• Название:

    Язлардан алалмыйм кземне


  • Размер: 0.05 Мб
  • Формат: ODT
  • Сообщить о нарушении / Abuse

    Осталось ждать: 20 сек.

Установите безопасный браузер



Шигырьләр

МИНЕМ ӨЧЕН АГА ЧИШМӘЛӘР...

Хәл белергә авылдашлар килә, Хәл белергә килә дус-ишләр. Сәлам биреп алсу таңнар ата, Челтер-челтер ага инешләр.

Исәнме, дип кочагына ала Тугайларым, басу-кырларым. Җилдә уйнап дулкынланган басу Җырлый миңа сагыну җырларын.

Сагынамын. Ике ел буена Күрми тордым туган якларны. Бик еракта, кояш чыккан якта Туган илнең чиген сакладым.

Туган яктан килгән хатлар аша Мин яшәдем сезгә табынып. Сөю канатында очып кайттым Сөйгән ярны өзелеп сагынып.

24-51

Җаннарга дәрт өсти гүзәл моңы Газиз җирне сөю җырының.

Минем гомер — иркен оасу-кырлар, Мин — солдаты иген кырының.

...Хәл белергә килә авылдашлар, Хәл белергә килә дус-ишләр. Бүген бары минем өчен генә Җырлый-җырлый ага инешләр.

ҖИРЕМӘ

Күккә мендем җирдән аерылып, Диңгезләргә киттем ярлардан. Сагышларым кире алып кайтты, Мин бит шушы җирдә яралган.

Туфрагында,

Үләнендә аунап,

Чишмә суын эчеп үскәнмен.

Истән чыкмый Кармантау буенда Дуслар белән маллар көткәнем.

Әрәмәдә гөләп, балан җыйдым Күрәннәрен чаптым сазлыкның Дусай күлләрендә дуслар белән Алтыннарын сөздек балыкның.

Күл суында пешкән балыкларның Их, тәмле дә була шулпасы... Мәңгелеккә җиргә береккәнмен, Ник омтылам җиргә шул чаклы?

Тарту көчең бардыр синең, бәлки, Мин бит сиңа һаман тартылам. Әгәр, җирем,

Барыр җирең булса,

Мин китәрмен синең артыңнан.

ЧИКСЕЗ ХӨРМӘТЕМ

Кайтып киләм басу сукмагыннан, Тук башаклар нидер серләшә. Туган илнең иркен басулары һәр кешегә бәхет өләшә.

Тозлы тире тамган игенченең Басуларга, шушы кырларга.

Бер җыр эзләп, күңел ашкына гел. Башак шавы кушыла җырларга.

Башакларның назлы көйләренә Гомер буе сүзләр эзләдем. Игенчегә атап җырлар яздым, Җырладым мин шуны, түзмәдем.

Зәңгәр күктә тургай тынган күптән, Язлар җиткәч тагын җырлар ул. Ятып җирне кочам —

Сездән башка

Яши алмам, иген кырларым.

Җир сулышын тоям иртә язда, Яшәү көче бирә хезмәтем.

Җиргә тормыш,

Гомер бүләк иткән Игенчегә — чиксез хөрмәтем.

ТУГАН ЯГЫМ

Юллар йөрү — олы шатлык миңа, Дөнья күреп, илләр гизәм мин. Туган яктан ераклашкан саен Тарту көчен күбрәк сизәм мин.

Туган якның искән җилләре дә, Камыш шаулавы да кадерле.

Синдә чакта гына, туган ягым, Белмибез күк синең кадерне.

Юл йөрүдән, ил гизүдән кайткач, Аунадым мин йомшак чирәмдә. Сагыну канатында очып кайтам, Китсәм әгәр ерак җирләргә...

Юллар йөрү —олы шатлык миңа— Мин дөньяны ничә әйләндем!

Юл йөрүләр миңа шатлык булса, Синдә яшәү — үзе бәйрәмдер...

АЛТЫН КӨЗЕМ

Җиргә төшә сары, ал яфраклар,

Көз җиткәнен алар белдерә.

Алтын көзең синен, туган ягым, Күңелемә якын, бер генә.

Басуларым инде бушап калган; Икмәкләре кергән амбарга.

Алтын көзем,

Ямансулый алмыйм,

Юксына да алмыйм син барда.

һәркайда да муллык, кызыл туйлар, һәрбер җирдә көзге шатлыклар. «Кара көз» дип сиңа беркем әйтмәс, Кочагыңда — муллык, байлыклар.

Хуш киләсең, әйдә, алтын көзем,

Көтеп алдык кыш, яз, җәй аша. Безнең язмыш килер язмышларга Шундый көзләр аша тоташа.

ИГЕНЧЕГӘ

Чыгам да кырларга, сокланам: Җыр җырлый күкләрдә тургайлар, һич бетмәс көч бирә, дәрт өсти Басулар, урманнар, тугайлар.

Чыгам да кырларга, сокланам. Башаклар тирбәлә саф җилдә. Игенче, горурлан, хезмәтең,—

Иң бөек, иң даһи бу җирдә.

Чыгам да кырларга, уйланам: Игенче, син изге, хикмәтле.

Туган ил сүзенә тиң сүзләр: Тынычлык, игенче, икмәктер...

ИЗГЕ ҖИР

Җиргә тама яңгыр, яшьләр, Җиргә ява ак карлар.

Җирдә яши ялгызаклар, Яшиләр җирдә парлар.

Җирдә шатлык, җирдә кайгы, Җирдә тынычлык, сугыш. Җирдә гөлләр, җирдә бомба — Кысыла иркен сулыш.

Җирдә дөреслек һәм ялган, Җирдә дошман һәм дуслар. Җир мәхәббәт һәм нәфрәтнең Барысын бергә кушкан.

Кушкан да, тарта җанына Барысын сыйдырган Ана. Без шуңа да Җир-Ана, дип, Эндәшәбез шул аңа...

Аналар барысын да белә, Аналар күңеле сизгер... Җир кебек изге Аналар, Җир — аналардай изге...

ГӨРЛӘВЕКЛӘР

Гөрләвекләр чаба урам буйлап, Гөрләвекләр чаба уйнаклап. : Күтәрелә җирдән парлы җылы, Әйтерсең лә кемдер ут яккан... Күңелдә дә ут ягылган кебек, Кабынырмын сыман гөлт итеп... Зәңгәр күзле шаян сылу төсле Серле итеп дәшә күк чите.

Күк күзенә карыйм сихерләнеп, Бәхет тулы ерак-еракка...

Моң диңгезем эзләп ашкынамын, Гөрләвекләр кебек уйнаклап... Бар дөньяның борчу-мәшәкате Онытылып тора беразга...

Яшәү дәрте тулы хисләр белән Күңелләргә керә бу язлар... Гөрләвекләр чаба урам буйлап, Гөрләвекләр чаба уйнаклап...

СИН МИНЕ БЕЛМИСЕҢ...

Син мине сыгылды, дисендер, Йөридер, дисеңдер, җан атып. Син мине белмисең,

Килдем мин

Бу җиргә сөелеп, яратып... Сөйдем дә, сөелә белдем мин, Ниләр бар —барсы да күңелдә, Моңнарның төссезе йөрәктә, Яктысы дөньяга түгелгән...

Баш имим борчуга, ышаныч Ак нурлар иңдерә көемә. Сөенәм дөньяга килгәнгә, Дөньяда яшәүгә сөенәм...

Син мине сыгылды, дисеңдер, Яшидер, дисеңдер, җан атып. Син мине белмисең,

Килдем мин,

Бу җиргә сөелеп, яратып...

КӨТМӘ МИНЕ, ЯМЕ!

Сеңелем,

Сөрмә керфекләреңне син Нигә инде шулай буядың?

Кичен күргән тушьлы күзләреңне Төнлә белән куркып уяндым.

Сеңелем,

Битләреңдә кояш алсулыгы, Буяма син аны, буяма. Кершәнләнгәч чибәр булам, диеп, Валлаһи, дип әйтәм, уйлама.

