• Название:

    Сю кче. Кириллова Оксана.361 гр


  • Размер: 0.03 Мб
  • Формат: ODT
  • или
  • Сообщить о нарушении / Abuse

Установите безопасный браузер



Сөю көче

Тыныч төн. Бер генә тавыш та ишетелми. Тәрәзә каршындагы каеннар гына нәрсә турындадыр шаулашалар...

Бу төнне Гөлназ йоклый алмый интекте. Аны ниндидер уйлар биләде. Алар менә-менә ташкын булып кызның күз яшьләренә әверелер сыман. Ләкин ул моны теләми. Аның күңеле мондый халәткә күптән өйрәнергә, ә бәгыре таш булырга тиештер...

Кешенең табигате төрле. Кемдер, күп хәсрәтләр кичергәннән соң, гомерен өзәргә тырыша, ә кемдер, йөрәгенең тирән бер урынында бар үткәнен саклап, күңел төпкелләренә яшереп, ниндидер архивлар төзеп бара. Гөлназ шундыйлардан иде.

Бик тату, ярдәмчел гаиләдә тәрбияләнгәнгәдер, ул һәрчак мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга әзер булган илаһи зат булып кешеләр күңеленә керде.

Ләкин кеше, нинди генә булса да, аны мәхәббәт урап узмый. Мәхәббәт кешене канатландыра, биек киртәләрне кичәрлек көч бирә. Онытылып китсәң - караңгы дөньяга да кертеп бикли ала.

Беренче мәртәбә Инсафны очратканда, Гөлназ, яңа гына мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына укырга кергән беренче курс студенткасы иде. Ә ул - инде күптән тормышын җайга салган, тормышның ачысын-төчесен татыган егет. Алар танышканда, Инсафка - 25, ә Гөлназга 18 яшь иде.

Әйе, 18 яшьтә күп кешенең тормышы яңа башланып кына килә. Ләкин Гөлназныкы түгел. Бу зәңгәрсу күзле, озын толымлы авылда үскән кыз бала чагыннан ук эшкә өйрәнде. Гаиләдә бердәнбер кыз бала булганга, барлык эшнең дә җаен өйрәнергә тырышты. Һәм өйрәнде дә. Әти-әнисенә авыр булмасын өчен, бар эшне үз җилкәсенә алды.

Башка яшьләр күңел ачканда, ул, эштән арып , бераз хәл алырга дип, алмагач астына корылган эскәмиягә утыра һәм алмагач белән серләшә иде.

-Эх, алмагачым! - дип сүзен башлады,- нигә бу дөньяда барысы да әкияттәге кебек түгел? Минем дә фея кебек апам булса, мин аннан принц сораган булыр идем. Ул минем яныма килеп, мине төрлечә мавыктырыр иде. Мин үземне болай ялгыз хис итмәс идем... Аны кызгангандай, якындагы каеннар да шаулап куйдылар, ”түз, барысы да алда әле” дигәндәй, җил иркендә алмагач яфраклары серләштеләр.

Гөлназ ата-ана мәхәббәтеннән мәхрүм ителмәгән. Ләкин аның бер генә дусты, серләшер кешесе дә юк. Шәһәргә киткәч тә, “бу шулай дәвам итәчәк” дип уйлый иде ул.

Педагогия институтының баскычларын атлаганда, ул тирән уйларга чумган иде. Нәкъ шул вакытта аның каршысына егет килеп чыгып, Гөлназның кулындагы кәгазьләрен койды һәм, ничектер оялгандай “гафу итегез” дип, кәгазьләрне җыярга тотынды.

Гөлназның йөрәге дерт итеп куйды, битенә алсу төс керде. Ул вакытта аның башына Инсафның якын кеше булачагы турында бер уй да кермәгән иде.

- Тагын бер кат гафу итегез! – дип күктән җиргә төшерде егет.

- Юк, Сез нәрсә, - диде Гөлназ, - барысы да яхшы, кем белән генә мондый хәлләр булмый.

- Минем үз гаебем өчен гафу үтенәсем килә. Әйдәгез, парктагы утыргычка барып сөйләшик, берочтан танышырбыз да.

Алар икәүләп паркның иң читендәге утыргычка барып утырдылар.

- Минем исемем Инсаф. Институтның аспирантурасында укыйм.

- Мин – Гөлназ. Бу институтта укырга уйлыйм.

- Дөрес эшлисез! Минемчә, укытучы эшеннән дә яхшысы юктыр.

Нык ихтыярлы, көчле тойгыларга ия кеше генә үзен балаларга багышлый ала.

Алар бик озак сөйләшкәннән соң тынып калдылар. Караңгы төшкән иде инде. Инсаф Гөлназны тулай торакка кадәр озатып куйды.

Беренче очрашып сөйләшүдән соң алар бүтән аерылышмадылар. Һәркөнне очрашып тордылар. Гөлназ аңа бар серен сөйли, ә Инсаф шатлыгын да, кайгысын да уртаклаша, үзенең киңәшләрен бирә. Гөлназ өчен Инсаф чын дуска әйләнде.

Алар көннән-көн бер-берсенә ныграк ияләшә бардылар. Мәңгелеккә бергә булырбыз дип, атылган йолдызларга карап теләкләр теләделәр.

Ләкин кеше тормышы гел якты мизгелләрдән генә тормый. Ул аклы-каралы. Гөлназ белән Инсафның да тормышында кара көннәр башланыр дип уйламадылар да алар...

