [галәй-
46 Аяте кәримәдәге «Ибраһим гаиләсе» – Ибраһимның (галәйһиссәләм) уллары бул-
ган Исмәгыйль һәм Исхак (галәйһимәссәләм) белән Исмәгыйльнең (галәйһиссәләм)
нәселеннән чыккан Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Исхакның (галәй-
һиссәләм) нәселе Ягъкуб (галәйһиссәләм) һәм аның оныкларыннан таралган меңнәр-
чә бәни Исраил пәйгамбәрләре дигән сүз.«Гыймран гаиләсе» хакында ике караш бар:
кайберәүләрнең фикеренчә, Йасһур улы Гыймранның уллары булган Муса һәм Һарун
(галәйһимәссәләм) күз уңында тотылган, кайберәүләр исә монда Масан улы Гыймран-
ның кызы Мәрьям һәм аның улы Гайсә (галәйһиссәләм) турында сүз бара, дип исәпли.
һимүссәләм] гаиләсен [барлык]
галәмнәрдән өстен итеп сай-
лады
(46) .
34. [Ике гаиләнең] Берәүләре икен-
челәренең токымы буларак
[Аллаһы Тәгаләнең мондый
сайлавына ирештеләр]. Аллаһ –
[һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәр-
сәне] Белүче.
35. Менә Гыймранның хаты-
ны [Хәннә бинте Факуза, ул –
Мәрьямнең әнисе]: «И, Раббым!
Мин карынымдагы [баланы,
эш һәм хезмәттән] азат ителгән
буларак [һәм Бәйте Мәкъдис
хезмәтенә багышлап], Синең
өчен нәзер иттем. Миннән
кабул әйлә. Һичшиксез, Син –
[һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәр-
сәне] Белүче!» – дигән иде.
36. Ләкин аны [карынындагы
баланы] тудыргач, – Аллаһ
исә аның кемне тудырганын
яхшырак белсә дә, ул: «И, Раб-
бым! Мин кыз бала тудыр-
дым. Кыз бала ир бала кебек
түгел бит. Мин аңа Мәрьям
исеме куштым. Һичшиксез,
мин аны да, аның токымын
да [Аллаһның рәхмәтеннән ера-
гайтылып] ташлар атылган
шайтаннан [аның кул сузуын-
нан] Сиңа сыендырамын!» –
Кәлам шәриф

73
дигән иде.
3 7. Раббысы [нәзер иткән ир бала
урынына] аны яхшы бер риза-
лык белән кабул итте һәм аны
яхшы тәрбия белән үстерде,
аны Зәкәриягә тапшырды.
Зәкәрия кайчан гына аның
янына михрабка кермәсен,
[һәрвакыт] аның янында [төр-
ле ел фасылларында өлгерә
торган] ризык таба иде һәм:
«И, Мәрьям! Бу [вакытыннан
алда өлгергән җимешләр] сиңа
каян [килә]?» – дип әйтә, ул
исә: «Бу – Аллаһ хозурыннан
[килә]. Һичшиксез, Аллаһ Үзе
теләгәнен [бер дә киметмичә]
хисапсыз ризыкландыра», –
дия иде.
38. [Расүлем!] Зәкәрия анда Раб-
бысына дога кылган иде һәм:
«И, Раббым! Миңа да Үзеңнән
пакь бер нәсел насыйп ит.
Һичшиксез, син – доганы
Ишетүче», – дип әйткән иде.
39. Ул михрабта аягүрә намаз
укыган чакта, фәрештәләр
[белән килгән Җәбраил [галәй-
һиссәлам] аңа: «Аллаһ сине,
Аллаһтан бер [«Бул!» дигән]
сүзне исбатлаучы була-
рак, [кавеменә җитәкче-
лек итәчәк] сәед, тотнаклы
һәм изгеләрдән бер пәйгам-
бәр булачак Яхъя [исемле бер
бала] белән сөендерә», – дип
мөрәҗәгать кылды.
40. Ул: «И, Раббым! Миңа инде
картлык килгәч, хатыным
исә кысыр була торып, ничек минем улым була алсын?» –
дигән иде. Ул [Аллаһы Тәгалә
исә]: « [И, Зәкәрия!] Аллаһ телә-
гәнен шулай эшли», – дигән
иде.
41. Ул: «И, Раббым! Миңа [хаты-
нымның авырга узганын белүем
өчен] бер билге күрсәт!» –
дигән иде. Ул: «Синең бил-
гең: [бер сәбәпсез телең бәйләнү
нәтиҗәсендә] өч көн кешеләр
белән сөйләшә алмассың,
фәкать [әгъзаларың белән
ясалган] ишарәләр аша гына
[аңлашырсың]. Ләкин [кешеләр
белән сөйләшергә телең бул -
маса да, могҗиза буларак сиңа]
Раббыңны күп итеп зикер ит,
кичкә каршы һәм таңга кар-
шы исә [намаз укып] тәсбихтә
бул», – дигән иде.
42. Фәрештәләр [белән бергә кил-
гән Җәбраил [галәйһиссәлам]
әйткән: «И, Мәрьям! Һич-
шиксез, Аллаһ [ана кеше-
нең нәзерен кабул итеп] сине
сайлап алды, сине [ирләр-
нең кагылуыннан, хәез-ни-
фас кебек хәлләрдән һәм бөтен
гөнаһлардан] пакь кылды һәм
галәмнәрнең хатын-кызла-
рыннан өстен кылды.
43. И, Мәрьям! [Намазыңның кыя-
мында озак торып] Раббыңа
итагатьле бул, сәҗдә кыл һәм
рөкүгъ кылганнар белән бергә
рөкүгъ кыл».
44. [Расүлем!] Бу – Без сиңа вәхи
иткән гаиб хәбәрләрдән [ки,
вәхидән башка юл белән болар-
3. Әлү Гыймран сүрәсе

74
ның беленүе һич мөмкин түгел].
Аларның кайсысы Мәрьямне
тәрбиягә алыр дип, [шоба-
га салыр өчен] каләмнәрен
[елгага] ташлаган чакларында
син алар янында түгел идең.
[Мәрьямне карауны үз өсләренә
алып, беркемгә дә бирергә
теләмәгәннәре өчен] Алар тар-
тышкан вакытта да син янна-
рында түгел идең.
45. Фәрештәләр әйттеләр: «И,
Мәрьям! Һичшиксез, Аллаһ
сине [бернинди арадашсыз]
Үзеннән бер [«Бар бул!»] сүзе
белән сөендерә ки, аның [кал-
ган адәм балаларыннан аер-
масын белдерү сыйфатында -
гы] исеме – Мәсих, [күньясе]
Мәрьям улы [үз исеме исә]
Гайсә. Ул дөньяда да, Ахирәт -
тә дә кадер-хөрмәт иясе һәм
[Аллаһы Тәгаләгә рухи яктан
бик] якын кылынганнардан
булачак.
46. [Могҗиза буларак] Ул бишектә
дә, үсеп җиткәч тә [бернинди
аермасыз] кешеләргә [пәйгам-
бәрләр кебек] сөйләячәк һәм
[бабайлары Ибраһим, Исхак,
Ягъкуб һәм Муса [галәйһимүс -
сәләм] кебек] изгеләрдән була-
чак».
4 7. t [Аллаһы Тәгаләнең кодрә-
тенең бөеклегенә гаҗәпләнеп]:
«И, Раббым! Миңа бер кеше
дә кагылмагач, ничек итеп
минем балам була алсын?» –
дигән иде. Ул [Җәбраил [галәй-
һиссәлам] исә]: «Аллаһ Үзе теләгәнен шулай бар итә.

[Аның сиңа атасыз гына бер
бала бирә алуына аптырама,
чөнки] t [нәрсәнең дә булса
мәйданга килүенә] карар бир-
гәч, аңа [бернинди хәрефсез
һәм тавышсыз]: «Бул!» – дип
кенә әйтер, һәм ул [шунда ук]
бар булыр», – дигән иде.
48. [Фәрештәләр Мәрьямгә [галәй-
һәссәләм]: «И, Мәрьям! Шуны
да яхшы бел ки, Аллаһы Тәгалә
синең] t [балаңа бөтен илаһи]
китапларны [һәм язуны],
хикмәтне, Тәүратны һәм
Инҗилне өйрәтәчәк.
49. [Аллаһы Тәгалә Гайсәне [галәй-
һиссәлам] Исраил уллары-
на расүл буларак [җибәрәчәк
һәм ул әйтәчәк]: «Һичшиксез,
мин сезгә [пәйгамбәрлек вази-
фамны үтәр өчен] Раббыбыз-
дан могҗиза алып килдем.
Мин сезгә балчыктан кош
сурәтенә охшаган бер нәр-
сә ясармын, шуннан аңа өре-
рмен һәм, Аллаһның ихты-
яры белән, ул [җансыз сурәт
җанлы һәм оча ала торган] бер
кошка әйләнер. Аллаһның
ихтыяры белән, тумыштан
дөм сукыр һәм махау авы-
рулыны сәламәт итәрмен,
үлеләрне терелтермен. Сез -
гә нәрсә ашаганыгызны да,
нәрсә саклап тотканыгызны
да хәбәр итәрмен. Һичшик -
сез, монда [дүрт зур могҗи -
за белән бәйле хәбәрләрдә] сез -
нең өчен, әлбәттә, билге бар;
Кәлам шәриф

75
әгәр [Аллаһның могҗизалары-
на] ышанган кешеләр булса-
гыз.
50. Миннән алда килгән Тәүрат -
ны дөресләүче һәм [Мусаның
[галәйһиссәлам] шәригатендә]
сезгә харам кылынган нәр-
сәләрнең кайберләрен хәләл
итүем өчен [җибәрде]. Мин
сезгә Раббыгыздан [пәйгам-
бәрлегемнең хаклыгын дәлилли
алган бик күп] аять алып кил -
дем. Аллаһтан куркыгыз һәм
миңа итагать итегез.
51. Һичшиксез, Аллаһ – минем дә
Раббым, сезнең дә Раббыгыз.
Аңа гыйбадәт кылыгыз, [чөн-
ки] бу – туры юл».
52. Гайсә [галәйһиссәлам] алар-
да [күзгә бәрелерлек дәрәҗәдә]
көферлекне сизгәч: «Кемнәр
Аллаһка [илтә торган юлда
минем] ярдәмчеләрем [була-
чак]?» – дигән иде. [Гайсә-
нең [галәйһиссәлам] якын
сәхабәләреннән оешкан] Хәва-
риләр әйтте: «Без – Аллаһның
ярдәмчеләре. Без Аллаһка
иман китердек. [И, Гайсә!]
Шаһит бул: без – мөселман-
нар.
53. И, Раббыбыз! Син иңдергән
нәрсәләргә [Инҗил китабына]
иман китердек, [Син җибәр-
гән Гайсә] расүлгә [галәйһис -
47 Аяте кәримәдә килгән «Мин сине вафат иттерүче» җөмләсенә нигезләнеп, хәзерге
вакытта Гайсәнең (галәйһиссәлам) вафат булганын, шул сәбәпле, Кыямәт якынлашкач,
аның дөньяга җибәрелмәячәген әйтүчеләр башка бик күп аяте кәримәләргә һәм хә-
дис-шәрифләргә каршы килгән. Шуңа күрә дә әһле Сөннәткә хилафлык иткән ялгыш
фикердә торалар, чөнки әһле Сөннәт голәмәсе монда телгә алынган «тәүәффи» сүзен
халык телендә таралган «үтерү» мәгънәсендә түгел, сүзлекләрдә теркәлгән «тулысын-
сәлам] иярдек. Безне [берле-
геңә] шаһитлык кылучылар
белән бергә яз!»
54. Алар [Гайсәне [галәйһис -
сәлам] көтмәгәндә үтерер-
гә әзер бер кеше табып] хәйлә
кордылар, Аллаһ та [Гайсә-
не [галәйһиссәлам] күккә ашы-
рып һәм аны үтерергә килгән
кешене аңа охшаган кыяфәт -
кә кертеп, аларга каршы] тие-
шлесен бирде [һәм ул үте-
рергә җибәрелгән бәндәне
Гайсәгә [галәйһиссәлам] санап
тәрегә кадакладылар]. Аллаһ
бит – хәйләләргә [яман ният-
ләргә] каршы торуда иң өсте-
не.
55. Аллаһ әйтте: «И, Гайсә! Һич-
шиксез, Мин – сине [җир
йөзеннән] алучымын, сине
Үзем күтәргән урынга [фәреш-
тәләремнең сыеныр урыны
булган күкләремә] күтәрүче-
мен, сине кяферләрдән пакь
кылучымын һәм Кыямәт
көненә кадәр сиңа ияргән -
нәрне инкяр итүчеләрдән
өстен итүчемен. Соңыннан
[Ахирәттә синең дә, өммәтең-
нең дә] кайтуыгыз тик Миңа
[булачак]. [Шул чакта] С е з
ихтилаф иткән нәрсәләрегез
хакында арагызда Мин хөкем
бирәчәкмен
(47) .
3. Әлү Гыймран сүрәсе

76
56. Кяферләргә дөньяда да,
Ахирәттә дә каты газап
бирәчәкмен. Аларга [Аллаһ-
ның газабына каршы] ярдәм-
челәр һич юк»
(48) .
5 7. Иман китергән һәм [намаз,
ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге
гамәлләр кылган кешеләр-
гә исә [Раббылары] әҗерләрен
тулысынча бирәчәк. Аллаһ
[ширек кушкан] залимнәрне
сөйми.
58. [Расүлем!] Моны [бу кадәр сүз -
не] сиңа [синең хак пәйгам-
бәр булуыңны исбат иткән]
аятьләрдән һәм Хикмәтле
зикердән [Коръәни Кәримнән]
укыйбыз.
59. Һичшиксез, Аллаһ хозурын-
да Гайсәнең [атасыз ярал-
тылуының] мисалы Адәмнең
мисалы кебек ки, Ул [Аллаһы
Тәгалә] аны [аның гәүдәсен ата
һәм ана арадашлыгыннан баш-
ка коры, кара һәм исле] туфрак-
тан яралтты, шуннан аңа:
«Бул!» – дип әйтте, һәм ул
ча алу» мәгънәсендә тәфсир кылганнар. Бу сүздән соң килгән «сине Үзем күтәргән
урынга күтәрәчәкмен» сүзтезмәсе дә моның үлгән башка мөбарәк кешеләрнең рухлары
күккә ашырылуы кебек рухи бер күтәрелү мәгънәсендә булмыйча, кешенең тәне һәм
җаны белән тере килеш күккә күтәрелүе мәгънәсендә булганына ишарә ясый. Голәмә-
нең бу мәсьәләдә бер-берсеннән аерыла торган җаваплары булса да, Ибне Габбастан
(радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән Табәри һәм Куртуби (рәхимәһумаллаһ) тарафын-
нан да хуп күрелгән иң ышанычлы фикер исә: Гайсә (галәйһиссәлам) һич үлемне таты-
мыйча һәм йоклатылмыйча, тере һәм уяу хәлдә Аллаһ тарафыннан күккә күтәрелгән.
(Бәйдави, Нәсәфи, Алуси, Хазин)
48 Кяферләргә Ахирәттә биреләчәк каты газапның төрле-төрле җәһәннәм газапла-
рыннан гыйбарәт булганы һәркемгә мәгълүм булып, аларның дөньяда күрәчәк газа-
плары берничә төрле тәфсир кылына: А) Ислам диненә керү яки җизья салымы түләү
күләмен кабул итмичә, сугыш юлын сайлаганнарның кылычтан уздырылуы яки хур-
лык-кимсетүләргә дучар ителүе; Ә) җизья салымын түләүне кабул иткәннәрнең исә
җизьягә багланып, түбәнсетүле тормышка хөкем ителүе.
[җанлы, камил бер кеше була-
рак] бар булды.
60. [И, ишетү көченә ия булган
кеше! Син ишеткән] Хак – Раб-
быңнан [килгән хак]. Шулай
булгач, син [аларның дөресле -
генә] шикләнүчеләрдән бул-
ма.
61. [Расүлем! Гайсәнең [галәйһис -
сәлам] Аллаһның улы булмый-
ча, Аның колы һәм расүле бул -
ганы турында] Сиңа [бу кадәр]
гыйлем килгәннән соң, [наса-
ралардан] кем дә кем аның
хакында синең белән тар-
тышса, әйт: «Килегез, [иң
якын һәм кадерле булган
кешеләребез] улларыбызны
һәм улларыгызны, хатынна-
рыбызны һәм хатыннары -
гызны, үзебезне һәм үзегез -
не чакырыйк та, Аллаһның
ләгънәте ялганчылар өстенә
төшсен, дип дога кылыйк!» –
диген.
62. Һичшиксез, бу [Гайсә һәм
Мәрьям турындагы хәбәр -
Кәлам шәриф

77
ләр] – хак кыйсса. [Насара-
лар өч илаһка ышансалар да]
Аллаһтан башка һич илаһ
юк. Һичшиксез, Аллаһ – Бөек
[Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
63. Әгәр алар [тәүхиднең дөре-
слеген раслаган шулхәтле
дәлилләрне кабул итүдән] йөз
чөерәләр икән, Аллаһ бит
[дин һәм дөнья тәртибен бозар-
га тырышкан] аздыручылар-
ны белүче [һәм җәзаларын да
бирүче].
64. [Расүлем! Яһүди һәм насаралар-
га, бигрәк тә Нәҗран насарала-
ры белән Мәдинә яһүдиләренә]
Әйт: «И, әһле китап! [Коръ-
әндә һәм сезнең үзгәртел-
гән китапларыгызда] безнең
белән сезнең арада уртак бул-
ган [булганы ачыкланган] һәм
Аллаһтан башкага гыйбадәт
кылмыйбыз, Аңа һичнәрсә-
не тиңдәш итмибез, Аллаһ-
49 Кайбер ялгыш фикер ияләренең бу аяте кәримәне дәгъваларына дәлил итеп күр-
сәтүләре, я аның тәфсирен аңлап бетерергә белемнәре җитешмәүдән, я инде ниндидер
мәнфәгатьләр сәбәпле, (иманнарын сату нәтиҗәсендә), мәгънәсен максатчан үзгәр-
тергә маташуларыннан булса кирәк. Хәлбуки, хәзерге вакытта хаклыкны табар өчен,
кирәкле эзләнү-тикшеренү мөмкинлекләре шактый күп булса да, мондый игътикади
бер мәсьәләдә гыйлем җитешмәү сылтау була алмый. Иң элек шуны ачыклыйк, бу аяте
кәримәдә китап әһеленең мөселманнар белән уртак бер сүзгә чакырылулары аларның
бу сүздән ерагайганнарын, мөселманнарның исә шушы юлда булганлыкларын белдерә.
Шуңа күрә бу җөмлә Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әһле китапны
үзе тоткан һәм туры юл булган Исламга дәгъват итүеннән башка ниндидер мәгънәләр
белдерми. Мисал өчен, Коръәни Кәримне аңлатып бирү вазифасы өстенә йөкләнгән
Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Рум императоры Геракл кебек әһле китап
хөкемдарына Ислам диненә керергә чакырып җибәргән хатында: «Исламга кер, ко-
тылырсың. Аллаһ сиңа әҗер вә савапларны ике мәртәбә арттырып бирсен. Әгәр дәгъ-
ватымны кабул итмәсәң, сиңа буйсынган бөтен халыкның гөнаһы өстеңә йөкләнәчәк!»
(Бохари, Бәд-ә әл-вәхи, 1, № 7, 1/9) – дип әйткәннән соң, менә әлеге аяте кәримәне яз-
дырган, бу инде әһле китапны дәгъват итә торган сүзнең Ислам булуы турында тар-
тышырга, бәхәсләшергә урын калдырмаслык дәлил.
ны ташлап, берәүләребез
икенчеләребезне раббылар
итеп санамыйбыз дигән сүзгә
килик. [Менә хак булган Ислам
бу инде]». Әгәр алар [синең бу
тәкъдимеңнән соң да Ислам-
нан] йөз чөерсәләр, әйтегез:
«Шаһит булыгыз, без – мөсел-
маннарбыз [сез исә иманы -
гызның ялгышлыгын танырга
мәҗбүр калган кешеләр]
(49) ».
65. И, әһле китап! Ни өчен
Ибраһим [галәйһиссәлам]
яһүдиме, насарамы булганы]
турында бәхәсләшәсез, Тәүрат
белән Инҗил бит аңардан соң
иңдерелгән иде? Әллә [дәгъва-
гызның асылы булмаганын] бер
дә аңламыйсызмы?
66. Сез [шундый] кешеләрсез ки,
[Тәүраттан һәм Инҗилдән] бил-
геле булган нәрсә хакында
тартыштыгыз, ләкин беле-
мегез булмаган [Ибраһимның
3. Әлү Гыймран сүрәсе

78
[галәйһиссәлам] дине] хакында
ни өчен бәхәсләшәсез? Аллаһ
[сезнең нинди нәрсәләр өчен
бәхәскә керүегезне] белә, сез
исә [Ибраһимның динен] бел-
мисез.
6 7. Ибраһим [галәйһиссәлам] яһү -
диләр әйткәнчә] яһүди дә,
[насаралар дәгъва кылганча]
насара да түгел иде. Вә ләкин
ул [ялгыш ышанулардан ерак]
хәниф бер мөселман иде. Ул
[сезнең кебек Гозәерне һәм Гай-
сәне Аллаһка тиңдәш куйган]
мөшрикләрдән түгел иде.
68. Һичшиксез, Ибраһимга [галәй-
һиссәлам] иң якын кешеләр –
[үз заманында] аңа ияргәннәр,
шушы [Мөхәммәд] Пәйгамбәр
һәм [аңа ияреп] иман китер-
гәннәр. Аллаһ исә – мөэмин-
нәрнең [ярдәмчесе һәм] вәлие.
69. Әһле китаптан бер төркем
сезне [ничек булса да] юлдан
адаштырырга теләде. Хәлбу -
ки, алар үзләреннән баш-
ка кемне дә юлдан яздыра
алмаслар, [ләкин] алар той-
мыйлар.
70. И, әһле китап! Ни өчен Аллаһ-
ның аятьләрен [Мөхәммәднең
(салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
Тәүрат һәм Инҗилдәге сыйфат -
ларына] шаһитлык иткән хәл-
дә инкяр итәсез?
71. И, әһле китап! Ни өчен хак -
50 Башта сезнең дингә ияреп, соңыннан мөселман булганнардан башкаларга ышан-
ганыгызны белдереп, аны диненнән чыгару өчен маташмагыз, чөнки аларның дин-
нәреннән кайтулары өметсез булып, башта сезнең диндә булган кешеләрне кире кай-
тару өметлерәк һәм мөһимрәк.
ны [үзгәртергә һәм ялганны хак
сурәтендә күрсәтергә батыр-
чылык итеп, аны] ялган белән
каплыйсыз һәм [хакыйкатьне]
белгән хәлдә [Мөхәммәднең
(салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
пәйгамбәрлеген белдергән] хак-
ны яшерәсез?
72. Әһле китаптан бер төркем
[мөселманнарда шикләнү уятыр
өчен, бер-берләренә] әйтә:
«Мөэминнәргә иңдерелгән-
гә [Коръәнгә] көннең башын-
да иман китерегез [ышандык,
дип белдерегез], [көннең] ахы-
рында исә [аны] инкяр ите-
гез. Бәлки, алар [диннәреннән]
кайтырлар!
73. [Ләкин болай иткән чакта] Үз
динегезгә ияргәннәрдән
башкаларга [чын мәгънәсен-
дә] ышанмагыз [«Ышандык!»
дип кенә аларны диннәреннән
чыгарырга тырышыгыз]
(50) .»
[Расүлем! Алар, мөселманнар-
ны диннәреннән чыгарыр өчен,
теләгәннәрен эшләсен, син
исә] Әйт: «Һичшиксез, һида-
ять – Аллаһның һидаяте. Сез-
гә бирелгән нәрсә [Инҗил,
Тәүрат] башкаларга да бирелә,
яки Раббыгыз хозурында алар
сездән дәлил белән өстен
чыгачаклар дип [көнләшүдән
мөселманнарга шулкадәр бәй-
ләнәсезме?]!» [Расүлем! Ул көн-
Кәлам шәриф

79
челәргә] Әйт: «Һичшиксез,
[иманга ирешү һәм Исламга
һидаять ителү мәсьәләсендә]
фазыл – Аллаһның Үзендә ки,
аны Үзе теләгәннәргә бирә.
Аллаһ – [чиксез Мәрхәмәт һәм]
Белемнәр иясе, [һәрнәрсәне]
Белүче.
74. t [Раббыгыз пәйгамбәрлек,
Ислам диненә күндерү һәм
Коръәнгә ирештерү кебек] рәх-
мәтен [колларыннан] Үзе телә-
гәннәргә хаслый. Аллаһ – олуг
фазыл Иясе».
75. Әһле китап арасында, ыша-
нып, бер кыйнтар [мал]
әманәт итеп калдырсаң,
шуны сиңа [киметмичә,
төп-төгәл итеп] кайтара торган
кеше бар. Бер динар [кадәр аз
гына] әманәт бирсәң, артын -
нан йөрмичә, аны сиңа кай -
тармый торган кеше дә бар.
[Аларның] Бу «[Әһле китаптан
булмаган] Өммиләргә [ни кыл-
сак та] безгә бернинди [гөнаһ]
юл юк!» – дип әйтүләре сәбә-
пле. Ләкин алар [ялганнарын]
белә торып, Аллаһка яла яга-
лар.
76. Юк! Кем дә кем сүзен үти
һәм [бозыклыклардан] сакла-
на икән, һичшиксез, Аллаһ ул
тәкъвалык ияләрен сөя.
7 7. Һичшиксез, Аллаһка вәгъ-
дәсен һәм [«Валлаһи, ахыр
заман пәйгамбәренә иман
китереп ярдәм итәчәкбез!»
дип биргән] антларын арзан бәягә сатып алган кешеләр
– әнә аларга Ахирәттә бер-
нинди насыйп юк. Аллаһ
аларга [күңелләренә хуш килә
торган бер] сүз әйтмәячәк,
Кыямәт көнендә аларга [рәх-
мәт карашы белән] карамаячак
һәм [гөнаһ керләреннән] алар-
ны пакьләмәячәк. Алар өчен
тилмерткеч бер газап була -
чак.
78. Алардан [әһле китап булган-
нардан] бер төркем бар ки,
китапта булмаган нәрсәләр-
не сез китапта бар дип уйла-
сын өчен, телләре белән
үзгәртеп [булганын укыгандай
итеп, чынлап иңдерелгән урын-
нарны алмаштырып] укый-
лар, хәлбуки, ул [укыган нәр-
сәләре] Китаптан түгел. Алар:
«Бу – Аллаһ хозурыннан», –
диләр. Ләкин ул [бозып укыл-
ган нәрсә] Аллаһ хозурыннан
түгел. Алар [үзләренең ялган-
чы икәнлекләрен] белә торып,
Аллаһка яла ягалар.
79. Аллаһ берәр кешегә Китап,
хөкем һәм пәйгамбәрлек бир-
гәннән соң, аның кешеләргә:
«Аллаһны куеп, миңа коллар
булыгыз!» – дип әйтүе һич
мөмкин нәрсә түгел. Киресен-
чә: «Сез [Аллаһы Тәгалә иңдер-
гән] Китапны өйрәткәнегез
һәм [аны укып] дәрес биргә-
негез өчен, [Аллаһка итагатьле
калган, гыйлем һәм гамәл-
дә камил һәм Аллаһы Тәгалә-
3. Әлү Гыймран сүрәсе

80
гә баглы] раббани (51) кешеләр
булыгыз!» [– дип әйтер].
80. t [Аллаһ] сезгә фәрештәләр-
не һәм пәйгамбәрләрне раб-
былар дип тануыгызны әмер
итми. Мөселман булганыгы-
здан соң, ул [пәйгамбәр] сез-
гә көферлекне әмер итәр [дип
уйлыйсызмы әллә]?
81. Менә Аллаһ пәйгамбәр-
ләрдән [антлар белән ныгытыл -
ган катгый] сүз алды [һәм алар-
га болай диде] : «Минем сезгә
Китап һәм хикмәтне биргә-
немнән соң, яныгызда бул-
ганны [шәригатьне] раслаучы
[Расүлем исемле] бер расүл
киләчәк. Сез аңа тулысынча
иман китерәчәксез һәм аңа
51 Раббани – үзләрен Аллаһка тапшырган үрнәк кешеләр. Бу аяте кәримәдән
аңлашылганча, гыйлем өйрәтү һәм дәрес бирү өчен, кеше раббани булырга тиеш.
Димәк, раббани булудан башка бер максат белән белем алып, аны өйрәткән кешеләр-
нең гыйлемнәре әрәмгә һәм тырышлыклары бушка чыга. Шуңа күрә гыйлем туплау
мәсьәләсендә соң дәрәҗәдә тырышлык күрсәтеп, соңыннан аның белән гамәл кылма-
ган кеше яхшы бер агач утырткан һәм шуңа карап юанган, әмма җимешләреннән һич
файдалана алмаган кеше кебек.
52 Аяте кәримәнең мәгънәсе хакында мөфәссирләр арасында фикер каршылыгы ки-
леп туган. Аларның кайберәүләре Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иман
китерүгә бәйле бу вәгъдәнең, чынлыкта, пәйгамбәрләрдән түгел, ә аларның өммәт -
ләреннән алынганын әйтсәләр дә, Галидән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән «Ал-
лаһы Тәгалә Адәмнән (галәйһиссәлам) һәм аңардан соң җибәрелгән һәр пәйгамбәрдән:
«Әгәр син яшәгән вакытта Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җибәрелсә, аңа
иман китерергә һәм ярдәм итәргә тиешсең, өммәтеңнән дә бу вәгъдәне алырга тиеш-
сең!» – дигән катгый сүз алынган, шәкелендәге хәбәргә карасак, бу аятьнең мәгънәсе
ачыклана төшә. (Табәри, Җамигъ әл-бәян, № 7327, 3/330) Аллаһы Тәгалә башка пәйгам-
бәрләрнең Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) яшәгән чорга ирешмәячәкләрен
белүенә карамастан, алардан мондый бер сүз алуы Аның әнбия арасында Расүлуллаһка
(салләллаһу галәйһи вә сәлләм) гына булган аерым мөнәсәбәтен, олылавын һәм хөрмә-
тен күрсәтә. Бу килешүнең бөтен илаһи китапларда теркәлүе исә Расүлуллаһ (салләл-
лаһу галәйһи вә сәлләм) белгән әһле китапның иманын тәэмин итәр өчен була. Шуңа
күрә Аллаһның дуслары: «Тулы мәгънәдә пәйгамбәр, хакыйкый мәгънәдә расүл һәм
мөстәкыйль шәригать иясе бары тик Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кына.
Аңардан тыш булган нәбиләр исә аңа иярүчеләр хөкемендә» дип әйткәннәр. (Алуси)
ярдәм итәчәксез». [Шуннан
соң] t [Аллаһы Тәгалә] : «Сез
[ахыр заман пәйгамбәренә иман
китереп, ярдәм итүегез турын-
дагы сүземне таныдыгыз һәм]
икърар иттегез һәм бу хакта
Минем сүземне [кабул итеп]
алдыгызмы?» – дигән иде.
Алар исә: «Без [сүзеңне кабул
итеп] икърар иттек!» – дигән-
нәр иде. Ул исә: «Алай булгач,
[бер-берегезгә] шаһит булы-
гыз, Мин дә сезнең белән бер-
гә шаһитларданмын
(52) » , –
дигән иде.
82. [Әй бу килешүдән хәбәрдар бул-
ган кеше!] Моны ишеткәннән
соң, кемнәр [Мөхәммәдкә (сал-
ләллаһу галәйһи вә сәлләм) ире-
Кәлам шәриф

81
шеп, аңа иман китерү һәм ярдәм
итүдән] йөз чөерә, алар [иман-
нан һәм итагатьтән чыгып,
кяфергә әйләнгән] фасикълар-
дан булыр.
83. Күкләрдә һәм җирдә булган-
нар [мәхлукларның кайбере]
ихтыяри һәм [кайбере] ихты-
ярсыз рәвештә [булса да] Аңа
гына буйсынган хәлдә, әллә
алар [Исламнан йөз чөереп]
Аллаһның диненнән баш-
ка бер дин эзлиләрме? Алар
[Ахирәттә] Аңа гына кайтары-
лачаклар.
84. [И, Расүлем!] Үзеңнән алда
килеп киткән пәйгамбәрләр-
не тасдикъ итүеңне белдерер
өчен] Әйт: «Без Аллаһка һәм
безгә иңдерелгәнгә [Коръ-
әни Кәримгә], Ибраһимга,
Исмәгыйльгә, Исхакка, Ягъ-
кубка [галәйһимүссәләм]
һәм [Ибраһим белән Исхак -
ның [галәйһимәссәлам] оны-
кларына иңдерелгәннәргә
53 Ислам сүзе тәүхид һәм инкыйяд, ягъни Аллаһы Тәгаләнең берлеген кабул итеп,
Аның җибәргән пәйгамбәренә итагать итү мәгънәсендә булганлыктан, һәрбер пәйгам-
бәрнең дине Ислам булса да, биредә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) алып
килгән шәригать күз уңында тотыла. Шуңа күрә мондагы мәгънә түбәндәге шәкелгә
туры килә: «Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җибәрелгәннән соң, кем дә
кем аның шәригатеннән башка юл эзләргә керешсә, бу юл аны Аллаһның ризалыгына,
асылда, китермәячәк, ул гына да түгел, бу юл аны җәһәннәм газабына төшерәчәк». Тәф-
сирләрдә башка мәгънәләр бирелсә дә, бүгенге көндә безне кызыксындырган мәгънә
менә шушы.
54 Бу аяте кәримә диннән чыгып, Мәдинәдән Мәккәгә качкан унике кеше хакын-
да иңгән. Бу кяфер булучылар арасыннан Харис ибне Сүвәйд әл-Әнсари кылган эшенә
үкенеп, гаиләсенә: «Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сорагыз, минем
тәүбәм кабул булырмы?» – дип хат яза. Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
уңай җавабы килгәч, ул тәүбә итә. Алда киләчәк 89 нчы аяте кәримә – шуның кебекләр
турында. Аның иптәшләре исә: «Без тора алган кадәр Мәккәдә кяфер буларак калыйк,
кайтырга теләгән чагыбызда, Харис хакында иңгән кебек, безнең хакта да ни булса да
[сәхифәләргә], Муса һәм Гай-
сәгә [галәйһимәссәләм] һәм
бүтән пәйгамбәрләргә Раб-
быларыннан бирелгәннәр-
гә иман китердек. [Яһүдиләр
һәм насаралар кебек, кайсына
– ышанып, кайсын инкяр итеп]
Аларның бер-берсе арасын-
да һичнинди аерма ясамый-
быз. Без бары [аларны җибәр-
гән һәм аларга ул китапларны
иңдергән] Аңа гына буйсына-
быз».
85. Кем дә кем Исламнан (53) баш-
ка дин эзләсә, аңардан [бу
ялгыш дин] кабул ителмәячәк.
Ахирәттә ул зарар күрү -
челәрдән булыр.
86. [Китапларында Расүлуллаһның
(салләллаһу галәйһи вә сәл-
ләм) хаклыгын исбат иткән]
Ап-ачык дәлилләр килгән-
нән соң, [шулар аркасын-
да] расүлнең хак булганына
иман китергән һәм шаһит -
лык иткәннән соң
(54) , кяфер
3. Әлү Гыймран сүрәсе

82
булган [яһүди һәм насаралар
кебек] кавемне Аллаһ ничек
[хак дингә] һидаять кыл-
сын? Аллаһ [фикерләү сәлә-
тен эшләтмәгән, ышану урыны-
на инкярне куеп, үзләренә генә
золым иткән] залимнәр каве-
мен һидаять итми!
8 7. [Расүлем!] Аларның җәзасы –
өсләренә Аллаһның, фәреш-
тәләрнең һәм бөтен кешеләр-
нең ләгънәте.
88. Анда [ләгънәттә] мәңге кала-
чаклар [һәм җәһәннәмнән чык -
маячаклар]. Аларга газап [бер-
ничек тә] җиңеләйтелмәс,
[киресенчә, газап өстенә газап
өстәлер], аларга [тәүбә итүләре
өчен] кичектерү дә бирелмәс.
89. Моннан [диннән кайту
гөнаһыннан] соң тәүбә итү -
челәр һәм [ялгышларын]
төзәтүчеләрдән башка. Һич-
шиксез, Аллаһ – [гөнаһларны
күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
90. Һичшиксез, [алдан Мусага
[галәйһиссәлам] һәм Тәүратка]
иман китергәннәреннән соң,
[Гайсәне [галәйһиссәлам] инкяр
итеп] кяфер булган, шун-
нан [Мөхәммәдне (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) һәм Коръә-
ни Кәримне кире кагып] көфер-
лекне арттырган кешеләрнең
[үлгәннән соң] тәүбәләре кабул
иңәр»,– дип, адашкан юлларында кала бирәләр. 90 нчы аяте кәримә менә шуларның
аянычлы хәлләрен ачыклый.
55 Бу аяте кәримә «Ниса» сүрәсенең 160 нчы һәм «Әнгам» сүрәсенең 146 нчы аять
кәримәләрендә бәян ителгән хакыйкатьләрнең яһүдиләр тарафыннан инкяр ителүенә
иңгән булган. Аллаһы Тәгалә ул аяте кәримәләрдә Исраил улларына, гөнаһлары сәбә-
ителмәячәк. Әнә шулар – [хак
юлдан тайпылып] адашучылар.
91. Һичшиксез, кяфер булган
һәм кяфер буларак үлгән-
нәрнең берсеннән дә, җир
[йөзе] тулырлык алтын [табып,
шуны] фидия итеп бирмәк -
че булсалар да, кабул ител-
мәячәк. Әнә шулар өчен
тилмерткеч бер газап [әзер-
ләнгән]. [Ике җиһанда да] Алар-
га [Аллаһның газабына каршы]
ярдәмчеләр һич юк.
92. Үзегез ярата торган [мал һәм
җан кебек] нәрсәләрдән [Аллаһ
юлында] сарыф итми торып,
сез изгелеккә [ягъни игелек-
нең иң камил ноктасына һәм
Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына]
ирешә алмаячаксыз. [Күңеле-
гезгә хуш килгән яки килмәгән]
Нәрсәне [генә] сарыф итсәгез
дә, һичшиксез, Аллаһ – аны
белүче.
93. Тәүрат иңдерелгәнче, Исра -
ил [исемле Ягъкуб [галәйһис -
сәлам] үз-үзенә харам кылган
нәрсәләрдән тыш, ризыклар-
ның һәммәсе дә Исраил улла-
рына хәләл иде. [Расүлем!]
Әйт: «Әгәр сез [бу дәгъвагызда]
хаклы булсагыз, [моны исбат
итәр өчен] Тәүратны китере-
гез дә аны укыгыз
(55) !»
94. [Мөхәммәд [салләллаһу галәй -
Кәлам шәриф

83
һи вә сәлләм!] Моннан [ бу
дәлил мәйданга килгәннән]
соң, кемнәр [шуның кире-
сен яклап] Аллаһка яла яга,
алар – [үзләрен газапка этәреп,
үз-үзләренә] золым кылучы-
лар.
95. [Расүлем! Яһүдиләрнең ялган-
чылыгына киная ясап] Әйт:
«Аллаһ дөрес әйткән, [мон-
да шик юк, сез исә ялганчы-
лар]. Шуңа күрә хәниф [булган]
Ибраһимның [галәйһиссәлам]
милләтенә [диненә] иярегез.
Ул бит [сезнең кебек] мөшри-
кләрдән түгел иде».
96. Һичшиксез, кешеләр [гыйбадәт
кылсын] өчен корылган тәү -
ге йорт – мөбәрәк һәм [кый-
блалары булу белән] галәмнәр
өчен һидаять булган Мәккәдә
[Кәгъбәдә].
9 7. Анда [беркемдә дә буталчык
тудырмый торган] ап-ачык
аятьләр [вә галәмәтләр] һәм
Ибраһимның мәкамы бар.
Кем дә кем анда керсә, [курык -
каннарыннан] имин булыр. Юл
үтеп аңа [җитәргә] көч тапкан
пле, тырнаклы, тояклы хайваннар һәм эчке майлар кебек күп кенә нәрсәләрне харам
кылганын бәян иткәч, яһүдиләр: «Бу ризыклар безнең гөнаһларыбыз аркасында харам
ителмәде, алар Тәүраттан алдагы пәйгамбәрләргә дә харам иде», – дип әйтеп, гөнаһлы-
лыкта гаепләнүдән акланырга маташалар. Шуннан Аллаһы Тәгалә: «Тәүрат иңгәнче,
Исраил улларына моның кебек тыюлар куелмаган иде. Ягъкуб кына (галәйһиссәлам)
бер чирдән шифа тапкан очракта иң яраткан ашамлыгы һәм эчемлеге булган дөя итен
һәм дөя сөтен үз-үзенә харам кылган иде», – дип әйтеп, аларның ялганнарын ачып
салды һәм шул рәвешчә Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларга каршы
төшәргә әмер итте. Ләкин алар Тәүратны алып килеп, дәгъваларын исбат итәргә батыр-
чылык итә алмыйлар. Табигый инде, укый-яза белмәгән өмми бер затның Тәүрат әһеле
тарафыннан яшерелгән бу хакыйкатьне китапларында булганча ачып салуы аның хак
пәйгамбәр булуына ап-ачык бер дәлил була.
кешеләр Аллаһ өчен [Әл-Ха-
рам мәчете булган] Бәйткә хаҗ
кылырга тиеш. Кем дә кем
[хаҗның фарызлыгын инкяр
итеп] кяфер булса, һичшиксез,
Аллаһ – [һичнинди гыйбадәт -
кә һәм һичкемгә ихтыяҗы бул-
маган] бөтен галәмнәрдән бай
[зат].
98. [Расүлем!] Әйт: «И, әһле китап!
[Хакыйкатьне белеп, аңа нык
ышану урынына] Аллаһның
аятьләрен ни өчен инкяр
итәсез? Аллаһ сезнең ни кыл-
ганнарыгызга шаһит».
99. [И, Пәйгамбәрем! Янә] Әйт:
«И, әһле китап! [Исламның
хак дин икәнлегенә иң берен-
че] Шаһит булган хәлегездә
ни өчен иман китергән кеше-
не Аллаһ юлыннан яздыра -
сыз һәм аны бозасыз? Аллаһ
сезнең ни кылганнарыгыздан
гафил [һәм хәбәрсез] түгел».
100. И, иман китерүчеләр! Әгәр
китап бирелгәннәр арасын-
нан [сезне Ислам диненнән кай-
тарырга тырыша торган] бер
фиркага итагать итсәгез, сез
3. Әлү Гыймран сүрәсе

84
иман китергәннән соң, алар
сезне кяферләргә әйләндере-
рләр.
101. Сезгә Аллаһның аятьләре
укылып торганда, Аның
расүле дә арагызда булган-
да, ничек сез кяфер була ала-
сыз? Кемнәр Аллаһка [Аның
диненә] ныклап ябыша, һич-
шиксез, ул [дине мәсьәләсендә
шөбһәләргә төшүдән үзен кот -
карып] туп-туры юлга һидаять
ителгән.
102. И, иман китерүчеләр! [Әмер-
ләрен тотып, тыйганнарыннан
тыелып] Аллаһтан тиешенчә
куркыгыз һәм мөселманнар
булып кына үлегез!
103. Барыгыз бергә Аллаһның
арканына [Китабына һәм
диненә] ныклап ябышыгыз
һәм [әһле китап кебек ихти-
лафка төшеп хакыйкатьтән һәм
бер-берләрегездән] аерылма-
гыз. Аллаһның сезгә биргән
[игелек һәм] нигъмәтен истә
56 Мәдинә халкының күпчелеген тәшкил иткән Әүс һәм Хәзрәҗ кабиләләре арасын-
да йөз дә егерме елга сузылган күптәнге дошманлык һәм бәрелешләр була. Расүлул-
лаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һиҗрәте белән Ислам шәрәфенә ирешкән
бу кешеләр бөтен дошманлыкларны бер читкә ташлап кардәш булалар. Берникадәр
вакыттан соң беркөн бу ике кабиләнең ике кешесе, үз кабиләләреннән чыккан кайбер
дәрәҗәле сәхабәләрнең сыйфатларын санап, бер-берләренә мактанышалар һәм сүз
иярә сүз чыгып, берсен-берсе өстенрәк чыгара башлый. Мөселманнарга карата бик зур
дошманлык хисләре кичерә торган карт кына бер яһүди, бу форсаттан файдаланып,
янында утырган яшь кенә бер егеткә: «Бар, шуларның яннарына барып утыр да элек -
ке дошманлыкларын исләренә төшерәчәк шушы шигырьне үзләренә укы!» – дип, аңа
җаһилият дәверендә узган сугышларда җиңгән тарафны данлап язылган шигырьләрне
укырга куша. Шулай итеп, бер-берләренә карата ачулана башлаган бу кешеләр, үз ка-
биләләренә дә хәбәр итеп, эшне зурга җибәрәләр һәм, нәтиҗәдә, ике зур кабилә ко-
ралланып, бер-берсе каршына киләләр. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бу
хәлдән хәбәр алыр-алмас алар янына ашыга, киеренкелекне тәмам юк итә, эшне җайга
сала. Менә 100-103 нче аяте кәримәләр бу вакыйга сәбәпле иңгәннәр.
тотыгыз. Сез [җаһилият чорын -
да бик озак еллар буена бер-бер-
се белән сугышкан] дошман-
нар булган чакта, Ул [сезне
Ислам дине белән шәрәфлән-
дереп] күңелләрегез арасын-
да [татулык һәм бер-берегезгә
карата җылылык яратып] өлфәт
бердәмлек барлыкка китер-
де, һәм сез Аның [бу] нигъ-
мәте белән
(56) [бер-берләрен
бик якын күргән] кардәшләр
булдыгыз. Янә сез [кяфер-
легегез сәбәпле] { упкыны
ярында чакта, [Мөхәммәдне
(салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
җибәреп] Ул сезне аннан кот -
карды. Аллаһ аятьләрен сез-
гә шулай бәян итә, бәлки, сез
һидаять табарсыз.
104. Арагызда [дини һәм дөнья-
ви] хәергә [файдалы эшләр-
гә] чакыра, яхшы гамәл-
ләрне [кылуны] әмер итә,
начар гамәлләрдән тыя тор-
ган җәмәгать булсын. Менә
Кәлам шәриф

85
шулар – уңышка ирешүчеләр.
105. [Диндә бергәлек тәэмин итә
алган] Ап-ачык дәлилләр кил-
гәннән соң, бүлгәләнгән һәм
[тагын да ныграк берләшү уры-
нына Аллаһы Тәгаләнең тәүхиде
һәм ярлыкавы хакында] үзара
ихтилаф итүчеләр кебек бул-
магыз. Әнә шулар өчен бик
зур газап булачак.
106. Кайбер йөзләр [изгелек тамга-
сы буларак] агарачак, кай-
бер йөзләр [кабахәтлек тамга-
сы буларак] каралачак көнне
[онытмагыз]. Йөзләре кап-ка-
ра булганнарга килгәндә
исә [Аллаһ бөтен җаннарны
җыеп: «Минем сезнең Раббы-
гыз булуыма шаһадәт итәсез-
ме?» – дип соравына: «Әлбәттә,
шаһадәт итәбез!» – дип җавап
биреп]: «Иманга килүегездән
соң кяфер булдыгызмы?
Алайса инкяр итүегез өчен
[бу] газапны татыгыз!» [дип
әйтеләчәк].
107. Әмма йөзләре ап-ак булган
кешеләр – Аллаһның рәхмә -
те эчендә. Алар анда мәңге
калачак.
108. [Расүлем!] Бу Аллаһның
[сөендерә һәм кисәтә торган]
аятьләре ки, аларны Без сиңа
хак белән укыйбыз. Аллаһ
57 Аяте кәримәдә әйтелгән иң яхшы өммәт булу сыйфаты вәхинең иңүенә шаһит
булган мөэминнәргә, аеруча Ибне Мәсгуд, Гаммар ибне Йасир, Үбәй ибне Кәгъб һәм
Мүгаз ибне Җәбәлгә (радыйаллаһу ганһүм) карата белдерелсә дә, Гомәрнең (радыйал-
лаһу ганһ): «И кешеләр! Кем дә кем бу макталган өммәттән булырга теләсә, Аллаһы
Тәгаләнең биредә әйтелгән шартларын үтәсен!» – дигән сүзе бу сыйфатның бөтен өм-
мәткә карата булганын күрсәтә.
58 Бу аяте кәримә Кәгъб ибне Әшрәф һәм Ибне Сурийа кебек яһүди лидерларының
галәмнәргә золым теләми.
109. Күкләрдәге һәм җирдәге һәм-
мә нәрсә – [хакимлек һәм ия
булу җәһәтеннән] Аллаһныкы
гына. Бөтен эшләр дә Аллаһка
[Аның хөкеменә] кайтарыла-
чак.
110. Кешеләр [мәнфәгатьләрен
кайгыртыр] өчен [мәйдан-
га] чыгарылган өммәтләр-
нең иң яхшысы сез булдыгыз
[И, Мөхәммәд өммәте! Аллаһ-
ның мәңгелек гыйлемендә дә,
Ләүхелмәхфүздә дә бу сакла-
на] . Яхшы гамәлләрне әмер
итәсез, начар гамәлләрдән
тыясыз һәм Аллаһка ыша-
насыз. Әһле китап та [сез-
нең кебек ахыр заман пәйгам-
бәренә һәм ул китергән дингә]
иман китерсә, үзләре өчен
[инкяр итеп, кулга төшергән
дөньядагы җитәкчелек, югары
урыннардан] яхшырак булыр
иде. Алар арасыннан [Габ-
дуллаһ ибне Сәлам һәм аның
иптәшләре кебек] инанучылар
бар
(57) . Ләкин аларның күпче-
леге – [хак юлдан тайпылган]
фасикълар.
111. Рәнҗетүдән тыш [яһүди һәм
насаралар тәнкыйть иткән һәм
куркыткан кебек], алар сез-
гә зарар бирмәячәкләр
(58) .
3. Әлү Гыймран сүрәсе

86
Әгәр сезнең белән сугышса-
лар, аркалары белән борыла-
чаклар [тар-мар ителәчәкләр],
шуннан аларга ярдәм булма-
ячак.
112. Аллаһтан [аларга бирелгән]
бер яклаудан һәм кешеләрдән
[мөселманнардан] бер [ыша-
нычлы] яклаудан башка, кайда
гына булсалар да, аларга [яһү -
диләргә] түбәнлек [һәм хур-
лык тамгасы] сугылды. Алар
Аллаһның ачуына дучар бул -
дылар һәм [бай булсалар да]
аларга ярлылык килде. Бу
аларга – Аллаһның аятьләрен
инкяр итүләре һәм нахак -
ка пәйгамбәрләрне үтергән-
нәре өчен. Бу – [Аллаһның
әмерләренә] карышулары һәм
[харам гамәлләр кылып] чиктән
ашканнары өчен.
113. Алар [әһле китап Яклаучыла-
рының бөтенесе дә] бертигез
түгел. Әһле китаптан [Габ -
дуллаһ ибне Сәлам һәм Нәҗа-
ши кебек] төннәрен [ястү
һәм тәһәҗҗүд намазларында]
Аллаһның аятьләрен укый
торган һәм сәҗдә кыла тор -
ган истикамәтле бер җәмә-
гать бар.
114. Алар Аллаһка һәм Ахирәт
араларыннан Ислам динен сайлаган Габдуллаһ ибне Сәлам һәм аның иптәшләрен кур-
кытуларына карата иңә һәм аларга бу кысуларның сүздән үтмичә, эшкә барып җит -
мәячәген белдерә.
59 Бу аяте кәримә мал һәм балалар белән горурланып: «Без бит бик күп мал ияләре,
балаларыбыз да күп, шуңа күрә без газапка дучар ителмәячәкбез», – дип әйткән яһү -
диләр һәм мөшрик гарәпләр, шулай ук, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
дошманлык өчен, бик күп мал казанып, шуны сарыф иткән башка кяферләр хакында
иңгән булган.
көненә ышаналар, [иман
һәм башка игелекләрдән гый-
барәт] яхшы гамәлләрне
әмер итәләр, [көферлектән
һәм шәригатьтә хуп күрелмә-
гән] начар гамәлләрдән тыя-
лар һәм хәергә [яхшы гамәлләр
кылуга] ашыгалар. Әнә шулар
– [бөек сыйфатларга ия булучы-
лар, яһүдиләр әйткәнчә, начар
кешеләрдән түгел, ә киресенчә,
Аллаһ хозурында дәрәҗәләре
зур] изгеләрдән.
115. Нинди генә изге гамәлләр
кылсалар да, аларның [Аллаһ
каршында саваплары] берни-
чек тә инкяр ителмәячәк.
Аллаһ тәкъвалык ияләрен
[аларның ни кылганнарын бик
яхшы] белүче.
116. Һичшиксез, кяферләрнең ни
маллары, ни балалары Аллаһ-
ның хозурында аларны бер-
нәрсәдән дә коткармаячак
[һәм Аллаһның рәхмәтеннән
аларга бернәрсә дә насыйп бул-
маячак]. Алар – Ут әһелләре.
Алар анда мәңге калачак
(59) .
117. Шушы дөнья тормышын-
да [горурлык, макталу макса-
ты белән] сарыф иткән нәр-
сәләре [көферлек һәм гөнаһлар
аркасында] үз-үзләренә золым
Кәлам шәриф

87
иткән бер кавемнең игене
өстенә килгән һәм аны һәлак
иткән бик куркыныч бер суык
җилгә охшаш. Аллаһ алар-
га золым итмәде, ләкин алар
[кирәк урыннарга бирмичә]
үз-үзләренә золым иттеләр.
118. И, иман китерүчеләр! Үзе -
гездән [дин кардәшләрегездән]
башка беркемне [кяфер фир-
каларны ышанычлы] сердәш
итмәгез, чөнки алар [фетнә
һәм] бозыклыкта сезгә [кара-
та һәр] мөмкинлекне кулла-
нырлар. Алар [дини һәм дөнья-
ви гамәлләрегездә һәрвакыт]
мәшәкатьтә [һәм зарарда]
булуыгызны телиләр. Һич-
шиксез, [сезгә карата булган зур
нәфрәт саклау сәбәпле] авыз-
ларыннан [чыккан сүзләрен-
дә] ачу-үпкә сизелде. Алар-
ның күкрәкләрендә яшергәне
[исә ачык сизелгәннәреннән]
тагын да зуррак. Һичшиксез,
Без [Аллаһ һәм Аның расүленең
дошманнары белән дус булма -
вагызны белдергән] аятьләрне
бәян иткән идек инде. Әгәр
сез [дус белән дошманның аер-
масын уйлап] аңласагыз
(60) !
119. Сез [кяферләр белән дуслык
корганыгыз өчен] шундый
[хаталы] кешеләр ки, [сезнең
китабыгызга ышанмасалар да]
60 Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, кайбер мөселманнар
җаһилият дәверендә араларында булган күршелек һәм ант итешү аркасында яһүдиләр
белән мөнәсәбәтләрен элеккечә дәвам иттергәннәр. Аллаһы Тәгалә алар хакында шушы
аяте кәримәне иңдереп, үз диннәрендә булмаган кешеләр белән яшерен дус булуларын
тыя. Аяте кәримәнең Мәдинә әһеле арасындагы монафикълар хакында иңдерелгәне дә
риваять ителә ки, шул рәвешле мөэминнәр алар белән дуслык корудан тыела.
аларны яратасыз, әмма, сез
китапларының бөтенесенә
иман китерсәгез дә, алар сез-
не яратмыйлар. Сезнең белән
очрашкан вакытта [ялганлап]:
«Без дә иман китердек», – дип
әйтәләр. Ялгыз гына калгач
исә, [зарар китерә алмаганна -
рына өзгәләнеп] сезгә ачудан
бармак очларын тешлиләр.
[Расүлем!] Әйт: «Ачуыгыздан
дөмегегез! Һичшиксез, Аллаһ
күкрәкләрдә булган нәрсәне
белүче».
120. Әгәр сезгә [байлык, ганимәт
һәм җиңү кебек] берәр яхшы-
лык тисә, бу аларны бор-
чый. Әгәр сезгә [фәкыйрьлек,
җиңелү кебек] берәр начарлык
килсә, алар моңа сөенәләр.
Әгәр [аларның кимсетүләренә]
сабыр итсәгез һәм тәкъва-
лык ияләреннән булсагыз,
[Аллаһның саклавына кергәне-
гез өчен] аларның хәйләләре
сезгә зарар бирә алмас. Һич-
шиксез, Аллаһ алар кылган-
нарны гыйлеме белән [һәрья-
клап] чорнап алган.
121. [Расүлем!] Менә син, мөэмин-
нәрне сугыш өчен [кирәкле]
урыннарга урнаштырыр-
га дип, гаиләңнән [Гайшәнең
өеннән] иртән чыгып киттең.
Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче,
3. Әлү Гыймран сүрәсе

88
[һәрнәрсәне] Белүче.
122. [И, әнсар!] Бервакыт [Хәзрәҗ
кабиләсеннән бәни Сәләмә,
Әүс ыруыннан бәни Харисә
кебек] арагыздан ике җәмә-
гать, [монафикълар башлы-
гы Ибне Үбәйнең өч йөз кеше
белән сугыштан качканын күр -
гәч] куркып, кире кайтмакчы
булганда, аларның вәлие [һәм
ярдәмчесе] – Аллаһ [иде]. Иман
китергәннәр Аллаһка гына
тәвәккәл кылсыннар.
123. Сез [сан, куәт ягыннан] ким
[һәм көчсез] чакта, Аллаһ
Бәдердә сезгә ярдәм иткән
иде. Аллаһтан куркыгыз [һәм
Аның пәйгамбәре белән сугыш
мәйданында нык торыгыз], бәл -
ки, [сезгә килгән бу ярдәм нигъ-
мәтенә] шөкер итә алырсыз!
124. Син [Бәдердә] мөэминнәр-
гә: «Раббыгызның өч мең
фәрештә иңдереп, ярдәм итүе
сезгә җитмиме?» – дия идең.
125. Әйе! [Әлбәттә, бу җитә. Әмма
Аллаһ өчен сугышның кыенлы-
кларына] Сабыр итсәгез һәм
[пәйгамбәрнең әмеренә каршы
килүдән сакланып] тәкъвалык
ияләре булсагыз, һәм алар
61 Бу аяте кәримәне яхшырак аңлар өчен, бик күп чыганакларда риваять ителгән
иңү сәбәпләренә мөрәҗәгать итик. Өхед көнендә мөшрикләр тарафыннан Расүлул-
лаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) уң як аскы бер азау теше төшерелә һәм мө-
барәк йөзе яралана. Кан төкерә-төкерә ул: «Пәйгамбәрләренә болай эшләгән бер кавем
ничек уңышка ирешсен?!» – дип әйтә. Менә бу аятьнең иңүе белән аларның уңышка
ирешү-ирешмәүләре пәйгамбәр өстендә булмыйча, Аллаһы Тәгаләнең эше булганы
белдерелә. Ибне Гомәрдән (радыйаллаһу ганһума) риваять ителгәнчә, Расүлуллаһ (сал-
ләллаһу галәйһи вә сәлләм) Өхед сугышы көнендә мөшрикләр сафында булган кайбер
кешеләргә ләгънәт укый. Шуннан бу аяте кәримә иңеп, аңа бәддоганы туктату таләп
ителә һәм, ахыр чиктә, мөшрикләр ягында сугышканнарның һәммәсенә иман насыйп
[мөшрикләр] да сезгә [һич көт -
мәгәндә] менә хәзер үк [кинәт]
һөҗүм итсәләр, Раббыгыз сез-
гә [үзләре – чалмалар, ә атлары-
ның яллары һәм койрыклары
ак билгеләр белән] тамгалан-
ган биш мең фәрештә белән
ярдәм итәчәк.
126. Аллаһ моны [ярдәмне] сез -
гә бер сөенче булсын һәм
күңелләрегез аның белән
тынычлансын, дип кенә кыл-
ды. Ярдәм исә – Бөек [Җиңел-
мәс], Хикмәт иясе Аллаһтан
гына.
127. [Аллаһ] Өметләре киселеп
кайтсыннар дип, кяферләр-
нең бер төркемен аерып алыр
өчен яки аларны кимсетү
өчен [Бәдердә сезгә бу ярдәмне
күрсәткән иде].
128. [Расүлем!] Бу эшләр [колларга
җәза бирү яки савап бирү кебек
әйберләр] сиңа кагылмый.
[Аллаһ] Я аларның тәүбәләрен
кабул итәр, я аларга җәза
бирер, чөнки [мондый хәлдә]
алар, һичшиксез, [үзләренә
газапны хак иткән] залим
кешеләр
(61) .
129. [Расүлем!] Күкләрдәге һәм
Кәлам шәриф

89
җирдәге һәммә нәрсә –
Аллаһныкы гына. Ул телә-
гән кешене ярлыкар, теләгән
кешегә газап бирер. Аллаһ –
[гөнаһларны күпләп] Гафу итү-
че, Рәхимле.
130. И, иман китерүчеләр! [Җаһи-
лият дәверендәге кебек] Кат-
кат арттырылган риба аша-
магыз. Аллаһтан куркыгыз,
бәлки, [Ахирәт савабын каза-
нып] уңышка ирешерсез.
131. [И, риба ашаучылар!] Кяферләр
өчен әзерләнгән Уттан кур-
кыгыз [һәм рибаны ташлагыз,
юкса, аларга ияреп сез дә газап-
ка дучар булачаксыз].
132. Аллаһка һәм Расүленә ита-
гать итегез, бәлки, [Аллаһ
тарафыннан] мәрхәмәт ите-
лерсез.
133. Раббыгызның мәгъфирәтенә
һәм киңлеге [генә дә] күкләр
белән җир [арасы] булган җән-
нәткә [керергә] омтылыгыз
ки, ул тәкъвалык ияләре өчен
әзерләнгән.
134. Алар [тәкъвалык ияләре] мул-
лыкта да, тарлыкта да [әмер
ителгәнчә] сарыф итәләр,
[җәзалау көченә ия булсалар да,
үч алмыйча] ачуларын тыялар
һәм кешеләрне [аларның ким-
була. Янә Өхед көнендә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), кяферләрнең үзе-
нең дәү абыйсы Хәмзәгә (радыйаллаһу ганһ) һәм сәхабәләргә ни кылганнарын күреп:
«Ант итәмен ки, әгәр Аллаһ безгә тагын боларны җиңәргә насыйп итсә, аларны гарә-
пләрнең һичбере дә күрмәгән җәза-җәфалауларга тартачакбыз!» – дип әйткәч, бу аяте
кәримә иңеп, аны бу эштән тыя. Ибне Мәсгуднең (радыйаллаһу ганһ) риваятенә күрә,
ул көнне сәхабәләр тар-мар ителгәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) качып
китүчеләргә бәддога кылырга теләгән чакта, әлеге аяте кәримә белән бу эшеннән тук -
татыла һәм аңа аларның тәүбәләре кабул ителәчәге белдерелә.
челекләрен] гафу итәләр [менә
шуңа аларны чиксез җәннәт -
ләр һәм бетмәс-төкәнмәс нигъ-
мәтләр көтә]. Аллаһ игелек
кылучыларны сөя [һәм аларга
күп итеп саваплар бирә].
135. Янә алар [тәкъвалык ияләре,
зур гөнаһлар кылып] бик
кабахәт бернәрсә эшләсә
яки [кечерәк гөнаһ кылып]
үзләренә золым китерсә,
Аллаһны искә төшерәләр дә,
[шунда ук үкенә-үкенә тәүбә
итеп] гөнаһлары өчен ярлы-
кау сорыйлар. Гөнаһларны
исә Аллаһтан башка кем гафу
итә? Һәм алар белә торып
гөнаһларын кабатлауда үҗәт -
лек күрсәтмиләр.
136. [Расүлем!] Әнә шуларның
әҗерләре – Раббыларыннан
[киләчәк] мәгъфирәт һәм алар
мәңге калачак [сарайлары вә
агачлары] асларыннан елга-
лар аккан җәннәтләр [булыр].
[Болай] Гамәл кылучыларның
савабы нинди яхшы!
137. Сезгә кадәр ничәмә-ничә
сөннәт [һәм үзгәрмәс канун -
нар килеп] киткән иде. [Кяфер
халыклар һәлак булганнан соң,
калган хәрабәләрне күреп гый-
брәт алыр өчен] Җирдә гизегез
3. Әлү Гыймран сүрәсе