Сеңелем,

Алтын төсле озын толымнарың Ниләргә соң зәңгәр итәсең? Пәрдә читләреннән карап кына Төннәр буе нигә көтәсең?

УЙЛАГАНЫҢ БАРМЫ?

Гомер кыска,

Әйтерсең лә тормыш Кошлар кебек оча,

Калышмый.

Аккошлар да моңлы итеп җырлый Җылы якка очып барышлый. Гомерләрдән иң-иң кыска ни бар? Бармы шуны уйлап бакканың? Аккош җыры кебек моңлы булсын Яшәгәнең,

Бала бакканың...

Сеңелем,

Көтәсең син мине, әйе, беләм — Мин — кемнеңдер өзелеп сөйгәне. Буянып та көтмә,

Буянмый да көтмә —

Беркайчан да көтмә килгәнне...

>

БОНДЮГЫМ

Ике тапкыр тумый җиргә кеше —

Ике тапкыр туа шәһәрләр... Бондюгымныц үткән тарихында Олы эшләр, дан һәм шөһрәт бар. Чулман ага, дулкын-сәламнәрен Ак яулыктай болгап Бондюгка. Заводларың химикатлар бирә,

Илне күмеп тагын байлыкка. Тарихыңа керде ил уллары: Менделеев, Карпов, Гассарлар.

Инде яшьләр килде яшәртергә:

Яңа кала алар салалар.

Крупская йөргән сукмаклардан,

Азин, Чуйков үткән кырлардан Без үтәбез,

Матур киләчәкне Ишетергә матур җырлардан. Химикларың, эшчән халкың белән, Бондюгкаем, мин бик горурмын.

Тик бер нәрсә борчый:

Тирә-ягым

Шулай матур, гүзәл торырмы?

Чал Каманың иркен кочагына Саф суларын Тоймам бирерме?

Җәй көннәрен бөтен бала-чага,

Су керергә ярга килерме?

Бөдрә таллар, сердәш төз усаклар Чылтыр суга башын иярме?

Таң атканда тугайларда атлар Салмак кына утлап йөрерме?..

...Ак каенга, әнә, кара әле — Күлмәгендә кара таплар бар,

Шул химия заводыннан чыккан Төтеннәрдән хәтта кара кар.

Уйланырга, уйланырга вакыт,

Вакыт уза, уза гомерләр.

Юылалар Кама суы белән Ашламалар, кара күмерләр.|

Киләчәккә бездән ниләр калыр, Әйтегезче миңа, Кешеләр?[

Килер буын безгә нәрсә дияр,

Йә, әйтегез миңа, Кешеләр?

Яр буенда ята ак балыклар,

Кама төбе сорый мәрхәмәт... ...Менделеев үсә, калкып чыга Мәктәп, йортлар — бигрәк мәһабәт.* Икенче кат туган калабызга",

Үзгәрешләр җиле кергәндә, һәр кешегә яңа заманыбыз Зур хокуклар бүген биргәндә.

Сорау килә башка:

Ә соң үзең

Ни эшләдең Бондюг үссен дип? Кайберәүләр бары таләп итә.

БАЛАЧАК РӘСЕМЕ18

Күптән ап-ак һава,28

ИХ, ИРКӘМ, БЕЛМИСЕҢ31

КАЕН35

ӘНКӘИ, САУМЫ?35

ӘИ КЕШЕЛӘР!..41

ТЫҢЛА ӘЛЕ42

син килә КҮР46

ХАЛИДӘ47

ҖЫРЛАРЫМНЫ ӘГӘР ОТЫП АЛСАҢ...53

АЧУЛАНМА53

үпкәлә55

Уйларым,55

Урамнарда булсын асфальт кына, Квартиралар өч-дүрт бүлмәле. Магазинда ит-май ятсын тулып, Тиешлесен, яле, бирмәле?!

Бугазыңа басып алырмын мин...

Кем бугазы, яле, әйт әле.

Башта үзең бир син,

Ә аннан соң сора...

Андыйлар бит бездә бар әле.

Патша булып патша тырышкан бит Алга китсен өчен Россия.

Чал заводым, рәхмәт, рәхмәт, диеп, Синең алда бүген баш иям.

Баш иямен, ветераннар, гезгә,

Баш иямен тарих алдында.

Ил картлары салган бу заводны Без төзергә тиеш тагын да. Өр-яңадан үсә минем Бондюг, Тусын җирдә яңа заводлар.

Төзер өчен кала, заводларны Бу яшьләрдә көч һәм кодрәт бар. Болгануны, болгатуны җиңеп,

Яңа яшьләр килә мәйданга...

Яңа йортлар, ите-мае булыр Шул заводлар җирдә булганда. Тик төзергә кирәк яңаларны Табигатькә зыян итмәстәй.

Сулар һава бозык, газ исе, дип, Аннан яшьләр булсын китмәстәй. Иңгә, буйга, биеклеккә үс син,

Чал тарихлы гүзәл Бондюгым. Хезмәтем дә,

Минем яшәешем —

Булсын сиңа бөтен барлыгым. Битләреңдә тарих китабының Исемнәрең булсын алтыннан.

Илгә илтәм изге теләкләрне Эшчән Бондюг, синең халкыңнан.

ТӨШЛӘР, ТӨШЛӘР..,

Кайберәүләр төштә күктә оча, Колач җәеп, йөзә диңгездә. Кайберәүләр өр-яңа йорт төзи Ата-ана торган нигездә.

Кайберәүләр атка менеп чаба, Кайберәүләр коча сөйгәнен. Кайберәүләр әрни-әрни карый Изге җирнең янып көйгәнен.

Кайсыберсе үлеп янә туа, Кайберәүләр төштә яшәрә. Кайберәүләр, кулы белән тотып. Яшенгә дә бирми яшьнәргә.

Кайберәүләр гел мәңгелек инде: Атсалар да, имеш, үлмидер... ...Шунысы чын: кеше төшләрендә Эшсез чагын бер дә күрмидер.

СИНЕҢ ӨЧЕН

Синең өчен алсу таңнар ата, Синең өчен исә җилләр дә. Синең өчен сандугачлар сайрый, Синең өчен чәчәк җирләрдә.

Синең өчен тук башаклар шаулый Иксез-чиксез басу-кырларда. Синең өчен яңа көннәр туа,

Синең өчен туа җырлар да.

Синең өчен салмак җилләр исә, Синең өчен яшен яшьни, дим. Синең өчен җиргә килүләрем, Синең өчен генә яшим мин.

Тик белә күр минем кадеремне — Югалтма син мине, югалтма...

...Мин булганга шулай гүзәл дөнья, Син булганга шулай таң ата.

Соң булса да кадеремне бел син, һич югалтма мине, югалтма...

САРЫ КҮРСӘҢ.

Сары күрсәң,

Сагыш булыр, диләр,

Сары яфрак күрдем төшемдә — Көзләр җиткән,

Басуларда салам,

Гәрәбәдәй бодай көшелдә.

Сары күрсәң,

Саргаерсың, диләр,

Сары лимон күрдем төшемдә — Рәхәтләнеп җырлап күңел ачтык Кызыл туйда якын күршемдә.

Сары күрсәң,

Хәсрәт килер, диләр,

Җиз акчалар күрдем төшемдә — Лотерейга автомобиль оттым Кичә генә, дуслар, өнемдә...

МӘРФУГА ТҮТӘЙ КИБӘНЕ

Болын келәм төсле.

Төрле-төрле

Күбәләкләр уйный гөлләрдә.

Талгын җилләр сәфәр кылып йөри, Алтынсыман аяз көннәрдә.

Менә инде ике атна булыр Юк яңгыры, юк бер болыты. Печәнчеләр кызу эш өстендә, Җырлар айкый бөтен болынны.

Чүмәләләр кибәннәрне ясый — Мәрфугаттәй кибән өстендә.

Ак яулыгы — яшьлек елларыннан Истәлеккә калган төс кенә.

