• Название:

    Шагыйр, галим Рзин Мхиярне иатына багышла...

  • Размер: 0.07 Мб
  • Формат: DOC
  • или



“Шигырь теле – ул чәчәкләр теле”
Шагыйрә, галим Рәзинә Мөхиярнең иҗатына багышланган кичә
Яр Чаллы шәһәре “М.Вахитов исемендәге №2 гимназия”нең
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Нурисламова Энҗе Әзһәмовна , китапханәче Шәфикова
Альмира Зәкиевна әзерләде
(Талгын гына музыка астында сәхнәгә 6 укучы кыз чыга)
1 укучы:

Шигырь теле – ул чәчәкләр теле,
Ай, йолдызлар , галәм, күк теле.
Сайрар кошлар, нечкә таллар теле
Табигатебезнең үз теле.
2 укучы:Җир-ананың сызлануын
Үз сызлавы иткәнгә ,
Тормыш йомгагын да җырлап,
Авырсынмый сүткәнгә-
Шигърияткә күпләп килә
Хатын-кыз – нәфис затлар.
3 укучы:

Шагыйрь күңеле булмый ярасыз,
Шагыйрь куңеле булмый ямаусыз.
Булыр иде яра ямаусыз,
Заманалар бигрәк аяусыз.
4 укучы:

Минем күңел нидән ясалгандыр?!
Артык нечкә, артык нәзберек.
Һич тә күтәрә алмыйм авыр сүзләр,
Төшеп китә җиргә өзелеп.
5 укучы: Җиргә бәхет эзләп килгән идем,
Бәхет эзлим шуңа шатмын мин.
Юлларымда очрагансың икән ,
Минем өчен бүген шатлык син!
6 укучы:

Миннән күчкән шатлык сиңа булсын,
Син башкага аны бүләк ит,
Җирдә шатлык күбрәк булсын иде,
Галәмнәргә шатлык кирәк бит.
(Экранда яктыртыла.
Укучылар чират буенча строфаларны әйтеп баралар).
Рәнҗемә дөньяга беркайчан,
Әрнемә яралы булсаң да!
Зирәк бул , зиһенле, акыллы-
Игелек, изгелек җаныңда.
Ныклы бул , чыдам бул , сынатма!
Әни син , һәм хатын, шагыйрә!
Мөхәммәт пәйгамбәр юлы бар,
Өммәтең –мөселмән затыннан,
Хаклыкта һәрвакыт алдан бар,
Иблисләр , шайтаннар юлы тар.
Ярдәмең тисен һәр кешегә
Раббыбыз кушуы барсы да.
(Сәхнәгә кичәне алып баручылар чыга.)
I Алып баручы: Һәр көн иртән:
“Син исәнме?” – диеп,
Иң беренче дәшәм Галәмгә.
Күзләремне ачып, күккә карыйм,
Ул да мохтаҗ безнең сәламгә
II Алып баручы:

Сәламемә кояш шат елмая,
Нурлар чәчә бөтен җиһанга.
Кинәт канат үскән кебек була.
Куәт бирә гади Инсанга.
I Алып баручы :

Нурлар күчә минем йөзләремә,
Нур таратам яше, картына.
“Исәнме!” дип дәшсәм барчасына
Көчем күзгә күренеп арта ла.
II Алып баручы :

Исәнмесез!
Исәнмесез, шигърият яратучы дуслар! Бу шигырьне кем язган дисезме? Шигыре кебек үк серле зат ул.
Сүз шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрь, Чаллы педагогия институты профессоры, тирән белемле тел галиме, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр, уку планнары, җиде шигъри җыентык авторы, 2003 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Рәзинә Мөхиярова турында.
I Алып баручы :

Рәзинә Мөхияр үзенең матур табигатьле, куе, серле урманнары, җырларда җырлана торгангүзәл Агыйдел, Сөн елгалары белән горурланырлык төбәктә - Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авылында -1956 елның 26 нчы маенда дөньяга килә.Мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда, Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә.Университеттан соң Дүртөйле районында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1982 нче елда Чаллы шәһәренә гаиләсе белән күчеп килә.1992 елга кадәр № 21, 31, 42, 46 нчы мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта.
II Алып баручы :

1992 елдан башлап Чаллы дәүләт педагогия институтында белем бирә башлый.1998 елда Казан дәүләт университеты аспирантурасын тәмамлый.2000 елда – доцент;

2003-2005 елларда татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире, ә 2006нчы елда профессор дәрәҗәсенә ирешә. Рәзинә Мөхияр татар теле программалары һәм дәреслекләре,берничә монография, укытучылар һәм студентлар өчен укыту кулланмалары, җитмешләп мәкалә һәм фәнни хезмәтләр авторы.
Ул бу хезмәтләре өчен 2002нче елда “Мәгарифтә казанышлары өчен” билгесе, 2005нче елда “Казанның 1000 еллыгы истәлеге” медале белән бүләкләнгән.
I Алып баручы :