90
һәм ялганлаучыларның [үке-
нечле] ахыры нинди булганын
карагыз.
138. Бу [Коръәни Кәрим] – кешеләр
өчен бәян-аңлатма, тәкъва-
лык ияләре өчен исә [туры
юлны күрсәткән] бер һидаять
һәм [өндәүләр, кисәтүләр тулы]
бер үгет.
139. [И, мөселманнар! Өхедтә
җиңелүегез сәбәпле, җиһадтан]
Йомшармагыз һәм [кулдан
ычкындырган ганимәтләр өчен
дә, югалткан якыннарыгыз өчен
дә] көенмәгез. Сез бит – иң
өстен кешеләрсез [һәм моннан
соң сез катнашкан һәр сугышта
җиңүчеләр булачаксыз]. Әгәр
мөэминнәр икәнсез
(62) .
140. Әгәр сезгә [Өхедтә] бер яра
тисә, шундый ук бер яра
[Бәдер көнендә] ул [кяфер]
кавемгә дә тигән иде. Бу көн-
нәрне Без кешеләр арасында
алыштырып торабыз [шулай
итеп, кайчак җиңү һәм ганимәт
малы белән өстен чыгарабыз,
кайчак яра һәм җиңелү белән
62 Бу аяте кәримәдә телгә алынган өстенлек матди һәм рухи буларак ике төрле тәф-
сир кылына: А. Мөшрикләрнең адашкан юлда булулары, сугышлары – шайтан өчен
һәм үлеләре җәһәннәм утына керәчәкләре, мөэминнәрнең хак юлда булулары, җиһад-
ларының Аллаһ өчен һәм үлеләренең җәннәтле булуы рухи-мәгънәви өстенлек итеп
аңлатылган. Ә. Куртуби (рәхимәһуллаһ) фикеренчә, «Бу аяте кәримә иңгәннән соң, сә-
хабәләр, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) чорында нинди генә сугышка чык -
салар да, һичшиксез, җиңү яулый торган булалар. Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи
вә сәлләм) вафатыннан соң бер генә сәхабә булса да булган бер генә гаскәр дә җиңелмә-
гән» рәвешендәге бәян исә, күзгә күренә торган өстенлекне белдерә (Алуси).
63 Аллаһы Тәгалә бу аяте кәримәсе белән: «Сез Аллаһ юлында үтерелгән, малларын
һәм дәрәҗәләрен сөенә-сөенә фида кылган, алган бик күп яралары һәм авыртулар ачы-
сына чыдаган һәм дошманнарының җәфалауларына сабыр иткән кешеләрнең юлын
үтми торып, җәннәткә керербез, дип уйлыйсызмы әллә», – дип әйтә һәм шулай итеп,
Өхед көнендә җиңелеп качучыларга шелтә белдерә.
түбән кылабыз]. Һәм дә Аллаһ
иман китергәннәрне аеру
һәм сездән кайберәүләрегез-
не шәһитләр итү өчен [сез-
не һәрвакыт җиңүче итмәде] .
Аллаһ залимнәрне сөйми.
141. Янә Аллаһ иман китергән-
нәрне [җиңелгән очракла-
рында булачак борчылула һәм
гөнаһларыннан] арындыру,
кяферләрне исә [җиңелгән хәл-
гә төшереп] һәлак итү өчен [бу
җиңү көннәрен кешеләр ара-
сында чиратлап бирә].
142. Әллә сез, Аллаһ [үзенең мәңге-
лек гыйлеме белән кемнең нәр-
сә эшләгәнен башта ук белүенә
карамастан] арагыздан җиһад
кылган һәм сабыр иткән
кешеләрне белми торып,
[сабыр итмичә һәм җиһад кыл-
мыйча] җәннәткә керербез,
дип уйлыйсызмы
(63) ?
143. Сез [Бәдердә шәһитлек
дәрәҗәсенә ирешү мөмкинле-
ген ычкындырганга күрә] үлем
белән очрашканчы, аны [Өхед
сугышында шәһит китүне] тели
Кәлам шәриф

91
идегез. Инде менә аны күр-
дегез һәм [кардәшләрегез-
нең шәһит ителүләренә] карап
торасыз
(64) .
144. [Пәйгамбәремнең үлем хәбәрен
алуыгыз сугыштан качуны рөх -
сәт итми, чөнки] Мөхәммәд бер
расүл генә ки, аңа кадәр дә
бик күп пәйгамбәрләр [килеп]
киткән иде. Әгәр ул үлсә яки
үтерелсә, сез кирегә [борылып
диннән] кайтачаксызмы әллә?
Кем [диннән бизеп] кире [элек-
ке көферлегенә] кайтыр булса,
ул Аллаһка бернинди зыян
да китермәс. Аллаһ исә [кире
качмыйча, нык торып Ислам
нигъмәтенә] шөкер кылучы-
ларга әҗер бирәчәк.
145. Аллаһның ихтыяры белән
билгеләнгән вакыткача бер
генә җан да үлмәс. Кем [мал
җыеп] дөнья савабын теләсә,
аңа аннан [берникадәр] бирә-
без. Кем исә [Ахирәттә дәрәҗә
алып, Аллаһның динен күтәре-
ргә һәм] Ахирәт савабын
теләсә, аңа да аннан [лаек бул-
ганы кадәр] бирәбез. Шөкер
64 Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Бәдергә бик тиз арада җыенып чыкка-
ны өчен, анда сугыш-мазар булыр дип уйламаганлыктан, ул сугышта катнашу шәрәфен
кулдан ычкындырган, соңыннан Бәдер сәхабәләре хакындагы фазыйләтләрне ишеткәч,
бик үкенгән кешеләр, кяфер гаскәрләренең Мәдинәгә килү хәбәрен алуга, Расүлуллаһ-
ның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәдинәдә калып яклау тәкъдименә карамастан,
Өхедкә чыгып шәһит булырга телиләр. Ләкин укчыларның күбесе, мөшрикләр тар-мар
ителә башлауга, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әмерен бозып, тоткан
юнәлешләрен калдырып китә. Фәкать, Әнәс ибне Нәдр кебек: «И, Аллаһ, боларның кыл-
ганнарыннан Сиңа сыенамын!» – дип, бәрелешкә кергән һәм, җәннәтнең исен тойга-
нын әйтеп, шәһит булганчыга кадәр сугышкан тугры кешеләр дә була. Бу аять, башта
сугышта шәһит китәргә теләгән, ләкин ачыктан-ачык бәрелештә борылып кача башла-
ган кешеләргә бер шелтә буларак килә.
итүчеләргә [тиздән] әҗер-
ләрен бирәбез.
146. Ничәмә пәйгамбәр янын-
да Раббыларына [чын күңел-
дән] бирелгән бик күп кеше
сугышкан, алар [пәйгамбәр-
ләре шәһит ителгәч һәм тар-
мар ителгәч тә] Аллаһ юлын-
да килгән нәрсә [сынаулар]
сәбәпле, күңелләрен төшер-
мәделәр, [пәйгамбәрләреннән
соң җиһадта] зәгыйфьлек күр-
сәтмәделәр һәм [дошманна-
рына] буйсынмадылар. Аллаһ
[кяферләргә каршы җиһадта]
сабыр иткән кешеләрне сөя.
147. [Башларына төшкән бу бәлаләр-
гә карата] Аларның сүзе: «И,
Раббыбыз! Безнең гөнаһла-
рыбызны һәм эшебездәге
[чиктән чыгу һәм] исрафыбы-
зны ярлыка, [сугыш кырында]
аяк табаннарыбызны ныгыт
һәм кяферләр кавеменә кар-
шы [торырга] безгә ярдәм ит!»
– дип әйтү генә булды.
148. Аллаһ аларга һәм [ярдәм,
җиңү һәм ганимәт кебек] дөнья
савабын, һәм күркәм Ахирәт
3. Әлү Гыймран сүрәсе

92
савабын [мәгъфирәт һәм җән-
нәтне дә] бирде. Аллаһ игелек
кылучыларны сөя.
149. И, иман китерүчеләр! Әгәр сез
[тар-мар ителгән чакта мона-
фикъларның: «Мөхәммәд, чын-
нан да, пәйгамбәр булса, без
җиңелмәс идек. Шулай бул-
гач, элекке динегезгә кайты-
гыз!» – кебек сүзләрен тыңлап]
ул кяфер булганнарга ита -
гать итсәгез, алар сезне кире
[көферлеккә] борырлар, шун-
нан сез [дөньяда вә Ахирәттә]
зарар күрүче булырсыз.
150. [Сезнең кяферләргә итагатегез
ярый торган эш түгел, чөнки ике
җиһанда да алардан бернинди
ярдәм дә күрә алмассыз]. Әйе,
сезнең яклаучыгыз – Аллаһ
кына. Ул – ярдәм итүчеләрнең
иң яхшысы.
151. [Илаһлыклары] Хакында һич-
бер дәлил иңдерелмәгән [пот -
65 Бу аяте кәримә Өхед сугышы дәвам иткән вакытта иңә һәм киләчәктә барлыкка
киләчәк могҗиза турында хәбәр итә: мөшрикләр, Өхед сугышыннан соң Мәккәгә кай-
тып барышлый, бер җиргә тукталгач, үкенеп: «Без нинди акылсыз эш эшләп ташладык,
аларның күпчелеген үтердек, азчылыгын калдырып кайтып киттек. Иң дөресе, кире
борылып, безгә аларны тамырларыннан юк итәргә кирәк», – дип әйтәләр. Андый-мон-
дый бер сәбәп булмаса да, Аллаһтан күңелләренә салынган бер курку нәтиҗәсендә,
әйтерсең, алар җиңүчеләр түгел, ә җиңелүчеләр кебек бу фикерләрен гамәлгә ашыра
алмыйлар. Фәкать каршыларына очраган бер бәдәвигә акча биреп: «Мөхәммәд белән
аның кешеләрен күрсәң, безнең тупланып кире кайтуыбызны хәбәр ит үзләренә», –
дию белән канәгатьләнәләр.Аллаһы Тәгалә бу хәлне Пәйгамбәренә (салләллаһу галәй-
һи вә сәлләм) белдергәч, ул яраланып беткән сәхабәләрен туплап, кабат мөшрикләр
артыннан чыга. Мәдинәгә сигез миль ераклыкта булган Хәмра әл-Әсәдкә кадәр барып,
анда өч көн торсалар да, бернинди дошман белән дә очрашмыйча, тыныч-имин хәлдә
кире әйләнеп кайталар. Күңелләренә салыначак курку сәбәпле, кяферләрнең максат -
ларына ирешә алмаячакларын белдергән бу аяте кәримә бик кыска вакыт узуга чынга
аша. Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Бер айлык юл ераклыгындагы
дошманнарымның күңелләренә салынган курку белән миңа ярдәм килде» (Бохари, Мә-
саҗид, 23, № 427, 1/168) рәвешендәге хәдис-шәрифендә дә бу турыда белдерелә.
лар кебек] нәрсәләрне Аллаһка
шәрик [иш] иткәннәре өчен,
ул кяферләрнең күңелләренә
курку салачакбыз. Алар-
ның сыеначак урыннары –
{. Залимнәрнең калачак
урыннары [булган җәһәннәм]
никадәр дә яман
(65) !
152. [И, Өхедтәге җиңелүнең сәбә-
пләрен сораучылар!] Һичшик-
сез, Аллаһның ихтыяры белән
сез аларны [күпләп үтереп]
аңсыз калдырганда, Аллаһ
сезгә биргән [ярдәм итү] вәгъ-
дәсендә торды. Ниһаять, Ул
сезгә [җиңү һәм ганимәт кебек]
сез ярата торган нәрсәне күр-
сәткәч, [борчуга калып дош-
маннарыгыздан] курыкты-
гыз, эш хакында [әмер ителгән
урыннарны ташлап китү-кит -
мәү турында] тартышты-
гыз һәм [ганимәткә кызыгып,
пәйгамбәрнең әмеренә] кар-
Кәлам шәриф

93
шы төштегез [менә шул чак -
та Ул сездән ярдәмен алды] .
Арагыздан дөньяны теләү -
челәр дә бар, янә сездән
Ахирәтне теләүчеләр дә бар.
[Җиңүнең] Соңында Ул сез-
не [иманда ныклыгыгызны һәм
кыенлыкларга карата түземле-
гегезне] сынау өчен, алардан
[дошманнардан] сезне [җиңү
якынлашкан вакытта кире] бор-
ды [һәм сез качтыгыз] . [И, әмер -
не тыңламаганнар!] t [үкен-
гәнегезне белгәне өчен] сезне
гафу итте. Аллаһ бит иман
китерүчеләргә карата фазый-
ләт [һәм игелек] иясе
(66) .
153. [Качмыйча, соңгы сафларда]
Булганнар арасында калган
пәйгамбәр сезне чакырып
торганда, сез [борылып кара-
мыйча] беркемне көтеп тор-
мыйча, [сугыш кырыннан] ера-
клаша идегез. Үз кулыгыздан
ычкындырган [җиңү кебек]
нәрсәләргә һәм сезгә килгән
[яра һәм җиңелү кебек] нәр-
сәләргә кайгырмавыгыз өчен,
t [тар-мар ителү һәм яралану
сәбәп булган] бер борчу өстенә
[Расүлуллаһның (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) үлем хәбәре
һәм ганимәтне кулдан ычкын-
дыру кебек] икенче борчу
белән сезне җәзалады. Аллаһ
66 Иманлылар, инде җиңдек дигәндә, Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә
сәлләм) тауда калырга дигән әмерен үтәмиләр. Укчылар, үз урыннарын калдырып, га-
нимәтләр малы артыннан китәләр. Нәтиҗәдә, мәккәлеләрнең атлы гаскәре һөҗүмгә
чыга, һәм мөселманнар җиңелә. Әмма кайбер укчылар, әмерне үтәп, тауда калалар һәм
һәлак булалар. Соңыннан гаепле укчылар үз хаталарын танып, Аллаһтан ихлас гафу со-
рыйлар, Ул аларны Үзенең киң рәхмәте белән гафу итә.
сезнең ни кылганнарыгыздан
хәбәрдар.
154. Шушы борчудан соң Ул сез -
гә тынычлык, [һәм шуның
нәтиҗәсе буларак] бер йокым-
сырау иңдерде, ул сездән бер
өлешегезне [шул тынычлык
белән] каплады. Нәфесләре
борчуга салган [һәм шул сәбә-
пле җаннары хәсрәткә төшкән]
икенче бер төркем исә, Аллаһ
турында хаксыз җаһили-
ят чорындагы кебек уйда
булып: « [Аллаһ вәгъдә иткән
ярдәм һәм җиңү белән бәй -
ле] Бу эштән безгә берәр нәр-
сә [аз булса да бер насыйп вә
өлеш] бармы [икән]?» – дип
әйтәләр иде. [Расүлем!] Әйт:
«Һичшиксез, [ярдәм һәм җиңү
кебек] эш – тулысынча Аллаһ-
ныкы. Алар [арасындагы
монафикълар синең бу сүзең -
не ишеткәч, үзара]: «[Расүлем
дәгъвалаган бөтен эшләр Аллаһ -
ның һәм дусларының кулын-
да булса һәм ярдәмгә бәйле] бу
эштән безгә берәр нәрсә бул-
са, монда үтерелмәс идек»,
– дип әйтәләр һәм күңел-
ләрендә сиңа ачмаган нәр-
сәне яшерәләр. [Расүлем!]
Әйт: «[Бу сугышка чыкмый-
ча] Өйләрегездә калган бул-
сагыз да, кемгә үлем тәкъдир
3. Әлү Гыймран сүрәсе

94
ителгән, егылып үләсе урын-
га [башка бер сәбәп белән] ул
үзе үк чыккан булыр [һәм шул
ук мизгелдә анда барыбер үләр]
иде». Янә Аллаһ күкрәкләре-
гездә [һәм күңелләрегездә] бул-
ганны [ният вә максат, ихлас вә
монафикълыкны] сынау өчен
һәм йөрәкләрегездә булган-
ны пакьләү өчен [болай эшлә-
де]. Аллаһ – күңелегездә ни
барын белүче.
155. [И, мөселманнар!] [Кяфер һәм
мөэмин] Ике җәмәгать [Өхед -
тә бер-берсе белән] очрашкан
көнне, шайтан арагыздан
артларына [кире] борылган
кешеләрне [элегрәк кылган]
кайбер [ялгыш] нәрсәләре
сәбәпле тайпылдырды. Һич-
шиксез, Аллаһ [кичерү сорап
тәүбә иткәннәре өчен] аларны
инде гафу итте
(67) . Аллаһ бит –
[гөнаһларны күпләп] Гафу итү-
че, Гөнаһларны ярлыкаучы.
156. И, иман китерүчеләр! Җирдә
[сәүдә эшләре белән] йөр-
гән чакта [үлгән] яки сугыш-
ка киткән чакта [дошман-
нары тарафыннан үтерелгән]
кардәшләре хакында: «Безнең
67 Бу аяте кәримәдән аңлашылганча, Өхедтә Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи
вә сәлләм) позицияне берничек тә калдырып китмәү әмереннән чыгып, ганимәт җыеп
өлгерер өчен, хата кылган кешеләрнең мондый түбән хәлгә төшүләре элегрәк тә кай-
бер мәсьәләләрдә шайтанга итагать итүләреннән килеп чыккан. Шайтан шулай итеп
биредә дә аларга сүзе үтә алачагына өмет иткән һәм теләгәненә ирешкән дә. Мәсәлән,
бер гыйбадәт башка бер гыйбадәткә этәргеч биргән шикелле, бер гөнаһ та икенче бер
гөнаһка сәбәп була ала. Шайтан аларның кайберләренә элегрәк кылган гөнаһларын хә-
терләткән, шуның аркасында, алар гөнаһлы килеш Аллаһы Тәгалә хозурына барырга
теләмәгәннәр, җиһадны соңрак бер вакытка күчереп, эшләрен төзәткәнчегә кадәр ка-
лырга, бераздан, уңай бер вакытта кабат җиһад кылып шәһит китүләрен уйлаганнар.
янда булсалар, үлмәсләр дә,
үтерелмәсләр дә иде», – дип
әйткән кяферләр кебек бул-
магыз. Аллаһ моны аларның
күңелләрендә хәсрәт [һәм үке-
неч сәбәбе] итәчәк [әмма сезне
мондый нәрсәләргә ышанудан
һәм мондый сүзләрдән саклая-
чак]. Аллаһ [теләгәнен] терелтә
һәм [теләгәненең] гомерләрен
ала. Аллаһ – сезнең ни кыл-
ганнарыгызны күреп торучы.
157. Һичшиксез, әгәр сез [дошман-
нарыгыз тарафыннан] Аллаһ
юлында үтерелсәгез, яки
[үз үлемегез белән] үлсәгез,
[гөнаһларыгыз өчен] Аллаһтан
ярлыкау һәм мәрхәмәт алар-
ның [кяферләрнең гомер буйла-
рына] туплаган малларыннан,
әлбәттә, яхшырак.
158. Үлсәгез дә, үтерелсәгез дә,
һичшиксез, Аллаһка җыела-
чаксыз.
159. [Расүлем! Өммәтеңә карата
сиңа] Аллаһтан [бирелгән кыз-
гану һәм] шәфкать белән син
аларга [Өхед сугышында әме-
реңнән чыкканнарга] йомшак
булдың. Әгәр дә дорфа, каты
күңелле булсаң, алар синең
Кәлам шәриф

95
яннан таралып киткән булы-
рлар иде. Аларны кичер, алар
[Миңа карата кылганнары] өчен
кичерү сора, [сугыш белән
бәйле мәсьәләләрдәге кебек,
вәхи килмәгән һәм үзең кирәк
дип тапкан] эшләрдә [күңел-
ләрен күтәрү өчен] алар белән
киңәш. Әмма [ныклы] карар-
га килсәң, шунда ук Аллаһка
тапшыр. Һичшиксез, Аллаһ
[бөтен эшләрдә Аңа] тәвәккәл
итүчеләрне сөя.
160. [Бәдердәге кебек] Аллаһ сезгә
[һәр җирдә] ярдәм итсә, сез-
не беркем дә җиңә алмаячак.
Әмма [Өхедтәге кебек] Ул сез-
не ярдәмсез калдырса, Аннан
башка сезгә кем ярдәм итә
алыр? [Бу хакыйкатьне бел-
гән һәм шул рәвештә] Иман
китерүчеләр Аллаһка гына
тәвәккәл итсеннәр.
161. [Ганимәт малы кебек әманәт -
ләр мәсьәләсендә һәм җәмәгать
малында] Алдашу бер пәй-
гамбәргә дә ярамый. Кем дә
кем [бөтен җәмәгатькә караган
табышлардан нәрсәдер урлап]
алдаса, Кыямәт көнендә шул
алдаган нәрсәсен [аркасында
йөк итеп күтәреп] китерәчәк.
Шуннан, золым ителмәгән
хәлдә, һәрбер җанга кәсеп
иткән нәрсәсе [савабы яки
җәзасы] төп-төгәл биреләчәк.
162. Аллаһның ризалыгы артын-
нан ияргән [һәм, аны каза -
ну өчен, соң дәрәҗәдә көч-куәт
күрсәткән мөһаҗир һәм әнсар- дан бер]
кеше [гөнаһлары арка-
сында] Аллаһның ачуына
ирешкән һәм кайтасы уры-
ны җәһәннәм булган [кяфер
һәм монафикъ] кеше кебекме-
ни? Ул урын [булган җәһәннәм]
никадәр дә яман!
163. Алар – [һәммә кеше] Аллаһ
хозурында [савап һәм газап
мәсьәләсендә төрле] дәрәҗә
ияләре. Аллаһ – аларның
ни кылганнарын [бик яхшы]
күреп торучы.
164. Һичшиксез, Аллаһ мөэмин-
нәргә карата мәрхәмәтле бул-
ды ки, Ул [фәрештә һәм җен-
нәрдән түгел, аңлашулары
җиңел булсын өчен] үзләрен-
нән [Адәм [галәйһиссәлам]
нәселеннән] аларга Аның
аятьләрен укыган, аларны
[матди һәм рухи кимчелек -
тән] пакьләгән, [бөек] Китап
вә хикмәтне [сөннәт һәм
хөкемнәрне аңларга] өйрәт-
кән бер пәйгамбәр җибәрде.
Хәлбуки, элек алар ап-ачык
адашуда иделәр.
165. [Бәдердә дошманыгызның]
Башына икеләтә килгән
бәла [хәзер Өхедтә] сезнең
башыгызга төшкәч: «Кай-
дан [төште] бу [башыбызга]?» –
дидегезме? [Расүлем!] Әйт: «Бу
[җиңелү] – сезнең үзегездән.
Һичшиксез, Аллаһ – һәрнәр-
сәгә Кодрәтле».
166. [Мөэмин һәм кяфер] И к е
җәмәгать [Өхедтә кара-кар-
шы] очрашкан көнне сезнең
3. Әлү Гыймран сүрәсе

96
башыгызга төшкән нәрсә
[җиңелү һәм хур булу очраклы
булмады, киресенчә], мөэмин-
нәр [һәркемгә] билгеле булсын
өчен, Аллаһның теләге [гый-
леме һәм тәкъдире] белән генә
[килде].
167. Һәм дә [Габдуллаһ ибне Үбәй
һәм аңа ияреп] монафикълык
кылганнар [уртага чыгарылып,
һәркемгә] билгеле булсын
өчен. Аларга [монафикълар-
га]: «Килегез, Аллаһ юлында
сугышыгыз яисә [җаннары-
гыз һәм малларыгызны уйлап]
сакланыгыз!» – дип әйтел-
гәч, алар: «Әгәр [оста итеп]
сугыша белсәк, әлбәттә, сезгә
иярер идек», – дигән иделәр.
Алар ул [сүзләрен әйткән] көн-
не иманга караганда кяфер-
гә якынрак иделәр. [Иман дип]
Телләре белән күңелләрендә
булмаганны сөйлиләр иде.
Аллаһ исә аларның эчләрен-
дә яшергәннәрен [монафикъ-
лыкларын] бик яхшы белә.
168. [Расүлем!] Үзләре [сугышка
чыкмыйча, өйләрендә] калып,
[Өхедтә шәһит киткән кан]
кардәшләре хакында: «Әгәр
68 Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлул-
лаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дип әйтә: «Өхедтә кардәшләрегез шәһит
булгач, Аллаһ аларның рухларын яшел кошларга өрде, бу кошлар җәннәт елгаларына
очып баралар, җәннәт җимешләрен ашыйлар, шуннан Гарешнең күләгәсендә эленгән
алтын кандилләргә куналар. Ашау-эчүләренең һәм булган урыннарының яхшылыгын
күргәч, алар: «Безнең җәннәттә ризыкландырылган тереләр булуыбызны кем булса
аларга ирештерсә, җиһадка карата салкын карашта булмаслар һәм сугыш мәйданын-
нан куркып качмаслар иде», – дияләр. Аллаһы Тәгалә исә: «Мин аларга сезнең хакта
хәбәр итәрмен», – дип әйтә һәм шушы аяте кәримәне иңдерә» (Рух әл-Фуркан тәфсире,
259, 4/344).
[сугышка бармау мәсьәләсен-
дә] безне тыңласалар, үтерел-
мәгән булырлар иде!» – дип
әйтүчеләргә әйт: «Әгәр сез
[үз фикерегездә] хаклы бул-
сагыз, үлемне үз җаннары-
гыздан ераклаштырыгыз [да
нәтиҗәсен күрик]!»
169. [Расүлем!] Аллаһ юлында үте-
релгәннәрне үлеләр дип сана-
ма. Юк, алар – тере, Раббыла-
ры хозурында ризыкланалар.
170. Аллаһның Үз фазылыннан
аларга биргән [шәһитлек шәрә-
фе, мәңгелек тормыш һәм] җән-
нәтләренә сөенеп. Һәм [яуда
шәһит булып үлмичә] үзләрен-
нән соң калган, әле аларга
кушылмаган кешеләргә бер-
нинди курку да булмаганына,
аларның хәсрәт тә чикмәячә-
генә шатланалар.
171. Алар [гамәлләре бәрабәренә]
Аллаһтан [алачак] нигъмәт
вә [Аны күрү кебек өстен бер]
фазыйләткә һәм дә Аллаһ -
ның мөэминнәр әҗерен юк
итмәячәгенә шатланалар
(68) .
172. [Өхед көнендә тар-мар ителеп]
Яра алганнан соң да [кабат
мөшрикләр белән сугышка
Кәлам шәриф

97
чакырылган чакта] Аллаһның
һәм пәйгамбәрнең чакыруын
кабул итүчеләр [өчен сава-
бы кимемәс]. Аларның игелек
кылганнары һәм тәкъвалык
иясе булганнарына [Ахирәттә]
бик зур әҗер бар
(69) .
173. [Мөэминнәргә очраган] Инсан-
нар аларга: «Ул [дошманнары-
гыз булган] кешеләр сезгә кар-
шы [көч һәм гаскәр] туплады.
Алардан куркыгыз!» – дигәч,
бу [сүз] аларның иманна-
рын арттыра гына төште һәм
алар: «Аллаһ безгә җитә, Ул
[бөтен эшләр тапшырыла тор-
ган] нинди яхшы Яклаучы!» –
дип әйткән иделәр.
174. [Ахырда] Алар [Расүлуллаһның
(салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
әмерен тотып, дошманнар-
га каршы чыкты һәм, мөшри-
кләр дә куркып килә алма-
гач] Аллаһның нигъмәте вә
фазыйләте белән [Бәдердән]
кире [Мәдинәгә] кайтты-
лар һәм аларга [үлем яки хур -
лык кебек] һичбер яманлык
тимәде. Шул рәвешчә Аллаһ-
ның ризалыгына ияргән бул-
дылар. Һичшиксез, Аллаһ –
чиксез фазыйләт [һәм игелек]
Иясе.
175. Менә бу – шайтан, ул [мона-
фикъ] дусларын гына куркы-
та иде. Әгәр [чыннан да] иман
китерүчеләр булсагыз, алар-
дан курыкмагыз, Миннән
69 Биредә телгә алынган чакыруны кабул итү кыйссасы шушы сүрәнең 151 нче ая-
тендә китерелде.
куркыгыз.
176. [Расүлем!] Көферлектә узы-
шучылар [һәм аларның сиңа
каршы берләшү куркынычы]
сине борчымасын, чөнки алар
Аллаһка [вә Аның дусларына]
бернәрсә белән дә зарар итә
алмаслар. [Алар шундый бозык
бәндәләр ки, иң зур мәрхәмәт -
кә ия булган] Аллаһ аларга
Ахирәттә [саваптан] бер өлеш
тә бирергә теләми. Алар өчен
бик зур газап булачак.
177. Һичшиксез, иманны биреп,
көферлекне сатып алучы-
лар [мөртәдләр һәм монафикъ-
лар көферлеккә кайту белән]
Аллаһка берни белән дә зарар
китермәсләр. [Инкярны айла-
улары аркасында] Алар өчен
тилмерткеч бер газап була -
чак.
178. Кяферләр Безнең аларга бир-
гән кичектерүне үзләре өчен
бер дә игелек дип уйламасын-
нар. Без гөнаһларын артты-
рыр өчен генә, аларга [озын
гомер һәм] кичектерү бирәбез.
Аларга мәсхәрәле газап була-
чак.
179. [И, Расүлем чорында яшә-
гән мөселманнар һәм мона-
фикълар!] Аллаһ мөэминнәр-
не сезнең хәзерге хәлегездә
калдырмаячак, ахырда Ул
[ихлас мөселманнар гына үтә
алган сынаулар белән] пычрак-
ны пакьтән аерачак. Әмма
3. Әлү Гыймран сүрәсе

98
Аллаһ сезгә [бер-берегезнең
күңелләрендә булган көферлек
һәм иман белән бәйле] гаиб-
не дә белдермәячәк. Ләкин
Аллаһ [гайбкә бәйле кайбер
мәсьәләләрне белдерер өчен]
Үзенең расүлләреннән телә-
гәнен сайлап ала. Шулай бул-
гач, сез Аллаһка һәм Аның
пәйгамбәрләренә [чын күңел-
дән] иман китерегез. Әгәр
[ихластан] иман китереп,
тәкъвалык ияләре булсагыз,
сезнең өчен дә зур бер әҗер
бар.
180. Аллаһның фазылыннан
бирелгән нәрсәдә [зәкят һәм
садакага каршы булып] саран-
лык күрсәтүчеләр моны
үзләре өчен яхшырак дип
санамасын. Киресенчә, бу
алар өчен начаррак. Саран-
ланып кызганган нәрсәләре
Кыямәт көнендә [елан кебек]
аларның муеннарына урала-
чак. Күкләрнең һәм җирнең
мирасы – Аллаһныкы гына.
Аллаһ сезнең ни кылганна-
рыгыздан хәбәрдар.
181. Аллаһ: «Аллаһ – ярлы бит,
без исә – байлар», – дип әйтү -
челәрнең [яһүдиләрнең] сүзен
ишетте. Без аларның әйткән-
нәрен дә, [моңарчы] нахак-
ка пәйгамбәрләрне үтергән-
нәрен дә [гамәл дәфтәренә]
язачакбыз һәм [аларга]: «Көй-
дерә торган газапны таты-
гыз», – дип әйтәчәкбез.
182. Бу [газап] – кулларыгыз [элек] эшләгән [көферлек һәм пәй-
гамбәрләрне үтерү кебек] нәр-
сәләр өчен. Һичшиксез, Аллаһ
колларына [гаделсезлек белән
газап биреп] золым итүче
түгел.
183. Алар [Аллаһы Тәгалә хакын-
да мондый килбәтсез сүзләр
чыгарган Кәгеб ибне Әшрәф һәм
Малик ибне Сайф кебек яһү -
диләр]: «Һичшиксез, [Тәүратта]
Аллаһ, үзен ут ашаячак кор-
банны китергәнчегә кадәр,
илчегә иман итмәскә [дигән]
вәгъдә алды», – дип әйт -
теләр. [Расүлем!] Әйт: «Мин-
нән алда сезгә [бу корбаннан
тыш] ап-ачык дәлилләр белән
дә, [шушы корбан могҗизасы
турында] сез әйткән нәрсәләр
белән дә [әллә никадәр] пәй-
гамбәрләр килгән иде инде.
Әгәр сез [«Бу могҗизаны күр-
мичә, без сиңа ышанмыйбыз»,
– дигән сүзегездә] хаклы бул-
сагыз, ни өчен соң аларны
үтердегез [ни өчен аларга иман
китермәдегез]?»
184. [Расүлем!] Әгәр алар [яһүди
һәм мөшрикләр] сине ялган-
чыга чыгарсалар, [бу сине бор -
чымасын, чөнки] синнән алда
[өммәтләренә] ап-ачык могҗи-
залар, [Ибраһимның [галәйһис -
сәлам] сәхифәләре кебек бер-
нинди хөкем куймаган, фәкать
вәгазь-нәсыйхәттән генә тор-
ган] зәбүрләр һәм [шәригать
хөкемнәрен куйган] нурлан-
дыргыч китаплар китергән
Кәлам шәриф

99
расүлләрне дә ялганчы дип
санадылар.
185. Һәрбер җан үлемне татыя-
чак. [Инкяр итүчеләр үлемнән
соң җәзасыз калмаячак]. Әҗер-
ләрегез сезгә [каберләрегездән
кубарылганнан соң] Кыямәт
көнендә генә тулысынча
биреләчәк. [Шулвакыт] Кем дә
кем Уттан ераклаштырыла
һәм җәннәткә кертелә, һич-
шиксез, ул котылган булыр.
Дөнья тормышы [һәм аның
ләззәт, ялтыравыклары] исә –
алданып [шул ләззәтләрдән]
файдалана торган нәрсә.
186. Сез, һичшиксез, маллары-
гыз һәм җаннарыгыз белән
сыналачаксыз. Сездән алда
китап бирелгәннәрдән [наса-
ралар һәм яһүдиләрдән] дә,
ширек кылучы кешеләрдән дә
бик күп яман сүз ишетәчәк -
сез. Әгәр [аларның мыскыл
итүләренә] сабыр итсәгез һәм
[Аллаһы Тәгаләнең әмеренә
каршы төшүдән куркып] тәкъ-
валык ияләре булсагыз, һич-
шиксез, бу [сабырлык һәм тәкъ -
валык] – ныклык күрсәтелергә
70 Бу аяте кәримәдән аңлашылганча, дини гыйлемнәрне ачык итеп аңлату фарыз бу -
лып, залимнәргә ярарга тырышу, күңелләрен күтәрү һәм бүләкләрен көтү кебек бозык
максатлар белән дин эшләреннән нәрсәне булса да яшерү – харам. Шул сәбәпле, Гали
(радыйаллаһу ганһ): «Аллаһы Тәгалә галимнәрдән башкаларны өйрәтү турында вәгъдә
алмый торып, наданнардан гыйлем алу вәгъдәсе алмаган», – дип әйткән. Әбү Һүрәйрә
дә (радыйаллаһу ганһ): «Аллаһы Тәгаләнең әһле китаптан алган сүзе булмаса, сезгә мо-
ның хәтле хәдис риваять итмәс тә идем», – дип әйткәненнән соң, шушы аяте кәримәне
укыган Хәсәннең (радыйаллаһу ганһ): «Аллаһы Тәгаләнең әһле гыйлемнән алган вә-
гъдәсе булмаса, сез сораган нәрсәләрнең бик күбесенә җавап бирмәс идем», – дигән
бәяны да бу аять кәримәдә әһле китаптан алынган сүзнең бу өммәтнең галимнәрен дә
колачлаганына ишарә ясый.
кирәкле эшләрдән.
187. Үз вакытында Аллаһ: «Аны,
[китапларыгыздагы бөтен нәр-
сәне, аеруча Мөхәммәднең
(салләллаһу галәйһи вә сәл-
ләм) пәйгамбәрлегенә кагыл -
ган мәгълүматны] һичшиксез,
ачык итеп аңлатачаксыз һәм
аны яшермәячәксез», – дип,
китап бирелгәннәрдән [яһү -
ди һәм насаралар арасында-
гы галимнәрдән, антлар белән
ныгытылган катгый] сүз алган
иде. Алар исә [сүзләрендә
торасы урында] аны аркала -
ры артына ташладылар һәм
аны арзан бәягә сатып алды-
лар. [Аллаһка биргән сүзне
бозу бәрабәренә] Сатып алган
[дөньялык] нәрсәләре никадәр
яман
(70) !
188. [Расүлем!] Кылган [яман] нәр-
сәләренә куанган, кылмаган
[яхшы] нәрсәләре өчен макта-
луны ярата торган кешеләр-
не газаптан котыла алырлык
җирдә, дип уйлама. Алар өчен
тилмерткеч бер газап була -
чак.
189. [Бар итү, юк итү, терелтү, җан
3. Әлү Гыймран сүрәсе

100
алу, газап бирү һәм савап бирү
кебек бөтен мәсьәлә дә] Күкләр-
нең һәм җирнең милке –
Аллаһныкы гына. Аллаһ –
һәрнәрсәгә Кодрәтле.
190. Һичшиксез, күкләрнең һәм
җирнең [юктан] яралтылуын-
да [һәм аларда булган бил-
геләрдә], төн белән көннең
бер-берсен алыштыруында
[сәламәт] акыл ияләре өчен
билгеләр бар [ки, аларның һәр -
берсе Аллаһы Тәгаләнең бар-
лыгын, берлеген, гыйлем һәм
кодрәтенең камиллеген күрсә-
теп тора].
191. Алар [акыл ияләре] аякта тор-
ганда да, утырган килеш
тә, янтыкларында килеш тә
Аллаһны зикер итәләр һәм
күкләр белән җирнең яра-
тылышы турында фикер -
лиләр: «И, Раббыбыз! Син
моны юкка яралтмадың.
Син [юкка нәрсә дә булса
яралтудан һәм юк-бар белән
шөгыльләнүдән] пакьсең! Без-
не Ут газабыннан сакла!
192. И, Раббыбыз! Һичшиксез,
Син кемне утка кертсәң, ул
[хурлыкка дучар булганы өчен]
мәсхәрәгә калачак. [Инкяр
иткән] Залимнәргә [Аллаһы
Тәгаләнең газабыннан коткара
алырлык] ярдәмчеләр юк.
193. И, Раббыбыз! Һичшиксез,
без: «Раббыгызга иман ките-
регез!» – дип иманга чакыр-
ган [Расүлем һәм Коръән кебек]
чакыручыны ишеттек һәм [аңа шунда ук]
ышандык. Раб-
быбыз! Безнең [зур] гөнаһла-
рыбызны ярлыка, [кече
гөнаһларыбызны һәм башка]
кабахәт эшләребезне юкка
чыгар һәм безне [пәйгамбәр-
ләр, тәкъвалар, шәһитләр һәм
әүлияләр кебек] изге коллар
белән берлектә вафат кыл
[һәм терелт].
194. И, Раббыбыз! Безгә пәйгам-
бәрләрең аша вәгъдә иткән
нәрсәңне [савап һәм ярдәмең-
не] бир. Безне Кыямәт көнен-
дә хурлыкка төшермә. Һич-
шиксез, Син [беркайчан да
мөэминнәргә савап бирү һәм
догаларын кабул итү турында
биргән] вәгъдәңне бозмый-
сың».
195. Раббылары исә [бу теләкләрен
үтәргә вәгъдә биреп] алар-
га җавап бирде ки: «Һич-
шиксез, Мин, ир кешеме ул,
хатын-кызмы – арагыздан
гамәл кылучы һичкемнең
гамәлен юк итмәячәкмен.
[Болай да] Сезнең берләрегез
икенчеләрегездән [туа, бигрәк
тә Ислам кардәшлеге ягыннан
да арагызда гомуми бер бәй-
ләнеш бар, шуңа күрә савап
мәсьәләсендә сезне бер-бере-
гездән аермыйм]». [Дин өчен
ватаннарыннан һәм якынна-
рыннан] Һиҗрәт кылган, [туып-
үскән] йортларыннан куылган,
[тиргәлеп, кыйналып һәм мал-
лары таланып] Минем юлымда
интегүләргә дучар ителгән,
Кәлам шәриф

101
[кяферләргә каршы] сугышкан
һәм [җиһад юлында шәһит була-
рак] үтерелгән кешеләр – [олуг
гөнаһлардан сакланган булсалар]
Мин аларның начар эшләрен
[кече гөнаһларын], һичшиксез,
яшерермен [һәм мәгъфирәт
итәрмен, йөрәкләреннән хәт -
та эзләрен дә сөртеп алырмын,
алар урынына саваплар урна-
штырырмын], Аллаһ хозурын-
да әҗер итеп аларны [сарайла-
ры һәм агачлары] асларыннан
елгалар агып торган җән-
нәтләргә кертәчәкмен. Сава-
пларның иң яхшысы исә –
Аллаһта.
196. [И, Мөхәммәд өммәтеннән
булу шәрәфенә ирешкән кеше!]
Кяфер булган кешеләрнең
[күп мөмкинлекләргә ия булып,
иминлек һәм байлык эчендә]
шәһәрләрдә йөрүләре сине
алдамасын.
197. [Аларның Ахирәттә мәхрүм
ителәчәк бу мөмкинлекләре
мөэминнәр өчен әзерләнгән
нигъмәтләргә нисбәтле] Бик
аз файдаланырлык нәрсә.
Соңыннан сыеначак урынна-
ры – җәһәннәм. Ул – нинди
яман түшәк
(71) !
198. Ләкин Раббыларыннан куры-
71 Вахидиның (рәхимәһуллаһ) риваятенә караганда, бу аяте кәримәдә әйтелгән
кяферләрдән максат – Мәккә әһеленең мөшрикләре. Фәрра кебек кайбер голәмә исә
биредә яһүдиләр турында сүз бара дип исәпли. Матди кыенлыклар аркасында авыр-
лыклар күргән кайбер мөэминнәр кяферләрнең муллык, байлык эчендә йөзгәннәрен,
сәүдә итәр өчен, ерак-ерак сәфәрләргә чыгып, бик күп мал казанганнарын күргәч:
«Аллаһы Тәгаләнең дошманнары шуның кадәр нигъмәтләр эчендә була торып, без ач-
лыктан һәм мохтаҗлыктан һәлак булу хәлендәбез», – дип әйткән булалар, әлеге аяте
кәримә иңеп, аларга юаныч бирә.
ккан кешеләр өчен, Аллаһтан
сый-хөрмәт буларак, [сарайла-
ры һәм агачлары] асларыннан
елгалар агып торган җәннәт -
ләр бар. Алар анда мәңге кала-
чак. Аллаһ хозурында булган-
нар [чиксез-хисапсыз бүләкләр]
исә [иман китереп, яхшылык
кылган] игелекле коллар өчен
яхшырак.
199. Һичшиксез, әһле китап ара-
сында шундыйлары бар ки,
[сездән куркып түгел, ә] Аллаһка
карата [тирән ихтирам тойган -
нары өчен] түбәнчелекле [хошуг
ияләре] буларак Аллаһка да,
сезгә иңдерелгәнгә [Коръән-
гә] дә, үзләренә иңдерелгән-
гә [Тәүрат белән Инҗилгә] дә
иман итәләр. Алар Аллаһның
аятьләрен [яшереп] юк бәягә
сатып алмыйлар. Әнә шулар
өчен – Раббылары хозурында
әҗерләре. Һичшиксез, Аллаһ
хисапны бик тиз тота.
200. И, иман китерүчеләр! Сабыр
итегез, [Аллаһ дошманнары
белән җиһад кылып] сабырлы-
кта ярышыгыз, атларыгызны
бәйдә тотып, чикләрне сакла-
гыз һәм Аллаһтан куркыгыз,
бәлки, уңышка ирешерсез.
3. Әлү Гыймран сүрәсе

102
4. Ән-Ниса (Хатыннар) сүрәсе
Мәдинә чоры, 176 аять
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. И, кешеләр! Сезне бер җан -
нан [Адәмнән] яралткан,
аның бер кисәгеннән [булган
сул кабыргасының иң астын-
нан Хава исемле] ишен ярал-
ткан һәм аларның икесен-
нән бик күп ирләр белән
хатыннарны халык кылып
[җиһанга] тараткан Раббыгы-
здан куркыгыз. Аның исеме
белән бер-берегездән үтенә
торган Аллаһтан [Аңа кар-
шы баш күтәрүдән] һәм туган-
лык җепләреннән [аларның
өзелүеннән] куркыгыз. Һич-
шиксез, Аллаһ – сезне күзәтү -
че.
2. Ятимнәргә үз малларын бирегез. Пычрак булганын
пакь булган белән алмашты-
рмагыз. Аларның малларын
72 Ислам хөкемнәренең берсе – күпхатынлылыкны күп кеше бер әмер кебек күрсә-
теп, каршы сүзләр чыгуга сәбәп булган. Күренгәнчә, бу бер әмер булмыйча, фәкать бер
рөхсәттән ары узмаган сүз. Ләкин тормыш шартлары эчендә каралса, Коръәннең бу хө-
кеменең никадәр урынлы булганы аңлашыла. Мәсәлән, Исламда зина тыелганлыктан,
аңа сәбәп була алган барлык шартларның да юк ителүе – үзе бер шарт. Ир кешенең куәт -
ле һәм таза, хатынының зәгыйфь, авыру, теләксез яки кысыр булуы, аеруча сугыш ке-
бек урыннарда ир-атның күпләп кырылуы сәбәпле, ир кешенең берничә хатын-кызга
өйләнүе зарури хәлгә әйләнүе мөмкин. Ләкин бу, барыбер, дини бер әмер түгел, икенче
һәм өченче хатын булачак хатыннар, я кызлар да моңа мәҗбүр түгелләр. Моннан тыш,
бу рөхсәтнең чиге бар: ул гаделлек шартына бәйле, әлеге теманы тикшерүчеләр бу хак -
та онытмаска тиеш. Бу гаделлек шартының эчтәлеге һәркем тарафыннан да җиңел генә
үтәлә торган нәрсә түгел. Шуңа күрә җиренә җиткерә алуларына шикләнгән кешеләр-
гә бер генә хатын белән калу әмер ителгән. Берничә хатын белән никахсыз мөнәсәбәт
рөхсәт ителгән, дип санаучыларның Ислам диненең тормышчан әһәмияткә ия булган
рөхсәтенә каршы килүләре күңелләрендә йөрткән көферлек һәм монафикълыктан кил-
гән бертөрле рухи авырудан башка берни түгел.
үз малларыгыз белән бергә
[хәләл-харамны кушып] аша-
магыз. Һичшиксез, бу [рәвеш -
тә ятим малын ашавыгыз] бик
зур гөнаһ булды.
3. Ятимнәргә [өйләнергә ният -
ләп, аларга] карата гадел була
алмавыгыздан курыкса-
гыз, сезнең өчен хәләл бул-
ган хатыннарга – икегә, өчкә
һәм дүрткә никахланыгыз.
Гадел була алмавыгыздан
курыксагыз, бергә генә яки
[җарияләрдән] кулыгызда бул-
ганны [сайлагыз]. Бу [гадел-
лектән] тайпылмавыгызга
якынрак
(72) .
4. Хатыннарга мәһәрләрен бер
фарыз [мәҗбүри бер бүләк]
буларак бирегез. Әмма алар
[беркем тарафыннан да мәҗбүр
ителмичә] ул [мәһәр итеп ала-
чак] нәрсәнең бер өлешен
сезгә үз ирекләре белән бир-
сәләр, аны рәхәтләнеп һәм
ләззәт белән кулланыгыз.
Каләм шәриф

103
5. Аллаһ сезгә тереклек чыга-нагы иткән малларыгыз-
ны [үз-үзләрен белештермәгән
һәм акылга зәгыйфь] юләрләр-
гә бирмәгез. Аннан [аларның
малларын сәүдә итеп, шуның
файдасыннан] аларны ашаты-
гыз, киендерегез һәм алар-
га [акыл һәм дин күзлегеннән
йомшак] яхшы сүзләр әйтегез.
6. Никахланышу яшьләре җит-
кәнче, ятимнәрне сынагыз.
Әгәр [мал тотуда] аларда акыл
җитлегүен сизсәгез, [кичек -
термичә] аларга малларын
бирегез. Үсеп җитәчәкләр
[һәм малларын үз кулларына
алачак] дип ашыгыч кыла-
нып, [«Алар ашамас борын
бераз без дә ашыйк әле», –
дигән фикер белән, кайлар-
га тотылганына карап та тор-
мыйча, вак-төяккә әрәм итеп]
аны исраф итеп ашамагыз.
[Вәлиләрдән] Бай булганнар
инсафлылык күрсәтсен, [һәм
ятим малына кагылу түбәнле-
генә төшмәсен] фәкыйрь бул-
ганнар исә, [чиктән ашмыйча,
куйган тырышлыгы өчен ихты-
яҗи чиктән чыкмыйча] гадел-
лек белән ашасын. Малларын
үзләренә [кайтарып] биргән
чагыгызда шаһит тотыгыз.
Аллаһ [сезнең ни кылганнары-
гызны күреп һәм гамәлләрегез-
гә карап] хисап алучы буларак
җитә.
7. Ата-ана һәм иң якыннар
[үлеп, үзләреннән соң] кал-дырган нәрсәләрдән ирләр-
гә дә бер өлеш бар, ата-ана
һәм иң якыннар калдырган
нәрсәләрдән хатыннарга да
бер өлеш бар. Аның аз булга-
ныннан да, күп булганыннан
да [бу өлеш бирелергә тиеш].
[Аллаһы Тәгалә мирасны] Бил-
геле өлешләр белән [бүлешүне
фарыз кылды].
8. [Мирас] Бүлешкәндә [шәри-
гатьтә билгеләнгәнчә, мирастан
өлеше булмаган] туганнар,
ятимнәр һәм ярлылар шаһит
булганда, аларга да аннан [ни
дә булса] бирегез һәм аларга
[артыгын бирә алмаган өчен,
бәрәкәт догалары кушып йом-
шак] яхшы сүз әйтегез [ ул
сүзләр битәрләү һәм рәнҗетү -
гә кайтып калмасын].
9. [Тәрбияләрендә ятимнәр бул- ган] Кешеләр, үзләреннән соң
көчсез-зәгыйфь бер нәсел
калдырырга туры килгәндәй,
алар [бала-чагасының ничек
яшәячәге] өчен борчылып
[үзләренең тәрбиясендә булган
ятимнәр өчен дә] курыксын-
нар, Аллаһтан курыксыннар
һәм [балаларына эндәшкән
кебек, ятимнәргә дә күркәм
һәм] хаклы сүз әйтсеннәр.
10. Ятимнәрнең малларын
золым белән [хаксызга] аша-
ган кешеләр карыннарын ут
белән тутырачаклар һәм тиз-
дән [мисалы булмаган бик кур-
кыныч] ялкынга керәчәкләр.
11. Аллаһ сезгә балаларыгыз
4. Ән-Ниса сүрәсе

104
хакында [шушы хөкемнәр-
не әмер һәм] васыять итә
ки, ир балага ике кыз бала
өлеше [бирелә]. Әгәр алар
[мәрхүмнән калган балалар]
икедән артык сандагы кыз-
лар булса, ул калдырганна-
рының [мирасның] өчтән ике
өлеше – аларга. Әгәр ул [кыз
бала] берәү генә булса, аңа
[калган малның] яртысы [тие-
шле]. Әгәр аның [мәрхүмнең]
баласы булса, калдырганна-
рыннан [мирастан] ата-ана-
сының һәрберсенә – алты-
дан бер өлеш. Әгәр аның
баласы булмаса һәм варисла-
ры анасы белән атасы гына
булса, анасына [мирас малы-
ның] өчтән бер [өлеше төшә].
Әгәр аның [ир яки кыз, ата-а -
на бер яки башка] туганнары
73 Җаһилият дәверендә балалар һәм хатыннар мирастан мәхрүм булалар. Ислам
шушы аяте кәримәләр белән аларны бу зарардан коткарып, аларга да өлеш биргән. Рива-
ятьләргә караганда, әнсардан Гаүс ибне Сабит (радыйаллаһу ганһ) өч кыз бала калдырып
вафат булгач, аның бертуганының ике улы калган малны тулысынча алып хатыны белән
балаларына берни дә бирмиләр. Хатыны мондый хәлгә калгач, Расүлуллаһка (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) барып, шикаять иткәч: «Син хәзергә кайтып тор, Аллаһ ни дип бое-
рыр, карарбыз», – дигән җавап ала. Шуннан соң шушы сүрәнең 7 нче аяте иңеп, хатын-
нарның да мирастан өлеше булганын бәян иткәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәл-
ләм) мәрхүмнең бертуганының улларына малны бүлешергә әмер итә, әмма кызларга дип
аерылган өлешнең микъдарын ачык белдергән бер вәхи көткәнен хәбәр итә. Шуннан соң
менә бу һәм моңардан соңгы аяте кәримә иңгәч, мәрхүмнең бертуганының улларына:
«Әүс калдырган малның сигездән берен – хатынына, өчтән икесен кызларына бирегез,
калганы үзегезгә булсын», – дип боера. Ләкин биредә кайберәүләрнең, Исламның ха-
тын-кызларга биргән хокукларын игътибарга алмыйча, мирастан ирләрнең – тулы, кыз-
ларның исә ярты өлеш алуына карата белдергән урынсыз карышуларына җавап биреп
болай дибез: өйләнгәндә мәһәр бирү һәм туй чыгымнары, гаилә тормышында да барлык
чыгымнар ир кешегә йөкләтелгән икән, мирас бүлешендә хатын кешегә ирләрдән артык
яки бертигез бирелүе гаделлеккә туры килмәгәне кебек, чыгымнарны каплауда төрле җа-
ваплылык күз уңында тотылып, ирләргә артыграк бирелүе – хатыннарның мәнфәгатенә
карата нечкә бер гаделлек гамәле.Шунлыктан, ир кешегә: «Сиңа ярты өлеш урынына тулы
өлеш бирәбез, ләкин хатыныңны матди яктан карау, тәэмин итү сиңа йөкләнә», – дип әй-
булса, анасына алтыдан бер
[өлеш төшә]. [Бөтен бу өлешләр]
Аның [мәрхүмнең] калдырган
васыятеннән [аның шартла-
ры үтәлгәннән] соң яки бурыч
түләнгәннән соң [бүлгәләнә].
[Туганнарыгыздан кайсына
мирастан өлеш чыгарырга, кай-
сын мәхрүм итәргә алынмагыз,
сез Аллаһы Тәгаләнең васыя-
тен тотарга тырышыгыз, чөнки]
Аталарыгыз һәм улларыгыз-
ның кайсысы [дөньяда һәм
Ахирәттә] файда җәһәтен-
нән сезгә якынрак булганын
белә алмыйсыз. [Бу хөкемнәр
сезгә] Аллаһтан фарыз була -
рак [билгеләнгән]. [Сез иртә-
гә кемнән файда күрәчәгегезне
белүдән гаҗиз булганда] Һич-
шиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне]
Белүче һәм Хикмәт иясе
(73) .
Каләм шәриф

105
12. Әгәр [сездән яки башка
ирләреннән ир яки кыз] баласы
[яки оныгы] булмаса, хатынна-
рыгыз [үлгәннән соң] калдыр-
ган нәрсәләрнең яртысы сезгә
[тиешле] . Әгәр аларның бала-
сы булса, калдырган мирас -
ның дүрттән бере – сезгә. [Бу
өлешләр] Аларның [мәрхүм
хатыннарыгызның] калдыр-
ган васыятеннән [аның шарт -
лары үтәлгәннән] соң яки
бурычлар [түләнгәннән] соң
[бүлгәләнә]. Әгәр сезнең үз
балагыз булмаса, сез кал-
дырган нәрсәләрнең дүрт -
тән бере – аларга [никахы-
гыздагы хатыннарга тиешле].
Әгәр инде сезнең балагыз
булса, калдырган нәрсәләр-
нең сигездән бере – аларны-
кы. [Бу өлешләр] Сезнең кал-
дырган васыятегездән [аның
шартлары үтәлгәннән] соң яки
бурычтан соң [бүлгәләнә]. Әгәр
[ата-ана һәм бала-чага калды-
рмыйча үлгән] ир яки хатын
кеше [ата-анасы һәм балалары
булмаганы өчен турыдан-ту -
ры түгел, ә] туганлык аркылы
варис булса – аның [анасын-
нан] бер ир яки бер кыз туга-
ны [абый-энесе, апа-сеңле-
телә. Моннан тыш, ир-ат белән хатын-кыз арасындагы яратылыш аермасы күз уңында
тотылганда, хатын кеше ирләрдә булмый торган кайбер сыйфатларга ия булса да, акча
табу һәм оештыру-җитәкләү ягыннан ир кешенең көчлерәк булуын инкяр итеп булмый.
Моңа нигезләнеп, малның ир кеше кулында булуы хатынның да, ирнең дә мәнфәгатьләре
ягыннан күпкә файдалырак. Ләкин ярты өлешен дә бирмичә, хатын кешене бөтенләй
мәхрүм итү дә гаделлеккә һәм гомуми мәнфәгатьләргә туры килмәгәнлектән, һәрнәр-
сәдә булганы кебек, Ислам бу мәсьәләдә дә һәм аерым шәхес, һәм, гомумән, җәмгыять
өчен иң файдалы һәм хикмәтле хөкемне китергән.
се] булса – аларның икесенең
һәрберсенә алтыдан бер [өлеш
тиешле]. Әгәр алар [туганнар]
моннан [бердән] артык санда
булсалар, аларга – өчтән бер
[өлеш]. [Әмма васыять итүче
тарафыннан хокукы өчтән бер
өлеш булып та, моннан арты-
грак васыять ителеп яки өле-
ше билгеле булган бер вариска
артыграк васыять ителсә, бүтән
варисларга] Зарар китермичә
аның [мәрхүмнең] калдырыл-
ган васыятеннән [аның шарт-
лары үтәлгәннән] соң яки
бурычтан соң [бүлгәләнә].
[Бу хөкемнәр сезгә] Аллаһтан
васыять буларак [билгелән-
гән]. Аллаһ – [һәрнәрсәне]
Белүче, Мәрхәмәтле.
13. Болар – Аллаһның [ятимнәр-
гә, васыять һәм мираска кара-
ган хөкемнәре һәм] чикләре.
Кем дә кем [Аллаһы Тәгаләнең
хөкем һәм мирас бүлүенә разый
булып] Аллаһка һәм Аның
расүленә итагать итсә, Ул аны
[сарайлары һәм агачлары] асла-
рыннан елгалар аккан җән-
нәтләргә кертәчәк. Ул анда
мәңге калачак. Һәм бу – зур
уңыш.
14. Кем дә кем [харамны хәләл
4. Ән-Ниса сүрәсе

106
санап] Аллаһка һәм Аның
расүленә каршы төшсә [алар-
ның әмер һәм тыюларын таны-
мыйча] һәм Аның чикләрен
узса, Ул аны Утка кертәчәк.
Ул анда мәңге калачак. Аңа
мәсхәрәле газап булачак
(74) .
15. [И, ирләр!] Хатыннарыгызның
[зина кебек] иң кабахәт нәрсә
эшләгәннәренә каршы ара-
гыздан [ир җенесеннән, коллык
вә тоткынлыктан азат мөэмин
74 Бу аяте кәримәләрдә варисларның өлешләре иң муафыйк рәвештә тәртипкә са-
лынган. Варисның мәрхүм белән турыдан-туры булган яки булмаганы күз уңында то-
тылган, турыдан-туры булган бәйләнешләр нәселдәшлек яки никах буларак бәялән-
гән, турыдан-туры булмаган, ягъни туганлык аркылы бәйләнешләр исә «кәлалә» дип
аталган. Турыдан-туры нәселдәшлек юлы белән барлыкка килгән элемтә туганлык
якынлыгыннан гыйбарәт, моңа балалар һәм ата-ана керә. Кешенең ата-анасы һәм
балалары белән бәйләнеше шәрәф ягыннан да иң югары дәрәҗәдә булганлыктан, иң
әүвәле 11 нче аяте кәримәдә алар белән бәйле мирас хөкемнәре бәян ителгән, шун-
нан соң 12 нче аяте кәримәдә ир-хатын хаклары белдерелгән. Кешенең абый-энесе,
апа-сеңлесе һәм бүтән туганнары белән якынлыгы югарыда телгә алынганнар белән
чагыштырганда алай нык булмаганлыктан, кәлалә турында тәүге ике категориядән соң
каралган. Нәселдәшлек ягыннан варис булучылардан ир баланың өлеше кыз баланың
ике өлешенә тиң булганы кебек, никах сәбәбе белән варис булучылар өчен дә иренең
өлеше хатынының ике өлеше ителгән. Мондый хәлдә, әгәр хатынның баласы булмаса,
калдырган малының яртысы булса, дүрттән бер өлеше иренә каралган. Әгәр ирнең ба-
ласы булмаса, калдырган малының дүрттән бере булса, сигездән бер өлеше хатынына
каралган.Үләсе кеше калдыра торган малның өчтән береннән артыгын васыять итүе
ярамаганга, малның өчтән береннән арткан өлеше хакындагы мондый васыять көчен-
дә саналмый. Хәдис-шәрифтә: «Өчтән бер дә күп», – дип әйтелгәнгә күрә, өчтән бер
өлештән азрак булган малны васыять итү яхшырак күрелгән. Ләкин малы аз, варислары
фәкыйрь булган кешеләр өчен иң яхшы вариант бер дә васыять кылып тормау. Бер генә
варисы да булмаган кешегә бөтен малын да васыять итәргә ярый. Өчтән бер өлештән
дә артыгракны васыять итү, бөтен малын яки аның берникадәрен чит кешегә васыять
итү, варисларны мәхрүм итү өчен үзеңне бурычлы итеп күрсәтү, кыйммәтле малны ар-
занга сату яки кыйммәтсез бер әйберне зур бәягә алу кебек гамәлләр белән варисларга
зарар китерү зур гөнаһлардан саналган һәм хәдис-шәрифтә: «Җитмеш ел буе хәерле
гамәлләр кылып, васыятендәге бер гаделсезлек аркасында соңгы сулышында, иң начар
гамәл насыйп булып, җәһәннәмгә керәчәк бер кеше белән, моның киресе, җитмеш ел
буена начар гамәлләр кылып, васыятендәге бер гаделлеге аркасында соңгы сулышын-
да, иң яхшы гамәл насыйп булып, җәннәткә кергән кеше» турында әйтелә (Ибне Маҗә,
Вәсайа, 3, № 2704, 2/902).
75 Голәмә бу аяте кәримәнең хөкеме башка аять хөкеме белән алмашканы турын-
булган] дүрт кешенең шаһит -
лык итүен сорагыз. Әгәр [бу
сыйфатларга җавап бирә тор-
ган дүрт кеше ул хатыннар -
ның зина кылганына] шаһит-
лык итсәләр, [әҗәлләре җитеп]
аларны үлем алганчы яки
Аллаһ алар өчен [башка бер
хөкем бәян итеп] бер юл бил-
геләгәнче, аларны өйләрдә
[бик астында] тотыгыз
(75) .
16. Арагыздан [өйләнешмәгән
Каләм шәриф