Шул яулыгын ничә еллар инде Чөеп бәйли печән өстендә.

Ак яулыктай керсез гомере аның — Без яшьләргә тапсыз төс кенә.

...Егерме яшь. Ак яулыгын болгап, Озатып калды ирен сугышка. Кайтмады шул.

Көтте, әле дә көтә,

Көтәчәк ул соңгы сулышка.

Шәрифҗаны кибән куя иде, Башкаенда иде түбәтәй...

Менә инде бүгенгәчә, дуслар,

Кибән куя безнең Мәрфугаттәй.

Түбәтәйдәй матур кибәннәре — Мәрфугаттәй кибән өстендә.

Ак яулыгы — яшьлек елларыннан Истәлеккә калган төс кенә.

Кабаланып Вакыт үтеп бара, Ә сизелми аның узганы.

Тик чәчләргә генә кунып кала Юлларының аксыл тузаны.

ВӘГЪДӘ БИРИК

Нигә икән, иркәм,

Көн дә шулай иртән Ярларыннан ургый хисләрем, һич тә тыныч түгел,

Сиңа тарта күңел —

Зарыгып көтәм килер кичләрем.

Язгы айлы кичтә йөзәбез без хистә — Берсен-берсе назлый иреннәр, йөрәкләр еш тибә,

Бер генәм син, дия,— Береккәннәр безнең күңелләр.

Бозлар ташып ага,

Яшьлек ишек кага,—

Икебез дә татлы хисләрдә. Сине өзелеп сөям,

Сөям, янам-көям,—

Вәгъдә бирик язгы кичләрдә.

КЕШЕГӘ

Шигырь язу минем һөнәр түгел, Әмма алам кулга каләмне. Җаным-тәнем белән саклар өчен, Кочып алам бөтен галәмне.

һәм кычкырам барлык кешелеккә:

— Җир әйләнә минем кочакта, Йөрәк кебек бер туктарга мөмкин — Ни эшләрсең, Кеше, шул чакта.

КӨМЕШ КАРЛАР ЯВА

Карлар ява көмеш тәңкә сыман — Балачактан килгән карлардай.

Әкиятләр укып,

Хыялларда йөзеп,

Без бит бергә үскән балалар.

Карлар ява. Җилсез тыныч һава —

Әй йөрибез бергә урамда:

Олы урам малайлары түгел —

Ир-егетләр уйный буранда.

Җыелыштык бергә. Җәен түгел,

кышын —

Балачакта шулай сөйләштек.

Кырык яшьлек ирләр карлы кичтә Сабыйлардай көлдек, серләштек.

Кызларыбыз кая? Алар унау иде... Кызлар кайтыр килер язларда. Нәркисләрем хуш-ис таратканда, Шомырт чәчәкләре яуганда.

Алар кайтыр язлар белән бергә — Кыр казлары очып кайткандай. Барыбыз да булыр бер мизгелдә Яшьлегебез ишек каккандай.

АНА

Юл читендә басып тора ана, Күкрәгенә куеп кулларын.

Гүя шулай озата бара һаман Яуга киткән газиз улларын.

Юл читендә басып тора ана, Күкрәгенә куеп кулларын.

Гүя шулай сорый ходайдан ул Исән кайтсын, диеп, уллары.

Юл читендә басып тора ана, Күкрәгенә куйган кулларын.

Гүя шулай сагынып каршы ала Җиңеп кайткан батыр улларын.

Юл читендә басып тора ана, Күкрәгенә куйган кулларын.

Гүя шулай каршы ала һаман Яуда калган үлмәс улларын.

АККОШ КАНАТ КАГЫНА

Саргаямын сагышлардан, Сәгать саен сагынам.

Сица сәлам илтергә дип, Аккош канат кагынган.

Сандугачлар өзеп сайрый Минем сагышларымны. Барсыннар әле яныңа, Борма аккошларымны.

Аккошлар сүзсез аңлаша, Их, син дә аңла, иркәм, Аккошлар тәрәзә кагар — Ач тәрәзәңне иртән.

Әйтергә генә кыймыйсың, Син дә сөясең, беләм. Сөюеңне язып җибәр. Аккош канаты белән.

БАЛАЧАК РӘСЕМЕ

Ясап куйдым ап-ак кәгазьгә мин Ал кояшны алсу буяу белән.

И, әбием бер сөенсен әле — Рәсемемне бүлмәсенә әләм.

Сөйгән әбиемнең бүлмәсенә Көлтә-көлтә нурлар тулсын әле. Шул нурларга карап, әбиемнең Сөенечтән күңеле булсын әле.

Мин кояшны ясыйм бик күп итеп, Әтиемә, әниемә бирәм.

Кояш нурларына чумсын, әйдә, Бөтен авыл, бөтен күрше-тирә.

Кояшлар күп булсын, әйдә, җирдә, Кояш нурларына тулсын илем.

Ал буявым, ап-ак кәгазьләрем һич бетәрлек түгел әле минем...

КИЛМИСЕҢ СИН КӨЛЕП *

Таңнарда уянам,

Таңнарда уйланам —

Мин сине һаман да юксынам. Көннәрем төн кебек,

Килмисең син көлеп — Дөньяда яшәвем юк сыман...

Ә йөрәк сагына,

Уй канат кагына —

Җилпенеп очам мин яныңа. Күңелдә көз кебек,

Килмисең син көлеп — Сагыш-моң коела җаныма...

Юлларны күзлим мин,

Гел сине эзлим мин —

Нур тулы күзләргә яшь тула. Кояшлы чык кебек,

Килмисең син көлеп —

Бер генә килсәң соң, ни була?!

ӘЙЛӘНЕП КАЙТ ӘЛЕ АВЫЛГА

Юксынам дисең син нигә соң? Гомерең узмаган бит әле.

Туган як кырларын сагынып, Әйләнеп авылга кайт әле.

• Я1;.

Саф чишмә сулары, һавасы, Тугае, болыны, урманы. Кочаклап алырлар үзеңне, Шулардан кадерле җир бармы?

Күзләрең ямансу, боеклар,

Алар да авылны сагына. Кайгырма, моңайма, юксынма, Әйләнеп кайт кына авылга!

ГӨЛЗИРӘК

һәр язда бакчамда пар шомырт Болыттай чәчәккә төренә. Елмаеп, уйланып, моңаеп, Калдың син күңелем түрендә.

Үткәнгә кабаттан әйләнеп Кайтырга ашкынам яңадан.

Әле дә сулкылдый йөрәгем Яшьлектә калдырган ярадан.

Бернинди дарулар төзәтми —• Аңа бит бары тик син кирәк. Кайтыр дип өзелеп көтәмен, Кайт инде, күз нурым, Гөлзирәк.

ЯЗЛАРДАН АЛ АЛМЫЙМ КҮЗЕМНЕ*

Бәхеткә төренгән,

Шатлыкка күмелгән Беренче ярату язлары. Сагынып язларны,

Эзләп бу якларны Тезелеп кайта кыр казлары.

Бар җиһан яшәрә,

Дәрт ташый яшьләрдән, һәркемгә яз сөю өләшә.

Яр таба ярларны,

Яз сыный аларны,

Парлардан хәтта Ай көнләшә.

Көнләшмә, тулган Ай,

Яныңда Зөһрә бар,

Бәхетле сана син үзеңне. Сөюгә күмелгән,

Шатлыкка төренгән Язлардан алалмыйм күземне.

ӘНИСӘ *

Зәңгәр күктә ярсып тургай җырлый, Талгын гына язгы җил исә.

Язлар кебек матур, гүзәл дә син Сөенечкә минем, Әнисә.

Сары шәлен ябына ак каеннар, Гөлләр шиңә алтын көз җитсә. Йөрәгемдә дөрләп сөю яна, Сизәсеңме шуны, Әнисә.

Очып кайтыр идем, язмыш миңа Яшьлегеңә кире кайт, дисә.

Тормыш юлын бергә узарга гомергә Сайлар идем сине, Әнисә.