Ул әле фән эшлеклесе генә түгел – шагыйрә дә. Рәзинә Мөхияр - бүгенге көндә 7 шигырь китабы авторы.
Шигъриятькә хатын-кызларның хәзерге вакытта күпләп килүе Рәзинә ханымны сөендерә. Ни өчен? Шул соравын шигъри юллар аша ир-атларга юллый, ләкин җавап көтеп тә тормый,үзе үк йомгаклап язып та бирә:
Җир-Ананың сызлануын
Үз сызлавы иткәнгә,
Тормыш йомгагын да җырлап,
Авырсынмый сүткәнгә,-
Шигърияткә күпләп килә
Хатын-кыз нәфис затлар.
II Алып баручы :

Туган туфракта сабый чакта җибәргән тамырлар гына кешене ватанлы итә.Табигать баласы икәнлегеңне тою нәкъ шул чорда ярала,күңелгә мәңгегә берегеп кала.
Рәзинә Мөхиярова табигать баласы.
Шагыйрә табигать турындагы һәр шигыре белән Туган төбәгенә һәйкәл торгыза...
( Бер укучы шигырь укый: ”Туган ягым”)
I Алып баручы :

Шигырьләрендә Рәзинә Мөхиярова җиргә, күккә, табигатькә булган мәхәббәтен тасвирлый.
Аның шигырьләреннән күренгәнчә , юатучы да, илһамландиручы да шул ук табигать.
Рәзинә Мөхиярова табигать фасылларының үзгәрүен, кешеләрнең гомер агышларына тиңли:
(Бер укучы шигырь укый: “Сагышланма йөрәк”)
IIАлып баручы :

Рәзинә Мөхиярова туган ягы табигатенә бер гашыйк булса, икенче яктан, туган ягын, халкын яратып, сагынып яши.
(Бер укучы шигырь укый: “Булмыйдыр ул китеп”)
I Алып баручы :

Композитор Рубис Зарипов Рәзинә Мөхиярның “Азан”шигыренә көй язган, шул җыр тыңлап узыйк
II Алып баручы :

Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы профессоры К.Дәүләтшин:”Башкортстан укытучысы” журналының 2005 елның 5нче санында чыккан мәкаләсендә: ”Рәзинә Мөхияр исә, хатын-кыз йөрәген , “җаннар алмашуын тоя белүче, Җир–ананың терәге”, – дип билгели.
(Бер укучы шигырь укый: “Теләк”)
I Алып баручы :

Кешелекнең бүгенгесе дә, киләчәге дә Хатын-кыз кулында.
Шагыйрә РәзинәМөхиярнең– алиһә кебек гүзәл затның -күңеле гел изгедә, ул яхшылык,сафлык,пакьлек, шатлык тели:
Кешелекнең яшәү көче – шатлык,
Җирне саклар өчен ул кирәк.
Синең, минем, бөтен кешеләрнең,
Җанын яклар өчен ул терәк.
Ә хәзер укучылар башкаруында шагыйрәнең шигырьләрен тыңлауны дәвам итәбез.
(Бер укучы шигырь укый: “Ятимлек”)
II Алып баручы:

Рәзинә апа - бәхетле шагыйрә.Хискә бирелү, җиргә, күккә, табигатьнең һәр мизгеленнән тәм табып гашыйк булу, аны аңлау, аның белән аралашып кичереш-хисләреңне шигъри дисбегә тезә белү бәхет булмый, диярсез?
I Алып баручы :

Рәзинә Мөхияр иҗаты турында күп кенә газет-журналларда мәкаләләр басылып чыкты.
Алар :”Кызыл таң”, ”Ватаным Татарстан”, ”Нур”, ”Заман”,”Мәдәни җомга”, ”Мәйдан”, ”Шәһри Чаллы”Һәм башка газет-журналларда, китапларда урын алды.
II Алып баручы :

Рәзинә Мөхияр – гаиләдә дә үрнәк хатын, үрнәк әни.
Тормыш иптәше – Чаллы педагогия институты доценты, рус теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Раиф Әмирҗан улы Закиров белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр.
Без Рәзинә апага иҗади уңышлар, гаилә бәхете, исәнлек-саулык телибез.
Кешеләргә кирәклелегезне тоеп яшәргә язсын сезгә!