107
хатыннар белән ирләр] ике-
се шуны [зина гөнаһын] кыл-
са, аларның икесен дә җәза-
га тартыгыз. Әмма әгәр ул
икәү [бу гөнаһтан] тәүбә итеп
[кылган бозыклыкларын] төзәт-
сәләр [игелекле гамәлләр кыла
башласалар] , [аларны тиргәү -
да уртак фикердә тора. Киләчәктә нәсех ителәчәге аяте кәримәнең үзеннән дә аңлашы-
ла. Шуңа күрә Хәттабиның (рәхимәһуллаһ) бәян итүенчә, моны «нәсех» буларак тану
аяте кәримәдә әйтелгән: «Аллаһ алар өчен бер юл тәгаенләгәнче» гыйбарәсендәге кы-
ска һәм яшерелгән мәгънә соңыннан ачыкланачак итеп бәяләү иң муафыйк була ала.
Мәсәлән, бу аятьтә яшерелгән хөкем «Нур» сүрәсенең 2 нче аяте кәримәсендәге «хәдд
аяте» дә сүз белән нәсех ителеп, сахих хәдисләр белән хөкеменең көчендә булуын расла-
ган «рәҗем җәзасы» белән ачыкланган. Чыннан да, «нәсех» тәгъбиренең билгеләмәләре
арасында мондый аңлатма да урын алган. Исламның башлангыч чорларында зина
кылган хатыннарның җәзасы биредә әйтелгәнчә башкарылган. Соңыннан, кияүгә чык -
мастан яки өйләнешкәнче зина кылган кешеләргә – йөз таяк, өйләнешкәннән соң зина
кылучыларны таш атып үтерү мәгънәсендә килгән рәҗем җәзасы кулланыла. Ләкин
шуны да искәртик, Ислам бу мәсьәләдә шаһитлык кылу һәм бу җәзаларның еш кул-
ланылуы яклы булмаган, киресенчә, шаһитларны булган вакыйганы яшереп торырга
өндәгән. Иман, гаделлек, ир кеше булу һәм тоткынлык вә коллыктан азат булу кебек
сыйфатларга ия дүрт шаһитның зина гөнаһын кылган вакытта барысы бергә һәм ачы-
ктан-ачык күрүләре кебек берьюлы туры килүе мөмкин булмас, диярлек бик күп авыр
шартлар куелуы да шуны күрсәтә. Моннан тыш, бу җәзаны куллану өчен, зина кылган
хатын белән ирнең балигъ яшьтә булуы, акыллы булуы, ягъни юләр булмавы, тоткын-
лыктан вә коллыктан азат булуы һәм дин ягыннан көчендә булган никах белән җенси
мөнәсәбәттә булуы кебек шартлар таләп ителүе дә Исламның бу җәзаны һәркемгә дә
кулланмау мәсьәләсендә никадәр четерекле эш итүен күрсәтә. Ләкин зина ачык хәлгә
җитеп, гаилә тормышын куркыныч астына куярлык хәлгә җитсә, бу эшкә баруга җөрьәт
итмәс өчен, һәм мондый гөнаһка төшкән кешеләрнең Ахирәткә пакьләнеп чыгулары
өчен һәм тагын ничәмә-ничә хикмәтләргә нигезләнеп, Раббыбыз шундый авыр җәза-
ның кулланылуын кирәкле кылган.
76 Мөфәссирләр ачыклаганча, монда зина кылучыларга карата әмер ителгән җәза:
«Аллаһтан курыкмадыгызмы? Бер дә оялмыйсызмы?» кебек сүзләр белән гаепләү һәм
кимсетү ки, акылы башында булган кеше өчен тел белән әйтелгән шелтәнең таяктан
көчлерәк тәэсир иткәне көн кебек ачык. Ләкин шуны да онытмаска кирәк, бу аяте
кәримә тәртип буенча соңрак килсә дә, аның иңүе бикләп тору әмереннән алдарак
була. Шуңа күрә зинаның җәзасы буларак иң әүвәл кимсетү, шуннан биктә тоту аяте
иңгән, шуннан соң «Нур» сүрәсенең аятьләре белән бу хөкемнәр гамәлдән чыгарылып,
йөз таяк җәзасы китерелгән. Иң ахырда, Магыйз хәдисе белән бу хөкем конкретлашты-
рылып, өйләнешкәннәр өчен йөз таяк гамәлдән алынган һәм җәза рәҗемгә үзгәртел-
гән. Өйләнешмәгәннәр өчен исә йөз таяк хөкеме кала. «Моннан алдагы аять хатын-ха-
тынга, бу исә ир кеше иргә фәхешлек кылганнар хакында», дип әйтүчеләр фикеренчә,
биредә нәсех юк (Нәсәфи).
не калдырып] аларны калды-
рыгыз. Һичшиксез, Аллаһ
– [гөнаһларны күпләп] Гафу
итүче, Рәхимле
(76) .
1 7. Начар бернәрсәне белмичә
эшләгәннән соң, [үлемнәре
якынлашканчы] тиз арада
тәүбә итүчеләрнең тәүбәсен
4. Ән-Ниса сүрәсе

108
[кабул итүне] Аллаһ Үзенә
йөкләде. Аллаһ аларның
тәүбәләрен кабул итә. Һич-
шиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне]
Белүче, Хикмәт иясе.
18. [Дәвамлы рәвештә] Явызлык
кылган, үлем килгәч [кенә]:
«Мин хәзер тәүбә иттем», –
дип әйткәннәргә ул [кабул
ителә торган] тәүбә юк. Һәм
кяфер булып үлгән кешеләргә
дә [Ахирәттә кылган тәүбәләре
кабул ителмәс]. Әнә шулар
өчен Без тилмерткеч бер
газап әзерләдек.
19. И, иман китерүчеләр!
[Якын варисларыгызның үле-
ме сәбәпле яклаучысыз кал-
ган] Хатыннарны көчләп
мирас итеп алуыгыз сезгә
хәләл түгел. Әгәр алар [хур-
лык, түбәнлек һәм намуссыз-
лык кебек] ап-ачык кабахәт -
лек эшләмәсәләр, аларга
[ихтыяҗыгыз булмый торып,
малларына кызыгуыгыз арка-
сында, аларга талак бирмичә,
мәһәр итеп] биргән нәрсәнең
бер өлешен алып китүләренә
[һәм аларның башка берәү -
гә кияүгә чыгуына] киртә куй-
магыз. [Әгәр инде кабахәт -
лек эшләгән булсалар, алардан
талак өчен түләү сорарга хакы-
гыз бар]. Алар белән күркәм
[мөнәсәбәтләрне саклап] яшә-
гез [аларга карата инсафлы
булыгыз һәм матур сөйләшегез].
77 Җаһилият дәверендә үги анага өйләнү нәфрәт никахы дип атала, бу никахтан ту -
ган балага «нәфрәт ителгән һәм җирәнгеч» мәгънәсендә килгән «мәкыйть» дип әйтелә
Әгәр аларны өнәмәсәгез, [янә
дә сабыр итегез] [чөнки] сезгә,
бәлки, нәрсәдер ошамыйдыр,
әмма Аллаһ шуңа да бик күп
хәер тәкъдир иткән [булуы
мөмкин, тик сез генә моны белә
алмыйсыз].
20. Әгәр сез бер хатынны
[аерып, аның урынына] бүтән
бер хатынга [никахланып]
алыштырырга теләсәгез һәм
аларның [аерган хатыннарның]
берсенә [мәһәр итеп бер] кый-
нтар [алтын кебек мал] бир-
гән булсагыз да, аңа [биргән]
малдан бернәрсәне дә кире
алмагыз. [Гаепсез бер хатын -
нан мәһәрне кире алуны үзе-
гезгә лаеклы эш дип күрә алма-
ганыгыз өчен] Ялган белән,
ап-ачык гөнаһ кылып, аны
алмакчысызмы әллә?
21. Бер-берегез белән кушыл-
гач [якынлык кылгач], алар
[никах килешүе белән] сездән
көчле бер вәгъдә алганнан
соң, ничек инде аны [мәһер-
не] кире ала аласыз?
22. Элегрәк [җаһилият дәверендә
үк, бу хөкем иңгәнче] булмаган
булса, аталарыгыз өйләнгән
хатыннарга өйләнмәгез. Һич-
шиксез, бу [үги аналарыгызга
никахлануыгыз] – бозыклык,
[Аллаһ хозурында да, мөэмин-
нәр хозурында да] җирәнгеч
гамәл һәм начар юл
(77) .
23. Аналарыгыз, кызларыгыз,
Каләм шәриф

109
апа-сеңелләрегез, ата ягын-
нан апаларыгыз, ана ягыннан
апаларыгыз, абый-энеләре-
гезнең кызлары, апа-сеңел-
ләрегезнең кызлары, сезне
имезгән [сөт] аналарыгыз, сөт
кыз кардәшләрегез, хатынна-
рыгызның аналары, якынлык
кылынган хатыннарыгыз-
ның [ияреп килгән һәм] сез-
нең яклауда булган үги кыз-
ларыгыз [өйләнү өчен] сезгә
харам кылынды. Әгәр алар
торган була. Фәхр әр-Разый (рәхимәһуллаһ) бәян иткәнчә, җирәнүнең акыл белән, шәр-
гый һәм гадәт ягыннан өч дәрәҗәсе бар. Биредә телгә алынган «фахишә» сүзе бу эшнең
акыл ягыннан кабахәтлеген, «мәкът» сүзе дин ягыннан кабахәтлеген, «нинди начар юл»
гыйбарәсе исә гореф-гадәт ягыннан яманлыгын аңлаткан.
78 Аяте кәримәдәге «ана» сүзенә үз әниең, әниеңнең анасы, әтиеңнең анасы һәм
күпме генә өлкән буын вәкиле кермәсен, боларның һәммәсенә дә өйләнү харам. Һәм,
шулай ук, кешенең үз кызы, улының кызы, кызының кызы һәм күпме генә яшь буын
кермәсен, алар белән никахланышу – харам. Аяте кәримәдә телгә алынган «апа-сеңел-
ләр» яки «кыз кардәшләр» сүзе ата-ана бер булган кардәшләрне дә, ана – бер яки ата бер
кардәшләрне дә үз эченә алганлыктан, бөтен апа-сеңелләргә дә өйләнү – харам. Янә бу
сүз кешенең атасы һәм анасы ягыннан апаларын, атасының һәм анасының ата-ана –
бер яки ана – бер, яки ата бер булган бөтен туганнарын да үз эченә алганлыктан, болар-
ның берсе белән дә никах укытырга ярамый. Сөт анасы үз анаң кебек харам булганлык -
тан, аңа карата да «ана» сүзе кулланылган. Сөт анасының әнисе, кызы һәм апа-сеңленә
никахлану, гомумән, нәселдәшлек буенча кемнәр харам булса, имезү юлы белән туган-
лашкан шундый ук хатыннарга да өйләнү – харам. Берәр хатын сөт анасы була алсын
өчен, ике ел имезү вакыты үтмәгән бер баланың бер генә мәртәбә булса да аның имчә-
геннән сөт имүе яки имчәгеннән савылган сөтне эчүе кирәк. Бу сөтнең бала ашказаны-
на авыздан яки борыннан үтүе, яки имезлек аша бирелүенең әһәмияте булмаган кебек,
сөтнең аз яки күп булу арасында да бернинди аерма юк. Сөт биргән хатынның бакирә,
ягъни кияүдә булмаган, яки күреме туктау яшенә җиткән булуы арасында да аерма юк.
Ләкин, шулай да, тугыз яшьтән дә кечерәк булырга тиеш түгел.Каенана, аның әнисе һәм
атасының әнисе, ничә генә буын югарыга әбиләре булса да, аларга никахлану хәләл
түгел. Үги кызлар күпчелек очракта үги аталарының өендә яшәгәннәре өчен, биредә
аңлатып китәр өчен, бу мәсьәлә дә күтәрелгән. Юкса, үги атаның өендә яшәсә, яшәмәсә
дә, ир кешенең бер хатынга өйләнеп, зөфафка кергәннән соң, хәтта аны аерса да, ул
хатынның кызы үги атасына хәләл түгел. Ләкин, никахланып та, якынлык кылмыйча
аерылсалар, үги кызга өйләнүдә бер гөнаһ та юк. Бер кешенең үз улы өйләнеп аерган
яки үлеп тол калдырган хатынга өйләнүе харам булганы аңлатылып, «билләрегездән»
сүзенең әйтелеп үтелүе асрамага алган улның хатынына өйләнүнең харам булмаганы
белдерелгән. Иң соңгы хөкем – ике сеңелне бер никахта берләштерүнең харам булуы.
белән [зөфафка] кермәгән бул-
сагыз, [алардан аерылуыгыз
яки үлгән очракларында кызла-
рына өйләнүегездә] сезгә бер
гөнаһ юк. Билләрегездән бул-
ган [үз] улларыгызның хәләл-
ләре [киленнәрегез] һәм ике
сеңелне [берьюлы никахта]
берләштерү дә – әгәр бу эле-
грәк [җаһилият дәверендә үк]
булмаган булса [сезгә шулай ук
харам кылынды]
(78) . Һичшиксез,
Аллаһ – [гөнаһларны күпләп]
4. Ән-Ниса сүрәсе

110
Гафу итүче, Рәхимле.
24. Кулларыгыз ия булганнан
[сугышта әсирлеккә төшеп, сез-
нең тәрбиягездә булган җари-
яләрдән] тыш
(79) , ирле хатын-
нар да [сезгә харам кылынды,
бу тыю] сезгә Аллаһның әмере
буларак [билгеләнде]. Моннан
[никахлары тыелган хатыннар-
дан] башкаларга исә зинага
кермичә һәм фәхешлек кыл -
мыйча, үзегезнең маллары-
гыз [бирелгән мәһәр] белән
[никахланырга] соравыгыз
сезгә хәләл кылынды. Алар-
дан [никахланып] файдалан-
ганыгыз өчен, билгеләнгән
мәһәрләрен бирегез. Әмма
билгеләнгән микъдардан соң
[мәһәрнең арттырылуы, киме-
телүе яки бөтенләй бирелмичә
торуы турында] үзара килеш-
сәгез, сезгә гөнаһ юк. Һич-
Ике сеңелгә берьюлы никах укылса да, бу никахның көче булмаганы бәян ителгән, мон-
дый очракта беренче никах дөрес булып, икенчесе бозык санала.
79 Хатын әсирлеккә төшү белән, кяфер иреннән үзеннән-үзе талак ителә.
80 Бу аятьтән күренгәнчә, шушы һәм моннан алдагы аяте кәримәдә телгә алынган
хатыннардан гайре башкаларга өйләнергә хәләл булганы аңлашылса да, сөннәттәге
кайбер дәлилләр болардан тыш та кайбер категория хатын-кызларның харам булга-
нын күрсәтә. Мәсәлән, бер хатын белән аның апасының бер никахта берләштерелүе,
өч талак белән аерылган бер хатынның бүтән бер иргә чыгып кушылганнан соң, ае-
рылмыйча элекке ире белән никахланышуы, гыйддәт көткән бер хатынның бу вакыт
эчендә башка берәүгә кияүгә чыгуы, дүрт хатыны булган кешенең бишенчегә өйләнүе;
диннән чыккан мөртәт бер хатынга, яңадан Исламга кайтмыйча өйләнү, потпәрәст
һәм утка табынучы хатыннарга өйләнү кебек кайбер никахларның харамлыгы бу аяте
кәримәләрдә әйтелмәсә дә, алар хакында хәдис-шәрифләр булганлыктан, бу категори-
ядәге хатыннар да никах өчен харам булганнар арасына керә. Аяте кәримәдә әйтелгән:
«Болардан тыш булганнарга исә үзегезнең малларыгыз белән соравыгыз сезгә хәләл
кылынды» җөмләсе мәһәрнең никах укыту шартларыннан булганын күрсәтә, шуңа
күрә мәһәр сөйләшелмичә укылган никах дөрес саналса да, мәһәр, һичшиксез, бире-
лергә тиеш, һәм бу гыйлем – өйрәтү, күпмедер вакыт хезмәт итү кебек нәрсәләрдән
түгел, матди әйбер булырга тиеш.
шиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне]
Белүче һәм Хикмәт иясе
(80) .
25. Арагыздан берәрегез [кол -
лыктан] сакланган [азат һәм]
иманлы хатыннарга өйлә-
нергә көче җитмәсә, кул-
ларыгыз ия булган иман-
лы җарияләрдән берсенә
[никахлансын]. Аллаһ сез-
нең иманыгызны яхшы-
рак белә. [Сез, тәкәбберләнеп,
бу никахтан баш тартмагыз,
чөнки сезнең дә, аларның да
дине – Ислам, атагыз исә Адәм
[галәйһиссәлам] булып] Сез-
нең берләрегез – икенчеләре-
гездән. Шуңа күрә хуҗала-
рының рөхсәте белән аларга
[ачыктан-ачык] фәхешлек кыл-
маган, [яшерен] дуслар тот-
маган, [зинадан] сакланган
хатыннар буларак өйләне-
гез һәм [киметү яки кичектерү
Каләм шәриф

111
кебек зарар салмый гына] тие-
шенчә мәһәрләрен аларга
бирегез. Әгәр алар, өйләнеш-
кәннән соң [зина кебек] фәхе-
шлек кылсалар, аларга – [кол -
лыктан] сакланган [азат һәм
кияүгә чыкмаган] хатыннарга
бирелә торган [йөз таяк] җәза-
ның яртысы. Бу [җарияләр-
гә өйләнү рөхсәте] – арагызда
авырлыктан [зинадан] куры-
кканнар өчен. [Җарияләргә
өйләнмичә] Сабыр итүегез сез-
нең өчен хәерлерәк. Аллаһ –
[гөнаһларны күпләп] Гафу итү-
че, Рәхимле.
26. Аллаһ сезгә [белмәгән нәр-
сәләрегезне] бәян итәргә,
сезне дә сездән элгәреләр-
нең [Нәбиләр һәм изгеләр-
нең] юлларына күндерер-
гә һәм сезнең [ялгышларыгыз
өчен кылган] тәүбәгезне кабул
итәргә тели. Аллаһ – [һәрнәр-
сәне] Белүче, Хикмәт иясе.
2 7. [Әйе!] Аллаһ гөнаһларыгыз-
ны гафу итәргә тели. Шәһвәт -
ләренә ияргән кешеләр исә
81 Башкача әйткәндә: үз нәфесләрегез кебек булган мөэмин кардәшләрегезне үтер-
мәгез.
82 Әбү Һүрәйрәдән (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлул-
лаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: «Кем дә кем, бер таудан ташланып,
үз-үзен үтерсә, ул кеше, җәһәннәмдә мәңге калып, анда гел ташланып торачак. Кем дә
кем, агу йотып, үз-үзен үтерсә, аның агуы кулына биреләчәк һәм, җәһәннәмдә мәңге
калып, анда гел шуны йотып торачак. Кем дә кем, үз-үзен берәр тимер белән үтерсә,
аның тимере кулында булачак һәм, җәһәннәмдә мәңге калып, анда гел шуны корса-
гына чәнчеп торачак» (Бохари, Тыйб: 55, № 5442; Мөслим, Иман: 47, № 109). Әлбәттә,
җәһәннәмдә мәңге калу җәзасы харам бер эшне хәләл күреп эшләгән һәм шул рәвешле
кяфергә әйләнгән кешеләр хакында булса да, моның кебек хәдис-шәрифләр үз-үзеңә
кул салу гөнаһының нинди зур җәзаларга сәбәп булганын аңлатып бирү, андый нияте
булган кешене уеннан кире кайтарыр өчен әйтелгәннәр.
сезнең бик адашып [хактан]
тайпылуыгызны телиләр.
28. Аллаһ сезгә [авыр йөкләр-
не] җиңеләйтергә тели, чөн-
ки кеше [шәһвәтле тойгыларга
каршы] зәгыйфь буларак ярал -
тылган.
29. И, иман китерүчеләр! Үзара
килешенгән [һәм динебез тара-
фыннан рөхсәт ителгән] сәүдә
юлы белән булмаса, [шәри-
гать кушмаган риба, отышлы
уен һәм талау кебек] бозыклык
белән арагызда [бер-бере-
гезнеке булган] малларыгыз-
ны ашамагыз. [Үз-үзегезгә кул
салып яки җаныгызны куркы-
ныч астына куеп] Үзегезне үзе-
гез үтермәгез
(81) . [И, Мөхәммәд
өммәте!] Аллаһ сезгә карата
Рәхимле [шуңа күрә яһүдиләргә
үз-үзләрен үтерүне әмер иткән
икән, сезгә моны катгый рәвеш -
тә тыйды]
(82) .
30. Кем дә кем [ялгышлык яки
кыйсас юлы белән түгел, башка
берәүгә] дошманлык һәм [үз-ү-
зенә] хаксызлык белән моны
4. Ән-Ниса сүрәсе

112
[үз-үзенә кул салу һәм баш-
ка берәүне үтерү кебек харам-
нарны] кылса, аны [газабы
бик дәһшәтле] Утта яндыра-
чакбыз. Бу Аллаһ өчен бик
җиңел
(83) .
31. [Аллаһ һәм Аның расүле тара-
фыннан] Тыелган [начар] нәр-
сәләрнең иң авырларыннан
саклансагыз, Без дә сездән
начар эшләрегезне [һәм кече
гөнаһларыгызны] капларбыз
һәм сезне [җәннәт дигән] бик
шәрәфле бер урынга кертер-
без.
32. Аллаһның [акча яки тоткан
урын кебек] берәүләрегезне
икенчеләрегездән өстен кыл-
ган [дөньяви] нәрсәләрне [үзе-
гездә булдырырга кызыгып һәм
тәкъдиргә ризасызлык күрсә -
теп, ул өстенлекләрнең алар -
дан алынып, сезгә бирелүен]
теләмәгез. Ирләргә – үзләре
казанганнан бер өлеш, хатын-
нарга да – үзләре казанган-
нан бер өлеш. Сез [кешеләр-
гә бирелгән нәрсәне теләгәнче,
бетмәс-төкәнмәс хәзинәләргә
ия булган] Аллаһтан фазылын
сорагыз [ки, аларга биргән нәр-
сәнең бер охшашын сезгә дә
бирсен]. Һичшиксез, Аллаһ –
[һәрнәрсәне] Белүче.
33. [Үлгән] Ата, ана һәм иң якын-
нар калдырган нәрсәләрнең
83 Аяте кәримәдәге җәһәннәм белән куркыту – бу гөнаһларны хәләл күреп кылган
кеше турында. Әһле Сөннәт фикеренчә, үз-үзеңә кул салу һәм кеше үтерү кебек зур
гөнаһлар кылу һичкемне кяфер итми. Җәһәннәмдә мәңгегә калу исә кяферләргә генә
билгеләнгән җәза.
һәрбере өчен [бертуганнар яки
ике туганнар кебек] варислар
билгеләдек. [Үлгән очракта,
бер-берегезгә варис булу турын-
да сүз бирешеп] Антларыгыз
аша килешү төзегән кешеләр-
гә өлешләрен бирегез. Һич-
шиксез, Аллаһ – [мирас бүлене-
шен дә исәпкә алып, сез кылган]
һәрнәрсәгә шаһит.
34. Аллаһның [тирән акыл, оста
җитәкчелек, көч, ныклык кебек
сыйфатлар белән] берәүләр-
не икенчеләрдән өстен кыл-
ганы өчен һәм малларыннан
сарыф иткәннәре сәбәпле,
ирләр [гаилә эчендә әмер бирү
һәм тыюлар мәсьәләсендә]
хатыннардан өстен торалар.
Игелекле хатыннар – [Аллаһы
Тәгаләгә] итагатьле [һәм ир
хакына тугры калган] һәм гаиб-
не [ирнең милкен һәм серләрен]
Аллаһның [да аларны] сакла-
вы сәбәпле, саклаганнар.
Әмма итагатьсезлекләрен-
нән [карышуларыннан] курык -
сагыз, аларга [Аллаһның газа -
бын хәтерләтеп] үгет бирегез,
[нәсыйхәт файда китермәсә,
аркагыз белән борылып яки
башка урынга китеп] ятаклар-
да аларны ташлагыз һәм [иң
киеренке очракларда гына, яра-
ламыйча] аларны [җиңелчә]
кыйнагыз. Әгәр [кирелекләрен
Каләм шәриф

113
ташлап] сезгә итагать итсәләр,
аларга каршы [җәзалау белән
бәйле] бер юл эзләмәгез [һәм
аларга карата көч куллану -
ны туктатыгыз]. Һичшиксез,
Аллаһ – Бөек [һәм Бөеклеккә
ирештерүче], Бөекләрнең бөе-
ге.
35. Әгәр ул [ир белән хатын бул-
ган] икәүнең аралары бозылу -
дан курыксагыз, бер Якла-
учы – аның гаиләсеннән, бер
Яклаучы моның гаиләсен-
нән җибәрегез. Әгәр [ир белән
хатын булган] ул икәү [яхшы
84 Бу аяте кәримәләр, кечкенә бер җәмәгать булган гаиләне җитәкләүгә һәм сакла-
уга бәйле бик әһәмиятле ачкычлар бирү белән бергә, гаилә оясының дәвамына яна-
ган куркынычларны да юк итәчәк идарә итү юлларын ачып салган. Һәрбер оешманың
озак яшәве тәртип-низамга мохтаҗ булганы, тәртип-низамның исә җитәкче тарафын-
нан тәэмин ителүе һәркемгә мәгълүм. Шуны күз уңында тоткан Аллаһы Тәгалә таби-
гый һәм үзе казанган өстенлекләре сәбәпле, ир кешене гаилә башлыгы итеп тәгаенлә-
гән, җитәкчеләргә зирәклек, яхшы хәтер, тиз төшенү көче, ныклык үзенчәлекләренең
кирәклеген, бу сыйфатларның күбрәк ирләрдә булганын инкяр итеп булмый. Ир белән
хатын арасында килеп чыккан ызгышлар ояның җимерелүенә һәм бала-чаганың аяныч
хәлгә төшүенә сәбәп булырлык хәлгә җиткән очракта, колларына һәркемнән дә арты-
грак мәрхәмәтле булган Аллаһы Тәгалә, моңа киртә салыр өчен, гаилә башлыгы булган
ир кешегә бу хәлдән өч баскычлы чыгу юлы өйрәткән. Беренче баскыч – иренең рөхсәт
ителгән теләкләренә карышканы өчен, Ахирәттә газап биреләчәге турында хатынга вә-
газь-нәсыйхәттә булу. Әмма бу бернинди дә тәэсир ясамаса, икенче баскыч буларак,
бер үк ятакта арт белән борылып яки икенче ятакка күчеп, якынлык кылудан баш тарту
каралган. Моның да нәтиҗәсе булмаса, иң соңгы адым буларак, җиңелчә кыйнау гамәле
кертелгән. Бу кыйнауның җиңелчә һәм бер-бер артлы булмавы, бер үк урынга кат-кат
сугылмавы, йөз кебек өлешләргә тидермәве, камчы һәм таяк кебек әйберләр түгел, кул,
кулъяулык һәм мисвәк кебек җиңел нәрсәләр кулланылуы киңәш ителгән. Табигый,
бу – ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрдә гамәлгә ашырылмыйча, аерылышуга
сәбәп булырлык дәрәҗәдә зур бозылышулар килеп чыккан очракта мөрәҗәгать ителә
торган чара. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Хатыннарын кыйнаганна-
рыгыз – хәерлеләрегез түгел» (Бәйһәкый, әс-Сүнән әл-күбра, № 14775, 7/496), – дип әй-
теп, нинди генә хәлдә булса да, эшне кыйнауга җиткермәүнең иң дөрес юл булганына
ишарә иткән. Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) гомере буена бер хатынга
кул күтәрү түгел, хәтта рәнҗетерлек бер сүз әйткәне дә риваять ителмәгән. Әгәр инде
бу өч баскычтан соң да берни дә үзгәрмәсә, барыбер аерылырга ашыкмыйча, ике та-
рафтан да араны җайга салучы вәкаләтле хакимнәр тәгаенләргә әмер ителгән (Хазин,
Алуси).
нияттә булып] татулашыр-
га теләсәләр, Аллаһ [хаким-
нәрнең тырышлыгы белән] ул
икәүнең арасында [якынлык,
җылылык һәм] килешү бар-
лыкка китерер. Һичшиксез,
Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче,
[һәрнәрсәдән] Хәбәрдар
(84) .
36. [И, коллар!] Аллаһка гыйбадәт
кылыгыз. Аңа бернәрсәне дә
ширек кушмагыз. Ата белән
анага, [бертуганнар һәм агалар
кебек] якыннарга, ятимнәр-
гә, мескеннәргә, [нәселдәшлек
яки яшәгән урыны җәһәтеннән]
4. Ән-Ниса сүрәсе

114
якын күршегә, [нәселдәшлеге
яки өе] ерак күршегә, [ир-ха-
тын, юлдаш һәм сабакташ кебек]
янәшәдәге иптәшләргә, юлда
калучыга һәм уң кулыгыз ия
булган нәрсәләргә [коллар,
җарияләр һәм хезмәтчеләргә]
игелек кылыгыз. Һичшиксез,
Аллаһ тәкәббер [булганы өчен
туган-кардәш һәм күршеләренә
карата яхшы мөнәсәбәттә тор-
маган] һәм [өстенлекләрен
санаган] мактанчык кешеләр-
не сөйми.
3 7. t [мактанчык] кешеләр
[үзләре] саранлык күрсәтәләр,
кешеләргә дә саран булырга
әмер итәләр һәм Аллаһ үзе-
нең рәхмәтеннән үзләренә
биргән [байлык һәм гыйлем
кебек] нәрсәләрне яшерәләр.
Без исә кяферләргә мәсхәрәле
газап әзерләдек.
38. Алар ни Аллаһка, ни Ахирәт
көненә инанмыйча, кешеләр-
гә күрсәтер өчен [генә], мал-
ларын сарыф итәләр. Шай-
тан берәүгә иптәш булса, ул
– никадәр начар иптәш!
39. Аллаһка да, Ахирәт көненә
дә инансалар һәм Аллаһның
үзләренә биргән нәрсәләрен-
нән [Аның юлында] сарыф
итсәләр, аларга ни булыр иде?
Аллаһ – аларны белүче.
40. Һичшиксез, Аллаһ бер [кеше-
нең казанган савабын киме-
теп яки тиешеннән артык газап
биреп] зәррә авырлыгы кадәр
дә золым итмәс. Әгәр ул [гамәл]
яхшы бернәрсә икән,
Ул аны [савап ягыннан] артты-
рыр һәм Үз хозурыннан бик
зур әҗер бирер.
41. [Расүлем!] Без һәр өммәт -
тән [аларның үзләре хакында]
бер шаһит [буларак пәйгам-
бәрләрен] китергәч, сине дә
шуларга бер шаһит буларак
китергәч, [сине инкяр иткән-
нәрнең хәле] ничек булачак?
42. Ул көнне, кяфер булучылар
һәм Расүлгә каршы төшү -
челәр [оятларыннан] җир
үзләре белән тигезләнсен [дә,
шулай юк булып китсәк] иде,
дип теләрләр. Әмма бер генә
хәбәрне дә Аллаһтан яшерә
алмаячаклар.
43. И, иман китерүчеләр! Исе-
рек килеш, ни әйткәнегезне
белә башлаганчы, һәм, госел-
сез хәлдә, госел коенмыйча,
юлда барган [сәфәри] кешеләр
булмасагыз гына, намаз-
га якын килмәгез. [Сәфәрдә
чакта, су булмаганда, тәяммүм
белән дә намаз укырга ярый].
Әгәр сез [су кулланырга яра-
маган] авыру кешеләр яки
сәфәрдә булсагыз, яки сездән
берәү [хаҗәтен күреп] тәһарәт
бозу урыныннан килсә, яки
хатыннар белән [якынлык
кылып] бер-берегезгә кагыл-
сагыз һәм [тәһарәт, я госел
алыр өчен] су таба алмаса-
гыз, чиста туфракка юнәлегез
дә [шуның белән] йөзегез һәм
кулларыгызны сыпырыгыз.
Каләм шәриф

115
Һичшиксез, Аллаһ – Кичерү -
че, [гөнаһларны күпләп] Гафу
итүче.
44. Китаптан [Тәүрат] бер өлеш
бирелгәннәр турында ишет -
мәдеңме әллә? Алар [Ислам
диненә кереп, һидаять юлына
басасы урында яһүдилектә кала
биреп] адашуны сатып ала-
лар, [моның белән генә дә канә-
гатьләнмичә] сезнең дә [үзләре
кебек хак] юлдан тайпылуы-
гызны телиләр.
45. Аллаһ сезнең дошманнары-
гызны [сездән] яхшырак белә.
Вәли буларак бер Аллаһ җитә.
Ярдәм итүче буларак та Аллаһ
җитә.
46. Яһүдиләрдән шундыйлары
бар ки, алар сүзләрне [Аллаһ
тарафыннан куелган] урынна-
рыннан алыштыралар һәм,
телләре белән үзгәртеп, дин-
не мыскыл итеп: «Ишеттек,
буйсынмыйбыз!» [диләр] һәм
«Ишетелмәслекне тыңла!»
[сүзен: «Үлеп яки саңгырау -
ланып ишетелмәс булганны
тыңла» мәгънәсендә кулла-
нып] һәм [сезнең телдә: «Безгә
кара!» мәгънәсендә килгән, алар
телендә исә кимсетүне һәм тир-
гәүне белдергән] «Рагыйна!» –
диләр. Әгәр алар: «Ишеттек
һәм итагать иттек!» [дисәләр],
«Тыңла!» [сүзен әйтсәләр] һәм
[начар мәгънәдә килә алган
«Рагыйна» сүзе урынына «Без-
гә кара!» мәгънәсендә йөргән]
«Унзурна!» [сүзен] әйтсәләр, бу алар өчен
[Аллаһ хозурын-
да] яхшырак һәм дөресрәк
булыр иде. Әмма, көфер-
лекләре сәбәпле, Аллаһ алар-
ны ләгънәт [итеп рәхмәтен-
нән һәм җәннәтеннән мәхрүм]
итте. Бик аз [һәм әһәмиятсез]
бер иманнан тыш, [хакыйкать-
кә] инанмыйлар.
4 7. И, китап бирелгәннәр! [Ара-
гыздагы] Кайбер йөзләрегезне
[ниятләрегезне] сөртеп, алар-
ны артларына [каерып] бор-
ганчы яки шимбә [көнендә-
ге балык тоту тыюын хәләлгә
санап, маймыл һәм дуңгызга
әверелдереп, ул көн] кешеләрен
ләгънәт иткәнебез кебек сез-
не дә ләгънәт иткәнче, Без
яныгызда булганнарны
[илаһи китапларны] дөресләүче
итеп иңдергән [Коръәни Кәрим
кебек әһәмиятле бер] нәрсәгә
иман китерегез. Аллаһның
әмере үтәләчәк.
48. Һичшиксез, Аллаһ Үзенә
ширек кушылуын ярлыка-
мый. Моңардан тыш булган-
ны исә Үзе теләгән кешегә
ярлыкар. Кем дә кем Аллаһка
ширек кушса, ул бик зур бер
гөнаһ ялган уйлап чыгарган
булыр.
49. [Гөнаһсызлык дәгъва кылып]
Үз-үзләрен [мактый-мактый]
пакь итүчеләр турында ишет -
мәдеңме әллә? Юк! [Аларның
үз-үзләрен пакьләүләре берни-
гә дә тормый] Аллаһ кына Үзе
теләгәнен пакь итә. Алар хөр-
4. Ән-Ниса сүрәсе

116
мә төше ярыгындагы иң неч-
кә җеп кадәрле бер золым
белән дә рәнҗетелмәячәкләр.
50. [Расүлем!] Аллаһка карата
ничек яла якканнарын кара!
Ап-ачык гөнаһ буларак, бу
[аларга] җитә.
51. Китаптан бер өлеш бирел -
гән кешеләр турында ишет -
мәдеңме әллә? Алар Җибт
һәм Тагутка [потларга] ина-
налар, [әһле китап булганлы-
клары өчен, мөселманнарны
мөшрикләрдән өстен тотар-
га тиеш булса да] көфер итү-
челәр [китапсыз мөшрикләр]
турында: «Болар [Аллаһка]
иман китерүчеләрдән туры-
рак юлда», – диләр.
52. Алар – Аллаһтан ләгънәт
ителгәннәр [һәм рәхмәтеннән
ераклаштырылганнар]. Аллаһ
кемне ләгънәтләсә, син аңа
[ничек тә булса газаптан котка-
ра алган] бер ярдәмче дә таба
алмассың!
53. Әллә соң [дөньяда җитәкчелек
итүне кулга төшерүенә шик -
сез ышанган булып] аларның
[яһүдиләрнең] хакимлектә
өлешләре бармы? Алай бул-
са, [саранлыкларыннан] алар
кешеләргә хөрмә төшендәге
ярык та бирмәсләр иде.
54. Әллә соң алар Аллаһ Үзенең
фазылыннан [Расүлуллаһ (сал-
ләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм
сәхабәләре кебек] кешеләр-
гә биргән [пәйгамбәрлек,
Китап һәм өстенлек кебек] нәр-сәләрдән көнләшәләрме? Без
бит Ибраһим гаиләсенә Китап
[Тәүрат, Инҗил һәм Зәбүр] вә
хикмәт биргән идек, аларга
[Йосыф, Давыд һәм Сөләйманга
(галәйһимүссәлам) зур хаким -
лек тә биргән идек.
55. Алардан аңа [Ибраһим [галәй-
һиссәлам] гаиләсенең китап
һәм пәйгамбәрлек кыйсасы-
на] ышанганнары да бар,
янә араларыннан [Ибраһимга
[галәйһиссәлам] ышанмый-
ча] йөз чөергәннәре дә бар.
[Аларга] Җәһәннәм ялкыны
да җитә.
56. Һичшиксез, Безнең аятьләре-
безне инкяр иткән кешеләрне
Без Утка кертәчәкбез. Алар -
ның тиреләре [ул утта] янып
чыккан саен, Без аны башка
тире белән алыштырырбыз
ки, [пешмәгән, янмаган ул яңа
тиреләре яну белән] газапны
[дәвамлы рәвештә] татысын-
нар. Һичшиксез, Аллаһ – Бөек
[Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
5 7. Изге гамәлләр кылган
кешеләрне исә [сарайлары һәм
агачлары] асларыннан елга-
лар агып торган җәннәтләр-
гә кертәчәкбез. Алар анда
мәңге калачак. Анда алар
өчен [матди һәм рухи кимче-
лекләрдән] пакь хатыннар да
бар. Һәм Без аларны [эссе дә,
суык та тәэсир итми торган] куе
[һәм даими булган] күләгәгә
кертәчәкбез.
58. Һичшиксез, Аллаһ сезгә
Каләм шәриф

117
әманәтләрне ияләренә кай-
тарырга, кешеләр арасын-
да [нинди дә булса карар һәм]
хөкем биргән чагыгызда
гаделлек белән хөкем итәр-
гә әмер итә. Аллаһның сез-
не үгетләгәне нинди яхшы!
Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәр-
сәне] Ишетүче һәм [һәрнәрсә-
не] Күрүче.
59. И, иман китерүчеләр!
Аллаһка итагать итегез,
Расүлгә һәм үзегездән бул-
ган хөкем ияләренә ита-
гать итегез. Әгәр сез Аллаһка
һәм Ахирәт көненә ышанса-
гыз, [дингә кагылышлы] берәр
нәрсә турында [үзара] с ү з
көрәштергән очракта, аны
Аллаһка һәм [үзе яныгызда
85 Аять кәримәдә телгә алынган «үлүл-әмр», ягъни хөкем ияләреннән кемнәр күз
уңында тотылганы хакында берничә караш бар. Беренчесе: Расүлуллаһ (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) заманында булган һәм аннан соңгы мөселманнарның әмирләре –
хәлифәләр, солтаннар, казыйлар һәм сугышка җибәрелгән отряд әмирләре. Икенчесе:
динне яхшы белгән фикһ галимнәре, иң элек Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) һәм
башка бик күп сәхабә һәм табигыйн бу фикердә торган, чөнки калган әмирләрнең Ис -
лам хөкемнәрен яхшы белгән голәмәгә мөрәҗәгать итмичә хәрәкәт итүе мөмкин түгел.
Бу темага караган тагын берничә фикер булса да, менә шушы ике фикер өстенлекле.
86 Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) аяте кәримәнең иңү сәбәбен болай аңлаткан:
Бишр исемле монафикъ белән бер яһүди арасында үсә барган бер дәгъва сәбәпле, яһү -
ди, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ришвәт кабул итмәячәген һәм хө-
кемендә гаделсезлек кылмаячагын белгәне өчен, аңа мөрәҗәгать итүне таләп иткән,
монафикъ исә Кәгъб ибне Әшрәф исемле яһүди тагутына мөрәҗәгать итәргә тели, чөн-
ки аңа ришвәт биреп, аның дәгъваны үз файдасына аударуына ышанган була. Ләкин
яһүдинең кыставы белән дәгъва Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) күчкәч,
Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзеннән соралган дәгъвада яһүдине хаклы
күргәне өчен, хөкемне аның файдасына бирә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәл-
ләм) яныннан чыккач, монафикъ, яһүдигә ябышып: «Әйдә дәгъвабыз белән Гомәргә дә
барабыз!» – дип әйтә, һәм алар икәүләп аның янына баралар. Яһүди аңа: «Без Расүлул-
лаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хозурына чыгып, аңа дәгъвабызны аңлаттык. Ул
хөкемне минем файдага нәтиҗәләндергәч, менә бу, аның хөкеменә разый булмыйча,
сиңа да мөрәҗәгать итәргә теләде», – дип әйтә. Гомәр (радыйаллаһу ганһ), монафикъ-
ка борылып, яһүдинең әйткәннәре дөресме, юкмы икәнлеген сорый, уңай җавап ал-
булса] Расүлгә кайтарыгыз. Бу
хәерлерәк, [Ахирәттә булачак]
нәтиҗә ягыннан да яхшы -
рак
(85) .
60. [Расүлем!] Сиңа иңдерелгән -
гә дә, синнән алда иңдерел-
гәннәргә дә инандык, дип
әйтүчеләрне ишетмәдеңме-
ни? Алар хаким итеп [пәйгам-
бәргә дошманлык итүдә чиктән
ашкан Кәгъб ибне Әшрәф исем-
ле] тагутка мөрәҗәгать итәргә
телиләр. Югыйсә аларга аны
инкяр итү боерылган иде.
Шайтан исә аларны [үлемгә
кадәр дәвам итә торган һәм
кире кайтуы мөмкин булмаган]
бозык юлга кертеп, [хактан]
адаштырырга тели
(86) .
61. Аларга [пәйгамбәрләрнең хөке -
4. Ән-Ниса сүрәсе

118
менә разый булмыйча, баш-
каларга мөрәҗәгать итәр-
гә теләгән монафикъларга] :
«Аллаһ [китабында] иңдергән-
гә һәм [арагызда хөкем чыгар-
сын өчен] Расүлгә (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) барыгыз»,
– дип әйтелгән чакта, алар-
ның синнән кызу-кызу йөз
чөергәннәрен [һәм ришвәт
биреп, хөкемне үз файдалары-
на чыгарачак бүтән бер хакимгә
мөрәҗәгать иткәннәрен] күрер-
сең.
62. [Расүлем!] [Синең хөкемеңә
разый булмаган кебек] Үз кул-
лары кылганнары сәбәпле,
аларга бер [үтерелү кебек]
бәла килгәч, [хәлләре] ничек
булыр? Соңыннан [оялмыйча]
сиңа килерләр дә: «Без [баш-
ка кешегә мөрәҗәгать иткән-
дә, сиңа каршы килүне максат
итмәгән идек] фәкать бер иге-
лек кылырга һәм [ике тараф-
ны да] килештерергә теләгән
идек», – дип, Аллаһ белән ант
итәрләр.
63. Аларның күңелләрендә бул -
ганны [алдакчылык һәм икей-
өзлелекне] Аллаһ белә. [Шуңа
күрә, ялганлап ант итүләре һәм
ниятләрен яшерүләре алар-
ны газаптан коткара алмая-
гач: «Сез бераз көтеп торыгыз, мин хәзер сезгә хөкем чыгарачакмын», – дип әйтә һәм
кылычын буып, яннарына килеп җитәр-җитмәс, монафикъның башын чабып: «Ал-
лаһның карарына һәм Аның расүленең хөкеменә разый булмаган кешегә мин менә
шундый хөкем чыгарам», – дип әйтә. Бу вакытта Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә
сәлләм) янына Җәбраил (галәйһиссәлам) килеп: «Һичшиксез, Гомәр хак белән ялган
арасын аерды», – дигәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Гомәргә (радыйал-
лаһу ганһ) «Фарук» дигән кушамат бирә (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Әбүссугуд, Куртуби).
чак]. Алардан йөз чөер, алар-
га [шелтәле] үгет бир һәм алар
хакында үзләренә [бик тәэсир-
ле һәм монафикълыктан баш
тартуның кирәклегенә] ышан-
дырырлык сүз сөйлә.
64. Без һәрбер расүлне аңа
фәкать Аллаһның рөхсәте
белән итагать итсеннәр өчен
генә җибәрдек. Әгәр алар
[гөнаһлар кылып] үз-үзләренә
золым иткәч, [синең хозу-
рыңда тәүбә итәр өчен, исән
чагыңда яки вафатыңнан соң]
сиңа килсәләр һәм Аллаһтан
[гафу һәм] мәгъфирәт сора-
салар, Расүл дә (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) алар өчен
ярлыкау сораса, Аллаһны [бик
күп итеп] Тәүбәләрне кабул
итүче һәм [бик кызганучан
һәм] Рәхимле буларак табар-
лар иде.
65. Юк! [Эш ул монафикълар аңла-
ган кебек түгел. Расүлем!] Раб-
бың белән ант итәм, арала-
рында [фикер каршылыклары
туганга күрә] буталчык нәр-
сәләрдә сине хаким итеп бил-
геләгәнче, алар иман китер-
мәячәкләр. Шуннан син
биргән хөкем аркасында
күңелләрендә бернинди бор-
чу [һәм көчләү] таба алмаяча-
Каләм шәриф

119
клар һәм тулысынча бирелеп
[синең әмереңә] буйсынача-
клар.
66. Әгәр Без [Исраил улларына
әмер иткәнебез кебек] алар-
га [синең хөкемеңә разый бул-
маганнарга]: «Үз-үзләрегезне
үтерегез!» яки «Йортларыгы-
зны ташлап китегез!» – дип,
[бер хөкемне фарыз кылып]
әмер итсәк иде, араларын-
нан моны бик азлары гына
үтәр иде. Әгәр алар [пәйгам-
бәргә итагать мәсьәләсендә]
үзләренә [бирелгән] үгетне
үтәсәләр, бу алар өчен [дөнья-
да һәм Ахирәттә] яхшырак,
[иманнарын] ныгыту ягыннан
да көчлерәк булыр иде.
6 7. Шулвакыт Без дә аларга Үз
тарафыбыздан бик зур әҗер
бирер идек. [Белгәннәре белән
гамәл кылганнары өчен, алар
белмәгән Үз гыйлемебезне
87 Аяте кәримәнең иңү сәбәбе турында бик күп риваять бар: 1) Расүлуллаһ (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) коллыктан азат иткән Сәүбан (радыйаллаһу ганһ) Расүлуллаһка (сал-
ләллаһу галәйһи вә сәлләм) бик бирелгән булганлыктан, ансыз бер дә яши алмаган була.
Беркөн чырае качкан һәм борчылуы йөзенә чыккан хәлдә пәйгамбәр (салләллаһу галәй-
һи вә сәлләм) хозурына килгәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңардан: «Си-
нең йөзеңнең төсен нәрсә болай үзгәртте?» – дип сорый. Ул: «Я Расүлуллаһ! Миндә бер-
нинди хасталык-фәлән юк. Ләкин сине күрә алмаган вакытта, кабат яныңа килгәнче, бик
юксынам, шуннан, Ахирәтне уйлаган чагымда, сине бөтенләй күрә алмам, дип куркам,
чөнки син пәйгамбәрләр булган урынга күтәреләчәксең, минем исә җәннәткә керәчәгем
дә шөбһәле. Әгәр керсәм, синнән астарак дәрәҗәдә булачагым шиксез. Әгәр инде керә
алмасам, ул вакыт сине мәңге күрә алмаячакмын» – дип әйтә. Менә шуннан соң әлеге
аяте кәримә иңеп, Аллаһка һәм Аның расүленә итагать иткәннәрнең ике җиһанда да сөй-
гән кешеләре белән бергә булачакларын белдереп, сөендерә (Бәйдави, Сәгъләби, Курту -
би). 2) Азан турында төш күргән Габдуллаһ ибне Зәйд хәзрәтләренең: «Я Расүлуллаһ! Син
һәм без үлгәч, син (җәннәтнең иң югары дәрәҗәсе булган) Гыйльлийүндә булачаксың,
шуңа күрә без сине берничек тә күрә алмаячакбыз һәм синең белән күрешә алмаячак -
быз», – дигән сүзләре белән борчылуын әйткәч, бу аяте кәримә аның кебек чын күңелдән
пәйгамбәрне (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сөйгән кешеләрне юатыр өчен иңә.
өйрәтер идек].
68. Һәм аларны [Аллаһы Тәгалә
илтә торган] туры юлга иреш-
терер идек.
69. Кем дә кем Аллаһка һәм
Расүлгә (салләллаһу галәйһи
вә сәлләм) итагать итсә, әнә
шулар – Аллаһ нигъмәтлән-
дергән пәйгамбәрләр, тугры-
лар, шәһитләр һәм [игелек
кылган] изгеләр белән бергә.
Иптәш буларак алар нинди
яхшы!
(87)
70. [Итагатьлеләргә вәгъдә ител-
гән] Бу [әҗер кебек бер] фазыл
– Аллаһтан. [Кемнең никадәр
фазыйләткә лаек булганын]
Белүче буларак Аллаһ җитә.
71. И, иман китерүчеләр! [Дош -
маннарыгыздан] Сак булыгыз
һәм төркем-төркем белән
[җиһадка] чыгыгыз яки һәм-
мәгез бергә [сугышка] чыгы-
гыз.
4. Ән-Ниса сүрәсе

120
72. [И, пәйгамбәр гаскәрендәгеләр!]
Һичшиксез, арагызда шун-
дый [монафикъ] кеше бар ки,
[җиһадка чыгуны авырсынып]
ул, һичшиксез, [чыгарга] ашы-
кмаячак [һәм сезнең башка
ниләр киләчәген көтеп утыра-
чак]. Әгәр сезгә [җиңелү кебек]
бәла килсә, ул [монафикъ]: «[Бу
сугышта] Алар белән бергә
булмавым белән Аллаһ миңа
мәрхәмәтле булды», – дип
әйтәчәк.
73. Әмма сезгә Аллаһтан [җиңү
һәм ганимәт кебек] бер фазыл
килсә, бу кеше, әйтерсең [элек]
сезнең арада бернинди дус -
лык [һәм танышлык] булма-
ган [һәм ул шуңа күрә җиһад-
ка чыкмаган] кебек: «Аһ, мин
дә алар белән булган бул -
сам, [ганимәттән күп итеп өлеш
алып] зур уңышка ирешкән
булыр идем!» – дип әйтәчәк.
74. Дөнья тормышы хисабына
Ахирәтне сатып алучылар
Аллаһ юлында [дин дошман-
нары белән] сугышсын. Кем дә
кем Аллаһ юлында сугышып
үтерелсә яки җиңсә, [тиздән]
Без аңа [беркем күрмәгән бик]
зур бер әҗер бирәчәкбез.
75. Аллаһ юлында һәм: «И, Раб-
быбыз! Халкы залим булган
шушы шәһәрдән безне чыгар!
Безгә Үз тарафыңнан бер
яклаучы җибәр һәм Үзеңнән
безгә бер ярдәмче тәгаенлә!»
88 Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) болай аңлаткан: Габдуррахман ибне Гауф,
Микъдад ибне Әсвәд, Кудамә ибне Мазгун һәм Сәгъд ибне Әби Вәккас (радыйал-
– дип әйтүче зәгыйфь ирләр,
хатыннар һәм балалар өчен
нишләп сугышмыйсыз?
76. Иман китергән кешеләр
Аллаһ юлында сугышыр-
лар. Кяфер булган кешеләр
исә тагут [вә шайтан] юлын-
да сугышырлар. Сез шайтан-
ның дуслары белән сугышы-
гыз. Шайтанның хәйләсе бик
көчсез.
7 7. «Кулларыгызны [кяферләр -
гә каршы сугыштан] тыегыз,
намаз укыгыз, зәкят бире-
гез», – дип әйтелгән кешеләр-
не ишетмәдеңме әллә? Әмма
сугыш үзләренә [фарыз була-
рак] язылгач, кинәт, арала-
рыннан бер төркем, Аллаһтан
курыккан кебек яки тагын
да көчлерәк курку белән, ул
[кяфер] кешеләрдән курка
башладылар, һәм: «И, Раббы-
быз! Ни өчен безгә сугышы-
рга әмер иттең? Кыска гына
бер вакытка безгә кичек -
терсәң иде!» – дип әйттеләр.
[Расүлем!] Әйт: «Дөньяның
[файдалана алырлык] нигъмә-
те [үтүчән һәм] бик аз. Ахирәт
исә [ширектән һәм пәйгамбәр-
гә каршы килүдән] курыккан
кеше өчен яхшырак. Сез бит
[җиһадның кыенлыкларына
түзгән очракта, савапларыгыз
киметелеп] хөрмә төше яры-
гындагы иң нечкә җеп кадәр
дә рәнҗетелмәячәксез»
(88) .
Каләм шәриф

121
78. Кайда гына булсагыз да, үлем
сезгә [һичшиксез] ирешәчәк,
хәтта сез биек итеп салын-
ган ныгытылган [сарай яки]
кальгаларда булсагыз да. Әгәр
аларга [яһүдиләр белән мона-
фикъларга муллык һәм тыныч-
лык кебек] берәр яхшылык
тисә [ул нигъмәтне Аллаһка
нисбәт итеп]: «Бу – Аллаһ-
ның Үзеннән» – дип әйтәләр.
Әмма [фәкыйрьлек һәм кытлык
кебек] берәр начарлык килсә
[аны синнән күреп]: «Бу – син-
нән [һәм синең уңмаганлы -
гыңнан]», – диләр. [Расүлем!]
Әйт: «[Мин бернәрсә дә ярал -
та алмаганлыктан, яралтылу
ягыннан] Барысы да – Аллаһ-
ның Үзеннән». Бу җәмәгатькә
ни булды ки, алар [Аллаһ тара-
фыннан килгән] бер сүзне дә
аңлый алмыйлар?
79. [И, кеше!] Сиңа берәр яхшы-
лык килсә, ул [синең тырыш-
лыгың белән булмыйча] –
Аллаһтан. Әмма сиңа берәр
начарлык килсә, [ул да сәбәп
булу ягыннан] синең үзеңнән.
[Расүлем!] Без сине кешеләр-
гә [илчелек вазифасын йөкләп]
лаһу ганһүм), һиҗрәттән әүвәл Мәккәи Мөкәррәмәдә мөшрикләрдән күп җәфа чик -
кәннәре өчен, еш кына Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «И, Аллаһның
пәйгамбәре! Без мөшрикләр булган чакта көчле-куәтле идек, иман иткәннән соң исә,
көчсез һәм түбән хәлгә төшерелдек. Син безгә рөхсәт ит тә, без мөшрикләр белән су -
гышыйк, чөнки алар безне бик нык җәфалыйлар» – дип шикаять итәләр. Расүлуллаһ
(салләллаһу галәйһи вә сәлләм) исә аларга: «Хәзергә миңа гафу итү әмер ителде, алар
белән сугышмагыз», – дип әйтә. Һиҗрәттән соң мөэминнәргә үзләре теләгән җиһад
фарыз кылынгач исә, аларның бер өлеше, Мәдинәдәге тынычлыкка алданып, дөнья
мәшәкатьләренә биреләләр һәм җиһадка чыкмыйлар. Менә бу аяте кәримә аларга бер
кисәтү буларак иңә (Ибне Кәсир, Куртуби, Сүютый, Алуси).
бер Расүл (салләллаһу галәйһи
вә сәлләм) буларак җибәрдек
[мәгәр бер яралтучы, бар итүче
итеп җибәрмәдек, алар башла-
рына килгән бәлаләрне син-
нән дип беләләр]. [Дәгъваңда]
Шаһит буларак Аллаһ җитә.
80. Кем дә кем [вәхи алган] Расүл-
гә (салләллаһу галәйһи вә сәл-
ләм) итагать итсә, ул Аллаһка
итагать иткән булыр.
[Расүлем!] Кем дә кем [сиңа
итагатьтән] йөз чөерсә, Без
бит сине аларга сакчы итеп
җибәрмәдек.
81. [Расүлем! Син монафикълар-
га берәр нәрсә әмер иткән
чагыңда, алар:] «[Безнең эш –
сиңа] Итагать», – дип әйтәләр.
Яныңнан чыккач исә, ара-
ларыннан бер төркем төнлә
[яшерен рәвештә] синең сөйлә-
гәннәреңнән башканы ният -
лиләр. Аллаһ аларның төнлә
корганнарын [гамәл дәфтәр-
ләренә] яза. Алардан йөз чөер
һәм Аллаһка таян. Бер Якла -
учы буларак Аллаһ җитә.
82. Һаман Коръән турын-
да фикерләмиләрме? Әгәр
[кяферләр әйткәнчә] ул [Коръә-
4. Ән-Ниса сүрәсе

122
ни Кәрим] Аллаһтан булмаса,
анда [мәгънәләр туры килмәү
кебек] бик күп каршылыклар
табарлар иде.
83. Аларга [саклану чарала -
ры турында тәҗрибәсез һәм
зәгыйфь карашлыларга] имин-
лек [җиңү] яки курку [җиңелү]
турында хәбәр килгәч, [ахы -
ры нәрсә белән бетәчәген бер
дә уйламыйча] аны тарата-
лар. Хәлбуки, аны [бар халы-
кка таратканчы] Расүлгә (сал-
ләллаһу галәйһи вә сәлләм)
яки үзләренең [гыйлемле
һәм вәкаләтле булган] хөкем
ияләренә җиткерсәләр, ара-
ларыннан аңа төшенә алган
кешеләр аны [халыкка ничек
ишеттерәсен бик яхшы] белер-
ләр иде. Әгәр сезгә Аллаһ-
ның [пәйгамбәр җибәрү һәм
Китап иңдерү кебек] фазыйлә-
те һәм рәхмәте булмаса, бик
азлардан кала, сез шайтан-
га [тәмам] ияргән булыр иде-
гез
(89) .
84. [Расүлем! Алар сине ялгыз кал-
дырсалар һәм син берүзең кал-
саң да] Син Аллаһ юлында
сугыш. [Чөнки] Син үзеңнән
89 Бу азлар – Кусс ибне Сагыйдә, Зәйд ибне Гамр һәм Вәрака ибне Нәүфәл (радый-
аллаһу ганһүм) кебек, Аллаһы Тәгалә биргән өстен акыл аркасында фитрәт чорында ук
һидаятькә ияргән һәм шайтанга буйсынудан баш тарткан кешеләр (Алуси).
90 Аяте кәримәдә әйтелгән «шәфәгать» – бер кешенең дөнья яки Ахирәт мәнфә-
гатьләренең берәрсенә ирешә алуы яки нинди дә булса бер зарардан котылуы өчен, сүз
белән арадашчылык итү дигәнне аңлата. Шәфәгатьнең «яхшы» булуы өчен, бер мөсел-
манның хокукы саклану яки аңардан бер-бер начарлыкның ераклаштырылуы кебек
шәригать кысаларыннан чыкмаган бер максат белән, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен
генә эшләнүе, моның өчен ришвәт алынмавы һәм кол хакларының берсе дә бозылмавы
кебек шартлар үтәлергә тиеш.
башка берәү өчен дә җава-
плы түгел, мөэминнәрне исә
[сугышка] өндә. Бәлки, Аллаһ
кяфер булганнарның куәтен
тыяр. Аллаһ бит көч ягыннан
[мөшрикләрдән] куәтлерәк,
газап бирү ягыннан да [һәр-
кемнән] кырысрак.
85. Кем дә кем [бер мөселман
кардәшенә файда китерү яки
аны зарардан коткару өчен]
яхшы бер арадашчылык
белән шәфәгать кылса, үзенә
дә аннан [саваптан] бер өлеш
булыр. Кем дә кем [бер мөсел-
ман кардәшенә зарар китерер
өчен] начар бер арадашчылык
белән шәфәгать кылса, үзенә
дә аннан [газаптан] бер өлеш
булыр. Аллаһ [кодрәт иясе бул-
ганга, һәрнәрсәне күреп, күзә-
теп торганга] һәркемгә казан-
ганын бирүче
(90) .
86. [«Сәлам» сүзе белән кылынган
һәм хәерле гомер теләү мәгъ -
нәсендә килгән] Бер сәлам
белән сәламләнгән вакытта,
сез аннан да яхшырагы белән
сәламләгез яки шуны ук кай-
тарыгыз. Һичшиксез, Аллаһ
– [сәламне дә кертеп] һәрнәр-
Каләм шәриф