СОҢЛАГАН ЯЗЛАРДАЙ

Соңлаган язлардай килдең дә, Йөрәкне хисләргә чорнадың. Унҗиде яшемә кайттым мин, Эзләре калса да чорларның.

Соңлаган язлардай килдең дә, Иркәләп, моңнарда назладың. Тургайлы таңнары кайткандай, Бергәләп уздырган язларның.

Соңлаган язлардай килдең дә, Канатлар үстердең, мәхәббәт. Үзгәрттең язмышны, үзгәрттең, Мен рәхмәт, мәхәббәт, мең рәхмәт!

ТИРӘКЛӘРЕМ

Инеш буенда тирәкләр Моңланып уйга талган.

Яшел читле сукмакларда Яшьлекнең эзе калган.

Шул эзләр мине һаман да Чакырып, әйдәп тора. Яшьлек ул мәңге үзгәрмәс Чәчәкле җәйдә тора...

Тирәкләре дә яшьлекнең Гел уңмый, яшел төсле. Шаян яшьлек, кыңгыраудай, Челтерәп дәшәр төсле.

Кайттым.

Инде сукмакларны Үләннәр баскан икән. Тирәкләр кебек иелгән,

Ул сезнең башлар икән.

Тирәкләр танымый бугай, Ятсынып карап тора. Көмештәй якты сулар да, Нигәдер, кара тора...

Озак йөрелде бугай шул, Озак йөрелде бугай.

Туган якның хәтереннән Чыгадыр кеше шулай.

Аңладым соңлап:

Мин монда

Шаулыйсы тирәк икән.

Бу җирдә тамыр җәяргә, Яшьлегемнең тирәкләре,

Сез миңа кирәк икән!..

КӨТ ӘЛЕ, ДИСЕҢ

(Җыр)

Аңлый алмыйм мин,

Аңлый алмыйм мин:

Әллә сөясең, әллә сөймисең.

Уза гомерләр,

Уза гомерләр,

Көт әле, дисең, көт әле, дисең.

Чәчләр агарган,

Чәчләр чаларган,

Әллә шаяртып, уйнап йөрисең.

Сөю утында Яндырасың да

Көт әле, дисең, көт әле, дисең.

Яшьлекнең таңын Бергә каршылап,

Күпме соң әле ялгыз йөрисем. Чәчәкле язлар,

Күңелдә назлар...

Көт әле, дисең, көт әле, дисең.

Көттереп килгән Сөю — гомерле,

Җанымда минем, иркәм, бары син. Мәңге көтәргә

Риза булсам да.

Көт әле, дисең, көт әле, дисең',.

ТУГАН ҖИРНЕҢ КИТМӘС КОШЛАРЫ БЕЗ*

Чәчәкле җәй үтте,

Моңсу көзләр җитте —

Очар кошлар китте тезелеп, һаваларда очкан,

Зәңгәр күкне кочкан Кошлар кебек идек без элек.

Очар кошлар очсын,

Зәңгәр күкне кочсын —

Ә без калыйк туган төбәктә. Туган җирнең яме —

Яшәешнең тәме,

Тамыр җәйгән безнең йөрәктә.

Яшел язлар җирдә,

Сагыну моңы җилдә —

Киткән кошлар кайта ашкынып. Гел яшисе килә.

Бер яшьнисе килә —

Җанга тула бәхет ташкыны.

Язгы күкрәү кебек,

Яздай карыйк көлеп —

Эреп аксын салкын кышлары. Без — җилкенеп очкан,

Зәңгәр күкне кочкан,

Туган җирнең китмәс кошлары, Яз ясаучы китмәс кошлары.

КАЙТА ИКӘН, КАЙТА ҮЛГӘННӘР

Үлгәннәрне кире кайтмый, диләр, Кайта алар,

Кайта үлгәннәр.

Иле өчен яуда калганнарның Кайтып килгәннәрен күргән бар.

Күргәнем бар: кара кәгазь булып, Кайтты алар теге елларда. Күргәнем бар: орден, медаль булып Озак йөргәннәрен юлларда.

Күргәнем бар: изге Җир өстендә һәйкәл булып тора һәркайда. Үлгәннәрнең йөрәкләре тибә Мәңгелек ут булып мәйданда.

ЯЗЛАР БЕЛӘН КИТӘРМЕН (Җыр)

Кышлар китәр әле,

Язлар җитәр әле.

Карлар эрер кояш назына. Кайтыр карлыгачлар, Сайрар сандугачлар,

Без керербез бәхет язына.

Язлар җитте инде,

Җирләр кипте инде.

Баш калкыта хәтфә үләннәр. Күктә тургай җырлый, Тургай монын тыңлый Басу-кырлар, болын-үзәннәр.

Язлар белән килде, Мәхәббәтем изге —

Сиңа сөю бүләк итәмен.

Кабул итмим, дисәң,

Сөюемнән көлсәң —

Язлардан мин җәйгә китәрмен.

ТУЛ ПАР АТЛАР ЧАБА

Атлар чаба, тулпар атлар чаба, Ут-очкыннар оча тояктан.

Шул атларда сиңа илтер өчен Сәлам язам туган яклардан. Сәламнәрем, бәлки, барып җитәр Бөдрә яллы тулпар атларда.

Шул атларда сәламнәрең кайтыр Сагындырып, туган якларга. Тулпар атлар канатланганмыни — Очып бара сезнең якларга.

Сәлам нәрсә,

Сөюләрең белән

Син үзең кант тулпар атларда.

СИН ГЕНӘ

Тугайларда йөрдек, шаярыштык-көлдек, Болыннарда хуш ис бөркелә.

Йөрәгемнең иң түрендә, Гөлем, Бөреләндең бары син генә,

Күрше кызы —чибәр Гөлгенә.

Бакчаларда нәркис хушбуйлана, Ләйсән яңгыр җиргә сибелә. Мәхәббәтем чәчәк атты язда, Күңелемдә бары син генә, Карлыгачым минем, Гөлгенә.

Алтын көз дә җитте,

Чәчәк сулар инде,

Ак томаннар иңгә сарыла.

Иртә яздагыдай, гөлем гүзәл һаман, Киләчәгем бары син генә,

Шаян кызый, матур Гөлгенә.

Күптән ап-ак һава,

Күктән мамык ява,

Тибрәлдерә аны җил генә.

Язны көтә күңелем,

Мәхәббәтем, Гөлем,

Сөенечем бары син генә,

Яшьлек дустым — гүзәл Гөлгенә. Син генә!..

* * *

Тәмле ашый, тыныч йоклый кеше, Рәхәт аңа яшәү дөньяда.

Тик бәхетле була шул чак кеше: Сөйгән халкы, туган тел барда.

ЯЗЛАРНЫ КӨТӘ КҮҢЕЛ

Язларны көтә күңелем Әллә нигә ашкынып.

Давыл көткән бөркетмени — Көтә язның ташкынын.

Язларны көтә күңелем, Тик арада кышлар бар. Алмагач чәчәкләредәй Ява әнә ап-ак кар.

Язларны көтә күңелем, Көтмидер идем элек. Язын карлыгачлар белән Син дә кайтырсың кебек.

Язларны көтә күңелем, Юксынам сине, иркәм. Сине уйлау җиңел түгел, Шулай да рәхәт икән.

ӘЛФИРӘ

Кышын гаҗәп инде, каеннарга Ак мамыктан япкан өрфия.

Ямьле вакыт — салкын кыш уртасы Беләсеңме шуны, Әлфирә.

Шул кышларга карап хозурланам Син ак кышны кырыс чак димә.

Ал кояш та шундый назлап көлә — Күрәсеңме шуны, Әлфирә.

Киткән кошлар кире кайтыр әле, Кышлар үтеп тагын яз җитсә. Кайтыр кошлар кебек моңлы да син Беләсеңме үзең, Әлфирә.

АККОШЛАРНЫҢ МОҢЫН АҢЛАСАҢ

Көзге күлдә аккош йөри йөзеп,

Ак мамыгы оча җилләрдә.

