• Название:

    сма биемне м Бек ватан сугышынд 1

  • Размер: 0.06 Мб
  • Формат: DOC
  • или

Әсма әбиемнең һәм Бөек ватан сугышында
хәбәрсез югалган улы Яруллин Фаикъ Вәлимхәммәт улының “Легенда” эзтабарлар отряды эзләнүләре ярдәмендә ( шәхсән Малыгин Владимир Сергеевич булышлыгында) табылуы уңаеннан икесенең дә якты рухларына багышлап язылган шигьри кыйсса.

***
1
Җитмеш биш ел кирәк булды
Синнән хәбәр алырга.
Тиеш түгел идең шул син
Хәбәрсез югалырга.

Хәбәрсез югалган диеп
Таылган ул ярлыкта,
Йөз меңнәрчә солдатларның
Язмышы, чынбарлыкта.

Күпме еллар язмышыңны
Омтылып ачыкларга,
Ниһаятъ, бүгенге көннән
Мөмкин тыныч йокларга.

Шулай дим дә, күзләремнән
Мөлдерәп яшем ага.
Хатирәләрне уятып
Балачак ишек кага:

Өч улын сугыш кырында
Югалткан Әсма әбкәм,
Әйтә кебек, саваплы эш
Башкардың, диеп, бәбкәм.

“Исән булсак, бер кайтырбыз” -
Җилгә очты сүзләре.
Елый-елый әбкәемнең
Сукырайды күзләре.

Һадые һәм Хатыйбының
Җиңе баласы калды.
Фаигының игез кызын
Җир үз куйнына алды.

Әле бер ел элек кенә
Килен төшергән иде.
Кияү булып йөрер улы
Солдат шинеле киде.

Ташкент кадәр Ташкентта ул
Югары белем алды.
Тарихчы буллу теләге
Тормышка ашмый калды.

Ил өстенә ябырылып
Яткан сугыш афәте,
Бер мизгелдә күңелләрдән
Җуйды тормыш гафләтен.

Тылда калды хатын-кызлар
Ир-атлардан – карт-коры.
Буй җиткән һәрбер егетне
Йота торды яу кыры...

Капылт убылган бу кайгы
Золым шаукымын салып,
Бер-бер артлы әбиемнең
Дүрт улын киткән алып.

Әрәмәле юл читендә
Белгән догасын укып,
Озаткан әбкәм дүрт улын
Кайгысын эчкә йотып.

Өянкеләргә сарылып
Әбиемнең сагышы,
“Берсе кайта”- дип пышылдап
Калган тәкъдир тавышы... 2
Рәхимсез сугыш елы бу -
Мең тугыз йөз кырык бер.
“Артта Мәскәү! Бер адым да,
Чигенмә!”- Приказ бер.

Канлы куласа әйләнә
Миллионнар корбан сорап.
Узсаң ла икән тәкъдирнең
Аяусыз юлын урап?!

Фаикъның да бу мәхшәрдән
Исән калу теләге
Булгандыр, әмма, нәкъ алар
Бүген Ватан терәге.
Укчылар командиры ул –
Чык суын эчеп үскән.
Алып батырдай гаярьлек
Җиде буыннан күчкән.

Галибәнә гыйрфанлыгы
Раббыбыз бүләгедер.
Ватан өчен утка керү -
Чын ирләр теләгедер!

Ватан өчен, Мәскәү өчен
Тамганчы соң тамчы кан,
Атака арты атака -
Укчы взвод сугышкан.

Яу кырында ятып калган
Шул укчыларның югын
Барлап тормый, күчергәннәр
Җиңү сәгате угын...

Сугыш фаҗигасы булып
Хәбәрсез югалганнар,
Тарих катламы астында
Мәңгелеккә калганнар.

Беркайчан да ачылмаска
Ябылган әлеге сер,
Җитмеш елдан артыгырак
Бу илдә хөкем сөрер.

Һәм, ниһаятъ сер диварын
Ватып җимергән аваз –
Хәбәрсез югалганнардан
Исәннәргә кайтаваз...

...Табылдың! Килде хәбәрең.
Инде рухың шатлансын.
Сакланып калган дипломың
Музейларда саклансын!

Табылдың! Кабереңне дә
Яд итү булсын насыйп.
Таштан коелган һәйкәлдә
Гәүдәгез тора басып.

Шәһит киткән җаннарыгыз
Оҗмахның түрендәдер.
Раббыбыз хозуры булган
Иң бөек үрендәдер... Әбием белән бабама
Мәгьлүм булып бу хәбәр,
Игезләрең рухына да
Ирешми калмас, мәгәр...