Файдаланылган шигырьләр:
1.”Туган ягым”
1) Туган ягым каеннары
Сөйләшүен тыңладым.
Тыңлый-тыңлый туймасам да,
Серләреннән нурландым.
Туган якның кошлары да
Моңлырак сайрыйлармы?
“Хәлең ничек,якташ?-диеп,
Әллә соң сорыйлармы?
Туган якның җилләре дә
Гел иркәләп исәләр.
Исәләр дә парә-парә
Йөрәгемне кисәләр
2. : “Сагышланма йөрәк”
Табигатьтә тезелешеп оча
Ел фасылы – вакыт кошлары.
Кешенең дә гомер фасыллары:
Язы,җәе,көзе,кышлары…
Гомер үтә диеп, өзгәләнмә
Сагышланма, йөрәк, сызлама.
Табигаттә бар да исәпләнгән
Һәр фасылның – якты яклары
Күңелләрдә һаман сакланырлар
Ул көннәрнең якут чаклары.
Гомер үтә диеп өзгәләнмә,
Сагышланма, Йөрәк, сызлама.
Көзге җилләр җелеккә үткәндә,
Җәй кояшын төшер исеңә.
Язның көләч умырзаяларын
Искә ал син, тотчы исеңдә.
Гомер үтә диеп өзгәләнмә,
Сагышланма, йөрәк, сызланма.
3. : “Булмыйдыр ул китеп”
Туган ягын кем ташласын инде,
Ташлап түгел,яклап китәләр.
Китәр иде мени асыл ирләр
Китәргә бит мәҗбүр итәләр.
Гаяз Исхакыйлар киткән димә,
Китмәгән ул, нишләп китсен ди!
Күңеле калган аның Яуширмәдә
Җәсәдем дә анда калсын дип.
Мөһаҗирлек язмышкае язган
Язмышлардан юктыр узмышлар
Кая барып,кайда гомер итми
Бу татарлар, ай-һай тормышлар.
Яуширмәсе – талгын бишеккәе
Төшләренә бик еш кергәндер.
Чит илләрдә солтан булганда да
Күз алдына иле килгәндер.
Җәсәде бит калды чит өйләрдә
Җаны – Урал – Идел ярында
Туган ягын кем ташласын инде
Өзелеп сөйгән халкы барында.
4. АЗАН
1)Гасырлардан ишетелгән кебек 2)Йөрәкләрне шомландыра кебек
Күңелемдә яңгырый бу азан.
Ишетелгән саен бу азан.
Тетрәнүле халык тарихының Дөнядагы барлык мөселманның
Моң-сагышы мәллә,син кайдан? Кан – яшеме мәллә, син кайдан?
3) Ишетүгә тораташтай катам,
Тылсым көче синдә,и азан!
Гади сүз дә,гади мо
Күкләрдәнме әллә,син кайдан
Изгеләрдән-изге, и Азан!
5. “Теләк”
Карт әбиләр өйрәтәләр иде:
“Теләк телә,балам,телә!” – дип.
Алар сүзе күңелемә сеңгән
Һәркөн саен теләк телим бит.
Күзләремне ачып җибәрүгә,
Илгә-көнгә телим иминлек.
Йөрәгемә яра -җир шарында
Барган сугыш, ачлык, тетрәүләр.
“Тынычлан”, дип,
Җиребезне сыйпыйм,
Кемгә кирәк андый күкрәүләр.
Күзләремне ачып җибәрүгә,
Илгә-көнгә телим иминлек
Һәр кешегә матур тормыш телим,
дөньялыкка шуңа килгәнбез.
Бары сөю, татулыклар белән
Җир йөзендә көчле икән без.
Күзләремне ачып җибәрүгә
Илгә-көнгә телим иминлек...
6. : “Ятимлек”
Ятимлекләр булган, бар, булачак,
Ятимлекләр - әрем әчесе.
Ятимлекне тоеп, кемдер шулай
Ятим булып җирдә яшисе.
Бөек Тукай яштән ятим калган
Милләт сөеп, карап үстергән.
Тәрбиягә алган һәммә кеше
Карендәшем, диеп үз күргән.
Ана назын ,тоймаса да шагыйрь,
Теле, дине аша назланган.
Ятимлекнең әче сагышларын
Туган теле белән язалган.
Татар хәзер ятим кала икән,
Урыс деддомына ябыла.
Милләтенә,гореф-гадәтенә
Кайту юллары да ябыла.
Төрле яктан ”өлкән туганнарның”
Санын күпме милләт арттыра.
Ничә милләт өчен ятимлек дә
Урыс тегермәнен тарттыра.
Аллаһ биргән тел дә кысырыклана,
Үз дәүләтең гөрләп тормагач;
Тукайлар да тумый үлеп кала,
Милли моңнар җанда булмагач.