Нигә икән дусларыннан калган, Киталмыйча салкын җирләрдә?

Ак карлары белән кыш та җитәр — Аккошкаем, ни хәл итәрсең?

Ниләр булды, әйтче, яшермичә, Җылы якка ничек китәрсең?

— Туган якта торып калам инде, Кемнәр калыр, мин дә калмасам. Син сорамас идең, Җир кешесе, Аккошларның сагышын аңласаң...

КӨЯНТӘҢНЕ САЛДЫМ ИҢЕМӘ

Чөеп бәйләп чиккән яулыгыңны,

Суга килдең Зәңгәр чишмәгә.

Салкын сулар алдың,

Ромашкалы

Чиләгеңне асып сиртмәгә.

Кайтыр сукмакларда каршы алдым — Көянтәңне салдым иңемә.

Көянтәңне салдым,

Тынычлыгым алдың Шул кичтән соң, кызый, син генә. Чиләкләрдән сулар чайпалгандай, Тулып ашты сөю хисләрем.

Көн дә шулай каршы алам сине Чишмә юлларында кичләрен.

Җәйләр үтәр, салкын кыш та җитәр, Сукмакларны басар кар-буран. Сыйдырырмы?

Әй, сыйдырыр әле

Саф хисләрне безнең киң урам.

ИХ, ИРКӘМ, БЕЛМИСЕҢ

Күкрәгемдә утлар яна,

Их, иркәм, син белмисең. Ялкыннарын басар өчен Салкын су да бирмисең.

Матурым син, гөлем син, Сине кайчан күрим соң?! Тальян гармунымда уйнап, Турыгыздан үтәмен.

Бергә булу минутларын Өзелеп-өзелеп көтәмен.

Шатлыгым син, гүзәлем, Синсез ничек түзәрмен?! Тәрәз пәрдә читләреннән Качып кына багасың. Никләргә соң уттан алып Тагын утка саласың.

Сөям сине, сөям, бел, Бергә булыйк, безгә кил.

ӘКРЕН ГЕНӘ ТАУГА МЕНӘМ

Үрләр аша үрли-үрли Биек тауга менеп барыш. Юлларымда сәлам бирә Баш тутырган бодай-арыш.

Үрләр аша үрли-үрли Тау менүләр, ай-һай, авыр. Фатихасын бирде миңа Туган туфрак, туган авыл.

Үрдән-үргә үрли-үрли Алда торган тауга менәм,— Тормыш тавын җиңә-җиңә Дуслар белән, халкым белән... Әкрен генә тауга менәм...

СИНДӘ КАЛАМ

Шәһәр кысасында үтте язым,

Тургай җырын тыңлый алмадым. Басуларга чыгып күкрәк тутырып, Саф һавалар сулый алмадым.

Әллә бу ел яз да булмадымы? Ничек килде язлар — сизмәдем. Узып киткән чакта күреп алып, Моңсу гына кулым изәдем. Йөрәгемә авыл, басу кирәк, Башакларның кирәк җырлавы. Игенченең йөрәк моңы кырда — Шул моңнардан дәртле җыр бармы?

Күңелкәем бәйгедәге аттай,

Киң кырларга тарта, җилкенә... ...Шәһәр асфальтларын айкап йөри Моңсыз калган көзге җил генә. Көзем үтте шәһәр кысасында,

Кыр казларын озата алмадым., ...Моңсу миңа кырларымнан бащка Тагын бер кат шуны аңладым.

ИРКӘМӘ

Таңнар ата,

Сызылып таңнар ата,—

Моң җәелә иркен кырларга,. Башакларның шавы килеп кушыла йөрәгемнән чыккан җырларга. Таңнар ата,

Сызылып таңнар ата,.

Бәхет булып туган җирләргә. Иркәлән син, иркәм,

Назлан да син иртән

Талгын искән йомшак җилләрдә.

Таңнар ата,

Сызылып таңнар ата,—

Таң чакыра мине иркәмә.

Сиңа сагынып килдем,

Мин синеке инде,—

Кочагыңа алып иркәлә!..

ПИТРӘЧ

(Районның 60 еллыгы хормэтенэ)

Басу-кырлар алтын төскә чумган, Алсулана алма өлгергәч.

Җәйләр белән көзләр кавыша бит, Сизәсеңме шуны, Питрәч.

I

Басу-кырлар торна тавышларын Еракларга илтә җил искәч.

Кошлар китә, без синдә калабыз, Икмәк үстерергә, Питрәч.

Синдә яшәү үзе зур бер бәхет,

Күк яктыра кебек син көлгәч. Киттем синнән, әмма кире кайттым Сагынуларга түзми, Питрәч.

Туган көнең тагын матурлансын Шатлыкларың артсын без килгәч. Еллар үтте диеп картайма син, Яшәрә төш, яме, Питрәч.

МИН БӘХЕТЛЕ БҮГЕН

Ялгышмыйча мин көткәнмен икән Сөюләрнең соңлап килгәнен. Елмаюың төшләремә керә, Төшләремдә синең көлгәнең.

Ялгышмыйча мин көткәнмен икән — Миңа кабат яшьлек юлладың.

Нинди озын булды, белсәң икән, Сиңа илткән язмыш юлларын.

Ялгышмыйча мин көткәнмен икән Иркәләвең алсу таңнарда.

Мин бәхетле бүген, соң булса да Яннарымда, иркәм, син барда.

ТУГАН ТУФРАК, ТУГАН НИГЕЗ

Сагынып кайттым кырларыңны, Салкын чишмә суларыңны, Яшьли сөйгән кызларыңны. Моңлы, салмак җырларыңны.

Әйе, кайттым әле сина,

Үпкәләмә инде миңа.

Гафу үтенәмен шуңа,—

Туган туфрак, туган нигез.

Зәңгәр күктә дәртле тургай Мине каршы ала шулай.

Сине өзелеп сагынганга Күңелкәем дулый, шаулый.

Кабул итеп алчы мине, Үзеңнән җибәрмә инде. Беркайчан калдырмам сине, Туган туфрак, туган нигез.

Иртән искән җилләреңне, Бәхет ташкан җирләреңне йөрәгемдә саклап йөрттем, Кавышуларны өзелеп көттем.

Озак йөрдем еракларда,

Зур йөк бирде йөрәкләр дә. Сиңа кайттым: без бит — игез, Туган туфрак, туган нигез.

КАЕН

Иңнәренә кәшмир шәлен япкан, Гөл-чәчәкләр аның төбендә. Каен-кызлар әйлән-бәйлән уйный, Кошлар җырлый зәңгәр күгендә.

Юл чатында баскан да ул шулай, һәр ел саен язны каршылый. Дулкынлана җилдә ябалдашы, Гәүдәсендә хәсрәт ташкыны.

Киткән чакта ирләр чит илләргә, Утыртканнар шушы каенны... Еллар узгач, бик азлары килеп Уртаклаша сагыш-кайгыны.

ӘНКӘИ, САУМЫ?

Әнкәй, саумы?

Минем кайтуымны Көтәсеңдер һәр көн сагынып. Язлар җитсен инде,

Җирләр кипсен инде,

Кайтырмын мин коштай кагынып.

һәр минутым, һәр сәгатем минем Сине генә уйлап үтәдер.

Көт син мине, әнкәй,

Көт син мине, бәгърем,

Үкенмә лә гомер үтә, дип.

Изге орлык — без бит балаларын Туган илгә хезмәт итәбез.

Синең белән булу мизгелләрен Айлар аша өзелеп көтәбез.

Без кайтырбыз,

Әнкәй, тик көт кенә,

Син бит безнең өчен бер генә... ...Еллар үтәр, менә бүгенгедәй Сакланырсың безнең күңелдә.

ЧИШМӘЛӘРГӘ БАРГАН ИДЕМ...

Чишмәләргә барган идем, Чиләкләремне асып.