123
сәдән хисап алучы.
8 7. Аллаһ, Аннан башка илаһ юк.
Дөреслектә, Ул сезне [килүенә]
һич шик булмаган Кыямәт
көненә [хисапка тартыр өчен]
туплаячак. Аллаһтан да тугры
сүзлерәк кем була ала?
88. Кылганнары [мөртәтлек] өчен
Аллаһ аларны кире каккан
чакта, ни дип сез [бу кешеләр-
нең кяфер булганлыклары-
на карата бер карарга берләш-
мичә, һаман] монафикъларга
[аларның мөселманмы, кяферме
булуларына] карата [фикер кар-
шылыгына төшкән] ике фир-
ка булдыгыз? [Кылган кабахәт
гамәлләре өчен] Аллаһ юлдан
яздырган кешене сез һида-
ятькә ирештерергә телисез-
ме әллә? [Расүлем!] Әгәр Аллаһ
кемнедер юлдан яздырса, син
аның [һидаяте] өчен бер юл
таба алмассың
(91) .
91 Аятьнең иңү сәбәбе турында берничә караш бар: 1) Мөҗаһидтән (рәхимәһул-
лаһ) риваять ителгәнчә, бер җәмәгать Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
килеп, Исламга керәләр һәм, Аллаһ теләгән кадәр Мәдинәи Мөнәүвәрәдә торганнан
соң, авырганлыкларын сылтау итеп, чүлгә күчү теләге белән Расүлуллаһтан (салләл-
лаһу галәйһи вә сәлләм) рөхсәт сорыйлар. Рөхсәт алгач, Мәдинәдән чыгып китәләр.
Кунарга туктый-туктый юлларын дәвам иткәндә, мөшрикләргә кушылып, алар белән
бергә яши башлыйлар. Мондый хәлдә мөселманнар уртак фикергә килә алмыйча, алар
хакында икегә аерылалар. Берәүләре: «Алар безнең кебек мөселман булсалар, безнең
белән калырлар һәм, без сабыр иткән кебек, алар да сабыр итәрләр иде», – дип әйтәләр.
Икенчеләре исә: «Алар – мөселман кешеләр, нинди хәлдә икәнлекләре ачыкланганчы,
аларны көферлектә гаепли алмыйбыз», – диләр. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә бу аяте
кәримәне иңдереп, аларның монафикъ булуларын ачып сала. 2) Ибне Габбас һәм Катадә
(радыйаллаһу ганһүм) фикерләренчә, аяте кәримә, Мәккәдә мөселман икәнлекләрен
белдергән хәлдә, мөшрикләргә ярдәм итеп йөргән бер җәмәгать хакында иңгән. Болар
Мәккәдән һиҗрәт кылмагач, мөселманнар алар хакында ике төрле фикер йөртә башла-
ган. Менә бу хакта шушы һәм моңардан соңгы аяте кәримә иңеп, аларны монафикъ дип
атаган һәм һиҗрәт кылганчыга кадәр мөэминнәргә алар белән дуслык кормаска әмер
иткән (Тәфсир әл-кәбир, Хазин, Нәсәфи).
89. Алар [мөртәтләр], үзләре
кяфер булган кебек, сез дә
кяфер булсагыз һәм барыгыз
да тигез булсагыз иде, дип
телиләр. Алар [иман китергән-
че һәм шуны исбат итеп] Аллаһ
юлында һиҗрәт кылган-
чыга кадәр, алардан дуслар
алмагыз. Әгәр [иман итүләрен
белдерүдән] йөз чөерсәләр,
очраткан бер җирдә аларны
тотыгыз һәм үтерегез. Алар
арасыннан үзегезгә бер дус
та, ярдәмче дә алмагыз.
90. Мәгәр сезнең белән килешүдә
булган бер кавемгә кушылган
яки [кяферләр җәмәгате белән
бергә] сезгә каршы сугышу -
дан, яки [сезнең белән берлә-
шеп] үз халкына каршы сугы-
шудан [күкрәкләре кысылып]
борчылып, сезгә килгән-
нәрдән тыш. [Менә болар
тотып үтерү хөкеменнән азат
4. Ән-Ниса сүрәсе

124
ителгән]. Аллаһ [сезгә каршы
сугышудан тыелган кешеләрнең
күңелләрендәге курку һәм тар -
лык хисләрен юк итеп, аларга
кыюлык бирергә] теләсә, алар-
ны сездән өстен итәр иде,
һәм алар, әлбәттә, сезнең
белән сугышырлар иде. Әгәр
алар [башыгызга бәла булмый-
ча] сездән чигенеп, сезгә кар-
шы сугышмасалар һәм сезнең
белән солых төзесәләр, Аллаһ
аларга каршы [сугышыр өчен]
сезгә юл ачмый.
91. Сездән [хәвеф-хәтәр килүдән
куркып] иминлектә [тынычлы-
кта] булырга, үз кавемнәрен-
нән дә иминлектә [тыныч-
лыкта] булырга теләгән
бүтәннәрне дә табарсыз.
Аларны [көферлеккә кайту һәм
мөселманнарга каршы сугы-
шу кебек] фетнәгә чакырган
саен, алар аның эченә [башта-
наяк] баталар. Әгәр алар
сездән чигенмәсәләр, сез-
гә солых тәкъдим итмәсәләр
һәм [сугыштан] кулларын тый-
масалар, очраткан бер җирдә
аларны тотыгыз һәм үтере-
гез. Без сезгә аларга каршы
бик ачык бер дәлил бирдек.
92. Бер генә мөэмин дә, ялгыш-
92 Гурвә ибне Зүбәйрдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Хүзәйфә ибне
әл-Йәман (радыйаллаһу ганһ) Өхед көнендә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
белән бергә була. Бәрелеш вакытында мөселманнар, кяфер дип санап, хаталык белән
аның әтисе Йәманны (радыйаллаһу ганһ) үтерәләр. Хүзәйфә (радыйаллаһу ганһ) бу
эшкә никадәр комачауларга тырышса да, мөселманнар аның: «Бу минем әти!» – дигән
сүзен Йәманны (радыйаллаһу ганһ) үтергәч кенә аңлап җитәләр. Ул бары тик: «Аллаһ
сезне ярлыкасын. Ул – рәхимлеләрнең иң рәхимлесе» – дигәч, Расүлуллаһ (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) каршында дәрәҗәсе тагын да арта. Бу вакыйгадан соң менә шушы
лык белән генә булмаса, баш-
ка бер мөэминне үтерә алмый
[һәм үтерергә тиеш тә түгел,
чөнки мөэминнең камил има-
ны аны кеше үтерү кебек олуг
гөнаһлардан саклый]. Кем дә
кем ялгышлык белән бер мөэ-
минне үтерсә, [аның җәзасы]
иманлы бер кол азат итү һәм
[үтерелгән кешенең] гаиләсенә
тапшырыла торган дият, әгәр
алар [бу дияттән баш тартып]
гафу итмәсәләр генә. Әгәр ул
[ялгышлык белән үтерелгән]
иманлы кеше сезгә дошман
[булган кяфер] бер кавемнән
[булганын исәпләп, кяфер дип
үтерелгән] икән, [мондый
очракта үтерүчегә җәза] иман-
лы бер кол азат итү. Әмма
әгәр ул [үтерелгән кеше] сез-
нең белән килешүләре булган
[зимми] бер халыктан икән,
[ул вакытта үтерүченең җәза-
сы үтерелгәннең] гаиләсенә
тапшырыла торган дият һәм
иманлы бер кол азат итү.
Кем дә кем [азат итәргә бер
кол] тапмаса, Аллаһ хозурын-
да бер тәүбә буларак [ул үтәр-
гә тиешле кәффарәт] тоташ ике
ай ураза. Аллаһ – [һәрнәрсәне]
Белүче, Хикмәт иясе
(92) .
Каләм шәриф

125
93. Кем дә кем [иманлы булга-
ны өчен, яки үтерелүен хәләл
күреп] максатлы рәвештә бер
мөэминне үтерсә, аның җәза-
сы – эчендә мәңге калачак
җәһәннәм. Аллаһ аңа ачулан-
ды, аны ләгънәт итте һәм аңа
бик зур газап әзерләде
(93) .
94. И, иман китерүчеләр! Аллаһ
юлында [кяферләргә каршы
җиһад кылу өчен] сәфәргә чык-
кан чагыгызда [кабаланмый-
ча] эшнең асылын тикшерегез
һәм сезгә [Ислам сәламе белән]
сәлам биргән кешегә: «Син
мөэмин түгел», – димәгез
[һәм аны үтермәгез]. Сез дөнья
тормышы малына ирешер-
гә тырышкан чакта [кешенең
әйткән иман кәлимәсе белән
аять иңеп, бер мөселманның сугышта кяфер санап ялгышлык белән үтергән башка бер
мөселман өчен нинди кәффарәт үтәргә тиешлеген бәян итә. Ибне Зәйдтән (радыйал-
лаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Әбү әд-Дәрда (радыйаллаһу ганһ), бер сугыш вакытында
үзенең отрядыннан аерылып, бер үзәнлеккә керә. Шунда очраткан бер көтүчене дош-
ман бер кяфергә санап, аңа ташлана, тегесе тәүхид кәлимәсен укыса да, аны үтерә һәм
сарыкларын куып алып китә. Соңыннан бу вакыйга аркасында эчендә бер тынгысыз-
лык тоя башлый һәм булган хәлне Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сөй-
ләп бирә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңа: «Аның йөрәген ярып иманлы
булу-булмавын карасаң иде!» – дигәч, ул: «Я Расүлуллаһ! Йөрәген ярсам, нәрсә табар
идем?» – дип сорый. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Ул йөрәгендә бул-
ганны сиңа теле белән белдерсә дә, син аны расламадың», – дип әйтә. Әбү әд-Дәрда
(радыйаллаһу ганһ) хәзер үзен нәрсә көтәчәген сорый. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи
вә сәлләм) кабат-кабат: «Син тәүхид кәлимәсен әйткән кешегә ничек шулай итә ал-
дың?» – дип әйтә торгач, Әбү әд-Дәрданы (радыйаллаһу ганһ) шулкадәр борчу баса ки,
ул: «Их, мин яңа гына мөселман булган булса идем дә, ул вакытта мөселман була торып,
шундый гөнаһ кылмаган булса идем», – дип өзгәләнә. Менә бу вакыйгага карата әлеге
аяте кәримә иңеп, аңа кәффарәтен бәян итә (Табәри, Җәмигъ әл-бәйан 129/5) .
93 Аяте кәримә Микъйас исемле бер мөртәт хакында иңгәнлектән, мондагы хөкем
мөэминнәрне колачламыйча, фәкать кяферләргә генә кагыла. Мөселман кешене белә
торып үтерү иң зур гөнаһлардан берсе булса да, бу гөнаһ үтерүчене кяфер итми. Әмма
кылган эшне хәләл күреп үтерү яки берәр мөселманны иманы өчен үтерү үтерүчене
кяфер иткәнлектән, аның җәзасы, әлеге аяте кәримәдә ачык белдерелгәнчә, мәңгелек
җәһәннәм булыр, ләкин бу – зур гөнаһының җәзасы түгел, кяферлегенең җәзасы.
канәгатьләнмичә, аны үтереп
ганимәт малын алырга теләгән
чакта], Аллаһ хозурында бик
күп ганимәтләр [һәм мәңге -
лек нигъмәтләр] бар. [И, мөсел-
маннар!] Сез дә элек шундый
идегез, [Исламга кергән чагы-
гызда шаһадәт кәлимәсен генә
китереп, каннарыгызны һәм
малларыгызны саклый иде-
гез, ул вакытта сезнең дә күңел-
ләрегездәгесе телләрегездә
булу-булмавы билгеле түгел иде]
әмма Аллаһ сезгә [чын мөсел-
ман буларак танылу нигъмәтен
биреп] рәхимле булды. Шулай
булгач, [берәр мөэминне үтерү
куркынычы туган вакытта ашы-
кмагыз һәм] тикшерегез. Һич-
шиксез, Аллаһ сезнең ни кыл-
4. Ән-Ниса сүрәсе

126
ганнарыгыздан [бик яхшы]
Хәбәрдар.
95. Мөэминнәрдән, [хаста -
лык, сукырлык, аксаклык һәм
паралич сугу кебек] авыр-
лык чикмәгән кешеләрдән
тыш, [җиһадтан] калучылар
белән Аллаһ юлында мал-
лары һәм җаннары белән
җиһад кылучылар тиң түгел.
Аллаһ маллары һәм җанна -
ры белән җиһад кылучылар-
ны утырып калучылардан бер
дәрәҗә өстен кылды. Аллаһ
[сәхабәләрнең] барысына да
иң яхшыны [җәннәтне] вәгъ-
дә итте. Әмма Аллаһ мөҗаһи-
дләрне утырып калучылар-
дан зур бер әҗер белән өстен
кылды.
96. [Аллаһы Тәгалә аларга] Үзеннән
өстен дәрәҗәләр, мәгъфирәт
һәм рәхмәт буларак [бу вәгъ-
дәне бирде]. Һичшиксез, Аллаһ
– [гөнаһларны күпләп] Гафу
итүче, Рәхимле.
9 7. [Имансызларга ияреп, һиҗрәт -
тән баш тарткан] Кешеләр-
нең җаннарын фәрештәләр
үз-үзләренә золым итүчеләр
хәлендә алыр һәм: «Сез [дине-
гез белән бәйле гамәлләр-
не үтәү мәсьәләсендә] нин-
ди хәлдә идегез?» – диярләр.
Алар: «Без туфракта гаҗиз
булдык [шуңа күрә динебез -
не ачыктан-ачык белдерергә
һәм Мәккәдән һиҗрәт кылыр-
га мөмкинлек таба алмадык]»,
94 Ибне Җүбәйр (радыйаллаһу ганһ) риваять иткәнчә, бу аяте кәримә Җүндәб ибне
– диярләр. [Фәрештәләр алар-
ның ялганнарын күрсәтер
өчен:] «[Исламча яшәргә мөм -
кинлек булмаган җирне кал-
дырып, динегезне тыныч тота
алырлык якка] Һиҗрәт кылса
идегез, Аллаһның җире киң
түгел идемени?» – диярләр.
Аларның сыеначак урынна -
ры – җәһәннәм. Барачак урын
буларак ул никадәр дә яман!
98. Ләкин ирләрдән, хатыннар-
дан һәм балалардан гаҗиз
калган кешеләргә бу кагыл-
мый, алар [яшәгән җирләрен-
нән китү мәсьәләсендә] бер
әмәлен күрә һәм [мондый хәл-
дән] чыгу юлын таба алмый-
лар.
99. Аллаһ аларны, бәлки, гафу
итәр. Аллаһ бит – Кичерүче,
[гөнаһларны күпләп] Гафу итү-
че.
100. Кем дә кем Аллаһ юлында
һиҗрәт кылса, җирдә сые-
ну урыны һәм [ризык табу,
динен тоту, күңел тынычлы -
гы мәсьәләсендә] иркенлек
табар. Кем дә кем, Аллаһка
һәм Аның расүленә [алар
әмер иткән җиргә] һиҗрәт
итәр өчен, өеннән чыккан-
нан соң, [барасы җиргә барып
җитә алмыйча] аңа үлем килсә,
аның әҗерен бирү Аллаһка
төшә. Һичшиксез, Аллаһ –
[гөнаһларны күпләп] Гафу итү-
че, Рәхимле
(94) .
101. Җирдә сәфәргә чыккан чагы-
Каләм шәриф

127
гызда кяферләрнең сезгә
ташлануларыннан курыкса-
гыз, [дүрт рәкәгатьле фарыз]
намазны кыскартуыгызда
сезгә гөнаһ юк. Һичшиксез,
кяферләр – сезгә ап-ачык
дошманнар.
102. [Расүлем!] Син дә араларында
булып, аларга намаз укыткан
вакытта, аларның [ике төр-
кемгә аерылганнан соң] бер
төркеме синең белән бергә
[намазга] бассын һәм [саклык
чарасы буларак, намазда кома-
чауламаслык итеп] коралларын
[яннарына] алсыннар. Болар
[рәкәгать азагында икенче
мәртәбә] сәҗдә кылгач, [дош-
манның каршысында торыр
өчен] сезнең артта булсын-
Дамра (радыйаллаһу ганһ) хакында иңгән. Һиҗрәт фарыз кылынганнан соң, бу гамәлне
үтәми калучылар турында иңгән кисәтү аятьләрен ишеткәч, ул улларына: «Мине Мә-
динәгә алып барыгыз, чөнки мин һиҗрәткә көче җитмәгән көчсез кеше дә түгелмен,
юлны белмәүче дә түгелмен. Валлаһи, мин бүгенге төнне Мәккәдә үткәрмәячәкмен», –
дип әйтә. Шулай итеп, уллары аны юлга чыгаралар. Әмма Тәнгыймь дип аталган урынга
җиткәч, вафат булачагын аңлаган бу зат, уң кулын сул кулы өстенә куя да: «И, Аллаһым!
Менә бу – Синең кулың, монысы исә Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
кулы. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Сиңа ничек бәйгать биргән булса, мин
дә сиңа шулай бәйгать бирәм» – дип әйтә һәм вафат була. Аның үлем хәбәрен алган
мөшрикләр: «Теләгенә ирешә алмады», – дип сөенә башлыйлар. Сәхабәи кирам исә:
«Их, Мәдинәгә җитеп үлеп киткән булса, әҗере тулырак булыр иде!» – дип әйтәләр. Бу
аяте кәримә иңеп, аңа савап бирүне Аллаһы Тәгалә Үз өстенә алганы, шуңа күрә тулы
һиҗрәт савабы казанганлыгын бәян итә. Моңа таянып, голәмә белем алу, хаҗ, хәләл
кәсеп яки изге бер кешене Аллаһ өчен зиярәт итү кебек шәригать тыймаган бер юлга
чыгып, максатына ирешә алмыйча үлгән кешенең шул ук максат белән йөргән кеше
ирешкән савапларны казаначагын белдерә (Табәри, Алуси).
95 Ибне Габбас һәм Җабирдән (радыйаллаһу ганһүм) риваять ителгәнчә, бер су -
гышта мөшрикләр, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның сәхабәләре-
нең өйлә намазын җәмәгать белән укыганнарын күреп, аларга намаз вакытында
һөҗүм итмәгәннәренә үкенәләр. Шуннан кайберәүләре: «Хәзергә аларга тими торыгыз,
чөнки аларның бераздан аталарыннан һәм улларыннан да кадерлерәк санаган икен-
де намазлары бар. Шуңа торып баскач, сез һөҗүм итәрсез», – дип әйтәләр. Җәбраил
(галәйһиссәлам) иңеп: «Я Мөхәммәд! Һичшиксез, бу курку намазы ки, син араларын-
нар. Әле [намазларын] укыма-
ган икенче төркем исә килеп,
синең белән бергә укысын-
нар һәм игътибарлы булсын-
нар, [кылыч кебек] коралла-
рын [яннарына] алсыннар.
Ул кяферләр коралларыгыз
белән әйберләрегездән гафил
булуыгызны, һәм шул вакыт -
та, көтмәгәндә, сезгә басым
ясауны теләрләр иде. Әгәр
сезгә яңгыр аркасында уңай-
сызлык туса яки хаста булса-
гыз, коралларыгызны [яны-
гызга алмыйча] калдыруда
сезгә гөнаһ юк. Ләкин игъти-
барлы булыгыз! Һичшиксез,
Аллаһ кяферләргә мәсхәрәле
газап әзерләде
(95) .
103. Намазны укып бетергәч,
4. Ән-Ниса сүрәсе

128
басып, утырып яки янтык-
ка яткан килеш [һәр очрак -
та] Аллаһны зикер итегез.
Тынычлангач исә, намаз-
ны [әмер ителгән шәкелдә]
кылыгыз. Һичшиксез, намаз
кешеләргә вакыты билгелә-
неп фарыз кылынган
(96) .
104. [Дошманнарыгыз булган] t
кавемне эзәрлекләүдә йом-
шаклык күрсәтмәгез. Әгәр сез
[яраланып һәм имгәнеп] җәфа
чигәсез икән, сез җәфа чик -
кән кебек, алар да җәфа чигә.
Сез исә Аллаһтан [динегезне
да булып, аларга намаз укыткан чакта...» мәгънәсендәге бу аяте кәримәне укый (Бәй-
дави, Мәгалим әт-тәнзил: 1/472). Ул көнне мөселманнарның икенде намазын көтеп
торган мөшрикләр, намаз вакыты кергәч, аларның барысы да бергә намазга басмый-
ча, икегә бүленгәннәрен, бер төркемнең Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
оеп укыганын, икенче төркемнең сакта торуын күргәч, хәйран калалар һәм баягы фи-
керләренең мөселманнарга кем тарафыннан җиткерелүен тикшерү нәтиҗәсендә, өйлә
белән икенде арасында бу мәсьәләдә Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) вәхи
килгәнен ишеткәч, мөшрикләрнең рәисе Халид ибне Вәлид мөселман була (Куртуби).
96 Бу аяте кәримәдән аңлашылганча, намаз – мөэминнәргә теләсә кайчан тү -
гел, вакытлары билгеләнеп фарыз кылынган бер гыйбадәт. Фарыз намазларның биш
вакыт булганы бу аяте кәримәдә бик кыска һәм томанлырак итеп әйтелсә дә, «Бәкара»
сүрәсенең 238 нче аяте кәримәсе, «Исра» сүрәсенең 78 нче аяте кәримәсе, «Рум» сүрәсе-
нең17 нче һәм 18 нче аяте кәримәләре, «Һуд» сүрәсенең 114 нче аяте кәримәсе, «Таһа»
сүрәсенең130 нчы аяте кәримәсе, тагын «Зарийат» сүрәсенең 39 нчы һәм 40 нчы аяте
кәримәләрендә биш вакыт намазның аерым-аерым биш вакыты бәян ителгән. Моннан
тыш, намазның биш вакыт буларак фарыз кылынуына карата бик күп санлы мөтәватир
хәдис-шәрифләр бар. Өммәттә бер көн һәм бер төн эчендә биш вакыт намаз фарыз бул-
ганы хакында бернинди фикер каршылыгы юк (Әмма Китап, сөннәт һәм иҗмагтан мо-
ның кадәр дәлил булган шундый мөһим мәсьәләдә үзләрен галим дип санаган кайбер
кешеләр тарафыннан инкяр ителә). Моңа дәлил буларак алар Коръәни Кәримдә биш
санының ачыктан-ачык әйтелмәгәнен алга сөрә, ләкин Аллаһы Тәгаләнең белдерүе
белән гаиб мәсьәләләрдән хәбәрдар булган Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
«Ислам тоткаларының берәм-берәм бозылачагын һәм соңыннан намазның өч вакыт
булганын яклаучыларның чыгачагын, әмма Аллаһы Тәгаләнең бу кешеләрне Дәҗҗал
белән бергә җыячагын» алдан ук белдерә (Хаким, әл-Мүстәдрәк, Фитән: № 8448, 4/516).
97 Катадә ибне Нугман (радыйаллаһу ганһ) болай ди: «Арабызда Үбәйрикъ уллары
дип аталган бер гаилә халкы бар иде. Алардан булган Бәшир исемле монафикъ берәү
шигырь сөйләп, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләреннән ачы
көлә, соңыннан бу шигырьне гарәпләрдән берәрсенә нисбәт итеп: «Фәлән шулай диде,
бөтен диннәрдән дә өстен итүе
һәм сезгә Ахирәттә саваплар
бирүе кебек] алар өмет итмә-
гән нәрсәләргә өметләнәсез.
[Алар бу җәфа чигүләргә түз -
гән чакта, нишләп сез сабыр итә
алмыйсыз?] Аллаһ – [һәрнәрсә -
не] Белүче, Хикмәт иясе.
105. Син кешеләр арасында Аллаһ
сиңа күрсәткән [карар] белән
хөкем итсен өчен, Без сиңа
Китапны хак [һәм хикмәт]
белән иңдердек. Шуңа син
хыянәтчеләр өчен тарты -
шучы булма
(97) .
Каләм шәриф

129
106. [Шаһитларның таныклыгы-
на ышанып, гаепсез бер кеше-
не гаепләгәнең өчен] Аллаһтан
мәгъфирәт сора. Һичшиксез,
Аллаһ – [гөнаһларны күпләп]
Гафу итүче, Рәхимле.
107. [Җәһәннәмгә кертә торган
гөнаһ кылып] Үз-үзләренә
хыянәт итүчеләр белән [алар-
ны урлашу гаебеннән арынды-
төгән болай әйтте», – дип әйтә иде. Сәхабәләр, бу шигырьләрне ишеткәч: «Валлаһи,
бу шигырьне шул шакшы бәндәдән башка беркем чыгармаган. Аны, һичшиксез, Ибне
Үбәйрикъ сөйләгән», – дип әйтәләр иде. Бу гаилә җаһилият дәверендә дә Ислам чо-
рында да мохтаҗлыкта яшәде. Ул вакытта Мәдинәдә кешеләрнең ризыгы хөрмә белән
арпадан гыйбарәт иде. Әгәр кеше бай булса, ак он сатучы килгән чакта, аңардан сатып
алган онын үз гаиләсенә генә тота иде. Бервакыт Шамнан бер сәүдәгәр килде. Дәү абы-
ем Рифага ибне Зәйд бер йөк ак он алды һәм аны чоланга куйды. Анда тагын сугыш ко-
раллары, көбә кием һәм кылыч та бар иде. Бер төнне угрылар онны һәм корал-яракны
урладылар. Иртән дәү абыем Рифага миңа сугылды һәм булган хәлне хәбәр итте. Шун-
нан без мәхәлләдә урланган әйберләрне эзләү белән мәшгуль булып йөргәндә, төнлә
Үбәйрикъ улларының учак якканнарын ишеттек һәм алар тирәсендә тупландык. Сорау
ала башлагач, Аллаһ белән ант итә-итә, арабызда намуслы кеше булып танылган Ләбид
ибне Сәһлне карак дип күрсәттеләр. Бу яланы ишетүгә, Ләбид кылычын суырып чыгар-
ды да аларга: «Валлаһи, я бу урлашны кем эшләгәнен әйтәсез, я бу кылыч сезне турая-
чак!» – диде. Тегеләр, эшнең җитдилеген аңлагач: «Безгә җикеренмә, синең ул урлашка
нинди кагылышың бар?» – дип сүзләрен үзгәрттеләр. Эзләнү нәтиҗәсендә боларның
урлаганлыкларында шигебез калмагач, дәү абыем миңа Расүлуллаһка (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) барып, хәлне аңлатып бирергә кушты. Мин Расүлуллаһ (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) янына бардым һәм: «Безнең арадагы бер хәерсез гаилә халкы дәү
абыемның корал-ярак һәм азык-төлеген урлады. Ашау-эчүгә ихтыяҗыбыз юк, һичью-
гы коралларны кайтарсыннар», – дидем. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм):
«Мин бу хакта әмер бирәчәкмен», – дип әйтте. Вазгыятьтән хәбәр алган Үбәйрикъ улла-
ры Үсәйр ибне Гурвә исемле кешеләренә барып, аны урлашмаганнарына ышандырды-
лар. Мәхәлләдән бер төркем кеше дә аларга инанып, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи
вә сәлләм): «И, Аллаһның Расүле! Катадә белән аның дәү абыйсы арабыздагы намуслы
гаиләгә, бернинди дәлилгә таянмыйча, яла якты», – диделәр. Расүлуллаһ (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) миңа: «Мөселман һәм намуслы дип танылган бер гаиләгә яла ягып,
угрылыкта гаеплисеңме? Дәлилең дә юк бит!» – диде. Мин: «Әллә күпме малым китсә,
китсен иде, тик Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бу хакта бер сүз дә әйтмә-
гән булса идем», – дигән уйлар белән аннан китеп бардым. Дәү абыем минем янга ки-
леп, ни булганын сорагач, мин аңа булган-беткәннәрне сөйләп бирдем. Ул исә: «Ярдәм
сорала торган зат – Аллаһы Тәгалә генә», – диде. Күп тә үтмәде, бу аяте кәримәдән
башлап унбер аять (105-115) иңгәч, урланган коралларны Расүлуллаһка (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) китереп бирделәр, ул исә аларны дәү абыема тапшырды (Тирмизи,
Тәфсир: 5, № 3036, 5/245; Табәри № 10416, 4/266).
ру өчен] сүз көрәштермә. Һич-
шиксез, Аллаһ күп хыянәт
итүчеләрне һәм гөнаһлылар-
ны сөйми [һәм аларны җәзасыз
калдырмый].
108. Алар [зарарларыннан курык -
кан] кешеләрдән яшеренәләр,
[үзеннән оялуга һәм куркуга иң
лаек булган] Аллаһтан яшерен-
миләр. Хәлбуки, алар төнлә
4. Ән-Ниса сүрәсе

130
белән [гаепсезгә яла ягу, ялган
ант эчү һәм ялган шаһитлык итү
кебек] t разый булмаган сүз
әйткән чакларында, Ул бит
алар белән бергә иде. Аллаһ
алар кылганнарны гыйле-
ме [һәм кодрәте] белән чолгап
алган.
109. Менә сез [карак Үбәйрикъ
уллары] дөнья тормышында
алар өчен сүз көрәштерәсез.
Ә Кыямәт көнендә алар
өчен Аллаһ белән кем сүз
көрәштерә алыр? Яки [Аллаһ-
ның газабыннан котылула-
ры өчен] аларга кем Яклаучы
була алыр?
110. Кем дә кем [башка берәүгә
карата] начарлык эшләп яки
[үзе белән бәйле бер-бер гөнаһ
кылып] үз-үзенә золым итеп,
соңыннан Аллаһтан ярлыкау
сораса, Аллаһны [гөнаһларны]
Гафу итүче, [тәүбә итүчеләр-
гә карата бик] Рәхимле дип
табар.
111. Кем дә кем бер гөнаһ кылса,
ул аны үз-үзенә каршы гына
кылган булыр [чөнки аның
авыр нәтиҗәсе башка беркемгә
дә йөкләнмәячәк]. Аллаһ исә –
[һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт
иясе.
112. Кем дә кем [белми торып]
бер хата яки [белә торып] бер
гөнаһ кылып, соңыннан аны
бер гаепсез кешегә сылта-
са, ул үзенә яла һәм ап-ачык
гөнаһ йөкләгән булыр.
113. Аллаһның сиңа фазылы һәм рәхмәте булмаса иде,
алардан бер җәмәгать сине
[гадел хөкемнән] ялгышлык-
ка төшерергә карар биргән
иде. Хәлбуки, [бу эшнең авыр
нәтиҗәсе үзләренә төшәчәге
өчен] алар үзләреннән кала
беркемне дә юлдан яздыр-
маслар һәм [моннан соң да]
сиңа берни белән дә зарар
китерә алмаслар. Чөнки
Аллаһ сиңа Китап вә хикмәт
иңдерде, сиңа [төрле вәхи
белән бүгенгә кадәр] син бел-
мәгән [яшерен] нәрсәләрен
өйрәтте. Аллаһның сиңа бул-
ган фазылы зур!
114. Мәгәр садака [бирү] яки
[бурычка бирү һәм кыен хәлдә
калган берәүгә ярдәм кулы сузу
кебек] игелек яки [үпкәләшкән]
кешеләрне татулаштыру -
ны әмер итүдән тыш, алар-
ның яшерен сөйләшүләренең
күбесендә бернинди хәер юк.
Кем дә кем моны [күрсәтү яки
җитәкче булу нияте белән түгел,
фәкать] Аллаһның ризалыгы-
на омтылып эшләсә, Без аңа
[күз алдына да китереп булма-
ган] бик зур әҗер бирәчәкбез.
115. Кем дә кем, туры юл аңа
ап-ачык белдерелгәннән соң,
Расүлгә (салләллаһу галәйһи вә
сәлләм) каршы килсә һәм мөэ-
миннәрнеке булмаган юлдан
китсә, Без аны үзе борылган
[начар] нәрсәгә юнәлтәчәк -
без [һәм сайлап алган ялгыш
юлда берүзен калдырачакбыз],
Каләм шәриф

131
[Ахирәттә исә] аны җәһән-
нәмгә кертәчәкбез. Барасы
урын буларак ул нинди яман!
(98)
116. Һичшиксез, Аллаһ Үзенә
иш кушылуын гафу итмәс.
Моңардан башканы исә [нин-
ди генә зур гөнаһ булмасын,
тәүбә шарты үтәлгән очракта]
Үзе теләгән кешегә гафу итәр.
Кем дә кем Аллаһка [нәрсә -
не дә булса] иш кушса, ул [хак -
тан] бик нык тайпылу белән
адашты.
117. Алар, [ширек кылучылар] Аны
калдырып, хатын-кызларга
[хатын-кыз исемен йөртә тор-
ган җансыз потларга] табына-
лар һәм [шул рәвешле] фәкать
хәерләрдән мәхрүм калган
шайтанга табыналар.
118. Аллаһ аны ләгънәт итте. Ул
исә [Аллаһның ләгънәтенә кар-
шы килеп] әйтте: «Синең кол-
ларыңның билгеләнгән бер
өлешен, һичшиксез, алачак -
мын.
119. Һичшиксез, аларны [туры
юлдан] адаштырачакмын;
аларны [озак яшәү һәм тере -
леп газап күрмәү кебек ниге-
зе булмаган буш хыялларга
98 Үбәйрикъ уллары хакындагы аяте кәримәләр иңгәч, сәхабәи кирам хакында мы-
скыллы шигырьләр сөйләп йөргән Бәшир исемле монафикъ мөшрикләр ягына күчә
һәм Сүлафә бинте Сәгъд ибне Сүмәййәгә барып кунак була. Шуннан Аллаһы Тәгалә
шушы һәм моңардан соңгы аяте кәримәләрне иңдерә. Бәшир Сүлафә янына кунак бу -
лып баргач, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) шагыйре Хәсән ибне Са-
бит (радыйаллаһу ганһ) берникадәр шигырьләр сөйләтеп, ул хатынны мыскыл иттерә.
Бу шигырьләр Сүлафәнең колагына барып ирешкәч, ул Бәширнең менгесенең иярен
алып аның ятагына ташлый да: «Югал! Миңа Хәсәннең шигырен бүләк итүдән башка
бер яхшылык китермәдең», – дип әйтә (Тирмизи, Тәфсир: 5, № 3036, 5/245; Табәри №
10416, 4/266).
төреп] өметләндерәчәкмен;
аларга әмер итәчәкмен дә,
терлекләрнең колакларын
тамгалаячаклар [һәм моны
Аллаһ хәләл кылган хайван-
нарны үзләренә харам кылу
һәм потларга багышлау билге-
се итәчәкләр], әмер итәчәкмен
дә алар Аллаһ бар иткәнне
[бөтенләй яки өлешчә: колларны
печтереп, тәнгә рәсем ясап һәм
сакал кырып, Аллаһ бар иткән
шәкелне] үзгәртәчәкләр». Кем
дә кем Аллаһны калдырып,
шайтанны үзенә дус итсә, ул
бик ачык бер зарар күрде.
120. t [шайтан] аларга [беркайчан
үтәмәячәк нәрсәләргә] вәгъ-
дәләр бирә, аларны [беркай-
чан да ирешә алмаслык] буш
нәрсәләр белән өметләндерә.
Әмма шайтан аларга [зарарлы
әйберләрне файдалы күрсәтеп]
адашудан башка берни вәгъ -
дә итми.
121. Аларның [шайтанга иярүчеләр-
нең] сыеначак урыннары –
җәһәннәм. Алар аннан качып
котылачак урын тапмаяча-
клар.
122. [Ышанырга кирәк булган һәр-
4. Ән-Ниса сүрәсе

132
нәрсәгә] Иман китерүчеләр
һәм [моның белән генә канә -
гать булмыйча намаз, ураза,
хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр
кылучылар – аларны [сарайла-
ры һәм агачлары] асларыннан
елгалар аккан җәннәтләргә
кертәчәкбез. Аллаһның хак
вәгъдәсенә күрә, Алар анда
мәңге калачак. Аллаһтан да
тугры сүзлерәк кем була ала?
123. [И, мөшрикләр! Аллаһ вәгъ -
дә иткән бу нигъмәтләргә] Сез-
нең [потларыгыз шәфәгате
белән котылачагыгыз турында]
хыялларыгыз белән дә, әһле
китапның [«Без – Аллаһның
уллары һәм дуслары, шуңа күрә
ут безгә берничә көнгә генә
тияр» кебек] хыяллары белән
99 Аяте кәримәдә мөрәҗәгать ителгән потпәрәстләрнең ышануынча, үлгәннән соң
терелү юк, игелекләр өчен әҗер алынмый, начарлыклар өчен җәза бирелми. Әһле китап
исә, үзләреннән башка беркем дә җәннәткә кермәячәк, Аллаһның уллары һәм дуслары
булган өчен, алар газапка тартылсалар да, санаулы көннәрне исәпкә алмаганда, утка
ташланмаячаклар, дип ышана. «Явызлык кылган кеше шуның белән үк җәзага дучар
ителәчәк тә» җөмләсе иңгәч, бу сәхабәгә бик авырга килә. Аларның кайберләре хәтта
моны Коръәндәге иң авыр аять буларак күрә. Мәсәлән, Әбү Бәкер (радыйаллаһу ганһ):
«Я Расүлуллаһ! Һәрберебез гөнаһ кылабыз. Һәр кылганыбызның җәзасын алгач, бу аять-
тән соң ничек котылу өмет итә алыйк?» – дип сорагач, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи
вә сәлләм): «И, Әбү Бәкер! Аллаһ сине ярлыкасын! Син бер дә авырмыйсыңмы? Син
бер дә арымыйсыңмы? Син бер дә борчылмыйсыңмы? Син бер дә нужа чикмисеңме?
Начарлыкларыгызга бирелә торган җәза менә шушы инде», – дип әйтә (Әхмәд ибне
Хәнбәл, әл-Мүснәд, № 68-71, 1/35). Икенче бер хәдис-шәрифтә дә: «Явызлык кылган
кеше аның җәзасын дөньяда алыр», – дип әйтеп, бу хисапның Ахирәткә калмаячагы-
на ишарә ясалган (Әхмәд ибне Хәнбәл, әл-Мүснәд № 23 1/24). Бүтән бер хәдис-шәриф
исә: «Дөньяда мөэминнәрнең бәдәннәренә сызлау китергән чирләр белән», – дип моны
тәфсир иткән (Әхмәд ибне Хәнбәл, әл-Мүснәд, № 68, 1/35; № 23, 1/24; № 24422, 9/334)
Әбү Һүрәйрадан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәй-
һи вә сәлләм): «Урта юлны тотыгыз һәм дөреслекне эзләгез. Мондый хәлдә берникадәр
хаталар эшләсәгез дә, болар гафу ителер, чөнки мөэмингә килгән һәрбер кыенлыкта
бер кәффарәт бар. Хәтта сыдырылган бер эздә яки кадалган шырпыда да» (Әхмәд ибне
Хәнбәл, Бирр, 14, № 2574, 4/1993), – дип әйтеп, халык күзендә кыенлык булып та санал-
маган вак азапларны да бу җәзага үрнәк итеп китерә.
дә [ирешерлек] түгел. Кем дә
кем [имансызлык кебек] явыз-
лык кылса, шуның белән үк
җәзага дучар ителәчәк тә,
һәм ул үзенә Аллаһтан башка
дус та, ярдәмче дә таба алма-
ячак
(99) .
124. Ир яки хатын булсын, кем дә
кем мөэмин буларак игеле-
кле эшләрдән берникадәрен
[булган Исламның фарызларын]
эшләсә, алар да җәннәткә
керәчәкләр һәм хөрмә төшен-
дәге ярык кадәр дә рәнҗетел-
мәячәкләр.
125. [Игелекләр кылып, яман
эшләрдән ерак торган] Игелек
иясе буларак үзен Аллаһка
тапшырган һәм [ялган дин -
нәрне ташлап, хакыйкать-
Каләм шәриф

133
кә юнәлгән] хәниф Ибраһим
[галәйһиссәлам] диненә ияр-
гән кешедән дә дин ягыннан
яхшырак кем була ала? Аллаһ
Ибраһимны [галәйһиссәлам]
Үзенең дусты итте.
126. Күкләрдәге һәм җирдәге һәм-
мә нәрсә [хакимлек һәм ия булу
җәһәтеннән] – Аллаһныкы
гына. Аллаһ һәрнәрсәне гый-
леме [һәм кодрәте] белән чол-
гап алган.
127. [Расүлем!] Синнән хатын-кыз-
лар [мирасы] хакында фәтва
сорыйлар. Әйт: «Алар хакын-
да сезгә Аллаһ фәтва бирә,
һәм дә [гүзәллекләре, малла-
ры өчен] аларны никахлар-
га теләп, сез [мирастан] алар-
га [фарыз буларак] язылганны
бирмәгән ятим хатыннар,
көчсез [ятим] балалар һәм
ятимнәргә карата гадел
булуыгыз турында [бөек]
Китапта укылганнар [ б у
мәсьәләдә сезгә ачыклык кертә].
[Бу телгә алынганнарга карата]
Нинди генә яхшылык эшләсә-
гез дә, һичшиксез, Аллаһ –
аны белүче».
128. Әгәр бер хатын иренең ера-
клашуыннан яки [күрешеп
сөйләшүне киметү, кимсетү яки
кыйнау кебек гамәлләр белән
үзеннән] йөз чөерүеннән
курыкса, [мәһәренең яки ятак -
100 Бу аяте кәримә кешенең, күңел тартуы кебек үзгәртү хәленнән килмәгән нәрсәләр
өчен, җәзага тартылмаячагын бәян итү белән бергә, сүз һәм гамәл кебек көченнән кил-
гән мәсьәләләрдә җаваплы икәнлеген, шуның өчен хатыннары арасында белә торып
гаделсезлек кылу белән гөнаһлы булачагын аңлата. Шуңа күрә Расүлуллаһ (салләллаһу
та очрашкан көннәренең бер-
никадәреннән, я бөтенесеннән
баш тартып, иренең дә моны
кабул итеп] үзара бер килешү
төзүләрендә икесе өчен дә
һичбер гөнаһ юк. Килешү
яхшырак. Саранлык җан-
нарга бик якын тора. Әмма
[хатыннарыгыздан берсен сөй-
мичә, икенчесен бик сөйсәгез
дә, хатын хакларын үтәү өчен,
сабыр итеп, аңа] игелекле һәм
[тәэмин итмәүдән, тулысынча
кире кагудан сакланып] тәкъ-
валык иясе булсагыз, һич-
шиксез, Аллаһ сезнең ни кыл-
ганнарыгыздан [бик яхшы]
Хәбәрдар.
129. Бик теләсәгез дә, [никахыгы-
зда булган] хатыннар арасын-
да гадел булырга берничек тә
көчегездән килмәячәк. Шулай
булгач, [хатыннарыгызның сөе-
клерәге ягына гына] бөтен-
ләй авышу белән авышма-
гыз, ул аңлашылмаган [хәлдә
ни ирле, ни ирсез] калмасын.
Әгәр [хатыннарга карата ялгыш
эшләп ташланган нәрсәләре-
гезне] җайга салсагыз һәм
[киләчәктә дә аларга золым
кылудан сакланып] тәкъвалык
ияләре булсагыз, һичшиксез,
Аллаһ – [гөнаһларны күпләп]
Гафу итүче, Рәхимле
(100) .
130. Әгәр [ир белән хатынның] һәр
4. Ән-Ниса сүрәсе

134
икесе [никахта яшәүне дәвам
иттерә алмыйча] аерылсалар,
Аллаһ Үз байлыгыннан [мул
итеп биреп] һәрберен дә мох -
таҗлыкта калдырмас. Аллаһ
– чиксез Мәрхәмәт [һәм
Белемнәр иясе], Хикмәт иясе.
131. Күкләрдәге һәм җирдәге һәм-
мә нәрсә – Аллаһныкы гына.
Сездән алда китап бирелгән-
нәргә дә, сезгә дә: «Аллаһтан
куркыгыз!» – дип әмер иткән
идек. Әгәр инкяр итсәгез,
[милекнең бердәнбер хуҗасына
зарар китерә алмассыз, чөнки]
күкләрдәге һәм җирдәге һәм-
мә нәрсә – Аллаһныкы гына.
Аллаһ [беркемнең дә ярдәменә
мохтаҗ булмаучы] Бай, Макта-
уга лаек.
132. Күкләрдәге һәм җирдәге һәм-
мә нәрсә – Аллаһныкы гына
[сезне, Үзе теләсә, мохтаҗ итеп
калдырмаячак]. Яклаучы була-
рак Аллаһ җитә.
133. И, кешеләр! Ул теләсә, сезне
алып китәр дә, башкаларны
китерер. Аллаһ моңа [теләгә-
нен юк итеп, теләгәнен яралту -
да] Кодрәтле.
134. Кем дә кем дөнья сава-
бын теләсә [һәм шул максат -
та ганимәт өчен җиһад кылса,
шуны яхшы белсен ки], дөнья-
ның да, Ахирәтнең дә бөтен
саваплары – Аллаһ хозу -
галәйһи вә сәлләм) хатыннары арасында төнге нәүбәтләрен бертигез бүлә һәм: «Әй Ал-
лаһым! Минем кулымнан килгәне – менә бу. Шулай булгач, Синең генә көчең җиткән,
минем көчем җитмәгән нәрсәләрдә мине җавапка тартма», – дип дога кыла торган була
(Әбү Давыд, Никах: 37, № 2134, 1/648)
рында. Аллаһ – [һәрнәрсәне]
Ишетүче, [һәрнәрсәне] Күрүче.
135. И, иман китерүчеләр! [Бик
вак бер золымга дучар булмас
өчен] Гаделлекне нык якла-
учылар һәм [кирәкле урында]
Аллаһ [ризалыгы] өчен шаһит -
лык кылучылар булыгыз, хәт -
та үз-үзегезгә яки ата-ана
һәм якыннарыгызга каршы
булса да. [Шаһитлык кылын-
ган кеше] Бай яки фәкыйрь
булсын, [аларны кайгырту һәм
кызгану шаһитлык кылучыга
кагылмый, чөнки] икесенә дә
Аллаһ якынрак. Гадел булыр
өчен, сез [нәфесегездәге] начар
теләкләргә иярмәгез. Әгәр
[дөрес шаһитлыктан һәм гадел
карарлардан ераклашу өчен
телләрегезне] үзгәртсәгез яки
[кирәккән шаһитлыкны яше-
реп, шаһадәттән бөтенләй] йөз
чөерсәгез, һичшиксез, Аллаһ
сезнең ни кылганнарыгыздан
[бик яхшы] хәбәрдар.
136. И, иман китерүчеләр!
Аллаһка, Аның расүленә (сал-
ләллаһу галәйһи вә сәлләм),
Расүленә [өлешләп-өлешләп]
иңдергән Китапка һәм элек
[тоташ берьюлы] иңдергән
китапларга иман китерегез.
Кем дә кем Аллаһны, Аның
фәрештәләрен, китапларын,
пәйгамбәрләрен һәм Ахирәт
Каләм шәриф

135
көнен [яки боларның берәр-
сен] инкяр итсә, һичшиксез,
ул [кайтуы мөмкин булмаган]
тирән адашу белән [хак юлдан]
адашкан
(101) .
137. [Әүвәл Мусага [галәйһиссәлам]
Инанган кешеләр соңыннан
[бозауга табынып] кяфер бул-
дылар, шуннан [Муса [галәй-
һиссәлам] таудан төшкәч]
иман иттеләр, шуннан [Гай-
сәне [галәйһиссәлам] инкяр
иттеләр, шуннан [Мөхәммәд -
не (салләллаһу галәйһи вә сәл -
ләм) һәм Коръәнне кире кагып]
көферлекләрен арттырды-
лар. Һичшиксез, Аллаһ алар-
ны ярлыкамаячак та, аларны
[котылуга һәм җәннәткә илтә
торган] бер юлга да ирештер-
мәячәк.
138. [Расүлем!] Монафикъларны
аларга тилмерткеч бер газап
булуы белән сөендер.
139. Алар [монафикълар] мөэ-
миннәр урынына кяферләр -
не дуслар итәләр. Әллә куәт -
не алар янында эзлиләрме?
[Хәлбуки, ул эзләгән нәрсәләрен
101 Аяте кәримәдә иман иткән кешеләрдән кабат иман соралуның берничә төрле
шәрехе бар. «И, иман китерүчеләр! Иманда нык һәм дәвамлы булыгыз!»; «И, ияреп кенә
инанучылар! Исламның дөреслегенең дәлилләрен яхшылап өйрәнеп, хакыйкый мәгъ-
нәдә иман китерегез!»; «И, гомуми рәвештә иман китерүчеләр! Исламның һәр хөке-
менә бөтен нечкәлекләре белән ышаныгыз!» рәвешендәге мәгънәләр – боларның бер-
ничәсе, тагын берничәсе исә югарыда китерелде. Аяте кәримәнең кайбер әһле китап
мөэминнәре хакында иңгәне дә риваять ителә, алар Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи
вә сәлләм) барып: «Я Расүлуллаһ! Без сиңа һәм Коръәнгә, Мусага (галәйһиссәләм) һәм
Тәүратка, тагын Гозәергә инанабыз, болардан тыш китапларны һәм пәйгамбәрләрне
инкяр итәбез, – дип әйтәләр. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Юк! Аллаһка,
Аның расүле Мөхәммәдкә, Коръәнгә һәм аңардан алдагы бөтен китапларга иман ките-
регез!» – дигәч, алар ризалашмыйлар. Ләкин бераздан, бу аяте кәримә иңгәч, һәммәсе
иман китерә.
кяферләр янында асылда таба
алмаячаклар]. Һичшиксез,
куәт – тулысынча Аллаһны-
кы гына.
140. Ул [Аллаһы Тәгалә] сез-
гә китапта [шуны] иңдергән
иде ки, әгәр аларның Аллаһ-
ның аятьләрен инкяр һәм
мыскыл итүләрен ишетсәгез,
алар бүтән сүзгә кереп кит -
кәнче, алар белән бергә уты-
рмагыз. Сез бит ул [хәлне күр-
гән] вакытта [кире кагарга, ким
дигәндә, шул мәҗлесне ташлап
китәргә көчегез җитә торып,
алардан йөз чөермәсәгез] алар
кебек [гөнаһлы кешеләр] була-
сыз. Һичшиксез, Аллаһ [алар-
ның бу хәленә риза булып
яннарында утырган] мона-
фикъларның һәм кяферләр-
нең һәммәсен җәһәннәмдә
туплаячак.
141. Алар [монафикълар] сезне
[җиңү белән бәйле үсешегезне]
күзәтеп торалар. Әгәр сезгә
Аллаһтан җиңү [ярдәм] кил-
сә, [ганимәтне сезгә уртак алыр
өчен] : «Без дә сезнең белән
4. Ән-Ниса сүрәсе

136
түгел идекмени?» – диләр.
Кяферләргә [дөнья байлыгын-
нан гади бер] өлеш булса [алар-
га]: «Без сезгә ярдәм итмә-
декме? Сезне мөэминнәрдән
сакламадыкмы?» – диләр.
[И, мөэминнәр һәм монафикъ-
лар!] Кыямәт көнендә арагы -
зда [кайсыгыз хаклы, кайсыгыз
хаксыз икәнен] Аллаһ хөкем
итәчәк һәм Аллаһ [Ахирәттә]
кяферләр өчен мөэминнәргә
каршы бер юл ачмаячак.
142. Һичшиксез, монафикълар
Аллаһны алдамакчылар.
Хәлбуки, Ул аларның үзләрен
алданган килеш калдырыр.
Алар намазга баскан чакта,
иренеп кенә басалар. [Укы-
ган намазлары белән дә Аллаһ-
ның ризалыгын өмет итмичә]
Кешеләргә үзләрен күр-
сәтәләр һәм Аллаһны бик аз
102 Бу аять кәримәдә монафикъларның Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәл-
ләм) алдарга маташулары Аллаһы Тәгаләне алдарга тырышу буларак бәяләнгән ки,
болай итеп Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дәрәҗәсе нинди бөек бул-
ганы күрсәтелгән. «Фәтх» сүрәсенең 10 нчы аяте кәримәсендә Расүлуллаһка (салләл-
лаһу галәйһи вә сәлләм) бәйгать бирүнең Аллаһы Тәгалә белән бәйгатьләшү буларак
телгә алынуы да бу максатка йөз тоткан.Аллаһы Тәгаләнең монафикъларны алдавы исә
аларның хәйләләрен үзләренә кире кайтару, бу Ахирәттә мәйданга киләчәк. Мәсәлән,
Аллаһы Тәгалә каберләреннән калыккан чакта мөэминнәргә бирә торган нур кебек
бер нурны аларга да бирәчәк, ләкин алар Сират күперенә барып җитүгә, ул нурны сүн-
дерәчәк.Монафикъларның намазга иренеп кенә басуларының, җәмәгать намазларына
баргач, бер сүлпәнлек нәтиҗәсе буларак теләмичә генә әкрен-әкрен укуларының сәбә-
бе – намазларыннан бернинди савап өмет итмәүләре, укымаган очракларында исә бер-
нинди җәза көтмәүләре. Шуңа күрә аларга ястү намазы белән иртә намазы бик авырга
килә, чөнки ястү көннең иң арылган вакытына, иртә исә йокының иң татлы вакытына
туры килә. Аларның максаты Аллаһның ризалыгы булмыйча, кешеләргә күрсәтү генә
булганлыктан, алар Аллаһны бик аз искә ала. Бу исә «алар намазга диннең әмере бул-
ганы өчен түгел, кешегә күрсәтү һәм «намаз укыйлар» дигән сүз булсын өчен баралар»,
дигән мәгънәгә килә. Шул сәбәпле Хәсән (радыйаллаһу ганһ): «Әгәр аларның шушы аз
булган зикерләре Аллаһ өчен булса, һичшиксез, күп булып саналыр иде», – дип әйтә.
зикер итәләр (102) .
143. [Алар] Болар арасын-
да икеләнү хәленә төшкән
кешеләр. [Шуңа күрә алар] Ни
боларга [ияреп, чын мөэмин
була алмыйлар], ни тегеләр-
гә [бөтенләй кушылып, мөшрик
буларак та билгеле түгел-
ләр]. Аллаһ кемне адаштыр-
са, артык син аңа [һидаять-
кә ирештергән] бер юл таба
алмассың.
144. И, иман китерүчеләр! Мөэ-
миннәрне калдырып, кяфер-
ләрне дуслар итмәгез. [Чөн-
ки бу – монафикълар гадәте.
Сез аларга охшамагыз]. Әллә
сез Аллаһка [болай итеп] үз-ү-
зегезгә каршы ап-ачык дәлил
бирергә телисезме?
145. Һичшиксез, монафикълар
– Утның иң түбән урынын-
да. Син дә аларга бернинди
Каләм шәриф

137
ярдәмче таба алмассың.
146. Фәкать [монафикълыктан]
тәүбә иткән, [монафикъ чак -
тагы ниятләрен] төзәткән,
Аллаһка нык ябышкан һәм
диннәрен Аллаһ өчен генә
багышлаган кешеләрдән
тыш. Әнә шулар – [ике җиһан-
да да] мөэминнәр белән бергә.
Аллаһ мөэминнәргә зур бер
әҗер бирәчәк.
147. Шөкер итсәгез һәм иман
китерсәгез, [файда яки зарар
күрүдән пакь булган] Аллаһ
сезгә газап бирү белән
нишләсен? [Моның белән
ачуын басачакмы, яки зарарны
юк итәчәкме, яки берәр файда
алачакмы? Ул боларның бөте-
несеннән иң югары дәрәҗәдә
пакь булганы өчен, сезгә газап
бирүне түгел, сезне коткарырга
сәбәп эзли]. Аллаһ – [тиешен-
чә] Савап бирүче, [һәрнәрсәне]
Белүче.
148. Золым күргәннән [залимгә
каршы ачыктан-ачык кылган
бәддогасы һәм аннан шикаять
103 Бу аять кәримәдән аңлашылганча, пәйгамбәрләрнең берсенә генә инанмыйча,
араларында аерма ясаган кешеләр, чын мәгънәсендә, кяферләр. Шул сәбәпле, хәзер-
ге заманда галим дип саналган кайбер бәндәләрнең «Бәкара» сүрәсенең 62 нче аяте
кәримәсендә телгә алынган «Аллаһка һәм Ахирәт көненә иман һәм изге гамәл кылу»
шартлары белән канәгатьләнеп, пәйгамбәрләрнең һәммәсенә дә иман шарты үтәлми
торып, яһүди һәм насараларның да җәннәткә керәчәкләрен әйтүләре – шундый бер ада-
шу, сәгадәт гасырыннан бүгенгәчә һичбер мөселман мондый бернәрсә әйтмәгән һәм бу
фикердә булмаган. Билгеле булганча, Коръәни Кәримнең аятьләре арасында бернинди
капма-каршылык турында сүз дә була алмый. Әмма бу хосус аятьләрнең бөтенесен бер-
гә бәяләгән чакта алга чыга. Юкса, бер аятьтә булган кайбер шартлар белән канәгатьлә-
неп, башка аятьләрдә булган шартларны күрмәү кешене иман һәм гамәл ягыннан зур
ялгышларга илтә ала. Менә биредә Аллаһка иманнан соң пәйгамбәрләргә инану шар-
ты белдерелгән, һәм ул пәйгамбәрләр арасында иман ягыннан бернинди аерма ясамау
кирәклеге, киресенчә булганда, кешенең чын мәгънәдә кяфер булачагы аңлатылган.
итүеннән] тыш, Аллаһ бер-
кемнең дә ишеттереп начар
сүз әйтүен яратмый. Аллаһ
– [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәр-
нәрсәне] Белүче.
149. [Сүз яки эш белән] Бер-бер
яхшылыкны белдерсәгез,
яки аны яшерсәгез, яки бер
начарлыкны гафу итсәгез,
һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһлар-
ны күпләп] Гафу итүче, Кодрәт
иясе.
150. Һичшиксез, Аллаһны һәм
Аның расүлен инкяр иткән
[яһүди һәм насара булган] ул
кешеләр Аллаһ белән пәй-
гамбәрләре арасында аерма
ясарга телиләр һәм: «[Пәйгам-
бәрләр белән китаплардан] Кай-
берләренә инанабыз, кайбер-
ләрен инкяр итәбез», – диләр
һәм болар [көферлек белән
иман юлы] арасында бер юл
тапмакчылар.
151. Алар, чын мәгънәсендә,
кяферләр. Без исә кяферләргә
мәсхәрәле газап әзерләдек
(103) .
152. Аллаһка һәм Аның пәйгам-
4. Ән-Ниса сүрәсе

138
бәрләренә инанган, аларның
берсенең дә арасында аерма
ясамаган кешеләргә исә Ул
әҗерләрен бирәчәк. Аллаһ –
[гөнаһларны күпләп] Гафу итү-
че, Рәхимле.
153. Әһле китап [булган яһүди һәм
насаралар] синнән [дәгъваң-
ны раслаучы буларак] үзләренә
күктән бер китап иңдерүең-
не сорыйлар. Алар Муса-
дан [галәйһиссәлам] мон-
нан да зуррагын сораганнар
һәм: «Безгә Аллаһны ачык -
тан-ачык күрсәт», – дип әйт -
кәннәр иде инде. Әмма бу
золымлыклары аркасын-
да, аларны яшен суккан иде.
Шуннан үзләренә [Тәүрат
кебек бер китап һәм Мусаның
[галәйһиссәлам] тугыз могҗи-
засы кебек] бик ачык дәлил-
ләр килгәннән соң, алар боза-
уны [илаһ итеп] алганнар
иде. Без моны да гафу иткән
идек. Һәм Без Мусага [галәй-
һиссәлам] ап-ачык көчле бер
дәлил биргән идек.
154. [Аллаһ җибәрәчәк китаптагы
хөкемнәр белән гамәл кылача-
клары турында] Вәгъдә бирү
сәбәпле, өсләренә Тур тавын
күтәреп аларга: «[Иелгән хәл-
дә] Сәҗдә кылып, капкадан
[Кодескә] керегез», – дигән
идек. Тагын [Давыд [галәйһис -
сәлам] аша] аларга: «Шимбәдә
Алдагы аяте кәримәдә дә фәкать пәйгамбәрләр арасында аерма ясамаучыларга гына
әҗер-савап биреләчәге ап-ачык бәян ителгән. Бу хакта тулырак мәгълүмат өчен кара-
гыз: «Бәкара» сүрәсе, 62; «Әгъраф» сүрәсе, 158.
[балык тотып Без куйган] чик-
тән чыкмагыз!» – дигән идек
һәм алардан [бу хөкемнәрне
үтәргә] бик каты вәгъдә алган
идек.
155. Вәгъдәләрен бозганна-
ры, Аллаһның аятьләрен
инкяр иткәннәре, [үзләрен-
чә дә] нахакка пәйгамбәрләр-
не үтергәннәре һәм: «Безнең
күңелләребез пәрдәләнгән»,
– дигәннәре өчен [аларны
ләгънәтләгән идек]. Дөреслек-
тә, [үгет-нәсыйхәтнең файда
бирмәве тумыштан ук пәрдәле
һәм мөһерле булганлыклары
өчен түгел, киресенчә] Аллаһ,
көферлекләре сәбәпле, аларга
мөһер сукты. [Габдуллаһ ибне
Сәлам кебек] Бик азларыннан
тыш, алар иман китермиләр.
156. Янә аларның [Мусадан [галәй-
һиссәлам] соң Гайсә һәм Мөхәм -
мәд [салаватуллаһи галә Нәбий-
ина вә галәйһим әҗмәгыйн]
кебек пәйгамбәрләрне] инкяр
итүләре һәм Мәрьямгә зур
яла якканнары өчен [аларны
ләгънәткә дучар иттек].
157. Янә аларның: «Һичшиксез,
без Аллаһның расүле [санал-
ган] Мәрьям улы Гайсә Мәсих -
не үтердек», – дигәннәре өчен
[аларның йөрәкләрен мөһерлә-
дек]. Хәлбуки, алар аны үтер-
мәделәр дә, кадакламадылар
да. Ләкин алар өчен [Аллаһы
Каләм шәриф