Егерме алты яшеңдә
Мәңгелеккә юл алып,
Җитмеш биш ел үтсә-үтте,
Тик, калмадың югалып! 20 нче март 2016 нчы ел.
Фәүзия Мөхәммәтова.
Югары-Норлат.
Дустым Саимәнең якты рухына багышлап язылган шигьри кыйсса.

Сабыр һәм юмарт колларның берседер син, мөгаен...

1
Кем уйлаган соңгы күрешү дип,
Уелыплар китәм уйласам.
Гомер буе истә булырсың син,
Хәтеремне әгәр җуймасам.

Мәүлид бәйрәменә өч кыз туган
Бергәләшеп килеп кердегез.
Кояш булып балкып ул кичәгә
Гүя, өстәмә нур өрдегез...

Өстеңдәге яңа күлмәгеңнән
Күзем алмый карап тордым да,
Бик килешә дидем, җавап итеп
Миңа таба башың бордың да,

Мәчеткә дип махсус алдым дидең.
Укып йөрим, йөрим вәгазьгә.
Барысы да күз алдымда тора -
Төшерәмен шуны кәгазьгә.

Бәйрәмнән соң дүртәүләшеп бергә
Кайтырга дип чыктык урамга.
Атлый торгач, юл читенә туктап
Хәл-әхвәл сорашып торганда,

Раушания апаң әйтеп куйды:
Күрешеп була тагын кайчан дип.
Чәйләп чыгыйк, әйдә бергәләшеп,
Монда берәү кафе ачкан дип.

Гомердә дә он(ы)тылмаслык итеп
Табын корып утырган мизгел,
Телдә калган чәй тәме шикелле
Исләремә төшә хәзер гел...

Эч серләрен сөйләп бушану да,
Соңгы тапкыр булган икән бит.
Якыннары өчен мең кат авыр,
Йөрәк әйтә, син, ди, сабыр ит! Сабыр итми нихәл итеп була,
Сабырлыклар бирче, ходаем.
Сабыр һәм дә юмарт колларыңның
Берседер Саймә дә, мөгаен?!

Сабырларга һәм дә юмартларга
Оҗмах түрең вәгьдә ителгән.
Шәт, иншаллаһ, кәүсәр чишмәсендә
Сугарылу сиңа көтелгән?!
Раббыбызның рәхмәтләре чиксез -
Бәхетле җандыр син, кем белгән?!

2

Яшьлегебез бергә үтте безнең.
Балалар үстерү чоры да.
Кабатланмас инде үткән көннәр,
Кабатланмас тормыш җыры да...

Бу тормышны шундый яраттың син.
Хөрмәт иттең дусны-туганны.
Әллә соң син якты дөняларга
Бәхет өләшергә туганмы?!

Ата-ана бәхиллеген алдың.
Разый булды синнән ирең дә.
“Аналар аяк астында җәннәт”-
Көтеп торсын барган җиреңдә!

Рифкатеңә булсаң син хәләл яр,
Олы терәк кызың-улыңа.
Сынар өчен, байлык түшәлгән юл
Бирде Раббы гомер юлыңа.

Кояш кебек балкып торган йөзең.
Күк гөмбәзе зәңгәр күзләрең.
Җанга сихәт, тәнгә дәва булды
Хәлгә керә белгән сүзләрең.

Шундый булып калдың күз алдында.
Үз кызыңда төсең чагыла.
Җаның ашкан зәңгәр күк йөзендә
Кайгы болытлары агыла...
Ничек кенә түзеп бетәргә дә,
Ничек кайгыларны басарга.
Күпме сагынсак та мөмкин түгел
Күк капусын менеп ачарга.

Күпме сагынсак та мөмкин түгел,
Тик, бер тапкыр, хәтта, күрешу.
Очрашулар мөмкин төштә генә
Һәм догалар барып ирешү...

Бездән дога барып ирешсен дә,
Ешырак кер үзең төшләргә.
Беркем керә алмый безгә диеп
Тәкъдирдә язган өлешләргә.

Шөкер, әнә үз дәвамың булып
Өч оныгың калды, бер дигән.
Җан җылысын биреп, өчесен дә,
Кулларыңа алып син сөйгән!

Үз дәвамың кызың-улың калды.
Барда яши сине сагынып.
Язлар саен кайтып булса икән
Кошлар кебек канат кагынып...

Кайтып булмый, бакыйлык – мәңгелек.
Хәтерләр дә булсын мәңгелек.
Хәтер исән чакта җирдә ятмас
Исән чакта кылган игелек.

Сират күперләрен үткәндә дә
Игелегең булып янәшә,
Ахирәттә күрешкәнгә кадәр
Хәтерләрнең түрендә яшә!

22 нче март 20016 нчы ел.
Фәүзия Мөхәммәтова.
Югары-Норлат.