Мәхәббәт килде каршыма,

Тар сукмакларга басып. Чишмәләргә барган идем,

Гел белеп бардым микән.

Сукмакларда каршы алдың Син мине иртән, иркәм. Ярый барганмын чишмәгә — Мин нишләр идем синсез. Җиде баланың әтисе Булалмас идең минсез. ...Сылу кызым үсеп җитте, Чишмәгә суга китте...

МИНЕМ ТЕЛӘГЕМ

Болыннарга кара,

Тугайларны барла —

Яшел хәтфә бөтен дөньясы.

Нидер көтәм сыман,

Йөрәгем ярсыган —

Яз көннәре, иркәм, шундый чак.

Урманнарга кер син,

Гүзәллекне күр син — Моң-назларга күңел ашкына. Йөрәк нидер даулый, Күкрәкләрне айкый Ярсып аккан дәрья-ташкындай.

Зәңгәр күккә карыйм,

Тургай җырын аңлыйм,

Кошлар җыры — йөрәк моңсына. Сагыш кирәк түгел,

Яздай булсын күңел — Теләкләрем минем шул сиңа.

Үпкәләмә әле, үпкәләмә, Үпкәләргә, беләм, хаклысың. Бергә булган матур мизгелләрне Ядкарь итеп күптән саклыйсың.

Үпкәләмә, мин до газапланам: Сөешсәк тә, кавышып булмады. Әче итеп язмыш бездән көлеп, Аерды шул гомер юлларын.

Үпкәләмә, мин дә өзгәләнәм. Кайтарып ла булмый үткәнне. Куш тирәк төбендә, хәтерлимсең, Тәүге тапкыр сине үпкәнне.

Үпкәләмә инде, сыкранам мйн, Истәлеккә калды үткәннәр.

Ирен очларында ялкын булып һаман тора суырып үпкәннәр.

Үпкәләмә, өзелеп сөюләрнең Аңладым мин кирәк түгелен.

Тик ни эшлим,

Тик син генә белмә —

Мәңге көтәр сине күңелем...

...Үпкәләмә, үпкәләмә миңа. Үткәннәрне булмый кайтарып... Бүген тагын сине табып алдым Күңел хәзинәсен актарып.

ТАНЫШ МОҢНАР

Таныш моңнар талп н сулармыни, Салмак кына ага кичләрен.

Шундый кичтә бүләк иттем сиңа Яшьлегемнең гүзәл хисләрен.

Хисләремне сиңа биргән өчен Үкенмим гел, һич тә үкенмим. Югалтулар,

Юксынулар аша

Шул моңнарны эзләп килдем мин.

Таныш моңнар — минем үткәннәрем, Таныш моңнар — йөрәк сагышым. Шул моңнарны күңелемнән көйләп, Үткәннәргә кайтып барышым... Киләчәккә кайтып барышым...

ЙӨРӘГЕМДӘ АВЫР ТАШ БАР

Йөрәгемә ташлар булып төшә — Тал мамыгы ява җирләргә. Гомеркәем ялгыз казлар сыман Моңсу үтте чит-ят җирләрдә.

йөрәгемә авыр ташлар булып, Мамык карлар ява җирләргә, һәр иртәдә сагышларым барды Туган якка назлы җилләрдә.

Йөрәккәем җиңеләйде бугай — Кире кайттым туган җирләргә. Мәхәббәтем ядкарь булып яткан Яшьлегебез йөргән җирләрдә, Назлап үтте шифа җилләр дә...

КҮҢЕЛЛӘРДӘ КҮКРӘҮ БУЛСА.

Яңгыр явып узды,

Бар табигать

Өр-яңа шәл япты, диярсең. Күңелләрдә күкрәү, давыл булса, Гүя яңа күлмәк киярсең.

Янгыр явып узды.

Саф һавалар.

Күкрәк тутырып сулыйм, их, рәхәт! Яшьнәүләрең, күкрәүләрең өчен Иа ходаем, сиңа мең рәхмәт.

Яңгыр явып узды,

Ул шифалы яңгыр —

Пар бөркелә хәтфә җирләрдән. Бушанулар көтәм йөрәгемә Яңгыр, күкрәү, давыл, җилләрдән.

Нинди шатлык җирдә счн^ң булу, Нинди бәхет синең яшәвең.

Сөенәм мин — юлдаш булдың миңа, Бәгырем, дип, сиңа дәшәмен.

Кайгыларны бергә-бергә җиңеп, Ләззәтләндек тормыш көенә.

Бар булганым, җаным-тәнем белән Шөкер итеп шуңа сөенәм.

Якын дустым булдың миңа һәрчак, Тормышымда булдың юлдашым. Син бул бары минем белән генә, Сөю гөле генә сулмасын...

ӘИ КЕШЕЛӘР!..

Нишләдек без?

Каты бәгырьләндек,

Тупасланды хәтта йөзебез. Нишләдек без? —

Алмагачлар кисеп,

Урынына гараж төзибез.

Ач-ялангач йөргән чаклар булды, Әмма түздек,

Намус җуймадык,

Өстебездә бер кат кием булса, Сандык шыплап байлык җыймадык. Нишләдек без,

Алтын-көмешләргә Алыштырдык бугай дуслыкны,

Озак еллар буе яшәп килгән Гадәтләрне җую — дуслыкмы?

Кая китте безнең елмаюлар,

Кая китте безнең шатлыклар?

Кая китте безнең моңнарыбыз? һәр кешедә, юкса, шатлык бар.

Кая дуслык, кая туганлашу? Сүнеп бара йөзебез нурлары. Гранит кебек катты,

Заман белән килгән йогышлы чир Күңелнең дә нурын урлады.

Әй кешеләр, сезгә эндәшүем: Ташка әйләнмәсен күңелләр. Җанварлар да берсен-берсе сөя — Без әлегә җанвар түгелләр.

Нишләдек без? —

Иманыбыз качты,

Гел алласыз түгел идек без. Нишлибез без?

Гөлбакчалар чабып,

Урынына гараж төзибез...

ТЫҢЛА ӘЛЕ

Тыңла әле: бер моң ишетелә,

Ул моңнарым чыга йөрәктән.

Шул моңнарым язмышларны җиңеп Яшәргә бит безне өйрәткән.

Тыңла әле, бер моң ишетелә — Таныш алар күптән, күптәнге,

Сине көтәм таныш моңнар аша, Якын итә алмыйм бүтәнне.

Тыңла әле, таныш моңнар ага Талгын аккан сулар шикелле. Гомерем буе көтәм,

Аңларсың дип, иркәм, Башкаларны сөюем икеле.

Тыңла әле. бер моң ишетелә, Бу моң әллә минем сагышмы? Сөюемне кире каккан өчен Сиңа диеп әйткән каргышмы?

СОРАУ БИРӘ ДУСЛАР

Сорау бирә миңа очраган дус: «Шигыреңдә кырны язасың, Авылыңны, болын, әрәмәлек,

Язасың син Сәет абзасын.

Гөлҗимешен, балан, бөрлегәнен, Язасың син печән, күрәнен,

Авыл халкы күңелеңә якын,

Этләрен дә якын күрәсең.

һәр нәрсәгә карап сокланасың,

Каян килгән шундый ярату?

Бик яраткач, ник тормыйсың шунда, Кыендыр ул яшәү җан атып.

Мич ягасы, суга барасы юк,

Барлык эшең өйнең эчендә, Концерт-театрга йөреп була,

Ял итәсең хәтта эшеңдә.»

Ни дип җавап бирим?

Ни әйтсәм дә,

Лңлаталмам кебек сезгә мин.

Шәһәрне мин һич тә яманламыйм, Җайлы тормыш аннан эзләмим.

Авыл басуларын сагына-сагына Яшәлгән шул инде, яшәлгән.

Мин бүгеннән кайтып җитәр идем,

Тик хатыным, дуслар, шәһәрдән...

Ир — баш, хатын — муен дигән сүз ул, Иң дөрес сүз, элек-электән.