139
Тәгалә тарафыннан Гайсә-
нең [галәйһиссәлам] сурәтенә]
охшатылды. Һичшиксез, бу
хакта фикер каршылыгына
төшкәннәр [яһүди һәм наса-
ра] – аның [хачка кадакланга-
ны-кадакланмаганы] хакында
шик эчендәләр. Аларның бу
хакта фаразга иярүдән баш -
ка бернинди гыйлемнәре юк.
Һәм алар аны, шиксез, үтер-
мәделәр.
158. Аллаһ аны Үзе өстен кылган
урынга [һәм бөек дәрәҗәгә]
күтәрде. Аллаһ – Бөек [Җиңел-
мәс], Хикмәт иясе
(104) .
159. Һичшиксез, әһле китаптан
[булган яһүди һәм насаралар]
берсе-бер калмыйча, һәммәсе
дә [Гайсәнең [галәйһиссәлам]
үлеменнән алда [Кыямәт көне
якынлашкач, җир йөзенә иңгән
чагында] аңа [Аллаһның улы
түгел, ләкин колы һәм расүле
булганына] иман итәчәк.
Кыямәт көнендә исә ул алар-
га каршы шаһит булачак.
104 Бу аять кәримәдән аңлашылганча, яһүдиләр Гайсәне (галәйһиссәлам) үтермәгән-
нәр, шуңа күрә тәрегә кадакланган кеше аны үтерергә, дип җибәрелгән Яһуда була, Ал-
лаһы Тәгалә аның йөзен Гайсәгә (галәйһиссәлам) охшатып, Гайсәне (галәйһиссәлам)
булган хәлендә күкләргә күтәреп, аларны бу мәсьәләнең башына чыга алмаслык хәлгә
сала. Шул сәбәпле насаралар да зур каршылыклар эчендә, чөнки алар да Гайсәне (галәй-
һиссәлам) хачка кадакланып үтерелгән дигән ялгыш иманда. Аллаһы Тәгалә мөселман-
нарга насыйп иткән дөрес иман исә Хәсәннән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер
хәдис-шәрифтә белдерелгәнчә: «Гайсә (галәйһиссәлам) үлмәгән һәм Кыямәттән алда
кабат кайтачак» (Табәри, № 7129, 3/288). Моңардан соңгы аятьтә дә Гайсәнең (галәй-
һиссәлам) вафатыннан алда әһле китапның бөтенесенең аңа Аллаһның колы һәм
расүле (галәйһиссәлам) буларак дөрес инану белән иман итәчәге белдерелгән, бу ахыр
заманда Дәҗҗалны үтерү һәм хәзрәте Мәһдигә ярдәм итеп, Исламны дөньяга хаким
итү өчен, иңгән чагында булачак, чөнки ул вакытта Ислам диненнән башка бер дин
дә калмаячак. Гайсә (галәйһиссәлам) исә пәйгамбәрлек вазифасы белән түгел, Расүлул-
лаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) өммәт булу шәрәфенә ирешер өчен иңәчәк.
160. Яһүди булганнарның [бозауны
илаһ итү кебек] золымы өчен
һәм бик күпләрне Аллаһның
юлыннан яздырулары сәбә-
пле, [әүвәл] үзләренә хәләл
ителгәннәрне аларга харам
иттек.
161. Тыелган булса да, риба алу -
лары һәм [ришвәт кебек гадел-
сез һәм] ялган [хаксыз юллар]
белән кешеләрнең малларын
ашаулары сәбәпле [аларны
бик күп хәерле нәрсәдән мәхрүм
иттек]. Араларыннан кяфер-
ләргә [Ахирәттә] тилмерткеч
бер газап әзерләдек.
162. Ләкин араларыннан гый-
лемдә төпле кешеләр һәм
[Аллаһка да, бөтен пәйгамбәр-
ләргә дә иман китергән] мөэ-
миннәр сиңа иңдерелгәнгә
дә, синнән алда иңдерелгән-
нәргә дә инаналар, намаз
укучылар, зәкят бирүчеләр,
Аллаһка һәм Ахирәт көненә
ышанучылар – әнә шуларга
зур әҗер бирәчәкбез.
4. Ән-Ниса сүрәсе

140
163. Һичшиксез, Без, Нухка [галәй-
һиссәлам] һәм аңардан соң-
гы [Һуд, Салих, Шугайб [галәй -
һимүссәләм] һәм башка]
пәйгамбәрләргә вәхи җибәр-
гән кебек, сиңа да вәхи
иттек. Без Ибраһимга, Исмә-
гыйльгә, Исхакка, Ягъкуб-
ка [галәйһимүссәләм], алар-
ның [Ибраһим белән Исхакның
[галәйһимәссәлам] оныклары-
на [унике ыругтан пәйгамбәр-
ләргә], Гайсәгә, Әюбкә, Юну -
ска, Һарунга һәм Сөләйманга
[галәйһимүссәләм] вәхи иттек.
Давыдка [галәйһиссәлам] исә
Зәбүрне бирдек.
164. Янә моңарчы [бу сүрә иңгән-
че үк] ничәмә расүлгә [вәхи
җибәрдек] ки, сиңа аларны
сөйләгән идек, кайбер пәй-
гамбәрләр турында исә сиңа
сөйләмәдек. Аллаһ Муса
[галәйһиссәлам] белән [арадаш-
сыз] сөйләште
(105) .
105 Бу аять кәримәдән аңлашылганча, Коръәни Кәримдә исемнәре әйтелмәгән бик
күп пәйгамбәр бар, ләкин аларның саны белдерелмәгәнгә күрә, төрле карашлар килеп
чыккан. Имам Куртуби бәян иткәнчә, пәйгамбәрләрнең саны хакында риваять ителгән
хәдис-шәрифләрнең иң сахихы – Әбү Зәррнең (радыйаллаһу ганһ) хәдисе. Бервакыт ул
Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мәчеттә берүзе утырган чакта аның янына
керә һәм аңардан нәбиләрнең санын сорый. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәл-
ләм): «Йөз дә егерме дүрт мең», – дип әйтә. Араларыннан ничәсе расүл икәнлеген со-
рагач, ул: «Өч йөз дә унөч», – дип җавап бирә (Хаким, әл-Мүстәдрәк, № 4166, 2/652).
Ләкин сан мәсьәләсе игътикадка кагылышы булмаганга күрә, Аллаһы Тәгалә җибәр-
гән нәби белән расүлләрнең барчасына инанылып, ниндидер аерым саннарга ябышып
торуның бер дә кирәге юк. Коръәни Кәримдә исемнәре телгә алынган пәйгамбәрләр
егерме биш: Адәм, Идрис, Нух, Һуд, Салих, Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Йосыф,
Әюб, Шугайб, Лут, Яхъя, Зәкәрия, Муса, Һарун, Давыд, Сөләйман, Юныс, Ильяс, Әльясаг,
Зүлкифль, Гайсә һәм Мөхәммәд (саләватуллаһи галә нәбийина вә галәйһим әҗмәгыйн).
Коръәни Кәримдә исемнәре әйтелгән Гозәйер, Локман, Зөлкарнәйн, Түббәгъ һәм кыйс -
сасы сөйләнгән Хозырның (галәйһимүссәлам) пәйгамбәрлекләре төгәл билгеле булма-
ганлыктан, бу мәсьәләне куертуның кирәге юк.
165. Пәйгамбәрләрдән с о ң
[җибәрелгән] кешеләрнең
[«Безгә бер илче җибәргән бул-
саң, ул безне гафләт йокысын-
нан уятып, кирәк булган нәр-
сәләргә өйрәтер иде» кебек
сүзләре белән] Аллаһка каршы
дәлиле булмасын өчен, сөен-
дерүчеләр һәм кисәтүчеләр
булган расүлләргә [дә вәхи
юлладык]. Һичшиксез, Аллаһ
– Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт
иясе.
166. [Алар, Коръәни Кәримнең
Аллаһ тарафыннан иңдерел-
гәнен инкяр иткән хәлдә, сиңа
күз каршыларында бөтен килеш
тагын бер китап иңдерелүен
таләп итәләр] Ләкин Аллаһ
сиңа иңдергәне [Коръән]
хакында шаһитлык итә ки, Ул
аны Үз гыйлеме белән иңдер-
де. [Бу хакта] Фәрештәләр дә
шаһитлык итәләр. [Беркем
шаһит булмаса да] Шаһит була-
Каләм шәриф

141
рак Аллаһ җитә.
167. Һичшиксез, [Мөхәммәдне (сал-
ләллаһу галәйһи вә сәлләм)
инкяр итү сәбәпле] кяфер бул-
ганнар [яһүдиләр] һәм [«Без
китабыбызда аның пәйгамбәр-
легенә бернинди дәлил дә тап-
мыйбыз», – дип, кешеләрне]
Аллаһ юлыннан яздыручылар
бик зур адашу белән [хаклык -
тан] адашканнар.
168. Һичшиксез, кяфер булган
һәм [пәйгамбәрлеген инкяр
итү белән Мөхәммәдкә (салләл-
лаһу галәйһи вә сәлләм) кара-
та зур гаделсезлек кылган һәм
кешеләргә аңа иман итүдә кома -
чау ясап, бөтен халыкка] золым
итүчеләрне Аллаһ [бу көфер-
лекләрендә кала биргән вакыт -
ка кадәр] ярлыкамас һәм алар-
ны [котылуга ирештерә торган]
бер юлга күндермәс.
169. Алар мәңге калачак җәһән-
нәм юлына гына [юнәлер]. Бу
– Аллаһ өчен бик җиңел.
170. И, кешеләр! Раббыгыздан сез -
гә хак [булган Ислам һәм Коръ-
ән] белән Расүл килде. Иман
итегез! Сезгә хәерле булганны
[сайлагыз]. Әмма инкяр итсә-
гез, [Аллаһка бернинди зарар
ясый алмассыз] күкләрдә һәм
106 Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә Гыймран кызы Мәрьямнән башка бер генә
хатын-кызны да исеме белән телгә алмаган, фәкать, «Мәрьям» исемен утыздан ар-
тык урында әйтеп киткән. Голәмә моның хикмәте хакында берничә фикердә торган.
1) Нәселле кешеләр, халык алдында үз хатыннарының исемнәрен ачыктан-ачык әйт -
мичә, төрле тәгъбирләр белән кинаяләп телгә алалар, ләкин мәҗлестә җарияләренең
исемнәрен әйтеп сөйләргә кимсенми торган булалар. Насаралар Мәрьям һәм аның улы
турында Аллаһның хатыны һәм улы рәвешендә яла яккач, Аллаһы Тәгалә Мәрьям исе-
мен ачыктан-ачык телгә алу белән аларга: «Сез үз хатыннарыгызның исемнәрен әйтер-
җирдә булганнар – Аллаһны-
кы гына бит. Аллаһ – [һәрнәр-
сәне] Белүче, Хикмәт иясе.
171. И, әһле китап [булган яһүди
һәм насаралар]! [Гайсәгә [галәй-
һиссәлам] «зинадан туган»
дип кимсетеп, яки «Аллаһның
углы» дип, кирәгеннән артык
күтәреп] Динегездә чиктән
ашмагыз һәм Аллаһка кара-
та хактан башка берни дә
сөйләмәгез. Мәрьям улы Гай-
сә Мәсих [Аллаһның улы түгел]
– фәкать Аллаһның илчесе,
Аның Мәрьямгә җибәргән
сүзе [«Бар бул!» – дип әйтүдән
бар булган бала] һәм Аннан
– бер рух. [Башкалардан аер-
малы буларак, ул атасыз ярал-
тылган кеше]. Аллаһка һәм
пәйгамбәрләренә иман ките-
регез һәм: «[Илаһлар] Өчәү!»
– дип әйтмәгез. Сезнең өчен
иң хәерле буларак, [Аллаһны
өчәү дип уйлаудан] ваз кичегез.
Һичшиксез, Аллаһ – бер генә
Илаһ. Ул баласы булудан пакь
[һәм ерак]. Күкләрдәге һәм
җирдәге һәммә нәрсә – Аны-
кы гына. [Бөтен галәмнәр-
не күзәтеп саклап торган] Бер
Яклаучы буларак Аллаһ җитә.
(106)
172. Ни Мәсих [Гайсә [галәйһис -
4. Ән-Ниса сүрәсе

142
сәлам], ни [Җәбраил, Мика-
ил һәм Исрафил (галәйһимүс -
сәлам) кебек Аллаһы Тәгаләгә
бик] якынайтылган фәреш-
тәләр Аллаһның колы булу -
дан кимсенми. Кем дә кем
Аңа коллыктан кимсенсә һәм
тәкәбберләнсә, Ул аларны
барысын бергә Үзенә туплая-
чак.
173. [Иман шартларына шик -
сез] Иман китерүчеләр һәм
[намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек]
изге гамәлләр кылучылар-
га [лаек булган] әҗерләрен
тулысынча бирер һәм алар -
га фазылыннан [кат-кат өстәп]
гә ояласыз икән, Мәрьям минем хатыным булса, Мин аның исемен сезгә әйтер идемме-
ни?» – дип әйтмәкче булган.2) Гайсәнең (галәйһиссәлам) атасы булмавына ышану иман
шартларының берсе булганын исәпкә алып, аның исеме Коръәни Кәримдә һәрвакыт
әнисенә нисбәт ителеп кабатланган. Болай итеп аның атасының булмавы һәм ләгъ-
нәтле яһүдиләрнең ялаларыннан пакь булуы ассызыкланган.Аяте кәримәдә әйтелгән
«Аңардан бер рух» гыйбарәсеннән Гайсәнең (галәйһиссәлам) Аллаһтан бер кисәк булга-
ны кебек бер мәгънә бөтенләй чыгарыла алмый, чөнки Гайсәнең (галәйһиссәлам) яра-
тылышы бүтән кешеләрнеке кебек булмаган, ләкин ул Аллаһы Тәгаләнең әмере белән
Җәбраилнең (галәйһиссәлам) хәзрәте Мәрьямгә өрүе белән яралтыла ки, бу хосуста да
ул берүзе генә түгел. Адәм (галәйһиссәлам), мәсәлән, анасыз һәм атасыз яралтылган.
Шуңа күрә: «Аңа Үз рухымнан өрдем» (Хиҗр сүрәсе, 29) гыйбарәсе Адәмгә (галәйһис -
сәлам) карата да кулланылган. Шул сәбәпле, «Аллаһтан бер рух» булу сыйфаты берни-
чек тә «Аллаһтан бер кисәк булу» мәгънәсенә ия түгел, фәкать, «Аллаһның әмере белән
гадәттән тыш рәвештә яралтылган булу» мәгънәсендә килә. Аяте кәримәдә әйтелгән
«Аллаһның кәлимәсе» сүзе исә Гайсәнең (галәйһиссәлам) Аллаһы Тәгаләнең: «Бар бул!»
– кәлимәсе белән могҗизави шәкелдә яралтылганлыгын аңлата. Бу аяте кәримәдәге
«Илаһлар өчәү димәгез» гыйбарәсе белән насараларның өчләтү гакыйдәсе кире ка-
гылган. Аларның бу мәсьәләдәге карашлары болай да бик каршылыклы һәм томанлы.
Аңлашылганы шул ки, алар Аллаһны субстанция буларак бер итеп кабул итсәләр дә, бу
субстанцияне өч асылда итеп карап, өч сыйфат белән сыйфатланган бер зат итеп кабул
иткәннәр, ләкин бу өч сыйфатның һәрберсен дә аерым-аерым бер зат итеп караган-
нар. Шуңа күрә алар «барлык», «терелек» һәм «белү» диелгән өч асылны үзләре аерым
яшәештә була алган затлар дип кабул иткәннәр һәм «ата», «угыл» һәм «изге рух» яисә
«изге тын» гыйбарәләре белән бу өч асылны күз уңында тотып, кяфер булганнар. Менә
бу аяте кәримә, аларның өч асыл белән өч илаһны күзаллаганнарын белдереп, аларны
бу өчләтү гакыйдәсеннән тыя.
арттырыр. [Аллаһка гыйбадәт -
тән] Кимсенгән һәм тәкәббер-
ләнгәннәргә исә тилмерткеч
бер газап бирәчәк, һәм алар
үзләренә Аллаһтан башка дус
та, ярдәмче дә таба алмаяча-
клар.
174. И, кешеләр! Сезгә Раббыгыз-
дан бер дәлил [буларак инкяр
итүчеләрне гаҗиз калдырыр-
лык могҗизалар күрсәткән пәй-
гамбәрләр] килде. Һәм Без
сезгә [дөрес хөкемнәрне] аер-
мачык бер нур [булган Коръән-
не] иңдердек.
175. Аллаһка иман китергән һәм
аңа [Коръәнгә] нык ябышкан-
Кәлам шәриф

143
нарны Ул Үзенең рәхмәте һәм
фазылына [булган мәңгелек
нигъмәтләренә] кертәчәк һәм
аларны Үзенә илткән туры
юлга ирештерәчәк.
176. [Расүлем!] Синнән фәтва
сорыйлар. Әйт: «Ата-анасы
яки балалары булмаган кеше
турында Аллаһ сезгә фәтва
бирә. Әгәр баласы булма-
ган бер кеше үлсә, аның апа-
сы [яки сеңлесе] булса, аның
[мәрхүмнең мирас итеп] кал-
дырганнарының яртысы аңа
[тиешле]. Әмма [моның кире-
се булып, бер апасы яки сеңлесе
үлсә, аның ир туганы исән калса
һәм] аның [мәрхүмәнең] бала-
сы булмаса, ул [абыйсы яки
энесе] аңа варис була. Фәкать
алар икесе дә кыз [кардәш
яки тагын да күбрәк] булсалар,
[аларның яшьләренә карамый-
ча, ир туганнары] калдырган
нәрсәнең өчтән икесе аларга
[төшә]. Әгәр [бер-берсенә варис
булган] кешеләр ирләр һәм
хатыннар буларак бик күп
туганнар икән, ир кешегә ике
хатын өлеше [тиешле]. [Мон-
дый мәсьәләләрдә туры юлдан]
Адашмавыгыз өчен, Аллаһ
[хак булган хөкемнәрен] сезгә
бәян итә. Аллаһ – һәрнәрсәне
Белүче.
5. Әл-Маидә (Табын) сүрәсе
Мәдинә чоры, 120 аять
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. И, иман китерүчеләр! [Сез-
гә Аллаһ тарафыннан йөклән-
гән хәләл һәм харам хөкемнәр
белән бәйле, янә үз арагызда
тугры сүз бирелгән әманәтләр
һәм мөгамәләләр белән бәйле
бөтен] килешүләрне [җиренә
җиткереп] үтәгез. [Харамлыкла -
ры турында алдагы аятьләрдә]
Укылачак һәм ихрамда чагы-
гызда аулаган хайваннардан
тыш, сезгә терлек-туар [дөя,
сыер, сарык һәм кәҗә төрләре]
хәләл кылынды. Һичшик -
сез, Аллаһ [ирекле кыласы һәм
тыясы нәрсәләр мәсьәләсендә]
теләгәнен карар кыла.
2. И, иман китерүчеләр! Ни
Аллаһның [диненең] йолала-
рын [бозуны], ни харам айны
[бу айда сугышуны һәм харам
айларның берәрсенең харам-
лыгын хәләл бер айга күчерү -
не], ни [Аллаһка якынаю чара-
сы буларак Кәгъбәгә бүләк
ителгән] корбанлыкларны,
ни [корбанлыкларны тамгалау
өчен, муеннарына тагылган]
муенсаларны, ни Раббыла-
рының рәхмәтен һәм риза-
лыгын эзләп, [хаҗ һәм гомрә
нияте белән] Бәйте Харамга
килгән кешеләрне [аларга
һөҗүм итүне] хәләл санама-
гыз. Ихрамнан чыкканнан
соң, [теләсәгез] ауга чыга ала-
5. Әл-Маидә сүрәсе

144
сыз. [Хөдәйбия елында] Сезне
Харам мәчетенә кертмәгән-
нәре өчен, бер кавемгә бул-
ган ачу сезне [алардан үч алу
мәсьәләсендә] гөнаһка этәр-
мәсен
(107) . [Кичерү һәм күз
йому кебек] Игелек кылу һәм
[харамнардан саклану сыйфа-
ты кебек] тәкъвалыкта ярдәм-
ләшегез. [Золым кылу кебек]
Гөнаһ [юлында] һәм дош-
манлыкта ярдәмләшмәгез.
Аллаһтан куркыгыз. Һич-
шиксез, [әмеренә каршы төшү -
челәргә карата] Аллаһның
газабы бик каты.
3. [Чалмыйча җаны чыккан]
Үләксә, [хайванны чалган чакта
агып чыккан] кан, дуңгыз ите,
Аллаһтан башкасы өчен [яисә,
җаны чыкканчы өлгереп, Ислам
кушканча] чалынганнардан
тыш, буылган [һәм үлгән],
[таш, агач кебек әйберләр белән]
107 Аяте кәримәдә гарәп телендә телгә алынган «шәгаир» сүзе – «шәгыйрә» сүзе-
нең күплек саны. Нәрсәнең дә булса билгесен шәгыйрә дип йөртәләр, мәсәлән, азан
– намазны белдерә торган билге, яулык – мөслимә хатын-кызны белдерә торган бил-
ге һ.б. Биредә күз уңында тотылган мәгънә турында төрле фикерләр булса да, гомуми
мәгънәдә Аллаһы Тәгалә колларына фарыз кылган бөтен җаваплылыклар, аеруча хаҗ -
га бәйле гыйбадәтләр, аларның үтәлү урыннары, нигездә, Сафа белән Мәрва таулары
һәм Кәгъбәгә дип җибәрелгән корбанлыклар аяте кәримәдә әйтелгән башка хөкемнәр
белән якын тора. «Харам ай» – зөлкагъдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм һәм рәҗәп айларыннан
гыйбарәт дүрт ай. Боларның берәрсенең харамлыгын башка бер айга күчерү һәм болар-
да сугыш алып бару тыелган. «Каляид» исә дага яки агач кайрысы кебек нәрсәләрдән
дөя яки башка корбанлыкларның муеннарына тагылган нәрсәләр ки, биредә максат –
муенында тамгасы булган корбанлыкларга аеруча кайгыртучанлык күрсәтелүенә игъ-
тибар итү. Моның белән гүя: «Корбанлыклар шулай торсын, аларның муенсаларына
хөрмәтсезлек күрсәтмәгез», – дип әйтелә. «Бәйте Харамга килгән кешеләрне (аларга
һөҗүм итүне) хәләл санамагыз» гыйбарәсеннән, нигездә, мөселманнарның күз уңында
тотылуы очрагында бер нәсех турында сүз бара алмый. Мондый хәлдә алар көткән фай-
да – хаҗ сәфәрендә кылган рөхсәт ителгән сәүдә буларак бәяләнә һәм, шул рәвешчә,
аларның сәүдәләренә комачау итмәү әмер ителә.
кыйналган [һәм үлгән], [биек-
тән яки кое кебек бер җиргә]
егылып төшкән [һәм үлгән],
[башка бер хайван тарафын-
нан] сөзелгән [һәм үлгән], ерт -
кыч хайван ашап, [җаны чык-
канчы өлгереп] чалынганнан
тыш, [табыныла торган] тора-
ташлар [һәм потлар өчен кор-
бан китерелә торган урыннарда]
бугазланганнар һәм фал укла -
ры белән багучылык итүегез
сезгә харам кылынды. Бу –
[харамнардан файдалануыгыз]
бер гөнаһкярлык. [Мөхәммәд-
нең (салләллаһу галәйһи вә сәл-
ләм) саубуллашу хаҗы кылган
вакытта] Кяфер кешеләр бүген
[Гарәфә көнендә] сезнең дине-
гездән өметләрен өзделәр.
Алардан курыкмагыз, Мин-
нән куркыгыз. Бүген сезнең
өчен динегезне камил иттем,
[Мәккәне алуны насыйп итү
Кәлам шәриф

145
белән динегезне бөтен ялган
диннәрдән өстен кылып] сез-
гә нигъмәтемне тәмамладым
һәм сезнең өчен, дин буларак,
Исламнан канәгатьмен. Кем
дә кем, [үлмәслек кенә ашау
чигеннән чыгу һәм ләззәтләнү
өчен ашау кебек] бер гөнаһка
авышмыйча, ачлык хәлендә
[чарасыз калып, бу тыелганнар-
дан берәрсен ашарга] мәҗбүр
булса, һичшиксез, Аллаһ –
[гөнаһларны күпләп] Гафу итү-
че, Рәхимле
(108) .
4. [Расүлем!] Синнән үзләренә
нәрсәнең хәләл кылынганлы-
гын сорыйлар. Әйт: «[Җирән-
мәгән] Бөтен пакь нәрсәләр
сезгә хәләл кылынды. Аллаһ-
ның сезгә [аучылык белән бәй-
ле] белдергән нәрсәләреннән
сез этләр кебек ияләштереп
өйрәткән җәнлекләр [үзләре
ашамыйча] сезгә дип тоткан -
нарны [киекләрне] ашагыз
һәм алар өстендә Аллаһның
исемен телгә алыгыз. [Харам-
108 Бу аяте кәримә һиҗрәтнең унынчы елында Үәдагь хаҗының җомга көненә туры
килгән Гарәфә көнендә икендедән соң иңә һәм вәхинең авырлыгы аркасында Расүлул-
лаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дөясе чүгәрлек хәлгә килә. Яһүдиләрдән берәү
Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) барып: «Сезнең китапта шундый бер аять
бар, әгәр ул без яһүдиләргә иңгән булса, әлбәттә, ул көнне бәйрәм иткән булыр идек», –
дип әйткәч, Гомәр (радыйаллаһу ганһ) аңардан моның нинди аять булганлыгын сорый.
Теге: «Бүген сезнең өчен динегезне камил иттем, сезгә нигъмәтемне тәмамладым һәм
сезнең өчен дин буларак Исламнан канәгатьмен» аятен укыгач, Гомәр (радыйаллаһу
ганһ): «Һичшиксез, мин аның кайчан иңдерелгәнен, кайда иңдерелгәнен һәм иңде-
релгән вакытта Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кайдалыгын беләмен.
Ул Гарәфә көнне иңдерелде ки, валлаһи, ул көнне без Гарәфәдә идек», – дип әйтеп, бу
көннең болай да бәйрәм икәненә ишарәли. Шул сәбәпле, Ибне Габбас (радыйаллаһу
ганһүмә): «Бу аять (бер түгел, ике) бәйрәм көнендә җомга көнендә һәм Гарәфә көнендә
назил булды», – дип әйткән (Бохари, Тәфсир, Тирмизи, Тәфсир).
109 Биредә әйтелгән «зинадан һәм коллыктан сакланган булу» шартын үтәү – мөстә-
нарга төшмәс өчен] Аллаһтан
куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһ
хисапны бик тиз тота.
5. Бүген пакь нәрсәләр сез-
гә хәләл кылынды. Китап
бирелгәннәрнең [яһүди һәм
насараларның Аллаһның исе-
мен әйтеп, башка бер илаһның
исеме әйтелмичә суйган] ризы-
клары да сезгә хәләл, сезнең
ризык та аларга хәләл. Янә
гыйффәтле иманлы хатын -
нар һәм сездән алда китап
бирелгәннәрнең гыйффәт -
ле хатыннары, аларга мәһәр-
ләрен биргән тәкъдирегездә
[сезгә, өйләнер өчен, хәләл].
Әмма [алар сезгә үзегезне зина-
дан] саклаучы, зина кылма-
учылар һәм яшерен дуслар
тотмаучылар буларак [рөх -
сәт ителде]. Кем дә кем иман-
ны инкяр итсә, аның [дөньяда
кылган барлык] гамәле буш-
ка китәчәк, һәм Ахирәттә ул
[иң зур] зарар күрүчеләрдән
булыр
(109) .
5. Әл-Маидә сүрәсе

146
6. И, иман китерүчеләр! Намаз-
га басарга әзерләнгән чагы-
гызда [әгәр тәһарәтле түгел-
сез икән] йөзләрегезне һәм
терсәкләрегезгә кадәр [алар-
ны кертеп] кулларыгызны
юыгыз, башларыгызны мәсех
кылыгыз, аякларыгызны да
тубыкларга кадәр [аларны кер-
теп юыгыз]. Әгәр [намаз укырга
кирәк булганда] җөнеб булса-
гыз, [госел коенып] пакьләне-
гез. Әгәр сез [су кулланырга
ярамаслык хәлдәге] авыру яки
сәфәрдә булсагыз, яки сез-
нең берәрегез [хаҗәтен үтәп]
хаҗәтләнү урыныннан килсә,
хаб, әмма мөслимә җарияләргә һәм намусын саклаган хатыннарга өйләнгән мөселман-
ның никахы да дөрес була (Нәсәфи)
110 Аяте кәримәдән намаз укырга теләгән саен, тәһарәт алынырга тиеш, дигән мәгънә
аңлашылса да, голәмә хәдис-шәрифләрнең бәяныннан һәм Расүлуллаһның (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) тәҗрибәсеннән чыгып, мондагы мәгънәнең: «Тәһарәтсез булганда,
намазга басарга җыенган чагыгызда, тәһарәт алыгыз» шәкелендә булуына бер фикергә
килгәннәр. Әбү Һүрәйрадан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә
Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Берәрегез, тәһарәт бозганнан соң, тәһарәт
алганчыга кадәр, Аллаһ аның намазын кабул итмәс», – дип әйтә (Бохари, Хыйәл: 2 №
6554 6/2551; Тирмизи, Таһарәт: 56 № 76 1/110). Бу аяте кәримәнең Расүлуллаһка (сал-
ләллаһу галәйһи вә сәлләм) бер рөхсәт буларак иңгәне турында да риваять бар. Шулай
Габдуллаһ ибне Хәнзаләдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, башта Расүлуллаһ
(салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тәһарәтле булса да, булмаса да, һәр намаз өчен тәһарәт
алырга тиеш була. Бу аңа берникадәр мәшәкать тудырганга, аңа һәр намаз алдыннан
мисвәк куллану әмер ителә һәм тәһарәтсез булу хәленнән тыш, тәһарәт алу мәҗбүрияте
калмый (Әхмәд ибне Хәнбәл, әл-Мөснәд № 22019 8/223; Дарими Сөнән, Тәһарәт: 3 №
663 1/177). Аллаһы Тәгалә тәһарәтнең бәяныннан соң, госелнең сәбәбен һәм шәкелен
аңлатып уза, моңа нигезләнеп, госелнең сәбәбе җөнеблек буларак белдерелә. Аллаһы
Тәгалә тәһарәтне аңлаткан чакта юыласы әгъзаларны атап әйткән, госелнең бәянында
исә «пакьләнегез» сүзен генә кулланган. Бу ниндидер аерым әгъзага гына кагылмый-
ча, бөтен тәннең юылуына бер әмер. Әмма суны тидерү бик кыен булган күз эче кебек
урыннар һәм эчке органнар юылу хөкеменә кермәгән, авыз һәм борын эче кебек юыл-
ганда авырлык һәм зарар булмаган урыннарның юылуы исә фарыз кылынган. Расүлул-
лаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) госелгә карата бик таләпчән була һәм өммәтен
дә бу турыда бик нык кисәтә. Мәсәлән, Әбү Һүрәйрадан (радыйаллаһу ганһ) риваять
ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Һичшиксез,
яки хатыннар белән [якынлык
кылып] бер-берегезгә кагыл-
ган булсагыз һәм [тәһарәт,
я госел алырга] су тапмаса-
гыз, пакь туфракка юнәлегез
дә, йөзләрегезне һәм кулла-
рыгызны аның белән [мәсех
кылып] сыпырыгыз. Аллаһ
[сезне тәһарәт, госел һәм тәям-
мүм кебек вазифалар белән
җаваплы тотып] сезгә кыенлык
тудырырга теләми. Ул бары
сезне пакьләргә һәм сезгә
карата нигъмәтен төгәлләр-
гә тели, бәлки, сез [Аның нигъ-
мәтләренә] шөкер итәрсез
(110) .
7. Аллаһның сезгә булган
Кәлам шәриф

147
[Ислам] нигъмәтен һәм Аның
сезнең белән вәгъдәләшкән
сүзен хәтерләгез ки, сез:
«Ишеттек һәм итагать иттек»,
– дигән идегез. [Нигъмәтләр-
не оныту һәм вәгъдә бозу кебек
мәсьәләләрдә] Аллаһтан кур-
кыгыз. Чөнки, һичшиксез,
Аллаһ – күкрәкләрдә булган
нәрсәләрне [күңелләрдә яше-
релгән бөтен серләрне, ният һәм
ышанычларны бик яхшы] белү-
че.
8. И, иман китерүчеләр! Аллаһ
өчен [үтәлүе кирәк булган
хакларны үтәү өчен] чыдам
һәм гаделлек белән шаһит -
лык кылган кешеләр булы-
гыз. Бер кавемгә булган ачу
сезне [аларга карата] гаделлек-
не бозарга этәрмәсен. [Дуска
да, дошманга да] Гадел булы-
гыз. Ул [гаделлекне үтәү күңел-
дәге] тәкъвалыкка якынрак.
[Әмер һәм тыюларны үтәмәү
мәсьәләсендә] Аллаһтан кур-
кыгыз. Һичшиксез, Аллаһ сез-
нең ни кылганнарыгыздан
һәрбер төкнең астында җөнеблек бар, шулай булгач, аларны юыгыз һәм тирене дә
яхшылап пакьләгез», – дип әйтә (Әбү Давыд, Тәһарәт: 98 № 248 1/115; Тирмизи,
Тәһарәт: 78 № 106 1/178). Хәзрәте Галидән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән башка
бер хәдис-шәрифтә исә: «Кем дә кем кыл кадәрле урынын гына булса да юмыйча, җө-
неб калдырса, аны ут шулай-шулай газаплар», –дип әйтә (Әбү Давыд, Тәһарәт: 98 № 249
1/115; Ибне Маҗә, Тәһарәт: 106 № 599 1/196).
111 Исламның әүвәлге елларында мөшрикләр җиңеп, мөселманнар җиңелеп торган
чакта, мөшрикләр һәрвакыт мөселманнарга зарар китерергә, аларны үтерергә һәм
мал-мөлкәтләрен талап алырга телиләр. Аллаһы Тәгалә, Исламны көчле итеп, мөсел-
маннарның куәтен арттыргач, мөшрикләрнең мондый явыз ниятләрен бушка чыгара.
Менә Аллаһы Тәгалә мөэминнәргә бу аяте кәримәдә аларга биргән нигъмәтне хәтерлә-
теп, аларга тәкъва булырга әмер итә һәм Исламча яшәгәндә һичкемнән курыкмыйча,
фәкать, Үзенә генә тәвәккәл итүләрен сорый.
[бик яхшы] хәбәрдар.
9. Иман китергән һәм изге
гамәлләр кылганнарга Аллаһ
мәгъфирәт һәм зур әҗер
вәгъдә итте.
10. Әмма кяфер булган һәм Без-
нең аятьләребезне ялган, дип
санаган кешеләр, әнә шулар –
Ут әһелләре.
11. И, иман китерүчеләр! Аллаһ-
ның сезгә булган нигъмә-
тен хәтерләгез. Үз вакытын-
да [яһүди һәм мөшрикләрдән]
бер җәмәгать сезгә кулла-
рын сузарга теләгән иделәр,
тик Аллаһ аларның кулларын
сездән алган иде. [Әмер һәм
тыюларны үтәү мәсьәләсендә]
Аллаһтан куркыгыз. Мөэмин -
нәр [кяферләрнең хәйләләренә
каршы] Аллаһка гына [таянып]
тәвәккәл итсен
(111) .
12. Аллаһ [Үзеннән башка берәүгә
дә табынмаячаклары һәм әмер-
ләренә каршы төшмәячәкләре
хакында] Исраил улларыннан
[катгый] сүз алган иде. Һәм
Без алар арасыннан [башла-
5. Әл-Маидә сүрәсе

148
рында торган кабиләләрен
карау-тәрбияләү өчен, шаһит
һәм тикшерүче буларак] уни-
ке юлбашчы җибәргән идек.
Аллаһ [аларга] әйткән иде:
«Мин [ярдәм итү ягыннан]
сезнең белән. Әгәр намаз-
ны укысагыз, зәкятне бирсә-
гез, расүлләргә ышансагыз,
аларны олыласагыз һәм [изге
юлларда сарыф итү кебек] иге-
лекле нәрсәләрне Аллаһка
бурычка бирсәгез, [сез кыл-
ган] яман эшләрегезне сездән
сөртермен һәм сезне [сарайла-
ры һәм агачлары] асларыннан
елгалар аккан җәннәтләргә
кертермен. Моннан соң исә
кайсыгыз [саналган нәрсәләр-
не] инкяр итсә, ул туры юлдан
язган [димәк]».
13. Вәгъдәләрен бозганнары
өчен, Без аларны ләгънәт -
ләдек [рәхмәтебездән чыгар -
дык] һәм калебләрен [аять һәм
кисәтүләребез тәэсир итә алмас -
лык итеп] катырдык. Алар
[калебләре кату сәбәпле, Аллаһ]
сүзләренең [һәм Расүлуллаһ -
ны (салләллаһу галәйһи вә сәл-
ләм) таныта торган аятьләрне,
бигрәк дә үзләренә авырга кил-
гән хөкемнәрнең] урыннарын
112 Аяте кәримәнең соңгы җөмләсендәге кяферләр кылган хыянәтләрне кичереп,
күрмәмешкә салышуны белдергән әмерләрдән аңлашылырга тиешле хөкем хакында
мөфәссирләр өч фикер бәян иткәннәр: 1) тәүбә итеп, иман китергән очракларында элек
кылган гамәлләре өчен җәзаландырылырга тиеш булмаулары; 2) килешү төзеп, җизья
түләргә риза булган очракларында кагылгысызлык казанулары; 3) бу хөкемнең җиһад-
ны әмер иткән аяте кәримәләре белән нәсех ителеп, гамәлдән чыгарылуы (Бәйдави,
Хазин, Нәсәфи, Алуси).
113 Аяте кәримәдә насараларның да яһүдиләр кебек Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъ-
алмаштырып үзгәртәләр иде.
[Аллаһның сүзен үзгәртүдән
һәм аңа яла ягудан да зур-
рак хәсрәт була аламы?] Алар
[Тәүратта] вәгазь ителгән-
нең бер өлешен оныттылар.
[Расүлем!] Араларыннан бик
азларыннан тыш, син алар-
дан мәйданга киләчәк бер
хыянәткә [һәм вәгъдәне бозу -
га] тап булачаксың. Янә алар-
ны кичер һәм [бу гамәлләренә]
күз йом. Чөнки, һичшиксез,
Аллаһ яхшы гамәл кылучы-
ларны сөя [һәм аларга күп итеп
әҗер-савап бирә]
(112) .
14. [Яһүдиләрдән алган кебек]
«Без – насаралар», – дип әйт -
кәннәрдән дә [Аллаһка, һәм
Расүлуллаһны (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) да исәп-
кә алып, бөтен пәйгамбәрләргә
инаначаклары турында көчле]
вәгъдә алдык. Әмма алар үгет
ителгәннең [әмер һәм тыюлар
белән бәйле] бер өлешен
оныттылар. Без исә Кыямәт
көненә кадәр алар арасына
дошманлык һәм нәфрәт сал-
дык. Аллаһ аларга [дөньяда
чакта] кылганнарын [вәгъдә
бозу һәм әмерләргә буйсынмау
кебек начар] хәбәр итәчәк
(113) .
Кәлам шәриф

149
15. И, әһле китап [булган яһү -
диләр һәм насаралар]! Сез-
гә Безнең расүлебез килгән
иде ки, ул сезгә китапта [бәян
иткән, Мөхәммәднең (салләл-
лаһу галәйһи вә сәлләм) сый-
фатлары булган һәм рәҗем аяте
кебек мәсьәләләрдә] үзегез
яшергән нәрсәләрнең күбесен
аңлата, [аңлатуы кирәк булма-
ган мәсьәләләрнең] күбесен
исә гафу итә. Аллаһтан сезгә
[караңгылыкларны яктырткан]
бер нур [иясе Расүлем] һәм
[яшерен хакыйкатьне] бәян итә
дәләрен бозганнары белдерелгән. Монда «насарадан» диелмичә, «без – насаралар, дип
әйтүчеләрдән» диелүе зур мәгънәгә ия, чөнки болай әйтү белән аларның насаралык
динен тотуларын дәгъва итүләре, ләкин диннәре кушканча гамәл кылмаганнары өчен
бигрәк тә Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) киләчәге хакында сөенечле
хәбәр биргән Инҗилгә каршы килүләре сәбәпле, хакыйкый диндә булмаулары аңла-
тылган. Аеруча биредә насараларның үзләренә «Аллаһның ярдәмчеләре» мәгънәсен-
дә килгән «насара» кушаматын алуларына, ләкин эшләгән эшләренең Аллаһка түгел,
шайтанга ярдәм булганына ишарә ителгән. Шуңа күрә аяте кәримәдән максат: Аллаһка
ярдәм итүләре хакында алынган вәгъдәне бозганнары өчен, насараларны кимсетү,
түбәнсетү. Монда араларына дошманлык һәм нәфрәт салынуы белдерелгән фиркалар
яһүдиләр белән насаралар була ала. Мәсәлән, имам Хәсән (радыйаллаһу ганһ) кебек
кайбер мөфәссирләр шундый фикердә торганнар. Әмма Рабигътан (радыйаллаһу ганһ)
риваять ителгән Зәҗҗаҗ һәм Табәри (рәхимәһумаллаһ) тарафыннан яклау тапкан ка-
раш буенча, араларына дошманлык һәм нәфрәт салынган җәмәгатьләр – католик, пра-
вослав һәм протестантлар кебек насара фиркалары. Әлеге аяте кәримәнең бер билгесе
буларак, бу фиркаларның һәрберсе башкаларын кяфер саный һәм үзләренең гыйбадәт -
ханәләрендә табынырга рөхсәт бирми.
114 Яһүдиләр белән насаралар үз китапларында кайбер мәсьәләләргә кагылган
аятьләрне яшерәләр. Болар – Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сыйфат -
лары, Инҗилдә Гайсәнең (галәйһиссәлам), Әхмәднең (галәйһиссәлам) киләчәген хәбәр
итүе кебек мәсьәләләр. Шимбә көнне балык тотканнары өчен маймылга әйләндерел-
гән кешеләрнең кыйссаларын да алар яшергән була. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи
вә сәлләм) гафу иткән бик күп мәсьәлә исә дини бер мәҗбүрият булмаса, аларны соң
дәрәҗәдә кимсетмәү өчен аңлатылмаган, сөйләп бирелмәгән мәсьәләләр. Мәсәлән,
яһүди голәмәсеннән берәү, моны сынар өчен, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәл-
ләм) барып сүз башлый, ләкин Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңардан йөз
чөереп, аңа бернинди җавап кайтармый. Шуннан яһүди иптәшләренә: «Мин аны дөрес
сөйли торган бер кеше, дип таптым, чөнки аның китабында безне кимсетә торган нәр-
сәләр сөйләнелмәскә тиешлеге язылган. Ул шулай эшләде дә», – дип әйтә.
торган [бөек] бер Китап кил-
де
(114) .
16. Ризалыгына омтылучылар-
ны Аллаһ аның [Коръән] белән
котылу юлларына ирештерер
һәм Үзенең ихтыяры белән
аларны караңгылыклардан
[Ислам дигән] нурга чыгарыр,
аларны [Үзенең ризалыгы-
на ирештерә торган] туры бер
юлга ирештерер.
1 7. «Аллаһ – Мәрьям улы Мәсих
ул», – дип әйткән кешеләр
кяфер булдылар. [Расүлем!
Болай диючеләргә син] Әйт: «Ул
5. Әл-Маидә сүрәсе

150
[Аллаһы Тәгалә] Мәрьям улы
Мәсихне, аның анасын һәм
җирдә булучыларны һәлак
итәргә теләсә, кем Аллаһка
иң кечкенә бернәрсә белән
комачау итә алыр?» Күкләр-
нең, җирнең һәм икесе ара-
сындагыларның хакимле-
ге [һәм идарәсе] – Аллаһныкы
гына. Ул теләгәнен бар итәр.
Аллаһ [Адәмне [галәйһиссәлам]
– ирсез һәм хатынсыз, аның
хатынын – хатынсыз, Гайсәне
[галәйһиссәлам] исә ирсез ярал-
ту кебек] һәрнәрсәгә кодрәтле.
18. Яһүдиләр һәм насаралар: «Без
– Аллаһның улларыбыз [Аның
катында дәрәҗәле] һәм Аның
[бик якын] сөеклеләребез», –
диделәр. [Расүлем! Бу алдакчы-
ларга] Әйт: «Ул ни өчен соң
гөнаһларыгыз сәбәпле сез-
гә җәза бирә? Юк! Сез – [баш-
ка адәм балалары кебек] Аның
яралтканнары арасыннан
кешеләрсез генә. Ул теләгәнен
ярлыкар [болар Аңа һәм пәй-
гамбәрләренә иман китергән
кешеләр булыр]. Теләгәнен исә
җәзаландырыр [болар инде
көферлектә калучылар булыр].
Күкләрнең, җирнең һәм ике-
се арасындагыларның хаким-
леге – Аллаһныкы гына. [Соң-
гы] Кайту да Аңа гына». [ t
исә һәркемгә лаек булган җәза-
сын яки әҗерен бирәчәк].
19. И, әһле китап! Сез: «Без -
гә сөендерүче дә, үгетләүче
дә килмәде», – дип әйтмәсен өчен, пәйгамбәрләр килмичә
торган арада сезгә [диннең
хөкемнәрен] аңлатучы Расүле-
без (салләллаһу галәйһи вә сәл-
ләм) килде. Менә [ул, Расүлем]
сезгә сөендерүче һәм үгетләү -
че килде. Аллаһ – һәрнәрсәгә
Кодрәтле.
20. [Расүлем!] Үз вакытында Муса
кавеменә әйтте: «И, кавемем!
Аллаһның сезгә булган нигъ-
мәтен хәтерләгез, ул арагы-
зда пәйгамбәрләр җибәрде,
сезне [Фиргавеннең коллыгын-
нан коткарып] хөкемдарлар
итте һәм [үз чорыгыздагы]
галәмнәрнең берсенә дә бир-
мәгәннәрне сезгә бирде. [Диң-
гезнең урталай ярылуы һәм
болытның күләгә ясавы кебек
нигъмәтләрнең сездән әүвәл
һичкемгә бирелгәне ишетелмә-
де].
21. И, кавемем! Аллаһ [Ләүхел-
мәхфүздә] сезгә [яшәү урыны]
дип [аерып] язган мөкатдәс
туфракка [изге Шам җирләрен-
дә булган Кодес шәһәренә]
керегез. [Андагы бозык
кешеләрдән куркып] Артыгыз-
га борылмагыз, юкса, соңын-
нан [дөнья һәм Ахирәт савабын]
югалткан кешеләргә кайтыр-
сыз».
22. Алар: «И, Муса! Анда бит
[залим һәм] җәберләүче
кешеләр бар. Алар [сугыш-
сыз-нисез] аннан чыгып кит -
мичә, без анда [сугышып та]
кермәячәкбез. Әгәр алар
Кәлам шәриф

151
[үзләре теләп] аннан чыкса-
лар, без [аларның җирләренә]
керәчәкбез», – дигәннәр
иде
(115) .
23. [Шуннан соң] Аллаһ үзләренә
нигъмәт биргән, [Аллаһтан]
курыккан [Калиб һәм Юшаг
исемле] ике кеше: «Аларга
капкадан [көтелмәгәндә] кере-
гез. Анда кергәч, сез җиңәчәк -
сез. Әгәр [Аллаһның сүзенә]
ышанган кешеләр булсагыз,
Аллаһка гына тәвәккәл ите-
гез», – дип әйткән иде.
24. Алар: «И, Муса! Һичшиксез,
алар анда чакта, без анда бер-
кайчан да кермәячәкбез. Син
Раббың белән бар да, сез икәү
сугышыгыз. Без исә монда
утырып торырбыз», – дигән-
нәр иде.
25. [Шулвакыт] t [борчылуын бел-
дерер өчен]: «И, Раббым! Һич-
шиксез, мин [Синең динеңә
ярдәм итәр өчен] үземә һәм
кардәшемә генә [сүзем үтәр-
лек] хуҗа була алам. Син
безнең белән [юлдан язган]
гөнаһкярлар җәмәгате ара-
сын аер [һәм һәркемгә лаек
115 Монда әйтелгән җәберләүче кешеләр гад кавеменең калдыклары булган гамали-
кадан бер җәмәгать була ки, үз гасырларында алардан да куәтле кавем булмый.
116 Ибне Габбас һәм Ибне Мәсгуд (радыйаллаһу ганһүм) кебек бик күп сәхабәләрдән
хәбәр ителгәнчә, Аллаһы Тәгалә, зарур булган өчен, Адәмгә (галәйһиссәлам) кыз бала-
лары белән ир балаларын өйләндерергә рөхсәт бирә. Хава анабыз, йөккә узган саен,
бер кыз, бер ир бала тудыра. Һәрбер ир бала үз игезәк сыңарына түгел, кардәшенең
игез парына өйләнергә тиеш була. Нәтиҗәдә, адәм балалары дүрт буыннан соң ага кыз-
ларына өйләнә башлагач, үз сеңелләренә никахлану тыела. Риваятьләргә караганда,
Адәм белән Хаваның (галәйһимәссәлам) җир йөзенә иңүеннән соң йөз ел үткәч, табы-
шулары нәтиҗәсендә, әүвәл – Кабил белән аның игезе Икълимә, ике елдан соң Һабил
белән аның игез сеңлесе Ләбудә дөньяга килә. Кабил – игенчелек, Һабил терлекчелек
булган әҗерен я җәзасын бир]»,
– дигән иде.
26. t [Аллаһы Тәгалә] әйтте:
« [Алай булгач, әмеремә кар-
шы килгәннәре өчен] Һичшик-
сез, ул [туфракларны яулап алу]
аларга кырык елга тыелды.
Алар [шул булган] җирдә каң-
гырап йөриячәкләр. Син ул
гөнаһлы кавем өчен хәсрәт
чикмә [чөнки алар моңа лаек]».
2 7. Аларга Адәмнең [Һабил белән
Кабил исемле] ике улының
хәбәрен хак [бер бәян] белән
укы. Менә ул икәү берәр кор-
бан тәкъдим иттеләр; алар-
ның берсеннән [бу корбаны]
кабул ителде, икенчесеннән
исә кабул ителмәде. Ул [кор-
баны кабул ителмәгән Кабил
Һабилгә]: «Мин сине, һичшик -
сез, үтерәчәкмен», – диде. Ул
исә әйтте: «Аллаһ тәкъвалык
ияләреннән генә [корбанна-
рын] кабул итә.
(116)
28. Әгәр син мине үтерергә дип
кулыңны сузсаң да, мин сине
үтерергә дип кулымны суз-
мам. Чөнки, һичшиксез, мин
галәмнәрнең Раббысы булган
5. Әл-Маидә сүрәсе

152
Аллаһтан куркамын.
29. Мин синең үз [корбаныңның
кабул ителмәвенә сәбәп булган]
гөнаһың белән минем [синең
тарафтан үтерелү] гөнаһымны
да йөкләп, Ут әһеле булуың -
ны телим. Бу – залимнәрнең
җәзасы».
30. Нәфесе аны кардәшен үтерү -
гә [бизәп күрсәтеп] этәрде, һәм
ул аны үтерде, һәм ул [динен
дә, дөньясын да] югалтучылар-
дан булды.
31. Шуннан [Кабил Һабилнең мәе-
тен нишләтергә белмичә апты-
рап йөргән чакта] кардәшенең
гәүдәсен ничек каплауны күр-
сәтер өчен, Аллаһ аңа җир-
не казып торган бер карга
җибәрде. Ул [тере карганың үле
карганы ничек күмгәнен күр-
гәч] : «Ни үкенеч миңа! Мин
шушы карга кебек тә була
алмыйм һәм кардәшемнең
гәүдәсен дә каплый алмый-
ммыни?» – диде. Һәм ул [бик
озак кардәшенең үле гәүдәсен
аркасында йөрткәне өчен] үкен-
белән дөнья күрә. Кабилнең игезе булган кыз бик гүзәл, ә Һабилнеке бик ямьсез бул-
ганлыктан, Кабил: «Минем үзем белән туган сеңлемә өйләнүдә хакым күбрәк», – дип,
Һабил өйләнергә тиешле кызны сорагач, Адәм (галәйһиссәлам) моңа риза булмый.
Ләкин Кабил: «Әйткәннәрең Аллаһның әмере түгел, синең үз фикерең», – дип, атасына
каршы төшә. Шуннан Адәм (галәйһиссәлам) ике улына: «Аллаһка берәр корбан ките-
регез, кемнең корбаны кабул була, кызны шуңа бирермен», – дип әйтә. Шулай итеп,
Һабил көтүендәге иң яраткан сарыгын китерә. Кабил исә игеннәре арасыннан иң гади
бодайны сайлый, хәтта саранлыгы аркасында, күзенә чалынган зур бер башакны аерып
алып уып куя. Ул вакытта кешеләр, Аллаһы Тәгаләгә якынаю өчен, берәр нәрсәне уртага
куя. Аллаһы Тәгалә шуны кабул иткән очракта ут җибәрә, кабул итмәсә, ничек бар шул
хәлендә калдыра торган була. Менә шул вакытта күктән бер ут төшеп, Һабилнең кор-
банын ала, Кабилнең корбанына исә кагылмый. Шуннан соң алдагы аяте кәримәләрдә
бәян ителгән вакыйгалар булып уза һәм тәүге кеше каны коела. Җитмәсә, бертуганы-
ның кулы белән.
гәннәрдән булды.
32. Шул [рәвешчә, Кабил Һабилне
үтерүе] сәбәпле, Без [бу гөнаһ-
ны күп итеп кылган] Исра-
ил улларына [бер хөкем була-
рак] әмер иттек: кем дә кем
бер җан өчен [кыйсас ителү
кебек хокуклы очрак булмый-
ча] яки җирдә бозыклык [һәм
юлбасарлык кебек үтерелүне
кирәк кылган сәбәп] булмый-
ча, [нахакка] бер җанны үтер-
сә, гүя бөтен кешене дә үтер-
гән кебек булыр. [Берәүнең
үтерелүенә комачау итеп һәм
аны куркынычлардан котка-
рып, аның гомерен саклап калу -
га сәбәп булу белән] Кем дә
кем аны терелтсә, гүя бөтен
кешеләрне терелткән кебек
булыр. [Исраил уллары хакында
бу хөкемне язганыбыздан соң]
Расүлләребез аларга [бу җина-
ятьләрдән ерак торсыннар өчен]
ап-ачык дәлилләр китергән
иде, ләкин [шулкадәр дәлил-
ләр килүгә карамастан] моннан
соң араларыннан бик күбесе
Кәлам шәриф

153
җирдә [бозыклык чыгару һәм
кеше үтерү гөнаһларында] чик-
тән чыкты
(117) .
33. Һичшиксез, Аллаһка һәм
Аның расүленә сугыш ачкан
[һәм кешеләрнең юлларын
кисеп, малларын талаган иман-
сыз] кешеләрнең һәм [мөсел-
ман була торып та] җирдә
бозыклык [чыгару] өчен йөр-
гән кешеләрнең җәзасы –
[үтерү белән генә канәгатьлән-
мичә, кыйсас юлы белән]
үтерелүләре яки [җинаять
белән бергә мал да талап алган
булсалар] асылулары яки
[җинаять кылмыйча мал гына
талаган булсалар] куллары һәм
аяклары чалышлап киселү
яки [куркытудан тыш берни
117 Кыйсасның фарызлыгы бөтен диннәр һәм милләтләр җәһәтеннән гомуми бер хө-
кем булса да, бу аяте кәримәдә Исраил уллары турында сүз темасы ителгән куркыту
башка өммәтләрдә юк, чөнки бер кешене үтерүнең барча кешеләрне үтерүгә тиң булу -
ның аңлатылуы нахакка, белә торып кеше үтерүнең җәзасын аңлата. Моның максаты
– яһүдиләрнең әлеге зур кисәтүне белүләренә карамастан, нәбиләрне һәм расүлләрне
үтерүләренә бер тәнкыйть. Бу – аларның күңелләренең соң чиккә җиткән катылыгына
һәм Аллаһтан ерак булганлыкларына иң зур дәлил.
118 Аллаһы Тәгалә белән сугышып булмаганга күрә, монда Аллаһы Тәгаләнең әмер-
ләренә каршы торган һәм Аның расүленең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хөкемнәренә
каршы баш күтәргән кешеләрнең җәзасы турында сүз бара. Гукль һәм гурайнә ка-
биләләреннән шактый гына кеше Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) барып,
мөселман булганлыкларын белдерәләр. Ләкин Мәдинәнең һавасы үзләренә ярамагач,
чирләп, хәлсезләнә башлыйлар һәм, яланга дөяләр янына барып, аларның сөтләрен
эчеп, савыгыр өчен, Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) рөхсәт сорыйлар.
Рөхсәт алгач, Куба тирәсендәге зәкят дөяләре янында берникадәр вакыт торып, хәлләре
әйбәтләнгәч, диннән чыгып, бер дөяне суялар. Көтүчеләрдән берсенең кулларын һәм
аякларын кисеп, теленә һәм күзләренә чәнечкеләр кадап, үлгәнчегә кадәр кызу кояш
астында калдыралар, калган дөяләрне куалап алып китәләр. Исән калган икенче көтү -
че хәбәр иткәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) алар артыннан егерме
кешелек бер гаскәр җибәрә. Тотып китерелгәннәреннән соң, Расүлуллаһ (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) аларга кыйсас ителүен әмер итә. Шулай итеп ул җинаятьчеләрнең
күзләре чокыла, куллары һәм аяклары киселә һәм үлгәнчегә кадәр Хәррәдә калдыры-
лалар (Бохари Мәгази 34 № 3956 4/1535; Зәкәт 67 №1430 2/546) .
эшләмәгән булсалар, яшәгән]
җирдән сөрелүләре. Бу [җәза-
лар] дөньяда алар өчен бер
[рисвайлык, кимлек һәм] хур-
лык, [гөнаһларының зурлы-
гы сәбәпле] Ахирәттә исә алар
өчен бик зур газап [булыр]
(118) .
34. Мәгәр [тотылып] кулыгызга
төшүләреннән алда [көфер-
лектән һәм азгынлыктан] тәүбә
итүчеләрдән тыш. Белегез,
Аллаһ – [гөнаһларны күпләп]
Гафу итүче, Рәхимле.
35. И, иман китерүчеләр!
Аллаһтан куркыгыз [һәм Аның
колларын җәфаламагыз], [әмер-
ләрен тоту, тыюларыннан качу
һәм Аның дусларын сөю кебек
гамәлләр белән] Аңа якынаю
юлларын эзләгез һәм [Аллаһы
5. Әл-Маидә сүрәсе

154
Тәгаләнең күренгән-күренмә-
гән бөтен дошманнары белән
сугышыр өчен] Аның юлын-
да җиһад кылыгыз, бәлки, сез
[дөньяда һәм Ахирәттә бәхет -
кә һәм] уңышка ирешә алыр -
сыз
(119) .
36. Һичшиксез, Кыямәт көненең
газабыннан [үз-үзләрен йолып
калырга] фидия бирә алулары
өчен җирдәге бар нәрсә һәм
тагын шуның хәтле үк [бай-
лык] кяферләрдә булса да, бу
алардан кабул ителмәс. Алар-
га тилмерткеч бер газап [әзер-
ләнгән].
3 7. Алар [җәһәннәмдәге] уттан
чыгарга теләр, тик алар аннан
[беркайчан да] чыга алмаячак.
Аларга мәңгелек бер газап
[әзерләнгән].
38. Карак ир белән карак хатын-
ның [урлап] алган нәрсәләре
өчен җәза итеп, Аллаһтан
газап буларак, икесенең дә
[беләзектән уң] кулларын кисе-
гез. Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс] ,
119 Бу аяте кәримә мөэминнәргә колны Раббысына якынайта торган чара эзләргә
әмер итә. Бу чара кешенең намаз, ураза кебек изге гамәлләре белән була алган шикелле,
Аллаһ ризалыгы өчен, нәбиләр һәм әүлияләрнең Аллаһ катындагы урыннары хөрмәте
белән дә кылына ала. Аллаһ өчен булган сөю-мәхәббәтнең иң өстен гамәл булганлы-
гы (Әбү Давыд Сөннәт 3 № 4599 2/609) хәдис-шәрифтә белдерелгәнгә күрә, бу чара да
кешенең үз изге гамәле белән кылына. Мәсәлән, Адәмнең (галәйһиссәлам) Расүлуллаһ
(салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хөрмәтенә мәгъфирәт соравына ярлыкануы сахих хә-
дис-шәрифтә телгә алынган (Хаким әл-Мүстәдрәк № 4228 2/672).
120 Каракның кулы киселүне әмер итә торган бу хөкем – Исламның бик күп дош-
маннары тарафыннан Исламга каршы алга сөрелгән темаларның берсе. Эш үзләренә
кагылганда, каракның башын чабудан башка бер җәзага риза булмаган бу кешеләр,
Исламның җәмгыять иминлеге өчен куйган мондый хикмәтле бер хөкеменә каршы ки-
леп, мин-минлекләрен уртага куялар. Бу кешеләр юлда тапкан берәр әйберне алучыга
яки ачлыктан үләрлек хәлдә булучыга да бу хөкемнең үтәлүе кебек фикерләр әйтеп,
Исламны яманлыйлар һәм шундый мөһим теманы гадиләштерәләр.
Хикмәт иясе.
39. Әмма [караклардан] кем дә кем
[кешеләргә кылган бу] золы-
мы артыннан тәүбә итеп [һәм
кол хакларын түләү белән эшен]
төзәтсә, һичшиксез, Аллаһ –
[гөнаһларны күпләп] Гафу итү-
че, Рәхимле
(120) .
40. [И, Расүлем!] Күкләрнең һәм
җирнең хакимлеге Аллаһ-
ныкы гына икәнен белми-
сеңмени? Ул теләгәнен газап
чиктерер, теләгәненә исә
[гөнаһларын] ярлыкар. Аллаһ
– һәрнәрсәгә Кодрәтле.
41. И, Расүл! Күңелләреннән
инанмыйча, авызлары белән:
«Инандык», – дип әйтүчеләр-
нең [монафикълар] көферлеккә
ашкынулары сине борчыма-
сын. Яһүдиләрдән бар шун-
дыйлар, ялганны бик дикъ-
кать белән тыңлыйлар, [һәм
нәфрәтләренең ташып торуы
сәбәпле] синең янга килмәү -
че башка бер җәмәгать [син-
нән ишеткәннәрне аларга җит -
Кәлам шәриф