Гыйнвар башлары иде. Ул кыш бик тә җылы килде: көндезләрен җылытып, тамчылар тамды, ә кичләрен катыра иде. Шундый кичтә Инсафның машинасы юл һәлакәтенә очрады. Ул бозлы юлдан чыгып китеп, каршыга килгән машина белән бәрелеште һәм күпердән очты. Исән калу өмете юк иде. Ләкин Инсафның йөрәге тибүдән туктамады, көрәште.

Ашыгыч ярдәм машинасы бик тиз килеп җитте. Авариягә очраучыларны тиз арада хастаханәгә китерделәр. Иң авыр хәлдәге Инсафны реанимациягә алып кереп киттеләр. Табибләргә һәр секунд кадерле иде.

Төнге тынычлыкны бозып, Гөлназныңң телефоны шалтырады. Күңелне ниндидер шом басты.

- Тыңлыйм,- диде ул, калтыранган тавыш белән.

- Сезне икенче хастаханәдән борчыйлар. Сез Инсаф Исламов белән танышмы?

- Нәрсә булды? Ул исәнме?

- Ул юл фаҗигасенә очраган, хәле бик тә авыр. Аның кесә телефонында сезнең номерыгыз язылган. Анда “иң гүзәл кешем” диелгән. Шуның өчен сезгә шалтыраттык. Ул бик күп кан югалткан. Аңа IV кан группасы булган донор кирәк.

Тынычлык урнашты. “Донор кирәк” дигән сүзләр уйларны томалады.

- Минем кан группасы шундый. Миңа донор булырга ярыймы?

- Әлбәттә. Мөмкин булса, хәзер үк килегез!

Гөлназ, тиз арада киенеп, хастаханәгә йөгерде. Аның бердәнбер уе: “Соңга калмасам гына ярар иде”.

Хастаханәдә аны каршы алдылар. Кыска вакыт эчендә кан бирү про-цедурасын башладылар. Пациентның хәле бик тә авыр булганга, канны турыдан-туры күчерделәр.

Кан биргәч тә, операция тагын сигез сәгать дәвам итте. Гөлназ үз-үзенә урын таба алмыйча газапланды. Тәрәзә каршына барып басты. Күз яшьләрен тыяр хәл юк. Ә тәрәзә каршында ялгыз каен. Ул, Гөлназның уйларын укып юаткандай, җил кочагына бирелеп тирбәлә дә тирбәлә

- Нигә син шундый усал, язмыш?.. Нигә Инсафны сайладың? Нигә син минем бердәнбер дустымны яшәү белән үлем арасыңда тибрәтәсең? Нинди гөнаһ-гаебем өчен мине шулай сыныйсың?

Гөлназның түзәр хәле калмады, ташкын булып күз яшьләре акты. Реанимация ишеге ачылган тавышны ишеткәч кенә, табиб янына атылды.

- Доктор, аның хәле ничек?

- Иң яманы артта калды. Сабыр булыгыз. Ул әлегә аңсыз, комада.

- Ә кайчан аңына килер ул?

- Моны әйтүе бик кыен. Айлар һәм хәтта еллар үтәргә мөмкин. Сезгә бик тә авырга туры киләчәк.

- Мин көтәрмен. Түземлегем зур минем, барлык сабырлыгымны җыеп көтәрмен.

...Гөлназга институтка барырга кирәк. Ләкин аның анда барырга, лекцияләр тыңларга бер теләге дә юк. Аның күңеле сөйгәне янына ашкына. Инде менә тугыз ай ул институт белән хастаханә арасында йөри. Табибләр:” Ан- дыйларның йөздән бере генә кире тормышка кайта,”- дисәләр дә, ул өметен өзми. Гөлназ аны үз мәхәббәте, назы, көчле хисләре белән терелтергә тели. Инсаф аның өчен бик тә кадерле. Аны һич кенә дә югалтасы килми. Ул булмаса, Гөлназ бу тормышның бар гүзәллеген белмәс иде сыман. Инсафсыз аның өчен тормышның яме юк.

Инсаф аңа һәрчак терәк булды. Башкалар көнләшерлек дуслык иде бит бу. Бу юл һәлакате аларның бәхетен юкка чыгарырга тиеш түгел! Аның Гөлназны ялгыз итәргә хокукы юк!

Бүген Гөлназ бик озак Инсафның кулына башын куеп торды, аның күзләреннән үпте. Кайнар күз яшьләре белән бар булган мәхәббәтен аңлатты. Дымлы күзләрен күтәрсә - могҗиза күрде: җанының яртысы булган сөйгәне күзләрен ачкан. Чыннан да, могҗиза! Табибләр өметләрен өзгәч тә, мәхәббәтенә, дуслыгына хыянәт итмәгән Гөлназ могҗизасы! Ул яраткан кешесен үлем упкынынан тартып алды.

Дүрт айдан соң Инсаф тулысынча терелеп бетте. Янә үзенең көндәлек тормышына кайтты. Ләкин хәзер аның тормышында Гөлназ гади дус кына түгел иде инде. Ул – аның фәрештәсе, аны коткарган тылсымчы, тормыш маягы. Ә Инсаф – Гөлназ кечкенә чакта алмагач астына корылган эскәмиядә уйлап утырган принц .

Аларның гомерләре бик тә матур булачак. Яшь арасы зур булса да, аларның мәхәббәте мәңгелек. Гөлназ укуын тәмамлагач, алар ике тормыш җебен бергә бәйләп, аларның юлларын кисештергән һөнәргә тугры калып, мәхәббәттән яралган балалар тәрбияләячәкләр. Күп еллар үткәч, Гөлназ туган авылына кайтып, нәкъ алмагач төбендәге эскәмиягә мәңгелек сүзләр уеп куячак. Анда бик гади сүзләр булыр:

“Бу - хыялларны чынга ашыручы, могҗизаларга ышанырга өйрәтүче эскәмия!”