Муен борылмаса, баш нишли соң?!

Шул муенга башым береккән.

...Үсеп кенә җитсен Марат улым,

Мин агроном аны итәрмен.

Шул кырларда улым иген игәр,

Мин моң булып кайтып җитәрмен...

СӨЮЕМ ЧАКЫРА

Юлаучылар озын сәфәр чыккан — Гел чиге юк сыман юлларның. Шулар кебек озын сәфәр кылам Саный-саный гомер елларын.

Озын-озак барасылар бар бит — Гыйшкым көтә безне еракта.

Сиңа булган мәхәббәтем һаман Саклап йөртәм кайнар йөрәктә.

КҮРЕП ТОРАМ ТАУ БАШЫННАН

Көт син мине, алып килермен мин Озын юллар аша сөюне.

Безнең гомерләргә дәрт өстәгән Мәхәббәттә янып-көюне.

Юлаучылар озын сәфәр чыккан, Миң дә чыктым ерак юлларга. Минем белән генә булсаң бары, Үкенмәмен үткән елларга.

ГОМЕР, ГОМЕР...

Сылу кызлар озата барамыни — Яшь каеннар кала тезелеп.

Әллә нигә яшьлек искә төшкәч, Үзәкләрем китә өзелеп.

Каеннар да олыгайган сыман — Ябалдашлар җиргә сарыла.

Җәй булса да, белмим, әллә нигә Яфраклары чумган сарыга.

Каенкайлар, нәрсә булды сезгә? Алдыгызда сезнең яткан бар. Ниләр күрәм — суын эчәр өчен Кәүсәгезгә балта чапканнар. Гомерләргә балта чапканнар...

Тау башыннан күреп торам, Тирә-як уч төбендә.

Барча Җиһан ак гөлләрдә, Зәп-зәңгәрдән күгем дә.

Яшәреп чыккан чирәмдә Йомшак чебиләр җимли.

Яз көннәре нинди ямьле — Күзем аласым килми.

Йөгереп килә каен кызы — Чәчләре тузгый җилдә.

Ал кояш озата бара Тәгәрәп аны җирдән.

Җилбәзәк җилләр иркәли Хәтфә чирәмне җирдә.

Бу җиһанның хозурлыгын Син үзең кара кил дә.

ТУГАН АВЫЛЫМ — БӘЗӘКӘМ

Басуларда — башак җыры, Тургай моңы кырыңда.

Зифа билле сылуларың Уйный йөрәк кылында.

Кушымта:

Әй Бәзәкәм, Бәзәкәм,

Языңны көтеп алам.

Тирәк, камыш, каен моңын Иөрәк җылыма салам.

Комбайннар, тракторлар, Егетләр җырлый кырда.

Бер симфония язарсың, Иренми тыңлап тор да.

Кушымта:

Әй Бәзәкәм, Бәзәкәм,

Языңны көтеп алам.

Тирәк, камыш, каен моңын Иөрәк җылыма салам.

Иген игә егет-кызың,

«Кара алтын» таба илгә. Шатланам, Бәзәкәм, мин бит Синдә дөньяга килгән.

Кушымта:

Әй Бәзәкәм, Бәзәкәм,

Языңны көтеп алам.

Тирәк, камыш, каен моңын Иөрәк җылыма салам.

син килә КҮР

Кинәт арып калсам юлларымда, Тотсаң, иркәм, минем кулымнан. Шул чакларда сөеп бер карасаң — Мин китәрмен тагын юлымнан.

Юлларымда кинәт арып калсам, Килерсеңме минем каршыма? Сөям, дисәң, очам кошлар булып, Кочагыңны җәеп каршыла.

Юлларымда арып калсам әгәр,

Син килмәсәң минем яныма,

Калыр бары җирдә нәүмизләнеп, Ак күбәләк булып җан гына. ...Җирдә яшәү безнең кирәк әле, Син килә күр берүк яныма.

БАСУЛАРГА ЧЫК ТА

Басуларда тургайларны тыңла. Тыңла әле уҗым җырлавын. Кар-юрганын инде салып аткан Хәтфә-яшел арыш кырлары.

Басуларда күкрәк тутырып сула — Язлар килә безнең төбәккә. Сандугачлар җырын отып алдым, Кәккүкләрнең моңы йөрәктә.

Кырлар дәшә безне, үзенә дәшә, Нинди гүзәл язлар килгәндә. Кайткан сыман булам гшьлегемә Серле итеп кызлар көлгәндә.

Кызлар көлсә, кояш нурларында Коенгандай басу-кырларым. Басуларга чык та, тыңла, иркәм, Сиңа атап язган җырларым...

ХАЛИДӘ

Карлар явып китте,

Кышлар инде җитте —

Кыр казлары очты күлләрдән. Йөрмә янып-көеп,

Гөлләр сулды диеп,

Язлар яме янсын күзләрдә.

Кышлар үтеп бара,

Кар сулары ага —

Җанга рәхәт бүген күңелгә. Гөлләр чәчәк ата,

Киткән кошлар кайта — Яшеллеккә дөнья күмелгән.

Тургайларга тиң син,

Язлар белән кил син, Сандугачтай сайра моңланып. Моңнар диңгезендә Йөз әле бүген дә —

Җырлар белән күмеп дөньяны.

АРАННАРДА АТЛАР КЕШНИЛӘР

Әллә ничек күңелем бик җилкенә... Араннарда атлар кешниләр.

Ул чакта бит атлардан да алда Яуга киткән иде кешеләр.

Киттеләр дә күпләр кайталмады, Башын салды яуда кешеләр.

Шул батырлар искә төште менә — Араннарда атлар кешниләр.

Араннарда атлар берән-сәрән, Заманасы аның башкарак.

Бик күп эшне саллы тимер көчләр һәм атомнар хәзер башкара.

Без белгән яу, белмәгәне күпме, Юкса, җирдә тыныч чак тора. Элеккеләр читтә, хәзергеләр Цинк табутларда кайттылар.

Яна язлар җиткән саен шулай Араннарда атлар кешниләр.

Искә төшә җир селкетеп йөреп, . Юкка чыккан имән кешеләр.

Араннарда атлар кешниләр дә, Күңелкәем ярсып җилкенә. Иксез-чиксез утлар баса мине, Гаҗизлектән җаным тилпенә.

АҢЛАМАДЫҢ И ӨРӘК ТИБЕШЕН

Сөям сине, сөям.

Газапланам.

Сизәсеңдер йөрәк тибешен.

Көн дә чыгам каршыңа мин — Күз алдымда атлап килешең.

Өздереп лә басып килүләрең Саный кебек йөрәк тибешен. Уйларымнан чыкмый,

Оныта алмыйм

Гел елмаеп атлап килешең.

Сөйдем сине, сөйдем, Газапландым.

Сизмәдең шул йөрәк тибешен. Уйларымда,

Бары уйларымда Уйнап-көлеп миңа килешең.

ӨЗЕЛЕП КӨТӘМ

Бергә булган тымызык айлы кичләр Чыкмас инде алар исемнән.

Сиңа атап моңлы бер җыр язсам, Сөю хисләремнән исерәм.

Бергә йөргән яшел сукмаклардан Сине эзләп күпме йөрмәдем. Юксынам мин сине, очрашуны Өзелеп көтә кайнар йөрәгем.

Бергә булган изге минутларны Юк, онталмам, аңла, гүзәлем.

Синең белән булсам, тәмугның да Бөтен газабына түзәрмен.

ЯШЬЛЕГЕМӘ КИЛЕП КЕРДЕҢ

Исеңдәме язлар килгән мизгел — Чишмә кебек чылтырап көлдең син. Сөюләрең белән назлый-назлый Яшьлегемә килеп кердең син.

Шул язларда мәңгелеккә мине Сөю утларына салдың син.

Чал керсә дә, унҗидедәгедәй, Йөрәгемдә гүзәл калдың син.

Исеңдәме, язлар китә иде? —

Син китмәдең, миңа килдең син. Алсу таңда чыклар яра-яра Язмышыма килеп кердең син.