155
керер] өчен тыңлыйлар. Бу
кешеләр сүзләрне [Аллаһ тара -
фыннан] куелган урыннарын-
нан алып алмаштыралар һәм
[сиңа фәтва сорар өчен җибәр-
гән кешеләренә]: «Әгәр сезгә
шул [без биргән хөкем] бирел-
сә, аны алыгыз. Әгәр сезгә
бу [фәтва] бирелмәсә, [кабул
итүдән] сакланыгыз!» – диләр.
Аллаһ берәүне адаштыры-
рга теләсә, син аның өчен
Аллаһка каршы берни дә
эшли алмассың. Алар шундый
кешеләр ки, Аллаһ [көферлек -
не сайлаганнары өчен] алар-
ның күңелләрен [инкярдан]
сафландырырга теләмәде.
Дөньяда аларга – хурлык.
121 Тәфсирләрдә белдерелгәннәрдән аңлашылганча, Хәйбәр яһүдиләренең югары
катлам вәкилләреннән өйләнгән бер ир белән кияүдә булган бер хатын зина кылалар.
Тәүратта аларга каралган җәза рәҗем була. Яһүдиләр аларны рәҗем итәргә теләмичә:
«Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) күршеләре һәм аның белән килешү тө-
зегән кардәшләребез Курайза улларына кеше җибәреп бу мәсьәләне соратыйк, ул бит
җиңеллек белән җибәрелгән бер пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм). Әгәр ул
рәҗемнән башка бер җәза бирсә, аны кабул итәрбез һәм «пәйгамбәрләрдән берсенең
фәтвасы» дип, аны Аллаһ катында дәлил итеп китерербез», – дип әйтеп, араларын-
нан бер җәмәгатьне юлга чыгаралар һәм аларга: «Әгәр Мөхәммәд сезгә таяк җәзасын
әмер итсә, кабул итегез, рәҗемне әмер итсә, аннан сакланыгыз», – дип, зина кылган
ике кешене дә аларга ияртеп җибәрәләр . Курайза һәм Надыйр уллары аларга: «Аңар-
дан сорасагыз, ул сезгә сез теләмәгән нәрсәне әмер итәчәк», – дисәләр дә, алар, кыстый
торгач, араларында Кәгъб ибне Әшрәф тә булган бер җәмәгать Расүлуллаһка (салләл-
лаһу галәйһи вә сәлләм) киләләр. Ул аларга рәҗем хөкеме биргәч, моны кабул итмиләр.
Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) алардан Тәүраттагы хөкемне сорагач: «Без
зина кылучыларны кимсетәбез һәм таяк суктырып җәзалыйбыз», – дип әйтәләр. Моны
ишеткән яһүди голәмәсеннән Ислам динен кабул иткән Габдуллаһ ибне Сәлам: «Ялган
әйттегез, һичшиксез, Тәүратта рәҗем бар», – дигәч, Тәүратны китереп ачалар. Арала-
рыннан берсе кулы белән рәҗем аятен каплый да аның алдында һәм артында булган
аятьләрне укый. Рәҗем аятен укымыйча калдырып үтә. Ибне Сәлам исә аның кулын
күтәртә һәм мондый хәлгә төшкәч хакыйкатьне яшерә алмаган кяферләр Расүлуллаһ-
ның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хөкемен кабул итеп ризалашырга мәҗбүр булалар,
һәм ул ике яһүди рәҗем ителәләр (Бохари Мәнакыйб 23 № 3436 3/1330; Мөслим Худуд
6 № 1700 3/1327).
Ахирәттә исә аларга зур газап
[әзерләнгән]
(121) .
42. [Бу хыянәтчеләр] Рәхәт-
ләнеп ялган тыңлыйлар,
[ришвәт кебек] харам ашый-
лар. [Расүлем!] Әгәр алар
[фәтва сорарга дип] сиңа кил-
сәләр, [теләгең булса] арала-
рында хөкем ит яки алар-
дан йөз чөер. Әгәр алардан
йөз чөерсәң, [дошманлыкла-
рыннан борчылуыңа урын юк,
чөнки] алар сиңа берничек тә
зарар китерә алмаслар. Хөкем
итсәң исә, аларны гаделлек
белән хөкем ит. Һичшиксез,
Аллаһ гадел булганнарны сөя.
43. [Сиңа һәм Китабыңа ышан-
мый торып] Ничек алар сине
5. Әл-Маидә сүрәсе

156
хаким итеп куялар, шуннан
соң [синең хөкемеңә буйсыну -
дан] йөз чөерәләр. Юкса, үзен-
дә Аллаһның хөкеме булган
Тәүрат алар янында [һәм алар
синең хөкемеңнең үз китапла -
рында язылганга туры килгәнен
анда күрәләр]. Болар – иман
китерүчеләр түгел.
44. Һичшиксез, Без үзендә [туры
юлны күрсәткән] бер һида-
ять һәм [караңгылыкта кал-
ган хөкемнәрне яктыга чыгар -
ган] нур булган Тәүратны
иңдердек. [Аллаһның Тәүрат -
тагы хөкемнәренә буйсынып]
Мөселман булган пәйгам-
бәрләр белән [дөньяга кызы-
кмаган заһид һәм тулысынча
Аллаһка бирелгән] раббаниләр
һәм [пәйгамбәрләр юлыннан
барган] галимнәр яһүдиләргә
аның [Тәүратның кануннары]
белән хөкем бирә иде, чөн-
ки алардан Аллаһ Китабы-
ның [үзгәртелеп югалтылуын-
122 Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүм) бәян иткәнчә, аяте кәримәнең соңгы җөм-
ләсендә яшерен бер искәрмә бар. Аның мәгънәсе: «Кем дә кем Коръәнне кире кагып,
Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бәяннарын инкяр итеп, Аллаһы Тә-
галәнең иңдергәннәре белән хөкем итмәсә, ул кеше кяфер булыр». Әһле китапның игъ-
тикадына күрә, һичбер гөнаһ кылу кешене кяфер итми, әмма кылган гөнаһны хәләл
дип кабул итеп эшләүчеләр, һичшиксез, кяфер булырлар. Шул сәбәпле, Аллаһы Тәгалә
иңдергәннәрдән тыш, хөкемнәрне дөрес дип кабул итеп һәм алар белән хөкем итүне
хәләл күргән кешеләр аяте кәримәнең хөкеменә керәләр. Ләкин Коръәни Кәрим һәм
хәдис-шәрифләрдә әйтелгән бөтен хөкемнәрне кабул иткән хәлдә, харам эшләүләрен
белеп, Аллаһ иңдергәннәрдән тыш хөкемнәр белән хөкем итүчеләр мөселманнарның
фасикълары булырлар. Аларның эшләре Аллаһка калдырылыр. Аллаһ теләсә, аларны
кичерер, теләсә аларга газап бирер. Бәгави тәфсирендә голәмәдән риваять ителгән-
чә, бу хөкем – Аллаһы Тәгаләнең ниндидер бер мәсьәлә хакында катгый хөкемен белә
торып, ачыктан-ачык аны кире каккан кеше турында. Юкса бер хөкем хакында мәгъ-
лүматы булмаган өчен, яки, аны дөрес аңламау сәбәпле, ялгышлык эшләгәне өчен, ул
хөкемне кире каккан кешенең бу кисәтүгә кагылышы юк.
нан] саклануы соралган һәм
[сүзләр урыннарыннан күчерел -
мәсен дип] алар аның турында
[карап-күзәтеп торучы] шаһит-
лар булган иде. [Без аларга:
«И, хакимнәр! Карар биргән-
дә] Кешеләрдән курыкмагыз,
Миннән куркыгыз. Минем
аятьләрем белән [түләп] арзан
бәяне сатып алмагыз. Кем дә
кем Аллаһ иңдергән [кагы-
йдәләрнең дөреслеген белә
торып, аларны чынга алмый-
ча, алар] белән хөкем итмәсә,
алар –имансызлар
(122) .
45. Без анда [Тәүрат китабын -
да] аларга, җан – өчен җан,
күз өчен – күз, борын өчен –
борын, колак өчен – колак,
теш өчен – теш [кыйсас кылы-
нырга тиеш], [кыйсас кылу
мөмкин булган калган әгъза-
ларда], яралар да [бер-бер-
ләре белән] кыйсас [кылыныр-
га тиеш] , дип язган идек. Кем
дә кем [хакы була торып, кый-
Кәлам шәриф

157
сас сорамыйча] аны гафу итсә,
ул үзе өчен бер кәффарәт.
Кем дә кем Аллаһ иңдергән
[кыйсас кебек хөкемнәр] белән
хөкем итмәсә, алар – [Аллаһ-
ның шәригатенә каршы килгән
карарлар биргәннәре өчен һәм
үзләренә, һәм хөкем биргән
кешеләренә гаделсезлек кылган]
залимнәр.
46. Алар артыннан, Тәүратта
иңдерелгәннәрнең хаклыгын
раслаучы итеп Без Мәрьям
улы Гайсәне җибәрдек. Һәм
[пәйгамбәрлеген исбат итсен
һәм] тәкъвалык ияләре өчен
һидаять вә нәсыйхәт булсын
дип, аңа үзендә [туры юлны
күрсәткән] һидаять һәм [караң-
гылыкта калган хөкемнәрне
яктыга чыгара торган] нур бул-
ган, үзеннән алда Тәүратта
иңдерелгәннәрнең хаклыгын
раслаган Инҗилне бирдек.
4 7. Инҗил әһеле, Аллаһ анда
иңдергәннәр белән [тиешен-
123 Голәмә аңлатып киткәннәргә караганда, бу аяте кәримәнең мәгънәсе: «Инҗил
әһеле Аллаһы Тәгаләнең Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) пәйгамбәрлеге
хакында Инҗилдә иңдергән дәлилләр белән хөкем итсен». Алдарак киләчәк: «И, әһле
китап! Сез Тәүратны, Инҗилне һәм Раббыгыздан сезгә иңдерелгән Коръәни Кәримдә-
ге хөкемнәрне тугрылык белән тотмасагыз, дөрес булган һидаятьтә түгелсез». «Маидә»
сүрәсе 68 нче аяте кәримәсендә дә яһүди һәм насараларга Коръәнгә иярми торып, хак
юлны таба алмаячаклары ачыктан-ачык белдерелгән.Янә шулай ук: «Ул кешеләр ян-
нарындагы Тәүрат һәм Инҗилдә язылган расүлгә өмми нәбигә иярә. Аңа иман иткән
кешеләр аны олыларлар, аңа ярдәм итәрләр һәм аның белән бергә иңдерелгән Коръән
нурына иярерләр. Әнә шулар – уңышка ирешүчеләр». «Әгъраф» сүрәсенең 157 нче аяте
кәримәсендә дә әһле китапның Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иман ит -
мичә һәм Коръәнгә тулысынча буйсынмыйча уңышка ирешә алмаячаклары бәян ител-
гән. Шул сәбәпле, бу аяте кәримәдән Инҗилнең һаман да гамәлдә йөрүе һәм насара-
лардан аның белән гамәл кылулары соралуы кебек бер мәгънә берничек тә чыгарыла
алмый. Чөнки биредә алардан Инҗил хәбәр иткән Әхмәд исемле ахыр заман пәйгам-
бәренең һәм китабының хөкемнәре белән гамәл кылып Исламга керүләре таләп ителә.
чә] хөкем итсен. Кем дә кем
Аллаһ иңдергән нәрсәләр
белән хөкем итмәсә, алар –
[биргән карарларында Аллаһ -
ның шәригатеннән чыккан]
гөнаһкярлар
(123) .
48. [Расүлем!] Үзеннән алдагы
китапларны раслау һәм [дөре-
слеге хакында] аңа шаһитлык
итүче буларак, сиңа да хак
белән Китап иңдердек. Син
аларны Аллаһның [сиңа Коръ-
әндә] иңдергәннәре белән
хөкем ит һәм, үзеңә килгән
хактан ераклашып, аларның
начар теләкләренә иярмә.
[И, кешеләр!] Сезнең һәрбе-
регез өчен бер шәригать һәм
[Аллаһка ирештерәчәк бер]
юл билгеләдек. Әгәр Аллаһ
теләсә, сезне [бөтен гасырларда
бер диндә берләшкән] бер генә
өммәт иткән булыр иде. Әмма
сезгә биргән нәрсәләрен-
дә [һәм төрле шәригатьләр-
нең һәр гасырга муафыйк бул-
5. Әл-Маидә сүрәсе

158
ган хөкемнәрендә] сезне сынар
өчен [моны теләмәде, югый-
сә һәр чорга ярашлы итеп төрле
хөкемнәр билгеләргә теләр иде].
[Үлеп, форсатны кулдан ычкын-
дырганчы, Аллаһ әмер иткән]
Хәерле эшләрдә ярышыгыз.
Һәммәгезнең дә кайтуыгыз –
Аллаһка, Ул исә сез ихтилаф
иткән нәрсәләрне сезгә хәбәр
итәчәк.
49. Алар арасында Аллаһ иңдер-
гән белән хөкем ит, аларның
начар теләкләренә иярмә
һәм Аллаһ сиңа иңдергән-
нәрнең берсеннән генә бул-
са да сине тайпылдырула -
рыннан саклан! Әгәр алар
[һаман башка хөкемнәр эзләп,
Аллаһның кануннарыннан] йөз
чөерсәләр, бел: Аллаһ алар-
ның кайбер гөнаһлары өчен
[дөньяда ук] башларына бер
бәла китерергә тели. Һич-
шиксез, кешеләрнең күбесе
– [Аллаһ тарафыннан куелган
хөкемнәрне үтәү даирәсеннән
чыккан] гөнаһлылар.
50. Әллә алар һаман [Исламга
кадәрге] җаһилия хөкемен
эзлиләрме? Шиксез белемгә
ия бер кавем өчен Аллаһтан
да яхшырак хөкем йөртүче
[һәм канун куючы] кем бар?!
51. И, иман китерүчеләр! Яһү -
диләрне һәм насараларны
[үзегезгә ышанычлы] дуслар
итмәгез, чөнки алар бер-бер-
ләренә дус [һәм бер-беренең
тарафын тотар]. Арагыздан кем дә кем аларны дус итсә,
үзе дә алардан. Һичшиксез,
Аллаһ ул залимнәр кавемен
[дөреслекне табарга] һидаять
итмәс.
52. Күңелләрендә [монафикълык
кебек] авыру булган [Габдул -
лаһ ибне Үбәй кебек] кешеләр-
нең алар арасына [дуслык һәм
таяныч өчен] ашыкканнарын
күрерсең. Алар: «Башыбыз-
га бер бәла килүеннән кур-
кабыз», – диләр. Әмма, бәл -
ки, Аллаһ [мөэминнәргә бер]
җиңү яки Үз катыннан [мона-
фикъларның чын йөзен ачып
салу белән бәйле] бер әмер
җибәрер, һәм шулвакыт алар
күңелләрендә яшереп тоткан
[бу шикләнү һәм көферлек кебек
яман] нәрсәләре өчен бик
үкенәчәкләр.
53. Иман китерүчеләр исә [шул -
чак бер-берләренә монафикъ-
ларны күрсәтеп, аларның
хәлләренә гаҗәпләнүне белде-
рер өчен]: « [Һичшиксез] Сез-
нең белән булачакларына
Аллаһ белән иң көчле ант
итүчеләр болар идеме?» –
дип әйтәчәкләр [һәм Аллаһ-
ның үзләренә насыйп иткән
ихласлык нигъмәтенә шөкер
итәчәкләр]. Аларның [ыша-
нып түгел, кешегә күрсәтер өчен
генә кылган бөтен] гамәлләре
бушка китте, һәм алар [ике
җиһанда да] югалтучылардан
булдылар.
54. И, иман китерүчеләр! Ара-
Кәлам шәриф

159
гыздан кем дә булса [Ислам]
диненнән [чыгып, кире кяфер-
легенә] кайтса, Аллаһ үзләрен
сөя, алар да Аны сөя торган,
мөэминнәргә карата тый-
нак, кяферләргә карата каты
торган бер җәмәгать ките-
рер. Алар Аллаһ юлында
җиһад кылырлар һәм бер-
нинди шелтәләүченең дә
янауларыннан курыкмаслар.
Бу – Аллаһның фазылы,
Ул аны теләгәненә бирер.
Аллаһ – чиксез Мәрхәмәт һәм
Белемнәр иясе, [һәрнәрсәне]
Белүче
(124) .
55. [И, мөселманнар!] Сезнең [асыл]
дустыгыз бары тик Аллаһ,
Аның расүле, иман китерү -
челәр. Алар, рөкүгъ кылган
хәлдә, намаз укыйлар, зәкят
бирәләр.
56. Кемнәр Аллаһны, Аның
124 Куртуби һәм Хазин кебек мөгтәбәр тәфсирләрдә белдерелгәнчә, Расүлуллаһ (сал-
ләллаһу галәйһи вә сәлләм) вафат булгач, Мәдинә һәм Мәккә халкы Габде Кайс улла-
рыннан булган Бәхрәйн ир-атыннан тыш, бөтен гарәпләр дә диннән кире кайталар.
Ләкин боларның диннән чыгулары ике төрле була. Бертөрлеләре шәригатьнең бөтен
хөкемнәрен кире кагып диннән чыгалар. Әбү Бәкер (радыйаллаһу ганһ) аларга Халид
ибне Вәлидны (радыйаллаһу ганһ) гаскәрләре белән җибәрә. Икенче төрлеләре исә:
«Намаз укыйбыз, ураза тотабыз, ләкин зәкят бирмибез, Аллаһ безнең малларыбызны
тартып ала алмас», – дип зәкятнең фарызлыгын инкяр иткәннәре өчен мөртәт булалар.
Әбү Бәкер (радыйаллаһу ганһ) алар белән сугышырга теләгәч, сәхабәләр кыйбла әһеле
белән сугышуны хуш күрмиләр. Ләкин Әбү Бәкер (радыйаллаһу ганһ): «Валлаһи, на-
маз белән зәкятнең арасын аеручылар белән сугышачакмын! Расүлуллаһка (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) биргән бер кәҗә бәтиләрен генә дә миңа бирмәсәләр, алар белән
сугышачакмын. Беркем бармаса, үзем генә барырмын»,- дип, болар өстенә дә гаскәр
җибәрә. Шуннан тегеләрнең барысы да зәкятне кабул итәләр. Шул сәбәпле, Әбү Хә-
сыйн (радыйаллаһу ганһ): «Пәйгамбәрләрдән соң Әбү Бәкердән дә (радыйаллаһу ганһ)
өстенрәк кеше тумады, һич шик юк: ул мөртәтләр белән сугышу мәсьәләсендә бер пәй-
гамбәр вазифасын үтәде», – дип әйткән.
125 Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Расүлуллаһның (салләл-
лаһу галәйһи вә сәлләм) мөәззине азан укып мөселманнар намазга баскач, яһүдиләр:
расүлен һәм иман китерү -
челәрне дус итсә, һичшиксез,
[шулар – Аллаһның тарафдар-
лары] Аллаһның тарафын
тотучылар [исә] җиңүчеләр.
5 7. И, иман китерүчеләр! Сездән
алда китап бирелгәннәрдән
динегезне көлкегә һәм уен-
га салучыларны һәм кяфер-
ләрне дус итмәгез. Әгәр [чын-
нан да] мөэминнәр булсагыз,
Аллаһтан куркыгыз.
58. Сез [бер-берегезне азан белән]
намазга чакырганда, алар
моны [азанны да, намазны да]
көлке һәм уен дип саныйлар.
Бу [кыланыш] – аларның аңла-
мый торган бер җәмәгать
булуларыннан
(125) .
59. [Расүлем!] Әйт: «И, әһле китап!
Сез безне Аллаһка, безгә
иңдерелгәнгә һәм безгә кадәр
иңдерелгәннәргә ышанганы-
5. Әл-Маидә сүрәсе

160
быз өчен битәрлисезме, сез-
нең күбегез [юлдан язган]
гөнаһлылар булган өченме?»
60. [Расүлем! Мөселманнарга: «Сез-
нең динегездән дә начаррак
дин булганын белмибез», – дип
әйтүче яһүдиләрнең һәрберенә]
Әйт: «Сезгә Аллаһ катында
җәзасы моннан да [бу сүзе-
гездән дә] начаррак булган
нәрсә хакында хәбәр итим-
ме? [Алар – яһүдиләр арасын-
нан шимбә көнне эшләү харам-
лыкны хәләлләштергән һәм
Гайсәгә [галәйһиссәлам] кил-
гән аш табынын инкяр иткән]
Аллаһ үзләрен ләгънәтләгән
һәм аларга ачу тоткан, ара-
ларыннан маймыллар һәм
дуңгызларга әйләндерелгән-
нәр белән тагутка табынучы-
лар – болар [бүтән кяферләр
белән чагыштырганда] урын-
нары тагын да начаррак бул-
ган, туры юлдан ныграк тай-
пылучылар».
61. [И, мөселманнар! Яныгызда
икейөзлеләнеп йөргән яһүдиләр
һәм башка монафикълар] Сезгә
килгәч: «Без [сезгә килгән дин-
гә] иман китердек!» – дияр -
ләр. Әмма алар [сезнең янга]
көферлек белән керделәр һәм
аның белән чыктылар да.
Аллаһ исә аларның [көферлек
һәм монафикълык кебек] яшер-
«Бастылар, бастылар инде!», – дип әйтәләр. Аларны рөкүгъ һәм сәҗдә кылганда күреп
мыскыл итеп көлә башлыйлар. Менә шуңа карата Аллаһы Тәгалә бу аяте кәримәне иң-
дерә. Шуңа күрә голәмә: «Азан төш белән генә гамәлгә кертелмәгән, Коръәннең ачык
хөкеме белән дә ныгытылган», – дигәннәр.
гәннәрен бик яхшы белә.
62. [Расүлем!] Алардан күбесенең
[ялган кебек зур] гөнаһлар,
золымнар һәм [аеруча] харам
ашауларда ярышканнарын
күрерсең. Һичшиксез, алар
кылган нәрсәләр никадәр
яман!
63. Нишләп [үзләрен Аллаһка
баглы дип санаган] раббани
кешеләр һәм галимнәр гөнаһ
[булган ялган] сөйләүләрен-
нән, [ришвәт һәм риба кебек]
харам ашауларыннан аларны
тыймыйлар соң? Һичшиксез,
алар кылган ул нәрсә никадәр
начар.
64. Яһүдиләр: «Аллаһ – саран»,
– диделәр. Үз куллары бога-
улансын һәм, әйткәннәре
өчен, аларга ләгънәт төшсен.
Юк! Аның юмартлыгы киң. Ул
теләгәненчә сарыф итә. Сиңа
Раббыңнан иңдерелгән нәрсә
аларның күбесенең бозыклы-
гын һәм көферлеген артты-
ра. Без алар арасына Кыямәт
көненә кадәр [дәвам итәчәк]
дошманлык һәм нәфрәт сал-
дык. Алар [Расүлуллаһ (салләл-
лаһу галәйһи вә сәлләм) һәм
башка кешеләргә] сугыш өчен
ут кабызган [һәм фетнә чыгар-
ган] саен, Аллаһ аны сүндерә.
Алар җирдә бозыклыкка
омтылалар. Аллаһ исә бозы -
Кәлам шәриф

161
клык таратучыларны сөйми.
65. Һичшиксез, әгәр әһле китап
иман китерсә һәм [гөнаһлар-
дан] сакланса, Без аларны
яман эшләреннән пакьләр
идек, аларны [нигъмәтләр
белән тулы] нәгыйм җәннәт -
ләренә кертер идек.
66. Әгәр алар Тәүрат белән
Инҗилне һәм үзләренә Раб-
быларыннан иңдерелгәнне
[Коръәни Кәримдәге хөкемнәр-
не] тотсалар, өсләреннән
[яуган яңгыр] һәм аяк асла-
рыннан [үсеп чыккан төрле
җиләк-җимеш, яшелчә белән]
туенырлар иде. Араларында
[чиктән ашмаган] урта юлны
тапкан [яхшы] бер өммәт бар.
Араларыннан күбесенең [хак-
ны инкяр итү, тискәрелек һәм
чамадан тыш дошманлык кебек]
кылган нәрсәләре бик яман.
6 7. И, Расүл! Раббыңнан
сиңа иңдерелгәнне [бер-
кемнән тартынмыйча] иреш-
тер. Әгәр моны эшләмәсәң,
Аның рисаләтен [һәм бар-
ча хөкемнәрен] җиткермәгән
126 Гаишә (радыйаллаһу ганһа) болай дигән: «Бер төнне Расүлуллаһ (салләллаһу галәй-
һи вә сәлләм) дошман һөҗүм итүеннән куркып, йоклый алмагач: «Сәхабәләремнән
ышанычлы бер кеше төннәрен сакта торса иде!» – диде. Шулай сөйләнеп торганда, яу
кораллары шылдырдаган тавыш ишеттек. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм):
«Кем ул?» – дип сорагач, килгән кеше: «Мин – Сәгъд ибне Вәккас, сине сакларга килдем»
– диде. Шуннан соң Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тынычлап йоклады (Бо-
хари Тәмәнни 4 № 6804 6/2642; Мөслим Фәдаил әс-сахәбә 5 № 2410 4/1875). Габдуллаһ
ибне Шәкыйк (радыйаллаһу ганһ) риваять иткәнчә, бу аяте кәримә иңгәнчегә кадәр сә-
хабәләрдән бер төркем һәрвакыт Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ияреп,
аны саклап йөри торган булалар. Әмма бу аяте кәримә иңгәннән соң, Расүлуллаһ (сал-
ләллаһу галәйһи вә сәлләм): «И, кешеләр! Артык мине саклавыгызның хаҗәте калмады,
барасы урыннарыгызга барыгыз! Һичшиксез, Аллаһ мине кешеләрдән саклады», – дип
әйтә (Тирмизи Тәфсир 6 № 3046 5/251).
булырсың. [Чөнки сиңа вәхи
ителгәннәрдән берсе икенче-
сеннән өстенрәк куела алмый].
Аллаһ сине кешеләрдән
саклаячак. Һичшиксез, Аллаһ
кяферләр кавемен һидаятькә
ирештермәячәк
(126) .
68. [Расүлем!] Әйт: «И, әһле китап!
Сез [Мөхәммәдкә (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) инанып,
аның хөкемнәренә буйсынып]
Тәүратны, Инҗилне һәм Раб-
быгыздан сезгә иңдерелгән-
не тугрылык белән тотмаса-
гыз, [дин күзлегеннән мөһим
дип саналган] бернәрсәдә дә
[хаклыкта] түгелсез». Раб-
быңнан сиңа иңдерелгәннәр
[Китаплар] аларның күбесенең
азгынлыгын һәм көферле -
ген, һичшиксез, арттырачак.
[Тәблигъ иткән саен аларның
көферлекләре арта гына дип]
Кяферләр кавеме өчен кайгы-
рма [чөнки моның зарары сиңа
түгел, үзләренә кайтачак].
69. Һичшиксез, [телләре белән]
инанганнар [күңелләре белән
инанмаганнар] һәм яһүдилек-
5. Әл-Маидә сүрәсе

162
тә булган [монафикъ] кешеләр,
һәм [Нух һәм Ибраһим [галәй-
һимәссәлам] дәверендә яшәп,
аларның динендә булган] саби-
иләр, һәм насаралар – [болар-
дан] кем дә кем Аллаһка һәм
Ахирәт көненә ышанса, изге
бер гамәл дә кылса, [кяфер -
ләр котлары алыначак Кыямәт
көнендә] аларга курку бул-
мас һәм [гөнаһлылар кулдан
ычкындырган әҗерләре өчен
кайгырган чакта] алар хәсрәт
тә чикмәс
(127) .
70. Без [үз китапларындагы
хөкемнәрне үтәү һәм Мөхәм-
мәдкә (салләллаһу галәйһи вә
сәлләм) ышанып, аңа иярүләре
хакында] Исраил улларыннан
вәгъдә алган идек һәм аларга
[бу мәсьәләләрне аңлатыр өчен]
пәйгамбәрләр җибәргән идек.
Пәйгамбәр аларның җаннары
теләмәгән берәр нәрсә китер-
гән саен, аларның берләрен
алар ялганчыга чыгардылар,
икенчеләрен үтерделәр.
71. Алар [пәйгамбәрләрне инкяр
итүләре һәм бертөрлеләрен
үтерүләре кебек зур гөнаһла-
ры сәбәпле] бер бәла чыкмас,
дип санадылар һәм [дөреслек -
не күрергә] сукырайдылар һәм
[үгет-нәсыйхәтне ишетергә]
саңгырауландылар. Шуннан
127 Яһүдиләр белән насаралардан Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ияр-
мәгәннәрнең җәннәткә керүенә карата бу һәм моның кебек аяте кәримәләрне дәлил
итеп китерүчеләрнең фикерләрен кире кагу өчен карагыз: «Бәкара» сүрәсе, 62; «Ниса»
сүрәсе, 151; «Әгъраф» сүрәсе, 158.
128 Мөхәммәд ибне Кәгъб (радыйаллаһу ганһ) болай риваять итә: Аллаһы Тәгалә
[бозауга табынуларыннан соң]
Аллаһ тәүбәләрен кабул итте.
[Әмма] Шуннан соң [Зәкәрия,
Яхъя һәм Гайсә (галәйһимүс -
сәлам) заманында] араларын-
нан күбесе кабат сукырайды
һәм саңгырауланды. Аллаһ
– аларның ни кылганнарын
[бик яхшы] күрүче.
72. «Аллаһ – Мәрьям улы Мәсих
ул», – дип әйтүчеләр кяфер
булдылар. Хәлбуки, Мәсих:
«И, Исраил уллары! [Миңа
түгел] Минем дә Раббым,
сезнең дә Раббыгыз булган
Аллаһка гыйбадәт кылыгыз.
Кем дә кем Аллаһка ширек
кушса, Аллаһ [тәүхид ияләренә
булган] җәннәтне аңа харам
кылды. Аның сыенасы уры-
ны [мөшрикләр өчен әзерлән-
гән] { [булыр]. [Аллаһның хакы
булган гыйбадәтне Ул бар иткән
мәхлукларга кылып, иң зур
гаделсезлек кылган] Залимнәр-
гә ярдәмчеләр юк», – дигән
иде.
73. «Аллаһ – өчнең өченчесе [өч
илаһтан берсе]», – дип әйтү -
челәр кяфер булдылар. Хәлбу -
ки, бер Аллаһтан башка илаһ
юк. Әйткәннәреннән ваз кич-
мәсәләр, кяфер булган бу
кешеләргә тилмерткеч бер
газап кагылачак
(128) .
Кәлам шәриф

163
74. [Бу ялгыш иманнарын ташлап]
Аллаһка тәүбә итмәячәкләр-
ме һәм Аңардан ярлыкау
сорамаячаклармы? Аллаһ –
[гөнаһларны күпләп] Гафу итү-
че, Рәхимле.
75. Мәрьям улы Мәсих – [Аллаһ-
ның улы түгел] бер пәйгамбәр
генә. Аңа кадәр дә пәйгамбәр-
ләр [килеп] киткән иде. Анасы
да [Аллаһның хатыны түгел, бик
намуслы кол булган] бер тугры
[сүзле] хатын гына. Алар икесе
дә – [кол һәм адәм баласы бул-
ганнары өчен] азык ашыйлар
иде. [Расүлем!] Безнең [игъти-
кадларының ялгышлыгын күр-
сәткән] дәлилләрне аларга
ничек итеп бәян иткәнебез-
не кара. Шуннан соң аларның
[хакны табудан] ничек чит-
ләшкән булуларын кара.
Мәрьям улы Гайсәны күкләргә күтәргәч, бәни Исраилнең галимнәреннән йөз кеше ту -
плана һәм: «Бу төркем бик күпсанлы, шуңа күрә фикер төрлелегенә төшү куркынычы
бар. Арадан ун кешене чыгарыйк», – дигән уйга киләләр. Әмма саннары барыбер бик
күп булганын һәм мондый хәлдә бер фикергә килә алмауларын аңлагач, араларыннан
унар-унар кешене чыгарып, ахырда ун гына кеше кала. Ниһаять: «Хәзер дә күп, тагын
алты кешене чыгарыгыз», – дип дүрт кенә кешене калдыралар, һәм шул дүрт кеше үза-
ра Гайсә (галәйһиссәлам) хакында сүз көрәштерә башлый.Араларыннан берсе: «Гаибне
Аллаһтан башка беркемнең дә белә алмаганын үзегез дә беләсез. Ул гаибләрне белә иде.
Димәк, ул Аллаһ иде. Теләгәне кадәр җирдә торды да, теләгәч, күккә күтәрелде», – дип
әйтә. Икенче берәве: «Без Гайсәне дә, аның анасын да таныйбыз, шуңа күрә ул – Аллаһ-
ның улы», – дип әйтә. Тагын берсе: «Мин сез әйткән кебек әйтмим, чөнки Гайсә безгә
үзенең Аллаһның колы, рухы һәм Мәрьямгә салынган сүзе булганын әйтте. Без аның
хакында үзе әйткәнгә ышанабыз. Мин сезнең аның турында зур ялган сөйләвегезгә бик
борчылам», – дип әйтә. Дүртенче кеше дә бу фикергә кушыла. Шуннан бу кешеләр ха-
лык алдына чыгалар. Халык алардан Гайсә (галәйһиссәлам) хакында фикерләрен со-
рый. Болар һәрберсе дә үз җавапларын әйтәләр һәм һәр өч карашка ияргән фиркалар
барлыкка килә. Менә бу һәм моңа кадәрге аяте кәримәдә Аллаһы Тәгалә ике фирканың
да көферлеккә төшерә торган сүзләрен һәм иманнарын бәян итеп, алдагы 66 нчы аяте
кәримәдә дөрес иманга ия булган фиркага ишарә ясый (Сүютый әд-Дүрр әл-мәнсур
3/122). Насараларның өчләтү гакыйдәсенең тикшерелүе һәм кире кагылуы хакында ка-
рагыз: «Ниса» сүрәсе, 171.
76. [Расүлем!] Әйт: «Сез Аллаһны
калдырып, үзегезгә ни зарар,
ни файда китерергә көче
җитмәгән нәрсәләргә табына-
сызмы әллә? Хәлбуки, Аллаһ
– [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәр-
нәрсәне] Белүче.
7 7. [Расүлем!] Әйт: «И, әһле китап!
[Берәүләрегез Гайсәне [галәй -
һиссәлам] илаһлыкка күтәреп,
берәүләрегез пәйгамбәрләр-
не инкяр итеп] Хаклыкка кар-
шы [барып] динегездә чик -
тән ашмагыз. [Мөхәммәднең
(салләллаһу галәйһи вә сәл-
ләм) җибәрелүеннән] әүвәл [үз
шәригатьләрен тотудан] тай-
пылган, [үзләренә ияргән] бик
күпләрне адаштырган һәм
[Расүлуллаһ (салләллаһу галәй-
һи вә сәлләм) килгәч, аңардан
көнләшеп һәм яла ягып] туры
5. Әл-Маидә сүрәсе

164
юлдан язган кешеләрнең
начар теләкләренә иярмәгез».
78. Исраил улларыннан кяфер
булган кешеләр Давыд һәм
Мәрьям улы Гайсәнең теле
белән [иңдерелгән Зәбүр һәм
Инҗилдә] ләгънәтләнделәр. Бу
– аларның [әмерләргә] каршы
төшкәннәре һәм [Аллаһ тара-
фыннан куелган] чикне ашкан-
нары өчен.
79. Алар үзләре кыла торган
начарлыктан бер-берләрен
тыймыйлар иде. Алар кылган
бу [гөнаһларга карата ваемсыз]
эш никадәр начар иде.
80. [Расүлем!] Син алардан күбесе-
нең [сиңа һәм мөэминнәргә ачу
тотканнары өчен] кяфер булган
кешеләргә дуслык тотканна -
рын күрәсең. Нәфесләренең
алар өчен электән әзерләп
куйган нәрсәләре никадәр
яман. Аллаһ аларга ачуланды,
һәм алар мәңге газап эчендә
калачаклар.
81. Әгәр алар Аллаһка, Пәйгам-
бәргә [Расүлем] һәм аңа иңде-
129 Әбү Хәййан (рәхимәһуллаһ) бәян иткәнчә, бу аяте кәримәдә насараларның мөсел-
маннарга дус булганлыклары аңлатылмаган, фәкать аларның яһүдиләргә һәм мөшри-
кләргә караганда якынрак булганы белдерелгән. Яһүдиләрнең дошманлыклары нинди
зур булганы аңлатып торуларга мохтаҗ түгел, чөнки алар ышанганча, дин күзлегеннән,
үз араларыннан булмаган кешеләргә нинди генә юл һәм шарт белән булса да явызлык
кылу фарыз санала. Шуңа күрә алар үтерә алганнарны үтерәләр, юк икән, малларын
талау, урлау яки төрле хәйлә, тозак һәм мәкерлек кору белән, кешеләргә кулларыннан
килгәнчә зарар салырга тырышалар. Насараларның ышануы исә мондый түгел. Алар-
ның диннәрендә башкаларны җәфалау харам санала, ләкин шуны белергә кирәк, наса-
ралар иман мәсьәләсендә яһүдиләрдән дә начаррак хәлдә торалар, чөнки яһүдиләрнең
иман бозыклыгы – пәйгамбәрлек мәсьәләсендә, насараларныкы исә илаһлыкка кагыла.
Җәссас һәм Бәгави кебек галимнәр аяте кәримәнең бөтен насараларны да күз уңында
тотып түгел, ә Нәҗаши һәм аның иптәшләре шикелле Исламны сайлаган бер төркем
турында иңгәнен аңлатып узганнан соң: «Мөселманнарны үтерү, әсир итү, шәһәрләрен
релгәнгә иман китерсәләр,
аларны дус итмәсләр иде.
Әмма аларның күбесе – [үз
диннәрен дә кирәгенчә тотма-
ган] гөнаһлылар.
82. Кешеләр арасыннан иман
китерүчеләргә дошманлы-
кта иң көчле дип яһүдиләр-
не һәм ширек кылучыларны
табачаксың. Алар арасыннан
иман китерүчеләргә сөюдә
иң якын итеп: «Без – насара-
лар», – диючеләрне күрәчәк -
сең. Чөнки алар арасында
[гыйбадәт һәм гыйлем белән
мәшгуль] гыйлем ияләре һәм
[Ахирәт хисабыннан курку сәбә-
пле, дөньяны ташлап мона-
стырьга бикләнгән] руханилар
бар, һәм алар [яһүдиләрдән
аермалы буларак дөреслек -
не аңлаган чакта хакны кабул
итүдә] тәкәбберләнмиләр
(129) .
83. [Насара булган Хәбәшстан
хөкемдары Нәҗаши һәм аның
янындагы руханилар сәха -
бәләрдән] Расүлгә иңдерелгән-
не ишеткәч, [үз китапларын-
Кәлам шәриф

165
нан белгәнгә күрә] хакны [бик
җиңел] таныганнары өчен,
син аларның күзләре яшь
белән тулганын күрерсең.
Алар әйтәләр: «И, Раббыбыз!
Без [Коръәнгә һәм аны китергән
Мөхәммәдкә (салләллаһу галәй-
һи вә сәлләм) иман китер-
дек. Син безне [Кыямәт көнен-
дә башка өммәтләр хакында]
шаһитлык кылучылар [мөсел-
маннар] белән бергә яз
(130) .
84. Нишләп безгә үзебезгә килгән
ул хакка иман итмәскә? Без
бит Раббыбызның безне [пәй -
гамбәрләр һәм мөэминнәрдән
торган] изгеләр җәмәгате ара-
сына кертүен телибез».
85. Әйткән нәрсәләре өчен,
Аллаһ аларны [сарайлары һәм
агачлары] асларыннан елга-
лар аккан җәннәтләр белән
бүләкләде. Алар анда мәңге
калачак. [Иман һәм гыйбадәт
мәсьәләсендә] Игелек кылучы-
ларның әҗере менә бу.
86. Әмма кяфер булган һәм Без-
нең аятьләребезне ялган
санаган кешеләр – әнә шулар
[бик көчле ялкынлап янган] {
әһелләре.
һәм мәчетләрен җимерү, мосхафларны яндыру кебек золымнар мәсьәләсендә насара-
лар да нәкъ яһүдиләр шикелле үк», – дигәннәр.
130 Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, бу аяте кәримәдә сүз
Нәҗаши һәм аның якыннары турында бара, чөнки Җәгъфәр Таййар (радыйаллаһу
ганһ) аларга «Мәрьям» һәм «Таһа» сүрәсеннән берничә аять укыгач, Нәҗаши, җирдән
бер салам бөртеге алып: «Ант итеп әйтәм, бу укылган нәрсә Аллаһы Тәгаләнең Инҗил-
дә боерганына шуның кадәр дә каршы килми», – дип әйтә һәм, Җәгъфәр (радыйаллаһу
ганһ) кыйраәтен бетергәнче, күзләреннән яшь түгәләр. Һәм, шулай ук, Расүлуллаһ (сал-
ләллаһу галәйһи вә сәлләм) Җәгъфәр (радыйаллаһу ганһ) белән Хәбәшстаннан килгән
делегациягә «Ясин»не укыган чакта да алар елыйлар.
8 7. И, иман китерүчеләр! [Рухани
булырга теләп йоклау, гаиләгез
белән булу, ит ашау һәм хушбуй-
лар сөртенү кебек] Аллаһның
сезгә хәләл иткән [пакь һәм
тәмле] нәрсәләрне [үз-үзе-
гезгә] харам кылмагыз һәм
[хәләл-харам итү мәсьәләсендә]
чиктән чыкмагыз. Һичшик -
сез, Аллаһ [Үзе куйган] чиктән
ашучыларны сөйми.
88. Аллаһның сезне ризыклан-
дырган нәрсәләреннән хәләл
һәм хуш булганын ашагыз
һәм Аллаһтан куркыгыз, сез
бит – Аңа иман китерүчеләр.
89. [Хаталык яки ялгыш аңлау арка -
сында дөрес дип санап китер-
гән] Антларыгыздагы буш
сүз өчен Аллаһ сезне [өстегез-
гә нинди дә булса бер кәффарәт
йөкләп] җәзаландырмый.
Әмма [киләчәк турындагы] ант-
ларны [сүз белән] ныгытканы-
гыз өчен, [әгәр аны үтәмәсә -
гез] сезне җавапка тартачак.
Моның кәффарәте – гаиләгез-
гә ашаткан нәрсәнең уртача-
сыннан ун фәкыйрьне аша-
ту яки аларны киендерү, яки
бер кол азат итү. Кем дә кем
5. Әл-Маидә сүрәсе

166
[боларны үтәргә мөмкинлек]
таба алмаса, [аңа бу очракта]
өч көн ураза [тоту йөкләнә].
Бу – ант иткән [һәм шул ант-
ны бозган] очракта антлары-
гызның кәффарәте. [Кирәк-
кән-кирәкмәгән һәр очракта
ант итмичә, ант ителгән чак -
та – әгәр бозу хәерлерәк түгел
икән – бозмыйча, мөмкин бул-
ганда, бөтенләй ант итмичә,
бозганда исә кәффарәт түләп]
Антларыгызны саклагыз. [И,
мөэмин кеше!] Аллаһ [шәри-
гать хөкемнәрен уртага куйган]
аятьләрен сезгә шулай [тиңсез
бер бәян белән] бәян итә, – бәл-
ки, сез шөкер итәрсез
(131) .
90. И, иман китерүчеләр! Хәмер,
отышлы уен, [табыну өчен]
131 Антлар өч төрлегә аерыла: бозылган очракта кәффарәт кирәк булган антлар, кәф-
фарәт кирәк булмаган антлар һәм ант итүчегә бернинди дә җаваплылык йөкләми тор-
ган антлар. Кәффарәт кирәк булган һәм йәмин әл-мүнгакыйдә дип атала торган берен-
че төр антлар – кешенең берәр нәрсә эшләп-эшләмәвенә карата әйтелгән антлар, әгәр
мондый ант бозыла калса, аяте кәримәдә бәян ителгән дүрт төрле кәффарәттән берсе
кирәк була. Кешенең, белә торып, максатчан рәвештә үткән заман яки хәзерге заман
вакыйгалары турында әйткән ялган антлары икенче төр антка керә һәм йәмин әл-га-
мус дип атала. Мондый антлар бернинди кәффарәт белән дә пакьләнмәслек зур гөнаһ
булганы өчен, тәүбә вә истигъфардан башка бер чыгу юлы юк. Әмма кеше дөрес дип
санап, нәрсәгә булса ант итсә, соңыннан аның алай булмаганы ачыкланса, бу төр ант
йәмин әл-ләгу дип атала, моның өчен бернинди кәффарәт тә кирәк түгел, бу очракта
сүз ниндидер гөнаһ турында да бара алмый.
132 Гомәр ибне Шурахбил (радыйаллаһу ганһ) болай дип белдерә: Гомәр ибне Хәттаб
(радыйаллаһу ганһ): «И, Аллаһ! Безгә исерткеч хакында ачык хөкемеңне белдер», – дип
әйткәч, «Бәкара» сүрәсендәге «Синнән хәмер һәм отышлы уеннар турында сорыйлар»
аяте кәримәсе иңә. Хәзрәте Гомәрне (радыйаллаһу ганһ) чакыртып, бу аяте кәримәне
укыгач, ул шул ук догасын янә кабатлый. Шуннан «Ниса» сүрәсендәге «И, иман китерү -
челәр! Исерек чакта намазга якын килмәгез!» аяте кәримәсе иңә. Бу аяте кәримә иңгәч,
Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мөәзине камәт төшергәндә: «Исере-
кләр намазга якын килмәсен!» – дип әйтә торган була. Хәзрәте Гомәр (радыйаллаһу
ганһ) бу аяте кәримәне укыгач, ул моның белән генә дә канәгатьләнмичә, кабат шул ук
догасын кыла. Бу юлы «Маидә» сүрәсенең шушы аятьләре иңгәч, ул: «Ваз кичтек, ваз
кичтек!» – дип, канәгать булуын белдерә (Тирмизи Тәфсир 6 № 3049 5/253).
тораташлар һәм фал укла-
ры – шайтан гамәлләреннән
булган шакшылык. Болар-
дан ерак торыгыз, бәлки,
сез [Аллаһның газабыннан
котылып] уңышка ирешерсез.
91. Шайтан хәмер [һәм исерт-
кеч эчемлекләр] һәм отышлы
уен белән арагызга дошман-
лык һәм нәфрәт салырга, сез-
не Аллаһны искә алудан һәм
намаздан тайпылдырырга
тели. Сез [болардан] ваз кич-
мисезме әллә?
(132)
92. Аллаһка итагать итегез,
Расүлгә итагать итегез һәм
[аларга каршы төшүдән] сакла-
ныгыз. Әгәр дә [аларның
хөкемнәреннән] йөз чөерсә-
гез, белегез, [Аллаһка да, пәй -
Кәлам шәриф

167
гамбәргә дә бернинди зарар да
китерә алмассыз, чөнки] Безнең
Расүлебез өстендә – ап-ачык
бер ирештерү генә.
93. [Хәмер һәм отышлы уеннар
тыелганчы] Ашаган нәрсәләре
өчен иман китергән нәрсә
һәм изге гамәлләр кылучы-
ларга гөнаһ юк, әгәр [харам-
нардан сакланып] тәкъва бул-
салар, иман китерсәләр һәм
изге гамәлләр кылсалар, шун-
нан [хәмер һәм отышлы уен-
нардан да сакланып] тәкъва
булсалар һәм [аларның харам-
лыгына] иман китерсәләр,
шуннан тагы тәкъва булсалар
һәм яхшы гамәл кылсалар.
Аллаһ [һәр эштә яхшылык һәм
матурлык эзләгән, иман, изге
гамәл, тәкъвалык һәм ихсан
кебек сыйфатлар белән Үзенә
якынлашырга тырышкан] иге-
лек кылучыларны сөя.
94. И, иман китерүчеләр! Аллаһ
[мәңге белгәне кебек, ярал-
тылышыннан соң да бар бул-
ганда] Үзеннән, күрми торып,
курыккан кешеләрне бил-
геле итәр өчен, Аллаһ сезне
[ихрамлы чакта] кулларыгыз
һәм сөңгеләрегез җитешәчәк
ау табышы белән, [аны тотар-
сызмы, тотмассызмы дип]
һичшиксез, сынаячак. Мон-
нан соң кем дә кем [ихрамда
вакытта ауга чыгып] чиктән
ашса, аңа тилмерткеч газап
[булыр].
95. И, иман китерүчеләр! Ихрам- лы чакта кыргый [хайваннар]
үтермәгез. Арагыздан кем-
дер, белә торып, үтерсә, эше-
нең зыянын татысын өчен,
[аңа тиешле] җәза: яки Кәгъ-
бәгә барачак корбанлыклар-
дан [үзе] үтергән [хайваннар]
күләмендә үк ике гадел кеше
[бу корбанлык терлек хакын-
да] аңа шаһитлык биргән
терлек [чалу]; яки кәффарә -
те – фәкыйрьләрне ашату,
яки [теләсә] моңа тиң ура-
за [тотып, кәффарәтен түләгән
булыр ки, мондый очракта һәр-
бер фидия өчен бер көн ураза
туры килер]. Аллаһ элек бул-
ганны [аулауларыгызны] гафу
итте. Кем дә кем [бу гамәл
харам булып расланганнан соң,
мондый бер гөнаһка кабат]
кайтса, Аллаһ аңарга җавап
буларак җәза бирәчәк. Аллаһ
– Бөек [Җиңелмәс], җавап бул-
ган җәзаны Бирүче.
96. Сезгә һәм юлчыларга бер
файда булсын өчен, [аша -
ла яки ашалмый торган бөтен]
диңгездә ау һәм аны [ашарга
рөхсәт ителгәнне] ашау сезгә
хәләл кылынган. Коры җирдә
ау исә ихрамлы чагыгызда
сезгә тыелган. [Харамдә һәм
ихрамда ауга йөрү мәсьәләсен-
дә] Аллаһтан куркыгыз ки,
Аңа җыелачаксыз.
9 7. Аллаһ Кәгъбәне, [ихтирамга
лаек] Бәйте Харамны, [хаҗ
үтәлә торган] харам айны, [хаҗ
корбаны буларак Мәккәгә бүләк
5. Әл-Маидә сүрәсе

168
ителгән] корбанлыкларны һәм
[аеруча] муенсалы булганнар-
ны кешеләр өчен бер таяныч
итте. Бу – сезнең Аллаһ күктә
булганнарны да, җирдә бул-
ганнарны да белеп торганын
һәм Аллаһ һәрнәрсәне [иң
яхшы] Белүче икәнен белүегез
өчен.
98. Белегез, һичшиксез, [харам
һәм ихрам кебек чикләрен сан-
га алмаган һәм боларда кире -
лек күрсәтеп тәүбә кылмаган
кешеләргә карата] Аллаһның
газабы бик каты һәм, һич-
шиксез, Аллаһ – [гөнаһларны
күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
99. Расүлгә (салләллаһу галәйһи
вә сәлләм) фәкать [Исламның
хөкемнәрен аңлатып] иреш-
терү генә йөкләнгән. Аллаһ
сезнең ачык кылган вә яше-
рен кылган эшләрегезне дә
белә.
100. [Расүлем!] Әйт: «[Әй вакыйга-
ларга гыйбрәт күзе белән кара-
учы кеше! Начар гамәлләр, гади
кешеләр һәм харам керемнәр
кебек] Кабахәтлекнең күп-
133 Әнәстән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә: «Беркөн Расүлуллаһка (салләл-
лаһу галәйһи вә сәлләм) кыстый-кыстый бик күп сораулар биргәч, ул ачуланып мөн-
бәргә менде дә: «Кем миннән нәрсәдер сорарга теләсә, хәзер үк сорасын! Валлаһи,
миннән сораган нәрсәгезгә шушы урында торган чагымда җавап бирәчәкмен!» – диде.
Мин уңга-сулга борылып карадым, бөтен кеше киемен башына тарткан, елый иде. Шул-
чак кем белән булса тавыш куптарган вакытта үзенең атасының исеме белән түгел, чит
кеше исеме белән атап кимсетелгән бер кеше торып басты һәм Расүлуллаһтан (салләл-
лаһу галәйһи вә сәлләм) атасының кемлеген сорады. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи
вә сәлләм): «Хүзафә!»– диде. Шуннан Гомәр (радыйаллаһу ганһ): «Без Раббы буларак
– Аллаһтан, дин буларак – Исламнан, расүл буларак Мөхәммәдтән (салләллаһу галәй-
һи вә сәлләм) разый булдык. Фетнәләрдән Аллаһка сыенабыз», – дип әйтә башлады.
Шуннан Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Минем хәердә һәм начарлыкта
бүгенге шикеллене күргәнем булмады. Һичшиксез, миңа бая шушы дивар өстендә җән-
леге сине хәйран итсә дә,
кабахәтлек һәм пакь [берка-
йчан да] тиң булмас. И, [нәф-
сани теләкләрдән арынган]
акыл ияләре, [кабахәтне пакь-
тән өстен чыгару мәсьәләсендә]
Аллаһтан куркыгыз, бәлки,
сез уңышка ирешерсез.
101. И, иман китерүчеләр! Ачы -
клангач, [соңыннан] сезгә
бик авыр булачак нәрсәләр
турында [Пәйгамбәрдән] сора-
магыз. Әгәр дә сез [вәхи килү
дәвам итеп] Коръән иңгәндә,
алар турында сорасагыз, алар
сезгә ачыкланыр. [Әмма сезгә
йөкләнмәгән нәрсәләрне кушып
сорасагыз, үзегез үти алмаган
әмерләр алырсыз да, гөнаһлы
булганыгыз өчен, Аллаһның
ачуына дучар булырсыз]. Аллаһ
[үткәндә] булганны гафу итте.
Аллаһ – [гөнаһларны күпләп]
Гафу итүче, Мәрхәмәтле
(133) .
102. Сездән алда да [Исраил улла-
рыннан булган] бер җәмәгать
болар [кебек кирәкмәгән нәр-
сәләр] турында сораган иде,
соңыннан шулар [сораулар
Кәлам шәриф

169
бирү һәм җавапларны кабул
итмәү] сәбәпле, кяфер булды-
лар.
103. Аллаһ ни бәхирә, ни саибә, ни
вәсыйлә, ни хам дигән нәр-
сә кылмады. Әмма кяферләр
[үз башларыннан моның ише
хөкемнәр уйлап чыгарып, шул
уйдырмаларын Аллаһка кайта-
рып калдырып] Аллаһка яла
яктылар. Аларның күпчелеге
аңламыйлар
(134) .
104. Аларга: «[Хәләл һәм харамнар-
ны аңлый алуыгыз өчен] Аллаһ
иңдергән нәрсәгә һәм Расүл-
гә [аның сөннәтенә] килегез»,
– дигәч, алар: «Аталарыбыз-
ны нәрсәдә тапкан булсак, [юл
буларак] безгә шул җитә», –
нәт белән җәһәннәм күрсәтелде», – диде. Менә шуннан соң мөэминнәрне урынсыз һәм
күп сораулар бирүдән тыйган бу аяте кәримә иңде.
134 Җаһилият дәверендә гарәпләр, бишенче булып туган баласы саулык булган дөяне
«бәхирә» дип атый башлый һәм мондый малдан файдалануны үзләренә харам кыла
торган булалар. Потларга багышлап иреккә җибәрелгән дөяне «саибә» дип атыйлар. Бер
карында биш тапкыр игез теши тудырып, ун теше балалаган сарык яки дөяне «вәсыйлә»
дип атыйлар һәм аны хатыннарга гына тыя торган булалар. Ун ел токым үрчетер өчен
кулланылып тыелган ата дөяләрне «хам» дип атыйлар һәм «Боларның сыртлары ха-
рам», – дип, мондый хайваннарга атланып йөрүне, аларны савуны, йоннарыннан фай-
далануны тыя торган булалар. Алар бернинди судан һәм утлык җирләрдән куылмый
торган була. Менә әлеге аяте кәримәдә Аллаһы Тәгалә җаһилият әһеленең бу уйдыр-
маларның Үз хозурында бернинди әһәмияте булмаган бернәрсә икәнлеген бәян итә,
кешеләрнең вәхигә таянмыйча, үз башларыннан хөкем буларак куйган нәрсәләренең
Аллаһның шәригатендә булмаган бер акылсызлык әсәре икәнен аңлата.
135 Галимнәрнең күпчелеге кабул иткәнчә, бу аяте кәримәдән игелеккә өндәүнең
кире кагылуы кебек мәгънә чыгарыла алмый. Мондагы асыл мәгънә – итагатьле кеше-
нең баш күтәрүчеләрнең гөнаһлары өчен җавапка тартылмаячагы. Игелек кылуга әмер
итеп, начарлыклардан тыю вазифасының фарыз булуы бик күп аяте кәримәләр һәм хә-
дис-шәрифләр белән ныгытылган, шуңа күрә моннан кешенең ваемсыз-гамьсезлегенә
дәлил чыгару мөмкин түгел. Чөнки монда адашканнарның мөэминнәргә зарар бирә
алмаячагы белдерелгән, мөэминнәрнең исә һидаятьтә булу шарты китерелгән. Һида-
ятьтә булу исә кешенең үз-үзен дә, башкаларны да игелеккә өндәп, начарлыктан тыю
хәлендә генә мөмкин. Мондый хәлдә өстендә булган вазифаны үтәгән кешегә адашкан-
нарның кылган ялгышлары зарар китерә алмый, ләкин гамьсезлек, ваемсызлык күрсә-
диләр. Әллә аталары [хак һәм
һидаять турында] берни дә бел-
мәгән һәм [бернинди хакый-
катькә] туры юл таба алмаган
булсалар дамы?
105. И, иман китерүчеләр! Сез үзе-
гезне [үзгәртү ягын] карагыз.
Әгәр сез [изгелеккә өндәп һәм
явызлыкны тыеп] һидаятьтә
булсагыз, [туры юлдан] адаш-
кан кеше сезгә зарар бирмәс.
Сезнең һәммәгезнең кайтуы-
гыз – Аллаһка гына. Шуннан
ул сезнең ни кылганнарыгыз-
ны сезгә хәбәр итәчәк
(135) .
106. И, иман китерүчеләр! Сездән
берегезгә [үз туган илендә чак -
та] үлем [сәбәпләреннән берәр-
се] килгәч, васыять [әйтү]
5. Әл-Маидә сүрәсе

170
вакытына сездән [туган тие-
шлегез булган] ике гадел кеше
шаһитлык кылыр; әгәр дә сез
җирдә сәяхәттә йөргән чак -
та, сезгә үлем ирешсә, [бу
шаһитлыкны] сездән булмаган
бүтән ике кеше [башкарыр].
Әгәр [бу ике кешедә] шиклән-
сәгез, аларның икесен дә
[халык җыелган вакытта бил-
геле] намаздан соң тоткарла-
гыз, алар: «[Без шаһитлык кыл-
ган кеше] Якын [туган] булса
да, аны [Аллаһы Тәгаләгә бир-
гән антыбызны дөньяви мән-
фәгать өчен] бер бәягә сатып
алмыйбыз һәм Аллаһтан
шаһитлыкны яшермибез. Ул
[шаһитлыкны яшереп, хыянәт
иткән] тәкъдирдә, һичшиксез,
без [белә торып] гөнаһ кылган
кешеләрдән булырбыз», – дип
Аллаһка ант итәрләр.
107. Соңыннан бу икәүнең [ялган
сөйләп] бер гөнаһ эшлә-
гән булулары ачыкланса,
[ул вакытта үләсе кеше тара -
фыннан васыять язуга сайлану
мәсьәләсендә] хаклары булган
кешеләрдән [һәм мәрхүмгә]
иң якын [варислар арасыннан
гаделсезлек күргән] бүтән ике
кеше [ялган шаһитлык кыл-
ган] икәү урынын алырлар
һәм [тегеләр кебек үк икенде
намазыннан соң тоткарланып]:
телгән очракта, коры белән яшь ботакларның да яначагын белдергән бик күп аяте
кәримәләр һәм хәдис-шәрифләр бар.
136 Бик күп аяте кәримәдә пәйгамбәрләрнең өммәтләренә шаһитлык кылачаклары
белдерелә торып, биредә аларның берни дә белмәүләрен әйтү белән гыйлемне Ал-
«Әлбәттә, безнең шаһитлы-
гыбыз теге икәүнең шаһит -
лыгыннан дөресрәк һәм без
чиктән чыкмадык. Ул [ялган
ант итәргә кыйган] чакта, һич-
шиксез, без [ялганны хак уры-
нына куйган] залимнәрдән
булырбыз», – дип Аллаһка ант
итәрләр.
108. Бу [шаһитларны ант иттерү
белән бәйле ысул] алар-
ның [хыянәт итеп] шаһит-
лыкны [үзгәртмичә] дөрес
үтәүләре яки антларыннан
соң [бүтән шаһитлар тарафын-
нан биреләчәк] башка антлар-
ның кабатлануыннан кур-
куларына якынрак. [Ялган
ант һәм ялган шаһитлык кебек
мәсьәләләрдә] Аллаһтан кур-
кыгыз һәм [васыятьләрне кабул
итеп] тыңлагыз. Аллаһ исә
гөнаһлылар кавемен һидаять
итмәс.
109. Аллаһ пәйгамбәрләрне тупла-
ган көнне: «[Илчелек вазифа-
гызны өммәтләрегезгә иреш -
тергәч] Сезгә нәрсә дип җавап
кайтардылар?» – дип әйтер,
алар [пәйгамбәрләр [галәй-
һимүссәләм]: «[И, Раббыбыз!
Син бездән яхшырак беләсең].
Бездә бернинди белем юк.
Һичшиксез, син – бөтен яше-
ренгәнне белүче», – дип
әйтерләр
(136) .
Кәлам шәриф

171
110. Аллаһ әйтер: «И, Мәрьям
улы Гайсә! Минем сиңа һәм
анаңа булган нигъмәтем -
не хәтерлә. Сине мөкатдәс
Рух [Җәбраил [галәйһиссәлам]
белән куәтләндердек, һәм
син [могҗиза буларак] бишек-
тә дә, [ирештерү вазифасын
үтәрлек дәрәҗәдә] үсеп җит-
кәч тә, кешеләр белән сөй-
ләшкән идең. Сиңа [элекке
пәйгамбәрләргә җибәрелгән]
китапны [туры һәм хикмәтле
сүз сөйләү, хәләл һәм харамны
белү һәм яшерен гыйлемнәр-
не насыйп итү кебек] хикмәт-
не, Тәүратны һәм Инҗил-
не [арадашчысыз] өйрәткән
идем. Син, Минем рөхсәтем
белән, балчыктан кош шәке-
ленә охшаган бернәрсә яса-
дың, шуннан аңа өрдең һәм
ул, Минем рөхсәтем [һәм
ихтыярым] белән [җанлы], бер
кошка әверелде. [Тумыштан]
Сукырны һәм махау авырулы-
ны да Минем рөхсәтем [һәм
җиңеләйтүем] белән савык-
тырдың. Син, Минем рөхсә-
тем белән, үлеләрне [кабер-
ләреннән] чыгардың. Аларга
[бәни Исраил кавеменнән бул-
лаһы Тәгаләгә тапшырулары, аларның өммәтләренә шаһитлык кылмаячаклары мәгъ-
нәсендә килми. Ибне Габбас Сүдди Хәсән һәм Зәйд ибне Әсләм (радыйаллаһу ганһүм)
кебек бер җәмәгатьнең бәянына караганда, Кыямәт дәһшәтләре күрелә башлагач, ке-
шеләрнең йөрәкләре чак-чак урыннарыннан куба язганлыгыннан, мондый куркыныч
хәлләрне үз күзләре белән күргән пәйгамбәрләрнең зиһеннәре таралачак, куркулары
басылып, акыллары башларына кайткач, алар өммәтләре өчен шаһитлык кыла башлая-
чаклар (Табәри № 12990-91 5/125; Сүютый әд-Дәрр әл-мәнсур 3/327).
137 Хәвариләрнең бу теләкләре Аллаһы Тәгаләнең кодрәте һәм Гайсәнең (галәйһис -
сәлам) тугрылыгына карата бертөрле шөбһә эчендә булганнары мәгънәсенә килми,
ган кешеләргә] син ап-ачык
дәлилләр китергәч, алар ара-
сыннан [могҗизаларга ышан-
мыйча] көферлек кылганнар:
«Бу – [синең күрсәткәннәрең]
ап-ачык бер сихер генә», –
дигән чакта, Мин Исраил
улларын синнән тотып кал-
дым [һәм аларны сине үтерү
теләкләренә ирештермәдем].
111. [Син сайлап алган кешеләр бул-
ган] Хәвариларга: «Миңа һәм
Минем пәйгамбәремә иман
китерегез», – дип [илһам юлы
белән] вәхи иткән идем, һәм
алар: «Без иман китердек,
Син безнең [үзләрен Аллаһка
тапшырган] мөселман булула-
рыбызга шаһит бул», – дигән-
нәр иде».
112. Хәвариләр: «И, Мәрьям улы
Гайсә! Раббыңның безгә күк -
тән бер табын иңдерергә көче
җитәме?» – дигән иделәр. Ул:
«Әгәр [Аллаһның өстен көченә
һәм минем пәйгамбәрлегемнең
дөреслегенә] иман китергән
кешеләр булсагыз, Аллаһтан
куркыгыз [һәм мондый килеш-
сез таләпләрдән ваз кичегез]», –
дигән иде
(137) .
113. Алар: «Аннан ашап, [күр-
5. Әл-Маидә сүрәсе

172
мичә ышануыбызны күзебез
белән дә күреп] күңелләребез-
нең тынычлануын һәм синең
[пәйгамбәрлек дәгъваңда һәм
догаларыбызның кабул булу
мәсьәләсендә] безгә дөресен
сөйләгәнеңне белүебезне, һәм
моңа шаһитлык итүчеләрдән
булуыбызны телибез», –
дигәннәр иде.
114. Мәрьям улы Гайсә [аларның
ниятләре изге булганын аңла-
гач, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗә-
гать итеп]: «И, Аллаһ! И, Раб-
быбыз! Безгә күктән бер
табын иңдер ки, [ул иңгән көн]
безнең өчен һәм әүвәлгеләре-
без, һәм соңгыларыбыз өчен
бер бәйрәм һәм [Синең кодрә-
тең, минем пәйгамбәрлегемә]
Синнән [килгән] бер аять [һәм
могҗиза] булсын һәм Син [ Үз
катыңнан аерым бер нигъмәт
белән] безне ризыкландыр.
[Ризыкларны яралтучы һәм
алар өчен берни дә сорамаучы
Син генә булганга күрә] Ризык
бирүчеләрнең иң яхшысы
Син бит», – дип әйтте.
ләкин бу Ибраһимның (галәйһиссәлам) күңеле тыныч булсын дип, Аллаһы Тәгаләдән
үлеләрне ничек терелтәчәген күрсәтүен соравы кебек бәяләнергә тиеш. Чөнки мондый
могҗизаларны үз күзләре белән күрүнең күңелдә бер тынычлану барлыкка китерүен
инкяр итеп булмый. Киләсе аяте кәримәдә әйтелгән: «Моны күңелләребез тынычлан-
сын дип телибез», – җөмләсе бу фикернең дөреслеген раслый.
138 Имам Мүҗаһид кебек бер төркем галимнәр, ашъяулык иңгәннән соң, инкяр итү -
челәрнең газапка төшәчәкләрен ишеткән кешеләрнең, тәүбә-истигъфар кылып, бу
теләкләреннән ваз кичкәннәрен, шуңа күрә бу табынның бөтенләй иңмәгәнен белдер-
сәләр дә, мөфәссирләрнең күпчелеге фикеренчә, бу ашъяулык иңгән, чөнки Аллаһы Тә-
галә: «Һичшиксез, Мин аны сезгә иңдерәчәкмен», – дип әйтә, һәм бу җөмлә бернинди
шартка да бәйле булмыйча, ул табынның, һичшиксез, иңдереләчәгенә илаһи бер вәгъдә
булганлыктан, күпчелекнең фикере кабул ителгән.
115. [Гайсәнең [галәйһиссәлам] бу
догасына җавап итеп] Аллаһ:
«Һичшиксез, Мин [бу телә-
гегезне кабул итеп] аны сез-
гә иңдерәчәкмен, әмма ара-
гыздан кем дә кем аннан
соң кяфер булса, Мин аны
галәмнәрдән һичберсен җәза-
ландырмаган бер газап белән
җәзага дучар итәчәкмен», –
диде
(138) .
116. [Расүлем!] Аллаһ әйтте: «И,
Мәрьям улы Гайсә! Син
кешеләргә: «Аллаһны кал-
дырып, мине һәм әниемне
ике илаһ итегез», – дип әйт -
теңме?» Ул әйтте: «[Тиңдәшең
булудан] Син пакь! Ничек итеп
мин хакым булмаган нәрсәне
әйтим? Әгәр мин моны әйт -
кән булсам, Син, һичшиксез,
аны белгән булыр идең. [Чөн-
ки] Син минем күңелемдә
булганны беләсең, мин исә
Синең Затыңда булганны
белә алмыйм. Син бит – бөтен
[күренмәгән һәм] яшеренне
кимчелексез белүче.
117. Мин аларга: «Минем дә Раб-
Кәлам шәриф

173
бым, сезнең дә Раббыгыз
булган Аллаһка гыйбадәт
кылыгыз!» – дип, Син миңа
[әйтүемне] әмер иткән нәр-
сәдән башка берни әйтмәдем.
Араларында булган чакта мин
аларга бер шаһит [һәм күзәтү -
че] идем. Син мине [күкләргә
күтәреп араларыннан] алгач,
Син аларны күзәтүче булдың.
Син – [болай да һәрвакыт без-
нең сөйләгән һәм эшләгән] һәр-
нәрсәгә шаһитсың.
118. Әгәр син аларны [кяфер булып
үләчәк кешеләрне] газапла-
саң, һичшиксез, алар – Синең
колларың. Әмма әгәр алар-
ны ярлыкасаң, һичшиксез,
Син бит – Бөек [Җиңелмәс],
Хикмәт иясе.»
119. [Бу сүзләргә карата] Аллаһы
Тәгалә әйтте: «Бу [Кыямәт
көне] – тугрыларга тугрылы-
клары файда китерәчәк көн.
Аларга [сарайлары һәм агачла-
ры] асларыннан елгалар аккан
җәннәтләр булыр. Алар анда
мәңге калачак. Аллаһ алардан
разый, алар да Аннан разый-
лар. Бу – [рәвешле җәннәткә
кереп җәһәннәмнән ерак калу
дөньядагы тиз үтүчән уңышлар-
139 Аллаһы Тәгалә күкләрне һәм җирләрне яралтканын бәян итү белән Үзенең һәр-
нәрсәнең бердәнбер яралтучысы икәнлеген дә аңлата. Күк катларының затлары белән
төрле булганы, җир катларының бөтене исә туфрак булганлыктан, күкләр – күплек сан-
да, җир исә берлек санда кулланылган. Монда телгә алынган «караңгылыклар» һәм «як -
тылык» (нур) төрле урыннарда көферлек һәм иман, җәһәннәм һәм җәннәт, наданлык
һәм гыйлем, җисемнәр һәм рухлар кебек төрле мәгънәләрдә тәфсир кылынсалар да,
имам Сүдди (рәхимәһүллаһ) белдергән «төн караңгылыклары» һәм «көн яктысы» мә-
гънәсе, бигрәк тә күк һәм җир белән бергә телгә алынуларын исәпкә алганда, акылга
ятышлырак.
га караганда] бик зур уңыш.
120. Күкләрнең, җирнең һәм алар
арасында булганнарның
хакимлеге [хөкемдарлык һәм
идарә] – Аллаһныкы гына. t
– һәрнәрсәгә Кодрәтле.
6. Әл-Әнгам (Терлек) сүрәсе
Мәккә чоры, 165 аять
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Коллар мактап зикер итсә
дә, итмәсә дә] Барча макта-
улар – күкләрне һәм җир-
не яралткан, караңгылы-
кларны һәм яктылыкны бар
иткән Аллаһка. Шунан соң да
кяферләр [Ул яралткан мәхлу -
кларның кайберләрен] Раббы-
ларына тиңдәш күрәләр
(139) .
2. Ул – сезне [нәсел башыгыз бул-
ган Адәмне] балчыктан ярал-
ткан, шуннан [кайчан үләчә-
гегезне билгеләп] бер әҗәлгә
хөкем иткән Зат. [Кыямәтнең
кайчан кубачагы, үлүегез белән
терелүегез арасындагы вакыт -
ның күпме булачагы белән бәй-
ле] Билгеләнгән бер вакыт исә
6. Әл-Әнгам сүрәсе

174
– Аның Үзендә. Шуннан соң
да сез [терелү мәсьәләсендә]
шикләнәсез
(140) .
3. Ул – күкләрдә дә, җирдә дә
[гыйбадәт кылынырга лаек бул-
ган] Аллаһ. Ул сезнең яшер-
гәнегезне дә, ачык кылганы-
гызны да белә, [яхшылыктан
һәм начарлыктан] кылган нәр-
сәләрегезне дә белә [һәм бу
ялгышмас гыйлеме белән һәр-
кемгә тиешле газабын яки сава-
бын бирәчәк].
4. Аларга [мөшрикләргә] Раббы-
ларының [уйланып гыйбрәт
алынуы кирәк булган дәлил
һәм] берәр аяте килгәч, алар
аннан йөз чөерделәр.
5. Алар үзләренә килгән чак -
та хакны [Коръәнне] ялган-
га чыгардылар. Әмма алар
мыскыл иткән нәрсәнең [кур-
кыныч] хәбәрләре аларга
киләчәк.
6. Алар Безнең үзләреннән
алда [яшәгән гад һәм сәмуд
кебек] ничәмә-ничә кавем -
не һәлак иткәнебезне күрмә-
деләрмени? Без җирдә [куәт
һәм кораллар ягыннан] аларга
140 Аяте кәримәдә балчыктан яралтылганы бәян ителгән зат, асылда, Адәм (галәйһис -
сәлам) булу белән бергә, бөтен кешелек аның нәселеннән килгәнгә күрә, аяте кәримәдә
мөрәҗәгать итү даирәсе гомумиләштерелгән. Ибне Мәсгудтан (радыйаллаһу ганһ) кил-
гән риваятькә караганда, бөтен кешеләр туфрактан яралтылган (Куртуби, 6/363; Сүю-
тый, әд-Дүрр әл-мәнсур, 3/327). Аяте кәримәнең гомуми мәгънәсеннән аңлашылганча,
һәр кеше өчен ике әҗәл булачак. Боларның беренчесе – дөньядагы үлем, икенчесе –
кыямәт әҗәле. Моннан чыккан мәгънә: «Аллаһы Тәгалә, сезнең фанилыктан күчүегез
өчен, бер әҗәл тәкъдир иткән, фәкать кыямәтнең кайчан кубачагын сезгә белдермәгән»
шәкелендә булыр. Гәрчә, әҗәле тулы мәгънәсе белән билгеле булмаса да, галәмәтләре
һәм гадәти яшь чиге игътибарга алынып, аны чамаларга була, ләкин Кыямәтнең вакы-
тын фәкать Аллаһы Тәгалә генә белә.
сезне тәэмин итмәгән кебек
[сезнекеннән артык] мөмкин-
лекләр бирдек, күкне [болыт-
лары белән яңгыр итеп] аларга
мул итеп җибәрдек, елгалар-
ны асларыннан [өйләре янын-
нан] агар иттек. Соңыннан
исә Без аларны гөнаһлары
өчен һәлак иттек һәм алар
артыннан бүтән кавемнәр
бар иттек.
7. [Расүлем!] Әгәр без сиңа язу -
ны [алар да күрә алган рәвеш-
тә] кәгазьдә иңдергән бул-
сак, алар аңа куллары белән
кагылсалар да, кяфер булган
кешеләр [янә дә кирелекләре
сәбәпле]: «Бу – ап-ачык бер
сихер», – дияр иде.
8. Алар [мөшрикләр] [Расүлул-
лаһны (салләллаһу галәйһи
вә сәлләм) инкяр итәр өчен]:
«Аңа [без дә күрә алган] бер
фәрештә иңдерелсә иде!» –
диделәр. Әгәр Без [аларның
бу теләкләрен үтәр өчен] берәр
фәрештә иңдергән булсак,
[аны да инкяр итәчәкләре өчен]
ул эш [аларның һәлакәткә очра -
улары] хәл ителгән булыр иде,
Кәлам шәриф

175
шуннан соң [тәүбә итүләре
өчен күз ачып-йомарлык та]
кичектерү бирелмәс иде.
9. Әгәр Без аны фәрештә иткән
булсак, [адәм баласының көче
фәрештәне күрүгә чыдый алма-
ганга күрә, Җәбраилне [галәй-
һиссәлам] бер кеше сурәтен-
дә җибәргәнебез кебек] аны
бер кеше [сурәтендә] кылган
булыр идек һәм [пәйгамбәрнең
кешеләрдән булуы мәсьәләсен-
дә] шикле булган нәрсәне Без
аларга чуалтыр идек.
10. [Расүлем!] Синнән алда
[җибәрелгән] расүлләр дә
мыскыл ителде. Әмма алар
мыскыл ителгән нәрсә [газа-
бы] мыскыл итүче кешеләрне
уратып алды.
11. [Расүлем!] Әйт: «Җирдә йөре-
гез һәм аларның [пәйгам-
бәрләрне ялганчылыкта гае-
пләүчеләрнең] ахыры нинди
булганын карагыз».
12. [Расүлем! Ул инкярчыларга]
Әйт: «Күкләрдә һәм җирдә
булган нәрсәләр [яралтылу һәм
идарә ителү ягыннан] кемне-
ке?» [Дөрес җавапка дикъкать-
не тартыр өчен] Әйт: «Аллаһ-
ныкы! Ул [колларын кызгануны
һәм] рәхмәтне [катгый бер сүз
буларак] Үзенә [ваҗиб кыл-
ган һәм бу хөкемне гарешнең
өстендә булган бер китапта]
язган. [Шуның өчен Ул инкяр
итүчеләрнең җәзасын ашы-
гып бирми, тәүбә иткән очракта
аларны ярлыкый]. Ул, дөреслек-тә,
[килүенә] һич шик булма-
ган Кыямәт көнендә [хисапка
тартыр өчен] сезне туплаячак.
Үз-үзләренә зарар салучылар
беркайчан да иман итмәсләр.
13. Төнлә һәм көндез тик торган
[һәм хәрәкәт иткән] һәрнәрсә
– Аныкы гына. Ул – [һәрнәр-
сәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне]
Белүче».
14. [Расүлем!] Әйт: «Әллә күкләр-
нең һәм җирнең юктан бар
итүчесе булган, [бөтен мәхлу -
кларны] тукландырган, әмма
[ашау-эчүдән пакь булга-
ны өчен] тукландырылма-
ган Аллаһтан башка берәү -
не [табынырлык] дус итәмме?»
[И, Нәбием!] Әйт: «Миңа [бу
өммәтнең] Исламга керүчеләр-
нең беренчесе булырга әмер
ителде». Һәм [миңа]: «Ширек
кылучылардан була күрмә-
гез», – [дип вәхи килде].
15. [Расүлем!] Әйт: «Мин [дә сезнең
кебек] Раббыма каршы төш-
сәм, бөек булган көннең газа-
быннан куркамын. [Шулай
булгач, минем сезгә иярүемне
көтмәгез]».
16. Бу көнне ул [газап] кемнән
алынса, һичшиксез, Ул аңа
[газаптан коткарган колына]
рәхмәтен биргән. Бу [илаһи
рәхмәткә ирешү] – ап-ачык
уңыш [һәм котылу].
1 7. [И, кеше!] Әгәр Аллаһ сиңа
[авыру яки фәкыйрьлек кебек]
бер зарар белән кагылса,
Аңардан башка шуннан кот -
6. Әл-Әнгам сүрәсе

176
карып калырлык һичкем
юк. Әмма әгәр сиңа [саулык
һәм байлык кебек] бер хәер
кагылса, Ул бит һәрнәрсәгә
Кодрәтле.
18. Ул коллары өстендә – чик -
сез куәтле. Һәм t – [бөтен
хөкемнәрендә һәм идарәсендә]
Хикмәт иясе, [һәрнәрсәдән]
хәбәрдар.
19. [Расүлем!] Әйт: «Иң зур шаһит -
лык бирүче кем?» [Җавап
бирүләрен дә көтеп тормый-
ча янә] Әйт: «[Хак пәйгамбәр
булганыма] Минем белән сез-
нең арада – Аллаһ шаһит.
Бу Коръән миңа сезне һәм
[Кыямәткә кадәр] ул [илаһи
китапның хәбәре] ирешкән
һәркемне аның белән үгет -
ләвем өчен вәхи ителде. Сез,
чыннан да, Аллаһ белән бер-
лектә башка илаһлар да бар,
дип шаһитлык кыласызмы?»
[Расүлем!] Әйт: «Мин [мондый
бер нәрсәгә] шаһитлык кыл-
мыйм». [Расүлем, янә] Әйт:
«Ул – [Аллаһы Тәгалә] бер генә
илаһ. Мин сезнең [Аңа] ширек
кылуда булган нәрсәләре-
гездән еракмын».
20. [Яһүдиләр һәм насаралар ара -
сыннан] Без китап биргән
кешеләр аны үз улларын
таныганнары кебек таный-
лар. [Иманга килер өчен сәбәп
булырлык сәламәт акылла -
рын югалткан] Үзләренә зарар
китергәннәр иман итмәсләр.
21. Аллаһка карата ялган чыгар- ган яки
[Коръәнне һәм бүтән
могҗизаларны күз буяу
итеп кабул итү белән] Аның
аятьләрен ялган дип сана-
ганнан да залимрәк кем була
ала? Һичшиксез, залимнәр
уңышка ирешмәячәкләр.
22. Ул көнне [исеңдә тот] алар-
ның һәммәсен бергә [хозуры-
бызга] туплаячакбыз, шуннан
соң ширек кушкан кешеләргә
[рисвай ителсеннәр өчен]: «Сез
бар дип уйлаган уртаклары-
гыз [потларыгыз] кайда?» –
дип әйтәчәкбез.
23. Шуннан соң аларның фет -
нәләре [һәм үзләрен газаптан
коткару өмете белән акланула-
ры]: «Раббыбыз булган Аллаһ
белән ант итәбез, без ширек
кылучылар түгел идек», –
диюләреннән башка берни
булмаячак.
24. [Расүлем!] Аларның [ширектән
ерак булуларын санап] ничек
үз-үзләренә каршы ялганла-
ганнарын һәм уйдырма нәр-
сәләре аларны ташлаганын
кара!
25. [Расүлем!] Алар [мөшрикләр]
арасында [Коръән укыган-
да] сиңа колак салучылар
бар, әмма, Без аны аңлый
алмасыннар дип, күңел -
ләренә пәрдәләр, колакла-
рына саңгыраулык салдык.
[Үзләре теләгән] Һәр аятьне
[һәм могҗизаны] күрә алсалар
да, аңа ышанмаслар, хәтта
синең белән сүз көрәштерер-
Кәлам шәриф

177
гә дип килгәч, кяфер булган-
нар: «Бу [Коръән] – әүвәлгеләр
язган әкиятләрдән башка бер-
ни түгел», – диләр
(141) .
26. Алар [мөшрикләр] аннан [пәй-
гамбәргә һәм Коръәнгә ышану -
дан] тыялар, үзләре дә аннан
ерак торалар. Алар үзләрен
генә һәлак итәләр, әмма [ни
күрәчәкләрен] белмиләр.
2 7. [Расүлем!] { [өстенә корылган
сират күпере] каршына тукта-
тылган чакта: «Аһ, без кире
кайтарылсак иде! Раббыбы-
зның аятьләрен ялган дип
санамас идек һәм мөэмин-
нәрдән булыр идек», – дигән-
нәрен күрсәң иде.
28. Юк! Элек яшергән [мона-
фикълык һәм начар гамәлләре
кебек] нәрсәләре аларга бил-
геле булды. Әмма [дөньяга]
кире кайтарылачак булса-
лар да, аларга тыелган бул-
ган [начар] нәрсәгә кайтача-
клар иде. Һичшиксез, алар
– ялганчылар.
29. [Алар дөньяда чакта]: «Бу бары
тик дөнья тормышыбыз гына
[кадерле] һәм без [бу тор-
мыштан соң] терелмәячәкбез»,
141 Риваятьтән аңлашылганча, Вәлид ибне Мугыйра, Әбү Җәһил һәм Нәдр ибне Ха-
рис кебек бер төркем мөшрикләр Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) янында
чакта, ул укыган Коръәнгә колак салып тыңлый башлыйлар. Нәдрдан: «Мөхәммәд нәр-
сә әйтә?» – дип сорагач, ул: «Нәрсә әйткәнен аңламыйм мин аның, иреннәрен селкетеп,
минем сезгә борынгы нәселләрнең кыйссаларын сөйләгәнем кебек, элекке өммәтләр-
нең мифларын сөйли дип уйлыйм», – дип әйтә. Ул, чыннан да, элекке өммәтләр турын-
да бик күп белә һәм сөйли торган була. Шулвакыт араларыннан берсе: «Мин аның кай-
бер сүзләрен бик дөрес дип беләм», – дигәч, Әбү Җәһил: «Юк!Аның сүзләреннән берсен
дә кабул итмә! Үлем безгә моннан җиңелрәк килер», – дип әйтә. Шуннан соң Аллаһы
Тәгалә бу аяте кәримәне иңдерә.
– дигәннәр иде.
30. [Расүлем! Ул мөшрикләрнең]
Раббылары хозурында тук -
татылган чакны бер күрсәң
иде. Ул: «Бу, [терелтелеп җәза-
ландыру вакыйгасы] чыннан
да, хак түгелме?» – диячәк,
алар исә: «Раббыбыз белән
ант итәбез, әйе [Ахирәт газа-
бы хак икән]», – диячәкләр. Ул:
«Инкяр итүчеләр булганыгыз
өчен бу газапны татыгыз», –
дип әйтәчәк.
31. [Тереләчәгенә ышанмыйча]
Аллаһ белән очрашуны ялган
дип санаучылар [җәһәннәмнең
төбенә атылачаклары өчен, бик
зур] зыян күрделәр. Аларга
көтмәгәндә Сәгать [Кыямәт]
килгәч, [гөнаһ] йөкләрен
аркаларында йөртеп: «Анда
[дөнья тормышында] кимче-
лек кылган нәрсәләребез өчен
ни үкенеч безгә!» – диярләр.
Алар йөкләгән нәрсә никадәр
яман!
32. Дөнья тормышы – [кешеләр-
не дәвамлы гыйбадәттән чит -
кә юнәлдергән] бер уен һәм
күңел ачудан башка бер-
ни түгел. Әмма соңгы йорт
6. Әл-Әнгам сүрәсе

178
[булган җәннәт] тәкъвалык
ияләре өчен [дөньядан] яхшы-
рак. [Ике якның кайсысы хәер-
лерәк булганын һаман да]
Аңламыйсызмыни?
33. Аларның [Исламның ялгыш
булуы турында] сөйләгән нәр-
сәләре сине кайгыга салга-
нын Без беләбез. Алар [синең
хаклыгыңны белгәннәре өчен,
асылда] сине ялганчыга сана -
мыйлар, ләкин залимнәр
Аллаһның аятьләрен [хак
булганын белә торып] инкяр
итәләр.
34. Синнән алда да пәйгамбәр-
ләрне ялганчыларга сана-
дылар. Әмма алар, Безнең
ярдәмебез килгәнче, ялган -
чы санауларга һәм мыскыл-
лауларга сабыр иттеләр.
Аллаһның сүзләрен үзгәртә
алучы [бернинди көч тә] юк.
Җибәрелгәннәрнең [өммәт -
ләрендә ниләр күргәннәре
хакындагы] хәбәрләреннән
кайберләре сиңа да килеп
иреште.
35. Әгәр аларның [синнән һәм син
китергән дингә инанудан] йөз
чөерүләре сиңа авырга кил-
сә, һәм син җиргә бер юл яки
күккә бер баскыч табарга һәм
шулай аларга [алар теләгән]
могҗиза китерүеңә мөмкин-
лек таба алсаң [әйдә, башкар
шуны]. Аллаһ [аларның туры
юлны сайлауларын күреп, иман-
га ирештерергә] теләсә, аларны
һидаятьтә туплар иде. Син [бу хакыйкатьне белмәгән]
надан-
нардан булма.
36. [Расүлем!] Ишеткән кешеләр
генә җавап бирер. [Йөрәге һәм
рухы] Үлеләрне [кяферләрне]
исә Аллаһ терелтер, һәм шун-
нан алар Аңа кайтарылырлар.
3 7. [Расүлуллаһка (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм)] «[Без күр-
гән могҗизаларны бер якка
куеп] Аңа Раббысыннан бер
аять [һәм могҗиза] иңдерел-
сә иде [дә фәрештәләрне күр-
сәк иде]», – диделәр. [Расүлем!]
Син әйт: «Һичшиксез, Аллаһ
бер [могҗиза һәм] аять иңде-
рергә кодрәтле». Ләкин [син
ни дисәң дә] аларның күбесе
белмиләр.
38. Җирдә йөргән һәр җан иясе
һәм ике канат белән очкан
һәр кош – һәммәсе дә сезнең
кебек өммәтләр. Без Китапта
һичбер нәрсәне төшереп кал-
дырмадык. Шуннан [Кыямәт
көнендә] алар Раббыларына
җыелачаклар.
39. Безнең аятьләребезне ялган-
га санаганнар – караңгы-
лыклар эчендә саңгыраулар
һәм телсезләр. Аллаһ кемне
теләсә, аны юлдан яздырыр;
кемне теләсә, аны туры юлга
чыгарыр.
40. [Расүлем! Ул мөшрикләрнең
һәрберенә] Әйт: «Уйлап кара-
гыз [хәлегез нинди булачагын],
әгәр [элекке инкяр итүчеләр
кебек] сезгә Аллаһның газа-
бы килсә яки [Кыямәт] сәга-
Кәлам шәриф

179
те килсә, [ул газаптан котылыр
өчен] Аллаһтан башка берәү -
гә дога кылачаксызмы әллә?
Әгәр [потларыгызның сезне
коткарырлык көчкә ия илаһлар
дигән карашыгызда] тугры
кешеләр булсагыз».
41. Әйе, [ул чакта сез] Аңа гына
ялварачаксыз, Ул исә, теләсә,
дога кылып сораган нәрсә-
гезне җибәрер, [Аңа] иш куш-
кан нәрсәләрегезне исә [кур-
ку эчендә калган ул мизгелдә
тәмам] онытачаксыз.
42. Синнән алда да [ничәмә]
өммәтләргә [пәйгамбәрләр]
җибәргән идек, әмма [алар-
ны инкяр иткәннәр иде] Без
аларны буйсынсыннар дип,
[фәкыйрьлек һәм кытлык кебек]
мохтаҗлык белән һәм [авы-
рулар, афәтләр кебек] авырлы-
клар белән тоткан идек.
43. Газабыбыз аларга килгән чак -
та [тәүбә итеп] буйсынган бул-
салар иде! Ләкин бәгырьләре
катты һәм алар кылган
[начар] нәрсәне шайтан алар-
га бизәде. [Шуңа күрә кыл-
ган гөнаһларын хуп күреп, шул
гөнаһларын башларына кил-
гән бәланең сәбәбе итеп кабул
итмәгәннәре өчен, ул бәладән
нәсыйхәт алмадылар].
44. Алар нәсыйхәт ителгәнне
оныткач, Без [авырлык һәм
мохтаҗлык арасында муллык
белән сынау өчен] аларга [нигъ-
мәт төрләреннән] һәрнәрсәнең
капкаларын [төбенә кадәр] ачтык. Алар
үзләренә бирел-
гән [нигъмәт тулы] нәрсәләр-
гә [онытылып] куанган чакта,
[газапны тагын да ныграк таты-
сыннар өчен] Без аларны, көт -
мәгәндә, тотып алдык, һәм
алар [котылу һәм рәхмәттән]
өметләрен өзделәр.
45. [Аллаһка ширек кушып] Золым
эшләгән кавем тамырдан
юк ителде [һәм аларны эзләү -
че бер генә кеше дә калмады].
Барча мактаулар – галәмнәр-
нең Раббысы булган Аллаһка
гына!
46. [Расүлем! Көферләргә] Әйт:
«Уйлап карагыз, әгәр Аллаһ
колакларыгызны һәм
күзләрегезне алса, күңелләре-
гезгә мөһер сукса, Аллаһтан
башка моны сезгә нинди
илаһ кайтарыр? Кара, ничек
аятьләрне аңлатабыз, [ләкин]
алар шуннан соң да [инкяр
итеп] йөз чөерәләр».
4 7. [Расүлем! Мөшрикләрнең һәр-
беренә] Әйт: «Уйлап карагыз,
әгәр Аллаһның газабы [алдан
бернинди билге күрсәтелмичә]
кинәт яки ачыктан-ачык
сезгә килсә, [кяфер булып,
үз-үзләренә иң зур золым иткән]
залимнәр кавеменнән башка-
лар [Аллаһның ачуына эләгеп]
һәлак ителәчәкләрме?»
48. Без җибәрелгәннәрне сөе-
неч хәбәре китерүчеләр һәм
кисәтүчеләр буларак җибәр-
дек. Кем дә кем иман итсә
һәм [төзәтәсе нәрсәләрне
6. Әл-Әнгам сүрәсе

180
Исламга бәйләп] төзәтсә, алар-
га [газап белән бәйле] бернин-
ди курку да булмас, [кяферләр
газап күргәндә] алар хәсрәт тә
чикмәс.
49. Безнең аятьләребезне ялган-
га санаучыларга исә [иман
һәм итагатьтән чыгып] фасикъ-
лык кылганнары өчен, аларга
[кисәтелгән] газап кагылачак.
50. [Расүлем!] Әйт: «Мин сез-
гә: «Аллаһның хәзинәләре
минем янда», – дип әйтмим
[миннән аерым могҗизалар
сорыйсыз] , [Аллаһ белдермәгән]
гаибне дә белмим [беләм дип
дәгъва кылмыйм ки, киләчәк -
тә ниләр булачагы турында
миннән сорыйсыз], мин сез-
гә фәрештәмен дип тә әйт -
мим [минем ашавыма, эчүемә,
өйләнүемә гаҗәпләнәсез].
Мин фәкать миңа вәхи ител-
гән нәрсәгә иярәм.». Әйт:
«Сукыр белән күрә ала тор-
ган кеше бер буламы? Фикер
йөртмисезмени?»
51. Үзләренә Аннан башка бер
дус та, [Аның рөхсәтеннән тыш]
бер шәфәгатьче дә булмаган
142 Әкраг ибне Хабис кебек бай кешеләр бер мәртәбә Расүлуллаһ (салләллаһу галәй-
һи вә сәлләм) янына килеп, Билал һәм Гаммар кебек фәкыйрь мөэминнәрне күргәч,
Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Безнең өчен аерым бер мәҗлес оештыр-
саң иде дә, безнең өстенлегебез күренсә иде, чөнки килгән кешеләрнең безне бу коллар
белән бергә күрүләреннән оялабыз», – дип әйтәләр. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә
сәлләм) бу тәкъдимгә уңай карый, ләкин аңардан бу хакта бер язу язып бирүен сорый-
лар. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Галине (радыйаллаһу ганһ) бер сәхифә
белән янына чакырткач, Җәбраил (галәйһиссәлам) бу аяте кәримәне иңдерде һәм шул
көннән соң фәкыйрь сәхабә Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мөбарәк
тезләренә тезләрен терәп утырырлык дәрәҗәдә якын булалар (Ибне Маҗә, Зүһд 1382/2,
4127 №7)
чакта Раббыларына туплана-
чакларыннан куркучыларны
аның белән [Коръәннең бәян-
нары белән] кисәт. Бәлки, алар
[көферлек һәм гөнаһлардан]
сакланырлар.
52. [Расүлем!] Иртә-кич [дәвамлы
рәвештә] Раббыларына гый-
бадәт кылган һәм Аның Заты-
на омтылган кешеләрне кума.
[Мөшрикләр аларның иманна-
рында ихласлы булмаганна-
рын, синең яныңда яшәү-тукла-
ну өчен калганнарын әйтсәләр
дә] Аларның [кылган гамәл-
ләр] хисабыннан бернәрсә дә
[җаваплылык] синдә юк, синең
[кылган гамәлләр] хисабыңнан
бернәрсә дә [җаваплылык]
аларда юк. Аларны кусаң,
залимнәрдән булырсың
(142) .
53. [Кяферләрнең бай булганнары
фәкыйрь мөселманнар турын-
да]: «Аллаһ арабыздан [иман
һәм һидаять белән] нигъмәт-
ләндергән кешеләр болар-
мыни?» – дисеннәр өчен, Без
шулай итеп [кешеләрнең матди
хәлләрен төрле итеп] аларның
берәүләрен икенчеләре белән
Кәлам шәриф

181
сынадык. Аллаһ [иман итеп]
шөкер кылучыларны яхшы -
рак белүче түгелме?
54. [Расүлем!] Безнең аятьләре-
безгә ышанган [бик әһәмият -
сез күренгән фәкыйрь] кешеләр
сиңа килгәч, [аларга] әйт:
«Сезгә сәлам булсын! Раббы-
гыз [колларын кызгануны һәм]
рәхмәтне [катгый бер вәгъ-
дә буларак] Үзенә язган. Ара-
гыздан кем дә кем, [китерәсе
зарар хакында] белмичә, [яки
белсә дә, гөнаһны гыйбадәттән
өстен куйганы өчен, наданлы-
гы белән] бер начарлык кыл-
са, шуннан аның артыннан
ук тәүбә итсә һәм [кылганына
үкенеп артык андый эшкә бар-
мавына карар биреп, ниятен дә,
гамәлен дә] төзәтсә, һичшик-
сез, Ул – [гөнаһларны күпләп]
Гафу итүче, Рәхимле.
55. [Инкяр итү гөнаһын кылган]
Гөнаһлыларның юлы билге-
ле булсын дип, [итагатьлеләр,
гөнаһлылар һәм тәүбә итүчеләр
хакындагы] аятьләрне Без
шулай бәян итәбез.
56. [Расүлем!] Әйт: «Һичшик -
сез, миңа, Аллаһны калды-
рып, сез табынган нәрсәләр-
гә гыйбадәт кылу тыелды».
[Янә] Әйт: «Мин сезнең начар
теләкләрегезгә иярмәм, ул
[теләкләрегезгә ияргән] вакыт-
та, мин [туры юлдан] тайпыл-
ган һәм һидаятькә ирешү -
челәрдән булмам».
143 Салим ибне Габдилләһнең атасыннан (радыйаллаһу ганһүм) риваять иткән бер
5 7. [Расүлем!] Әйт: «Һичшик -
сез, мин Раббымнан [кил-
гән һәм хакны ялгандан аер-
ган] ап-ачык бер дәлил белән
[эш кылам], сез исә [бернинди
дәлилгә дә нигезләнмичә] аны
ялганга чыгарасыз. Сез ашы-
ктырган нәрсә миндә [минем
хакимлектә] түгел. [Газапны
ашыгычлык белән җибәрү яки
аны кичектерү мәсьәләсен-
дә] Хөкем – Аллаһта гына.
Ул дөресен әйтер. Ул – хөкем
бирүчеләрнең иң яхшысы.
58. [Расүлем!] Әйт: «Сез [газап
белән бәйле] ашыктырган нәр-
сә миндә булса иде, [Раббым
өчен ачуланып, бу теләкләрегез-
не шундук китереп, сезне һәлак
итәр идем ки, шуның белән]
минем һәм сезнең арадагы
эш [күптән] бетерелгән булыр
иде. Аллаһ исә залимнәрне
яхшырак белә».
59. Гаиб ачкычлары – Аңар-
да гына ки, Аңардан баш-
ка боларны беркем дә белми.
Корыда һәм диңгездә булган-
ны Ул гына белә. Ул белмичә
бер генә яфрак та төшми.
Җир караңгылыкларында-
гы орлык бөртеге дә, яшь яки
коры һәрнәрсә дә – ап-ачык
бер китапта [Ләүхелмәхфүздә
теркәлгән]
(143) .
60. Ул – сезне [рухларыгыз-
ның бәдәнгә ия булуын] төн-
лә [йоклаган вакытта] алучы,
көндез ни кылганнарыгызны
6. Әл-Әнгам сүрәсе

182
белүче Зат. Шуннан соң [һәр
колның дөньяда күпме калачагы
хакында] билгеләнгән вакыт
тулсын дип, сезне анда [көн
яктысында] терелтә. [Үтере-
леп терелтелүегездән] соң кай-
туыгыз Аңа гына булачак һәм
шуннан Ул [көндез һәм төнлә]
кылган нәрсәләрегезне сезгә
хәбәр итәчәк
(144) .
61. Ул – коллары өстендә чиксез
куәтле. [Гамәлләрегезне язып]
Саклаучыларны [фәрештәләр-
не] дә сезгә Ул юллый. Сездән
берегезгә үлем килгәч исә,
илчеләребез аны вафат итте-
рерләр, һәм алар [вазифала-
рында йомшаклык һәм кичек -
терү кебек бернинди] кимчелек
ясамаслар.
62. [Дөньяда чакта бер төркем әһә-
миятсез хуҗаларның кулы
астыннан] Соңыннан алар хак
булган Мәүләләре Аллаһка
хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай ди: «Гаибнең ач-
кычлары – бишәү. Болар «Локман» сүрәсенең 34 нче аяте кәримәсендә белдерелгән Кы-
ямәт сәгатенең кайчанлыгы, яңгырны Аллаһ яудырганы, карыннарда ни булганын Ул
белгәне, беркемнең дә иртәгә нәрсә казаначагын белмәве, беркемнең дә кайда үләчә-
ген белмәве» (Бохари, Тәфсир: 124, № 4351, 4/1693).
144 Аять кәримәдә кулланылган «тәвәффи» сүзе (гарәпчәсендә), гореф-гадәткә күрә,
үтерү мәгънәсендә булса да, биредә күчерелмә мәгънәдә йоклату күз уңында тотыл-
ган, чөнки хисләрне сизү һәм аңлау сәләтләрен алу мәсьәләсендә үлем белән йокы
арасында шиксез бәйләнеш бар. Шул сәбәпле, Җабирдән (радыйаллаһу ганһ) риваять
ителгән хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Йокы – үлемнең
кардәше, җәннәт әһелләре исә йокламаслар», – дип белдерә (Әбү Нугайм, Хилйәт әл-әү -
лийа: 7/90). Аллаһы Тәгалә: «Аллаһ җаннарны – үлемнәре вакытында, үлмәгәннәрне
исә йокыларында ала. Үлемгә хөкем ителгәннәрне Ул тота, бүтәннәрен исә, үлемнәре
билгеләнгән вакытка кадәр, бәдәннәренә җибәрә» («Зүмәр» сүрәсе: 42), – дип әйтеп, бу
хакыйкатькә ачыклык кертә. Хәзрәте Галинең (радыйаллаһу ганһ): «Йокы вакытында
рух чыга, нурлары исә тәндә кала, менә төшне шуның белән күрә. Йокыдан уянган чакта
исә күз ачып йомудан да тизрәк вакыт эчендә рух кире тәнгә кайта» сүзе бу мәсьәләдәге
бик күп белемнәргә чыганак булган.
кайтарылалар. Белегез, [ул
Көнне] хөкем – Аңарда гына,
һәм Ул – иң тиз хисап алучы.
63. [Расүлем!] Әйт: «Сез: «Әгәр
безне моннан коткарсаң, без,
әлбәттә, шөкер итүчеләрдән
булырбыз», – дип түбәнче-
лек белән һәм яшерен рәвеш-
тә Аңа дога кылган вакытта,
коры җирнең һәм диңгезнең
[куркыныч хәвеф-хәтәрләрен-
нән һәм] караңгылыкларын -
нан сезне кем коткара?»
64. [Расүлем!] Әйт: «Аллаһ сез-
не моннан да, [бүтән] һәр
бәладән дә коткара. Әмма
соңыннан сез янә [һичбер нәр-
сәгә көче җитмәгән барлыклар-
ны Аңа] ширек кушасыз».
65. [Расүлем!] Әйт: «Ул сезгә
өстегездән яки аякларыгыз
астыннан бер газап җибәре-
ргә яки сезне [аерым-аерым
карашларга ия] фиркалар-
Кәлам шәриф

183
га бүлгәләргә һәм [арагызда
сугыш чыгарып] берәүләрегез-
гә икенчеләрегезнең ачысын
татытырга кодрәтле». Алар
[хакыйкатьне] аңлый алсын-
нар [һәм инкярны ташласын-
нар] өчен аятьләрне ничек
аңлатканыбызны кара.
66. [Расүлем!] t [Коръәни Кәрим
һәм анда хәбәр ителгән газа-
плар] хак булса да, синең каве -
мең аны ялганга санады. Әйт:
«Мин – сезгә Яклаучы түгел-
мен. [Мин – фәкать бер кисәтү -
чемен, Аллаһ – сезне Яклаучы] ».
6 7. [Коръән биргән] Һәрбер хәбәр-
нең тормышка ашу вакы -
ты бар. [Тиздән, вакыт җит -
кәч, дөньяда яки Ахирәттә ул
хәбәрнең дөреслеген] Сез дә
беләчәксез.
68. [Расүлем!] Безнең аятьләребез
хакында юк-бар нәрсә сөйләү -
челәрне күргән чагыңда, алар
башка бер сүзгә кереп кит -
кәнче, алардан йөз чөер [чит-
кәрәк кит]. Әгәр шайтан сиңа
[вәсвәсә биреп, бу хакта] оныт-
тырса, [бу тыю] исеңә төшкән-
нән соң, залимнәр җәмәгате
белән бергә утырма.
69. Аларның [гөнаһлары өчен]
хисабыннан тәкъвалык
145 Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) болай дигән: «Аллаһы Тәгаләнең «Аятьләре-
без хакында юк-бар нәрсә сөйләүчеләрне күргән чагыңда, алардан йөз чөер» аяте
кәримәсе иңгәч, мөселманнар: «Мөшрикләр һәрвакыт аятьләрне мыскыл итеп инкяр-
да булгач, ничек без Мәсҗиде Харамда утыра алыйк та, ничек Кәгъбәне тәваф кыла
алыйк?» – дип сорадылар. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә шушы аяте кәримәне иңдереп,
үзләрен моның ише гөнаһлардан саклаучыларның аятьләр хакында ялганга чумган ке-
шеләрнең гөнаһлары өчен җаваплы булмауларын бәян итте».
146 Аллаһы Тәгалә бу аяте кәримәдә Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
ияләре булганнар өстендә
бернәрсә дә калмый, ләкин
[ул тәкъвалык ияләренә мон-
дый начар эшләрне күрсәтеп]
исләренә төшерү [бурычы
кала]. Бәлки, алар [гөнаһлы -
лар тәүбә кылып] тәкъвалык
ияләре булырлар
(145) .
70. Диннәрен бер уен һәм күңел
ачуга әйләндергән, дөнья
тормышы үзләрен кызык -
тырган кешеләрне калдыр.
[Аларның сүзләре һәм кылан-
мышлары сиңа тәэсир итмәсен].
Аллаһтан башка бер дуслары
да, бер шәфәгатьчесе дә бул-
маган, [котылуы өчен] ни генә
бирсәләр дә түләүләре кабул
ителмәгәннәргә, нәфес казан-
ган һәр [яман] нәрсәләре арка-
сында һәлакәткә дучар ител-
мәсен өчен, аның [Коръән]
белән үгет бир. Әнә шулар –
кылган нәрсәләре [гөнаһла-
ры һәм бозык иманнары] өчен
һәлакәткә дучар ителгән
кешеләр. Инкяр итүләре сәбә-
пле, аларга [карыннарында ут
булып эчәк-бавырларын өзгәләп
ташлаячак] кайнар судан
эчемлек һәм бик интектергеч
бер газап [булачак]
(146) .
71. [Расүлем!] Әйт: «Без Аллаһ-
6. Әл-Әнгам сүрәсе

184
ны ташлап, безгә файда да
бирмәгән, зарар да итмә-
гән [потлар кебек гаҗиз] нәр-
сәләргә табыныйкмы әллә?
Аллаһ безне [туры юлга] һида-
ять иткәннән соң, шайтан -
нар үзен алдаган һәм аптыра-
ган хәлдә җирдә йөргән кеше
кебек, артка борылыйкмы
әллә? Хәлбуки, ул кешенең:
«Безгә кил!» – дип, аны туры
юлга чакырган иптәшләре
бар [ләкин аптырашта булган-
лыгыннан, кай тарафка бара-
сын белә алмый] ». [Расүлем!]
Әйт: «Аллаһның һидаяте [бул-
ган Ислам] – чын һидаять һәм
безгә галәмнәрнең Раббысы -
на буйсынырга әмер ителде.
72. [Безгә, шулай ук, фарыз] Намаз
укыгыз һәм Аннан куркыгыз
[дип тә әмер ителде]». Ул –сез -
не хозурына җыячак Зат.
73. Ул күкләрне һәм җирне хак
[бер сәбәп, кешеләр һәм җен-
нәрнең сыналу урыны кебек
ике сыйфатка ия булган кешеләрне кире кагарга, калдырырга әмер итә. Боларның берсе
– диннәрен уен-көлке итүчеләр. Табигый, бу дәгъват ителгән һәм мөкәлләф тотылган
Ислам диненең хөкемнәрен мәсхәрәгә калдыру һәм аны мыскыл итү мәгънәсендә килә
алган кебек, потларга табыну кебек уен һәм күңел ачу дип санала алган нәрсәләрне
дин итү мәгънәсендә дә килә ала. Мәсәлән, имам Дәххактан (рәхимәһуллаһ) бу аяте
кәримәнең Корәеш кяферләренең Кәгъбәдәге потларны агачларга терәп, аларга алка-
лар кидерүләре, муеннарына тәвә кошы йомыркалары асып куюларына карата иңүе
риваять ителгән.
147 Әһле Исламга күрә, Аллаһы Тәгаләнең быргы шәкелендә бер мөгез яралткан бу -
луына һәм вакыты җиткәч, бер фәрештәнең аңа өреп, Кыямәтнең кубуына сәбәп бу -
лачагына бернинди шик-шөбһә юк. Шул сәбәпле, бу мәсьәләдә тәэвилләр (тәфсирләр)
эзләп маташучылар һәм Гареш, Сират, Мизан кебек хакыйкатьләрне инкяр итүчеләр
Коръән сүзләре нинди мәгънәдә килгәнен иң яхшы белгән Расүлуллаһның (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) ачык бәяннарына каршы төшкән булырлар.
148 Ибраһимның (галәйһиссәлам) әтисенең исеме Әзәр булган һәм бу исемне йөрт -
кән кеше аның дәү абыйсы түгел, нәкъ менә атасы булган, дигән караш голәмәнең күп-
зур бер хикмәт] белән яралт-
ты. Ул көнне Ул [бар итәр -
гә теләгән нәрсәгә]: «Бар бул!»
– дип әйтә, һәм ул шунда ук
барлыкка килә. Аның сүзе
хак. [Шуңа күрә яралтылган
нәрсәләрнең берсе дә Аллаһы
Тәгаләнең хикмәтле әмереннән
башка бер шәкелдә мәйданга
килә алмый]. Сурга өреләчәк
көнне дә хакимлек Аңарда
гына булачак. [Ул кеше төшенә
алмаган] Яшеренне дә, күрен-
гәнне дә [бик яхшы] белү-
че. Ул – [бөтен эшләрендә һәм
идарәсендә ялгышы булмаган]
Хикмәт иясе, [һәрнәрсәдән]
Хәбәрдар
(147) .
74. Менә Ибраһим [галәйһис-
сәлам] атасы Әзәргә: «Син
потларны илаһлар итәсеңме-
ни? Һичшиксез, мин сине дә,
кавемеңне дә ап-ачык ада-
шу эчендә күрәмен», – дигән
иде
(148) .
75. [Килгән вәхи белән катгый
Кәлам шәриф

185
ышанганы кебек күз белән
күреп тә] Шиксез иман китер-
сен дип, Без Ибраһимга
[галәйһиссәлам] күкләрнең
һәм җирнең [яралтылышында -
гы тиңсез нечкәлекләрне] мөл-
кәтләрен күрсәттек
(149) .
76. Төн [караңгылыгы] аны капла-
гач, [Ибраһим [галәйһис -
сәлам] бер йолдыз күрде һәм:
«[Сездән бу нәрсә, дип сорасам]
Бу – минем Раббым [диярсез]»,
– дип әйтте. Ул [йолдыз] бат-
кач исә: «Мин батканны [һәм
бер хәлдән икенче хәлгә үзгәр-
гәне өчен, минем гыйбадәтемә
челеге тарафыннан кабул ителгән. Кайберәүләрнең Расүлуллаһның (салләллаһу галәй-
һи вә сәлләм) нәселен ширектән һәм кяферлектән пакь тотар өчен, Әзәрнең Ибраһим
(галәйһиссәлам) атасы түгеллеген белдерүләре аятьләргә һәм хәдисләргә каршы килә.
Моннан тыш, Әзәрнең кяфер булуы Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
шанына бернинди дә зарар китерми, чөнки Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәл-
ләм): «Җаһилият әһеле зинасыннан бернәрсә дә мине тудырмады. Мине фәкать Ислам
никахы кебек бер никах тудырды» (Табәрани, әл-Му’җәм әл-кәбир, № 10812, 10/329;
әл-Әүсат, № 4725, 5/366), – дип әйтеп, нәсәбенең пакьлеген, шәригать кысаларыннан
тыш мөнәсәбәтләрдән сакланган, дигән мәгънәдә килгәнен аңлаткан. Бу нәсел-нәсә-
бендә бер мөшрик булмау дигән сүз түгел. Җәлаләйнне аңлатучы Галлямә Савинең
(рәхимәһуллаһ) фикеренә таянып, кайбер мөфәссирләр: «Расүлуллаһның (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм) аталарының ширектән сакланган булуы Расүлуллаһның (салләл-
лаһу галәйһи вә сәлләм) нуры аларда калгангача дәвам иткән. Ул нур башка берәүгә
күчкәннән соң исә, бу саклану бетә алган», – дип әйтеп, мәсьәләгә ачыклык керткәннәр.
149 «Мәләкүт» сүзе зур милек һәм хакимлек мәгънәсендә килү белән бергә, монда
кулланылган мәгънәсе хакында «күкләрнең һәм җирнең идарәсе», «күкләрдә һәм җирдә
булган аятьләр», аеруча «кояш, ай һәм йолдызларның, шулай ук тауларның, агачлар-
ның һәм диңгезләрнең маһиятләре» кебек фикерләр төрле мөфәссирләр тарафыннан
белдерелгән. Моннан чыгып, Аллаһы Тәгалә Ибраһимга (галәйһиссәлам) күкләрдә һәм
җирдә бар иткән мәхлукат өстеннән бөек хакимлеген күрсәткән һәм аңа бөтен эшләр-
нең күренгән һәм күренмәгән якларын аңлаткан. Сүддидән (рәхимәһуллаһ) риваять
ителгәнчә, Аллаһы Тәгалә, Ибраһимны (галәйһиссәлам) бер кыя тау өстенә урнашты-
рып, Гарше Көрсине һәм матди галәмнең иң югары җиренең соңгы ноктасына кадәр
бөтен барлыкларны күрсен дип, җиде кат күкләрне, матди галәмнең соңгы ноктасына
кадәр җиде кат җирләрне ярып ачкан, шулай итеп, ул бу галәмнәрдә булган ис-акыл-
ларга сыймаслык фәүкыльгадә нәрсәләрне күргән, хәтта җәннәттәге урынын һәм җиде
кат җирнең астында булган кыяны үз күзләре белән күргән (Табәри, № 13452-55, 5/242;
Ибне Әби Хатим, № 7501-502, 4/132)..
лаек булмаган ялган нәрсәләр-
не] сөймим», – диде.
7 7. Айны туып килгән чагын-
да күргәч: « [Сезнеңчә] Бу –
минем Раббым», – диде. Ул
[ай] да [йолдыз кебек] баткач:
«Раббым мине һидаятькә
ирештермәсә, мин, һичшик -
сез, адашкан кавемнән булы-
рмын», – диде.
78. Кояшны туып килгән чагында
күргәч исә: « [Сезнең фикере-
гезчә] Бу – минем Раббым. Бу
– иң зурысы», – диде. Ул [кояш
та] баткач, әйтте: «И, каве -
мем! Һичшиксез, мин – сез-
6. Әл-Әнгам сүрәсе

186
нең [бөтен бу күк җисемнәрен
яралткан Аллаһка] ширек
кушкан нәрсәләрегездән
еракмын.
79. Мин, [ялган илаһларны ташлап,
чын Раббыма юнәлгән] хәниф
буларак, йөземне күкләрне
һәм җирне юктан бар иткән
Затка юнәлттем. Мин – ширек
кылучылардан түгелмен».
80. Кавеме аның белән тар-
тышырга кереште. Ул әйт -
те: «Ул [Раббым] мине һида-
ятькә ирештергән икән, сез
минем белән Аллаһ хакын-
да сүз көрәштерәсезме-
ни? [Сез мине илаһлары-
гыз тарафыннан тайпылдыру
белән куркытасыз, әмма] Раб-
бым берәр нәрсә теләмәсә,
мин сезнең Аңа ширек куш-
кан нәрсәләрегездән [берка-
йчан да] курыкмам. [Чөнки]
Минем Раббым һәрнәрсәне
гыйлем белән чолгап алган.
Әллә сез [моның кадәр дәлил-
ләр китергәннән соң да, һаман]
уйламыйсызмы?»
81. Сез Аллаһка иш кушудан
150 Әһле Сөннәт голәмәсе фикеренчә, Аллаһы Тәгалә газаптан коткара торган иман-
да золымның булмавын шарт итеп куйган. Әгәр иман дип аталган нәрсәнең бер өлеше
золымны һәм гөнаһны кире каккан булса, Аллаһы Тәгаләнең иманнан соң бу сүзне ки-
терүе мәгънәсез булыр иде. Димәк, монда телгә алынган золым – теләсә нинди бер гөнаһ
түгел, «Локман» сүрәсенең 13 нче аяте кәримәсендә иң олуг гөнаһ буларак белдерелгән
ширек һәм кяферлек. Габдуллаһ ибне Мәсгуд (радыйаллаһу ганһ) болай ди: «Иман ки-
терүчеләр һәм иманнарын золым белән бутамаучылар» аяте кәримәсе иңгәч, бу Расүлул-
лаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләренә бик авырга килде. Шуннан алар: «Я
Расүлуллаһ! Кайсыбыз гына үз-үзенә карата гаделсез булмый һәм үз-үзенә золым итми?
» – дигәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Бу ул (сез аңлаган кебек гөнаһ мә-
гънәсендә) түгел. Бу – фәкать ширек. Сез Локманның улына үгет итеп: «И, улым! Аллаһка
ширек кушма. Һичшиксез, ширек – иң зур золым», – дигән сүзен ишетмәдегезмени?» –
диде (Бохари, Әнбийа:42, № 3246, 3/1262; Мөслим, Иман: 56, № 124, 1/114).
һич курыкмыйсыз икән, сез-
нең [Аллаһка] иш иткән нәр-
сәләрдән мин ничек кур-
кыйм? Юкса, Ул алар хакында
сезгә бер дәлил дә иңдермә-
де. [Инде әйтегез] Ике фирка-
ның, ышаныр өчен, кайсысы
лаеклырак? Әгәр сез [чыннан
да, кемнән куркырга кирәклек -
не] белсәгез иде».
82. [Ышанырга кирәк булган хакый-
катьләргә] Иман китерүчеләр
һәм [мөшрикләр кебек] иман-
нарын [күренмәслек дәрәҗәдә]
золым [һәм ширек] белән төр-
мәүчеләр, әнә шуларга [куры-
ккан нәрсәләреннән] иминлек
булыр һәм шулар – һидаятькә
ирешкән кешеләр
(150) .
83. Бу [рәвешле сүз көрәштерү ысу -
лы] – Ибраһим [галәйһиссәлам]
кавеменә каршы Безнең бир-
гән дәлилебез. Теләгәнебез-
не Без [гыйлемдә һәм хикмәттә
югары] дәрәҗәләргә күтәрә-
без. Һичшиксез, синең Раб-
бың – Хикмәт иясе, [һәрнәрсә-
не] Белүче.
84. Без аңа [Ибраһимга [галәй-
Кәлам шәриф

187
һиссәлам] улы итеп] Исхак-
ны [галәйһиссәлам] һәм
[оныгы итеп] Ягъкубны [галәй-
һиссәлам] бирдек. Һәр икесен
дә [туры юлга] һидаять иттек.
Аннан алда да [бабасы] Нухны
[галәйһиссәлам] һидаять иткән
идек. Аның [Нухның [галәйһис -
сәлам] нәселеннән Давыдны,
Сөләйманны, Әюбне, Йосыф-
ны, Мусаны һәм Һарунны
(галәйһимүссәлам) да [пәйгам-
бәрлек нигъмәтенә ирештер-
дек]. Игелек кылучыларга әнә
шулай әҗерләрен бирәбез.
85. Зәкәрияне, Яхъяны, Гайсәне
һәм Ильясны да (галәйһимүс-
сәлам) [һидаятькә ирештер-
дек]. Барысы да [кирәккәнне
кылу һәм кирәкмәгәннән сакла-
ну кебек изгелек дәрәҗәсе
кирәк кылган фазыйләтләрдә
камиллеккә ирешкән] изге
кешеләрдән иде.
86. Исмәгыйльне, Әльясагны,
Юнысны һәм Лутны да (галәй-
һимүссәлам) [хакка һәм һида-
ятькә салдык]. Барысын да [үз
чорларындагы] галәмнәрдән
[пәйгамбәрлек белән] өстен
иттек.
8 7. Аларның аталарын-
нан, нәселләреннән һәм
кардәшләреннән кай-
берәүләренә дә [югары сый-
фатлар насыйп иттек]. Без
аларны [пәйгамбәрләр итеп]
сайладык һәм аларны туры
юлга ирештердек.
88. Бу – Аллаһның һидаяте ки, колларыннан теләгәнен
[генә]
аңа ирештерер. [Пәйгамбәр-
лек кебек зур дәрәҗәләренә
карамастан] Алар да [нәрсә-
не дә булса Аллаһка] тиңдәш
иткән булсалар, [башкаларны-
кы кебек] алар кылган [изге]
нәрсәләр бушка киткән булыр
иде.
89. Алар – Без китап, хикмәт һәм
пәйгамбәрлек биргән [кадер-
ле] кешеләр. Болар [Мәккә
әһеленнән мөшрик булганнар]
аларны [китапларны, пәйгам-
бәрләрне һәм хак кануннар-
ны] инкяр итсәләр, Без алар-
ны [китапларны һәм хикмәтне
саклауны беркайчан да] инкяр
итмәячәк җәмәгатькә
тапшырдык.
90. Алар – Аллаһның һидая-
тенә ирешкән кешеләр. Син
дә аларның һидаятенә ияр.
[Аларга иярүеңне күрсәтер өчен
өммәтеңә] Әйт: «Мин моның
өчен сездән түләү сорамыйм.
t [Коръәни Кәримне иреш-
терүемнең максаты] – барча
галәмнәр өчен бер үгет кенә».
91. Алар [яһүдиләр] Аллаһны
кирәгенчә бәяләмәделәр,
чөнки: «Аллаһ бер кешегә дә
[вәхи итеп] бернәрсә дә иңдер-
мәде», – диделәр. [Расүлем!]
Әйт: «Муса [галәйһиссәлам]
кешеләргә бер нур һәм һида-
ять буларак алып килгән һәм
сез кәгазьләр хәленә китер-
гән һәм аларның бер өлешен
күрсәткән, [Расүлуллаһның
6. Әл-Әнгам сүрәсе

188
(салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
сыйфатлары һәм рәҗем аяте
кебек авыр хөкемнәрне эченә
алган өлешләрдән] күбесен
яшергән китапны кем иңдер-
де соң? [И, әһле китап!] Хәлбу-
ки, сезгә [Коръәни Кәримдә]
сез дә, аталарыгыз да белмә-
гән нәрсәләр өйрәтелде». Син:
« [Пәйгамбәрләргә китаплар-
ны иңдергән Зат –] Аллаһ», –
диген дә, аларны буш сүзләре
белән күңел ачарга калдыр.
92. Бу [Коръәни Кәрим] үзеннән
алдагыларны дөресли тор-
ган мөбәрәк булган Китап
ки, Без сиңа, аны шәһәрләр-
нең анасы [Мәккә] һәм аның
тирәсендә булганнарны үгет -
ләвең өчен ,иңдердек. Моңа
[пәйгамбәргә һәм Коръәнгә]
Ахирәткә ышанучылар ина-
налар һәм намазларын [уку -
ны дәвам итеп] саклыйлар.
93. [«Аллаһ бер кешегә дә бернәрсә
дә иңдермәде», – дип] Аллаһка
карата яла якканнардан
[Малик ибне Сайф яһүдие белән
шул ук фикердә торган бүтән
151 Катадәдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, бу аяте кәримә Мүсәй-
ләмәтүл-Кәззаб һәм Әсвәд Ганси кебек үзләрен пәйгамбәрләр дип игълан иткән кем-
сәләр хакында иңгән. Бәнү Хәнифә кабиләсеннән булган Мүсәйләмә Йәмамәдә каһин-
лык итә, үзен пәйгамбәр дип әйтә, Коръәни Кәримгә каршы чыга һәм: «Мөхәммәд
(салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бөек эшләр өчен җибәрелде, мин исә вак-төяк эшләр
өчен җибәрелдем», – дип әйтә торган була. Бәнү Мүдлиҗ кабиләсеннән булган Әсвәд
исә Йәмәндә пәйгамбәрлек дәгъва иткән бер каһин була. Ул Йәмән якларындагы кай-
бер районнарга һөҗүм итә һәм Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) зәкят
җыючыларын аннан куып җибәрә. Мөшрикләрдән Нәдр ибне Харис исә Фарсы илен-
нән гаҗәм хикәяләрен һәм Рөстәм кыйссаларын, нөсхәләр хәлендә, Мәккәгә алып килә,
Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Коръән укыган чакта элекке кавемнәр ту -
рында хәбәр иткәндә: «Теләсәм, мин дә ул сөйләгән нәрсәләргә охшаш нәрсәләр сөйли
алам», – дип әйтә торган була.
инкярчылардан], яки үзенә
бернинди дә вәхи булмаса
да: «Миңа да вәхи җибәрел-
де», – дигәннәрдән [Мүсәй-
ләмә һәм Әсвәд кебек ялганчы-
лардан] һәм дә: «Мин дә Аллаһ
иңдергән нәрсәгә охшаш нәр-
сә иңдерәчәкмен [теләсәк,
без дә Коръәнгә охшаш нәр-
сәләр сөйләр идек]», – дигән-
нәрдән [Нәдр ибне Харис кебек
инкярчы] дә залимрәк кем
була алсын? [Расүлем!] Син ул
залимнәрне үлем газабын-
да бер күрсәң иде! [Шул чак-
та] Фәрештәләр кулларын
сузалар: «Чыгарыгыз җан -
нарыгызны! Аллаһка карата
дөрес булмаганны сөйләгә-
негез һәм Аның аятьләрен-
нән тәкәбберләнгәнегез өчен,
бүген кимсетүле газап белән
җәзага дучар ителәчәксез»
(151) .
94. [Аллаһы Тәгалә ул мөшрикләргә
Кыямәт көнендә болай диячәк]
Сезне тәүге мәртәбә яралтка-
ныбыз кебек, берәмләп, Без-
гә килдегез һәм Безнең сез-
гә насыйп иткән нәрсәләрне
Кәлам шәриф