ИСКӘ ТӨШӘ

Балачагым бик еш искә төшә. Нинди керсез иде йөрәкләр! Уй-хисләр дә шундый охшаш иде, Тәңгәл килә иде теләкләр.

  • Ашарыңа, дустым, бармы бүген?

  • Бетеп китте әле умачым...

  • Зур бер касә арыш оны тотып, Җәеп керде күршем колачын...

    5'

    Еллар уза, уза гомерләр дә — Бер-беребезнең хәлен белешми. Йөрәгеңдә кайгың бар бугай, дип, Күңел яктыларын бүлешми.

    Бергәләшеп элек сука тарттык, Уртак бүлдек бер уч юяны. Кайберәүләр, һай, көченнән килсә, Сатар иде сулар һаваны.

    Бүлешми ул артык сыныгын да, Койма биек ике арада.

    Инде кеше, кодрәтеннән килсә, Акча сорар яуган карга да.

    Якты көнне нечкә кыллап бүлеп, Базарларга илтер сатарга, Байлык өчен хәзер кайберәүләр Туганын да әзер атарга...

    ...Нигә диеп сөйләп торам әле —

    Бу дөньяда барын күрәсең... Магазинда сантиметр белән Тастымалга чүпрәк бүләсең...

  • Ашарыңа, дустым, бармы бүген?

  • Бетеп китте әле умачым.

  • Элек шулай иде.

    Төенчеккә бодай оны төйнәп,

    Җәеп керде күршем колачын!

    Ә хәзер...

    МИЗГЕЛЛӘР

    Таянырга беркемем юк, йөрим карлы урамда.

    Бер эшем юк җилләрендә, Бер эшем юк буранда.

    Дус-ишләр дә үткән була, Таныш-белеш кул бирә.

    Эч серем ачмыйм беркемгә, Кул биргәнгә кул бирэм.

    Уйлар берсен-берсе куа, Күз алдымда дус-ишләр. Авыр чакта таралалар — Тараталар имешләр...

    Таянырга беркемем юк. Салкын үтә җаныма. ...Аякларым алын кайткан Карт әнкәем янына...

    КҮҢЕЛЕМ

    Күңелкәем боегырак бүген Әнкәемне өзелеп сагынам.

    Туган яктан бер әйләнер өчен Очар коштай канат кагынам.

    Күңелемдә бер дәрт йөри бүген — Әткәемне күрдем төшемдә.

    Ул йөрегән сукмаклардан йөрдем Аяз төннең айлы кичендә.

    Күңелкәем бер җилпенеп куя — Яшьлегемне эзлим күптәннән. Киләчәктә көтеп тора кебек,

    Ә мин эзлим аны үткәннән.

    Күңелемдә ниләр барын беләм, Күңелемне һәрчак җыр баса. Бар теләгем кабул була кебек Башакларым кырда җырласа.

    ҖЫРЛАРЫМНЫ ӘГӘР ОТЫП АЛСАҢ...

    Җыр язуны җиңел дисеңме син?

    Җыр язуның беләм газабын. Янып-көеп, зур газаплар аша Сиңа атап җырлар язамын.

    Җырларымны отып алырсыңмы,

    Сиңа диеп аны җырласам. Сагышларны, барлык моң-зарларны Шул җырларны җырлап гел басам.

    Җырларымны җырла әле, иркәм, Моңсуланып кояш батканда. Җырларымны җырлап уян әле Алсу таңнар сызылып атканда.

    Җырларымны әгәр отып алсаң, Җилләрдә син аны ятлама.

    Сөюләрең әгәр керсез булса,

    Әйләнеп кайт туган якларга.

    АЧУЛАНМА

    Ачуланма,

    Сонга калып килдем...

    Яшьлегемдә бер кат югалттым. Очрашырбыз әле бу дөньяларда дип Үз-үземне күпме юаттым.

    Юатуын юаттым да кебек,

    Сизмәдем шул гомер узганын, Маңгай-биткә онытылмаслык итеп Еллар буразналар сузганын.

    Ачуланма,

    Соңга калып килдем...

    Көткәнсең бит мине сагынып, Кошлар кебек очып килдем менә Әсәрләнеп, канат кагынып.

    Ачуланма соңга калдык диеп... Ачуланма, башка югалтмам. Очрашырбыз бу дөньяда диеп, Үземне мин һичбер юатмам. Ачуланма,

    Сонга калып килдем...

    ҖЫРЛА, ДИСЕҢ

    Җырла, дисең,

    Җырлыйм.

    Минем күңел

    Җырны сөя, моңны ярата. Борчуларны җырлар тарата да, Шатлыкларны җырлар яңарта...

    Сыздыр, дисең, тальяныңны,

    Сызам,

    Күңелләрдән моңнар түгелсен.

    Кушыл син дә, дустым,

    Безнең җырлар

    Зәңгәр күккә таба үрелсен...

    Басу-кырны урап кайтыйк әле, Басулар да җырны тыңласын.

    Безнең кырлар — безнең гомеребез, Аларны да моңнар чорнасын...

    Җырлыйк әле, дустым, җырлыйк әле Бөтен дөнья моңга күмелсен. Йөрәгеңдә ята синең моңнар,

    Син бит, дустым, моңсыз түгелсең...

    Игенчедән шәп җырчы юк җирдә, һәм шагыйрь юк аны уздырган. Синең җырың — мәңге бетмәс җыр ул Буразналар булып офыкларга, Киләчәккә таба сузылган...

    Җырла, дисең,

    Җырлыйк әйдә бергә!..

    үпкәлә

    Булмый шул онытып язларны! Язгансың сагынып аларны: «Ташкыннар шикелле идең син.. Укыйм мин Язмышлар язганны.

    Беренче мәхоббәт... Ярату... Кирәкме яраны яңарту?

    Яр таптың. Син киттең,

    Мин калдым...

    Артык күк сүз белән аңлату.

    Кирәкми аңлату...

    Тик бүген

    Аңладым сөюем артканын. Йөрәгем,

    Уйларым,

    Хыялым,

    Күнелем гел сиңа тартканын.

    Боларның барсын да,

    Барсын да

    Син дә бит күптәннән аңладың. Үпкәлә!

    Ләкин мин гаепсез.

    Язмышны син үзең алдадың.

    ТУГАН ЯК КӨЗЕ

    Алтынсу төс усак, каеннарда, Басуларда сыр-сыр буразна. Болыннарда чабып йөри җилләр — Хәйран калып тордым беразга...

    Күзләремдәй мөлдерәмә күлнең Җилләр үбә җырчы камышын... Күргән сыман булам мин шуларда Гомеремнең кайтмас агышын.

    Кыр казлары кайтыр, әнә алар Саубуллашып китеп баралар. Миләшләрем кызыл тәлгәшләрен Яулык сыман болгап калалар.

    Ә мин калыр идем яшел җәйдә, Кояш нурларына ябышып.

    Көзләр белән тиңләп буламыни — Башкарак шул кеше язмышы...

    Табигать гел алмашынып тора, Язлар белән тагын яшәрер. Туган җирнең фасыллары белән Мин яшәрмен, мәңге яшәрмен...

    ЯЗМЫШЛАРЫМ — ИГЕН КЫРЛАРЫ

    Җир астыннан, кайнар мәхәббәттәй, Салкын чишмә чыга ургылып.

    Туган җирем, синдә гомер буе Яшәдем мин тугры ул булып.

    Шул чишмәнең саф суларын эчтем, Ятак булды талның төпләре...

    Кошлар җырын тыңлап таң аттырдым, Сихерләде айлы төннәре.

    Тургайларым булды көй язучы, Чылтыр чишмә — җырчы кызларым. Яшел җәйләү — бәллүр сиртмә иде, Язмышларым — иген кырларым.

    Шуңадырмы, иркен сулап яшим, Ару белми эшлим кырларда. Күңелемә тулган моңнарымны Җырлыйм менә шушы юлларда.