189
аркаларыгыз артында калды-
рдыгыз [алардан иң вак бернәр-
сәне дә үзегез белән алып кил-
мәдегез], [Аллаһка] тиңдәшләр
дип санаган шәфәгатьчеләре -
гезне дә сезнең белән бер-
гә күрмибез. Һичшиксез, ара-
гыздагы багланышлар өзелде
һәм сез [илаһ булуларын] көт-
кән нәрсәләрегез сездән
югалды.
95. Һичшиксез, Аллаһ – [үсем-
лекләрне һәм агачларны үстерү
өчен] орлыкны һәм [җимеш]
төшен [чатнатып] яручы. Ул
[Аллаһы Тәгалә мәни һәм орлык
кебек үз көенә үсә алмаган]
үледән [җанлы зат һәм үсемлек
кебек үсә алган] терене чыгара,
тередән исә үлене чыгара. Бу
[шәкелдә үлене терелтүче һәм
теренең җанын алучы] – Аллаһ
[ки, Ул гына гыйбадәткә лаек].
Ничек [Аңа иман һәм итагать-
тән шулай] адаша аласыз?
96. [Аллаһы Тәгалә] Таңны [терә-
ге булган һәм офыкта белен-
гән тәүге яктылыкны – төн
караңгылыгыннан] яра. Ул
төнне [бар иткән мәхлукла-
ры ял итсен өчен] – тынычлык
[вакыты], кояш һәм айны исә
хисап өчен кылды. Бу – Бөек
[Җиңелмәс] һәм [һәрнәрсәне]
Белүченең тәкъдире.
9 7. Ул, коры җирнең һәм диң-
гезнең караңгылыкларын-
да юлны табуыгыз өчен, сез-
гә йолдызларны яралтты. Без
[аятьләрдән дәлил чыгара] бел- гән кешеләргә
[Берлегебезгә
һәм югары көчебезгә күрсәткән]
аятьләрне аңлаттык инде.
98. Ул сезне бер җаннан яралтты.
[Сезнең өчен әүвәл – аталарыгы-
зның орлыкларында, соңыннан
– җир йөзендә] Урнашу уры-
ны һәм [әүвәл – аналарыгыз
карынында, соңыннан – туфрак
астында] саклану урыны бар.
Һичшиксез, Без аңлый бел-
гән кешеләргә [тәүхидебез-
гә һәм кодрәтебезгә күрсәткән]
аятьләрне аңлаттык инде.
99. Ул – күктән суны иңдерүче.
Шуннан Без аның аркылы
төрле үсемлекләр чыгардык,
аннан исә яшеллек чыгар-
дык, ә аннан өсте-өстенә
урнашкан орлыклар чыгар-
дык. Хөрмә агачының җиме-
шеннән аска салынып торган
тәлгәшләр бар. [Шәкеле белән]
Бер-беренә охшаган һәм [авы-
рлыгы, төсе, тәме белән бер-бе-
ренә] охшамаган йөзем бакча-
ларын, зәйтүнне һәм анарны
да [туфрактан] Без чыгардык.
Аның уңыш биргән чагын-
дагы [гел яшел] җимешенә
һәм аның өлгерүенә [гыйбрәт
күзе белән] карагыз. Һичшик -
сез, иман китергән бер кавем
өчен боларда [барлыкларның
яралтучысының берлегенә,
кодрәтенә һәм хикмәтенә күр-
сәткән бик күп] аятьләр бар.
100. Алар [мөшрикләр] җеннәрне
Аллаһка ширек куштылар. Ул
[Аллаһы Тәгалә берүзе] аларны
6. Әл-Әнгам сүрәсе

190
яралткан чакта, алар мөшри-
кләр белмичә, Аңа уллары
һәм кызлары уйлап тапты-
лар. Ул [уртак һәм балалы булу -
дан ерак һәм] пакь! Ул – алар
сыйфатлаган нәрсәләрдән
бик өстен.
101. [Аллаһы Тәгалә бернинди корал,
матдә, вакыт һәм урын кебек
нәрсәләргә ихтыяҗ тоймый-
ча] Күкләрнең һәм җирнең
[тиңсез] яралтучысы. Аның
җефете булмагач, ничек
Аның баласы була алсын? Ул
– һәрнәрсәне яралтучы һәм
һәрнәрсәне белүче.
102. Бу [тиңсез сәнгатьләрнең иясе]
– Раббыгыз булган Аллаһ.
Аннан башка илаһ юк. Ул һәр-
нәрсәне яралтучы, шуңа Аңа
гыйбадәт кылыгыз. Ул һәр-
нәрсәгә [күзәтүче һәм бөтен
эшләрегезнең идарәчесе булган
бер] Яклаучы.
103. Күзләр [гадәти күрү белән]
Аңа ирешмәс [хакыйка-
тен белә алмас]. Ул исә бөтен
карашларны танып белә. Ул
– [колларга] Мәрхәмәт итүче,
[бөтен ачык һәм яшерен эшлән-
гән эшләрдән] Хәбәрдар.
104. [Расүлем! Әйт] Раббыгыздан
сезгә ачык билгеләр кил-
де. Кем дә кем [хакны] күргән
[һәм иман китергән] булса, [бу
хакыйкатьне күрүе] үз файда-
сына. Кем дә кем сукыр кал-
са – үз зарарына. Мин сез-
гә [ни кылганнарыгызны карап
торучы] сакчы түгел.
105. Алар [сиңа]: «Син [әһле китап-
тан] дәрес алгансың», – дип
әйтсеннәр, ә [дөресне-ялгыш-
ны] белгән кешеләргә исә аны
[син укыганнарны] аңлатыйк
дип, Без аятьләребезне шулай
[төрлечә] аңлатабыз.
106. [Расүлем! Син кеше сүзенә кара-
ма] Раббыңнан сиңа вәхи
ителгән нәрсәгә ияр. Аннан
башка илаһ юк! [Кяферләр
белән сугыш әмере килгәнче]
Мөшрикләрдән йөз чөер.
107. Аллаһ теләсә, [әлбәттә] алар
ширек кушмаслар иде. Әмма
Без сине [нишләгәннәрен
карап, хисапларын сора дип]
аларга сакчы итеп җибәрмә-
дек. [Аларның кылырга тие-
шле вазифаларын башкаруда]
Син аларга бер Яклаучы дә
түгелсең.
108. Сез аларны, Аллаһны калды -
рып, табынган нәрсәләрен
сүкмәгез [башка юл белән иге-
леккә чакырыгыз], юкса алар
да белмичә чиктән ашып,
Аллаһны сүгәчәкләр. Без
шулай [кяферләрдән] һәрбер
өммәткә [начар] гамәлләрен
[матур күрсәтеп] бизәдек.
Соңыннан кайтулары Раббы-
ларына булачак. Ул исә алар -
га кылган нәрсәләрен хәбәр
итәчәк.
109. Әгәр үзләренә бер [могҗи-
за һәм] аять килсә, аңа, һич-
шиксез, ышаначакларына иң
көчле антлары булган Аллаһ
белән ант иттеләр. [Расүлем!]
Кәлам шәриф

191
Әйт: «Аятьләр – Аллаһ хозу-
рында. [Теләгән могҗизаны
күрсәтергә Ул гына кодрәтле.
Теләгегезне үтәр өчен, могҗиза-
лардан берсе дә минем кулымда
түгел бит]». t , [сораган могҗи-
залары] килгән очракта, алар-
ның ышанмаячакларын [Мин
беләм, ләкин моны] сезгә нәр-
сә белдерә?
110. Алар [сораган һәрбер могҗиза-
ларын күрсәләр дә] аңа берен-
че мәртәбә ышанмаганна -
ры кебек, [һидаятькә ирешергә
теләмәгәннәре өчен] Без алар-
ның күңелләрен һәм күзләрен
[могҗиза сораганнары саен, хак -
тан] борачакбыз һәм аларны
бозыклыклары эчендә апты-
раган хәлдә калдырачакбыз.
111. Әгәр дә Без аларга фәреш-
тәләр иңдергән булсак, [ата-
ларын терелтү турындагы
теләкләрен үтәп] үлеләр дә
алар белән сөйләшкән бул -
са һәм һәрнәрсәне каршыла-
рына куйган булсак, Аллаһ
теләмәсә, алар иман китер -
мәсләр иде. Ләкин аларның
күбесе белмиләр [шуңа күрә
152 Бу аяте кәримә Коръәнне мыскыл иткән Вәлид ибне Мугыйра һәм Гас ибне Ваил
кебек аяусыз кяферләр хакында иңгән. Алар бер төркем мөшрикләр белән Расүлул-
лаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килеп: «Син безгә фәрештәләрне күрсәт тә алар
синең пәйгамбәрлегеңә шаһитлык итсеннәр, безгә күктән кырык фәрештә күтәргән
китап иңдер, безгә кайбер үлеләрне терелт, синең сүзләрең хакмы-ялганмы икәнен
алардан сорыйк; Аллаһка дога кыл, без тугры дип таныган ике аксакалыбыз Кусай ибне
Киляб белән Җәдган ибне Гамруны терелтсен, алар синең пәйгамбәр икәнеңә шаһит
булсыннар; дәгъваңның дөреслеген раслар өчен, Аллаһны һәм фәрештәләрне каршы-
бызга китер», – дип әйтәләр. Шуннан Аллаһы Тәгалә бу аяте кәримәне иңдереп: «Иман
итү минем теләгем белән генә була, юкса, алар фикер йөрткәнчә, теләсәләр инану,
теләмәсәләр инанмау алар ихтыярында түгел», – дип әйтә.
могҗиза күргән очракта иман
итәбез, дип ант итәләр]
(152) .
112. Без шулай һәр пәйгамбәргә
кеше һәм җен шайтаннарын
дошман иттек ки, аларның
берәүләре алдату өчен, ялты-
равык [вәсвәсәләр белән бизә-
гән бозык] сүзне икенчеләренә
яшерен сөйли. Раббың [алар-
ның иман китерүләрен белсә дә,
иман китермәүләрен] теләсә,
алар моны эшли алмаслар
иде. Аларны [Аллаһка һәм сиңа
каршы] уйдырма нәрсәләре
белән бергә калдыр.
113. Ахирәткә инанмаган
кешеләрнең күңелләре
аңа [шайтаннар әйтеп тор-
ган сүзләрнең ялтыравыгы-
на] авышсын да аны ярат -
сыннар һәм ирешкән [яман]
нәрсәләрен кылсыннар [дип,
һәр пәйгамбәргә бер дошман
куйдык].
114. [Расүлем! Аларга әйт:] «Мин
[арабызда кемнең хаклы, кем-
нең хаксыз булганына карар
бирү өчен] Аллаһтан баш-
ка бер хаким эзлимме әллә?
Хәлбуки, Ул сезгә [бөтен
6. Әл-Әнгам сүрәсе

192
буталчыклар уртадан алынып
һәм эчендә хак белән ялган]
ачык аңлатылган [Коръән
кебек, могҗизалары ап-ачык
бер] Китап иңдерде бит».
Без [Тәүрат һәм Инҗил кебек]
китап биргән кешеләр аның
[Коръәни Кәримнең] сиңа Раб-
быңнан хак белән иңдерел-
гәнен беләләр. Шулай бул-
гач, син [әһле китап арасында
бу хакыйкатьне икърар итмәү -
челәрнең дә аны яхшы белүләре
мәсьәләсендә] шөбһәләнү-
челәрдән булма.
115. Раббыңның сүзе [хәбәрләре
һәм вәгъдәләре] дөреслек
белән һәм [хөкемнәре] гадел-
лек белән [максатына ирешеп]
төгәлләнде. Аның сүзләрен
[тагын да дөресрәк һәм төзегрәк
сүз белән] алыштыра алучы
[бернинди дә куәт] юк. Ул –
[һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәр-
нәрсәне] Белүче.
116. [Расүлем!] Җирдә булган-
нарның күбесенә [кяфер һәм
җаһилләргә] буйсына калсаң,
алар сине Аллаһның юлын-
нан адаштырырлар. Алар
[бу бозык юлларны эзләгәндә,
ул юлларның саклаучысы бул-
ган ата-бабайларының дөрес -
леге хакында] фараздан баш-
ка бернәрсәгә иярмиләр,
һәм алар [Аллаһы Тәгаләнең
тиңдәше һәм баласы бар дип]
ялганлыйлар.
117. Һичшиксез, Раббың Аның
юлыннан язганны яхшырак белә. Һидаятькә ирешкәнне

дә Ул яхшырак белә.
118. [Сезгә: «Аллаһ үтергән үләксә-
не ашамыйсыз, ләкин үзегез
үтергән хайван итен ашый -
сыз», – дигән мөшрикләргә ияр -
мәгез һәм] Өстендә [«бисмил-
ләһ» әйтелеп] Аллаһның
исеме телгә алынганнардан
[гына] ашагыз. Әгәр сез Аның
аятьләренә ышанган кешеләр
булсагыз.
119. Ни булды сезгә, өстендә
Аллаһның исеме телгә алын-
ган нәрсәләрдән ашамый-
сыз? Хәлбуки, Ул, әгәр сез
[ашауга] мәҗбүр ителмәгән
булсагыз, нәрсәләрне харам
кылганын сезгә җентекләп
аңлатты инде. Һичшиксез,
күпләр [теләгәннәрен – хәләл,
теләгәннәрен – харам кылу
белән] үзләренең [нигезсез
һәм] начар теләкләре сәбәпле,
белмичә [бернинди шәригать-
кә, бернинди дәлилгә таянмый-
ча, кешеләрне], юлдан язды-
ралар. Синең Раббың чиктән
чыккан кешеләрне яхшырак
белә.
120. Гөнаһның ачык булганын
да, яшерен булганын да [әгъ-
залар белән кылынганын да,
күңел белән кылынганын да]
калдырыгыз. Һичшиксез,
гөнаһ кылучылар кылган
[яман] нәрсәләре аркасында
җәзаландырылачаклар.
121. [Чалынган вакытында] Өстен-
дә Аллаһның исеме әйтел-
Кәлам шәриф

193
мәгәннән ашамагыз. Һич-
шиксез, бу – бер фасикълык.
Шайтаннар [«Үзегез үтергән
хайван итен ашыйсыз, ләкин
Аллаһ үтергән үләксәне аша-
мыйсыз», – дип] сезнең белән
сүз көрәштерү өчен [мөшрик]
дусларына вәсвәсә бирәләр.
Әгәр сез аларга итагать итәр
булсагыз, мөшрик булырсыз.
122. [Көферлек чорында] Үл е [кебек]
булган кешене Без [иман
насыйп итеп] терелттек һәм
аңа [шиксез] бер нур бирдек
ки, ул аның белән кешеләр
арасында йөри. [Мондый кеше
көферлек, җаһиллек һәм күңел
күзенең сукырлыгы кебек төр-
ле-төрле] Караңгылыклар
эчендә булган һәм шулар
эченнән чыкмаган берәүгә
охшаш була аламыни? [Мөэ-
миннәргә иман матур күрсә-
телгән кебек] Кылган [начар]
нәрсәләре кяферләргә шулай
бизәп күрсәтелә
(153) .
123. [Мәккәнең олугларын мөшри-
кләрдән иткәнебез кебек] Һәр
153 Аяте кәримә кайбер кешеләрнең Исламга керү кыйссалары белән бәйле буларак
иңгән. Мәсәлән, Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, үле булып
та терелтелгән һәм нур бирелгән зат – хәзрәте Хәмзә, караңгылыклар эчендә калга-
ны исә Әбү Җәһел. Бервакыт Әбү Җәһел Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)
тизәк ата. Хәмзә (радыйаллаһу ганһ) бу вакытта әле иман китермәгән була. Сеңлесе
Сафиянең җариясе, ул аудан кайтып барганда, юлына чыга һәм: «Әбү Җәһел җиянең-
нең (бертуганыңның улы) башына туфрак сипте, тизәк атты һәм аягы белән муены-
на басты», – дигәч, Хәмзә (радыйаллаһу ганһ) ярсыган бер хәлдә Әбү Җәһелне эзли
башлый. Аны бер җәмәгать эчендә күреп алуга ук, башына сугар өчен, җәясен күтәргәч,
теге: «Мөхәммәднең ниләр кылганын күрмисеңме әллә? Безнең акылларыбызны ахма-
клык санады, илаһларыбызны кимсетте һәм ата-бабайга каршы төште!» – дигәч, Хәмзә
(радыйаллаһу ганһ): «Сездән дә акылсызрак кем бар соң? Сез бит, Аллаһны ташлап,
ташларга табынасыз», – дип кәлимәи шаһадәт китерә. Менә шуннан соң шушы аяте
кәримә иңә (Вәлиди, № 450, б. 227).
авылда [да] шунда мәкерлек
кылсыннар өчен, гөнаһкяр-
ләрен [җитәкче, башлык уры-
нындагы] югары [катлаудан]
иттек. Әмма [бу кешеләрнең
Аллаһ илчесенә каршы оештыр-
ган уеннарының авыр нәтиҗәсе
үзләренә кайтачак булганы
өчен] алар үзләреннән баш-
ка берәүгә дә мәкерлек кыл-
маслар, тик [нәрсә кылганна-
рын һич тоймыйлар һәм моны]
белмиләр.
124. Аларга [Корәештән булган
кяферләргә могҗизадан яки
Коръәннән] бер аять кил-
гәч, «Аллаһның пәйгам-
бәрләренә бирелгән [пәй-
гамбәрлек һәм вәхи кебек]
нәрсәләрдәй бернәрсә без-
гә дә бирелми торып, [ бу
аятькә] ышанмаячакбыз», –
диләр. Аллаһ үзенең рисалә-
тен әманәт итәчәк урынны
яхшырак белә. [Ширек кылу
кебек иң зур] Гөнаһ эшләгән
кешеләргә [дөньяда] кылган
мәкерләре сәбәпле, [тиздән
6. Әл-Әнгам сүрәсе

194
Кыямәт көнендә] Аллаһ хозу-
рында хурлык һәм каты газап
булачак.
125. Аллаһ кемне дә булса [туры
юлга] һидаять итәргә теләсә,
Ул аның күкрәген Ислам өчен
ачар [аны хакыйкатьне бик
җиңел кабул итәрлек бер хәлгә
китерер һәм моңа киртә булы-
рлык гадәтләрен юк итәр, күңе-
лен киңәйтер һәм нурга күмәр].
Әмма кемне дә булса [туры]
юлдан яздырырга теләсә,
аның күкрәген кысар һәм
[эченә иман нуры керә алмас -
лык итеп] тарайтыр, [шул
сәбәпле, Исламга чакырылган
чагында] гүяки, ул [авырлык
белән, сулый алмыйча] күккә
менә. Аллаһ [бу кешеләрнең
күңелен хактан ераклаштырга-
ны кебек] ышанмаган кешеләр
өстенә шулай кабахәтлек
[дөньяда –ләгънәт, Ахирәттә исә
газап] җибәрә
(154) .
126. Бу [Коръән китергән бәян] –
Раббыңның туры юлы. Аңла-
ган бер кавем өчен Без инде
[сөенеч-куркыту, савап-га-
зап, хәләл-харам, әмер һәм
тыюлар белән бәйле хөкемнәр-
не колачлаган] аятьләрне [җен -
текләп] аңлаткан идек.
127. Сәлам [булган, Аллаһы Тәгалә-
154 Әбү Җәгъфәрдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу
галәйһи вә сәлләм): «Һичшиксез, иман күңелгә кергәч, күңел аңа киңәер һәм ачылыр»,
– дип әйткәннән соң, менә шушы аяте кәримәне укыган. Шулчак: «Я Расүлуллаһ! Моны
(иманның күңелгә керүен) белдерә торган нинди дә булса галәмәт бармы?» – дип со-
рагач, «Әйе. Бу галәмәт – мәңгелек йорт булган Ахирәткә юнәлү, алдану йорты булган
дөньядан ераклашу һәм үлем килмәс борын үлемгә әзерләнү», – дип әйткән (Ибне Әби
Шәйбә, әл-Мусаннәф, № 34303, 7/98).
нең олуг иткән җәннәт] йорты
– Раббылары хозурында алар
[аңлаган кешеләр] өчен. Кыл -
ган [хәерле] нәрсәләре арка-
сында, Ул – аларның Вәлие.
128. [Аллаһы Тәгалә] Аларны [терел-
теп] барысын да [хозурына]
җыячак көнне: «Әй җен җәмә-
гате! Сез [яман юлда үзегез-
гә юлдаш итеп] күп кешеләрне
үз иттегез» [диячәк]. Алар-
ның кешеләрдән булган
дуслары исә: «И, Раббыбыз!
Берәүләребез икенчеләре-
бездән файдаланды һәм Син
безгә [үлеп терелүебезгә] бил-
геләгән чорыбызга ирештек»,
– диячәк. Ул [Аллаһы Тәгалә]:
«Сезнең урыныгыз – Ут. Аллаһ
башкача теләмәсә, аның
эчендә мәңгегә калачаксыз»,
– дияр. [Расүлем!] Һичшиксез,
синең Раббың – Хикмәт иясе,
[һәрнәрсәне] Белүче.
129. Кылган [яман] нәрсәләре сәбә-
пле, [дөньяда бер-берләренә
якын булганнары кебек, газапта
да] залимнәрнең берәүләрен
икенчеләренә якын итәрбез.
130. [Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнен-
дә, кяферләрне газаплау өчен,
болай диячәк:] «И, җеннәр һәм
кешеләр таифәсе! Үз арагыз-
дан Минем аятьләремне сез-
Кәлам шәриф

195
гә аңлаткан һәм менә шушы
Көн белән күрешү турында
кисәткән расүлләр килмәде -
ме үзегезгә?» Алар: «Без үз-ү -
зебезгә каршы шаһитлык
иттек», – диярләр. Дөнья тор-
мышы бу кешеләрне алдады
да, үзләренең [чыннан да, белә
торып] кяфер кешеләр икән-
лекләренә үз-үзләренә каршы
шаһитлык иттеләр.
131. Бу – Раббыңның [китаптан
һәм пәйгамбәрдән хәбәрсез бер]
гафиллектә булган шәһәр-
ләрне гаделсезлек белән
һәлак итмәгәне өчен [шулай
булачак].
132. Һәркем өчен [яхшылык-яман-
лык] кылганнарына кара-
та [җәһәннәмдә һәм җәннәттә]
дәрәҗәләр бар. Синең Раббың
аларның ни кылганнарыннан
гафил [һәм хәбәрсез] түгел.
133. Синең Раббың – Бай [беркем-
нең дә ярдәменә Мохтаҗ бул-
маучы] һәм [дини вазифалары-
на игътибарлы булмауларына
карамастан, колларына тәүбә-
гә килергә вакыт биргән] Рәх-
мәт иясе. [И, залимнәр һәм баш
күтәрүчеләр!] Әгәр Ул теләсә,
сезне юк итәр һәм, сезне [Нух -
ның [галәйһиссәлам] көймәсен-
дә котылуга ирешкән] башка
бер җәмәгатьнең нәселен-
нән чыгарганы кебек, арты-
гыздан сезнең урынга телә-
гәннәрен [итагатьле колларын]
куяр.
134. Һичшиксез, сезгә вәгъдә ител- гән [терелтелү, хисапка тартылу,
савап һәм газап бирелү кебек
кыямәт хәлләре белән бәйле]
нәрсәләр [барлыкка] киләчәк.
Һәм сез [боларны вәгъдә
иткән Раббыгызны] гаҗиз итә
алмаячаксыз.
135. [Расүлем! Мөшрикләрне кисә-
теп] Әйт: «И, кавемем! Сез
[көферлек һәм миңа кара-
та дошманлык мәсьәләсен-
дә] көчегездән килгәнчә
тырышыгыз. Һичшиксез, мин
дә [Исламда нык калуда һәм сез-
гә каршы торуда булдыра алган-
ча] тырышачакмын. [Тиздән]
Ахирәт йортының нәтиҗәсе
кемгә булачагын беләчәксез.
Хактыр ки, залимнәр [Ахирәт -
тә] уңышка ирешмәячәк».
136. Алар [мөшрикләр] Аның бар -
лыкка китергән игеннәр
белән терлекләрдән бер өле-
шен Аллаһка билгелиләр һәм:
«Менә бу [аерым сыйфатларга
ия булган игеннәр белән тер-
лекләр] – Аллаһка [шуңа күрә
мосафир сыйлау һәм фәкый-
рьләргә ярдәм кебек Аның
юлында саналган максатлар-
да гына кулланыла ала], менә
бу [өлеш] исә – потларыбыз-
га», – диләр. Арадашчы диел-
гән нәрсә [Аллаһ әмер иткәнчә,
фәкыйрьләргә һәм мосафир-
ларны кунак итәргә китмәгә-
не өчен] Аллаһка ирешми,
әмма Аллаһка диелгән нәр-
сә [потларны карауга һәм кара-
учыларга сарыф ителгәне өчен]
6. Әл-Әнгам сүрәсе

196
уртакларына ирешә. [Потлар-
ны Аллаһтан өстен күреп һәм
шәригатькә сыймаган кануннар
чыгарып] Карар иткән нәр-
сәләре никадәр яман!
137. Үзләрен һәлак итү һәм [Исмә-
гыйльдән [галәйһиссәлам] кал-
ган хакыйкый] диннәрен
чуалчык итү өчен, уртакла-
ры [булган шайтаннары һәм
пот караучылары] шул рәвешчә
[кыз] балаларын үтерүне дә
мөшрикләрдән күбесенә
бизәп күрсәтте. Әгәр Аллаһ
теләсә, алар моны [һәм моның
кебек начар кыланышлар һәм
бизәүләрне] эшли алмаслар
иде. Аларны уйдырган нәр-
сәләре белән бергә калдыр.
138. Алар үзләренең фаразлары
белән, Аңа бер яла булсын
дип: «Менә болар – тыелган
терлек һәм игеннәр. Без телә-
гәннәрдән башка аларны бер-
кем дә ашый алмый», – диләр.
Бертөрле терлекнең сыртла-
рын [атланып йөрү өчен] тыя-
лар [һәм моны безгә Аллаһ әмер
итте, дип белдерәләр], бертөр-
ле терлекнең өстенә [суйган
чакта] Аллаһның исемен тел-
гә алмыйлар [һәм аларны пот -
ларына атап чалалар]. Уйдырма
нәрсәләре сәбәпле, Ул алар-
ны, һичшиксез, җәзага дучар
итәчәк.
139. Янә алар: « [Тере килеш туган
хәлләрендә] Шушы терлекләр-
155 Гыйкримәдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, бу аяте кәримә Рабига һәм
Мудар кабиләсеннән кызларын тере килеш күмүчеләр хакында иңгән. Бәни кинанә ка-
нең карыннарында булган-
нар фәкать ирләребезгә генә
ярый, хатыннарыбызга исә
тыелган», – диләр. Әгәр ул
[туган бала] үле булса, алар
анда тигез [хатын-кызлар-
га да ярый]. t [Аллаһы Тәгалә]
аларны [хәләл һәм харам
мәсьәләсендә Аллаһ исеменнән
кылган] бу [ялган] нигъмәтләре
белән җәзага дучар итәчәк.
Һичшиксез, Ул – Хикмәт иясе,
[һәрнәрсәне] Белүче.
140. [Балаларының да, үзләренең дә
кем тарафыннан ризыкланды-
рылганын] Белмичә, [фәкать
«Аллаһ безгә шулай әмер итте»
дип кенә] Аллаһка яла ягып,
ахмаклык белән [кыз] балала-
рын үтерүчеләр һәм Аллаһ-
ның үзләрен ризыкландырган
[хәләл һәм тәмле] нәрсәләр-
не харам санаганнар [дөнья-
да саннарын һәм абруйларын
югалтканнары өчен, Ахирәт -
тә газапка дучар ителәчәкләре
өчен ике җиһанда да] зарарда
булачаклар. Алар [бу кыланы-
шлары белән туры юлдан язып]
адаштылар һәм алар һида-
ятькә ирешкән кешеләр була
алмадылар
(155) .
141. t – [төс, тәм, зурлык һәм ис
ягыннан] җимешләре төр-
ле булган терәкле һәм терәк -
сез [йөзем куаклары үскән]
бакчаларны да, хөрмәләрне,
игеннәрне дә, [төсе һәм тәме
Кәлам шәриф

197
белән] бер-берләренә охшаш
һәм охшамаган итеп зәйтүн
һәм анарларны яралтучы.
Уңыш биргән вакытларын-
да, сез [боларның бөтенесенең]
җимешләрен ашагыз, урып
[җыеп] алган көнне исә хакын
[гошер һәм зәкятен] бирегез,
ләкин [бала-чага һәм гаилә
әгъзаларын мохтаҗ калдырыр -
лык дәрәҗәдә күп биреп] чик-
тән ашмагыз. Һичшиксез, Ул
исраф итүчеләрне сөйми.
142. Терлекләрдән [йөк] ташу
өчен һәм [чалып ашау яки
йоннарыннан җеп-тукыма-
лар] түшәкләр [ясау] өчен бул-
ганнарын да [Аллаһы Тәгалә
яралтты]. Аллаһның сезгә
ризык буларак биргәннәрен-
нән ашагыз. Әмма [үз башыгы-
здан хәләл-харам дип хөкемнәр
биреп] шайтан эзләреннән
биләсе исә болай итми торган була. Җаһилият дәверендә бу җинаятьне эшләүчеләрдән
һәрбере хатынына бер кызын исән калдырачак, икенчесен күмәчәк дигән шарт куйган
булалар. Кызны күмү вакыты җиткәч, атасы иртән яки кичен хатыны яныннан кит -
кәндә, аңа: «Әгәр мин кайтканда аны күммәгәнеңне икәнеңне күрсәм, син миңа әни-
емнең аркасы кебексең», – дип әйтә. Әнисе ул бала өчен туфракта бер чокыр казый,
хатын-кыз туган-тумачага хәбәр сала, шуннан тегеләр җыелышып киләләр, баланы
кулдан-кулга йөртә торган булалар. Бала яңадан әнисенә килеп җиткәч, ул аны чокырга
ташлый һәм туфрак белән күмеп куя торган була (Табәри, № 13953; Сангани; Бәгави).
Менә Гамирдан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән: «Тере килеш күмгән хатын һәм
ир утта булачаклар» (Әбү Давыд, Сөннәт, 17, № 4717, 2/642) хәдис-шәрифендә кызының
күмелүенә шарт куйган ата белән моны кабул итеп раслаган ана күз уңында тотылган.
Бу аяте кәримәдә мөшрикләрнең зарар күрәчәкләре белдерелә, йөрәк парәләре бул-
ган балаларын югалтулары, Аллаһка яла ягып, үз-үзләренә харам кылган малларыннан
зыян күрүләре, потларга хезмәт өчен әрәм итеп, җыелган акчаларын исраф итүләре
һәм, ширек кушып, иманнарын югалтулары бу зур зарарга мисал була ала. Исламият
тәүге көненнән башлап җаһилият дәверенең начар гадәтләрен юк итәргә тотына, кыз
балаларын тере килеш күмү җинаятенең тамырын корытыр өчен, ирләрдән һәм хатын-
нардан алынган бәйгатьләргә «балаларын үтермәү» маддәсен куя. Димәк, Исламнан
алда булган төрле кимсетүгә һәм җинаятькә дучар ителгән хатын-кыз кеше буларак
күрелү хөрмәтенә Ислам дине аша гына ирешкән.
бармагыз. Һичшиксез, ул
– сезнең өчен ап-ачык бер
дошман.
143. [Малдан] Сигез парны: сары-
ктан – икене һәм кәҗәдән –
икене [Аллаһы Тәгалә яралт -
ты] . [Расүлем! Бу терлекләрдән
кайчак иркәкләрен, кайчак
әнкәләрен, кайвакыт исә аер-
ма ясамыйча, бөтен балаларын,
кайбер вакытта төрле балала-
рын харам санауны шәригать
хөкеме итмәкче булып: «Болар-
ны Аллаһ харам кылды!» –
дигән ул мөшрикләрне рисвай
итү һәм җавап бирә алмаслык
хәлгә китерер өчен] Әйт: «Ике
иркәкнеме, әллә ике әнкә-
неме, юкса ике әнкәнең ана-
лыгындагы нәрсәләрнеме
[Аллаһ сезгә] харам итте?»
[Аллаһ тарафыннан боларның
харамлыгын белдергән бер-
6. Әл-Әнгам сүрәсе

198
бер дәлил булса, бу мәсьәләдә]
Миңа белем белән хәбәр ите-
гез. Әгәр [бу хайваннарның
харамлыгына карата дәгъвагы-
зда] дөрес кешеләр булсагыз
[моны бер дәлилгә таяндырыр-
га тиешсез]».
144. Дөядән дә икене, сыердан да
икене [Ул яралтты]. [Расүлем!]
Әйт: «Ике иркәкнеме, әллә
ике әнкәнеме, юкса ике әнкә-
нең аналыгындагы нәрсәләр-
неме [Аллаһ сезгә] харам итте?
Әллә Аллаһ сезгә моны [әмер
һәм] васыять иткән чакта сез
[анда булып] шаһитлар бул-
дыгызмы? [Сез боларны кай-
дан уйлап чыгардыгыз]?» [Әллә
никадәр хәләл турында: «Болар-
ны Аллаһ харам итте», – дип]
Кешеләрне, белмичә, юлдан
язсын, дип Аллаһка яла
ягучылардан да залимрәк кем
бар? Һичшиксез, Аллаһ [һида-
ять табарга теләмәгән] залим-
нәр кавемен [туры юлга] һида-
ять итмәс.
145. [Расүлем!] Әйт: «Үләксә, я
[чалынган чакта сиптереп]
156 Кайберәүләрнең бу аяте кәримәгә ялгыш мәгънә биреп: «Монда әйтелгәннәрдән
тыш, Исламда бер харам да юк» рәвешле хөкем бирүләре дөрес түгел, чөнки бүтән кайбер
аяте кәримәләрдә һәм бик күп хәдис-шәрифтә башка харамнар да телгә алына. Бу аять
ашау-эчү белән бәйле харамнарны – үләксә, аккан кан, дуңгыз ите һәм Аллаһтан башка
берәүнең исеме белән чалынган мал буларак дүрт төркемдә чикләгән. Ашау-эчү белән
бәйле харамнарның болардан күбрәк булганы һәркемгә мәгълүм. Мәсәлән, шәраб эчү,
азык-төлек сату-алуында хасил булган риба һәм кеше табигате нәфрәт тоярлык җирән-
геч нәрсәләрнең харам булуы башка аяте кәримәләрдә белдерелә («Маидә» сүрәсе, 90;
«Бәкара» сүрәсе, 275; «Әгъраф» сүрәсе, 157). Ерткыч кошлар белән казык тешле ерткыч
хайваннар кебек бик күп җан ияләренең итләрен ашау харамлыгы исә хәдис-шәрифләр
белән гамәлгә кертелә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) харам кылган нәр-
сәләр дә Аллаһы Тәгаләнең харамнары кебек үк санала. Мәсәлән, Микъдам ибне Мә-
гъди Кәрибәдә (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ
аккан кан, я дуңгыз ите,
чынлыкта, ул – бер нәҗес;
я [ялгышлык белән түгел, ә
белә торып] Аллаһтан баш-
ка берәүнең исеме телгә
алынган [булганлыктан] бер
шакшыдан тыш, [Коръәндә]
миңа вәхи ителгәннәр ара-
сында [ир белән хатынга аер-
мыйча] ашаучы өчен ашавы
харам кылынган бернәрсә
дә тапмыйм». Әмма [шуның
белән бергә] кем дә кем [үзе
кебек авыр хәлдә калган берәү -
гә ташланып] бозыклык кыл-
мыйча һәм [үлмәслек кадәр
генә ашау яраган] чикне
ашмыйча, [югарыда тыелулары
турында әйтелгәннәрдән нәр-
сәне дә ашарга] мәҗбүр булса,
һичшиксез, синең Раббың бит
[гөнаһларны күпләп] Гафу итү-
че, Рәхимле
(156) .
146. Яһүди булган кешеләргә исә
Без бөтен тырнаклыларны
[һәм тояклы хайваннарны аша-
уны] тыйдык. Сыртларында -
гы һәм эчәк-карындагы яки
сөяк белән аралашканнардан
Кәлам шәриф

199
тыш, аларга сыер һәм сарык-
ның эч майларын харам кыл-
дык. [Пәйгамбәрләрне үтерү
һәм риба ашау кебек] Золымна-
ры булу сәбәпле, моны алар -
га җәза иттек. Без бит [бөтен
сүзләребездә] тугрыбыз.
147. [Расүлем! Мин сиңа җибәр-
гән бу вәхиләр мәсьәләсендә]
Әгәр сине ялганчыга чыгар-
салар, әйт: «Раббыгыз – бик
киң Рәхмәт иясе. [Шуңа күрә
сезнең инкярларыгызга кар-
шы сезгә кичектерү бирә, җәза-
сын шундук җибәрми, әмма
моңа алданмагыз]. Аның газа-
бын исә [бер килсә] гөнаһлы-
лар кавеменнән [артык] кире
борып булмый».
148. Ширек кушкан кешеләр [үз
гамәлләрен аклар өчен]: «Әгәр
Аллаһ [безнең ширек куш-
мавыбызны] теләгән бул-
(салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай ди: «Һичшиксез, Аллаһның Расүле харам иткән
нәрсәләр – Аллаһның харам иткәннәре кебек үк. Игътибарлы булыгыз! Миңа Коръән
бирелде, аның белән бергә аның охшашы (сөннәт) бирелде. Тиздән карыны тук хәл-
дә рәхәт эчендә утырган бер кеше: «Сез Коръәнгә карагыз, анда хәләл тапкан нәрсәне
хәләл дип кабул итегез, харам тапканыгызны исә харам санагыз», – диячәк. Шуны бе-
легез, йорт ишәкләре белән казык тешле ерткычлар сезгә хәләл түгел. Бу хөкемнәрне
Коръәндә таба алмассыз, менә моны мин сезгә әйтәм. Хәләл һәм харам хөкемнәрен
Коръәннән алганыгыз кебек, минем хәдисләремнән дә алыгыз» (Әбү Давыд, Сөннәт:
6, № 4604, 2/610; Тирмизи, Гыйлем: 10, № 2664, 5/38). Бу аяте кәримә белән бүтән аяте
кәримәләр һәм хәдис-шәрифләр арасында бернинди капма-каршылык булмауны бел-
дергән Табәри һәм Нәсәфи кебек бик күп мөфәссирләр: «Бу аять бераз алдарак телгә
алынган сарыклар белән шуларга охшаган дуңгыз кебек зур башлы хайваннар хакында,
чөнки аять кәҗә-сарык малын үз-үзләренә тыйган мөшрикләргә җавап максаты белән
иңгән. Шуңа күрә: «Бу аятьтә әйтелгәннәрдән гайре, бер харам да тапмыйм», шәкелен-
дә түгел, ә: «И, мөшрикләр! Сез кәҗә-сарыкны тыелган дип санасагыз да, болар миңа
харам буларак вәхи ителгән нәрсәләр арасында юк. Мин фәкать үзлегеннән үлгән хай-
ван итен, аккан канны һәм Аллаһтан башка берәүнең исеме белән чалынган, шулай
ук сез бик ашарга яраткан дуңгыз итен тыелган дип беләм» рәвешендә аңлашылырга
тиеш», – дигәннәр (Табәри, № 14082, 5/378; Хазин; Нәсәфи).
са, без дә, аталарыбыз да
ширек кушмас идек, бернәр-
сәне дә [үзебезгә] харам кыл-
мас идек, [димәк, Аллаһ без-
нең бу эшләребездән разый,
чөнки безгә боларны кылыр-
га юл куйды]», – диячәкләр.
Шулай итеп [алар сине ялган-
чыга чыгарганнары кебек] алар-
дан алда булган кешеләр дә
[үз пәйгамбәрләрен] ялганчы-
га чыгарганнар иде һәм, ахы-
рда, Безнең [каты] газабыбыз-
ны татыганнар иде. [Расүлем!
Аларга] Әйт: «Сездә [бу дәгъва-
гызның дөреслеген дәлилләр-
лек] белем бармы? Аны безгә
чыгарыгыз [һәм күрсәтегез].
Сез [нигезе булмаган] фараз-
ларга гына иярәсез һәм [Аллаһ
исеменнән] ялган таратасыз».
149. [Расүлем!] Әйт: «Ышанды-
рырлык дәлил – Аллаһта. Ул
6. Әл-Әнгам сүрәсе

200
теләсә, сезнең һәммәгезне дә
һидаятькә ирештерер иде»
(157) .
150. [Расүлем! Үзләре уйлап чыга -
рып, кайбер нәрсәләрне харам
санаган мөшрикләргә] Әйт:
«Аллаһ [чыннан да] шулар-
ны харам кылды, дип шаһит -
лык итәчәк шаһитларыгызны
китерегез». Әгәр алар [үзләре
кебек бозып күрсәтүчеләрне
китерсәләр һәм шулар бу хосу -
ста] шаһитлык итсәләр дә, [бу
шаһитлыкларның асылсыз бул-
ганлыгыннан] син алар белән
бергә шаһитлык итмә. Безнең
аятьләребезне ялган дип сана-
ган, Ахирәткә ышанмаган һәм
[потларны] Раббыларына тиң
тоткан ул кешеләрнең начар
теләкләренә иярмә.
151. [Расүлем! Үзләреннән чыга -
рып, игеннәрне һәм терлекләр-
157 Аллаһы Тәгалә бу аяте кәримәдә шулай дип әйтә: «Аллаһның теләген сылтау
итеп, Аңа каршы беркем дә дәлил китерә алмый, чөнки Аның нәрсәнедер теләве ул
нәрсәдән разый, дигән мәгънәгә туры килми. Әйе, Ул ялгышмаган, Үзенең мәңгелек
гыйлеме белән сезнең ихтыяр һәм кодрәтегезне ширек кылу юнәлешендә кулланача-
гыгызны белеп, шуңа таянып, сезгә ширекне яратуны теләгән. Һәркемне һидаятькә
мәҗбүр итәргә теләсә, әлбәттә, Ул моны эшли алыр иде, әмма ул вакытта сынау хикмә-
тенең мәгънәсе калмас иде. Ләкин Ул сезнең һәммәгезнең һидаятьне үз ирадәгез, үз
иркегез белән сайлап алуыгызны белеп, моны теләгән булса, һичшиксез, барчагызны да
һидаятькә ирештерер иде, ләкин моның болай түгеллеген белгәнгә, ягъни берәүләре-
гезнең – туры юлны, берәүләрегезнең адашуны сайлаячагыгызны белгәнгә күрә, бер
кавемнең һидаятен разый буларак теләде, икенче кавемнең адашуын исә разый бул-
мыйча, сынау хикмәтенә нигезләнеп теләде». Бу аяте кәримәдән күренгәнчә, мөшри-
кләр үз көферлекләрен Аллаһның теләвенә бәйләп акланырга, моны табигый бернәрсә
дип күрсәтергә теләгәннәр. Бүген дә кылган начар гамәлләрен моның ише сүзләр белән
яклаучылар бар. Аллаһы Тәгаләнең, теләсә, бөтен кешеләр белән җеннәрне фәрештәләр
кебек гөнаһсыз итеп яралта алуы – барыбыз да шиксез ышанган бернәрсә. Ләкин, Аның
болай итмичә, мөкәлләфләрне гөнаһ һәм савап казануга сәләтле шәкелдә яралткан-
лыгы, аларга бер өлеш ирадә, ихтыяр биргәнлеге; Үзенең бөтен ирадәсен исә, мәҗбүр
итмичә, фәкать сынау булсын, дип аларның теләкләре юнәлешендә кулланганлыгы да
– инкяр ителмәслек бер хакыйкать. Шул сәбәпле, Җәбәрия кебек адашкан фиркаларны
һәм аларның Аллаһы Тәгаләнең ирадәсенә гаеп атуларын кабул итүчеләр табылмый.
не харам санаучыларга] Әйт:
«Килегез, Раббыгызның сез-
гә нәрсәләрне харам кылга-
нын укыйм: Аңа бернәрсәне
дә ширек кушмагыз; ата-ана-
га [һич караңгы йөз күрсәтмичә]
игелек [күрсәтегез]; фәкый-
рьлектән [куркып, кыз] балала-
рыгызны үтермәгез, сезне дә,
аларны да Без ризыкланды-
рабыз; [зина һәм ливата кебек]
фәхешлекнең ачык булганы-
на да, яшерен булганына да
якын килмәгез; [кыйсас, дин-
нән чыгу һәм рәҗем кебек] хак
белән булмаса, Аллаһ харам
кылган җанны үтермәгез.
Менә [Раббыгыз] боларны сез-
гә әмер итте. Бәлки, сез [бу
хөкемнәрнең зурлыгын яхшы-
лап] аңларсыз.
152. Балигълык яшенә җиткән-
Кәлам шәриф

201
че, иң яхшы куллану [бул-
ган саклау һәм файда китерү
юллары] белән генә булма-
са, ятим малына якын кил-
мәгез; үлчәүне вә авырлык -
ны билгеләүне гаделлек белән
[төп-төгәл] башкарыгыз. Без
һичкемгә көченнән килмә-
гәнне йөкләмибез. Сез сүз әйт -
кән чакта, якыныгыз булса да,
гадел булыгыз, [гадел булы-
рга, әмер һәм тыюларын үтәү
мәсьәләсендә] Аллаһка бир-
гән вәгъдәгезне тотыгыз. Ул
[Аллаһы Тәгалә] боларны [үтәү-
не] сезгә әмер итте, бәлки, [бу
хөкемнәр турында яхшылап бер]
уйларсыз [һәм кирәк булганча
гамәл кылырсыз].
153. [Сезгә тагын шуны укыйм ки]
Бу – минем туры юлым, бу
юлны тотыгыз. Башка [икен-
че] юллардан китмәгез, чөн-
ки алар сезне Аның [бердән-
158 Сәхабә һәм табигыйннарның төрле мөфәссирләре тарафыннан аяте кәримәдә
ишарә ителгән «юл» хакында Ислам, Коръән, алдагы ике аяте кәримәдә әйтеп үтелгән
әмер һәм тыюлар, бу сүрәдә телгә алынган нәрсәләр, вәхигә иярү, Аллаһы Тәгаләнең ди-
ненә ярдәм һәм дошманнарына каршы җиһад кебек бер-берсенә бик якын мәгънәләр
белдерелгән. Сәмәркандиның (рәхимәһүллаһ) бәянына караганда, бу юл – әһле Сөннәт
вә Җәмәгать юлы. Габдуллаһ ибне Мәсгуд (радыйаллаһу ганһ) бу хакта болай дигән:
Бервакыт Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) туры бер сызык сызды да: «Менә
бу – Аллаһның туры юлы», – дип әйтте. Шуннан ул сызыкның уңыннан һәм сулыннан
тагын сызыклар сызды һәм: «Менә болар – иярмәскә әмер ителгән юллар. Алардан
һәрберенең башында шул юлга чакырган бер шайтан булыр», – диде һәм шушы аяте
кәримәне укыды (Әхмәд ибне Хәнбәл, әл-Мүснәд, № 4142, 2/132; Ибне Маҗә, Мукад-
димә: 1, № 22, 1/6). Башка бер риваятьтән күренгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи
вә сәлләм) ул туры сызыкның һәр ике ягына кәкре-бөкре алтышар сызык сызган, ан-
нары бу унике сызыкның һәрберсеннән тагын алтышар сызык сызган: «Минем өммә-
тем җитмеш өч фиркага аерылачак, бер фиркадан башка барысы да – утта» (Тирмизи,
Иман: 18, № 2641, 5/26; Ибне Маҗә, Фитән: 17, № 3992, 2/1322). 151 нче аяте кәримәдән
алып, бирегә кадәр булган әмерләр – «ун әмер» дип беленгән васыятьләр, болар – бөтен
пәйгамбәрләрнең дә шәригатьләрендә үзгәрмичә калган кагыйдәләр.
бер] юлыннан яздырыр. Ул
[Аллаһ] моны [туры юлны] сез-
гә әмер итте. Бәлки, [хактан
аерылып, адашуга төшәргә кур-
кып] тәкъвалык ияләреннән
булырсыз»
(158) .
154. [Яһүдиләр] Раббылары белән
очрашачакларына ышансын-
нар дип, [динне ирештерү вази-
фасына карата] игелекле бул-
ган кешегә [нигъмәтебезне]
тәмамлау, [диндә беленергә
тиешле] һәрнәрсәне [колларга]
аңлату, [аларны адашканлы -
ктан] һидаятьк ә ирештерү
өчен һәм рәхмәт итеп, [килеп
киткән пәйгамбәрләргә бир-
гән сәхифәләрдән соң] Муса-
га [галәйһиссәлам] Без китап
бирдек.
155. Без иңдергән бу [Коръән – фай-
дасы һәм яхшылыгы күп бул-
ган] мөбәрәк бер Китап. Сез
аңа [Коръәнгә] иярегез һәм
6. Әл-Әнгам сүрәсе

202
[хөкемнәренә каршы төшүдән]
куркыгыз, – бәлки, сез [җибәр-
гән китаплары белән гамәл
кылганыгыз өчен, Аллаһы
Тәгалә тарафыннан] мәрхәмәт
ителерсез.
156. Соңыннан сез: «[Мәшһүр]
Китап бездән алдагы ике
[әһле китап] төркемгә [яһүди
һәм насараларга] генә иңде-
релгән иде. Без исә аларның
[үз китапларын] өйрәнүләрен-
нән [белемсез һәм] гафил кал-
дык», – дип әйтмәвегез өчен
[Без аны сезгә иңдердек].
157. Яки: «Безгә [чыннан да] бер
китап иңдерелгән булса, без
аларга караганда тагын да
һидаять иясе булыр идек», –
дип әйтмәвегез өчен. [Әгәр,
чыннан да, үзегезне мактаган
сыйфатлар сездә булса] Сез-
гә Раббыгыздан ап-ачык бер
дәлил, [ышанып гамәл кылучы-
ларга дөреслекне күрсәткән]
бер һидаять һәм [мөкәлләфләр
хакында] бер рәхмәт [бул -
ган Коръән] килде. Аллаһның
аятьләрен ялган дип сана-
ган һәм алардан йөз чөер -
гән кешедән дә залимрәк
кем бар? Аятьләребездән
йөз чөергән кешеләрне, йөз
чөерүләре сәбәпле, иң начар
[һәм бик көчле] газап белән
җәзага дучар итәчәкбез.
158. Әллә алар үзләренә [үлем һәм
газап] фәрештәләре килүен,
яки Раббыңның [Кыямәт
һәм газап әмеренең] килүен, яки [Дәҗҗалның, Даббәтнең,
кояшның көнбатыштан чыгуы
кебек] Раббыңның [кыямәт]
аятьләреннән кайберләре-
нең килүен көтәләрме? Раб-
быңның аятьләреннән кай-
берсе киләсе көнне, элегрәк
ышанмаган яки иманын-
да [ихлас һәм тәүбә кебек] бер
хәер казанмаган җанга [ул
көндәге] иманы файда бир-
мәячәк. [Расүлем! Ул мөшри-
кләргә] Әйт: «Сез көтегез,
без дә [боларның башыгызга
килүен] көтәчәкбез».
159. Һичшиксез, диннәрен бүл-
гәләгән һәм [бозык дин яки
бозык мәзһәб уйлап чыгарып,
төрле] фиркаларда булган
кешеләр [бар], синең алар-
га кагылышың юк. Аларның
[җәзаландыру] эше – Аллаһка.
Соңыннан Ул аларның кыл-
ган нәрсәләрен [ачысы белән
аларга кайтарачак, яман гамәл-
ләренең чын йөзен] үзләренә
хәбәр итәчәк.
160. Кем дә кем [тәүхид кәлимәсе
һәм башка игелекле гамәлләр
кебек] яхшы бер эш китер-
сә, [Аллаһы Тәгаләнең рәхмә-
те белән] аңа аның ун тап-
кыр [савабы] булыр. Кем дә
кем [ширек һәм гөнаһлар
кебек] начар бернәрсә китер-
сә, [илаһи гаделлек сәбәпле]
шуның күләме кадәр генә
җәзаландырылыр. Алар
золым күрмәячәкләр.
161. [Расүлем!] Әйт: «Һичшиксез,
Кәлам шәриф

203
Раббым мине дөрес юлга,
туры бер дингә, [бозыклы-
кларны ташлап, тулысынча хак -
ка юнәлгән] бер хәниф булган,
[сезнең кебек] мөшрикләрдән
булмаган Ибраһим [галәй-
һиссәлам] милләтенә һидаять
итте».
162. [Расүлем!] Әйт: «Һичшиксез,
минем намазым, [хаҗ һәм
корбан кебек бөтен] гыйбадәт-
ләрем, яшәвем һәм үлемем –
барча галәмнәрнең Раббысы
булган Аллаһ өчен.
163. Аның һичбер тиңдәше юк.
Миңа бу [ихлас] әмер ител-
де һәм мин – [өммәтемә
карата] мөcелманнарның
беренчесемен».
164. [Расүлем! Мөшрикләргә] Әйт:
«Ул һәрнәрсәнең Раббысы
була торып, мин Аллаһтан
башка бер Раббы эзлимме
әллә? [Гөнаһ кылган] Һәр җан
үз зарарына гына кылыр.
Һичбер нәфес бүтән берәү -
нең йөген ташымас. Анна -
ры [үлеп терелгәннән соң] кай-
туыгыз Раббыгызга булачак.
Ул исә сезгә ихтилаф иткән
нәрсәләрегезне [дөресе белән
ялгышын тулысынча] хәбәр
итәчәк».
165. [И, кешеләр!] t сезне җирнең
хәлифәләре итүче һәм, сезгә
биргән [мал һәм урын кебек]
нәрсәләр белән сезне сынау
өчен, берәүләрегезне икен-
челәрегездән [хөрмәттә һәм
байлыкта] дәрәҗәләргә күтәр- де. Һичшиксез, синең Раб-
бың – газабын бик тиз бирүче
бер Зат. Янә һичшиксез, Ул –
[гөнаһларны күпләп] Гафу итү-
че, Рәхимле.
7. Әл-Әгъраф (Киртәләр) сүрәсе
Мәккә чоры, 206 аять
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Әлиф ләәәм мииим сааад.
2. [Бу Коръәни Кәрим шундый
бөек] Китап ки, аның белән
[бөтен кешеләрне] кисәтүең
һәм иман китерүчеләргә бер
үгет булсын өчен, [Безнең
тарафтан] сиңа иңдерелде.
Аннан синең күңелеңдә [бер-
нинди] тарлык булмасын.
3. Раббыгыздан сезгә иңдерел-
гән нәрсәгә [Коръән белән сөн-
нәткә] иярегез. Аны ташлап,
[көферлеккә һәм адашуга илтә
торган] башка дусларга ияр-
мәгез. Бик аз искә аласыз шул
[шуңа күрә Аллаһның динен
ташлап, бүтәннәргә иярәсез].
4. [Иман китермәгәннәре өчен]
Күпме авылларны һәлак
иттек! Газабыбыз аларга [Лут -
ның [галәйһиссәлам] кавеменә
килгән кебек] төнлә [йоклаган
чакларында] яки [Шугаебның
[галәйһиссәлам] кавеменә кил-
гән кебек көн уртасында черем
итеп ала торган] кайлүлә вакы-
тында килгән иде.
7.Әл-Әгъраф сүрәсе

204
5. [Каты] Газабыбыз аларга кил-
гәч, аларның [гаепләрен танып
кылынган] догалары: «Һич-
шиксез, без [ширек кушкан]
залим кешеләр булдык!» –
дип әйтү генә булды.
6. Һичшиксез, үзләренә [пәйгам-
бәр] җибәрелгән кешеләрдән
[илчеләребезгә иярү-ияр-
мәүләрен] сораячакбыз. Һич-
шиксез, [пәйгамбәр була -
рак] җибәрелгән кешеләрдән
дә [өммәтләре тарафыннан
ничек каршыланганнарын]
сораячакбыз.
7. Аларга, һичшиксез, [пәйгам-
бәрләргә дә, өммәтләренә дә
159 Имам Мөҗаһид кебек кайбер галимнәрнең фикеренчә, биредә телгә алынган
«вәзн» Кыямәт көнендә коллар арасында биреләчәк хөкем мәгънәсендә килсә дә,
мөфәссирләрнең күпчелеге фикеренчә, бу – колларның гамәлләренең мизан белән
үлчәнүе, ул мизанның бер теле һәм ике тәлинкәсе бар, һәрбер тәлинкә көнчыгыш белән
көнбатыш арасы кадәр булыр. Аллаһы Тәгалә колларының әгъзаларын үзе хакында
сөйләтеп шаһит итәчәге кебек, ул мизанны да гаделлек белән сөйләтәчәк. Ләкин голәмә
бу үлчәүнең ничек булачагы турында берничә фикер белдергән. 1. «Саваплар һәм
гөнаһлар язылган сәхифәләр үлчәнәчәк», – дип әйтүчеләр Габдуллаһ ибне Гамр ибне
әл-Гастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгән шушы хәдис-шәрифне дәлил итеп
китергәннәр: «Кыямәт көнендә өммәтемнән бер кеше бөтен барлыклар алдында чакы-
рылыр һәм аның өчен һәрбере күз күреме кадәр мәйданны алган туксан тугыз кенәгә
ачылыр. Бу кеше язып барган фәрештәләрнең аңа карата гаделсезлек итмәгәннәрен
һәм кенәгәләрдә язылган гөнаһларны, чыннан да, дөньяда чакта кылганнарын таны-
ганнан соң, Аллаһы Тәгалә аңардан шулкадәр гөнаһы каршында берәр савабы булу-бул-
мавын сорар. Ул кеше дәһшәткә төшеп: «Юк» – дип әйтсә дә, Аллаһы Тәгалә: «Безнең
хозурыбызда синең бик күп хәерле эшләрең бар һәм бүген сиңа золым ителмәячәк»
– дияр. Шуннан ул кеше укыган бер шаһадәт кәлимәсе язылган кечкенә бер кәгазь чы-
гарылыр. Ул кол: «Я Рабби, бу кадәр кенәгә янында моның кебек кенә бер кәгазь нишли
алсын?» – дип әйткәч, Аллаһы Тәгалә кабат: «Сиңа карата гаделсезлек кылынмаячак»
– дияр. Шуннан гөнаһ тәлинкәсенә куелган туксан тугыз кенәгәгә каршы шул кечкенә
кәгазь куелган савап тәлинкәсе авыррак басар һәм ул кол котылыр» (Ибне Маҗә, Зүһд:
35, № 4300, 2/1437; Тирмизи, Иман: 17, № 2639, 5/24). 2. Ибне Габбастан (радыйаллаһу
ганһүмә) риваять ителгәнчә, яхшы гамәлләр – матур сурәттә, начар гамәлләр ямьсез
сурәттә китерелеп, мизанга куелачак. Шулай итеп Аллаһы Тәгалә ул сурәтләрдә үлчәп
була алырлык шәкелдә бер авырлык һәм җиңеллек барлыкка китерәчәк (Бәйдави, Нәсә-
фи, Хазин, Алуси).
яшерен-ачык һәрнәрсә хакын-
да дөп-дөрес] гыйлем белән
[бөтен кылганнарын] сөйләп
бирәчәкбез. Без бит [алар-
дан һәм аларның гамәлләрен-
нән] ерак калмадык [хәбәрсез
булмадык].
8. t көнне үлчәү – хак. Кемнәр-
нең үлчәве авыррак тартса,
шулар уңышка ирешерләр
(159) .
9. Әмма кемнең үлчәве җиңел
тартса, Безнең аятьләребезгә
карата булган золым сәбәпле,
үз-үзләренә зарар салырлар.
10. Без сезне җирдә урнаштыр-
дык һәм сезгә анда яшәү өчен
кирәк нәрсәләр билгеләдек.
Кәлам шәриф

205
Бик аз шөкер итәсез.
11. Һичшиксез, без сезне [атагыз
Адәмне бер балчыктан] яралт-
тык, аннары сезне [атагыз-
ны] шәкелләндердек, аннары
фәрештәләргә: «Адәмгә сәҗдә
кылыгыз», – дидек, алар исә
сәҗдәгә киттеләр, Иблис
кенә сәҗдә кылучылардан
булмады.
12. Ул: «Сиңа әмер иткән
чагымда, сәҗдә кылудан сине
нәрсә тыеп калды?» – диде.
Ул: «Мин аңардан яхшырак -
мын, чөнки Син мине уттан
яралттың, аны исә балчыктан
бар иттең», – диде
(160) .
13. Ул: «Алайса төш моннан!
Сиңа монда үзеңне әллә
кемгә кую ярамас. Чык! Һич-
шиксез, син – хур ителгән-
нәрдән», – диде.
14. Ул: «Алар терелтеләчәк көнгә
кадәр миңа кичектерү бир»,
– диде.
15. t [Аллаһы Тәгалә] : «Һичшик-
160 Тәфсирләрдә искә алынганча, Иблис, ялгыш чагыштыру юлы белән бер нәтиҗә
ясап, утны балчыктан өстен күргән. Балчык